Latin

Адашкан Аккошлар

Süzlärneñ gomumi sanı 5005
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2162
36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Соңлап килдең, нигә соңлап шулай?
Соңлап туды нигә тулган ай?
Берсен берсе өзлеп сөйгән ярлар,
Кавышсыннар иде соңламый...
(Жыр)

ҮЗЕБЕЗ САЙЛАГАН ЯЗМЫШ

- Фәнисәм аккошым минем... - дип пышылдады егет.
- Фәнисем, - дип эндәште кыз.
- Мин сине өзлеп яратам. Синсез яши алмыйм, - дип кыю-кыймас кына Фәнис сүзен башлады. Сөйгәненең карашлары, бар дөньяны яктыртып елмаюы егетне тагын да канатландырды. Аның йөрәгендә янган мәхәббәтен тизрәк Фәнисәгә белдерәсе килде.
- Фәнисә, син миңа кияүгә чыгасыңмы? – дип тиз генә әйтеп куйды ул.
Бар дөнья тынып калды. Фәнис күптәнге теләген, хыялын ниһаять тормышка ашырды. Күпме көн, ничә төн уйлап йөрде егет бу турыда. Ничек бу тылсымлы сүзләрне Фәнисәгә әйтергә? Кайдан кыюлык алырга?
Ә кыз мондый тәкъдим көтмәгәч, бик аптырады. Ул ни дип тә жавап бирергә белми, көлеп жибәрде. Чыңлап көлгән тавыш төнге тынлыкны гына түгел, ә Фәниснең йөрәген дә ярды. Ул:
- Фәнисә, нигә көләсең? Мин бит чынлап әйтәм. Мин бу турыда күптән уйлап йөрдем. Армияда хезмәт иткәндә ук синең белән гаилә корырга хыялланган идем... Син риза түгелмени?
- Әлбәттә, түгел. Син безнең бергә яшәүне, тормыш коруны күз алдыңа китерә аласыңмы? Мин – юк. Мин югары уку йортында укыйм, ә син чак мәктәпне тәмамладың. Минем әти мәктәп директоры, ә синеке колхозда мал караучы... Безне нинди тормыш көтә? Миңа диплом алып, яхшы эшкә урыннашырга, карьера ясарга кирәк. Кияүгә чыгу минем киләчәк планнарга керми әле. Чыксам да мин синең кебек егеткә чыкмыйм! – дип Фәнисә сүзен тәмамлады.
Фәниснең зәңгәр күзләреннән яшьләр тамганын күргәч, Фәнисә тагын да ярсып:
- Армиядан кайткан егет булсаңда, маңка малайлар кебек елап торасың. Кит күземә күренәсе булма, - дип кычкырды.
- Соң мин бит сине яратам. Синең өчен жанымны бирергә әзермен. Әгәр син теләсәң, укырга да керермен... - дип өметен өзмәде егет.
- Фәнис, мин сине армияга озатмадым. “Кайтканыңны көтәм, хатлар язам”, - дип вәгъдә бирмәдем. Минем намусым чиста. Син ялган мәхәббәт уйлап чыгарып, үз үзеңне алдап йөргәнеңә мин гаепле түгел. Хуш. Башкача минем яныма киләсе булма. Мине алда зур үрләр, бай егет, яхшы тормыш көтә. Ә синең өчен минем тормышымда урын юк, - диде дә, Фәнисә капканы шап итеп ябып йортларына кереп китте.
Кызны кичке уеннан озатып килгән Фәнис капка төбендә ялгызы гына калды. Аның афәтен, кайгысын бары түгәрәк ай гына уртаклашты. Караңгы төнлә ай да ялгызы гына иде. Аның янында юлдашлары - йолдызлар күренмәде.

КОЛ
Фәнисәнең саф һәм кайнар мәхәббәт хисләрне кабул итмәвен, егет авыр кичерде. Кызның сүзләре егет йөрәгенә агулы ук булып кадалдылар. Яраланган йөрәк башкача беркемне сөймәс, үзенә якын жибәрмәс һәм китермәс булды. Егет горурлыгы бик гарьләнде...
Ул бит армиядан сөйгән кызына өйләнергә, гаилә корырга, мәхәббәт жимешләре – балалар үстерергә хыялланып кайткан иде. Ә Фәнисә егетнең өметләрен акламады. Ул аларны күп уйлап тормый, таптады, челпәрәмә китерде.
Фәнис бу афәтле, бәхетсез кичтән соң Фәнисәгә генә түгел, бар дөньяга үпкәләде, ачуланды. Ярсуын басырга теләп ул яшел елан белән дуслашты. Аңын югалтканчы эчә башлады.
Фәнисәнең Уфага китүе турында ишеткәч, егет үзен кулга алырга ихтияр көче апты. Ул чемоданын төяп, Пермьда яшәгән абыйсы янына чыгып китте. Берничә атнадан абыйсы аны эшкә урнаштырды. Егет кайгыларыннан арына башлады. Иртәдән кичкә кадәр тир түгеп эшләгәч, Фәнисәне оныткан сыман тоелды аңа.
Яшел күлмәк кигән, жирән чәчле кыз томаннар артында калды. Көннәр, айлар, еллар үткән саен Фәнисәнең йөз чырайлары, карашлары күз алдыннан таралды. Күңеленә тынгылык бирмәгән кызны Фәнис бары төшләрендә генә күрә алды. Ә озакламый бөтенләй онытты.
Һәрхәлдә, “Оныттым. Башкача сөймим. Көтмим”, - дип ул үзен юаттырга тырышты.
Фәнисәсез узган тагын бер моңсу кичне Фәнис бер хатынның зур сумкаларны күтәрә алмыйча, өстерәп барганын күреп калды. Тумыштан киң күңелле, кешелекле булганга күрә ул гүзәл затка ярдәм кулы сузарга ашыкты.
- Әйдәгез мин сезгә ярдәм итәм. Бу кадәр авыр йөк күтәрергә ничек ирегез рөхсәт итә? – дип хатын кулындагы сумкаларга үрелде ул.
- Ә минем ирем юк, - дип елмайды хатын.
Фәнис яңа танышы Наташаны фатирына кадәр озаттып килде. Хатынның егетне болай гына чыгарып жибәрәсе килмәде. Ул Фәнискә чәй эчәргә тәкъдим итте. Фәнисәнең сүзләреннән соң хатын-кыз белән юньләп аралашмаган Фәнискә, Наташа бик матур, чибәр тоелды. Егет Наташаның фатирында кунарга ук калды. Ә икенче көнне, бөтенләйгә күченеп килде.
Хатын-кыз назына, сөюенә сусаган Фәнискә Наташа бик ягымлы булды. Егет хатынның аңардан ун яшькә олы булуына, бер ирдән аерылып, ялгызы гына бала үстерүенә игътибар итмәде. Хәтта Наташаның кызган чакта әйткән кырыс сүзләрен, һәрвакыт үзе ничек тели шулай эш башкаруын, башкаларның фикере белән исәпләшмәгәнен Фәнис йөрәгенә якын алмады.
Хәйләкәр рус хатыны тәмле сүзләре, ягымлы карашлары, кайчагында күз яшьләре белән жәлләтеп, Фәнисне тиз арада кулына алды. Аның тирәли “тимер пәрәвезен” үреп, үзенә бәйләде.
Баһадир кебек егет Наташаның хезмәтчесенә, акча табучысына, баласының “әтисенә” әйләнгәген, үзен генә кайгырткан “дию пәриенең” кармагына эләккәнен сизми дә калды. Көннән-көн Наташа Фәниснең жилкәсенә утырып, аякларын киңрәк жәйде: ул егеттән күбрәк акча, эш хакы таләп итте. Ике югары белеме булган шәһәр хатыны белемсез авыл егетен кәмсетергә, дуслары алдында оятка калдырырга да күп сорап тормады. “Алтыным”, “кояшым”, “бердән-берем” кебек сүзләр дә тора бара “сасыган татар”, “суелып бетмәгән татар дуңгызы” кебек эпитетларга алышынды.
Наташа Фәнис алдында жәнжал куптарыр өчен төрле ысуллар эзләде. Я Фәнис башка кызларга күз аткан, я Наташаның улына каты сүз әйткән, я берни эшләми, телевизор алдында аякларын сузып, түшәмгә төкереп ята – болар барсыда Наташага иренә авыр сүзләр әйтеп, тиргәшер, күз яшьләре түгеп, башкалар алдында үзен жәлләтер өчен бер зур сәбәп кенә иде.
Хатынның беренче ире Игорь мондый күренешләргә озак түзмәде. Наташаның тәүге жәнжалыннан соң аңа кул күтәреп, тормыш иптәшен “акылга утыртты”. Ә соңыдан, язмыш биргән беренче мөмкинлектән файдаланып, аңардан котылу ягын карады. Хатыны белән бергә жыйган бар мөлкәтне үз исеменә яздырып, Наташаны һәм үз баласын фатирыннан куып чыгарды.
Кайчандыр өзлеп сөйгән кешесенең мәрхәмәтсезлеген Наташа озак кына оныта алмады. Игорьнең кызганмыйча, курку белми аны тукмаганын, ул әле дә төшләрендә күреп, тирләп-пешеп, саташып уянып китә.
Фәнис белән Игорь арасы - жир белән күк, әлбәттә. Гүзәл затларны һәрвакыт якларга, сакларга, хөрмәтләргә кирәк дип санаган Фәнис хатынына кул күтәрүне күз алдына да китермәде. Ул Наташаның төрле кыланышларына, авыр холкына түзәргә, күз йомарга тырышты. Ә хатын киресенчә, беренче иренә саклаган нәфрәтен юаш Фәнистә чагылдырды.
- Минем Гәрәева буласым килми! Миңа синең татар фамилияң ошамый, - дип тагын жәнжал куптара башлады Наташа, загска гариза бирер алдыннан. - Әйдә син минем фамилияне ал. Пермьда татар фамилиясе белән ала карга кебек йөрисең алайса...
Гадәттә, кыз кеше иренең фамилиясен алса да, Фәниснең Наташа белән бәхәсләшәсе килмәде. Шулай итеп ул Федя Таракановка әйләнде... Яңа фамилия белән Фәнис өчен мөселман дөньясына да ишекләр ябылды. Наташа иренә мәчеткә барырга, татар туганнары белән аралашырга рөхсәт итмәде.
Хатын беренче иреннән туган малае Васяны да Фәнис исеменә яздыртып куйды. Бер нинди мәхәббәт тойгылары булмаган мөнәсәбәтләрне загста теркәсәләр дә, Наташа Фәнисне ире кебек кабул итә алмады. Ул үзеннән күпкә яшь авыл малаен хезмәтчесе урынына күрде. Үзенең фатирындагы ремонт эшләре тәмамлагач, Фәнисне әти-әнисенә ярдәм итәргә чакырды. Ә аннан бар туганнарының да вак-төяк эшләренә жәлеп итте. Кечкенәдән тир түгеп эшләп үскән егеткә жимертеп дачада мунча салу, теплица төзү, жир казу авыр да түгел иде. Ә хатыны “Бигрек уңган да инде минем Федя”, - дип мактап куйса, Фәниснең күңелләре тагын да күтәрелеп китә иде.
Фәнис, берүзе Наташаның әти-әнисе бакчасында койма тотканда, хатынының ахирәтләре белән сыра эчеп күңел ачуына, әби белән бабасының телевизор карап утыруларына, ә Наташаның энесе Андрейның эшне ташлап балык тотарага китүенә игътибар итмәде. Вакыт үтү белән рус гаиләсенең дөньясын алып баруга Фәнис күнде һәм бу язмышны, бер нинди авырлыкларына карамыйча кабул итте...
Фәнис, ял көне булса да, сәгать алты да ук уянып китте. Кырында гырылдап йоклап ятучы Наташаны уятмый, ипләп кенә урыныннан торды. Шым гына аягына басып, аш бүлмәсенә чыкты. Әллә нигә эче пошты егетнең. Ул үзенә тынгылык тапмады. Фәнис үзенә кайнар чәй ясап куйгач, Наташа торуына ашарга пешереп куярга булды. Ә уйлары егетне бик еракка, туган якларына алып киттеләр. Аның исенә яшь, ягымлы Фәнисә төште. “Эх! Шушы карт маржа урынына Фәнисәсе янында булса соң! Монан да зуррак бәхет бар микән бу якты дөньяда?”, - дип уйлады ул.
Кинәт кулындагы кәтрүле чыңлап, бар фатирны яңгыратып, идәнгә төшеп китте. Фәнис дерт итеп куйды.
Ашбүлмәсенә йөгереп Наташа килеп керде.
- Мин күпме тир түгеп эшлимен! Көне-төне, ял күрмимен! Якшәмбе көнне булса да тынычланып, рәхәтләнеп йокларга рөхсәт юкмыни миңа? Ни өчен таң тишеге белән дыңгырдап, ашбүлмәсендә буталанып йөрисең, сасыган татар, - дип кычкырына башлады ул.
Егет үзен якларга теләп, ык-мык килде. Тик болай да русча яхшылап белмәгән Фәнис, Наташа сөйләвенә сүз дә кыстыра алмады.
- Син минем өйдә яшисең, мин сатып алган ризыкны ашыйсың! Житмәсә, миңа йокы да бирмисең, хәшәрәт, - дип ярсыган Наташа Фәнискә, өстәлдә утырган кайнар чәйле чынаякны атты.
Суынсын дип куелган чәй, бер дә суынмаган икән. Ул Фәниснең күкрәген яндырып алды. Ләкин бу тән жәрәтләре, күңел яраларына караганда бер нәрсә дә түгел. Йөрәктә янган утны ничек сүндерергә? Яраткан кешесенең агулы сүләрен ничек онытырга?
Сөйгән, теләгән кешесе белән гаилә учагы кабыза алмаган Фәнис язмышның бар сынауларына да битараф калды. Читтән караганда, барсыда яхшы, күңелле тоелса да йөрәгенең бер почмагында, дөнья мәшәкатьләре, борчулары күмеп бетерә алмаган кечкенә бер урынында Фәнисәгә булган мәхәббәт хисләре яшәде.

УКЫЛМАГАН ХАТ
Фәнисә күптән кайтмаган әти-әнисе йортында үзен начар хис итте. Шушы өйдә туып-үссә дә, ул үзен кунактагы, чит кеше өендәге кебек тойды. Дамир килүеннән куркып, ни эшләргә белмичә берничә көн йөргәч, ул укыган чакта язган дәфтәр, китапларын карап чыгарга булды.
Иске дәфтәрләр арасыннан ачылмаган хат килеп чыкты. Конверт саргаеп, искереп беткән. Фәнисә башта күзләренә ышанмагандай, кәгазь битенә озак карап торды. Бераздан гына куллары дерелди-дерелди хатка таба үрелделәр.
Фәнисә конвертны кулларына алды. Хат Фәниснеке. Армиядән бер-бер артлы килгән егетнең хатларын Фәнисә укып та өлгерми иде. Ул вакытта кызның әкияттәге принцны көткән чагы иде шул. Кыз фикере буенча, принц әкияттәге сыман чибәр, акыллы, укымышлы һәм мотлак рәвештә ак атлы түгел, ә машиналы булырга тиеш. Ул Фәнисәне шушы төпкел авылдан килеп алырга, шәһәрдәге иң зур һәм бай йортка килен итеп төшерергә, чит илләр күрсәтергә һәм дөньядагы иң кыйммәтле бизәкләрне бүләк итәргә бурычлы иде. Тик андый егетләр Фәнисәгә бик сирәк очрадылар. Очрасалар да мәхәббәт белдереп, йөзекләр алышырга ашыкмадылар.
Нәкъ шушы яшьлек хыялларына бирелеп йөргән вакытта Фәнис Фәнисәгә мәхәббәт хатлары яудыра башлады.
“Нинди принц булсын инде ул? Ул бит юньсез, аның белеме дә, перспективасы да юк. Андый егетләрнең киләчәге алдан билгеле. Армиядән кайткач өйләнәләр дә колхозга эшкә керәләр... Тирес түгеп, жир эшкәртеп, мал карап бар гомерләрен уздыралар. Ә миңа андый тормыш кирәкми. Мин икенче, гүзәл тормыш өчен яралганмын”, - дип Фәнисә солдатның бу хатын ачып укымады да. Ул аны дәфтәр, китаплар арасында ыргытты һәм бик тиздән онытты.
Нәкъ ун елдан соң Фәнисә шушы хатны кабат кулына алды. Ул дерелди-дерелди конвертны ачты һәм укый башлады.
“Исәнме минем иң кадерле кешем! Сине өзлеп сагынып хат язучы солдат Фәнис була.
Хәлләрең ничек, матурым? Нинди яңалыкларың бар?
Мин сиңа үткән атнада гына хат язган идем. Жавабың булмады. Мөгаен хат сиңа барып житмәгәндер. Тагын язырга булдым.
Фәнисәкәем, аккошым минем, мин сине ерак чит жирдә бик сагынам. Сине күрер, синең белән бер генә минутка очрашыр өчен бар дөньямны бирер идем. Ярый хезмәт итәргә озак калмады инде. Мин тиздән кайтырмын, туй үткәрербез. Бергәләп матур-матур балалар үстерербез. Минем башыма шушындый уйлар килә дә, күңелемә жылы булып китә.
Бик яратам үзеңне. Бик сагындым. Хат яз.”
Конверт эченнән Фәниснең фотосурәте дә килеп чыкты.
Фәнисәнең күзенә яшьләр тыгылды. Иртенге чык кебек көмеш күз яшьләре аның алсу битләреннән тәгәрәп, хат өстенә тып-тып итеп тамдылар.
“Хат яз”, - дигән. Ә ул бит язмады! Хәтта укымадыда. Кызның күз алдына еракта хезмәт итеп йөргән Фәнис килеп басты. Чит жирдә аның бер танышы да юк, ул көннәр буе сөйгән кешесеннән хат көтә...
Фәнисәне берчә оят, берчә гәрләнү хисләре чорнап алды. Кыз үзенә тыңгылык тапмый, кайда барып сугарылырга белмәде.
Ул кулына кесә телефонын алды, үзе дә сизмичә Фәниснең номерын жыйды...

ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ
- Син миңа кирәкмисең. Үзең дә, балаң да! Бәлки ул бала минеке дә түгелдер әле. Кемнәр белән кети-мети уйнап йөргәнеңне бары Алла белә. Минем язмыш күптән билгеле. Мин синең кебек авыл кызына беркайчанда өйләнмимен. Ә бу авырлымын дип минем алда балавыз сыгуың – бик кызганыч күренеш. Менә сиңа акча! Бар аборт ясат та, минем күземә күренәсе булма, - дип Илгиз Фәнисәнең кулына акча тоттырды.
Яшел кәгазьләрне кулларында тойгач, кызның күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнә башлады. Ул исен югалтты.
Ә бит иртән генә Фәнисә дәртләнеп, сөйгән кешесенә шатлыклы хәбәре белән бүлешергә ашыккан иде. Ул үзен дөньядагы иң бәхетле кыз итеп хис итте. Аның күптәнге хыяллары тормышка ашты.
Кайчандыр төпкел авылдан башкалага килгән гади кыз югары белемле булды, яхшы эшкә урнашты. Балачактан хыялланган принцы да табылды. Илгиз укыган, акыллы, бай егет. Бик абруйлы гаиләдә тәрбияләнгән, әти-әнисе бердән-бер улларына зур өмет баглый, аның өчен акча, мөмкинлекләрне жәлләмиләр. Мондый ир турында бары хыялланасы гына кала. Һәм ул Фәнисәгә мәхәббәтен белдерде, аны кыйммәтле бүләкләргә күмде. Тик мөнәсәбәтләрне генә теркәргә омтылмады.
“Менә хәзер авырлы булгач, ул миңа өйләнәчәк. Бар шәһәрне гөрләтеп туй уздырырбыз...” – дип уйлады Фәнисә. Тик мәхәббәт аккошыгы гына бу хәбәргә сөенмәде.
Фәнисә күзләрен авырлык белән ачты. Мәңге дәвам итер кебек тоелган караңгылыктан якты нурларга таба “үрмәләде” кыз. Томаннар арасынннан ул Илгизне чамалап алды.
- Ни булды миңа? Мин кайда? – дип сөйгәненнән сорады ул.
Тик егет сорауларга жавап кайтармады. Ул башын иеп утыруын дәвам итте. Фәнисә урыныннан торырга тырышты, тик кузгала алмады. Эчендәге ниндидер авырту аны хәлсез итте.
- Ни булды миңа? Кайда мин? Зинһар сөйлә әле, - дип ялварды ул Илгиздән.
- Сиңа аборт ясадылар. Минем әнинең танышлары эшли бу дәваханәдә. Алар баладан котылырга ярдәм иттеләр... - дип тыныч кына эндәште егет.
Фәнисә аның сүзләренә ышаныргамы юкмы белмәде. Хәрхәлдә бу хәбәрне аның зиһене кабул итмәде, йөрәге ышанмады. “Ничек инде йөрәге астында булган жан иясе юк?”
Кыз Илгизгә эндәшмичә озак кына карап торды да, бар дәваханәне яңгыратып, ярсып кычкырып жибәрде.
- Син ничек үз балаңны үтерергә базнат иттең? Әгәр теләмәсәң, кабул итмәс идең. Мин ялгызым да тәрбияләр идем йөрәк пәрәмне. Ник мине ана булу бәхетеннән мәрхүм иттең, син хайван? – дип елап жибәрде Фәнисә. Тик егет кызның сүзләренә битараф калды. Ул утыргычтан торып, бер сүз эндәшмичә, Фәнисәне дәваханә бүлмәсендә ялгызын гына калдырып, чыгып китте.
Фәнисә бер атнадан соң гына дәваханәдән чыкты. Бәби табу йортында бәхетле аналарны күреп, аның йөрәге әрнеде. Тик ул яшәүдән ямь табарга, язмыш сынауларына, сөйгән кешесенең аны кешелексез кимсетүенә бирешмәскә үзендә көч тапты.
Бер елдан Фәнисә кияүгә чыкты. Илгизгә түгел. Башка кешегә. Ә Илгиз янына кабат барырга, ничек аборт ясаттыруы турында сорашырга горурлыгы житмәде. Ул яшьлегенең таңында булган бу афәтле көнне онытырга тырышты.
Менә Дамир белән гаилә учагы кабызырлар да, балалар үстерерләр. Тик бәхетле сабыйлар көлүе аларның гаиләсендә яңгырамады. Өйләнешкәнгә бер ел үтте, ике, өч... ә мәхәббәт жимешләре тумады.
Варис турында хыялланган эшкуар Дамир Фәнисәне төрле табибларга күрсәтте. Тик берсе дә нәтижәле булмады. Һәр табиб: “Сау-сәламәтсез, бар анализларыгыз да яхшы. Ни өчен балагыз юк - әйтүе авыр”, - диде.
Ак халатлылар алдында башын аска иеп, аптырап утырса да, Фәнисә ни өчен бала сөю бәхетеннән мәхрүм булганын белә, аңлый иде. Тик иренә барсын да сөйләргә кыюлыгы гына житмәде.
Берничә тапкыр Дамир белән бу турыда сүз кузгатты. Ләкин беркайчанда базнат итмәде.
- Син кысыр сыер. Бер бала да таба алмыйсың. Ә миңа малай кирәк! Мин кем өчен эшлим? Бу йорт, акча, бизнесны кемгә калдырырга? Башка хатыннарның акча эшләүче ирләре дә юк, ә балаларны табалар. Ә синең, менәме дигән ирең, ә син юньсез, кысыр, авырга да кала алмыйсың, - дип ярасына тоз сибә башлады Дамир.
Табиблардан могжизә көтеп арыгач, Фәнисә үзең яраткан эшенә багышларга булды. Тик ире каршы килде. “Хатын-кызның эше - өйдә утыру, балалар карау. Бернинди эш турында уйламада. Сиңа акча житмиме әллә?” – дип Дамир Фәнисәне эшкә жибәрмәде. Шулай итеп Фәнисә кайгысыннан эшкә бирелеп тә арына алмады.
Ә бераздан ире эштән соңлап кайта башлады. Аңардан хатын-кыз хуш буе исе аңкыла, үзе исерек.
Бер вакыт салмыш килеш кайтып, ул Фәнисәгә бер сәбәпсезгә сугып жибәрде дә жирән чәчләреннән өстерәп, идәнгә аударып кыйный башлады. Көчле, баһадир иргә каршы тотырга Фәнисәнең хәле житмәде. Хатынның үксеп елаган тавышын ишеткәч, күршеләре милиця чакырттылар. Бары алар гына Фәнисәне үлемнән коткарып, алып калдылар.
Тора бара хатынын кыйнау, аны пычрак сүзләр белән сүгү һәм башка хатын-кызлар белән хыянәт итү Дамир өчен гадәти күренешкә әйләнде. Кайчандыр бөек мәхәббәт хисләренә ышанган Фәнисәнең йөрәге әкренләп бозланды, туңды.
Исерек ире кыйнаган вакытта Фәнисә: “Әллә Фәниснең каргышлары төште инде миңа? Теге вакытта аның саф хисләренә жавап бирмичә, алсу хыял артыннан киттем. Ә хәзер дөньяда иң бәхетсез кеше мин”, - дип уйланды.
Бервакыт Фәнисә ире янына килеп: “Әйдә аерылышыйк. Син башкага өйләнерсең, балаларыгыз туар”, - дип тәкъдим ясады. Дамир бу сүзләрне ишеткәч: “Мин исән чакта синең белән аерышмыйм. Мин бит сине яратам. Тик бала булмау гына мине юлдан яздыра, канымны кыздыра”, - дип хатынын кочаклап, елап жибәрде.
Тик “яратам” дисә дә, Дамир Фәнисәгә яхшы, тыныч көн күрсәтмәде. Аптыраудан ул, ире командировкага киткәч, туган авылына, әти-әнисе йортына качып кайтырга карар кылды...

АВЫРЛЫК БЕЛӘН БИРЕЛГӘН КАРАР

- Саумы, Фәнис... Хәлләрең ничек?
- Яхшы... Фәнисә, бу синме? Мин синең номерыңны жуеп ташлаган идем. Сине онытырга сүз биргән идем. Тик... Син миңа үзең шалтыраттың? – дип дулкынлана-дулкынлана сөйләде егет. Ә бераздан:
- Синең хәлең яхшымы? Берәр нәрсә булдымы әллә? – дип куркып китте.
“Фәнис үзгәрмәгән икән. Ул һаман да шундый киң күңелле, ярдәмчел”, - дип уйлап куйды Фәнисә. Тик аның белән ни турында сөйләшергә сүзләр тапмады.
- Сине күрәсем, сөйләшәсем килә...
- Минем дә сине күрәсем килә, тик мин өйләндем... Ә син кияүдәме?
Фәнисә ни дип эндәшерге белмәде. Горурлыгы егет алдында үзен мескен, кысыр хатын итеп күрсәтәсе килмәде. Ә яралы йөрәге якын кешесеннән юату сүзләре көтте...
- Нәрсә булды сина, Фәнисә? Мин сизәм син елыйсың? Нигә? Кем кыерсытты үзеңне?
Көчле затлардан күптән мондый сүзләрне ишеткәне булмагач, Фәнисә елап ук жибәрде...

Фәнис Фәнисәне яшьлегенең таңында очратты. Яшел күлмәк кигән жирән чәчле кызны ул кичке уенда күреп калды. Күрше авылдан туганнарына кунакка килгән егетне кызлар тиз арада уратып алдылар. Ләкин Фәнис Фәнисәне генә күзәтте. Ул кызны бер күрүдән, аның бер карашыннын үз итте.
Ә азактан кызны өенә кадәр озатып куярга булды.
- Минем исемем Фәнис, ә синеке? – дип сүз башлады ул.
- Ә минеке Фәнисә, - дип елмайды кыз.
Менә шулай алар таныштылар. Бу кичтән соң Фәнис кызның авылына еш килә башлады. Айлы кичләрдә бергәләп капка алдында сөйләшеп утырганда Фәнис үзен бик бәхетле хис итә иде.
“Яратам. Синсез тора алмыйм”, - диюләренә, Фәнисә бары елмаеп: “Мин дә...” – дип пышылдады.
Озакламый яшьләрнең юллары аерылды. Фәнисә югару уку йортына укырга кереп, шәһәргә китте. Ә Фәнискә военкоматтан повестка килде...

- Мин хәзер үк синең яныңа кайтам, - дип кыю гына әйтте Фәнис.
- Ничек инде? Син бит өйләнгәнсең, хатының, балаларың бардыр...
- Балаларым юк! Мин кайтам. Көт мине, бәгърем.
Элемтә өзелгәч, Фәнис уйга батты. Аның башын әллә нинди фикерләр, хыяллар чорнап алдылар. “Нишләргә? Ни өчен мин үзем дә аңламыйча Фәнисәгә шундый вәгъдә бирдем?” – дип пошына башлады ул. Бу теләгенең тормышка ашуы ихтимал түгел. Ләкин йөрәк үзенекен боерды. Фәнис тиз генә юл сумкасына киемнәрен, дөресрәге кулына үзенең нинди әйбере эләгә шуны төи башлады. Иренең кызарынып, үз үзенә нәрсәдер сөйләнеп, сумка тутырганын күргән Наташа аптырап китте.
- Нәрсә эшлисең, татар дуңгызы? Әллә эшсезлектән дөм акылдан яздыңмы әллә? – дип мәкерле елмайды.
Нәрсә дип жавап бирергә, хәлен аңлатырлык сүзләрне Фәнис тапмады. Ул хатынына карап:
- Мин сөйгәнем янына кайтам, - дип кенә эндәште һәм ишеккә таба укталды.
Наташа ирдән житезрәк булып, тупсага беренче килеп басты. Аның күзләре ярсуланып, ачулы юлбарысныкына, һөжүм итәргә әзерләнгән ерткыч хайванныкына охшап китте.
- Нәрсә сөйлисең тагын, сасыган татар? Нинди сөйгәнең? Жибәрмим мин сине беркайда да. Ничә ел минем йортымда яшә, мин сатып алган ризыкны ашап ят та, тик томалдан чыгып кит. Эшең булмаса, бар ана савыт сабаны ю, - дип боерды маржа.
Фәниснең хыялы әле генә шундый якын, тормышка ашыр кебек тоелса да, Наташаның кырыс сүзләреннән соң, кырау алган гөл кебек, шиңде. Ул Наташаны читкә этеп, чыгып китәргәме яисә ул боерганча, савыт-саба юарга барыргамы дип уйга калды. Ә бераздан, хатынының: “Я нәрсә уйладың, хәйләкәр татар?” – диюеннән соң, сумкасын идәнгә куеп, ашбүлмәсенә таба китте.
Ул төнне Фәнис йоклый алмады. Ул Фәнисәсенә биргән вәгъдәне үти алмаганы өчен үртәлде, йөрәге әрнеде. Үзенең юньсезлегенә котырды. Ләкин рус хатынын “жиңеп”, өйдән чыгып китәргә үзендә көч тапмады.
Бу очрактан соң хәйләкәр Наташа иренең документларын, акчасын жыеп, яшереп куйды. Ләкин бер айдан соң Фәнис дустыннан бурычка акча алып, туган ягына юл алды...

КӨТЕП АЛЫНГАН “КУНАК”
Фәниснең сүзләреннән соң Фәнисә аны көтә башлады. Хәтта кайгыларын онытып, иң матур күлмәген киеп куйды. Кызында үзгәрешләр сизгән әнисе, Фәнисәне кочаклап:
- Кызым, әллә кияү белән дуслаштыгызмы әллә? Бүген киләме? – дип төпченде.
Тик Фәнисәнең әллә кайчан сөюен белдергән егет турында әнисенә сөйлисе килмәде. Ул тәмле ризыклар пешереп, Фәниснең кайтуын көтте. Ләкин көн үтте, атналар китте, ирдән хәбәр-хәтер булмады. Телефонын кулына алып, Фәниснең номерын берничә тапкыр жыйса да, аңа шалтыратырга Фәнисәнең кыюлыгы житмәде. “Мөгаен, ул хатыны белән. Минем шалтыратудан соң я сүзгә килешерләр. Үзем бәхәтсез булгач та, аны да бәхетсезлеккә дучар итмим инде. Кызу баштан гына кайтам дип әйткәндер” – дип уйлады ул.
Ә беркөнне, тәрәзәдән күзен алмыйча Фәнисне көткәндә, йортка бөтенләй башка кеше килеп керде.
- Дамир! Син! – дип куркып китте Фәнисә. Әти-әнисе кунакта булып ире белән ялгызы гына калгач, Фәнисәне бөтенләй авыр хисләр биләп алды. Менә “сөйгәне” хәзер аңа сугып жибәрер, я бөтенләй кыйнап, үтереп ташлар...
Ләкин Дамир тыныч кына:
- Мине синең кебек берәү дә мыскыл иткәне, түбәнсеткәне юк иде әле, - диде. – Нинди оят белән мине ташлап, хәбәр итмичә йорттан чыгып киттең? Бу эшеңне беркайчанда гафү итмим синең. Мин синең әйберләреңне китердем, аерылышырга гариза яздым... Башкача минем янга килеп йөрмә.
Фәнисә иреннән бу сүзләрне ишетергә күптән хыялланган иде.Ул шатлыгыннан сүзсез калды. Аның, сөенечтән бары күз яшьләре генә тәгәрәде.
Дамир гына шатлык яшьләрен дөрес аңламады.
- Елама, мин сине барыбер гафү итмим. Бай, акчалы тормышка чыдый алмыйча, үзең киттең миннән. Бу матур тормышның ишекләре синең өчен ябылды, бәгърем. Йомырканың сарысында яшәдең, ә хәзер үзеңә үзең акча табып кара. Мине борчыйсы булма, - дип Дамир йорттан чыгып китте.
Фәнисә күптән көтелгән ирегенә ышана алмады. Ул бит бу сүзләрне, шушы көнне күпме көтте. Ә ничә кабат Дамирдан аерылышу сорап үтенде.
“Бәлки берәр кызны очраткандыр... Болай гына аерылышмас иде. Я очратсын тагын. Бәхетле булсыннар. Минем яшьлек хатасы өчен ул жәфаланырга, “әти” сүзе ишетә алмый яшәргә тиеш түгел”, - дип сөенде Фәнисә.
Алда бит аны яраткан, кадерен белгән Фәнис белән бәхетле тормыш көтә. Ләкин “кайтам” дигән кешесе генә вәгъдәсен үтәргә ашыкмады. Иреннән аерылып, күптән хыялланган иреген алса да, Фәнисә йөрәге ярсудан туктамады. Бер ай вакыт Фәнисә өчен гасыр булып сузылды.

БӘХЕТ БУШКА КИЛМИ. АНЫ САТЫП АЛЫРГА КИРӘК.
Ун ел элек капка төбендәге аңлашудан соң ике йөрәкнең очрашканы, бер-берсен күргәне булмады. Алар бары бер-берсе турындагы яңалыкларны төрле кешеләрәдән генә ишетеп белделәр. Ә бүген кичен тагын, ун ел элеккеге кебек, Фәнисәләрнең капка төбендә очраштылар. Тик бу юлы Фәнисә егетне өенә чакырды.
Фәнисә Фәнис турында уйлаганда, аны һәрвакыт армиядан кайткан баһадир егет итеп күз алдына китерде. Ә бүген аның алдында тормыш сынаулары маңгаена күренер- күренмәс буразна булып салынган, куе кара чәчләре арасында ак бәс тә күренә башлаган, утыз яшьлек ир басып тора иде. Яшьлегендәге солдат егетнең кыюсызлыгы да, авыл кешеләренә хас булган гадилек тә Фәнистә юкка чыкканнар. Ул чын рәвештә матур, чибәр житди иргә әверелгән.
Фәнисәдәге үзгәрешләрне дә егет шундук сизде. Хәтта аны тәүдә танымады да. Шаян, көләч, яшел күлмәкле кигән жирән чәчле яшь кыздан ул матур, акыллы хатынга әйләнгән. Ләкин яшьлегендәге горурлыгын гына югалтмаган. Ул һаманда күктәге йолдыз кебек биектә, еракта иде Фәнис өчен.
Бу кичне алар эч серләрен бер-берсенә сөйләделәр. Ун ел буе саклаган кайгы-хәсрәтләре белән бүлештеләр.... Аңлаштылар... Бер-берсен кичерделәр һәм киләчәктә мәңгегә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, аерыштылар.
Яшьлекләре күптән артта калсада, алар үзләрен балачагадай бәхетле хис итте. Беркем, бернинди сынау аларны аера алмас кебек тоелды. Ләкин бу беренче карашка гына иде.
- Кызым, син нәрсә эшлисең? Нинди оят белән шул адәм белән үзеңнең язмышыңны бәйләргә телисең? Ул бит башка хатын белән яшәгән, - дип кызын үгетләргә тотынды Фәнисәнең әнисе.
- Соң яшәсә, әнием. Мин дә инде кияүдә булдым. Дамир белән аерылыштым бит.
- Дамир кебек асыл кияүне кулыңнан ычкындыргач та, шул маржадан калган кешегә ябышергә ашыкмый тор. Яхшырагы килеп чыгар әле, кызым. Соң уйлап кара, дөньядагы иң булдыксыз, иң юньсез, ирлеген югалткан ирләр генә, хәтта ир түгел гап-гади чүпрәкләр генә, үзенәнән күпкә олы, балалы хатынга йортка керәләр. Житмәсә маржага! Борынгылар андый “кияүләрне” капка астыннан кергән дигәннәр. Ә син шуның белән язмышыңны бәйләргә телисең. Ул бит маржасы боерганны эшләргә күнеккән, мөгаен. Ә сиңа Дамир кебек үзе уңган, узе эшмәрәк ирдән соң, Фәнис белән яшәүе авыр булыр, кызым, - дип елады әнисе. Ләкин Фәнисә беркемнең сүзен тыңларга теләмәде. Ул йөрәге тавышына гына буйсынды.
- Соң син бит аны яратмый идең. Ә хәзер, ун елдан соң, бер күрүдән гашыйк булдыңмы? – дип тынычланмады әнисе.
- Әнием, минем Фәниснең мәхәббәт белдерүеннән соң мине кадерләгән, хөрмәт иткән, бер ир-ат белән очрашканым булмады. Һәркайсы үзләрен генә кайгырттылар. Ә мин дә бит ир кеше мәхәббәтенә, назына мөхтажмын. Минем дә сөеләсем килә... Яшьлегемдә мин Фәниснең мәхәббәтен кадерләмәдем, аны чәлпәрәмә китердем. Тиле яшьлегемдәге бу хатам өчен мин гомерем буе жәзаланадым. Башкача алай яшисем килми, минем бәхетле буласым килә ... - дип елап жибәрде Фәнисә.
Ләкин әнисенең сүзләре гашыйкларга биргән язмышның соңгы сынавы булмады. Кайгы жилләре Пермь ягыннан истеләр, Наташадан хат алып килделәр. Ул Фәнистән акча сорап хат язган иде.
Фәнис хатны чүп савытына ыргытты да, аның турында онытырга тырышты. Ләкин бер атнадан Наташа милицияләр белән ирнең авылына килеп керде.
Гомер буе колхозда хезмәт иткән Фәниснең әти-әнисе формадагы кешеләрне күргәч, бөтенләй калтырап төштеләр. Фәниснең үзенең дә коты очты. Ул Наташадан нәрсә көтергәдә белмәде.
- Менә бу кеше минем алтын чылбырымны урлап киткән, - дип елмайды Наташа Фәнискә төртеп күрсәтеп.
Бу сүзләр Фәнис өчен аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды.
- Нинди чылбыр тагын? Нәрсә сөйлисең? – диде Фәнис.
Тәрәзәдән милицияләрне күргән Фәниснең әнисе, йортка йөгереп чыкты. Ул русча сөйләшкән милиционерларга, улын яклыйсы килсә дә, нәрсә дип эндәшергә белмәде.
- Менә минем чылбырым! – дип Наташа Фәниснең әнисенең муенында эленеп торган бизәккә күрсәтте. – Ул минем беренче ирем бүләк иткән алтын чылбырны, урлап, әнисенә алып кайтып биргән! Ә ансы, оялмыйча, минем чылбырымны тагып йөри.
Бү сүзләрне ишеткән Фәниснең әнисе аңын югалта язды, ә муенында эленеп торган чылбыр аны буа, кыса башлады. Ә Фәнис бөтенләй сүзсез калды.
Наташа белән бергә яши башлагач, әнисе Фәнисне һәм киленен авылга кунакка чакырды. Тәүдә: “Бармыйм мин синең авылыңа!” – дип ялындырса да, шәһәрдә үскән Наташа иренең туган ягын барып күрергә булды.
Бар эш хакын тиененә кадәр хатынына кайтарып биргән ир, кесәсендә мәңге сукыр тиене дә булмаган Фәнис куркып кына: “Әнинең туган көне дә житә озакламый. Бәлки берәр бүләк алырбыз икебез исеменнән?” – дип тәкъдим ясады.
- Хәзер!!! – дип ярсулы тавыш белән кычкырып жибәрде Наташа. – Синең әти-әниең безгә берничек тә ярдәм итми. Хәтта авылдан күчтәнәчләр дә жибәрмиләр, ә мин аларга бүләк алып кайтырга тиеш. Юк инде.
Тик бераздан Игорь бүләк иткән алтын чылбырын матур тартмага салып: “Федя, менә бу чылбырны бүләк итик әйдә. Аның модасы күптәннән чыкты, ул миңа кирәкми. Ә әниең мондый бүләккә сөенер генә”, - дип елмайды. Бу минутларда Фәнис үзен бик бәхетле хис итте, Наташаның мәрхәмәтлегеннән, хәтта күңеле тулып китте. Кайдан авыл кешесе алтын балдак, чылбыр тагып йөрсен инде? Еллар буе эш хакы күрмәгән колхозчылар акча керү белән он, шикәр, чәен алырга ашыгалар. Әлбәттә, бу иске чылбырга әнисе сөенәчәк...
Ләкин шушы алтын чылбырның берничә елдан туган йортына кайгы алып киләсен Фәнис куркыныч төшендә дә күрмәде, башына да китермәде.
- Хәзер ук протокол төзегез! Төрмәгә утыртыгыз бу татар карагын! – дип кычкырды Наташа.
Алдан сөйләшеп куелган милиционерлар Фәнисне кулга алырга теләделәр. Фәнис качырга теләп, капкага йөгерде. Ләкин ике милиционер аны кулбашыннан эләктереп алып, жиргә егыттылар. Бу вәхшәтле күренешнең шаһиды булган әнисе улын жәлләп, кычкырып жибәрде. Бары Наташа йөзендә генә шатлык, жиңү хисләре балкый иде.
- Федя, әйдә сөйләшеп алыйк, - дип тәкъдим ясады ул.
Алар бергәләп өйгә кереп киттеләр.
- Син, сасыган татар, мине акылсыз дип уйлыйсыңмы? Минем йортымда ничә еллар яшә дә, минем ризыгымны аша да, үзең теләгәч чыгып кит. Мин сине болай гына жибәрәм дип уйлыйсыңмы? Миннән болай гына котылам дип күз алдыңа китерәсеңме? Юк инде, матурым. Барсы өчен дә түләргә кирәк. Әгәр башка берәү белән яшисең килсә, минем шартларны үтәргә туры килер. Паспортларыңны калдырып, алдыңны артыңны карамый авылга чыгып китүен зур ялгышлык булды. Мин үземә өч бүлмәле фатир, чит ил машинасы һәм йортыма жиһазлар сатып алдым. Ә беләсеңме, кредитны кем исеменә яздырдым? – дип мәкерле елмайды Наташа.
Фәнис начар уйларны башына да кертәсе килмәде.
- Әйе матурым, синең исемеңә! Син унсигез ел дәвамында кредитларны түләргә тиешсең. Алай гына да түгел, матурым, минем улыма алиментны да түлиячәксең. Менә шулай, деревня. Килеп життең. Ә әгәр бу шартларны үтәргә теләмәсәң, алтын чылбыр урлаганың өчен төрмәгә утыртып куям. Син мине беләсең. Кулымнан килмәс димә. Барсын да дәллил итә алам, - дип куркытты Наташа.
Фәниснең күзе тәрәзә аша, йортта йөрүче ике милицягә төште. Алар кырында куркып, елап әнисе, иң кадерле кешесе тора. Нинди бәхетсезлекләргә дучар итте ул аларны. Нинди оятка калдырды. Ул кәгазъләргә имзасын куйганын сизми дә калды...

- Фәнисәм, нишлим инде мин хәзер? Мин бит ай саен Наташага егерме мең акча түләп барырга тиешмен. Ничек түлим инде? Кайдан табарга ул акчаларны? – дип кайгысы белән уртаклашты ул.
Сөйгәне Фәнисне чәчләреннән сыйпап:
- Аккошым, барсы да яхшы булыр. Яңа эш табарсың, бергәләп түләрбез әле. Әгәр бу безнең бәхетнең бәясе икән, мин аны түләргә риза. Бәхетебез бушка килеп кергәндә без аны йортка уздырмадык, кадерен белмәдек, аннан баш тарттык. Ә хәзер аны түләп алырга гына кала... - дип тынычландырды.
- Фәнисәм, минем сиңа тагын бер нәрсә сөйлисем бар. Син миңа кияүгә чыккач, минем фамилияне аласыңмы? – дип сорады Фәнис, Фәнисәнең күзләренә карамаска тырышып.
- Әлбәттә, аккошым минем, - дип ризалашты хатын.
Фәнис авыр итеп сулады да, сүзен дәвам итте:
- Ә минем фамилиям бит Гәрәев түгел. Мин Наташаның фамилиясен алган идем. Ә кире үзгәртер өчен бик күп кәгазьләр тутырырга, күпме йөрергә, чиратларда торырга кирәк... Кыскасы, әгәр синең Тараканова буласың килмәсә, мин аңлыйм.
Татар сөйләменә бөтенләй ят, гамьсез һәм ямьсез яңгырашлы фамилияне ишеткәч, Фәнисә сүзсез калды. “Ир кеше була торып, нинди оят белән хатынының фамилиясен алырга була? Шундый ямьсез рус фамилиясен ничек кабул итәргә мөмкин? Бу бит фамилияңне гына югалту түгел, ә аның белән бергә ирлегеңне, нәсел жебеңне өзү дигән сүз”, - дип уйлап куйды Фәнисә. Ләкин акылы бер төрле әйтсә дә, күңеле икенче төрле боерды аның. “Димәк Фәниснең башкача Наташадан котылырга юлы булмаган. Шулай килеп чыккан, шулай кирәк булган, күрәсең... Шулай Ходай боерган...” – дип аклады аның йөрәге сөйгәнен.
- Мин бу дөньяда бер нәрсә беләм: мин сине яратам. Ә минем нинди фамилиям була – Гәрәевамы, Таракановамы, минем өчен барыбер. Иң мөһиме, син генә һәрвакыт янымда бул, Фәнисем, аккошым минем, - елмайды Фәнисә бердән-бере Фәнисенә карап.

“Сөйгәннәрне кеше түгел, сөйгәне гафу итә”, – диләр. Фәнис тә Фәнисәне гафү итеп, Фәнисә дә Фәнисне кичереп, гаилә учагы кабыздылар. Фәнисәнең яшьлегендә ясаткан абортты аркасында аларның мәхәббәт жимешләре туа алмый, ә Фәнис кеше баласына алимент түләргә мәжбүр.
Ләкин бу ике адашкан аккош чит кешеләрнең кочагына кереп сыенмыйча, яшьлекләрендә үк кавышсалар, әлеге сыман бәхетле булмас иделәр. Үз баласын “үтергән” Илгиз, үзен генә кайгырткан кырыс Дамир һәм явыз, хәйләкәр Наташа Фәнис белән Фәнисәне бер-берсенең кадерен белергә, яратырга өйрәттеләр.
Мәхәббәт, яшьлекнең тиле сөю түгел, ә чын мәхәббәт аларга соңлап булса да килде. Ләкин, кызганычка каршы, яшьлек хаталары аркасында, мәхәббәт чәчәк атып, жимеш кенә бирә алмый.
2010.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.