Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“кояш” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

koyaş
кояш (Cyrillic)
исем
1) астрономия Җир һәм башка күк җисемнәре: планеталар,
аларның иярченнәре, астероид, метеорит һ.б.ш. белән бергә бер
система тәшкил иткән һәм шул системаның үзәге булган бер дәнбер
йолдыз. Ауропа фәне ачканчыга кадәр, Җирнең түгәрәк булуын һәм
Кояш тирәли әйләнгәнен Галилейга, Колумбка кадәр, Коръәннән
чыгып, Сәйф Сараи әйткән иде инде...
Р.Батулла. Безнең Кояш
системасы да кайчандыр шушы рәвештә галәмдә яшәгән, аны
һичнәрсә борчымаган.
Ф.Яхин. Җирнең кечкенә космик җисем, Кояш
системасының бер өлеше булуын сез инде беләсез.
Материклар һәм
океаннар географиясе
2) Җир өчен яктылык һәм җылы лык чыганагы булган күк
җисеме. Кояш чыкты, Көзге яфракларга Алтын төсле нурлар
сибелде.
Х.Туфан. Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы
җыры ишетелә: «Кояш бата, Айлар калка, Бик ямансу шул чакта...».

Ә.Еники. Онытылмаслык булып тоелса да, Сөйгән ярлар хәтта
онытыла. Әйтерсең лә безнең күңелебездә Бик еш
кына кояш тотыла.
Ф.Яруллин

3) Шул җисемнән тарала торган нур, яктылык, җылылык. Тәрәзәдән
кояш төшеп тора

4) күчерелмә мәгънәдә Иң якын һәм иң кадерле кеше, сөйгән яр. Дидем: «Нурлы
кояшым, мин мәхәббәт вәгъдәсен бозсам, Ходай үзе җәза бирсен,
яшендәй каһәрен салсын. Кусаң читкә, алырмын яктылык мин кем
карашыннан?»
М.Җәлил. Якты кояшым минем! Рушанна, бер
үбимче үзеңне, рөхсәтме?
А.Гыйләҗев. Кояшым, күз нурым! Оныт
җирдә бозлар барын, Болытлар барын оныт, Елмаеп тор яннарымда,
Алтын Кояшым булып.
Ф.Зыятдинова
5) күч. шигъ. Иң якын, иң кадерле, тормыш өчен иң кирәк булган
нәрсә чыганагы. Гаделлек кояшы. Өмет кояшы
6) күч. сөйл. Кояш төсендәге түгәрәк нәрсәләр (коймак, көнбагыш
тур.). Алсу-саргылт нәни «кояш»лар зәңгәр читле тәлинкәгә әллә
никадәр өелгән инде.
Г.Әдһәм
Кояш алу кара кояш ашау (1 мәгъ.). Кояш ашау 1) Кояш нурлары
тәэси рендә әйбернең төсе уңу. Өстендәге кояш ашаган җиләнендә дә
зыялылык нуры бөтенләй үк сүнеп бетмәгән.
С.Поварисов; 2)
Кызыну. Аларның каршысына яулыгын артка чөереп бәйләгән,
битен, беләкләрен кояш ашаган, озын керфекле яшь кенә бер кыз
килеп басты.
Г.Бәширов. Картның җыерчыклар яргалаган, кояш
ашаган, җил кискән йөзе бакырга охшап тора.
М.Хәсәнов; 3) Кар
эрү турында. Кояш кебек (төсле, шикелле) Көләч йөзле, мөлаем.
Әтиең-әниең шушы йомыкый малайга кояш кебек кызыбызны бир-
мибез дигәч, мин сине урлап качтым.
М.Хуҗин. Кояш кебек эшлекле
ярдәмчесе булган кешене кем җиңә алсын?
Ә.Баян. Кояш
колаклану
Әйләнәсен дә нур алкасы чагылу. Кояш сугу Кояшта
озак булудан бик нык баш авырту, укшыту, кайвакыт һуштан язу.
Кояш сукмадымы икән мине? А.Гыйләҗев.
– Бабай, минем баш ник авырта икән?
– Ай олан, сиңа бит кояш суккан. Айяй да каты суккан, – диде
бабасы ---.
В.Нуриев. Кояшы баю (бату) Иркен яшәү, эшләү, иҗат
итү мөмкинлекләре бетү. Шул хәлендә дә торып утырырга

көч тапкан, инде гомер кояшы баеп барганда, авыру сөягенә
музыкадан дәва сораган кешенең сүзләре Әнвәрне тетрәтеп кенә
калмады, анда сырхауга карата соклану да тудырды.
Шәһри Ка-
зан. Әмма семит цивилизациясенең дә инде кояшы баеп бара. Мәдәни
җомга
message-reply
1. Безгə иң якын йолдыз, кызган шар сыман күк җисеме 2. күч. Кояштан
килə торган нур, яктылык, җылылык. КОЯШ БАЕШЫ -Көнбатыш. КОЯШ
ТОТЫЛУ -Кояш белəн Җир арасына Ай килеп керү
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “кояш” süzneñ mäğnäse - 1) астрономия Җир һәм башка күк җисемнәр...
"кояш" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"кояш" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.