Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“кош” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

koş
кош (Cyrillic)
исем
1) Тәне каурый, йон бе лән капланган, томшыгы һәм
канатлары булган умырткалы хайван. Язлар җитте, Кошлар
килде, Сау кайттыңмы, тургаем!
Х.Туфан. Йоклый авыл. Рәхәт
тынлык. Бары кошлар серләшә.
Р.Мөхәммәт. Кыскамы ул, әллә бик
озынмы, Эшең сыйсын тик бер гомергә. Өметләнмик күбәләк я кош
булып, Бу дөньяга кабат килергә.
Ф.Яруллин
2) күчерелмә мәгънәдә Сөйгән яр (хатын кыз тур.).
Кычкырамын яңлыш, уйламыйча:
«Килче, кошым, былбыл кошым, – дим.
– Килче, үбим ап-ак кулларыңнан, Килче, зинһар, «кызыл түшем»!
– дим.
М.Җәлил. Алтын кошым – мәңге сүнмәс моңың, Мин
мондамын, ә син кайдасың? Оя кордың күңелем түрләренә Бәхет
серен белеп, файдасын.
Р.Баһаветдинов

3) күч. сөйләм телендә, ирон. Кеше (холкы, характеры, җәмгыятьтәге
дәрәҗәсенә карап бирелгән бәя). Мин нинди кош икән дип аптырап
торам, үзебезнең кранчы кыз икән ләбаса!..
А.Гыйләҗев
4) күчерелмә мәгънәдә Очкыч
Кош бураны Ашкыну, талпыну (кешенең кичерешләре тур.).
Йөрәгемә кереп оя кордың, Кыйбла итеп шушы тарафны. Сагыну-
сагышларым – кош бураны. Мәхәббәтем талмас канатлы.

Р.Багаутдинов. Кош йокысы Сак йокы. Кош кебек очу Бик тиз
хәрәкәт ләнү. [Юныс карт] Йөрәге түзмәде:
«Фиу!» – дип өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая
килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты ---.
Г.Ибраһимов.
Кош кунмый торган кара кош очмаслык. Кош очмас кара кош очып
җитмәс(лек)
. Кош оч маслык Бик көчле, үтә кырыс, зәһәр (салкын,
буран тур.). Кош очмаслык салкыннар хәзер сирәк күзәтелә. Кош
очып җитмәс(лек)
Бик ерак. Чуен чүлмәк авызы тар, Пешә солдат
ашлары; Кошлар очып җитмәс җиргә Китә солдат башлары.

Җыр. – Кош очып җитмәслек илләрдән --- минем илемә –
Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем
сезгә сүзем бар әзрәк, – дип әйтте, ди, Капкорсак патша.
А.Алиш.
Коштай очу кара кош кебек очу. Кош тоткандай Бик шатланып, үзен
бәхетле сизеп. Кайберәүләрне аяклары гел шунда каерып торды:
мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып
чыктылар.
Р.Мөхәммәдиев. Киртә башына үрмәләп менгән
Бибиҗамал, әткәсен күрүгә, сөенеченнән кош тоткандай:
– Әткәй, кара әле, мин кайда мендем! – [диде] ---.
Ф.Сафин. Дәрестән
кайтканда, беренче эшем итеп капкабызга беркетелгән почта
тартмасын актарам, эчендә хат булса, кош тоткандай, өйгә керү
белән, йотлыга-йотлыга укырга керешәм.
Г.Галиев. Кош тоткан
диярсең
кара кош тоткандай. [Шакир] Кош тоткан диярсең – авызы
колагына җиткәнче ерылган.
Ә.Гаффар. Бу хәлгә хәтта хисапчы
Разия дә игъти-
бар итте: – Кара, кара бу аксак шайтанны, кош тоткан диярсең.

Н.Әх

мәдиев. Кош тоттыру Алдау, юкны вәгъдә итү
message-reply
1. Тəне йон-мамык һəм каурый белəн капланган, гадəттə һавада очу өчен
дə җайлашкан, ике канатлы һəм томшыклы, җылы канлы, умырткалы җан иясе
2. күч. сөйл. Кеше (холкына, җəмгыятьтəге урынына, дəрəҗəсенə, эшенə һ. б.
карата)[нинди кош икəне беленде]. КОШ ТЕЛЕ -Йомыркага баскан ак он
камыры җəймəсен тел формасындарак кискəлəп, майда пешерелгəн чəй яны
ашамлыгы
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “кош” süzneñ mäğnäse - 1) Тәне каурый, йон бе лән капланган, то...
"кош" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"кош" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.