Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“кече” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

keçe
кече (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Күләме зур булмаган, кечкенә; киресе: зур. Бераздан
кече капка тар гына булып ачылды, юан чылбыр аңа киң ачылырга
ирек бирми иде.
Р.Батулла
2) Берәр кеше белән чагыштырганда ел исәбе буенча яшьрәк. Апуш
кыюсыз гына сәке йөзлегендә утыра. Аны хуҗабикә Зөһрә, аның
өлкән кызы Сабира, кече кызы Саҗидә җентекләп тикшерә.

Р.Батулла
3) Рәсми атамаларда: дәрәҗәсе, вазифасы буенча түбәнрәк булган.
Отставкадагы милиция майоры, ул вакыттагы кече лейтенант,
университетның юридик факультетын бетереп эшкә килгән егет
---.
Ф.Яхин. Шулай бервакыт кар тутырып чәй кайнатып эчим
генә дигәндә, Әхәт янына кече лейтенант һәм аның иптәше килеп
басты ---.
Р.Кадыйров

4) Кайбер атамалар һәм ялгызлык исемнәре составында: кечерәк
күләмдә булган. [Сәетзадә хәзрәт Гыймаев:] Ватан – ул абстракт
төшенчә. Ә менә кече ватан – тәгаен нәрсә. Ул – туган нигез,
туган авыл
---. Ватаным Татарстан
2. и. мәгъ. Сабый, бала; гомумән кечкенә булу. Олы, кече берләшеп,
илгә хезмәт итәрбез, Берләшеп хезмәт итсәк, рәхәт гомер итәрбез.

Г.Камал. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә.
Ф.Яруллин
Кече күңелле Башкаларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан,
кешеләрне ихтирам итүчән, хөрмәт күрсәтүчән зат турында. «Сәер
кеше!
дип уйлана карчык аның [шагыйрь] артыннан. – Ләкин
әйбәт кеше үзе, кече күңелле ---».
Ә.Еники
message-reply
1. Күлəме белəн зур булмаган, кечкенə 2. Кем белəн дə булса
чагыштырганда яшьрəк 3. Дəрəҗəсе, хезмəттəге урыны, вазифасы буенча
түбəнрəк. КЕЧЕ АТНА -Атнакич. КЕЧЕ ТЕЛ -Йомшак аңкауның арткы
өлешендə йоткылыкны ачу-ябу өчен хезм. итə торган əгъза
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “кече” süzneñ mäğnäse - 1. 1) Күләме зур булмаган, кечкенә; кире...
"кече" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"кече" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.