Latin

Акчарлаклар - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4452
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
– Аның кызы юк шул, ир балалары гына, шунда да хатынына дип бер пар чуар оеклар алып бирдем. Әлеге анаңныкы шикеллеләр иде. Икесен дә бергә алган идем.
Газизә әнкәсенең аягына карап:
– Һәйбәт кенә иделәр яңа чакта, – диде.
Сәгыйдә апай да утырган җирендә бер аягын алгарак сузып, чуарлыгы уңып беткән төсмерсез оегына куанмыйча гына карап:
– Бүләккә каршы бүләк бирмиче яхшы булмый инде... Яңа чакта бик матур иделәр, яратып кигән идем, бизәүле читеккә охшанкырый иделәр... – диде.
Чуар оекларның болай макталуына Шәрәфи агайның азрак кәефе дә килде. Чөнки моның белән үзенең бүләк алыш, бүләк биреш кебек «нечкә» эшләрдән дә хәбәрсез түгеллеге күренү өстенә, хатын-кыз әйбере ала белү турысындагы уңганлыгы да исбат ителә иде.
Ул мыек астыннан аз гына көлемсерәп:
– Тагын шундыйларны алырмын, инша алла, аның моңардан чибәрләре бар әле! – диде.
Карчык юаш кына тавыш белән:
– Читекләр дә кирәк иде... Үземнекеләрнең киярлекләре дә калмаган, Газизәнекеләр дә искерә инде, – диде.
Газизә әнкәсенең колагына килеп, шыпырт кына:
– Юк, әнкәй, миңа чуар оеклар белән шиблетлар, – диде.
Шәрәфи агай Газизәнең сүзен ишетмичә, хатынына карап, салмак кына:
– Читекләрне инде, алла боерса, бәйрәмгә таба алырбыз, – диде.
Ул чынаягын каплап чыгып киткәч, Газизә:
– Әнкәй, кайсы бәйрәмгә таба ул? – диде.
Карчык, аз гына уйлап торды да, күңелсез генә иттереп :
– Белмим, кызым... – диде. Бәйрәмнәр ерак иде әле...
ЯШЬ КҮЋЕЛ
Кич, кояш иңәр алдыннан, Газизә, әнкәсе карчык белән, казарманың ишегалды баскычына чыгып утырды. Шәрәфи агай төшке аштан соң азрак йоклап, чыгып киткән һәм шуннан бирле кайтканы юк әле. Ул гадәтчә кич өйдә була, кичке чәйдән соң гына азгамы, күпкәме чыгып китә; я күрше бүлмәдә генә торган Мәһди янына кереп утыра, яисә барактагы егетләр янына керә. Хәзер ул озакламый чәйгә кайтырга тиеш иде. Ана белән кыз сөйләшеп булмаса да, күңелләреннән – аны көтәргә дип чыктылар, һава шактый салкынайган иде. Болар икесенеке бер төсле кызгылт «швецкий» материядән биш билләп, шома гына тегелгән бишмәтләрен берсе аркасына гына салып, берсе киеп чыкканнар иде. Газизәнең үткен һәм ялтыравык чаткылы күз утлары утырган җиреннән ерак-еракларга китә, анасы карчыкның тымызык һәм сүнегрәк күзләре якын тирәләрдә генә әйләнә иде. Әнә бер якта каралҗым төстә бик зур һәм ямьсез чатырга охшаган лабаз, менә икенче якта ятып торган арык сыер рәвешле тәбәнәк һәм озын казарма; тау ягыннан төшкән кызгылт кояш шәүләсе боларны бик юаш һәм моңлы күрсәтә.
Ул җанга җылы һәм йомшак нурлар, күңелне кытыкландыргыч сыек кызгылт шәүләләр, җәелеп яткан газамәтле диңгезгә кушылып, ләтыйф бер аһәң белән чиксез моң, хыялый матурлыклар тудыра иделәр. Ләкин Сәгыйдә карчык лабазлар белән казарманы күрсә дә, икесенең арасыннан ачылып киткән диңгез манзарасын рәхәтләнеп карый алмый, күзләре чуала иде.
Диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларны Газизә җентекләп кенә күзләре белән эзләгән хәлдә, карчыкның күзенә алар җил белән очкан йон кисәкләре кебек кенә чагылгалый иделәр. Ул шуның өчен дә еракларга күп каранмый, я кызының каршы-каршыга китереп җиң эчләренә керткән кулларының җиң белән капланмыйча ачык калган өлешләренә, яисә аның матур, алсу яңакларына күз төшерә, яки карт килмиме дип, барак ягына карана иде. Газизә кинәт кенә;
– Әнкәй, бер дә татар булмаса, монда күңелсез булыр иде... – диде.
Карчык аз гына уйлап торды да:
– Әле кайда гына татар юк дисең, кызым, бөтен дөньяга таралган инде... – диде.
Ул үзе татарның кайда таралган һәм кайда таралмаганыннан күп хәбәре булмаса да, бердән, дөнья әхвален кызыннан артыграк белгәнлеген, икенчедән: татар дип тә мондагы кырык ата баласы егет-җиләнгә, монда булулары өчен генә бик үк миннәтдарлыкта* булыну тиеш түгеллеген аңлатыр өчен бу сүзне әйтте. Юкса үзе дә күңеленнән монда татарлар булуга кинәнә иде.
Казарманың күрше бүлемендә чиертеп уйналган музыка тавышы ишетелә иде. Мәһди үзләренең «чогыр» дигән коралларында «Гашыйк Кәрәм»не чиерттереп моңлана иде, ахрысы. Хәлсез бала елаган кебек әкрен генә, тонык кына тавыш килә иде.
*Миннәтдарлыкта – шатлыкта, куанычта.
Газизә бераз колак салып торгач:
– Думбрасы матур ишетелә бит, әнкәй? – диде. Карчык, яңа гына ишеткән кебек, ул якка борылып азрак тыңлады да:
– Нәрсәсе матур булсын... Бала елаган кебек гел бер тавыш! – диде.
– Әнкәй, шулар дамы безнең кебек мөселман икән?
– Әткәң шулай ди бит...
Ул үз күңеленнән Мәһдине ул хәтле чит күрмәсә дә, Газизәнең чит күрмәвен килештерми иде.
Ул утырган җиреннән торды һәм йомшак кына тавыш белән:
– Алар, балам, черкаслар... – диде.
– Утырыйк әле, әнкәй, монда күңелле... – диде Газизә.
Карчык:
– Юк, мин туңам, балакай, син дә озак утырма, салкын тидерерсең, – диде.
Газизә ялгыз утырып калды. Кояшның соңгы шәүләләре бетә иде. Тыныч кына яткан очсыз-кырыйсыз су дөньясының, карт һәм серле таулар артына яшеренергә торган кояшның моңсу кызгылт шәүләләре белән актык саубуллашу манзарасы бу яшь туташны ихтыярсыз уйландыра, моңландыра иде. Мәзин хатыны абыстасыннан көйләп торып укыганы «Сәйфелмөлек» кыйссасының каһарманнары аның хыялыннан кичеп гәүдәләнәләр... Гүя вакыйга хәзер дә дәвам итә: әнә күренер-күренмәс кенә көймә бара... хәтта инде күренми дә; Шаһзадә Сәйфелмөлек киткән диңгез буена... Ах, мәлгунь, «Әсүд дию!» кайда соң ул, Бәдигылҗамалны сихерләп йоклата! Әллә түбән, диңгез астында, әллә югары, болытлар, күкләр өстендә, әллә шунда диңгез янында гына... Әллә Газизә үзе Бәдигылҗамал! Хәзер ул мәрхүм абзасының дусы Хөсәенне Сәйфелмөлек белән буташтыра... Гүя ул шаһзадә, имеш тә, Газизәне эзли, имеш. Газизә җен падишасының кызы, имеш...
Яшь күңел очсыз-кырыйсыз тылсымлы хыяллар, аллы-гөлле матур уйлар белән хыялланып утырганда, кинәт аның һәммә хыял һәм уйлары ләтыйф чәчәк кыяклары кебек әллә кайда чәчелеп, очып киттеләр... Ул тиз генә өйгә керде дә, ишектән керү белән әнкәсенә:
– Әткәй ике кеше ияртеп килә!.. – диде.
ЙОКЛА, БӘБКӘМ
Шәрәфи карт Солдат белән Гарифны алып килгән иде. Солдат электән дә аларда булганга күрә, кергәч тә үзен иркен генә тотып, карчык һәм Газизә белән үзләрчә генә саулык-исәнлек сорашкач, өстәл янына килеп утырды. Гариф бераз тартыныбрак исәнләште, утырырга да ашыкмады. Шәрәфи агай аңар:
– Утыр, якташ! Әнә Солдат янына, – дип урын күрсәтте. Ул бераз кызмачарак иде. Чикмәннәрен салып, җыйнаштырмыйча гына, сәке өстенә ташлагач:
– Газизә бәбкәм, ут алындырмыйсыңмы? – диде. Кояш иңгәнгә аз гына вакыт үткән булса да, бүлмә эче караңгылана башлаган иде.
Солдат тәрәзәгә карап:
– Кая әле, якты ич, – диде.
Аның сүзенә җавап бирүче булмады, Шәрәфи агай чалбар кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгара-чыгара:
– Анасы, самавырың нишли. Әйдә, кунакларны чәй белән сыйлыйк. Ә син, кызым, лампаны яндыр инде, – диде.
Газизә лампага ут алындырып, өстәлгә куйганда, яңа кунакның кулына күзе төште: аның бер кулы өстәл өстендә иде. Ул кул Газизәгә бик ямьле күренде. Аксыл, кызыл төстәге дәү генә кулның таза һәм килешле бармаклары гүя тимер эченә батарлык көчле булырга тиеш иделәр...
Шәрәфи карт тәмәкесен кабызып, нык кына суыргач, сүз башлады:
– Кичә ишеттегез бит, ни ди Исак: иртән невод салырбыз, имеш... Юк, дим, азрак сабыр итәрсең! Кызык халык соң бу кешеләр, менә инде очарга гына торалар. Ул әйтми бит: ну, Шәрәфи Осипич, иртән невод салсак ничек булыр икән? Ничек уйлыйсың, иртәрәк түгелме икән? Яисә өлгереп булыр микән? Юк, ул әйтми, ул аны әйтә дә алмый! Иртән невод салабыз, имеш! Салма әле! дим эчемнән генә... Менә инде картаеп киләм, эт шикелле картаям шушы сасыган балык тирәсендә, һәм аңлый да төшәм аз гына. Ә ул нәрсә? Мальчишка бит! Кәкре аяклы бер малай! Менә күрәсез! Бүген әле невод төзәтеп кенә казакларның көннәре үтте. Иртән көймәләр рәтләп үтәр, берсекөнгә тагын ары-бире, аннан соң якшәмбе, урыс бәйрәме... Егерме бишендә инде сүз дә юк, – салабыз, алла боерса!
Гадәттә авыр һәм сак кыланышлы Шәрәфи агайның болай күтәренкерәк китүе тыңлаучыларга сәер тоела иде.
Солдат юри шаяртып:
– Син аны, Шәрәфи абзый, ашыкмыйча гына бер тукмап алса идең, ул болай ук кыланмас иде... – диде.
Шулай дигәч, карт азрак көлеп куйды.
– Анасы! Ишетәсең Солдат ни ди?
«Анасы» мич алдында үз эше белән маташып, Солдатның ни әйткәнен ишетми калса да, сүз шаяруда икәнлеген сизеп:
– Хөснетдин сөйләр ул! – диде.
– Дөрес тә, – диде карт, – азрак арттагы сабакларын тыңлатканда зарар булмас иде булуын; юк шул инде, картаям, егетләр! Яшьрәк чакта бик нык сугыша торган идем. Ну, хәзер булмый инде... Бервакыт Саричинда, шушының кебек, азрак башта бар, мин сиңа әйтим... Күмер сатучылар бәйләнәләр дә бәйләнәләр... Әллә нәрсә шунда акча даулыйлар... Аталы-уллы үгез-үгез ике кеше, мин сиңа әйтим, кай җирең кечи үзләрен! Алып-салып... Каравыл, үтерә, имеш! Дөнья купты, мин сиңа әйтим! Билләһи менә, карчыктан сорагыз ышанмасагыз.
Газизә сүзгә кушылды:
– Дөрес, Хөснетдин абый, әткәйнең бармагын да тешләп алган иде берсе.
Карт игътираз кылды*.
*Игътираз кылды – карышты.
– Юк, кызым, син теге итек басучыларны әйтәсен... Бу әнә теге, Матви бар иде ич... кайсынардан күмер ала идек... Шуларны, улы белән икесен биеткән идем, әнә анаң белә ансын...
Газизә атасының болай үз егетлекләре белән мактануын кызыксынып тыңласа да, карчык яратсынмый иде.
– Кыйнашу яхшы эш түгел инде... – диде.
italki
Карт аның сүзен ишетмәгән төсле эндәшми калды, бу юлы Гариф сүзгә катнашты:
– Ансы шулай да бит, апай... кайчагында эш шуңар килә: чигенергә мөмкин булмый.
Карт аның сүзе беткәнне дә көтмичә:
– Менә, менә! Чигендең исә, хурлык була бит егет кешегә, – диде.
Карчыкның кәефе килде:
– Иһи! Безнең картны тәмам егет ясап җибәрдегез инде сез! – диде.
Карт кунакларына күзен кысып:
– Егет булмый ни? Син генә юләр бит, – мине картсынган буласың! – диде.
Кечкенә генә, иске генә самавыр инде бик гайрәт белән өстәлдә булар пошкырып утыра. Китек-митек чынаяклар да, «ләббәйкә» дигән кебек, үзләренә чәй коелуны көтәләр. Карарак кына бодай күмәче телемнәре дә, ягымлы гына рәвештә тәлинкәгә өелеп, өстәлне күркәйтеп тора иделәр.
Карт үзенең артыграк сүзгә бирелеп киткәнлеген сизел алгач та:
– Я, нишлибез, анасы? – Үзеңме чәй ясыйсың? Газизә, кил, кызым, утырамсың? – диде.
– Минем әле азрак эшләрем бар иде, үзең генә башкара тор әле, – диде карчык.
Аның артык эше булмаса да, тик кенә эш табып маташа. Чөнки Газизәнең бергә утыруын килештерми, ялгызын гына читтә калдырырга да уңайсызлана иде. Самавыр капкачын өстәл янына алып килде дә, ду күчеп утырган кечкентәй самавырны каплый-каплый, үз-үзенә сөйләнгән кебек әкрен генә:
– Без хәзер генә аналы-кызлы эчкән идек, кунакларны яхшылап эчер... Ашка да җитегез, балакай, тарсынмый гына аша, эчегез, – диде.
Газизә, чаршау корылулы урынның бер кырыена утырып, өстәл янындагыларны читтән карап тора иде. Аның ягыннан өстәл лампасының яктысын самавыр ышыклаганга күрә, өстәл якындагыларга ул бик ачык күренми иде. Анасы килеп, аның колагына шыпырт кына:
– Без соңрак эчәрбез, балакай, – диде.
Газизә баш ишарәсе белән генә риза булганлыгын аңлатты.
Карт, зур куллары белән кечкенә генә чәйнек тоткасын учлаган көе, чырылдатып чәй койган аралаш, сөйләргә кереште. Промыслода үткәрелгән тормышларын, араларында нинди кешеләр булганын; теге, «куршик»ның шәплеген, хәтта «сарфинка яулык» белән «чуар оеклар»га кадәр тәфсилат* биреп, тәмләп-тәмләп сөйләп бирде. Карт сүзне кайнар һәм килештереп сөйләгәнгә күрә, тыңлаучылар ялыкмый гына утыра иделәр. Хосусан Гариф кәмитсенгән шикелле елмаеп ук тора иде. «Сарфинка яулык» мөнәсәбәте белән Газизәнең исеме телгә алынгач, караңгырак читтә утырган Газизәгә дә ул бер-ике мәртәбә елмая төшеп карады. Карчык моны сизсә дә, гаепкә алмады. Чөнки сарфинка яулык сөйләнгән чакта, аның иясенә азмы-күпме әһәмият бирү табигый инде.
*Тәфсилат – деталь, нечкәлек.
Кунаклар кайтырга чыкканда карт ишегалдына чаклы озата чыкты. Тышта караңгы, диңгез яктан салкын җил исә, йолдызлар, суыктан калтыранган балалар төсле, матур гына, күңелсез генә йомгакланып тетрәнеп тора иделәр. Диңгезнең, суык тидергән кәефсез карт кебек, әкрен генә уфылдаган, ыңгырашкан тавышы ишетелә иде.
Егетләр артыннан карт:
– Иртәгә шашка уйнарга килегез, – диде.
– Ярар, ярар, – дип, тегеләр караңгылыкта югалдылар.
Карт, өйгә кергәч, сөйләнә башлады:
– Әрәм булып йөри, юләр! Рабочий булып аю базында ят менә! Астында салам, өстендә ерык билле урыс пальтосы! Жалкы, мескен! Рәтле генә күренә үзе...
Карчык белән кызы картның кемне сөйләгәнлеген аңлый иделәр.
– Чынлап та, мулла улымыни? Ялганлый торгандыр, – диде карчык.
Карт кызыбрак китте:
– Ялганлый, ди! Солдат авылын атап сөйли бит! Күрше авыллар, – диде.
– Ата-анасы бармы... – ди?
– Атасы үлгән шул... Шуны сөйләдек бит. Анасы бар икән.
Карт шулай дигәч, хатыны йомшак кына тавыш белән:
– Мескен... – диде.
Газизә анасының кемне, егетнеме яисә анасынмы, шулай кызганганлыгын беләсе килсә дә, сорарга базмады... атасыннан тартына иде. Шуның белән калды. Сүзне озайтмадылар. Шәрәфи агай үзе чишенеп, тиз үк йокларга ятты. Болар тавышсыз-тынсыэ күп вакыт үткәрмичә генә, чәй эчкәләп, урыннарына үрләштеләр.
Байтак вакытлар Газизә юрган астында әйләнә-тулгана йоклый алмый ятты. Атасының чалган куй шикелле сулыш тартып-тартып хырылдап йоклавы, тыштан ишетелгән авыр-авыр диңгез уфылдаулары караңгы өй эчендә әллә нинди моңсу бер аһәң белән очсыз-кырыйсыз дәрт һәм хыяллар көйли. Газизәнең зиһененә килеп, күз алдында гәүдәләнгән сурәтләрне аллы-гөлле нур дулкыннары арасында тирбәтә иде. Әнә аның мәрхүм абзасы нурдан хөлләләр* кигән, гөлләр, чәчәкләр арасында сәленә... Әнә аның дусы Хөсәен аны эзләп килә... «Газизә җаным, мин сине сагындым!» ди. Ләкин ул күп сөйләми, азрак көлемсерәп карый да югала... Ә менә бу «юләр» егетнең күзләре һаман Газизәдә, Газизә аның белән сөйли: «Исемең ничек соң, юләр егет, якташ та якташ дип йөртәләр сине... Нишләп синең күзләрең бу хәтле матур? Башкаларга син болай сөйгән күз белән карамый торгансыңдыр бит? Күк сарфинка яулык иясенә генә шулай карагансыңдыр? Чынлап та, син яхшы егет булсаң, мин сине яратыр, бәлки сөяр дә идем...» – ди. Менә ул тагын Газизәгә елмаеп карый... Менә Газизә аның кочагында... Алар баралар... хыялда туган тылсымлы болытлар арасында тирбәлә-тирбәлә, егетнең туган иленә кайталар... Юк, ул егет юләр түгел. Син ялгыш сөйлисең, әткәсе! Әйе, ялгышып әйткәнсеңдер, ул юләр түгел, ул дөнья гизәргә чыккан, ул Газизәне эзләп килгәнгә ошый. Аны Газизә чакырган... Юк, юк, ул чакырмый гына, үзе эзләп килгән!
*Хөлләләр – җиңел киемнәр.
Төн урталары иде инде. Шәрәфи карт һаман авыр-авыр сулап хырылдый, ара-тирә йомшак кына ыңгыраша да, гүя сөйли: «Әйдә, йоклыйк инде, кызым, мин ялгышканмындыр, йоклыйк, бәбкәм, борчылмыйк, менә мин ничек йоклыйм... йом, бәбкәм, күзләрең... Мин ялгышканмындыр... Ул юләр түгелдер. Менә шулай... Йом күзләрең... Йокла, җаным, борчылма!»
БУЛЫР ӘЛЕ
Башлап беренче мәртәбә невод салган көн, иртәдән үк промыслода гадәттән тыш хәрәкәт, кайнашу башланды. Барактагы егетләрне дә Исак гадәттәгедән иртәрәк кузгатты.
Гариф белән Солдат һәм дә Гарифның иптәше Муса – өчәү бергә чыктылар. Башка иптәшләре кайсы алданрак чыккан, кайсылары әле баракта иделәр. Болардан алдарак чыккан Николай кинәт тукталды да:
– Теге шайтан нәрсәгә ашыктыра икән; яңа гына невод ыргыта башлаганнар ич; әйдә кайт, Солдат, нәрсәгә туңып торырга? – диде дә кулларын җиң эчләренә тыгып, бөрешкән көе, кире баракка кайтып китте.
Солдатның кайтыргамы, кайтмаскамы дип икеләнеп торганын күргәч, Гариф:
– Әйдә әле, кешеләр янына барып карыйк... – диде.
Һава шактый салкын һәм болытлы. Кояш әле я калыккан, я калыкмаган иде. Лабазның аръягы буеннан ялпакланып киткән комлыкта диңгез читенә якын ук неводчы казаклар җыелган иде. Аларның кайсылары җылыныр өчен шаярып сугыша, кайсы көрәшә, кайсылары йөгерешеп куыша иделәр. Тик кенә торып, невод салырга киткән көймәне карап торучылар да бар иде. Болар да халык янына килеп тукталдылар. Көймә читтән бер чакрым чамасы эчтә булганлыктан, андагы кешеләрнең нишләгәнлекләре аерым-ачык күренми, тик анда биш-алты кешенең кырмыскалар кебек хәрәкәтләнеп, казынып торганлыклары гына күренә иде.
Гарифның промыслода эшләгәне юк иде. Әлегә хәтле колак алкасы кебек кечкенә кармак яки өч-биш сажинлы бредниктан башка кораллар белән балык тотканны күрмәгәнлектән, мондагы эшләр аңа шактый сәер тоела иде. Менә инде лабазда аның гаҗәпләнеп караган һәм кечкенәрәк авылны чорнап алырлык дип уйлаганы биш йөз сажинлык неводны көймәдәге кырмыскалар диңгезгә ыргыта киләләр... Солдат бер дә исе китми генә карап уйга калган төслерәк тора иде.
Гариф аңар:
– Бер очы кайда соң? Ике яклап тартыргадыр бит? – диде.
– Ә... неводны әйтәсең? Әнә тегендә барак турында казык!.. Шуңар аркан бәйләп китәләр, бире, казарма турысына урап чыгалар...
Вакыйган, болар торган җирдән кырык-илле сажиннар читтә диңгез ягасында, суга кермәскә тырышып аякларын алга терәгән шикелле тышка таба авынкы нечкә генә багана диярлек бер кара казык күренә иде. Болар шул казыкка караган чакта, Сафа белән Хәйрулла да болар янына килеп туктадылар. Сафа Мусаның иңбашларыннан селкетеп:
– Туңасың, якташ! – диде. – Менә алладан сора, бер ун вагон балык чыксын иде. Шунда җылынырга булыр иде! Шулай бит, Солдат! Исак шунда ук бер чирекне утыртыр иде.
– Утырта ди! Әй, гулять итә ди Сафа! Дөнья куптара ди, мин сиңа әйтим!
– Бердән ун вагон чыксамы? Күрер идең, Солдат!
– Шушы салкында балык буламы инде, дурак!
– Шулай дисәң генә, юкса шундый хикмәтләр була, мин сиңа әйтим! Бер елны, беләсең, ничек... Шагаевта өч көн гулять иттергәннәр!.. Егерме вагон, мин сиңа әйтим, болыт кебек тыгылган да калган.
Гариф көлә төшеп төртеп куйды:
– Ничә этажлы иде әле бу ялган? Өске этажлары агачтыр? Юкса, җимерелеп төшәргә дә бик тиз, кирпечләре черек булгач...
Сафа моңар җәберсенде: ул бит күптәнрәк промыслолар тирәсендә әйләнә. Күзләрен киң үк ачып:
– Бер дә җимерелми, якташ, – диде. Гариф тагын көлеп:
– Егерме вагон! Соң аны ничек итеп тартып чыгарасың да, нинди невод чыдый аңа! – диде.
Сафа бу юлы җиңгән кыяфәттә:
– Азрак үсәсең бар әле, яшь күренәсең, якташ... Аны чыгаруы бернәрсә түгел! Менә шушылай ныгытып кына иңбашыңа күтәрәсе дә, «дороги! дороги!» дип, лабазга хәтле йөгертә илтәсең, хах-ха-ха! Менә нәрсәгә аптыраган ул!
Солдат гади генә йомшак тавыш белән:
– Мин дә элек ышанмыйдыр идем... Чынлап та, ничек итеп ул хәтлене чыгарып булсын дип аптырыйсың. Ну, аны, иптәш, бөтенесен берьюлы ярга чыгармыйлар шул... Судан гына сөзеп ала баралар... Өч-дүрт вагон чыкканда да шулай ителә ул, – диде.
Гариф инде моңар ихтираз кыла алмады. Сафаның җиңгән кыяфәттә авызын кыйшайтып мыскыллавына да күнгән сыман көлемсерәп кенә калды.
Көймә инде әкренләп кырыйга якынлаша иде. Инде ачык күренә. Ике кеше ишеп килә, өчәү невод ыргыта, бер кеше югары койрыкта торып көймәне турылап килә иде.
Казаклар шаярудан туктадылар, лямкаларын иңбашы аркылы киеп, төзәтенә-төзәтенә, диңгез ягасына җыелдылар. Исак, Шәрәфи агай, бухгалтер һәм тагын әллә нинди каратутлы бер кеше бергә җыйналып лабаз ягыннан халык янына килеп чыктылар. Дүртәү сөйләшеп торган егетләрне күрү белән, Исак бик эшчән кыяфәттә алар янына килеп, Гарифка:
– Ну, господин артельщик, кайда башка иптәшләрегез, кайда алар? Лямкаларыгыз да юк, ах, сез, болай ярамый бит, болай мөмкин түгел бит! – диде.
– Әнә киләләр! – диде Солдат.
Чын да, тегеләр барактан чыгып, ашыкмыйча гына бире таба килә иделәр.
Исак болар яныннан борылгач та, Сафа Гарифка:
– Артельщик булуын булдың, якташ... Инде бу усал җен сиңа гына бәйләнергә тора, – диде.
Солдат Гарифны аркасыннан кагып:
– Ничава, иптәш, берни эшләтә алмас, каушама гына! – диде. Һәм җитди генә иттереп ялгады:
– Шулай да, егетләр, үзебез өчен дә эшне дружнорак тоткан яхшы... Этнең өреп торуы береңә дә салават түгел...
Николай болар янына килеп туктады да, башын кашый торып:
– Солдат ниндидер манифест укыйдыр, ахрысы; равнение-фәлән юкмы? Хәзер Россиягә кайтабыз, андый эш булса, берәм-берәм боярларны тотып кыйна, анасын янтыгы! – диде.
Сафа ярым җитди, ярым шаярып аңар бәйләнде:
– Лыгырдама инде, пожалысты! Ялкау аю кебек ятып торасың-торасың да әллә ниткән манифестлар белән җенләнәсең, башкалар сиңа ияреп чыкмыйлар. Күрмәдең, монда артельщикларны ничек кыздыралар!
– Ничава! Артельщик булгач, безне дә шулай кыздырырлар. Зато артельщик. Шулай бит, господин артельщик?
Гариф та шаярып:
– Ну, конечно! – диде.
Гариф үзенең артельщик булып китүенә аптырый һәм көләсе килә иде. Эш болай булды: бер-ике көн элек Исак аларга үз араларыннан бер кешене артельщик итеп билгеләргә кушкан иде. Кладовойдан алган заборларын яза барырга һәм үз араларында тәртип карарга бер кеше кирәк, имеш... Солдатның Гарифны укымышлыгы белән мактаулары аркасында, беравыздан аны артельщик итеп сайлаганнар иде. Шушы бер-ике көн арасында аңар кладовой дәфтәреннән элекке заборларны күчереп, яңадан алына барган махорка һәм шырпыларны теркәп кую кебек җиңел эшләр, ягъни артельщикның ак хезмәтләре генә тигән иде. Инде менә бүген иптәшләренә башлык кылуы да таләп ителә башлагач, ул шактый уңайсызлык хис итте. Мондагы эшнең рәтен белми бит ул, үзеңнән күп белгәннәргә башлык сөр, имеш!
Хәйрулла белән Сафа лабаздан лямкалар алып килгәндә, көймәдән арканны кырыйга ыргыткан иделәр инде. Тула ыштанлы, күн чабаталы казаклар, кырмыскалар кебек, аркан буенча тезелделәр. Безнең егетләр дә арада иделәр.
Күк йөзен соры төстә сыек болытлар каплап алган һәм шушы туңып төсе киткән алама коленкорга ошаулы ягымсыз һәм төмсә болытлар юаш кына тирбәнеп яткан диңгезгә салынып ук тора иделәр. Йолкынган чәчкәләргә ошаган сәләмә бер төркем халык, карасу җепшек ком өстендә борыннары белән җиргә хәтле иелә-иелә, калын бер аркан тарталар... Аркан бик акрын тартыла. Гүя җирне күтәргән балык үзе яисә өстендәге үгезе эләккән дә, кырыйга чыгарга теләмичә карышып, көчләнеп килә. Әмма тарту бик мөнтазам* бара иде. Беренче мәртәбә күргән Гарифка бу эш ярыйсы гына ошады. Һәм бу халыкның шушы эштә пешеп чыккан кешеләр икәнлегенә ул тәмам канәгатьләнде. Монда аерым-аерым көчләр әрәм ителми, бәлки һәммә кеше дә тоташ: «Һа-һу-һи-һа-һа, һиһа-таһа» шикелле ишетелгән бик нык гөрелте ясап, барлык көчне төзек тактка салып баралар. Диңгез ягасыннан утыз-кырык сажиннар читтә аркан җыела; шушы чиккә җиткән бер кеше кире кайта да, диңгез янына ук арканга үзенең шәкелмәсен эләктерә һәм аякларын комга батырып торып, йөзе белән җиргә таба салына, – гайрәтләнеп-гайрәтләнеп тавышка кушыла.
*Мөнтазам – тәртипле
Шулай итеп байтак вакытлар тарта торгач, невод очы килеп чыкты. Моннан соң эш тагын акрынлады. Чөнки кешеләр икегә аерылды. Җитмешләп кеше неводның икенче башына киттеләр.
Инде төш алдылары булгандыр, Исак безнең егетләргә лабаздан түбәнгә тачка юлы – такталар салырга кушты. Неводның арты кырыйга якынлаша иде.
Болар, такталар салып булгач, һәркайсы үзенә ошаганрак тачкалар сайлап маташканда, Шәрәфи агай да шунда тоз өемнәре янында йөренеп тора иде. Ул бияләй аркасы белән Николайның беләгенә сугып:
– Менә, кар инде, Николай, Исак юләрлеген, ничә көннән бирле, «невод салабыз, невод!..» дип лыгырдап тора, ә вал яраксыз – аны карамаган! Өч йөз сажинлы арканны лямка белән тарту дигән эш – бәла бит ул, – диде.
Николай сәләмә бүреген арткарак этәргәч, кызу гына:
– Десятник бит ул! Ник синең шартлап җаның чыкмый! Барыбер ул сине кызганмый! Менә, ичмасам, безнең эшче халыкны әйтсәң дә ярый, алтын бит алар, – диде.
Аның болай сөйләве, тирә-яны йонга күмелгән киң һәм көләч йөзенең рәхәтләнеп китүе Шәрәфи картка ошады:
– Әйе шул... Алтын ук булмас булуын... Шулай да начар халык түгел, – диде.
Шул арада Сафа:
– Әй, син, алтын! Потың ничә тиен? Юл өстеннән ал тачкаңны! – диде. Һәм юлда торган Николай тачкасын үзенеке белән бәрдереп, йөзтүбән каплап китте.
Алар тачкаларын бер-бер артлы дыңгырдатып такта юл буенча невод чыккан җиргә киттеләр. Николай Сафаны сүгә-сүгә иң арттан бара иде. Болар төшкәндә, неводның арт «амбары» килеп чыгарга күп калмаган иде. Неводчылар ике яктан кушыла-кушыла аралары җиде-сигез сажиннарга калган, ике лагерьда беравыздан «һай-һулап», су буйларын яңгырата-яңгырата, тезелеп тарта иделәр.
Кырыйга якынлаша торган невод өстендә, көмешле йомычкалар төсле, ак балыклар бертуктамый ялт та йолт сикереп маташалар, гүя үзләренең тоз эчендә һәлак буласыларын белеп, кырыйга чыгарга теләми, неводтан ычкынырга тырышалар... Очы-кырые күренми җәелеп яткан матур диңгез өстендә әллә нихәтле акчарлаклар, өермәгә эләккән яфраклар төсле, буталып очыналар һәм акылдан шашкан кешечә эчләре катып көлгән яисә үчегеп ярсыган шикелле гыйгылдап, йөрәкләрне кытыкландыралар. Әллә алар шушы сәләмә кешеләрнең дә аларның үзләре кебек оча аямауларыннан һәм тамаклары өчен борыннары белән җиргә абынып тырмануларыннан көләләр, әллә болар балыкны бетерәләр дип көнләшә һәм үчегеп елыйлар...
Бер заман Исак бар көче белән:
– Уң як акрын! Сул як кызу тарт! – дип акырды. Ләкин халык шау-шу белән аның сүзенә илтифат итмичә, «амбарны» кыйшайган көе сөйри бирделәр...
Башлангыч шәп булмады. Шулай да бөтенләй үк буш түгел иде. Биш-алты тачка йомычка балык, сельд, унбиш-егермеләп биреш, эре генә өч сазан чыкты.
*Йомычка балык – килька
Ике вагонлык чан төбенә егерме, егерме биш пот балыкны сибеп салгач, Шәрәфи агай үзенең кыска саплы матур көрәген ак кар кебек тоз эченә бик оста гына чумырып торып, берничә мәртәбә чәчеп җибәрде:
– Хәере белән булсын! – диде.
Исак. борынын мышкылдатып, күңелсез генә:
– Бер дә рәт күренми әле, – диде. Шәрәфи карт тыныч кына:
– Әле вакыт бар... – диде. Җавап бирүче булмагач, тагын өстәде:
– Ни булса да унбишеннән соң була инде... Әмма су артык салкын түгел, булыр әле...
Шәрәфи картның авызына карап, тачкачылардан да кайсыберләре авыз эченнән аның соңгы сүзен тәкрарладылар :
– Булыр әле...
ЕГЕТ ЕЛЫЙ
Невод сала башлаганнан соң бер атна буе эшләр бер көйдәрәк барды: балыкның чыгуы биш-алты тачкадан артмады. Невод һәр көн ике мәртәбә салына, җил булып, диңгез дулкынланыбрак китсә, бер белән генә дә калына иде. Бу вакыт тачкачыларга эш шактый җиңеләйде. Чөнки невод салынгач та, чите кырыйга килеп җиткәнче, невод арканын вал белән тарттыра башладылар. Валда исә егермешәр, утызар кеше генә чиратлашып эшләгәнгә, күп халык арасында аның авыры боларга тими дә иде.
Беркөн төш алдында беренче неводны чыгаргач, нык кына җил кузгалды. Көн иртәдән бирле болытлы булып, инде диңгездә давыл булырга охшый иде; шунлыктан барактагы егетләр: бүген инде икенче мәртәбә невод салынмас дип уйлап, төш ашыннан соң кайсы йокларга ятты, кайсылары шашка уйнарга тотындылар.
Бервакыт Исак барак ишеген ачты да, аптыраган тавыш белән, киреле-соңлы җикеренергә тотынды:
– Чыгыгыз, әйдә тизрәк! Неводка әйдә! Аркан ычкынган! Неводка тизрәк! Неводка, дим! Уят шуларны!.. Тизрәк, әйдә!.. Давыл кузгалды!
Ул ишекне япмыйча ук тавышлый-тавышлый китеп барды. Сафа белән Хәйрулла шашка уйнап утыра иделәр.
– Аптырадыңмыни, шайтан! – диде Сафа. – Давыл кузгалса, невод салдырмыйлар аны! Бәдбәхет!
Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте. Башкалар да кискен җилгә ян биребрәк, бөкрәйгән көе, тегеләр артына ялганган иделәр. Лабаз артыннан әйләнеп үткәч, кинәт бик газамәтле күренеш алдына чыктылар. Диңгез кузгалган... Күз күременчә зур су түтәлләре, ак күбекләр пошкырып, бер-берсен куа киләләр. Күктә каралҗым болытлар ага, диңгез артларын соры томан каплаган...
Солдат кычкырып җибәрде:
– Их-хи! Карагыз, көймәне кайда илтеп ташлаган!
Сафа алга карады да, күтәренке тавыш белән:
– Неводны харап итә, егетләр! – диде. Һәм үзе, Николайны иңсәсеннән этеп сикерә-сикерә йөгереп, неводчылар җыелган җиргә китте. Вал янында һичкем юк, неводчылар гадәттә невод чыга торган урыннан йөз илле сажиннар чамасы ерак киткәннәр иде.
Сафа артыннан Хәйрулла гына кешегә иярмәгән булып, бер үк көйгә йөгермичә генә, селкенә-селкенә бардылар. Азрак баргачтын, алар да юыртып киттеләр.
Неводчылар янына иң элек барып җитүчеләр Сафа белән Гариф булды. Исак белән Шәрәфи агай һәм Абрам да анда иделәр. Гадәттән тыш аптырау, кычкырыш бара иде. Читтән биш-алты сажинлап эчтә невод көймәсе әллә ничә уңайга бәргәләнеп, чайкалып тора, көймәдә биш алты кеше, невод салучылар, йомычка кисәгенә ябышкан булдыксыз һәм кызганыч тараканнар шикелле, аумаска, ычкынып китмәскә тырыша иделәр. Ухылдап торып килгән дулкыннар бер бәреп көймәне югары сикертә, кире кайтып комга утыртып куя, тагын бәрә дә тагын сикертеп җибәрә... Койрыктагы курщик бер кулы белән руль тоткасына ябышып, аяктан егылмаска тырыша, икенчесен бутап-бутап бар көче белән кычкыра, кемнедер сүгә. Монда Исак үзалдына, кеше саен, акылдан сапкан кешечә җикеренеп йөри, кеше саен бәйләнә. Гариф Шәрәфи карт янына барып:
– Нәрсә ул, ни булган? – диде. Теге салкын кан белән генә:
– Арканны ычкындырганнар, курщик тагын дүрт ишкәкче сорый, баручы юк! Эт эткә, эт койрыкка җибәрә... – диде.
Гариф кинәт, кирәкле хәбәр ишеткән төсле, күзләрен уйнатып:
– Мин барам! – диде һәм сикереп үк су янына йөгерде.
Шәрәфи агай ашыгып ук:
– Тукта әле, – дисә дә, тегеңәр ишеттерә алмый калды. Артыннан барып тотарга кешеләрдән яхшысынмады. Шулай да акрынлап барып, кешегә сиздермичә тегенең чабуыннан тарту нияте белән урыныннан кузгалып, тегеңәр юнәлгән иде, ни күрсен: дулкын эчкә кайткан арада Гариф сикереп торып көймәгә ташланды һәм көймәнең читенә барып асылынды... Көймәдәгеләр аны тартып алырга маташканда, тагын килеп дулкын бәрде дә, Гарифны муеннан ук эләктерде; шулай да ычкынмыйча, аны көймәгә тартып алдылар. Аңар иярүчеләр дә тиз табылды, бер-бер артлы өч кеше шундый ук маневрлар ясап, көймәгә керделәр. Җансыз сөяк кебек чайкалып торган шактый зур көймә кирәкле кешеләрен алгач та җанланды; өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп сала башлагач, ул, килешсез кара бер җанвар кебек, дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, эчкә таба үрмәләп китте. Ул читтән ераклашкан саен көчсез һәм кызганычрак күренә, гүя хәзер батарга, югалырга тора иде. Бераздан соң бер батып, бер калкып уйнаган кармак калкавычы рәвешендә генә күренә башлады...
Җил улый, сызгыра, диңгез һаман дулкынлана, дулый бара иде.
Исак белән Абрам халыктан читтәрәк йөреп торалар, неводчылар бергәрәк җыйналып, шау-шусыз гына карап торалар, диңгез дулкыннары арасында бата-чума күренеп барган иптәшләрен күздән югалтмаска тырышалар. Гарифның иптәшләре дә аптыранып Шәрәфи агай янына җыелышканнар, аның авызына карыйлар, ул акрын гына Исакны сүгә:
– Кабахәт нәрсә, хәерсез! Ничек буласы төш вакытында ук билгеле иде бит. Кирәкми, дим, невод салдырма, давыл күтәрелә... Юк, тыңламый бит, шайтан! Менә хәзер дә аркан ычкынган икән, бер яктан гына тарттырасы, ярты сәгатьтә эше бетә! Исак Абрамич, дим, шулай гына итик! Юк, имеш, алай невод ишелеп, чуалып бетәр... Невод чуала дип, кешеләрне күрәләтә батарга җибәрә, мәлгунь!
Ул, бераз туктап торгач, көлгәнрәк тавыш белән:
– Ул, йөзе кара, шушы минутта да балык өчен тырмана, невод чуалуы сылтау гына... Бер яктан тартып невод бер дә чуалмый... Аны ул үзе дә белә... Тик әле балык килеп тыгылмасмы дип уйлый! Ну, әле аңар иртәрәк шул, – диде.
– Балык булса соң аңар нәрсә? – диде Солдат.
– Аңармы нәрсә? Пае бар ич, юккамы шул хәтле тырыша дип беләсең? Ул үзе өчен тырмана, господин унтер. Менә элекке куршикны җибәреп карар идең шундый җәһәннәмгә, «пошел ты к чорту» дип кенә җибәрер иде үзен! Монсы бозау шул, хәерсез... Үзенең иптәшләренә бугазын ертканчы акыра да, хуҗага яхшы күренә, имеш, дурак косолапый! Гариф тагы нәрсәгәдер юләрләнеп китте. Минем аңар ачуым килә! Тотып та өлгерә алмадым, ичмасам...
Сафаның көләч йөзе үзгәргән, уйчан һәм кайгылы төс алган иде, ул кинәт кенә:
– Батарлар микәнни? – диде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Акчарлаклар - 3
  • Büleklär
  • Акчарлаклар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4462
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2088
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Акчарлаклар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4452
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2092
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Акчарлаклар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4467
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2007
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Акчарлаклар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2748
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1454
    41.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.