Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“иннек” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

innek
иннек (Cyrillic)
63943 iñ kiñ taralgan süz
исем
Иренне һәм битне ал суландыру өчен кулланыла торган алсу, алсу
кызыл, шәмәхә кызыл төстәге яки төссез косметик буяу. Мәрьям, трюмо каршына
басып, алканы киеп карады. Килешә. Иреннәргә шундый иннек яксаң, кара
күлмәк кисәң, искиткеч буласы.
М.Маликова. Әгәр дә Сөмбелнең ирененә иннек
сөртелмәгән булса, Аит аның агарып калуын күрер иде.
Ә.Гаффар. Алай да
апа йөзен каплаганчы күреп өлгердем, күрәсең, чырайсызлыгын яшерү өчендер
инде, битенә иннек яккан.
А.Расих
message-reply
исем, диалекталь сүз
1. 1) Киртә. Иннеген төшереп, ишегалдына узсам, аның
лапас почмагындагы баз чоланында маташуы күземә чалынды.
Ш.Маннур
2) Кергәндә чыкканда алына торган итеп эшләнгән капка. [Матрослар]
Басмаларны тартып алдылар, --- иннек ябылды...
Н.Фәттах
3) Хайваннарны бер урынга җыю, туплау өчен, киртәләр белән уратып
алынган урын. Маллар кереп-чыгып йөрергә иннек-киртә, ә кешеләргә ае-
рым бәләкәй капка ясаучы Айдаш баба булды.
Р.Батулла
2. с. мәгъ. Буйга сузылган кир тәләрдән эшләнгән. Агай йөгән тезгенен,
дуга боҗрасыннан ашыкмыйча чыгарып, иннек капканың тәбәнәк баганасына
чалды.
М.Хуҗин. Иннек капкасы да төтен булып күккә очты. А.Гыйләҗев
Иннеге тыгылмаган Теленә ни килсә, шуны сөйләүче кеше турында
message-reply
I. Бит өчен алсу, алсу-кызыл косметик буяу. II. ИННЕК 1. . диал. Киртə
2. Берсе өстенə берсе куелган киртəлəрдəн эшлəнгəн капка (кергəндə-чыкканда
алып куялар).
3. Терлеклəрне туплату өчен киртəлəр белəн уратып алынган урын
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “иннек” süzneñ mäğnäse - Иренне һәм битне ал суландыру өчен кулла...
"иннек" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"иннек" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.