Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“зәгыйфь” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

zäğıyf
зәгыйфь (Cyrillic)
сыйфат, гарәп теле
1. 1) Физик як тан кимчелекле, тәненең берәр әгъзасы

имгәнгән, авыру, гарип. Заһидулла агай үз вакытында гаскәргә дә алынмады,
соңрак сугышка да бармады: бер аягы зәгыйфь аның.
М.Кәрим. Сәламәт йө рәк
мондый катлаулануны шактый ансат җиңә, ә зәгыйфь йөрәк өчен ул авыр
көрәшкә әверелә.
Могҗизалар эн циклопедиясе
2) Көчсез, хәлсез, теге яки бу эшне башкаруга сәләтсез, башкалар яр дәменә
мохтаҗ. Хәзер инде ул ашыкмый, кабаланмый, саф һава сулап керергә
чыккан зәгыйфь карт кебек, аягын атлар атламас кына бара бирә.

М.Насыйбуллин. Кайчагында көчле ирләр эшли алмаганны зәгыйфь кенә
хатын кыз менә дигән иттереп башкарып чыга бит.
Г.Әпсәләмов
3) Начар үскән; үсеп, өлгереп җит мәгән, җитлекмәгән. Мыекчалар үсем лекнең
зәгыйфь сабагын ныгыту хез мәтен үти.
Ботаника
4) Көчсез, ишетелер ишетелмәс; си зелер сизелмәс (кенә) булган. Гөлшә һидә
тамыр тибешен капшады: һаман бик зәгыйфь.
Г.Әпсәләмов. Төтен эчен дә бишле
лампаның зәгыйфь яктысы тагы да зәгыйфьрәк булып күренә.
Г.Гобәй
5) Сыйфаты ягыннан тиешле дәрә җәдә булмаган, сыйфатсыз. Мөхәррир нең
драмалары комедияләренә караганда да зәгыйфьрәк вә төссезрәк.
Г.Кәрам.
Шагыйрь беренче зәгыйфь шигырь ләре белән динчелек мирасына каршы
ачыктан ачык сугыш ачты.
А.Гый ләҗев. Кулына бәяләү өчен йомшак, зә гыйфь
әсәр килеп керсә дә, Гариф абый
күтәрелеп бәрелмәс.
Т.Галиуллин
2. рәв. мәгъ. 1) Начар гына булып, көчсез булып. Матвей Иванович кар-
шында илаһи көчен җуйган бакыр кисәге, агач тамырына туры килеп,
зәгыйфь зыңлап алды да, юл тузанына батып, күздән югалды.
Г.Гобәй
2) Эшләнеше түбән; начар, тиешле дәрәҗәгә җиткермичә. бу әсәрләр берсе дә
әдәби вакыйга була алмыйлар һәм әдәби эшләнешләре ягыннан шактый ук
зәгыйфь булып туалар.
Мирас
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “зәгыйфь” süzneñ mäğnäse - 1. 1) Физик як тан кимчелекле, тәненең б...
"зәгыйфь" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"зәгыйфь" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.