Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“әвен” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

även
әвен (Cyrillic)
50167 iñ kiñ taralgan süz
исем
1) Көлтәләрне киптерү һәм сугу өчен төзелгән корылма. Ләкин, явым башланганда, колхозның арыш көлтәләре әвенгә ташып куелган иде инде. М.Әмирханов. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. М.Мәһдиев. Әвен ишегеннән кереп, һич-

бер шөбһәсез-нисез, сукыр лампасын

кабызып җибәрде. Я.Зәнкиев. Йосыф карт әвененнән, бөтерелеп, төтен чыга иде. М.Галәү

2) Шул корылмага киптерү өчен бер тапкыр түшәлгән көлтәләр саны; әвенлек (2 мәгъ.). Бер әвеннән утыз пот чамасы арыш чыга... М.Мәһдиев

Әвен базарына китү Йокыга талу; чагыштыру нәвем базарына китү. --- йомшак һәм шаукымлы да иде ул юрган... Астына чумып, күзеңне йомдыңмы – әвен базарына китеп тә бардың дигән сүз. А.Хәлим. Әвен базарына киткәндә, кеше күпмедер вакыт уяулык белән йокы арасында була. М.Кәбиров.
Әвененә ут кабу Берәр нәрсә артыннан бик каты чабып йөрүче кешегә карата әйтелә. Әвене янган адәм (кеше) кебек (төсле, шикелле) Нәрсәгә дә булса бик нык борчылып, кайгырып йөргән кеше турында. – Нәрсә син, әвене янган адәм кебек торасың? – диде Кәшифә. Г.Ахунов. Әвене яну Нинди дә булса борчу килү, бәлагә тару.
Әвен кебек Бик зур, таза гәүдәле. Авылда иген кырларында эшләп чыныккан әвен кебек иратның исәнлегеннән зарлануы, ничектер, күңелгә шом сала иде. М.Макаров
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “әвен” süzneñ mäğnäse - 1) Көлтәләрне киптерү һәм сугу өчен төзе...
"әвен" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"әвен" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.