Search in Definitions

idaräTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
идарә
1) Хакимлек, власть. Кадет вә аларга якыннар --- мәмәләкәт 
идарәсендә иң зур роль алырга тиеш икәнчелеген --- дәгъва итәләр. 
Ф.Әмирхан
2) Оешма, учреждение эшләре белән җитәкчелек итү өчен сайланып куел ган, 
билгеләнгән административ орган һәм шул орган урнашкан бина, бүлмә. Казан 
губерна жандарм идарәсе начальнигы провокаторның 26 июльдәге җыелыш 
турындагы доносын Идел буе охранкасы башлыгына җибәрә. Г.Тукай. 
[Галинур:] Ашап-эчкәч, идарәгә барып, сөйләшеп килермен, күрәсен күреп, 
танышасы белән танышырмын дигән идем. М.Хуҗин
3) Административ орган җыелышы. Идарәнең карары шундый: бүгенгесе көннән 
син монда ындыр бригадиры буласың. Г.Бәширов
4) Кеше организмының үз эшчән легенә, хәрәкәтләренә җитәкчелек. 
[Мостафа] --- идарә көче йомшармасын дип, һәр көн иртә-кич бозлы су белән 
тәнен ышкыды. Г.Ибраһимов
5) Хәрәкәт итә торган машина, при борлар һ.б.ны йөртү, алып бару // Ма шина, 
механизм һ.б. конструкцияләр нең эшләре белән җитәкчелек итү өчен кирәкле 
приборлар җыелмасы. Кабинетына кереп өстенә ак халатын киде, 
компьютерының ерактан идарә ителешле пультын кулына алды да йомшак 
көрсигә чумды. Р.Фәтхерахманов
6) искергән сүз Газета журнал редакциясе.
«Шура» идарәсенең, 75 әр тиен генә бәһа куеп, «Басылмаган шигырьләр 
мәҗмугасе» вә «Тил ярышы» кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итә… 
Г.Тукай. «Шура» идарәсенә күндерелеп, төрле сәбәпләр аркасында журналда 
нәшер ителмәгән шигырьләр дә «Басылмаган шигырьләр мәҗмугасе» исе- 
мендә җыентык хәлендә басылган. Р.Мәрданов
◊ Идарә дилбегәсе Баш булу, җи тәкчелек. Әти, картаеп, кулдан идарә

дилбегәсе ычкынганнан соң да – ахры, элекке хакимдар чакларын сагынып булса 
кирәк – зур тавыш күтәрде. Ф.Хөс ни. Идарә җебе кара идарә дилбегәсе
betäşüTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
бетәшү
1) Төзәлү; йомылу; яра, җәрәхәт, төзәлә башлаганда, җыерылып кибү. --- һәрвакыт салават, бисмилла берлән эш башлаганга, балаларның җәрәхәтләре тиз бетәшә, тиз төзәлә иде. Г.Исхакый. Агачларда бетәшкән «җәрәхәт» эзләрен күргәнегез бардыр. Яшен һәм аннан саклану

2) Күзләр картаюдан нурсызланып, кечерәеп, күз кабагы җыерчыклар белән чуарланып калу. Габдулла яңа урында алты почмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында, күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Ә.Фәйзи

3) Картаю, арыкланып, бөрешеп бетү; ябыгып, хәлсезләнеп, кечерәеп калу. Шул чакта каршы капкада бик бетәшкән бер әби күренде. Г.Гобәй. Хәзерге шикелле көчсез, бетәшкән карт түгел идем. А.Шамов

4) Авырып яки ачлыктан бетеренү. Инде кияү буласы кеше Зиннәт шикелле бик бетәшеп кайтса, иртәсен-кичен җылы сөт эчерәсе булыр, дип әйтеп, узган яз мүкләк кенә булса да бер кәҗә дә алдылар. Г.Бәширов. Аннары бик бетәшкән бит, ни гомер татлы нәрсә күрмәгән, ә үзенекеләргә әледән-әле шикәр, конфет кереп торды. Г.Гобәй. Көзге караңгы кичләрнең берсендә, станциядән кайтучы күрше авыл олаучылары сыңар куллы, ябык, бетәшкән Нурулланы Бәнатлар өенә ташлап киттеләр. Казан утлары

5) күчерелмә мәгънәдә Тузу, искерү; бетү, юкка чыгу. [Өй] Бик бетәшкән шул, җылы тормый. Г.Гобәй

6) күчерелмә мәгънәдә Бик ваклап, җентекләп, тәфсилләп эшләү

7) күчерелмә мәгънәдә Саранлану, вакчыллану.

– Биш тиеннән кыйбатрак булыр бит, әй. Бу мал болай да бик бәһа төште безгә, – дип, бетәшеп азаплана купец. Ф.Хөсни

◊ Бетәшкән нәрсә мыскыллау сүзе Бик саран, вакчыл. – Бигрәк бетәшкән нәрсә икән. – Юха елан. – Алай димә. – Дию. Т.Миңнуллин

Бетәшә бару Аз-азлап, акрынлап бетәшү. Хәер, бәлки, бу моңсулык-сагыш торгынлык елларының сәяси атмосферасыннан да, милли яшәешебезнең әкрен генә сүнә-сүрелә, бетәшә баруын аңлаудан да тугандыр. И.Вәлиуллин. Алар да көннән-көн йончый, бетәшә баралар. Т.Нәбиуллин

Бетәшә башлау Бетәшү билгеләре күренү. Ашын – ашаган, яшен – яшәгән Гаяз ага, җиде дистәне тутыргач, йончый, бетәшә башлый. Т.Галиуллин Бетәшеп бетү Тәмам бетәшү. Габдулла бу бетәшеп бетә язган карчыкның җиләк кебек кыз чагы булуын күз алдына китереп бетерә алмады. Ә.Фәйзи. Куәтле ир Альберт бетәшеп беткән карттан үч алса, хаклы булса да, гадел булса да, үзен түбәнәйтер иде. Р.Батулла Бетәшеп йөрү Һаман да, бик озак вакытлар дәвамында бетәшү; үтә вакчыллык күрсәтү. Син бетәшеп йөр киреңә, Мин, тотам да, үзем барып язылам Һәм аяк та басмыйм өеңә. Ш.Маннур. Халык куырылып, коры-

шып, бетәшеп йөрде. Т.Нәҗмиев

Бетәшеп килү Акрынлап, аз-азлап, күзгә күренеп бетәшү. --- их, бу да бетәшеп килә икән инде, моның да картаюы җиткән икән, дип, елыйсыларым килә башлады. Г.Бәширов. Йөрәк яралары да бетәшеп килә. М.Әмирханов

Бетәшеп утыру Әле, хәзер, бик вакланып, нинди дә булса эш белән шөгыльләнү. – Ничек түземлегең җитә синең шундый вак-төяк эш белән бетәшеп утырырга?! – дип гаҗәпләнделәр ул чакта бүлмәдәш кызлары. Ә.Сафиуллин
bäyäTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
бәя
1. 1) Әйберне, мөлкәтне сатып алу өчен билгеләнгән акча суммасы, хак. Мәкәрҗәдән килгән кызыл товар, Бәяләре алай зур түгел. Җыр. Бәясе ун тапкырга арткан егерме тиенлек тә күптән инде беркемне кызыктырмый ---. Р.Мирхәйдәров. Барлык товарларның бәясе күтәрелгәндә, хакыйкать бөтенләй бәһа-

сен югалтты. Ф.Садриев. Нефтькә

 бәяләр һәркөн диярлек сикереп тора.

 Юлдаш

2) сөйләм телендә Эш өчен түләү, хезмәт хакы. Шәрифулла мичне төзәтергә кирәк тапты, шунда ук алар бәясен дә килештеләр. А.Шамов. Ул да шатланды, ләкин, тәрҗемә бәясенә килеп җиткәч, бу икенче төрле сөйли башлады. Т.Гыйззәт

3) Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә: билге. Практикага бәяне шуңа карап куячаклар, киләсе кышка стипендияне дә шул хәл итә. И.Низамов

4) Кешенең яки берәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары, әһәмияте турындагы фикер, хөкем; бәяләмә. Синең сынау узган, басылган, әйбәт бәя алган әсәрләрең бар. Таныш өянкеләр. З.Мансуровның бу әсәре турында матбугатта бәяләр аз булмады. М.Мәхмүтов. Һәрбер әйберне үземчә укып барам, укыйм да, шундук, читенә үземнең бәямне, фикеремне яза барам. Х.Туфан

5) күчерелмә мәгънәдә Кадер, дәрәҗә. Сез үзегезнең бәягезне белеп эш итегез. А.Расих. Егет үз бәясен белә. Ю.Әминов

2. рәв. мәгънәдә, сөйл. Кыйммәт, югары хактан. Юләр бәя сорый, акыллы юнь бирә. Мәкаль. Ләкин Питер кебек шәһәрләрдә, аңлавымча, мондый бүләк бәя тормый – татарча укырлык кешеләре бик чамалы. Идел

◊ Бәя каеру Нәрсәнең дә булса бәясен күпкә арттырып сату. Әнә теге профсоюз башлыгы тәмам азды – һәр тауар өчен икеләтә бәя каерды. Ф.Баттал. Бәя күтәрү Дәрәҗәсен, абруен күтәрү. Күрче әле моны, үз бәясен ничек күтәрә! А.Иванов.
Бәя тору Кыйммәт булу, хакы югары булу
bähaTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
бәһа
бәя. Мисыр малы аңа бәһа булалмады. Кол Гали. Бәһасе

нәкъ шулай – ун алтын. Ф.Латыйфи. Үз бәһасен үзе белмәгән хатын-кызның, кайчан да булса, күзләре бер ачылырга тиештер ләбаса. Г.Галиева. Антошкага һәр язган юлы өчен бәһане арттырдылар, ә бер атнадан аны редактор чакырып алды. А.Толстой

◊ Бәһасе – сукыр бер тиен 

Кыйммәте, кадере булмаган минем ише климатологларның бәһасе – сукыр бер тиен. А.Тимергалин. Бәһа төшү Кыйбатка төшү. – Биш тиеннән – кыйбатрак булыр бит, әй. Бу мал болай да бик бәһа төште безгә, – дип бетәшеп азаплана купец. Ф.Хөсни