Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“кондыз” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

kondız
кондыз (Cyrillic)
исем, зоология
1. 1) Кимерүчеләр отрядыннан булган кыйммәтле
мехлы, коңгырт төстәге җир-су җәнлеге; русчасы: бобр. Ахрысы,
әүвәл кичне үк бер ят егетне кочаклап утырганын күргәч,
уйлагандыр, дуңгызны кондыз итә алмам дип.
Ф.Халиди. Киштәләр-
не сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән
балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савытсабаны, агач-ташны
нишләтергә?
Н.Фәттах.
2) Шул җәнлекнең мехы; русчасы: бобёр. Хатыннар туны һәм
төрле материядән була. --- Якасына камчат яки кондыз куялар.

К.Насыйри. Рәсәйдә кондыздан тегелгән туннар элек-электән югары
бәяләнгән.
Мәдәни җомга
2. с. мәгъ. Шул җәнлек мехыннан тегелгән. Өр-яңа чанадан өстенә
кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер
кеше төшеп
--- туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды.
М.Галәү. Чыннан да,
театрга кондыз якалы тун кигән Тинчурин аю кебек алпан-тилпән
атлап килеп керә.
Р.Батулла
message-reply
Кимерүчелəр отр. коңгырт сары төстəге кыйммəтле мехлы җир-су
җəнлеге. Шуның мехы
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “кондыз” süzneñ mäğnäse - 1. 1) Кимерүчеләр отрядыннан булган кыйм...
"кондыз" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"кондыз" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.