Search in Definitions

töçkeltTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
төчкелт
Төчкелтем -с;1. Төчегə тартым, бераз төче булган 2. күч. Артык назлы,
ягымлы, юмакай
töçeTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
төче
I. с.
1. Тозы аз булганга яки бөтенлəй булмаганга үзенчəлекле тəмен
югалткан; тозсыз. Шикəр, тоз, ачы тəмлəткечлəр салып əзерлəнмəгəн; киресе:
ачы 2. Чүпрə салмыйча əзерлəнгəн, ачытылмаган (камыр һəм камыр ашлары тур.) 
3. Шикəрле, татлы, тəмле 4. күч. Күңел болгатырлык дəрəҗəдə юмакай. Күңел
болгатырлык дəрəҗəдə юмакайлыкны, үтə ягымлы, назлы булып кылануны
белдерə, чагылдыра торган [төче караш] 5и. диал. Төчлегəн 6. Күңелгə авыр, күңел
болгатырлык (ис тур.) 7. и. Тормыш итү өчен җиңеллек; һəртөрле шатлык,
рəхəтлек [дөньяның ачысын һəм төчесе тату]. ТӨЧЕ КОЙМАК 1. Төче камырдан
майга салып пешерелə торган коймак 2. күч. Күп һəм тəмле ашаучыга карата
əйтелə. ТӨЧЕ КҮМƏЧ -Төче камырдан гадəттə вак-вак итеп табада пешерелə
торган майлы күмəч. ТӨЧЕ ТАМЫР -Кузаклылар семь. тугайларда һəм басуларда
үсə торган үлəн; рус. Лакрица, Солодка. ТӨЧЕ ТОРМА 1. Редиска 2. Гəрəнкə. 
ТӨЧЕ УТ (ҮЛƏН) -Бакчаларда үсə торган түгəрəк яфраклы, сары чəчəкле, төче,
авыр исле үлəн; Куян балтырганы. ТӨЧЕ ЧИЯ -Төче тəмле, түгəрəк сары, алсу,
кызыл җимешлəре чиягə охшаган һəм җылы якларда үсə торган җимеш агачы;
рус. Черешня. ТӨЧЕ ТЕЛЛЕ -Бик йомшак итеп, мактап, үтə ягымлыланып,
юмакайланып сөйлəүче. II. ТӨЧЕ 1. Биткə, тəнгə (бигрəк тə авыз, борын
тирəлəренə) чыга һəм гадəттə кутырлана торган кызгылт көрəн, алсу төстəге
тире авыруы (тире туберкулезының бер төре); рус. Волчанка, Золотуха 2. Сифилис
irkäTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
иркə
-с.
1. Сөелүне, иркəлəүне ярата торган. Сөелə торган, кадерле [иркə бала]
2. Артык иркəлəүдəн узынган, көйсез, назлы. рəв. Артык иркəлəнеп, назланып
3. ИРКƏМ -Сөекле, яраткан кеше (гадəттə кыз) 4. Ягымлы, назлаучан, йомшак
(караш, җил). рəв. Ягымлы, назлы итеп 5. Иркəлəү, яратып карау, наз [ата-ана
иркəсендə үсте]
aksöyäkTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
аксөяк
1. иск. Затлы, югары нəселдəн булган кеше, аристократ
2. күч. Эш сөйми, чистаны, тəмлене, йомшакны гына ярата торган
артык назлы кеше
kıtıklanuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кытыклану
1) Тәнгә җиңелчә кагылудан кытык хисе барлыкка 
килү. Мәче --- койрык очы белән генә байның борынын кытыклый 
икән. Байның борыны кытыкланып, бик каты итеп төчкереп 
җибәргән икән, алтын балдак атылып төшеп тә киткән. Әкият
2) Берәр төрле истән, күңелгә кил гән уйдан кымырҗу барлыкка 
килү, кымырҗып тору. Бичара, ят ризыкны өнәмәде, иснәде дә, 
борыны кытыкланып, өч тапкыр төчкерде. Н.Гый матдинова. 
Акрын, назлы гына: – Әтиең, әниең бармы? – дип сорады, һәм аның 
тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланган шикелле булды. 
Ә.Еники
3) күчерелмә мәгънәдә Хисләр кузгалу, тәэсирлә нү; җилкенү. Гарәфи абзыйның да 
күңеле кытыкланды булса кирәк, яткач тәмәке тарта торган 
гадәте булмаса да, торып, тәмәке төрә башлады. Г.Әпсәләмов. --- 
бу күренештән күзләр генә түгел, күңелләр дә, ничектер, кы- 
тыкланып, җилкенеп китә торган иде. Ә.Еники. Болай булгач, чикми 
булмый артка таба, Йөрәк яна, күңел һаман кытыклана. М.Гафури
4) күч. диал. Ымсыну; көнләшү, көнчелек килү. Кеше әйбере, 
үтереп кытыкланса да, Нурсөя тартмачыкка кагылмады. 
Н.Гыйматдинова
Кытыклана башлау Кытыкланыр га керешү. Айсылу аның 
әрсезлегенә кытыклана башлаган иде инде. Г.Бәширов
Кытыкланып йөрү Күптәннән, әллә кайчаннан нәрсәдер эшләргә те 
ләп җилкенү; нәрсәгәдер кызыгу
Кытыкланып китү Кинәт кенә тәэ сирләнү. Боларны хыялына 
китергәч, Хәят чынлап та кытыкланып китте,
кызарынды һәм, үз-үзеннән оялып, мен-

дәренә барып капланды. Ф.Әмирхан.
«Әти, миңа автомат алып кайт», – дип, сабыйларча мөлаемлык 
белән язып торуы исенә төшкәч, күңеле тулып, тамак төпләре 
кытыкланып китте. И.Гази. Һидият нәрсәгә чакырылуларының 
сәбәбен Фәтхи белгәнлекне чамалагач, аның күңеле кытыкланып 
китте. Ш.Камал
Кытыкланып кую Кинәт аз гына вакытка кытыклану. Аның 
тамагы кытыкланып-кытыкланып куйды. Г.Ибраһимов. «Чибәр» 
сүзен ишеткәч, күңеле барыбер кытыкланып куйды. Ә.Моталлапов
Кытыкланып тору 1) Шушы миз гелдә кытыклану
2) Сабырсызланып тынычсызлану
kıskaruTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кыскару
1) Нәрсәнең дә булса озынлыгы кимү, кыска булып 
калу.
--- нур вә чәчәктән ясалган, адәм сыйфатына кергән фәрештәнең – 
нәзек вә назлы туташның хәзер буе бераз кыскарган. 
Г.Ибраһимов. Туктый-туктый, Нәҗипне әле берсе, әле икенчесе 
аркасына күтәреп барганга, юл бик әкрен кыскарды. Г.Бәширов. 
Залдагы баганалар, ничектер, кыскарган һәм юанайган кебек булып 
киттеләр. А.Шамов
2) Күренешнең, эшнең дәвамлылыгы кимү, дәвам итү вакыты азаю. Яз 
җитсә – төн кыскарыр, көн озаер, Кояш та иртә чыгып бик соң 
баер. М.Гафури. Әбиләрнең йокысыз төннәре шактый кыскарды. 
Г.Бәширов. Хосусан, заман ахырларында, китап әйтүе буенча, адәм 
балаларының гомерләре кыскара --- дигән риваятьләр бар. Ш.Ка 
мал. Көз һәм кыш айларында көннәр кыскара, караңгы бик тиз 
төшә… Р.Мөхәммәдиев
3) анатомия Мускулларның кысылуы яки киңәюе нәтиҗәсендә 
озынлыгы кимү. Мускулларның кыскаруы өчен энергия кирәк. 
Анатомия. Бу процесста аңа скелет мускуллары (алар 600 дән 
артык) ярдәмгә килә. Аларның
һәрберсе кыскарып калыная һәм кан

тамырларын кысып, андагы канны хәрәкәткә китерә. Сәламәт 
яшәү нигезләре
Кыскара бару Аз азлап, акрынлап, бертуктаусыз кыскару. Бу 
җеп көннән-көн калыная бара, кыскара бара, безне һаман-һаман 
бер-беребезгә якынрак-якынрак тартып китерә… Г.Ибраһимов. --- 
шәүлә озынайган саен, яшәү белән үлем арасы кыскара бара… 
Р.Харис. Айның күтәрелүе белән кыскара барган агач күләгәләре 
Хәятның күңелендә хыялый картина тудырдылар. Ф.Әмирхан
Кыскара башлау Кыскарырга то тыну. Көннәр озая, төннәр 
кыскара башлады. Н.Фәттах
Кыскара бирү Бернигә дә карамый кыскаруны дәвам итү
Кыскара килү Аз азлап, акрынлап, бертуктаусыз кыскару. Веда 
язмаларында әйтелгәнчә, кешеләр һәм кавемнәр рухи яктан 
деградацияләнгән саен, гомерләре кыскара килгән. Р.Сафин
Кыскара төшү Бераз кыскару. Кояш юлы кыскара төшкәч, их, 
әрәм була озын көннәр, дип уфтанулар башлана. К.Кәримов. Иҗек 
уртасында һәм басымсыз булганда, [сузык авазлар] бары да бераз 
кыскара төшәләр. Г.Алпаров
Кыскарып бетү Тәмам, бик нык кыскару. Анасы аңа кием ярата 
алмыйча аптырый. Теккәне кыскарып беткән, яңасына рәт юк. 
Р.Батулла. Төш җиткән инде әллә – Кыскарып беткән шәүлә! 
Б.Хәлимов
Кыскарып калу Нинди дә булса бер сәбәптән соң кыскару. Әхмәди 
мыекларын бөтергәләп, кыскарып калган сакалын сыйпап, 
әйбәтләнеп куйды. Г.Бәширов. Очлый торгач шактый кыскарып 
калган карандашын алды. Ф.Җамалетдинова
Кыскарып китү Үзеннән үзе кыс кару; кинәт кыскару. Шуның белән 
тормыш ямьләнеп, көз кыскарып китте. М.Мәһдиев
Кыскарып кую Бераз гына, кинәт кыскару. Әмма, кем әйтмешли, 
Әнвәр өйләнгәч, төннәр генә түгел, көннәр дә кыскарып куя. 
Р.Ибраhимовимов
Кыскарып тору Даими рәвештә бертуктаусыз кыскару
kıltayuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кылтаю
1) сөйләм телендә 
Үпкәләү, хә тер калу. Велосипедым юк минем, кешедән алып торган 
велосипед кына иде ул, дияр иде – болай да кылтаерга гына торган 
иркә кызның кәефе кырылып, бөтенләй читләшеп китүе мөмкин. 
В.Нуруллин. Ризыкны яратмаган булып кылтаерга һич тә ярамый 
ич, ба-
лам. Р.Мулланурова
2) сөйләм телендә Эреләнү, тәкәбберләнү, борын күтәрү. Азатлар янында 
Әмир Хаҗиның каравыш кызлары урала. Кылтая, ирәешә, күз 
кысыша, көлешәләр. М.Хәбибуллин. Миндә Нәдидәгә карата бер 
фикер туды: бу тәкәббер күркә укудан бигрәк сыйныфташлары, 
хәтта укытучылар алдында кылтаеп йөрү өчен генә киләдер кебек 
тоела. Р. Н.Гүнтәкин
3) диалекталь сүз Үсенү, үсенеп китү (балалар тур.)
4) диал. к. кыйшаю (1 мәгъ.). Йорт
--- ермак ягына таба кылтайган. З.Вәли
5) Кылану, чытлыклану. Нәсимәнең тавышы артистларча 
кылтаебрак, назлы-иркә аһәңнәр беләнрәк ишетел-

де. М.Вәли. И кылтайдылар да инде алабайлар. Бер-берсен 
төзәттеләр, бүлдерделәр, астан гына әйтеп тордылар. Ф.Латыйфи
Кылтаеп алу Аз гына, кыска вакыт кына кылтаю
Кылтаеп җибәрү Кисәк, уйламаганда кылтая башлау
Кылтаеп йөрү Һәрвакыт, гел кылтаю, кылтайган хәлдә булу
Кылтаеп китү кара кылтаеп җибәрү. 
– Мин дә тик син шул мәктәптә укыганга гына укып йөрим бит 
инде, Рухия! – диде Равил дә, ниһаять, йөрәксенеп. Һәм ул, бу 
кызый тагын кылтаеп китмәсә ярый инде дип, шикләнеп тә куйды. 
В.Нуруллин. Теге көннән соң тагын да кылтаебрак киттем бит, 
әй! Г.Мөхәммәтшин. Чынлыкта Глафираның җиргә бөтенләй 
төшәсе килми, карышып маташуы да юрамалый гына. Егет артык 
 кылтаеп, масаеп китмәсен, янәсе. Т.Әйди
Кылтаеп кую Кинәттән, уйламаганда кылтаю
Кылтаеп тору Ниндидер вакыт дә вамында кылтаю, кылтайган хәлдә 
булу Кылтая төшү Аз гына кылтаю.
Кызларның кайсыдыр хәмер койды, ханга сузар алдыннан үзе эчте 
һәм, серем белерсең дигән ишарә белән, бераз кылтая --- төшеп, 
чокырны ханга сонды. М.Хәбибуллин
kıygaçTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кыйгач
1. 1) Горизонталь өс леккә авыш; кыек, кыегаеп 
торган. Утыз өченче ачлык елда урам аша кыйгач күршебез Каюп 
бабай мине, Димдә балык тотарга дип, үзе белән Тирәк асты дигән 
борылмага алып килде. М.Кәрим. Пәрдәне ачып җибәргәч, идәндә 
яңадан кыйгач нурлар сикереште, шуларның шәүләсе түшәм-стена 
почмакларын яктыртты. Р.Низамиев. Бабайга ләм-мим, өс-башымны 
алмаштырам да Шәрбән кырындагы кыйгач сукмактан гына 
Актайга чабам. Н.Гыйматдинова
2) Көянтә, дуга кебек формада булган, дуганы хәтерләткән. Ике 
туры ат уйныйдыр, муйны кыйгач буйлыдыр. Г.Тукай. Күктә – 
кыйгач ай, тау астында – каракучкыл ярым ай, туган авыл 
йокымсырый. Р.Батулла. Кыйгач ай нәп-нәзек, Әйтерсең беләзек. 
Г.Ибу шев // шигъри сөйләмдә Дугаланып торган, кыйгачланып торган (кашлар 
тур.). Карлыгач канаты кебек синең кыйгач кашларың. Җыр. 
Кашларың кыйгач кына… Әйтер сүзләр искә төшә Озатып куйгач 
кына. Г.Шаһи. Синең назлы күз карашың, Ярымайдай кыйгач 
кашың Мәңге яши минем күңелдә. М.Гобәйдуллин
2. рәв. мәгъ. Туры юнәлешкә почмак ясап, кыек итеп. Кистем дә ләй 
агач, Китте лә кыйгач, Очып китте аннан сандугач. Җыр. Каш 
астыннан кыйгач карап Ул да мине күзләде… Р.Вәлиева. Әллә кайдан 
ялгыз акчарлак күтәрелә дә, кыйгач очып, диңгез томанына кереп 
югала. Г.Әпсәләмов

3. и. этн. Тукыма яки башка юка ма териалның бер формага салып, 
кыйгачлап киселгән өлеше; өлге. Аклы ситсы күлмәгемнең итәге 
алты кыйгач. Җыр
köyäzTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
көяз
1. 1) Купшы, ыспай кие нергә яратучан. Бикьярлар – бик 
көяз, бик гайбәтчел халык. Г.Ибраһимов. Үзе [Фарук] галәмәт көяз, 
үзе искиткеч рәхимле бәндә иде. К.Миңлебаев
2) Чибәр, матур, купшы. Фарук абый, гәүдәгә бераз калышрак 
булса да, гаҗәеп зур көчкә ия, төскә-биткә чибәр генә, мин белгәндә 
инде каратут йөзле шадра бер көяз егет иде. К.Миң лебаев. Алар 
[егетләр] әнә шул кызлар өчен, мыекларына порак оны кунган Пауал 
абзый, аның көяз гүзәл Зинасы
--- өчен көрәшеп, ерак туфракларда башларын салдылар. М.Мәһдиев

3) Күрер күзгә аерылып торган, матур булып үскән. Аның 
[Хәдичәттинең] кабере очында бик көяз каен агачы бар. М.Мәһдиев
2. и. мәгъ. Фырт, купшы кеше. Көяз туңмас калтырар, сөякләре 
шалтырар. Әйтем
3. рәв. мәгъ. Купшы итеп, матурлап, ыспайлап, килешле итеп. Көяз 
киенгән егет
◊ Көяз күбәләк Иркә, җилбәзәк, назлы (гадәттә кызларга карата). 
Нәрсә кирәк икән бу көяз күбәләккә? Нигә аның кара күләгәсен 
күрүгә җаным өшеп китте? А.Гыйләҗев
köşkeTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
көшке
Иркә, назлы. И, ул инде элек-электән көшке кеше
"назлы" isemlektä bulmasa, zinhar. bütän süzlekne saylagız, ezlägez isemnärdä, soragız läkin süzne süzlekkä kertegez.