Tatararrow-right-bold-outline Tatar Tatar telne uku
“вече” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä
veçe
вече (Cyrillic)
исем, борынгы сүз, славян телләре, тарихи
Борынгы Русьта X–XIV гасырларда дәүләт, җәмәгать эшләрен тикшерү өчен чакырылган шәһәр халкы җыены; кайбер шәһәрләрдә һәм кайбер славян халыкларында югары хакимият органы булган халык җыелышы. Ә дәүләт эшләрен, иң зур мәсьәләләрне вечега җыелган халык хәл иткән. Җ.Тәрҗеманов. Ул шәһәрнең – Псковның – Троицкий собор дип аталган таш чиркәвендә вече җыела торган булган. А.Муранов. Киевның Сәүдә мәйданында гомуми җыелыш – вече җыялар. Тарих. Кабиләләрдә барлык мөһим мәсьәләләрне халык җыелышы – вече («вещать» дигән сүздән – белергә, белеп сөйләргә) хәл иткән. Урта гасырлар тарихы
Tatar teldä “вече” süzneñ mäğnäse - Борынгы Русьта X–XIV гасырларда дәүләт...
"вече" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"вече" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.
Tatar süzlekne yahşırtır häm yaña mäğnälären östär öçen bezgä sezneñ huplau kiräk.
Şulay uk süzlärneñ mäğnälären mäğlümät bazasına kuşıp bulışa alasız.
Zur Rähmät!