Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“еракка” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

yırakka
еракка (Cyrillic)
рәвеш
1) Ерак урынга, әллә кая. Чөгендер кырлары да юл читеннән каядыр
еракка сузылган яшел тасма рәтләр булып күкрәп утыралар.
М.Ма ликова.
Аның өчен моң бар, үзенең җиңел канатларында отыры биеккә, күккә, еракка
алып киткән җыр бар.
Г.Ахунов. Аннары, чалгысына таянып, моңсу күзләрен
еракка, бик еракка – Вятка болыннары аръягына төбәде.
Р.Вәлиев // кбт.
форм.
Бик еракка. Бу төсләр берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр
кебек, бер сеннән берсе узышып, еракка еракка китәләр иде.
Г.Исхакый. Дөнья үз
кану нына тугрылыклы шул; бер кергән суга
яңадан кереп булмый. Без коенган су


лар олпат өянкеләр күләгәсеннән ерак еракларга агып киткән, кабатлану
булмый.
М.Галиев
2) күчерелмә мәгънәдә Киләчәккә, алга. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Кай сы
илнең, кайсы халыкның шундый корычтай нык, көчле, еракка карый торган
акыллы юлбашчысы бар?
Г.Әп сәләмов
Еракка бармыйча Читкә чык мыйча, үзебезнең арадан. Еракка бар мыйча,
ире Газдалны гына алыйк.
Ф.Садриев. Еракка җибәрү Ямьсез, тиргәү сүзләре
белән куу; тынычта кал дырсын өчен, ямьсез ачулану сүзләре әйтү. Кисәтү
ясаган өлкәннәрне «ерак ка җибәреп», кычкырып көлгән тавыш лары бөтен
йортны тынычсызлый.
Мәдәни җомга. Еракка китү кара ерак китү. Кырыкка
яңа гына җитеп килүче бер кеше, Заманов уйлавынча, еракка китәргә тиеш иде.

Ф.Сафин
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “еракка” süzneñ mäğnäse - 1) Ерак урынга, әллә кая. Чөгендер кырла...
"еракка" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"еракка" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.