Latin

Абушажман

Süzlärneñ gomumi sanı 2484
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1300
46.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Бу киң сөякле, чегән шикелле кара тәнле татар егетен взводта гына түгел, ротада да аңлап җиткермиләр иде. Берәүләр аның турында: «Йөзе кебек күңеле дә кара түгелме?» — дип шикләнеп карыйлар; икенчеләр, аның янып торган кара күзләрен искә алалар да: «Бу кадәр әрсез күзләр булыр да икән»,— диләр; өченче берәүләр аның нык кысылган нечкә иреннәрен яратмыйлар; аның кылыч борынын, алга чыгып торган киң ияген онытмаучылар да бар, көч һәм ихтыяр куәтен белдереп торган бу киң ияк хакында күпләр: «Таш ватарга гына ярый ул»,— диләр. Дөрес, бу фикерләргә кушылмаучылар да юк түгел. Мәсәлән, минометчыларның взвод командиры лейтенант Даев — шундыйларның берсе. Ул Абу-шахманның ниндидер чиксез зур кайгы-хәсрәт утында януын сизә иде һәм: «Дусларча бер утырып сөйләшергә кирәк, бәлки, ярдәмгә мохтаҗдыр?» —дип уйлый иде эченнән. Ләкин бер дә җаен туры китерә алмый. Йә финнар белән бәрелешүләр, йә өйрәнүләр була, йә Абушахман үзе продуктлар, боепри-паслар өчен юлга чыгып киткән була. Шуның өстенә Абушахман — ифрат дәрәҗәдә аз сүзле кеше. Әгәр дә аңардан килеп сорамасалар, ул көннәр буе авызыннан сүз чыгармый йөри. Сорауларга исә гаять беркатлы җавап кайтара: «Эшләдем, барам, бардым». Моннан кала Абушахманның тагын бер сәер ягы бар. Фашистлар турында ул: «Барысы да бер эт, ләкин иң-иң кабахәтләре — очучылары»,— ди иде. «Ни өчен очучылары?» — дисәң, «Шулай...» —дип кырт кисә. Әгәр дә кинәттән самолет тавышы ишетелсә, бизгәк тоткан кеше шикелле калтырана, күзләре яна, йөзе кызарып китә...
Беркөнне, төшке ашны ашаганнан соң, взвод җылы землянкада ял итә иде. «Йөз грамм»нан соң, бигрәк тә кичә финнарның атакаларын уңышлы кайтарган өчен рота командирыннан рәхмәт алганга, күңелләре гаять күтәренке булган минометчиклар, бер-берсен дусларча шаяртышып, рәхәтләнеп көлешәләр иде. Абушахман исә аларга катнашмыйча, дөрләп яна торган тимер мич каршына утырган да нәрсәдер уйлана һәм ара-тирә мичкә утыннар ташлаштыргалый. Коры утыннар ялт итеп кабынып киткән чакта, Абушахманның йөзендә якты шәүләләр уйный.
— Абу,— дип кычкыра кемдер караңгы нардан. Абушахман эндәшми, тик башын күтәреп карап куя. Караңгы нарда йөзләр күренми, бары тик тәмәке утлары гына ялтырый,
— Әй син, болай өздереп карама әле, арка сөякләрем чемерди,— ди әлеге сугышчы һәм кычкырып көлеп җибәрә.
— Абу, син кызлар янында да шулай авызыңа су кабып утыра идеңме? — дип сорый икенче берәү.
— Сөйгән кызың бар идеме синең, Абу?
Абушахман урыныннан сикереп тора һәм нарда ятучыларга шундый ачу катыш шелтәле караш ташлый, тегеләр, телләрен тешләгән кебек, берьюлы тынып калалар. Ул да булмый, Абушахман, ишекне шап итеп ябып, землянкадан чыгып китә.
— Гаҗәп кеше,— ди солдатларның берсе.— Мин үзем эчендәге тышында булган кешеләрне күбрәк яратам.
— Бөтен кеше дә синең кебек такылдавык булса, кем тыңлап торыр иде икән,— ди икенчесе аңа каршы.— Кешеләр башмак түгел, аларны бер калыпка салып ясамыйлар.
Ишек ачылды һәм землянкага взвод командиры лейтенант Даев килеп керде. Аның карашы ачулы иде.
— Монысы соңгы мәртәбә булсын! Әгәр дә шушындый эшегезне тагын бер тапкыр күрсәм, миңа үпкәләмәгез,— диде ул кискен тавыш белән,— хәзер барыгыз да Абудан гафу үтенегез.
— Иптәш лейтенант, без мыскыл итеп түгел, болай, уйнап кына. Шаяртканны кем аңламый...
— Шаярта белеп шаяртырга кирәк, иптәш ефрейтор!
Лейтенант, взводны гаять уңайсыз хәлдә калдырып, землянкадан чыкканда, Абу, башын салындырып, агач төбенә утырган иде. Тирә-ягында — ап-ак бүрекләр кигән биек наратлар, аяк астында — мамыктай йомшак Карелия кары, күктә кәрван-кәрван ак болытлар йөзә. Кайдадыр еракта туплар тавышы ишетелә, ләкин алар бик юаш сыман гөрселдиләр.
Лейтенант Абушахман янына килде һәм, аның иңбашына кулын салып, йомшак кына:
— Абу, син иптәшләреңә үпкәләмә. Алар усал ният белән шаяртмыйлар,— диде.
Командирның көтмәгәндә килеп иңбашына кулын салуы, биргәк тә аның тавышындагы җылылык Абушахманга көчле тәэсир итте. Ул сикереп аякка басты.
— Шулай да... авыр миңа... авыр, иптәш лейтенант. Сез белмисез бит...
Бу сүзләрне Абушахман шулкадәр көчле сызлану белән әйтте, лейтенантның бөтен тәне кайнарланып китте. Ул бүгенгә кадәр кызылармеец белән сөйләшергә вакыт таба алмавы өчен күңеленнән үз-үзен бик каты шелтәләп алды.
Лейтенант икенче бер агач төбенә утырды һәм, мөмкин кадәр сак булып, Абушахманның хәтерен калдырмый торган сүзләр табарга тырышып сүзгә кереште. Ләкин лейтенант кирәкле сүзләрне таба алмадымы, әллә башка бер-бер сәбәп бар идеме, бу сөйләшүдән рәт чыкмады. Башта әзрәк җанланып киткән Абушахман тора-бара бөтенләй сүрәнләнде, лейтенантның бөтен сорауларына берничә сүздән торган беркатлы җаваплар кайтара башлады. Ахырда лейтенант, мондый сөйләшүнең мәгънәсе булмавын сизеп, урыныннан торды. «Юк, мин сугышчылар белән сөйләшә белмим икән. Әллә инде ышанып җитми, әллә тартына?» — дип уйлады ул. Мәктәп партасыннан — хәрби училищега, аннан тун-туры фронтка килеп төшкән яшь лейтенант шулай үз-үзеннән канәгать булмыйча аптырап торган чакта, связной килеп Даевны штабка чакырды.
— Абу, землянкага кер, монда салкын,— диде лейтенант, башка сүз таба алмыйча, һәм үзе связной белән бергә штабка китеп барды.
Караңгы төшеп килгәндә, Абушахман бригада складыннан боеприпаслар алып кайтты. Китергән әйберләрен төгәл килеш старшинага тапшырганнан соң, Абушахман, атын тугарып, аңа печән бирде. Аннары, култык астына бер төенчек кыстырып, үзләренең землянкаларына юнәлде. Ул килеп керүгә, берьюлы берничә сугышчы аны:
— Әйдүк, әйдүк, Абу. Мич янына уз, туңгансыңдыр,— дип каршы алдылар.
Абушахман, гадәтенчә, аларга җавап бирмәде. Йоклап яткан лейтенант янына үтте дә аны уята башлады.
— Абу, уятма, ул яңа гына йокыга китте. Үзең беләсең, аның икенче тәүлек инде йоклаганы юк.
— Кирәк,— диде Абушахман һәм лейтенантның ий,ба-шына сак кына кагылды.
Лейтенант шунда ук сикереп торды.
— Ә, Абу, кайтып та җиттеңмени? Миналар алып кайттыңмы?
— Әйе.
— Әйбәт булган. Хәзер аша да ял ит.
— Минем сүзем бар иде, иптәш лейтенант, тышка чыгыйк.
Сугышчылар, кызыксынып, Абушахманга карадылар. Нинди яшерен сере бар икән аның? Лейтенант исә, күп сорашып тормыйча, иңбашына кыска тунын салды да Абушахман артыннан чыкты.
Алар таныш агач төпләре янына килеп туктадылар. Абушахман ат өстенә яба торган юрганга төргән төенчекне чишеп җибәрде.
Лейтенант, күзләренә ышанмыйча:
— Бу нәрсә? — дип сорады. Аның алдында сары күн сумка, бер өем кәгазь, кесә сәгатьләре һәм дүрт браунинг ята иде.
— «Аккош күле» янында бер самолет ватылып төшкән.
— Самолет ватылып төшкән?
— Әйе, очучылары үлгән. Мин аларньщ шушы кәгазьләре белән коралларын алдым. Бәлки, кирәк булыр, дидем.
— Әлбәттә, кирәк. Ләкин самолетның ватылуы бераз га-җәбрәк. Ничек булды икән?
— Белмим...
Кинәт Абушахманның йөзе агарып китте, ул калтыранган тавыш белән:
— Мин үземә бернәрсә дә алмадым. Менә, эзләгез... — диде һәм кулларын күтәрде.
Лейтенант шаккатты. Аннары, елмаеп:
— Юләр син, Абу. Әллә без сиңа ышанмыйбыз дип уйлыйсыңмы? — диде.— Эх син! Әйдә, штабка киттек. Монда кыйммәтле әйберләр бар бугай. Әйдә.
Штабта да Абушахман лейтенантка сөйләгән сүзләрне генә кабатлады. Ахырда штаб начальнигы:
— Бәлки, фашист самолетын кайда булса да безнең очучылар дөмбәсләгәннәрдер, ә Абу янына җиткәч ул «егылып» төшкәндер. Шулаймы, Абу? — ди.
Абушахман, аның сүзен раслап, башын иде. Абушахман чыгып киткәч, штаб начальнигы, лейтенант Даевка карап:
— Гаҗәп кеше,— диде.
— Гаҗәп,— дип, Даев та аңа кушылды,— ләкин яхшы кеше.
— Шулай да сез, иптәш Даев, аңа бронебойно-зажига-тельный патроннарны күбрәк бирегез. Бәлки, тагын берәр фашист самолеты Абу турысына җиткәч «егылмасмы».
Бу кызык вакыйгадан соң да Абушахманның табигатендә үзгәреш күренмәде. Ул һаман да аз сүзле, кешеләр белән аралашмый торган булып калды. Лейтенант Даев исә Абушахманга булган игътибарын арттырды, алар арасында ниндидер үзенә күрә бер дуслык урнаша башлады. Ләкин сугыш — рәхимсез нәрсә. Бу дуслыкны да ул яңа яфрак яра башлаган чагында ук көйдереп ташлады.
Вакыйга болай булды. Иртән финнар безнең оборонага һөҗүм итә башладылар. Аларга каршы безнең пулеметчик-лар, минометчиклар көчле ут ачты. Ахырда акфиннар чигенде, ләкин бәрелеш бетеп килгәндә генә дошман пулясы лейтенант Даевның сул кулын һәм иңбашын яралады. Минометларга миналар ташып торган Абушахман, аның янына иң беренче булып шуышып килеп, лейтенантка беренче ярдәмне күрсәтте.
Бер-ике сәгать чамасы вакыт үткәч, яралыларны чаналарга салып, ике олаучы юлга чыкты. Лейтенантны Абушахман үз чанасына салды.
Юл тигез, атлар, колакларын шәмрәйтеп, әйбәт кенә юырталар, чана табаннары астында кар шыгырдый. Абушахманның йөзе сулган, кайгылы. Күзләрендә дә хәсрәт һәм борчылу. Вакыт-вакыт ул җырлап җибәрә, ләкин озакка түгел.
Менә урманның иң куе җире. Юл, кырт борылып, чокырга төшә. Чокырның аръягында яңадан куе урман башлана.
Олаучылар шул җиргә җиткәч, кинәт автомат тавышлары яңгырап китте. Алдан баручы олаучы чанасындагы яралылар өстенә ауды, аты, өермә кебек күтәрелеп, дулап чабып китте. Күрәсең, ат яраланган иде. Абушахманның аты исә бер-ике атлады да гөрселдәп җиргә ауды һәм бәргәләнә-суккалана башлады. Абушахман, мылтыгын кулына алып, күз ачып йомганчы чанасыннан төште. Шул ук секундта аны өч фин чолгап алды. Абушахман аптырамады, финнарның берсен күкрәгенә терәп атып җибәрде, икенчесен һәм өченчесен штыгы белән кадап үтерде.
Абушахман тирә-ягына карана — берәү дә күренми. Автомат тавышлары да кайдадыр читтә яңгырый. Финнарның икенче төркеме, күрәсең, алдагы ат артыннан куып киткән.
Абушахман тиз генә чанасына иелде.
— Иптәш лейтенант!
Лейтенант җавап бирмәде. Аның йөзе ап-ак, гәүдәсе хәрәкәтсез. Абушахман, нишләргә белмичә, бер секунд чамасы уйланып торды, аннары, нәни баланы кулына алган шикелле лейтенантны күтәрде дә куе урман эченә йөгерде. Ашыга-ашыга, текә ярдан чокырга төште.
Чокырның нәкъ төбендә калын агач ята. Шул агач артына лейтенантны ипләп салгач, Абушахман яңадан чокыр башына үрмәләп, чана тирәсен күзәтергә тотынды. Аның уенча, финнар монда яңадан килергә тиеш. Качып котылып булмый, эздән барыбер куып җитәчәкләр. Димәк, сугышырга кирәк.
Абушахман агачлардан агачларга посып килгән ак халатлы финнарны күрде. Финнар олаучы качкан дип уйлыйлар булса кирәк. Атмыйлар.
Абушахман, калын нарат төбенә яткан килеш, гранаталарына запаллар куйды. Финнар, чанага якынлашып, «аля-ля» кычкырып, аңа ташланалар. Берсе чанадагы юрганны актарып ташлый. Чана буш! Финнар аптырашта калалар. Шул секундтан файдаланып, Абушахман әз генә күтәрелә төшә дә аларга бер-бер артлы ике граната ташлый. Коточкыч шартлау яңгырый.
— Лейтенант өчен! Хәят өчен, улым өчен! — дип кычкыра Абушахман.
Яңадан тирән тынлык. Абушахман, бераз көтеп торды да, алга шуышып, кар өстендә аунап яткан автоматларны җыйды. Берәү, икәү... бишәү. Аннары лейтенант янына кайтты. Автом.атларның дүртесен берәү дә тапмаслык итеп яшерде, ә бишенчесен үзе белән алды.
Абушахман бик озак барды. Кар тирән. Лейтенантның гәүдәсе авырайганнан-авырая. «Үләме? Үлгән кешенең гәүдәсе авырая, диләр бит»,— дип уйлый Абушахман. Әгәр дә лейтенант үлсә, Абушахман нинди йөз белән иптәшләренә күренер?
«Эх, Абу, Абу, саклый алмадың безнең лейтенантны. Ә без сиңа ышандык...» —диячәк бит алар. Абушахманның өстеннән шабыр тир ага, хәле бетә, тыны кысыла, тез буыннары калтырый. Ләкин барырга кирәк. Бер генә минутка да туктарга ярамый. Күп булса тагын бер-ике километр, аннары юл булырга тиеш. Юлга чыккач, санбатка да ерак калмый.
Ул бара да бара. Юл юк та юк. Кояшка, агач башларына, агач төпләренә карый. Әйе, болай барсаң — төньяк, болай барсаң — көньяк. Юк, ул адашмаган, дөрес юнәлеш белән бара. Ә нигә юл юк соң?
Лейтенантның хәле торган саен начарлана. Ул инде ыңгырашмый да, тын да алмый төсле. Абушахман ирексездән туктарга мәҗбүр була. Ышык урын табып, лейтенантны шунда сала да үзе аның янына тезләнә. Сөйгән командирының киң маңгаена, ярымачык күзләренә бик озак карап тора. Бераздан лейтенант аңына килә. Су сорый. Абушахман аның кипкән иреннәренә флягасыннан аракы тамыза. Лейтенант күзләрен ача. Шатлыгыннан Абушахманның да йөзе яктырып китә. Ул туктаусыз сөйли башлый.
— Иптәш лейтенант, бераз гына түзегез. Озакламый барып җитәрбез. Ерак калмады инде,— ди, ә үзе юлга барып чыга алмавы өчен эченнән борчыла.
— Абу,— ди лейтенант,— сөйлә... беләсем килә.
Абушахман тиз генә җавап бирмәде, йөзе яңадан сүрәнләнде, ә күзләре: «Нигә син минем ярама кагыласың?» — дигән шикелле моңсуландылар.
Лейтенант, ихтимал, бу сорауны аңсыз рәвештә биргәндер? Бәлки, ул бөтенләй башка бер нәрсә турында сөйләргә кушкандыр. Ләкин Абушахман аны үзенчә аңлады. Ул кайчандыр санчасть врачының: «Авыруларга аларның сораганнары турында сөйләргә кирәк»,— дигән сүзләрен ишеткәне бар иде. Һәм ул, үзе дә сизмәстән:
— Иптәш лейтенант, зинһар ачуланмагыз. Хәзер... хәзер сөйлим. Менә тыңлагыз... — диде һәм йөрәгенә кара кан булып урнашкан газаплы фаҗигасен сөйли башлады...
Армиягә кадәр Абушахман Мәскәүдә «Урак-чүкеч» заводында кара эшче булып эшли. Аңа зур гына йортларның берсендә бик якты бер бүлмә бирәләр. Пыяла ишекле, балконлы бүлмә. Аннары алар кече яшьтән сөешеп йөргән Хәят белән гомер итә башлыйлар. Бала көтәләр. Улмы, кызмы булыр? Кыз булса, ни исемле кушарлар да, ул булса, ни исемле? Ул арада сугыш башлана. Хәят аны туган илебезне сакларга озата. «Җаным, бәгырем, мин сине өзелеп көтәрмен, безнең турыда кайгырма, җиңеп кайт»,— дип, кат-кат үбә. Абушахман сугышта яралана. Ике айлап вакыт Куйбышев шәһәрендә госпитальдә ята. Аннан соң Карелия фронтына эләгә. Хәятның бала тудырыр чагы якынлашып килә. Ул Абушахманга хатлар артыннан хатлар яза: «Ул булса да, кыз булса да, балабыз сиңа охшар. Без сине икәү көтәрбез»,— ди. Менә Хәятны бала тудыру йортына салалар. Бала туа. Матур ир бала була ул.
Шул төнне Мәскәү өстендә ерткыч фашист козгыны оча һәм бала тудыру йортына бер-бер артлы бомбалар ташлый. Ут, ялкын, сыныклар арасында бала да, ана да һәлак булалар...
Абушахманның сүзләрен лейтенант түгел, ә биек наратлар гына тыңлыйлар. Ә лейтенант күптән инде һушыннан язган иде. Аның матур зәңгәр күзләре эчкә батып йомылганнар, озынча йөзе кәфен шикелле агарган. Мамык һәм бинт белән төрелгән яралы кулыннан да кан бәреп чыккан.
Менә Абушахман сүзеннән туктый. Гаҗәпләнеп тирә-ягына карана һәм шундый читен минутта онытылып китүе өчен үз-үзен шелтәли. Аннан тиз генә урыныннан тора да, лейтенантны күтәреп, яңадан кузгала. Бераздан аның борынына төтен исе килеп бәрелә, русча сөйләшкән тавышлар ишетелә. Абушахманны көчле шатлык дулкыны чолгап ала, ул туктый, тирән итеп сулый.
— Санбат землянкалары ич бу. Әнә дәү ак чатыр. Әнә... Хәзер Абушахман өчен барысы да ачык: ул сулгарак каерган һәм шуңа күрә юлга озак барып чыга алмаган.
Абушахман, санбат чатырының ишеген ачып кереп, лейтенантны идәнгә куйды.
— Лейтенант Даев... — диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән һәм, урындыкка утырырга да өлгермичә, йокыга китте.
Ул уянганда, яңа көн туган иде. Күзен ачуга, иң элек:
— Лейтенант кайда? — дип сорады.
— Алып киттеләр,— дип җавап бирделәр аңа.— Штабка тапшырырга дип, сиңа язу калдырды ул.
Абушахманга көн кинәт караңгыланып киткән шикелле тоелды. Ул, язуны алды да, бер сүз әйтмичә, ишеккә юнәлде.
Менә Абушахман урман сукмагы буйлап ротасына кайтып бара. Җилкәсендә — мылтыгы, муенында — фин автоматы. Бу сукмак буенча җәяүлеләр белән чаңгылылар гына йөри. Санбат белән рота арасындагы иң кыска юл бу. Урман тын. Күктә ак болытлар талгын гына йөзә, кояш яктысында карлар җемелди, һава саф, үпкәләр рәхәтләнеп киңәяләр. Абушахман байтак вакыт бара инде. Озакламый кайтып та җитәр. Күп булса, ике-өч километр юл калгандыр. Кинәт, тын һаваны ярып, зәңгәр күктә мотор тавышы яңгырый. Ул да булмый, нәкъ аның баш өстеннән немец козгыны үкереп үтә. Шундый түбән ул, чак-чак кына агач бантларына тими. Абушахман мылтыгын ала. Ләкин соң инде. Самолет күздән югала. Бер, ике, өч... биш минут үтә. Абушахман мылтыгындагы гади патроннарны алып, алар урынына бронебойно-зажигательный-ларны куя. Ул да булмый, яңадан мотор тавышы ишетелә. Нич шик юк, бу — немец самолетының тавышы. Әнә ничек өзеп-өзеп улый ул. Күп тә үтми, 300—400 метр биеклектә самолет үзе дә күренә.
Абушахман, самолетка төзәп, бер-бер артлы ике мәртәбә атып җибәрде. Самолеттан төтен чыга башлады, аннары ул агач башларын сындыра-сындыра бераз очты да җиргә кадалды.
— Кара каберең шунда булсын, кабахәт! — диде Абушахман һәм дөрләп янып торган самолет янына йөгерде.
Очучыларның берсе тәмам сытылган, икенчесе самолет ватыклары астыннан чыгарга маташа. Башта Абушахман бу кабахәтнең дә эшен шунда ук бетерергә уйлады. Мылтыгын күтәрде. Гитлерчы, коты очып, калтыранган кулларын алга сузды, ялвара башлады:
— Рус, зинһар, атма! Минеке плен... Әйе, әйе, минеке плен. Абушахман берничә минут аңа текәлеп карап торды. Никадәр мескен, җирәнгеч, кабахәт бу фашист!
Пленныйдан сорау ала башладылар.
— Сез ничек пленга эләктегез?
Башта ул, минем моторым ватылды, дип ялганлады. Соңыннан, мине зениткадан бәреп төшерделәр, диде. Ахырда, мине сезнең снайперыгыз җиргә төшәргә мәҗбүр итте, дип, дөреслекне таныды. Ә аңа, сине безнең снайперыбыз түгел, гади бер олаучыбыз бәреп төшерде, дигәч, ул ышанмады, сез мине мыскыл итәсез, дип кызды. Ниһаять, алай булса, мине бәреп төшергән олаучыгызны чакырыгыз, минем тагын бер тапкыр аңа карыйсым килә, диде. Аның соравын кире какмадылар. Абушахманны чакырып китерделәр.
— Менә ул, карагыз,— диде комиссар, көлемсерәп. Гитлерчы Абушахманга бер минут чамасы текәлеп карап
торды да:
— О, нинди усал күзләр! — диде. Башка бер сүз дә әйтмәде
ул.
Төн. Штаб землянкасында тимер мич дөрләп яна. Почмакта — шомартылган такталардан эшләнгән өстәл. Өстәл өстендә — бишле лампа. Аның тонык яктысы комиссар алдындагы кәгазьгә төшкән. Кәгазьнең башына эре хәрефләр белән «Наградной лист» дип язылган. Комиссар кулындагы каләмен кара савытына мана да ашыкмый гына яза башлый: « Абушахман...»
1943
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.