Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“каймак” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

kaymak
каймак (Cyrillic)
исем
1) Сөтнең өске куе, майланып торган өлеше. Каймак
– тәмле әйбер, каймак эчеп, җанын җуя бик күп песиләр.
Һ.Такташ.
Күмәч валчыкларын чәчә-чәчә ашарга, каймаклы салкын сөтне
эчәргә тотындым…
А.Шамов
2) Сепаратор аша сөттән аертып алынган майлы куе масса. Чәй
һәм сепаратордан чыккан куе каймак күп итеп салынды.
Ш.Камал.
Госман, «хәзер» дип чыгып, бик куе каймак, яңа язган май, хәзер
табадан гына төшкән коймак алып кереп, ашъяулыкка куйды
да сүзен дәвам иттерде.
Г.Ибраһимов.

--- хуҗабикә җылы сөт, каймак, тозлаган кыяр, бер каравай арыш
икмәген китереп куеп, иренең сәламәт кулына ярты литрлы бер
шешә аракы һәм кырлы стакан тоттырды.
К.Латыйп
3) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәнеңдер сайлап алынган иң әйбәт өлеше, иң сыйфатлысы,
иң әйбәте. Кораллы көчләргә без егетләрнең каймагын гына алабыз.
М.Мәһдиев. Безнең Арча ягында Сабан туеның каймагы, иң күңелле
өлеше --- икенче көнне башлана.
Г.Бәширов. Сталинда булган
палачлык – милләтләрнең каймагын, иң зур зыялыларын юкка чыгару
--- нияте Тимерхан Борһановка барлык фаҗигасе белән ачылды.

Г.Ахунов
4) күч. сир. Иң авыр, җитди, катлаулы өлеш. Монысы аның сөте
генә, каймагы соңыннан булыр, ди торган иде.
Г.Әпсәләмов
Каймакка караган мәче кебек Кызыккан кыяфәттә, бик
кызыгып. Үзең бит, каймакка караган мәче кебек, миннән күзләреңне
ала алмыйсың.
Ф.Яруллин
message-reply
1. Сөтнең өстенə җыела торган куе, майлы өлеше. Сөт өстеннəн җыеп
алынган яки сепаратордан аерылып чыккан куе, майлы масса.
2. күч. Нəр. б. иң
əйбəте
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “каймак” süzneñ mäğnäse - 1) Сөтнең өске куе, майланып торган өлеш...
"каймак" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"каймак" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.