Latin

Акча Бездә Бер Букча...

Süzlärneñ gomumi sanı 803
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 564
48.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Хисмәт уйламаган җирдән эшсез калды. Бер көнне үзе хезмәт салган офиста: ”Күршеләрдә хезмәт хакы күтәрелгән, бездә кайчан артыр икән”, – дип бер иптәшеннән сораган иде. Начальнигына бу сүз “бөтен җирдә арта, нигә бездә генә хезмәт хакын күтәрмиләр икән” булып, күпереп барып җиткән. Ул бик коры, күп сөйләнми, озак уйлап торырга яратмый, икенче көнне игъланнар тактасында Хисмәтне эшеннән азат итү турында приказ эленеп тора иде.
– “Бүген гаделлек эзлеп йөрсәң, иртәгә яңа эш юлларга туры килер”, дигәннәр бит. Нәкъ сиңа карап әйтелгән бу сүзләр , – дип каршы алды аны өйдә Миңниса . Ул акыллы, сабыр хатын иде, күтәрелеп бәрелмәде, табак-савыт ватмады. – Бер телеңә хуҗа була белмәсәң шул инде. Берәүләр эшләп, куштаннар кешнәп ярый. Ул иптәшең белән ничә ел аралашып йөргән булдың бит әле. Кешегә ышансаң-ышан. Алган акчаң кирәк җиренә җитеп тора иде бит әле, балда – майда йөзмәсәк тә...
– Борчылма, карчык, акча бездә бер букча ул, – дигән булды Хисмәт эчтән яну-көюен белдермәскә тырышып.
Ә чынында исә егерме елдан артык бер урында баш иеп тир түккєн Хисмәт эшсезлекне бик авыр кичерде. Хатыны эштә, балалар укуда. Ул көннәр буе диванда кырын ятып телевизор карый. Нәрсә генә күрсәтмиләр икән, әйкәем, көпә-көндез бит әле. Ләкин болай яту да ялкытты, майлы ботканы да күп ашап булмый шул. Баштагы мәлләрдә ул урамга, кибеткә чыгарга да оялып, кыенсынып тик өйдә генә утырды. Таныш-белеш, күрше-күлән очраса, нигә син көпә-көндез өйдә дип кызыксына башласалар нәрсә диярсең?!
Хатыны Миңниса, балалары кайтуга ашарга әзерли башлады. Бер яктан хатыны шатланды – ашарга әзер, ә икенче яктан аңа тагын да авыргарак төшә – икенче эшкә урнашты, заводта сменасы тәмамлангач, бер кибетнең идәнен юа – эт булып арып кайта. Ничек кенә бөтерелсә, бәргәләнсә дә очын-очка ялгап булмый, акча юклык һәрвакыт үзен сиздереп кенә тора. Ире әйткән букча да тиз бушады, җыйган акчалары тотылып бетте. Фатирга түләсәң утка квитанция килә, аннары телефонга, икмәк-сөтсез дә торып булмый, балаларга да көн саен акча кирәк – йә төшке ашка түләргә, йә китап алырга, йә циркка-концертка барырга, укытучының туган көне, бәйрәмнәргә бүләккә җыялар...
Бер көнне Хисмәт хатыны белән киңәшләшеп лотарея билетлары алып кайтты. Кем белә – бәлки бәхет елмаеп зур гына сумма акча отарлар. Телевизордан лотареягә акча, машина, фатир отучыларны еш күрсәтәләр. Ни эшләп ул отмаска тиеш, Хисмәтнең алардан кай җире ким! Белер иде ул ничегрәк итеп яшәргә , әгәр кулына бер-ике, юк ун миллион акча килеп керсә! Тик биш билетның берсенә дә сукыр бер тиен акча чыкмады.
Шуның кайгысы бераз басылмасмы дип Хисмәт “чәкүшкә” алган иде. Бәллүр рюмкага тутырып аракы салды, чәнечкесенә тозлы кыяр телеме эләктерде.
– Тукта, тукта эчми тор! – дип Миңниса ирен туктатты. – Рюмкадагы күбекләрне җилкә турындагы чәчеңә сөрт. Шулай итсәң акчаң күп була , ди. Безнең эштә бер марҗа гел шулай сөртә...
Башта Хисмәт хатыны бөтенләй эчмәскә куша икән дип уйлап сагаеп калган иде. Күбек сөртеп акча артырып була ди бит, бары тик артсын гына – ул шешәнең төбенә төшкәнче җилкә туры ару гына юешләнеп өлгерде.
Бүген үлсә белмәс иде, өйдә акча, байлык арттыруның бихисап юллары бар икән бит. Хатыны көн саен эштән бер яңа ысул турында кайтып сөйли. Моңа кадәр берни белмичә аңгыра, томана булып яшәгәннәр! Хисмәт һәм өйдәгеләр хәзер бәдрәфтә унитазның капкачын һәрвакыт ябып йөриләр. Хатыны да, балалары да исем-фамилияләрәнең баш хәрефе булган (мисал өчен, Хисмәт Галиев – ХГ ) серияле бер кәгазь акчаны үзләре белән йөртәләр. Өйдәге барлык җәйге, көзге, кышкы, язгы кием-салымның кесәләренә вак тимер акча салып чыктылар. Кибеттән акча, байлык китерүче талисман – юан, капкорсаклы кытай тазын алып кайтып, өйне иң түренә куйдылар. Миңниса берничә акча гөле утыртты. Аларның фатирында кичтән акча санамыйлар, кемгәдер биргәндә яки кемнәндер алганда акчаны идәнгә ташлау гадәткә керде.
Тик ни гажәп, барлык тырышлыклары бушка гына булды, боларның берсенең дә фәтвәсе тимәде – өйдә акча артмады, киресенчә алар муеннан бурычка батты.
Бүген айның тулган көне, төнлә нәкъ сәгать уникедә тулган айга карап ялварып сорасаң акчаң күп була , ди. Хисмәт гаиләсе белән балконга чыгып айдан акча сорарга әзерләнә башлады, душка кереп юынып чыктылар, чиста кием киделәр. Шулай мәш килеп әзерләнеп йөргәндә ишек кыңгыравы шалтырады. Әнисе икән, нәрсә эшләп йөри торгандыр төнлә.
– Әллә нигә эчем пошып китте дә сезгә килергә булдым, – диде Хәмидә карчык, улының уйларын белеп гафу үтенгән кебек. – Көн дип , төн дип тормый килә дә җитә бу дип ачуланмагыз, балалар. Сезне күрәсем килде, бик сагындым үзегезне...
– Ничек ачуланыйк инде, әнкәй, килүең бик яхшы булды әле, хәзер бергәләп чәй эчәбез, – Хисмәт чынлап та әнисенең килүенә бик куанды, ул кичә генә пенсия алган булырга тиеш. Аның гаиләсенең көймәсе комга терәлде, иртәгә хатынына эшкә транспортта барырга да акчалары юк иде. Әнисеннән ипләп, җайлап, йомшак кына сораганда һичшиксез бераз бирәчәк. Ник бирмәсен , бердән-бер улына! Электән алганнарын да кире кайтаралмадылар, әнисе кызганып тагын бирәчәк, күрә торып тилмертмәс бит инде...
Әнисе ”бәйрәмчә киенеп берәр җиргә барасызмы әллә“, дип кызыксынды. Үз анаңны алдап булмый бит инде, ир белән хатын бер-берсенә карап алдылар да дөресен сөйләп бирделәр.
– Ала-а-ай, юкәдә икән читләвек! – диде Хәмидә карчык. Бераз дәшми торгач, сорады.— Ә син, улым, эш эзләп, башка эшкә урнашып карамадыңмы?
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Ярты елдан артык өйдә яткан Хисмәтнең башына бу хакта уй кереп тә чыккмаган иде .
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.