Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“бакча” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

bakça
бакча (Cyrillic)
исем, фарсы теле
1) Кеше тарафыннан агачлар, куаклар, чәчәкләр утыртып үстерелгән җир. Урман эчендә, Иделдән ерак та түгел урнашкан бакчабызны, бакча эчендәге зәңгәргә буялган дача йортыбызны бик яратты. Г.Зәйнашева. Бакчада эшләү шундый ошады, колхоздан үзебезгә җир сорадык. Г.Хәсәнов. Мин бакчага – чәчәкләр янына чыгам, ашыгып, һәрбер иртәдә. Казан утлары

2) Җир җиләге, яшелчәләр, бәрәңге үстерелә торган җир участогы. Яшелчә бакчасында да эшләдек, кыр эшләре дә, башлыча, үз өстебездә иде. М.Әмир. Помидорлар үстергәнемне, җир казыганымны, башка төрле бакча эшләре белән шөгыльләнүемне, бакчага ук чыгып утырып, бик кызыксынып күзәтә иде. Ю.Сафиуллин. Абзар артындагы бакчада бәрәңгеләрнең, тишелеп, тернәкләнеп, яфракка узган чагы иде. Казан утлары

3) Ял итеп йөрер өчен махсус булдырылган җир; парк, сквер. Бакчада йөргәндә тәкәббер яшь кызлар, Тынгы юк егетләр күңеленә һич кенә. Казан утлары

Бакчага таш ату (ыргыту)

1) Кемгә дә булса төбәп, исемен атамыйча гына, төрттереп әйтү. Синең бакчаңа таш аталар, Мәдияр, икәүләшеп, ашыгыч ярдәм күрсәтерсез агрегатка. К.Кәримов; 2) Кыеклатып зыян эшләү. Мортаза түгел син, ә аяклы каза! Үз бакчасына үзе таш аткан нәрсә. М.Хәсәнов.
Бакчада үсми Бушка килмәгән, җиңел генә табылмый, җирдә ятмый; акчага табылган әйбер, кадерен бел, дигән мәгънәдә. Бакча җимеше Үз бакчасында үстерелгән, акча тотып сатып алынмаган җиләкҗимеш яки яшелчә. Бакча җимеше түгел, акча җимеше Бушка һәм җиңел генә табылмаган, ә акча түләп алынган әйбер турында (әрәм-шәрәм итүгә каршы әйтелә). Бакча карачкысы

1) Кошларны өркетү өчен, кеше кыяфәтле итеп киендереп куелган аркылы таяклы казык; 2) Ямьсез, алама киемле кеше. Бакчасына кәҗә кергән Гыйффәтсезлек турында
message-reply
Бостан -иск.) 1. Башлыча утыртып үстерелгəн агачлык, куаклык яки
чəчəклек. Парк, сквер 2. Яшелчə яки җилəк-җимеш үстерелə торган участок
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “бакча” süzneñ mäğnäse - 1) Кеше тарафыннан агачлар, куаклар, чәч...
"бакча" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"бакча" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.