Search in Definitions

yugaluTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
югалу
1. Берəр җирдə онытылып, төшеп калып яки урланып, яшерелеп кулдан
китү. Кайда икəнлеге билгесез булу [югалган алмазымны эзлим] 2. Күзгə
күренми башлау [эз ю. ]. Берəр җиргə яки нин. б масса эченə батып керү, яшеренү
[сөзгечне сабы югалганчы батыру] 3. боерык ф. форм. Кайдан да булса тиз генə
китү, урын бушату, юк булу [югалыгыз моннан!] 5. Каядыр китеп, күзгə
күренмичə, кайтмыйча көттерү; билгесез якка һəм вакытка китү. Озак килми
тору. Еракка китеп юк булу, юкка чыгу, кайдалыгы билгеле булмау 6. күч. Һəлак
булу; əрəм булу (кеше тур.) Үтерелү, һəлак ителү, бетү. Үлү, вафат булу тур. 
[мəңгелеккə безнең арабыздан югалды] 7. күч. Əрəмгə, бушка китү, нəтиҗəсез
калу 8. күч. Бетү (аерым сыйфат яки иҗтимагый яисə рухи күренеш тур.) 
9. күч. Уйга, борчуга бату, бөтен игътибарны шуңа гына юнəлдереп, тирə-юньне
күздəн ычкындыру [уйланам, уй белəн югалам]. ЮГАЛЫП КАЛУ -Нишлəргə
белми каушап калу
şıbırTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
шыбыр
I. и. Һава тутырылган карын капчыктан торган музыка коралы. 
II. ШЫБЫР ТИРГƏ БАТУ -Шабыр тиргə бату
şilTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
шил
-диал. Эчкə бату, иңүдəн барлыкка килгəн чокыр, түбəн сеңгəн, шилгəн
урын. ШИЛ БУЛУ -1)Эчкə бату, убу, чокыр барлыкка килү 2)Шилү(3)
şäfäqTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
шəфəкъ
-и.
1. Кояш баеганнан соң офыкта кояш нурларыннан була торган
кызыллык. Таң алдыннан була торган көнчыгыш офыктагы кызыллык 2. Азагы,
соңы, иң соңгы мизгеле [гомерем шəфəгында]. ШƏФƏКЪ БАТУ (СҮНҮ) -
Кояшның соңгы нурлары да югалып, караңгылык басу, төн килү
şabırdauTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
шабырдау
(ШАБЫРДАТУ) 1. Шабыр-шобыр иткəн тавыш чыгару
2. рəв. ШАБЫРДАП -Тоткарланып, буылып торган су яки башка сыеклыкның
кинəт зур басым астында шаулап агып чыгуы тур. ШАБЫР ТИРГƏ БАТУ -
Шапырма тиргə бату -Бик нык тирлəү, эре-эре тамчы тир чыгу
çumuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
чуму
1. Баш белəн суга күмелү. Нəр. б. сыеклыкка, йомшак əйбергə бөтенлəй
керүен, күмелүен белдерə 2. Бату [карга чума-чума бардык]. Төшеп китү (аска,
төпкə һ. б. ш.) [трактор чокырга чумды] 3. Берəр йомшак нəрсə эченə кереп китү,
күмелү; баштанаяк каплану [мендəргə чуму]. Берəр əйбернең нəрсəгə дə булса
кереп утыруы, кереп урнашкан булуы турында [куе каш астына чумган күзлəр]. 
Берəр урынга тиз генə керү, кереп югалу [тиз генə чаршау эченə чума]
4. күч. Нин. б. уй-фикер, хис билəп алу, шуларга нык бирелү [борчулы уйга чумды]
5. күч. Бик нык бирелеп берəр эш белəн шөгыльлəнү [эшкə чуму]. Берəр хəлгə
тару [тынлыкка чуму] 5. Нəрсə белəн дə булса каплап алыну, чолгап алыну
[яшеллеккə чуму 7. Чамадан тыш зур байлыктан һ. б. ш. файдалану, шуңа ия булу
тур.
8. Бик күп алу [бурычка чуму]
utıruTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
утыру
1. Аяк өсте яки яткан хəлдəн аякларны сузып, салындырып яки бөклəп
арт белəн урындыкка, идəнгə һ. б. тиеп урнашу, гəүдəнең өске яртысын гына
вертикаль хəлгə кую. Шул хəлдə булу 2. Берəр җиргə бару өчен каян да булса
урын алу 3. сөйл. Нин. б. эштə булу һəм озак эшлəү тур.
4. Эшсез, хəрəкəтсез хəлдə
булу яки ял итү. Берəр җирдə (мəҗлестə, концертта, туйда һ. б.) булу 5. Кайда да
булса даими рəв. яки озак вакытлар булу, беркая да чыкмый тору 6. [алачык
чишмə буена утырган] 7. [төрмəдə утырган икəн ул] 8. [диетада у. ][бəрəңгедə генə
у. ] 9. [ботакта карчыга утыра][самолет җиргə төшеп утырды] 10. [тузан у. ][лəм у. ]
11. [үпкəдə пуля у. ] 12. Җиргə, суга бату, сеңү, иңү. Нин. б. тоткарлыкка очрап,
төртелеп туктау, алга бара алмау. Басылу, тыгызланып яки эреп күлəме кимү
13. Юешлəнүдəн, дымланудан кыскару, тараю, кечерəю (тукыма, күн тур.) 14. 
[күлмəк өстə ямьсез утыра] 15. [агачлар шаулап утыра] 16. [холкы да утыра
төшкəн][күңел бер җилкенер дə утырыр] 17. [көннəр генə бераз утырсын] 18. 
[тамакка төер у. ] 19. [ана каз ояда утыра] 20. [класста утырып калу] 21. [яучылар
килə дə китə, кыз һаман утыра] 22. [күзлəр утыру] 23. күч. Берəр мəсьəлəдə бик
нык алдану. УТЫРГАН БАЛ -Ярмаланып куерган бал. УТЫРГАН КЫЗ -Кияүгə
чыгу вакытын уздырган яки бөтенлəй чыкмый калган кыз. УТЫРГАН ТАВЫК -
Чебеш чыгару өчен йомырка өстендə утыручы тавык. УТЫРЫП КАЛУ 1. Алга
китүдəн, үсүдəн туктау 2. Нəр. б. мəхрүм калу, элəкмəү 3. Кияүгə чыкмыйча карт
кыз булып калу, сазау 4. Укыган классында калу, күчмəү 5. Берəр урынга
урнашып, төплəнеп калу 6. Йөзнең ябышып, кечерəеп калуы аркасында
күзлəрнең аерата зур булып күренүе тур. УТЫРЫП ЯВУ -Өзлексез, тоташ яву
(көзге, вак яңгыр тур.)
uylanuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
уйлану
(УЙЛАНДЫРУ) 1. Үзалдына уйлау, уйга бату; уйга калу 2. Хыяллану
moñlanuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
моңлану
(МОҢЛАНДЫРУ) - Моңлау -диал.) 1. Кайгыру, хəсрəтлəнү 2. Моңлы итеп җырлау, көйлəү. Кошлар сайравы тур. рəв. Моңлы итеп, эчке моң белəн3. Уйчанлану, моңсулану, уйга бату. Моңлы булып күренү (табигать тур.)
moñayuTatar mäğnälärdäTatar mäğnälärdä
моңаю
(МОҢАЙТУ) (МОҢСУЛАТУ) 1. Кайгыру, сагышлану. Сагышланып,
моң белəн [моңаеп карый] 2. Боегу, уйга бату, күңелсезлəнү. Уйланып, хислəргə
бирелеп утыру 3. Моңлы итеп көйлəү, җырлау 4. күч. Тын гына утыру, моңлы
булып күренү, күңелсез булу (җансыз əйберлəр тур.) [кырда əремнəр моңая]