Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“бот” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

bot
бот (Cyrillic)
исем
1) Аякның тездән башлап оча сөягенә кадәр булган өлеше; аякның тубыктан югары өлеше. Табаның батса – тезең бата, тезең батса – ботың бата. Г.Ибраһимов. Аның бот башындагы ярасы инде күптән төзәлде, ләкин яңагындагы ярасы әле һаман төзәлеп җитми иде. А.Шамов. Безнең аюлар да шулай: йоклаганда, ояда, нәниләрен бот араларына салып яталар. Р.Фәизов

2) Кошларда: аяк. Красный крест больницасында тавык боты гына кимереп ята ул. К.Нәҗми. Пассажирлар, шул исәптән носилкадагы яралылар да, аның Гөлсем апа пешереп биргән тавык ботын, тозга манып, әз-әз кабып, әдәп белән ашап утырганына сокланып карап торалар. Г.Гобәй

Бот буе гади сөйләм Кечкенә гәүдәле; бәләкәй генә (гадәттә балага карата әйтелә). Урман кисәргә, я таш чыгарырга

бот буе малайны кем алсын? Г.Бәширов. Бот күтәреп яту гади сөйләм Эшләмичә яту, ялкаулыкка бирелү. [Шәриф:] Чыкмый булмас, чыгып карарга кирәк, бот күтәреп, көтеп, буш ятсаң, ашарга китереп бирмәсләр. М.Гафури. Кыш буе, бот күтәреп, тик ятар иде Ибраең... М.Әмир.
Бот чабу, ботка сугу Шатлану, үкенү, борчылу, гаҗәпләнү, шаккату кебек хисләрнең бик көчле булуын белдереп, ботка сугып алу. Низами, үрсәләнеп, ботына сугып куйды. М.Әмир.
Бот чабып (бот чаба-чаба) көлү Бик каты, тыела алмыйча көлү. Шаулашып, бот чабып көләләр. Кыз, Хөрбануның кулын кагып җибәреп, кымызын түгә. М.Фәйзи.
Ботыннан асып кую гади сыйфат, шаяр. Җәза бирү; ачулану, тиргәү Ботыннан тотып селексәң дә булмый (юк) Берни белми, шыр надан, томана
message-reply
Аякның тездəн алып оча сөягенə кадəрге өлеше. БОТ КҮТƏРЕП ЯТУ -
Эшсез яту, ялкаулыкка бирелү. БОТ ЧАБУ -Көчле эмоция вакытында ботка
сугып алу
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “бот” süzneñ mäğnäse - 1) Аякның тездән башлап оча сөягенә кадә...
"бот" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"бот" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.