Search in Definitions

kıçkırırlıkTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кычкырырлык
Кычкыру 
дәрәҗәсенә җиткән, эченә сыймаслык. Нурсөянең хәлләре бишбылтыр 
ук авыл уртасында басып кычкырырлык иде бит. Н.Гыйматдинова. 
– Дөрестән дә, былтыр кыстырганга быел кычкырырлык икән шул 
бу, – диде ул, бармагы кытыклануга чыдый алмыйча кө-
леп. Ә.Гаффар
kürükTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
күрүк
1) кара күрек (2 мәгъ). Былтыр Мәскәүдән зур бер 
министр килгәч, --- ашап-эчеп утыра торган урынны --- күрүкләр 
белән чебенчеркидән саклаганнар иде. Ф.Садриев
2) кара күрек (3 мәгъ). Ул да әнә шулай, ярсып тальян күрүген 
тартатарта, сугышка киткәндә, соңгы тапкыр урам әйләнгән, 
диләр. И.Юзеев
koyıluTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
коелу
1) төш. юнәлеш, к. кою
 2) Үскән җиреннән күпләп йолкынып, өзелеп төшеп тору. Алма 
чәчәге коела Таңда искән җил белән. Җыр. Җил исте, агачлар 
чайкалып китте, җиргә сары яфраклар коелды. И.Салахов. Әгәр дә 
мондый җайланмалар булмаса, орлыклар, үзләрен үстергән 
үсемлекләр янына гына коелып, уңайсыз шартларда үсәрләр иде. 
Е.Веселов
3) Бик вак кисәкләргә аерылып төшү, күпләп чәчелү, сибелү. Кайда- 
дыр пыяла коелды, түбә калайлары кызганыч тавыш белән 
чыңлап куйдылар. А.Тимергалин. Бүген әзрәк суытып җибәргәнгә, 
 кояшлы һавадан вак-вак энҗе кебек ак кар чаткылары коела. Әйе, 
яумый, ә коела иде. Г.Әпсәләмов. Җир белән күк бер булып дерелди, 
блиндаж стеналарыннан балчык коела иде. М.Мәһдиев
4) Табигый урыныннан кубып чыгу, күпләп төшү (теш тур.). Гаиләсе, 
ике баласы бар, эшләми, хәле эшләрлек түгел, тешләре коела. 
Ф.Бәйрәмова. Үзем кебек картайган этемә шәһәрдән сөт ташыйм, 
тешләре коелган, ботка пешерәм. Н.Гыйматдинова

5) Берәр урыннан туктаусыз агып тору, таму, яву (сыеклыклар, күз 
яше, яңгыр һ.б. тур.). Бөртек-бөртек яшьләр коелды. Йөрәк әрнеде, 
күңел сыкрады. Г.Исхакый. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп 
тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә 
өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай 
тоела. Г.Ибраһимов. Мең елларга сузылган яулап алулар, 
буйсынулар, күз яшьләре, җиргә коелган, җирдә елга булып аккан 
каннар, зиндан газаплары… Мирас
6) Мул булып бөркелү, җәелү (яктылык, нур һ.б.ш. тур.). Өй 
каршындагы ак каеннарның бөдрә тармакларыннан мөлдерәп торган 
яшел нурлар коела. Р.Мөхәммәдиев. Август, матур вакыт. Төнге 
күктән йолдызлар коела торган вакыт. Сөембикә
7) Коеп эшләнү. Бакча капкасына каршы, көдрәләнеп үскән куаклар 
арасында чуен эскәмиядә җиздән коелган яшүсмер утырып тора 
иде. Ш.Рәкыйпов. Ачык муенында нечкә чылбырга беркетелгән, 
затлы металлдан коелган арслан башы ыржаеп тора. Казан утлары 
// Корылу, төзелү, ясалу. Аның тавык кермәслек итеп биек койма 
коелган бакчасы бар. М.Мәһдиев
8) күчерелмә мәгънәдә Каян да булса бер-бер артлы сикереп яки егылып төшү, төшеп 
калу (арбадан, чанадан һ.б.ш.). Ак битле, елтыр күзле «чүлмәкләр» 
[малайлар] көлешә-көлешә чанадан коелдылар. И.Гази. Халык 
сискәнеп китте. Теге як халкы инешкә коелды: чыр-чу, елаш- 
кычкырыш. М.Мәһдиев. Кетәклектән, пырхылдашып, берәм-берәм 
тавыклар коелды. Р.Мөхәммәдиев
9) күчерелмә мәгънәдә Яңгырап ишетелү. Тургай җыры якты күк йөзеннән көмеш 
чыңнардай чылтыр-чылтыр коела иде. Г.Бәширов. Очып үтсеннәр 
иде алар [торналар] хәзер авыл өстеннән, дип телисең. Моңсу 
тавышлары яңадан җиргә коелсын иде. А.Сафин
10) күчерелмә мәгънәдә Күпләп барлыкка килү, күпләп бирелү, әйтелү, яву 
(мәсьәләләр, тәкъдимнәр, сораулар). Ул арада бу мактау сүзләре, 
кояшлы яңгыр кебек, көтмәгәндә генә минем өскә коела башлады. 
Г.Бәширов

11) күчерелмә мәгънәдә Нинди дә булса эш-хәрәкәт нәтиҗәсендә берәр төрле хәл 
хасил булу; берәр төрле халәт, күренеш барлыкка килү. Аның [Галим 
абзыйның] таза-нык тәненнән җитәрлек кадәр гайрәт, көч коелды. 
Ул шул гайрәт, көч аркасында, менә хәзер карт көнендә булса да, 
шулкадәр зур дәүләткә иреште. Г.Исхакый
◊ Коелып төшү 1) Куркып китү, куркуга калу, өркү. Рәшитнең 
әтисе, исе-акылы китеп, бер катка коелып төште. А.Тимергалин. 
Беркөн, бер дәрестә, институтны былтыр гына бетереп, беренче 
елын гына укыткан япь-яшь апага Фәйзәви үзенең мәкерле соравын 
бирмәсенме! Апабыз коелды да төште. Х.Сарьян. Коелып төш- 
мәде Мирсәет, сездән курка торган күлмәк күптән тузган, дигән 
сыман, тәкъдим ителмәгән урындыкка ипле генә барып утырды. 
Р.Мөхәммәдиев;
2) Оялудан, уңайсызланудан һ.б.ш. сәбәпләрдән нишләргә белмәү, 
каушап, югалып калу. Коелып иңү кара коелып төшү. Коелыплар 
иңде, мескенкәем, тиз генә кече якка кереп посты. Ш.Маннур
Коела бару Торган саен ныграк коелу, бер-бер артлы коелу. Юлда 
кайтканда, әнә шулай кыймылдый-кыймылдый, башаклар җиргә 
коела барганнар. Р.Батулла. Шул рәвешле, акрынлап 
оперативниклар күз уңаена эләккән гөнаһсыз бәндәләр «иләктән» 
коела бара, һәм анда бары ике кеше --- кала. Мәдәни җомга
Коела башлау Коелырга тотыну. Без, ачык авызлар, күгәрченнәрне 
күзәтәбез, ә күктән, искәртмәстән генә, парашютистлар коела 
башламасынмы! Ф.Хөсни. Бара-тора шуларның барысы берләшеп, 
зур, көчле, гөнаһсыз матур, нәзек бер хатын килеп басты, вә шуның 
авызыннан таза, батыр, матур музыка коела башлады. Г.Исхакый. 
Менә бервакыт арбадан көлтәләр коела башлый, колак төбендә 
җил сызгыра, як-якта ниндидер коры елга, чокырлар күзгә 
чалынып кала. М.Галәү
Коела тору Һаман коелу, коелуын дәвам итү. Яфраклар коела тора 
 – себерә торалар. Безнең гәҗит

Коелып бару кара коела бару. Ул кагылып киткән ботаклардан 
җиргә тупыр-тупыр өлгергән алма коелып бара. Р.Мөхәммәдиев. 
Карасам, сурәттән миңа комы коелып бара торган бер адәм 
хәсрәт эчендә карап тора. Ф.Яхин Коелып бетү Бөтенләй, барысы да 
коелу; коелган хәлгә килү. [Картның] тешләре коелып бетеп, эчкә 
батып калган авызының иреннәре калтырандылар. Ф.Әмирхан. 
Йорт уртасында, су эчендә утырган ялгыз карт каен әле һаман 
коелып бетәргә өлгермәгән актык сирәк яфраклары белән кызганыч 
рәвештә шаулый башлый. Г.Ибраһимов. Талып кына калмады инде 
Бибинурның керфекләре, коелып бетте. А.Гыйләҗев Коелып калу 
 Ниндидер бер вакыйгадан соң коелу. Хатын --- яңа гына уянган, 
соңгы тапкыр ашаганда җәймәгә коелып калган икмәк валчыкларын 
чүпләп утырган баласына ишарәләде.
Г.Гобәй. Чанадан печән коелып калган
Коелып китү Кинәттән коелу; коелган хәлгә килү. Бик көч берлән 
генә Шәүкәт: – Юк, – диде дә яше берлән коелып китте. Г.Тукай. 
Җил чыкты, агачлардан яфраклар коелып китте. Бара башлагач, 
кем ул, атам, дип әйтте дә, буыннарым коелып китте. Һ.Такташ 
Коелып тору Даими, регуляр рәвештә яки хәзер, әле коелу. Ә 
җеннәр җимеш кортларыдай тупылдап коелып тора, коелып 
тора. З.Мурсиев. Түшәмендәге акшар кубып, идәнгә ко-
елып тора. Татарстан яшьләре
kirtekläüTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
киртекләү
киртләү (1 мәгъ.) Үткен пәке белән таякны 

киртекләү
Киртекләп кую Киртекләнгән хәлгә китерү. Җитмәсә, әбисе 
былтыр җәй аның буен ишек яңагына билгеләп, пычак белән 
киртекләп куйган иде. Д.Каюмова
Киртекләп чыгу Барысын да киртекләү
Киртекли бару Рәттән киртекләү
keremTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
керем
1) Дәүләт, сәүдә-промышленность оешмалары, 
аерым кешеләр һ.б.ш. тарафыннан нинди дә булса эшчәнлек 
нәтиҗәсендә алына торган, җитештерү чыгымнарыннан калган акча 
һәм материаль кыйммәт, табыш. Сыгылма аракы заводы елныңелына 
планны үтәп килә, кереме дә зур гына икән. М.Насыйбуллин. Мондый 
кибетләрдә сәүдәдән кергән керем дистә меңнәр белән исәпләнә бит. 
Х.Вәлиәхмәтов. Король хезмәтендә дәрәҗә алуга ирешергә һәм зур 
керемнәр алырга мөмкинлек була. Урта гасырлар тарихы. Әмма үзе 
эшләмичә, Себер акчасы белән «фарсить итеп» яшәргә өйрәнгән 
әнигә мондый керемнәр төкерек кенә. Э.Шәрифуллина
2) Бухгалтерия кенәгәсендәге акча һәм материаль кыйммәтләр 
табышын язып бара торган графа. Аның үзенә дә эләкте: – Былтыр яз 
идарә айгырының аягын сындырып суйдырдың. Аның зыянын 
капладыңмы, и ул керем кенәгәгә теркәлдеме? Х.Сарьян. Табышны 
керемгә язып кую
3) техника термины Кертү урыны, кертелгән урыны. Электр кереме. Керем 
тишеге
käşänäTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
кәшәнә
1) Кабер өстенә куела торган чагыштырмача зур 
гына төрбә. Былтыр Башкортстан археологлары Бәйчә дип аталган 
кәшәнәне казыганнар. Шуннан байтак алтын әйбер табылган. 
Г.Хисамов
2) диалекталь сүз Чардуган
iskerüTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
искерү
1) Вакыт үтү белән яки еш, күп кулланудан тузу, яраксыз хәлгә 
килү. Бу ботинкам искергән, тагын бер ботинкам бар-барын да, анысын 
яратмыйм. Г.Камал. Кичә Нәфисә янына кереп, ул: – Өстәмәгә тигән бодаең 
белән өйне сипләтербез, бик искергән! – дип кисәтеп куйган иде.
Г.Бәширов. Пальтом искерде, яңаны тектерергә булдым. И.Гази
2) Куәте кимү яки бөтенләй айну.
Сыра искерү. Камыр башы искерү
3) Яңалыгын, йомшаклыгын югал ту; кибү, кату. Анда да ашарга искергән арыш 
икмәге белән күгәргән ярмадан башка әйбер җибәрмәде. Г.Ибраһимов. Ул икмәк 
тагы бик тиз искерә бит, мал багучы ул кадәр искергән икмәкләрне кая куйсын? 
Г.Тукай
4) физика Вакыт үтү белән яки җы лылык тәэсирендә материалларның 
(металларның, полимерларның) үзлек ләре үзгәрү
5) Хәзерге көн, хәзерге заман та ләпләренә җавап бирми торганга әй ләнү; 
яраксызга чыгу. Без, бу китаптагы ысулны искергән санаганлыгыбыздан, 
мөгаллимнәргә [тәкъдим] итәргә җөрьәт итмибез. Ф.Әмирхан. Янәсе, 
Нәфисәләр чоры узды, ул романнар искерде. Р.Миңнуллин. «Ярык» сүзенең 
беренче мәгънәсе искерде: ул «яктылык» мәгънәсен инде белдерми, бәлки, агач 
әйберләрдәге аралыкны – ачыклыкны белдерә. Ф.Сафиуллина
6) Беренче әһәмиятен, актуальле ген, кирәклеген югалткан. Газета искергән 
хәбәрне яратмый. И.Гази. Бу чорда безнең поэзиябез дә, шагыйрьләребез дә 
бик нык үсте, үзгәрде. Яңа шагыйрьләр килде, күп шагыйрьләр искерде. 
Р.Миңнуллин. – Атаңнар сүзен

сөйлисең. – Минем атамнар сине начарлыкка өйрәтәмени? – Аларның фи- 
кере искерде инде. Ф.Яруллин
7) күчерелмә мәгънәдә Тормыштан артта калу. – Ну, монда дөнья һаман шул килеш икән, – диде 
Линар. – Искергәнсең икән син дә, апа. Радиолаң да кадими заманныкы, 
җырларың да. М.Маликова
8) күчерелмә мәгънәдә Олыгаеп таушалу, көчсезлә нү. – Кайтып дөрес иткәнсең, – диде карт, 
Ихтыярның уйларын белгән кебек.
– Картайдык без, искердек. Р.Вәлиев
Искерә бару Торган саен, көннән көн ныграк искерү. --- кар базы өс- 
тендәге куыш, хәтта мунча да елдан-ел искерә, иңә бара. М.Маликова. Былтыр 
болай түгел идем, Быел әллә нишләдем... Искерә бара елларым, Искерә барам 
үзем. Р.Корбан. --- мондый үзгәрүнең икенче сәбәпләре дә булуы ихтимал. 
Мәсәлән, «кытай татары кайту» хәбәренең искерә баруы, күзләрнең дә «ят 
чырайга» күнегә төшүе. Казан утлары
Искерә башлау Искерү билгеләре күренү, беленү. Мунча ташы искерә 
башлагандыр, чак кына төтен әчесе бар. Ш.Янбаев. Август аена кереп, искерә 
башлаган җәйне яңартып ала торган яңгыр бу. М.Хуҗин. Ә менә саклау ягы 
кыенрак ул ризыкларны, казылыкны саклап булса да, калганнары айлык юлда 
искерә башлый. М.Хәбибуллин
Искерә төшү Тагын да бераз, бер кадәр искерү; беркадәр искергән хәлгә килү. 
Киеменең искерә төшкән булуына карамыйча, керсез, тузансыз булуы бу 
татарны миңа сөекле күрсәтә иде. Ф.Әмирхан. Ак өй идәненә, бераз искерә 
төшкән Бохар паласы өстенә табын әзерләнгән иде. А.Шамов. [Салихҗан] 
Капкадан керә-керешкә, бик эшлекле кыяфәттә, искерә төшкән йортны --- 
караган була. А.Вергазов
Искереп бару Акрынлап, аз азлап искерү. Теге башкорт егете – усал солдат 
Закир – үзенең дүрт иптәше белән, искереп бара торган, шулай булса да әле 
таза бер йортка барып керделәр. С.Җәлал. Алар искереп, җимерелеп барган 
агач баскычтан тиз-тиз генә өскә күтәрелделәр. А.Шамов
Искереп бетү Тулысынча искерү.
[Бүлмәнең] Обойлары каралып, искереп

беткән, урыны-урыны белән ертылган да. Г.Әпсәләмов. Искереп беткән паль- 
томның өтек якасын күтәреп, ашыгаашыга, Чернышевский буйлап --- киттем. 
Ә.Еники. --- эчпошыргыч тынлыкка өйдәге һәрнәрсәнең соң дәрәҗәдә 
искереп, какшап, төссезләнеп беткән булуы да сәбәпче иде… М.Маликова 
Искереп калу 1) Ниндидер сәбәп тән соң, тәэсирдән соң искерү; кинәт
искерү
2) күчерелмә мәгънәдә Актуальлеген, хәзерге вакыт өчен әһәмиятен, кирәклеген югалту. Бая цех 
начальнигыннан һәм витринадан күчереп алган мәгълүматлар берьюлы 
искереп калган төсле булып күренделәр аңар. Г.Минский
Искереп килү Искерүгә таба бару; акрынлап, аз азлап искерү хәленә якы наю. 
Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп 
торуга карамастан, искереп килә. Х.Сарьян
Искереп китү Бераз, берникадәр искерү. Күмәчләр алып килгән идем. Күп 
булгач, искереп китәр инде. М.Фәйзи
irtälekTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
иртәлек
Иртә булу. Былтыр Габдулла русча укырга йөрүне үзе сораган 
иде. «Сиңа иртәрәк әле!» – дип, аның соравын кире кактылар. Иртәлектә 
түгел иде хикмәт. Ә.Фәйзи
igeleksezTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
игелексез
1) Яхшылыкка яманлык белән җавап бирүче. Бәлки, 
балалары игелексездер, дип уйлар идең, үзенең әйтүенә караганда, алар аның 
өчен үлеп торалар, имеш. М.Шабай
2) Булдыксыз, юньсез, тәрбиясез. Игелексез кеше син, Борһан. Кешеләр әнә 
тиздән уянып, эшкә тотынырлар, ә син адәм җанын үртәп яшәвеңне генә беләсең. 
М.Шабай
3) Файдасыз, бәрәкәтсез. Тик былтыр нигәдер игелексез ел булды. Г.Бәширов. 
Игелексез хезмәт. Игелексез җир
cilTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
җил
1) Атмосфера басымы үзгәрү нәтиҗәсендә, җир өстендә бар лыкка 
килгән һава агымы хәрәкәте. Җилләр, җилләр исәләр, Киң кырларны кичәләр. 
Җил назына иркәләнеп, Тук бодайлар үсәләр. М.Җәлил. Өстә җил, андый мондый 
гына җил түгел, төрле яктан һич туктамыйча үтеп, сызгы рып торган җил. 
А.Гыйләҗев. Сабыр гына искән урман җиле Айлы юлга чәчәк сибәли. Х.Туфан
2) Нәрсәнең дә булса тиз хәрәкәте белән барлыкка килгән һава дулкын нары. 
– Синең, – диде, – аяк атлап көлүеңнең җиле минем миемә сугыл ды… 
Г.Ибраһимов. Машина җиле аларның сүзләрен урлый, алар кычкы рып 
кычкырып сөйләшәләр. А.Гыйлә 
җев. Гаяз утыру белән, ул дилбегәне бу 

шатып җибәрде. Ат җиленнән борын га тансык ис килеп бәрелде. Х.Сарьян
3) күчерелмә мәгънәдә Нинди дә булса берәр хәл яки вакыйганың башлангыч билгелә ре; 
үзгәреш. Байлык алынды дип кай гырмагыз. Бу – вакытлы бер җил генә. Исәр дә 
китәр. Күп булса, өч көн ба рыр, диделәр. Г.Ибраһимов. Әйтерсең лә бу ике кеше 
үзләре белән ниндидер яңа җил алып керделәр, алар кер гәч, барысы да 
күңеллеләнә төште... Ф.Хөсни. Илне үзгәртеп кору җилләре кагылгач, халык, 
ничектер, бер омты лып алган иде. Мәдәни җомга
4) күчерелмә мәгънәдә Нинди дә булса эш, хәл, ва кыйганың барышы. Кызының үзен игъ тибар 
белән тыңламавын сизгән Сәхип әфәнде сүз җиленең барышын үзгәр тергә 
булды. Казан утлары
5) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәнең дә булса көчле тәэсире, шаукымы. Дөрес, ул вакыт та әле 
Фатих язучы түгел, ләкин инде 1905 ел җиле кагылган, гаять үткен, кыю һәм 
көрәшергә ярсып торган ачы телле яшь егет була. Ф.Әмирхан ту рында 
истәлекләр. Ерак пайтәхеттән көчле инкыйлап җиле, ниһаять, безнең кечкенә 
Дәүләкәнгә дә килеп җитте. Ә.Еники. Әмма замана җиле чаралар га чаманы 
белмәде, табигатьтән дә өстен булып, шушы таулар аша авыл ны еш кына 
туздырып узды. Мирас
◊ Җил алгандай Кинәт юкка чыгу турында. Җил алу 1) Җылылык бетү, суыну, 
салкынаю; 2) Юкка чыгу, бетү. Җил ашау Җилгә ярылу (бит, кул га карата). 
Җил баш Буш, эшлек сез, мәгънәсез кеше. Җил баш син! Күк күкрәгән 
өчен, болытларга бар мак янап маташасың, адәм көлкесе! Ә.Еники. Җил 
белән киртәсен тоткан, һава белән япкан Туктар кунар җире юк, йортсыз, 
 ихатасыз. Җил белән симертү Ач тоту, ашатмый ча тотарга тырышу. 
Җилгә җибәрү
 1) кара җилгә очыру. Ашлыгымны җил гә җилгәрдем. Яшьлегемне җилгә җи 
бәрдем. Җыр; 2) кара җилбәгәй(гә) җибә рү. Ләкин, шул тыгыз халыкны ике якка 
сибеп, урталай ярып, берәү килә
 , «шалевый» якалы пальтосын җил гә җибәргән. М.Мәһдиев. Җилгә җи ленләп, 
бозга бозаулап йөрү 1) Те 

ләсә кемне тыңлап, бушка мактанып гомер уздыру. Йөрисең арбага бишен че 
көпчәк булып, былтыр яуган карны эзләп. Фәрештә кияве. Җилгә җилен ләп, 
бозга бозаулап, аша да ят инде пенсияңне. Б.Камалов; 2) Юк бар, фай дасыз эш 
артыннан чабу. Җилгә йөрү гади. с. Табигый йомышны үтәү. Асаф моңа 
игътибар итте: кайбер сугыш чыларның һөҗүм алдыннан шундый гадәтләре 
бар. Йә берөзлексез җилгә йөриләр, әйтерсең бер самавыр чәй эчкәннәр.  
М.Мәһдиев. Җилгә очу (китү) 1) Әрәм булу. Хан кызының иң тирән, иң саф 
калебеннән җан ачысы илә чыккан сүзләре, ялварулары бар да җилгә китте, 
шаһзадәгә һичбер әсәр кылмады. Ш.Мөхәммәдев. Ярый, тү земсезләнеп, 
иңбашларыңны җыерма. Әйтәсе сүзем бик күп иде дә җилгә очты. 
Г.Әпсәләмов. Ул арада ишек тән карсак кына буйлы, чүрәкәй генә бер кеше 
чыгып, француз яулыклы бер карчыкның муенына ташланды:
– Булмады, биргән сәдакаларың җилгә очты, анакай... Ф.Хөсни. Җилгә очыру 
 Малны, дәүләтне, вакытны бушка, файдасызга уздыру, әрәм итү. Бу бит, 
кимендә, биш сәгатьне җилгә очыру дигән сүз. Г.Ахунов. Солтан, син бу 
адымың белән минем тормышымны җимереп, тәмле хыялларымны җилгә 
очырдың. Т.Гыйззәт. Җил дагалап йөрү Эшсез, тик йөрү. Җил дагалап йөри 
ул. Г.Ахунов. Җилдәй җитез Бик тиз; бик өлгер, уңган. Җилдәй җитез йөртә бик 
тиз минем таныш автобу сым. Р.Миңнуллин. Җилдән җиң тегеп йөрү 
 Корыга, бушка тик йөрү. Ба киров җилдән җиң тегеп йөрүче зат түгел. 
А.Гыйләҗев. Җилдән килгән давылга китү кара җилдән килгән җил гә китү 
 Җилдән килгән давылга китәр. Мәкаль. Җилдән килгән җилгә китү Көч түкмичә 
генә тапкан мал бушка китү, кадерсезгә китү. Җилдән туган (тапкан) бала 
 Рәсми никахы булма ган анадан туган бала. Сиңа ни әйтер идем, шул җыен 
яттан, җилдән ту ган баланы сөймәсәң, сөяргә башка бала таба алмагансың 
икән. Г.Камал. Ә мин – җилдән туган. Минем күңел җәрәхәтле, мине мыскыл 
итәргә әзер

торучылар бар. М.Мәһдиев. Җиле дә килмәгән Аз гына да охшамаган, 
якын да килмәгән. Кая боларның төс ләре бер беренә охшау, ди? Җиле дә 
килмәгән. А.Әхмәт. Җил иләп йөрү кара җил куып йөрү. Йөри шунда җил 
иләп. И.Туктар. Җил кагылу Нәр сәнеңдер тәэсире, йогынтысы булу. 
Кооператив урынбасарына да җил кагылды. Г.Ибраһимов. Җил кайсы якка 
иссә, шунда (шул якка) авыша торган Үз принцибы, үз тоткан юлы, тотрыклы 
карашлары булмаган кеше турында. Кыз баланың язмышы егет ләр кулында. 
Тәлиганың әле җил кай сы якка иссә, шул якка авыша торган чагы. Ф.Яруллин. 
Кырыкка җитеп тә үз хыялына ирешә алмаган ана белән җил кайсы якка 
иссә, шунда авыша торган аумакай атадан ничек ту ган диген шундый 
бала! М.Маликова. Җил (куу) куып йөрү Юк эш артын нан йөрү, бушка йөрү, 
кирәксез эш белән шөгыльләнү. Йөрмә читтә җил куып, син кайт, Гыйлемдар, 
кайт әле. Ш.Бабич. Намаздан соң ул, урыныннан торып, сүзгә кереште: – 
Балаларыбыз урамда бер эшсез җил куып йөриләр, дога белмиләр, укый яза 
белмиләр. Мул ла абзый аларны укыта алмас микән? М.Галәү. Фарукның җил 
куарга вакы ты юк, хода бәндәләре. Мәшәкате му еннан. Б.Камалов. Җил күрде, 
 кояш алды кара ай күрде, кояш алды Гүзәл не җил күрде, кояш алды. «Сау булы 
гыз», – дип әйтергә дә онытып ки теп барды. Т.Галиуллин. Җилләр исү
 1) кара җилләр уйнау. Югыйсә үз вакы тында Мәскәүне шаулаткан аты һәм 
гайрәте булган бу мәшһүр затның туп ланган байлыкларыннан күптән инде 
җилләр искән. Р.Мөхәммәдиев; 2) Ки нәт юкка чыгу. Бибинур тантана бе лән 
 Зөһрәбану баскан урынга караган иде, сыңарыннан җилләр искән, кай арада 
кибеттән чыгып та шылган ди ген! А.Гыйләҗев. Выжт, җилләр исә тегендә, 
эрегән! Яулык күптән Исмә гыйльнең кесәсендә ята инде. М.Фәйзи. Тагын бер 
тын эзләнеп йөрдек. Кием нәребездән җилләр искән иде. М.Юныс. Җилләр 
уйнау Бетү, юкка чыгу. Кесәдә тагы җилләр уйнап тора иде. Ф.Хөсни
"былтыр" isemlektä bulmasa, zinhar. bütän süzlekne saylagız, ezlägez isemnärdä, soragız läkin süzne süzlekkä kertegez.