Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“гер” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

ger
гер (Cyrillic)
исем, рус теле
1) Әйберләрнең төгәл массасын үлчәү өчен кулланыла торган,
билгеле авырлыктагы металл коелма. Бизмән белән гер бергә, Хатын белән
ир бергә.
Мәкаль. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал
өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп,
күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый, малаена ашата ---.
Ә.Еники.
Кайчак аны әз-мәз генә Майладылар, Герләренә ташлар өстәп Җайладылар.
Ф.Яруллин
2) физкультура һәм спорт Авыр атлетикада махсус спорт снаряды. Профессорга да әйттем:
Гөлфәния килгәч, иң башта йөз илле мәртәбә гер күтәреп күрсәтәм, дидем.

Ә.Галиев. Башына бер потлы гер белән китереп органдай булды! Г.Ахунов.
Көрәш, бау тарту, гер күтәрү, капчык белән «сугышу» һәм
башка уеннарның уртак кагыйдәләре эшләнә.
Казан утлары

3) Каршы авырлык бирү яки механизмны хәрәкәткә китерү өчен асылып куелган
йөк. Миңа һәм минем кебек иң кырыйга туры килгән бер малайга сәгать гере
сыман бер цилиндр тоттырды.
А.Расих
message-reply
1. Əйбернең авырлыгын үлчəү өчен кулланыла торган төрле авырлыклар.
Махсус спорт снаряды 2. Каршы авырлык бирə яки механизмны хəрəкəткə китерə
торган асылма йөк [сəгать гере]
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “гер” süzneñ mäğnäse - 1) Әйберләрнең төгәл массасын үлчәү өчен...
"гер" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"гер" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.