Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“камера” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

kamera
камера (Cyrillic)
исем, латин теле
1) Төрмәдә һ.б.ш. урыннарда ирегеннән мәхрүм

ителгән кешеләр өчен бүлмә. Зиндан ишегенә каушабрак аяк атлаган
Баязит электән үк инде камералар арасында стена чиертеп
аңлашу, сөйләшү барлыгын ишеткән иде.
Г.Ибраһимов. Фрунзе ике
ай ярым буена үлем көтүчеләр камерасында яткан.
Г.Бәширов.
Тимер челтәрле тәрәзәдән камерага көн яктысы саркып керә иде.
Г.Әпсәләмов
2) Махсус максатлар өчен билгеләнгән бина, бүлмә. Ул кыршылган
дерматин чемоданын саклау камерасыннан алды да кырыйдагы
йомшак кәнәфигә утырды.
М.Маликова
3) техника термины Двигатель, казан һ.б.ш. прибор, агрегат, машиналар эчендә
йомык пространство. Нинди дә булса берәр сәбәп белән бердәнбер
калган күкерт камерасы сафтан чыкса, заводның бөтен цехларын
эштән туктату куркынычы туа.
Ш.Камал. Шул чакта, кислород
камерасына кертеп чыгардылармыни, кинәт айнып киттем.

Б.Камалов. Бу ысул сурәтне кояш нурлары ярдәмендә махсус
камерада металл пластинкага төшерүгә нигезләнә.
Г.Милашевский
4) Көпчәк, туп кебекләрдә калынрак тышча эченә куеп һава тутырыла
торган нечкәрәк резин куык, капчык. Алгы кырыйга бик ашыгып
барганда, Глубокое шәһәрендә машинабызның берьюлы
ике камерасы тишелде.
А.Шамов. Ка-

мерадан ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка ясады.
А.Гыйләҗев. Камераларның вентильләрен башка төрле бөке белән
алмаштырырга рөхсәт ителми.
Тракторлар һәм автомобильләр
5) анатомия Бер орган эчендә аерым куышлык. Крокодилларның йөрәк
карынчыгында бүлге карынчыкны ике камерага тулысынча бүлә,
һәм йөрәк дүрт камералыга әйләнә.
Биология. Хайваннар
6) Фото, кино төшерү җиһазы, телевизион аппарат. Тик аның сүзенә
колак салучы булмады, чөнки өстәл тирәсендә, гыйфрит күзе
кебек объективларын акайтып, телевидение камерасы шуышып
йөри иде.
М.Маликова
message-reply
I.
1. Төрмəдə тоткыннар өчен кысан бүлмə.
2. Берəр прибор, машина,
корылма эчендəге ябык аралык 3. Һава тутырыла торган эчке резин тышча
(шинда һəм тупта). II. КАМЕРА -Музыкант-солистлар яки берничə
катнашучыдан торган ансамбль башкаруы өчен билгелəнгəн
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “камера” süzneñ mäğnäse - 1) Төрмәдә һ.б.ш. урыннарда ирегеннән мә...
"камера" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"камера" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.