Latin

Албастылар - 02

Süzlärneñ gomumi sanı 4338
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2074
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шунда ихата жанланып алды. Догаларын укып бетергән картлар: «Амин!» -дип куйдылар да, битләрен сыпыра-сыпыра урам капкасына таба юнәлделәр. Берничәсе Сания янында калды. Ак бабайның тавышын беркем белән дә бутарга мөмкин түгел: шундый да ягымлы, йомшак, моңлы тавыш булыр икән:
-Ярый, Сания, догаларыбыз кирәкле урынына барып ирешсен. Барысы да әйбәт булыр, Аллаhы боерса. Күңелеңне тынычландыр, бәгыреңне телгәләмә... Бүген бит Хәлимең югалуына нәкъ бер ел. Бер елдан соң Коръән чыгарга кирәк булган. Дога сораган ул. Урман буенда өрәк булып кайгырып йөргән Хәлимең дә, тынычланып, үз урынына кереп яткандыр инде... Бар, син дә кер, алай нык кайгырма, була андый хәлләр, үз елларында мәрхүмнәр үлгән җирләренә килүчән булалар...
Хәлим башкача түзеп тора алмый иде инде. Тагын бераз шулай торса, йә, гөрселдәп җиргә егылыр, йә мең-миллион күзәнәккә таралып, шартлар кебек иде. Ул абзар коймасыннан көч-хәл белән аерылып, ихатага табан ике адым атлады да, бар булган егәрлеген җыеп, үпкәсеннән берничә сүз кысып чыгарды:
- Ак бабай... Әнкәй... Нишләп мин үлим ди... Менә бит мин— исән...
Әмма Хәлимнең көч-егәрлеге тәнен, буыннарын ташлап киткән иде инде. Ул, әйтергә теләгән сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, ике кулын алга сузган килеш, башта тезенә төште, аннары акрын гына янтая барып, җиргә чүкте, тагын бер мизгелдән аhылдап койма буендагы кычытканлык өстенә ауды... Ындыр ягыннан кинәт пәйда булган сакаллы карачкыны күреп төрле якка тайпылган авылдашларын да, кулларын учлап, ашыга-ашыга дога укырга керешкән Ак бабайны да, «Улым!» – дип, ике кулын сузып аңа таба омтылган әнисен дә күрмәде Хәлим... Күрмәве хәерлерәктер дә. Бу хәлне күргән булса, йөрәк-бәгыре түзмәс иде, шартлап ярылыр иде дә бөтен дөньяны аh- зарга тутырыр иде...
V
Кеше кайчакта үзенең туган мизгеленә кайта, аны ачыктан-ачык күрә, тоя, диләр. Менә ул якты дөньяга килә, беренче мәртәбә көн яктысы, кояш нурлары белән очраша. Аннары арлы-бирле йөрүче шәүләләрне чамалап ала, күз карашы белән шул шәүләләргә ияреп йөри башлый. Тонык кына, ниндидер үтә күренмәле пәрдә аша кеше йөзләре күренгәләп ала, кайбер йөзләр, ерактан карап торуга гына риза булмыйча, якын ук киләләр, иелеп-иелеп, йотардай булып, комсызланып карыйлар... Бераздан бу тын дөньяга җан керә, тавыш иңә hәм баштарак саңгырау гына бер чың, аннары бертуктаусыз көчәя барган дөнья шавы ишетелә башлый... Тиздән бу шау күптөрле төсмерләргә, аhәңнәргә таркала, әле бер мизгел элек кенә якты дөньяга килгән сабый колагына әнисенең, әтисенең, әби-бабаларының тавышлары аермачык булып килеп ирешә. Сабый өчен бигрәк тә үз анасының тавышы якын. Газиз, илаhи бер көй кебек...
-И-и, балакаем... Үлепләр терелдеңмени соң син? Кайларда гына йөреп кайтты икән бу башларың? Кайларда гына йоклап, нинди генә ризыклар кабып үтте икән синең бу елың?.. Йа Илаhым, башыңны исән-сау йөртеп алып кайтканыңа мең-мең рәхмәтләр сиңа. Гомерем буе догадан ташламам, и Раббем!
Ана яшьле күзләрен сөртә-сөртә түшәктә ак юрганга чорналып яткан малаеның җитү чәченнән, сакал-мыек баскан йөз-битләреннән сыйпый, бармак очлары белән генә куе кашларыннан йөгереп үтә, маңгаендагы миңенә тиеп карамакчы була да, инде кагылдым дигәндә генә кулын кабат тартып ала...
Хәлим уянып, дөресрәге, яңадан туып ята. Ул әлегә анасының шәүләсен, җылысын, исен, карашын, тавышын аермый, бары тик тоя гына...
-И-и, балакаем... Бер ел буе, көне-төне түккән күз яшьләрем кайтарды бит сине... Ходай тәгалә, гомер буе интектердем, инде бер сөенсен, дигәндер, мең рәхмәтләр аңа... Менә бит минем балам кайткан... Улыкаем минем!..
Анасының авыр эш эшләп кытыршыланган кулларын Хәлим күптән тоеп ята. Аның сөйләнүен дә ишетә. Әмма hаман да уянып, туып җитә алмый. Дөресрәге, аның җаны, рухы инде күптән уянган, хәтта, бераз өскә күтәрелеп, өй эчендәге Ана белән Балага карап тора, ә менә тәне, җисеме уянып җитмәгән, мәрткә киткән килеш ята бирә.
Шул мәлдә Хәлим үзенең ирен читендә бер дым сизде. Ниндидер тозлы бер тамчы, каяндыр килеп тамды да, ирен читенә төшеп югалды... Бу кечкенә тамчы шулкадәр көчле-куәтле иде, Хәлим шундук күзләрен шар ачып җибәрде hәм ... түшәк читендә елап утырган әнисен күреп, аh итте... Аның янында ап-ак чәчле, йөзләрен кат-кат жыерчык баскан, күп елаудан күзләре шешенеп беткән, күзе коесының төбенә үк төшеп киткән, йөзенең hәр күзәнәгеннән ниндидер олы авыртыну бәреп торган бер карчык утыра иде...
Шулай да, аның күзләрендә сызылып яткан гажәеп матур, сихри бер яктылыкны, нур бөртеген күрми мөмкин түгел. Бу—баласының табылу сөенеченнән әле яңа гына кабынган күңел яктылагы, бәхет нуры иде.
-Әнкәй... — дип пышылдады Хәлим. —Ник елыйсың, әнкәй? Ул инде тәмам уянып җиткән, аң-зиhенен җыеп өлгергән иде бу вакытта.
-Балакаем... — бу юлы инде Сания өзгәләнде. Иң кадерле, газиз әйберен табып куанган кебек, Хәлимнең башын күкрәгенә кысып, көйләп сөйләвен дәвам итте.
-Ник еламыйм ди... Менә бит - син кайттың, бердәнберем минем... Кайларда гына йөргәндер бу башкайларың...
-Әнкәй...
-Юк-юк, сорамыйм. Кайларда булганыңны, кемнәр белән ничек гомер кичергәнеңне сорамыйм. Кирәк тапсаң, үзең сөйләрсең әле. Кайтуың гына хак булсын. Өметемне өзгән идем бит инде. Өметсез яшәү бигрәкләр дә кыен шул, балам...
-Әнкәй, мин бит бер нәрсә дә белмим... Ак бабай бер ел ди әнә... Берни дә аңламыйм. Бүген генә районга киткән идем... Ә сез бер ел дисез... Кайда булганмын соң мин бу вакытта, әнкәй, ә?
-И улым, сиңа ял итәргә кирәк. Әнә бит нинди хәлгә төшкәнсең – тәнең, битең сөяк тә тире, йон баскан, тәнеңдәге җәрәхәтләрнең исәбе-хисабы юк. Менә ял итеп алырсың да... барысын да исеңә төшерерсең. Ходай боерган булса.
-Әнкәй! Мин бит дивана түгел! Хәзер үк ни дә булса искә төшергән булыр идем... Юк, әнкәй, ниндидер галәмәт бар монда. Нәрсә соң бу, ә, әнкәй, белсәң, яшермә, әйт!..
-И- и, белсәм аны... Әтиең дә шулай китеп югалды. Инде син дә китеп юк булгач, мин үзем дә әллә нәрсәләр уйлый башлаган идем. Җен-албастылар ияләштеме әллә безнең нигезгә, дип тә шикләндем. Менә син кайткач, күңелемдәге таш шунда ук эрегән кебек булды...
-Әнкәй, ничек алай булырга мөмкин соң ул? Һичбернәрсә аңламыйм. Авылга кайткан җиремнән утырып кына торган идем бит. Хәл алырга дип юл читенә чүгәләгән генә идем... Әле анда ике карчык та бар иде...
-Ә? Ике карчык? Кемнәр алар? Сораштыңмы соң?
-Әллә инде... Ниндидер кара карчыклар. Йөзләре күренми иде...
Хәлим, бөтен хәтер егәрлеген бер төенгә җыеп, йөзләрен чытып, нидер исенә төшермәкче булды. Әмма моннан берни дә барып чыкмады, ул, ыңгырашып, мендәргә капланды:
-Ыh-h!..
Аның куңеле тулды, рәхәтләнеп, ауный-тәгәри бер елыйсы килде. Рәхәтләнеп еласа, бу чарасызлыктан берни дә калмас, ә хәтере кабат кайтыр кебек тоелды. Әмма ул елый алмый иде шул...
Сания инде барысын да аңлап алган иде. Күп еллар буе нәсел-нигезләрен эзәрлекләп торган зәхмәт аның Хәлименә дә килеп кагылган булып чыкты... Шуңа күрә улына ул башка сүз катмады. Капланып яткан Хәлимнең башыннан сыйпый-сыйпый, ишетелер-ишетелмәс кенә җыр башлады:
Түзәр кебек идем, булмас ахры,
Гомер итүләре кыенга.
Юатмасмы, үз итмәсме диеп,
Каерылып карыйм каенга...
Бу җырда барысы да бар иде: Хәлимнең нәкъ бер ел элек районга чыгып киткән җиреннән кайтмый калуы да, керфек тә какмый көннәр, төннәр буе зарыгып көтүе дә, районга барып, бөтен таныш-белешләреннән, туган-тумачаларыннан сорашып йөрүе дә, бертуктаусыз милиция, военкомат, прокуратура тупсаларын таптавы да, эзләү бригадаларына кушылып, юл буе мари урманнарында ничәмә-ничә төннәр кунуы да, ниhаять, ярты елдан соң урман буенда бер мәет табып, аны Хәлимгә юрап, бөтен авыл белән җыелып, елый-елый күмүләре дә, шул кайгылы вакытлардан соң, зиратка килеп, сәгатьләр буе улы белән сөйләшеп утырулар да бар иде...
Бу башыма төшкән кайгылардан
Менеп качып булмый айга да.
Кеше түгел, каен түзмәс иде
Миндәге бу ачы кайгыга...
Әйе, Саниянең бу ел эчендә күргәннәре кайбер кешеләрнең озын-озын гомерләре буе күргәннәренә торырлыктыр шул. Башта ук анын Хәлимне районга жибәрәсе килмәгән иде. Күңеле сизенә икән ана кешенең. Авыл аша ике сихерченең узуы да күңелдәге шомны арттырган иде. Тикмәгә генә түгел бу; ике карчык кыяфәтенә кереп йөргән җен-албастылар хакында сүзләр мари авылларында күптән йөри бит. Менә хәзер алар татар авылларында да күренә башлаганнар...Тик ул вакытта Хәлим әнисенең сүзен колакка элмәде шул.
-Мине ике дәрвиш карчык түгел, өй чаклы аю да куркыта алмый, әнкәй, борчылма, - дип уенга алып куйды да юлга чыгып китте. Үз башына җилкенгән икән ул, үз башына...
- Тәүбә диген, балам урман юлында ниләр булмас. Догаңны әйтеп, җен-шайтаннардан сакланып йөр, Зәңге баба юлдаш булсын, Чупан баба кулдаш булсын, - дип кул болгап калган иде ул Хәлимнең артыннан. Хәлим исә, авылга кайткан кунакларга ияреп китте дә барды. Артына борылып та карамады, ичмаса. «Артына борылып карамады, тиз кайтыр», - дип юрады Сания, күрше Мәрьям әби сүзе белән.
Әмма кайтмады да кайтмады Хәлим. Кичкә дә, икенче көнне дә, бер атнадан, бер елдан да... Сания телдән калды, аяктан калды, арынды, бетеште. Әмма Хәлимне көтүен, өзгәләнүен ташламады, очраган бер кешегә ияреп районга йөрде, бөтен милицияне, танышларын, туганнарын аякка бастырды.
Саниянең җанын көне-төне бер уй телгеләде: «Урман йотты, урман тартып алды аның баласын. Атасын алган кебек, улын да урман үзенеке итте...» Яшь чакларында ук башыннан кичкән төрле вакыйгаларны уйлап бетерде. Гомерендә очраган бөтен сәер хәлләрне дә Хәлимнең югалуына китереп бәйләде...
Беренче галәмәт Хәлимне тапканда булды.
Сания төгәл белә: бала килергә ике-өч атна вакыт бар иде әле. Шуңа күрә дә ул бер икеләнмичә урманга җиләккә чыгып китте. Менә шушындый жәй көне иде. Җиләкнең түшәлеп уңган чагы. Урман аланын яланаяк аркылы үтсәң, балтырдан җиләк сутына буялып чыгасың... Яфрак зурлыгындагы җиләкләрне сыдырып кына аласың да ярты сәгатьтә чиләкне тутырасың да куясың... Сания дә күп булса ярты сәгать эчендә чиләген чүмәкәй итеп тутырып куйды. Иелеп йөреп, корсагына көч килдеме, әллә ерак юлдан арыбрак киттеме, — кинәт хәлсезләнүен тойды ул. Башы әйләнеп жиргә чүгәләде, аннары, аякларын як-якка ташлап, алан уртасына сузылып утырды... Тамагы кибүен тойды, сусаудан иреннәре бөрешеп-бөрешеп килгән кебек тоелды. Якында гына чишмә бар барын... Ничекләр генә барып җитәсе аңа? Юк, басып булмый. Үрмәләргә корсак комачаулый. Әнә бит ул таллык, иңкүлек. Чишмә тавышы да ишетелеп киткәндәй була, хәтта.
Сания юка тукымадан тегелгән пәрдә аша караган кебек, тырышып-тырышып, чишмә ягын карый. Су астындагы дөньямыни?! Нәрсә бу? Көн кызудан рәшә тирбәлүеме, әллә берәр сихерме?
Тукта! Чишмә буенда кешеләр йөри түгелме соң?.. Кемнәр алар? Кычкырыр иде дә – сыңар аваз чыгарырлык та егәрлеге калмаган аның... Үзләре монда килә түгелме? Ике кара шәүлә... Урман җеннәреме әллә? Бәй, әбиләр бит болар. Кулларында чүлмәк-чуен ише нәрсә дә бар. Сания ачык күрә—алар атлап килгән уңайга, чүлмәктәге су чайпалып-чайпалып китә...
Шул вакытта Саниянең карынына җан кергәндәй булды. Тугыз ай буе бәгыре янында йөрткән баласы, дөньяга чыгаруны сорап, тыпырчына башлады. Йөрәген урталай телделәрмени — Сания, җан ачысы белән, иңрәп кычкырып куйды. Ул инде бу минутта тирәсендә кайнашкан әбиләрне күрерлек хәлдә түгел иде. Ярый әле күрми. Учак әмәлләп йөргән, бөркет томшыклы карчыкны яки якты дөньяга чыгарга ашыккан, шуның өчен дау куптарган баланы каршы алырга хәзерләнгән шадра йөзле сихерчене күз чите белән генә күрсә дә, шундук йөрәге ярылыр иде, туып яткан баласын якты дөньяга килмәс борын ятим итәр иде, билләhи...
Сания озак, бик озак җәфаланды. Ул моны яхшы белә. Бала тавышы иксез-чиксез урманны сискәндергәндә мәhабәт наратлар башына шәфәкъ тиер-тимәс тора иде инде.
Сания бер мизгелгә генә айнып киткәндәй булды. Аның күзенә иң элек дөрләп янып яткан учак чагылды. Аннары... Аннары теге таныш ике карчык... Каяндыр шыбыр-шыбыр су акканы ишетелә. Колак төбендә яңгырап торган чыңга түзәр әмәл юк. Бөтен тәне кыйналган, ватылган, җимерелгән кебек... Кисеп ташланган диярсең, үтереп күкрәкләре сызлый... Бераздан бу сызлау аны ташлап китә. Авырту басыла, яктылык югала, бөтен тирәлекне карангылык hәм тынычлык баса... Сания тагын мәрткә оча...
Икенче мәртәбә уянуын төгәл белә инде ул. Таң атып килә... Кошлар тавышына түзәр хәл юк. Бигрәк тә чишмә ягындагы таллыктан үзәк өзгеч бер кош тавышы килә. Парын югалткан сандугач булыр бу. Ул гына шулай күңелне ялкынсытырлык итеп сайрый ала...
Саниянең уй-зиhене уянса да, тәне йоклый иде әле. Ләкин ул шунда ук тоеп алды: күкрәк турысында җанлылык бар. Ниндидер бер тереклек иясе селкенепме- селкенә...
Ныклабрак караса – бала! Яңа туган бала. Әйбәтләп төреп, авызын Саниянең күкрәге турысына китереп, имү өчен жайлап куйганнар...
Саниягә бик тиз хәл керде. Ул баласының исән-сау булуына куанды, төш пәрдәсе аша гына күзенә чагылып калган карчыкларга рәхмәт укып бетерә алмады...
Саниянең урманда бала табып кайтуын төрлечә юрадылар. Ире Хәрмәтнең сәер хәлләрдә югалуыннан соң авылны шаккаттырып булмас кебек иде. Ә! Була икән шул. Моның өчен урманга барып бала табу гына кирәк икән. Әйтерсең лә бүген әбиләребезнең басуда, уракта вакытта бала табулары бөтенләй булмаган да, моны бер кеше дә күрмәгән, беркем дә ишетмәгән... Баштарак бераз сүз куерттылар да, тындылар тагы. Әмма Саниядән бөтенләй читләштеләр. Аның йортына айлар буе йомыш белән дә керүче юк иде. Күршедә яшәүче Васимә әби белән Ак бабай гына онытмады аны. Алар булмаса, ничек үстерер иде икән ул Хәлимен. Юктыр, үстерә алмас иде. Бер-бер хәл булыр иде яисә бөтенләй дә юлдан язар иде аның баласы.
Әле дә хәтерендә: Хәлимгә дүрт-биш яшьләр булгандыр. Ул инде ихатадан чыгып йөри, якындагы наратлык буеннан күкеләр җыеп кайта яисә Ак бабай янына — ат абзарына барып, картның ат чистартканын карап тора.
Шулай бер көнне Хәлим Ак бабай янына йөгереп чыгып китте. Әмма кайта торган вакытында кайтмады. Тагын бераз көтте дә, малаен үзе барып алмакчы булды Сания. Ак бабайны урынында күрмәгәч, Саниянең күңеленә шом керде: кайда булырлар соң алар? Ак бабайны әйтер идең инде—яшен яшәгән кеше бит үзе. Бала кешене әллә кая алып йөрмәсә...
Ак бабай hаман кайтмады да кайтмады. Сания урман буена, атлар көтүе йөри торган иңкүлеккә юнәлде. Шунда йөрмиләрме? Юк, анда да юк...
Шунда урман авызына кереп китә торган юл очында бер җигүле ат пәйда булды. Шул, үзе – Ак бабай! Ә Хәлим кайда? Сания әллә нишләп китте. Ул үз-үзен белештермичә, атка каршы йөгерде. Барып җитәрәк кенә арба эченә бөгәрләнеп яткан улын танып алды.
Ак бабай, кайта-кайта, менә нәрсәләр сөйләде аңа. Ул ат карарга кереп киткәндә Хәлим утарда уйнап калган булган. Атларга бер-ике сәнәк печән ташлап чыгуга Хәлимнән җилләр искән имеш... Тиз-тиз генә абзарны әйләнеп чыга карт, күрше урам-тыкрыкларга күз сала. Җир астына төшеп киткәнмени—юк Хәлим! Шунда карт урманга таба китеп баручы өч кешене күреп кала һәм, җигүле атын куа-куа, шулар артыннан чаба, тегеләрне урман эченә кереп барган җирдән куып тота. Кыуп җитә дә, ике карчык белән җитәкләшеп барган Хәлимне, тартып алып, арбасына менгереп тә утырта. Теге карчыклар hушларына килгәнче җан-фәрманга атын куа да башлый...
Малайны өч көн исенә китерә алмый интектерәләр. Авыл очында ялгызы яшәүче Мәймүнә карчык кына өшкереп аягына бастыра. Өч көн буе сөйләшмичә, көлмичә-елмаймыйча йөргән Хәлимгә җан керә, ул элеккедән дә шаянрак балага әверелә... Мәймүнә карчык, малайны сакларга кушып, Саниягә әллә нинди тылсымнар төяп чыгара: алар арасында аю тырнаклары, җәнлек тешләре, кош каурыйлары, тагын әллә нәрсәләр бар. Акрынлып барсын да югалтып бетерә Хәлим. Иң соңгы ябалак йонын Хәлим, кызык итеп, армиядән бер хатына салып җибәрде. Хатында исә: «Әни, үзеңне сакласын, бу бик тылсымлы әйбер...» – дип язган.
И—и, бигрәкләр дә әкәмәт-сәер хәлләр булды шул аның Хәлиме белән. Адым саен бер «мөгез чыгара» иде ул. Маңгаендагы миңе белән булган хәлләр дисеңме... Нигә—нәрсәгә генә юрамадылар бу миңне?! Сихергә дә, тылсымга да, илаhи пәйгамбәрлеккә дә... Хәлимнең аны кисеп ташлар чаклары еш була иде. «Ярамый, миңне киссән, гомерең кыскара, үзеңә бәла чакырырсың, балам, тынычлан, көләрләр дә бетәр...» – дигәч кенә тынычлангандай була иде Хәлим.
Әнә бит—маңгаендагы миңе бер үзгәрмәгән. Сания, тирән йокыга китеп, мышный-мышный йоклаучы Хәлимгә текәлеп карап тора. Ара-тирә, бөтен тәне белән калтыранып, дертләп куйган баласына карап, аны сөеп алмакчы була, әмма уятудан куркып, кулын тартып ала, шулай да бераз аскарак шуган юрганын улы өстенә тартып куярга кыюлыгы җитә.
Сания тышта әтәч кычкыруына сискәнеп китте. Кискен борылып, тәрәзәгә күз салды—таң атып килә иде инде. Беренче әтәчкә башкалары кушылды, кайдадыр эт өреп куйды, кайтмый калган ялгыз бәрән еламсырады. Авылга жанлылык иңде. Әммә көтүгә әле иртәрәк. Шулай уяныр-уянмас хәлдә авыл әле берәр сәгать чамасы иләсләнеп ятачак.
Хәлим изрәп йоклый. Карап тора-тора да, тагын аптырап куя Сания: шулкадәр үзгәрсә дә үзгәрер икән кеше! Әтисенең йөзеннән алып «каплаган» күз-каш тирәләре булмаса, иң мөһиме, маңгаенда миңе булмаса, аны Хәлим дип кем уйлар иде икән?!
Сания иртән иртүк мунча ягарга карар кылды. Юып, чистартып, кырындырып кеше рәтенә кертергә кирәк бу дәрвиш малайны. Юлда очрасаң, чирмеш диванасы дип, таш атып китәрсең, билләhи. Әле ярый кеше күзенә күренеп йөрмәде... Шулай да кичәге «өрәк куу» җыенына әләкте аның Хәлиме. Әләкмәс иде дә, Зөфәр кайтып бөтен дөньяны аякка бастырып өлгергән иде шул.
Ичмасам, туры Сания апасы янына да кермәгән. Очраган бер кешегә такылдап йөргән. «Урман юлында Хәлимнең өрәген күрдем, арттан иярә язды», - дип сөйләнгән. Васимә түти кереп әйтмәсә, Сания бу хакта белми дә калыр иде, мөгаен. Йөгерә-атлый Зөфәрләргә барып кергәч, аның үзен дә сәер генә, син үзең дә өрәк түгел микән, дигән кебек каршы алдылар. Шулай да, Зөфәр үзенең күргәннәрен инде йөзенче тапкыр сөйләп бирергә иренмәде. Сания кат-кат сорашты: Хәлим идеме соң ул? Бер-бер хәл булмаганмы? Нәрсә кигән иде?.. Зөфәр тәфсилләп жавап биреп барды. Ахырдан: «Сания апа, менә икмәк тотып ант итәм, бер дә өрәк-әрвахка охшамаган иде ул, чып-чын кеше кебек иде... Билләhи газыйм дип әйтәм!»
Шушы сүз Саниянең күңеленә корт булып урнашты. Бәлки?.. Юк-юк, ничек исән булсын ди ул. Бер ел бит. Бер ел эчендә урманда кеше исән каламы? Бигрәкләр дә ышандырып, чын кеше күргән кебек сөйли тагын Зөфәре дә...
Ак бабай киңәше белән, күрше күләнне дәшеп, «өрәкне бәхилләү җыены» җыйгач та Саниянең күнеленнән теге «корт» китмәде. Бәлки исәндер? Берәр каян кайтып килешедер?
Картлар, ишегалдында тезелешеп, дога кылып утырганда да Сания Алла сүзе пышылдамады, улының исән булуын теләп, исән булса, үз нигезенә тизрәк кайтуын теләп, эченнән генә өзгәләнеп утырды...
Куңел ай-hай серле дөнья бит ул. Ул бер ым бирсә, шул раска килә дә куя. Шушы ымны гына вакытында тоеп, сизеп калырга кирәк. Тик торганда гына күңелнең бер үзәк тамыры тартылып куя, йөрәкне авырттырып ала, аң-зиhен исә сынын турайтып, калкытып җибәрә; ниндидер бер илаhи халәткә юлыгып, кеше барысын да ап-ачык итеп күрә, күрмәсә, тоя, тоймаса, юрый башлый. Бу юлы Сания белән нәкъ шулай булды да. Ул бердәнбер улының исән-имин булуына бик үк ышанып җитми иде. Әмма бу хакта төгәл белә иде инде. Тик әлеге белү-инануына зиhене генә барып ирешмәгән, ниндидер уй томаны аның аңын томалабрак тора кебек...
Икенче әтәч тә, өченче әтәч тә кычкырды. Сания, белгән догаларын укып, Хәлимнең түшәген өстән берничә мәртәбә сыпырып алгандай итте. Мәймүнә карчык шулай куша. «Сихер кайтару» дип атый ул бу ишарәләрне. Ягъни, төне буе кеше тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куу йоласы була бу. Икенче, өченче әтәчләрдән соң төн рухларының көче бетә икән бетүен. Әмма, Аллаhы тәгалә сакланганны гына саклар, диләр бит. Әтәч тавышы яңгырауга, өй-кураны ташлап киткән бу зәхмәт ияләренең канат-каурыйлары төшеп калучан, имеш. Ал, кызгылт төстәге бу канатлар кешегә чир, үлем китерәләр икән.
Сания, шул хакта исенә төшереп, Хәлимнең баш очын тагын бер сыпырып куйды. Шуннан сон гына тынычланып, өстенә мал карарга кия торган халатын салды да чыгып китте.
Хәлим боларның берсен дә күрмәде. Хәтта, сизмәде дә. Ул бер ел йокламаган татлы йокысын йоклый, бер ел күрмәгән бәхетле төшләрен күреп ята. Гаҗәп хәлләр: тәрәзәнең пәрдә белән капланмаган өске өлгеләреннән сузылып килеп кергән беренче кояш нурлары аның ярым ачык күк-зәңгәр күзләренә килеп кагылдылар да, икеләтә, өчләтә көчәеп, өй эчендә ниндидер сихри, илаhи бер балкыш барлыкка китерделәр. Берничә нур, Хәлимнең күзләрендә чагылып, стенадагы фотосурәтләр рамына барып сыенды, андагы кеше сурәтләрен аерымачык күрерлек итте. Бигрәк тә бер сурәт җем-җем килеп тора башлады. Хәлим йокы аралаш күзләрен ачты. Ул әтисенең бердән-бер, hәм югалырына бар ай кала төшкән фотосын шунда ук танып алды. Урман юлында, сабан туеннан кайтып барганда төшкән. Әнә ничек елмаеп тора ул. Бәхетнең югары катында диярсең. Аны аңларга була: әле кичә генә Саниясе балага узды, бала көтүе хакында әйтеп сөендергән иде. Баласы булачак бит аның! Малае! Шул шатлыктан бераз төшереп тә алган, ахрысы. Аннан арттарак, урман читендәрәк ниндидер ике шәүлә тора. Сәер, баштанаяк карадан киенгәннәр. Ниндидер чит-ят карчыклар. Әллә? Теге таныш карчыклармы болар?
Шунда Хәлимнең күзләрендә чагылып, фотосурәтләрдә балкып торган кояш нуры, кырт сынып киткәндәй булды да, җилдә сүнгән лампа яктысы кебек, тынлык тарафыннан тәмам йотылып бетте. Өй эче карангыланып калгандай булды, анасының йомшак түшәгендә изрәп йоклап яткан Хәлимнең ирен читенә кунган елмаю да юл тузанына каткан сакал араларына төшеп юкка чыкты...


VI

Мунча өлгерүгә, Сания, өйгә кереп, Хәлимгә дәште. Вакыт төшлеккә җитеп килә иде инде. Челлә үзенекен итә: кояш астында озак йөрергә иркенлек бирми, бөтен кош-кортны, бозау-бәрәннәрне шундук күләгәгә куып кертә.
Өй ишекләре шар ачык. Тәрәзәләр дә кысып ачып куелган. Ап-ак пәрдәләр, күбәләк канаты кебек, җил уңаеннан җилфер-җилфер килеп торалар. Шул пәрдә арасыннан кысыла-кысыла үткән җил түр түшәктә яткан Хәлимнең җитү чәчләренә, сакал-мыекларына килеп урала, аннары, шул тозактан чыга алмыйча шактый тарткалаша, тыпырчына... Ниhаять, ул ычкынып китә hәм шул шәпкә ишек катындагы чаршау итәгенә барып бәрелә. Соңыннан, бу өйдә рәт булмасын аңлап, бәласеннән башаяк дигән кебек, ишек яңакларына бәрелә-сугыла, ишегалдына чыгып чаба...
Очраклы гына килеп кергән җил малае Хәлимнең уянуына сәбәпче булды да. Хәлим инде уянган, әмма әле күзен ачмаган. Бик ачар иде дә, куркыта шул: күзләрен ачса, бу илаhи халәт кинәт юкка чыгар да, ул кабат ниндидер афәткә юлыгыр кебек. Шул ярымтерек хәлдә кичәге дулкынландыргыч мизгелләргә әйләнеп кайта, булган хәлләрне башыннан кичереп ята Хәлим. Районга бару, басу чите, әбиләр, Зөфәр, ишегалдындагы халык, әнкәсенең җылы түшәге... Барысы да ап-ачык. Әмма... берни дә ачык түгел. Бер еллык гомер ачык түгел. Бер көн түгел бит ул, бер ел!
Хәлим бөтенләй аңсыз түгел лә. Бик яхшы төшенә: ниндидер сихергә тарыган ул. Бу афәтнең теге ике карчык белән бәйләнгән булуын да чамалый. Кемнәр соң алар? Нинди серле, сихерле затлар? Ә! Теге чакта клубка чыкканда очраган ике карчыкка да бик охшаганнар бит алар! Шулар түгелме? Барыбер ачыклаячак моны Хәлим! Үз аңына кайтачак әле ул, хәтерен яңартачак!
...Тыштан чиләкләрен шылтырата-шылтырата әнкәсе кереп ята иде. Керә-керешкә үк ул Хәлимгә дәште:
- Улы-ы-м, улым дим, торасыңмы инде, мунчаны ябып кайттым, бераздан әзер була. Йә, тор инде, тор, әйдә, юын, ашап ал, озакламый кеше килә башлар... Ак бабаң көтү куганда ук кермәкче иде дә, тыйдым әле. Йөрмәгез әле, мәйтәм, малаемны үзем дә күреп туйганым юк, мәйтәм. Ике ел әрмиядә йөрде, кайткач тагын бер елга китеп югалды, үзем карыйм әле башта, мәйтәм... Төштән соң керә башларлар, насыйп итсә. Бик тә сорашасылары килә үзеңнән. Кайда булуың хакында сорашасылары килә...
Сания сөйләнә-сөйләнә түргә узды. Улы янына килеп утырды. Салкын суда озак торудан күшеккән кулларын Хәлимнең маңгаена, яңакларына куеп карады.
- Менә бит, әйбәтләнгәнсең. Әйдә, балакаем, тор инде. Мунчага бар, юын, кырын, тырнакларыңны кис, бу бабай сакалларыңны төбе-тамыры белән йолкып ат. Әйдә, кешеләр килә башлар. Би-и-к тә беләселәре килә...
- Әнкәй, - дип башлады сүзен Хәлим. Сак кына күзләрен ачты, тирә-ягына каранды. - Хакмы бу? Мин өйдәме? Исәнме мин?..
- Исән-исән, балам...
- Исән лә ул, тик мин бер нәрсә дә белмим бит, әнкәй. Берни белмим...—Аның соңгы сүзләре калтыранып чыкты.
-Юкны сөйләмә, балам, ничек инде белмисен ди? Бер ел йөреп, берни дә хәтерләмисеңме? Ай Аллам, менә нинди бәлаләр төште башыбызга...
- Ике әби карчыктан башка беркемне дә күрмәдем. Менә кичә кебек... Хәл алырга гына утырган идем бит...
Кинәт Саниягә әллә нәрсә булды. Ул учлары белән авызын каплап, караватка утырды.
- Ике карчык дисеңме, улым? Ай, хараплар гына булдык ласа... Шул, шул карчыклар инде. Сине бала чакта да урлый язганнар иде. Ән-не-кәем!.. Бәй, теге вакытта, мин бала тапканда да ике кара хатын булышкан иде... Ай, Аллам, шулар гына харап итте микәнни сине, балам? Алар бит ел саен эссе челләдә авыллар аша узалар. Син әрмиядән кайткан чорда да килгәннәр иде, хәтереңдәме... Чын сихерче диләр бит аларны. Бер тутырып карасалар, кеше соңгы тавыгын үзе чыгарып бирә, ди, аларга... Шулар гына сихерләгәннәрдер димен шул. Атаңны да шулар харап иткәндер әле, мәрхүмкәемне. Кайларда гына рәнҗеп-сыкрап ятадыр инде аның сөякләре. И, Аллам, күрәселәребез булган икән. Нишләп безнең нәсел-нәсәпкә генә каныктылар икән соң бу җен карчыклары, шайтан коткылары...
-Әнкәй, ярый, тынычлан инде. Исән-сау булгач, кайтып кердем бит. Елама, борчылма. Менә дигән иттереп яшәп китәрбез әле.
- Ходай кушса, дип әйт, балам.
-Ходай кушса...
Ана белән бала, гәпләшеп, озак юандылар. Бераздан мунчасы исенә төшеп, Сания тыз-быз килә башлады. Өстәленә ризык-ниъмәтләрен иртән иртүк чыгарып тезгән иде ул. Капланган ашъяулыкны ачып ташлады да самавырын жылытырга куйды. Аннары, үзалдына төрле догаларын укый-укый тышка чыгып китте.
Хәлимгә боларның барысы да кызык иде. Гаҗәеп хәл бит, әле кичә генә шушы өстәл артында утырып ашаган иде, әле кичә генә мунча кереп, өр-яңа киемнәрен киеп алган иде, әле кичә генә... Баксан, бер ел үткән дә киткән. Әле hаман да ышанасы килми, билләhи.
Хәлим торып утырды. Әнкәсе тышкы киемнәрен салдырган икән. Кылкаланып беткән эчке ыштанга карарлык та түгел. Ул ишек төбендәрәк урнашкан кием шкафына юнәлде. Бөтенесе дә үз урынында! Кичәге кебек! Бөтенесе чиста, пөхтә, күзнең явын алып тора.
Хәлим үзенә кирәк киемнәрне сайлап куйды, юынгыч шүрлегендә яткан көзге-пәкеләрен җайлап кына сөлгегә төрде, аннары, өстәлдәге ризыкларга карап, тукталып калды. Әнисе әзерләгән бу ашларга чистарынмаган, сихер-зәхмәтләрдән арынмаган килеш кагыласы килмәде аның.
Тыштан: «Хәлим улым, чык, мунчаны юып чыгардым, миллекне пешердем, чык...» - дигән тавышы ишетелде. Шуны гына көткән Хәлим, дәррәү кузгалып, ишегалдына чыкты, әле кичә генә аның рухына Коръән чыгылган чирәмлек аша үтеп, пар бөркеп торган мунчага кереп чумды.
Төшке ашны бергә ашадылар. Юынып, кырынып алган Хәлимне танырлык түгел иде. Сания улына сокланып бетә алмады. Күзенә генә карап торды. Халыкта болай текәлеп караучыга «Күзенә керердәй булып карый» диләр. Яратып, сөеп, үтә дә үз итеп, газиз итеп каравы иде Саниянең. Ул әле дә булса айнып житә алмый. Нинди бәхеткә тарганын белә белүен, әмма бу шатлык-сөенечен аң-зиhене аша үткәреп бетерә алмый иде әле.
Саниянең сөйләшер сүзләре күп җыелган икән. Улына авыз ачарга да ирек бирмичә, сөйләде дә сөйләде. Хәлим күбрәк тыңлап торды. Нәрсә сөйләсен инде ул?! Ул бит кичә генә чыгып киткән кеше. Сания исә түкми-чәчми авыл хәлләрен сөйләде, кемнәр үлгән, кемнәр туган, кем йорт салган, кем читкә киткән, кем кияүгә чыккан, өйләнгән – берсе дә калмады. Шулай тәтелдәп сөйләгән җиреннән нәрсәдер исенә төшеп, кинәт туктап калды ул. Авыр сулап алды да теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
-Сине әрмиядән көтеп алган Нәфисә кияүгә чыкты бит, балам...
Хәлим, чәйни торган ризыгын йота алмыйча, күзле бүкән кебек катып калды. Кулындагы кашыгын шул кадәр каты кысты, беләкләрендәге кан тамырлары бүртеп, шартлар дәрәҗәгә җитте.
Улының иң авырткан җиренә кагылуын чамалап алган ана ике арадагы кискенлекне йомшартырга кереште:
-Нишләсең инде, улым... Башта гел көтте. Минем белән бергә көтте. Сине көтеп, сөйләшә-сөйләшә кичләр, төннәр уздырдык... Мәетеңне алып кайтып күмгәч, иң беренче сорап килгән кешегә чыкты да китте...
Өстәл артында тагын тынлык урнашты. Сания тагын чыдамады. Ана кеше түземсезлеге белән, ул Хәлимгә карамый гына әйтеп куйды:
-Нәфисәне әйтәм... Бик ярата иде сине. Ишеткән, синең кайтуыңны кичә үк ишеткән. Көтү чыгарганда йөгереп килде дә, күкрәгемә капланып үксеп-үксеп елады... «Сания апа, Хәлим алса, бер көн тормыйм, хәзер чыгып китәм, - ди. -Иремнән бер уйламыйча китәм, - ди. -Алсын әле, - ди... Үзе үкереп елый...- Көтә идем мин аны, мәет таптылар бит, - ди...
Тагын тынлык. Дәшми-нитми генә чәй эчтеләр. Әмма Саниянең соңгы сүзе Хәлимнең колагына ныклап кереп калган иде инде. Тукта, нинди мәет ул? Хәлим исән булгач, кемне күмгәннәр соң авыл зиратына? Кайсы ананың газиз баласы ята салкын туфрак кочагында?
-Әнкәй, нинди мәет соң ул? -Сания сискәнеп китте. Күрәсең ул үзе дә шул мәет хакында уйланып утыргандыр. Хәлим кабатлап сорады:
-Каян, ничек таптыгыз сез аны? Таный алмадыгыз мыни?
-И-и, белсәң иде, улым... Кичәдән бирле җанымны кимерә инде ул мәет. Кемнеке булсын соң, берәр мәхлук бәндәнеке, качкынныкы яки берәр ерак җирдән килгән юлчыныкыдыр. Йөзе-бите танырлык булмаган, диделәр, күлмәкләрен карадым, нәкъ синеке иде, ә йөзенә карый алмадым... Хәлимнең йөз чыраена охшаган, диделәр дә, шуның белән эш бетте... Ашык-пошык күмеп тә куйдылар...
-Ну бит, hәр кешенең башкалардан аерылып торган җире була. Сөяк, кан, тире күзәнәге, тагын... чәче, миңе...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Албастылар - 03
  • Büleklär
  • Албастылар - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4323
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4338
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2074
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4208
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2153
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4210
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4254
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4303
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2040
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4269
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4225
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2001
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4211
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    37.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 4172
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2010
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 12
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2062
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 13
    Süzlärneñ gomumi sanı 4118
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 14
    Süzlärneñ gomumi sanı 4166
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1952
    43.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 15
    Süzlärneñ gomumi sanı 4142
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1993
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 16
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2005
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 17
    Süzlärneñ gomumi sanı 4253
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1978
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 18
    Süzlärneñ gomumi sanı 4258
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 19
    Süzlärneñ gomumi sanı 4237
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1972
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 20
    Süzlärneñ gomumi sanı 4396
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1954
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 21
    Süzlärneñ gomumi sanı 4377
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2038
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 22
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1979
    40.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 23
    Süzlärneñ gomumi sanı 4335
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2033
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 24
    Süzlärneñ gomumi sanı 4308
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1910
    36.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 25
    Süzlärneñ gomumi sanı 4264
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2036
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 26
    Süzlärneñ gomumi sanı 4324
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1911
    41.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 27
    Süzlärneñ gomumi sanı 4186
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1999
    37.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 28
    Süzlärneñ gomumi sanı 4216
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    38.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 29
    Süzlärneñ gomumi sanı 4250
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    39.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Албастылар - 30
    Süzlärneñ gomumi sanı 2946
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1455
    43.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.