Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“болай” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

bolay
болай (Cyrillic)
Bervakıt babay äbigä karap bolay digän
message-reply
Näbuhadnessar patşaga cavap itep, Şadrah, Meşah, Äbednägü bolay didelär
message-reply
алмашлык
1. Эш-хәлнең үтәлү рәвешенә ишарәләп күрсәтү алмашлыгы; шулай, менә шулай, шушылай. Болай эшләргә аны Сәлим өйрәткән иде. Г.Гобәй. – Бабай, кире башы белән тоткансың язуны, печатьле ягын өскә тотып укымыйлар аны, менә болай әйләндереп тот! – дип, минем кулымдагы язуның башын аска әйләндерде. М.Гали. Капитан булырга җыенган егеткә болай кают-компаниядә сөйләшеп утыру башбаштаклык булса да, шул көннән мин аны үземнең дустым итеп кабул иттем. Ә.Хәбибуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Яхшырак итеп, артыграк. Хатын-кызны әйтмисең дә

инде, ирләрдән дә болайрак эшлиләр. Р.Ишморат

2) Монда, бу яккарак. Йә, менла кем, шикләнмә, килче болайгарак. А.Тимергалин

3. с. мәгъ. Ике әйбернең сыйфатларын чагыштырганда, яхшырак, зуррак, затлырак, күбрәк, мәгънәсендә. Без яңадан килештек, элеккедән дә болайрак дус булдык. Г.Ибраһимов. Тәртә, имеш, тәртә сындырган, тәртәдән болайрак дәүләт бирдем мин аңа [Хафиз байга], сәламәтлегемне бирдем. Менә мин үзем сындым. Ә.Фәйзи

4. кер. сүз функ. Беренче карашка, тыштан караганда. Болай, читтән карап торырга, бик кәттә егетләр күренәләр. М.Гафури. Болай, үчем юк минем Иштирәковка. Т.Миңнуллин

5. кис. мәгъ. Соң. Әйе, дим, Тукай булам мин, сез үзегез кем болай? Н.Исәнбәт. Син бутама, карчык, эшне моннан болай, яме? Ә.Фәйзи

Болайга борылу (борылгач) кара болайга китү (киткәч). Шулай диде дә, эшнең болайга борылуына гаҗәпләнеп, нидер әйтергә җыенгандай, урыннан кузгала башлаган кунак хатынга борылды. Г.Бәширов.
Болайга китү (киткәч) Эш-хәлнең көтелмәгән юнәлешкә үзгәрүе, көтелмәгән юнәлеш алуы. Болайга киткәч, үз бодаемны мин колагыннан тартып булса да үстерәм бит инде. Г.Бәширов. Болай гына Аерым максат куймыйча, очраклы гына. Бәлки, яшьрәге болай гына, көчен саклар өчен генә бирешә башлаган булгандыр? В.Нуруллин. Болай гына калдырмау Истә тоту, онытмау. Мин аны болай гына калдырмыйм. Ш.Камал.
Болай да Аннан башка да. Исәнлек-саулык барында, мин болай да рәхәтләнеп торам, керен дә юасың, башкасын да эшлисең. Ш.Камал. Җәй көне Казанда болай да тын алыр хәл юк. К.Нәҗми
message-reply
-а.
1. Шулай, бу рəвешле 2. рəв. Яхшы, яхшырак, артыграк [кичəгедəн б.
дəртлəнеп] 3. кер. Тыштан караганда, беренче карашка [үзе б. əйбəт кебек].
Гадəттə [без сине б. көн саен тыңлыйбыз] 4. Соң [сез үзегез кем б. ]. БОЛАЙ
ГЫНА -Гадəттəгечə, бернинди максатсыз, уйламыйча гына. БОЛАЙГА КИТҮ
(БОРЫЛУ] -Эш-хəлнең көтелмəгəн якка үзгəрүе тур. . БОЛАЙ ДА -Аннан
башка да
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “болай” süzneñ mäğnäse - 1. Эш-хәлнең үтәлү рәвешенә ишарәләп күр...
"болай" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"болай" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.