Latin

Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4

Toplam kelime sayısı 3602
Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1966
35.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
49.3 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
56.5 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
Офык тулып буран уйнаганда
язлар булып кердең хыялга.
Сине эзләп чыгам ерак юлга,
хыялларны кем соң тыяла?
Син яз булып кердең күңелемә,
йөгереп чыктым салкын урамга.
Чәчәк булыр һәрбер кар бөртеге,
йөрәгемне куйсам буранга.
Ак көртләрне үтеп чыгалмыйча
туктап калган юкә-чаганнар,
уянырлар бәсле йокылардан,
миңа табан каршы чабарлар.
Тупыллар да шаулап язга керер,
кошлар очар сөю иленә.
Кояш кайтыр җиргә,
кояш кайтыр
кочагында алып сине дә!

***
Көн яктысы калган күзләреңдә,
җанга күчә шуның җылысы.
Күңелеңнән матур язмыш теләп
елыйсың да һаман елыйсың.
Юк, юатмыйм әле, күз яшьләрен,
юып алсын бөтен кайгыңны,
Калдырсын ул синең хәтереңдә
иң бәхетле, рәхәт чагыңны.
Безне бары кайгы ямьсезлидер,
нурланырбыз, шатлык килдисә!
Төнбоеклар хәтта ачылып китәр,
күз карашың күлгә түгелсә...
Онытылсын әле үткәннәрең,
килер бәхет — дөнья чаклысы.
...Күзләреңдә сииең таң беленә,
офыкларга күчә яктысы!

***
И күңелле, рәхәт иде (хәтерлә!),
Син иң матур чәчәк идең ул чакта.
Мин — бал корты, таңда очып киләм дә
куна идем синең баллы кочакка.
Нинди тылсым әйләндерде кешегә?
Мин — бер егет, син — кыз бала булгансың.
Нинди кайгы төште әле башыңа,
нигә инде күңелең кинәт тулган соң?!
Мөлдерәмә күз яшьләрең, сөеклем.
Чишмә булып агып китәрсең сыман.
Әверелермен мин дә алтын балыкка,—
аерыла алмам чишмә суыннан.
Көләсеңме?
Көлеп кенә тор, яме!

***
Әгәр син йокласаң
бу аяз төннәрдә,
ачармын пәрдәңне
әверелеп җилләргә,
һәм якты ай булып
багармын йөзеңә,
таң булып иңәрмен
зәп-зәңгәр күзеңә.
Уянмый ятсаңмы? —
Керермен төшеңә.
Уянгач, барчасы
төшәр дә исеңә...
Сөйләрсең —
фал ачып
юрарлар төшеңне.
Телгә дә алмаслар
һич минем исемне.
—Нәрсә ул йомшак җил
якты ай, аяз таң?
Нәкъ минем хис белән юрарлар:
—Яратам!

***
Дөнья шундый якты.
Ай да сүнми калган.
Карадык та күккә,
әй, оялдык таңнан.
Бу тормышта сине
кемдер бәхете иткән.
Ә ул үзе сиңа
бәхет бирде микән?!
Күңелеңне шатлык
күптән ташлап киткән.
Шатлык китсә, көзең
якынлаша икән.
Онытылыйк, әйдә,
бер куаныйк әле,
безнең якты йөздән
артсын дөнья яме.
Тигез тибүеннән
йөрәк гел тынмасын. .
Карамачы айга,
күзеңдәге
кояш тотылмасын.

***
Дөнья әле килә генә
йокысыннан уянып.
Алмалар кызара таңда
тәрәзәдән оялып.
Нәрсә булган икән анда
алмалар оялырлык,
сызылып саргая-саргая
каеннар уйланырлык?..
Гашыйкларны карап тору
күңелле — алмаларга!
Ә нигә соң якты каен
бакчадан чыгып бара?..
...һәркем үзенең бәхетен
уйлагандыр бу таңда:
сары сагыш иңгән, өнә,
җимешсез каеннарга...
РӘНҖҮ
Егетләрнең күңелләрен кыздырырлык
сөю дәрте күкрәгеңдә кабат янсын.
Әмма андый иң бәхетле мизгелләрең
өндә түгел, төшләреңдә кабатлансын.
Тоталмаслык булып тагын кабатлансын!

***
Калды кар түгелеп
болытлы ак төннән.
Чәчәкләр хуш исе
бөркелә ак җирдән.
Җылы җил йөгерә
өстеннән даланың.
Җаннарны җылыта
аклыгы карларның.
Тик миңа шәфкатьле
булдымы әллә көз:
күмелгән киткән эз,
ак карда ;— килгән эз!


























СЫБЫЗГЫ
(шигырьләр һәм әкиятләр)
Чигүле кулъяулык
(Әкият)
Борын-борын заманнарда яшәгән ди, булган ди ялтыр энә. Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, салават күперенә охшаш аллы-гөлле әдрәс җебе аның артыннан калмыйча ияреп йөри икән. Энә бик тә тынгысыз булган, эшсез ятуны яратма­ган.
Көннәрнең берендә ялтыр энә сәяхәткә кузгал­ган, әдрәс җеп тә аңа ияргән. Эш эзләү икән боларның исәбе. Баралар ди, баралар ди энә белән җеп бормалы юллар буйлап, әллә нинди елга-таулар, чокыр-чакырлар, урман-чытырманнар аша үткәннәр, шулай бара-бара бер саплам җир киткәннәр, ниндидер авылга килеп җиткәннәр. Авыл урамына кергәч, үпкәләшеп басып торучы кыз белән малай очраган боларга. Малай кызый­ны үчекли,күзен дә ачырмый икән. «Елак,елак,елтын колак, карама таяк, карт әтәч!» - дип такмак­лый, кызый аның саен күз яшьләрен йоммый түгә икән. «Бәлеш авыз! Бәлеш авыз!» - дип үрти икән малай, кызыйның авызы тагын да бәлшәя икән.
Ялтыр энә карап торган-торган да: «Әллә бу тәрбиясез малайның авызын ямап куйыйкмы соң?» - ди икән. «Авызын ямап кына аны акылга утыртып булмас,- дип каршы төшкән җеп. - Без кызый белән дуслашыйк та аңа ияреп китик. Ул бит урамга иптәш эзләп чыккандыр... Иптәшлек­нең кадерен белмәгән малай ялгызы басып кал­сын!»
Ялтыр энә җепнең зирәклегенә шаккаткан:
«Юкка гына әдрәс җеп дип йөртмиләр икән сине, теләсә нинди тишек-тошыкны да синсез ямап бул­мый шул!» - дип мактап куйган.
Энә белән җепне күргәч, кызый шатлыгыннан нишләргә белмәгән. Күзендәге яшьләр кипкән дә беткән. Өенә кайткач, энә белән җепне кулына алып, ак тукымага чәчәк сурәте чигәргә утырган. Чигү эше белән шундый мавыгып киткән ди, тәрәзә пәрдәләренә дә, түрләмә-сөлгеләргә дә, күлмәк-яулыкларга да гөлбизәкләр чигеп куйган. Күргән кешеләр сокланудан аһ итәләр икән. Кыз­ның уңганлыгын бөтен авыл мактап сөйли башла­ган.
Урамда ялгызы трай тибеп йөрүче теге тәрбия­сез малай да кызның осталыгын ишетеп алган. Те­ге чакта сәбәпсез үпкәләткәне өчен дә бик тә үкенгән, оялган, барып кыздан гафу үтенгән. Кыз аны, әлбәттә, кичергән, малайга чигүле кулъяулык та бүләк итеп биргән әле. Шуннан соң малай белән кыз гомергә дус-тату булырга сүз куешкан­нар.
Энә белән җеп малай белән кызны әнә шулай дуслаштырган.
Кызларның малайларга дуслык билгесе итеп чигүле кулъяулык бүләк итү гадәте әнә шуннан калган ди. Кызык,хәзер бармы икән ул гадәт?..

Йокы
(Әкият)
Борын-борын заманнарда, әле дөньяда көн генә патшалык иткән чакларда, Кояш батмаган да, баемаган да,күктә бертуктаусыз нур сибеп,балкып торган ди. Җан ияләре дә, үсемлекләр дә төннең кайчакта айлы-йолдызлы матур булуын, кайчакта караңгы-шомлы икәнен белмәгәннәр ди.
Менә шул заманнарда йокы күзгә күренеп йөргән имеш. Ни кыяфәтле булгандыр ул - анысы мәгълүм түгел. Әмма шунысы хак: адәм балалары да, кош-корт, җәнлек-җанвар да, үсемлекләр дә йо­кыны бик яратканнар,аның килүен көтеп алганнар, аңа ияләшкәннәр.
Яратмаслык та түгел икән йокыны - барча җан иясен, үсемлекләрне,хәтта челтерәп аккан чишмәдәрьяларны, күктә йөзгән болытларны, дуылдап искән җилләрне иркәләп-назлап ял иттерә, ягъни, йоклата ди ул. Шуңа күрә йокыны гадәти исе­ме белән генә түгел,тәмле-татлы йокы дип йөртә башлаганнар. Йокы килмәгән мәлләрдә аны чакырып китерәләр икән. Йокы исә бер дә ялындырып тормый - килеп тә җитә, үзе­нең тылсымлы эшенә дә ке­решә.Йокы яратучыларга шул гына кирәк тә –һәммәсе таралып-туарылып йокыга та­лалар икән...
Кем ничек йок­ларга ярата бит инде?!Адәм балаларының кайсылары чалкан төшеп боры­нын сызгырта -сызгырта, кайсылары йөзтүбән ка­планып мышный-мышный йоклый ди. Агач-үләннәрнең чәчәкләре йомыла, яфраклары бөрешә икән. Инде дә чишмә-дәрьялар агып ятуыннан тук­таса, алар черек күлләргә әвереләләр ди.
Иң куркынычы адәм балаларына килгән: хәрә­кәтнең бәрәкәт булуын онытып,эшсезлектән тәмам адәм актыгына әйләнгәннәр. Җәнлек-җанвар, кош-кортның да хәле яман икән - яшәү кайгысы беткән аларда. Шифалы яңгырлар яудыручы болытлар да, оеп,биек тау башларына эленеп калган имеш...
Кыскасы, һәммәсенең дә кылган гамәлләре йо­кылы-уяулы, йокы аралаш кына икән. Барчасы да рәхәтләнеп йокы симертә ди...
Хәйләкәр йокыга шул гына кирәк тә: бүселә-бүселә симерә икән. Шулай симереп дөнья ка­дәр була язган, Кояшны каплаган, мин генә си­мерим әле дип, җир йөзен караңгылатып куй­ган.
Күктә туктаусыз янып-балкып торган Кояш барча тереклек дөньясына үпкәләгән, ми­нем кирәгем калмады бугай дип, офык чи­тенә тәгәрәп төшкән дә диңгезгә чумган имеш...
Рәхәтнең дә чиге була шул.
Кояш җылытмагач, башланган афәт, башланган фаҗига. Һава суын­ган. Агач-үләннәр,җан ияләре өшеп-калтыранып уянып китсә­ләр, кояшның юклыгын аңлыйлар.
Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы икән. Һәммәсенең дә йокысы качкан инде.
«Тукта әле,бу ни эш,болай булмаска тиеш!..» -дип, берәм-берәм торып утырганнар. Инде ни ча­ра кылырга? Хәтерләренә төшә бит боларның як­тыртучы-җылытучы Кояш дигән җисем. Кая качкан соң әле кояш?
Җыйнаулашып Кояшны эзләп китә болар. Шу­лай караңгыда кармаланып бара-бара диңгез чи­тенә килеп җитәләр.Баксаң-күрсәң,диңгез дул­кыннарында тирбәлеп, кояш су коена икән. Кояш­ны судан тартып чыгаралар да озын колга белән этә-төртә күккә менгереп җибәрәләр. Диңгез су­ында юылган Кояш тагын да яктырап-балкып нур сибәргә керешкән.
Бу хәлләрдән соң йокы да чамасын белеп кенә килә башлаган. Кояш та, тереклек дөньясына аз­рак ял итеп алу кирәклеген аңлап, офыкның бер читеннән калка, икенче читенә төшеп байый икән. Көн белән төн аралашу әнә шуннан калган инде.
Хәзер йокы симертү дигән гыйбарә ялкауларга гына ябышып ята имеш... «Ялкау йокы симертә!» -диләр ич.

Тукмак белән Чөй
(Әкият)
Борын-борын заманда булганмы бу хәл,әллә ин­де кичә генәме - анысын тәгаен әйтә алмыйм. Әмма шунысы хак: авылның бер башындагы әвес­лектә Тукмак гомер сөрә икән, авылның икенче очындагы алачыкта Чөй көн итеп ята ди. Ара-тирә аннан-монда, моннан тегендә күченеп урын алыш­тыруларын исәпләмәгәндә, көне-төне йокы си­мертәләр, эшнең ни икәнен дә белми икән болар. Инде дә эшсез тәгәрәп ятудан зур бәхетсезлек бармы икән бу дөньяда?!
Кичләрен кояш баер алдыннан авыл балалары су буендагы әрәмәлеккә кичке уенга җыйнала ди. Караңгы төшкәнче җырлап-биеп, гармун тартып күңел ачалар икән. Кызлар чыркылдашканны, ма­лайлар көлешкәнне көнләшеп тыңлап ята икән Тук­мак белән Чөй. «Аһ, шулар белән кети-мети уйнар­га иде!» - дип кызыгалар икән.
Әллә пәри, әллә җен кушканмы - белмәссең: Тукмак белән Чөй, сүз
берләшкәннәр диярсең, ике­се дә бер үк көнне маҗара эзләп балаларның кич­ке уенына чыкканнар бит! Шунда очрашканнар, та­нышканнар, дуслашып ук киткәннәр.
«Дуслык таулар күчерә», - диләр бит әле. Дуслашып алгач боларга да гайрәт иңгән. Өстәвенә, эшләмичә көч җыеп яткан бит әле алар. Бер-берсенә көчләрен күрсә­теп, масаясылары да килгәндер. Тукмак әле монысына килеп төртелә, әле теге­сенә барып бәрелә икән. Тукмашырга, дөмбәсләшергә, кыйнашырга тукмакка
гына куш инде! Чөй дә тик тора белмәгән: әле анда бәреп кергән, әле монда килеп кысылган. Теләсә кая кы­сылып йөрүчене дә, тәпәләшергә ярату­чыны да кичке уенда өнәп бетермиләр шул. «Аяк астында чуалмагыз, барыгыз әнә читтәрәк буталыгыз!» - дип, малай-шалай боларны куып җибәргән җибәрүен. Тик алай гына тыеп буламыни бер тәртипсезлек кы­лырга өйрәнгәннәрне?! Тыйган саен ярсый баралар,балаларга тынгы бирмиләр икән...
Шулвакыт кичке уен тирәсеннән бер авыл агае узып бара ди. Тавыш-гауга ишетеп,агай шом­ланып кала,ни булган балаларга, нигә чуалышалар дип,бераз басып тора. «Башка чакта тату гына уен корып яткан балакайларга бүген ни булган әле?» - дип аптырый ул. Шунда Тукмак белән Чөйнең аза кубып йөргәнен күреп ала. «Бик шәп булды әле бу,- дип сөенеп уйлый агай,- киселгән уты­ным ярылмыйча ята иде,тукмак белән чөй булгач, тиз ярып ташлармын», - дип куана. Тукмак белән Чөйне күтәрә дә алып кайтып китә.
Икенче көнне агай иртүк эшкә тотына, кояш батканчы утынын ярып та бетерә - ишегалдын­да утын тавы өелә. Көнозын утын ярып,утын ва­тып Тукмак та, Чөй дә шундый нык таушала ки,хәтта танырлыклары да калмый. «Болар кабат
гамәлгә ярамас инде, әйдә, мичкә ягарбыз», -дип,агай Тукмакны да, Чөйне дә утын өстенәташлый.
Тукмак белән Чөйне агай харап иткән дип борчылмагыз. Кирәккәндә яңаларын ясарга була ич! Әмма анысы башка әкият инде...

Кармакка тоткан кыяр
(Әкият)
Әдәбият укытучысы Рәис абый «Мин җәйге ялымны ничек уздырдым» дигән темага инша язып килергә куш­кан иде. «Бер нәрсәне күз уңында тотыгыз,- диде ул,-иншагызның үзәгендә кызыклы хәл булсын!»
Мөдәррис мәктәптән чыгуга ук өйгә эшне оныт­ты. Икенче дәрестә, гөнаһ шомлыгы,Рәис абый иң әүвәл Мөдәррисне бастырып куйды.
- Укы, Мөдәррис, тыңлап карыйк әле, ниләр яз­дың икән?
Син язсаң әйбәт яза идең, хәреф хаталарын исәпләмәгәндә...
Мөдәрриснең йөрәге каядыр убылып төшеп кит­те, шулай да сер бирмәскә тырышты. Укытучы мак­тап торсын да! «Ничек тә ерып чыгармын әле», -дип өметләнде ул, буш дәфтәр битенә караган бу­лып, акрын гына сөйләп китте. Имеш,укый...
«Мин җәй көне балык тотарга йөрдем. Балык то­тарга яратам мин. Үзегез беләсез, быел сатуга кар­маклар кайтмады. Үзегез беләсез, кибеттә төрле төстәге баллы сулар гына сатыла... Шуңа күрә кармакны мин үзем ясадым. Корыч чыбыктан...»
Класс тын калып Мөдәррисне тыңлый иде. Рәис абыйның ирен читендә елмаю - Мөдәрриснең кар­мак ясавын күз алдына китереп утыра,ахрысы...
Мөдәррис тагын укыгандай кыланды.
«Минем кармакка балык кына түгел, кыяр да, по­мидор да,шалкан да эләкте...»
Класс дәррәү көлеп җибәрде. Хәтта Рәис абый да тыела алмады.
- Тагын алдый! - дип кычкырды арт­кы партадан Дөлфәт. - Кара ял­ганчы...
Рәис абый классны көч-хәлгә тынычландырды.
-Бәя бирергә ашыкмагыз, - диде ул, - башта тыңлап бетерик. Дәвам ит, Мөдәррис.
«Бер салуда икешәр-өчәр кыяр эләкте хәтта», -дип сөйләп китте Мөдәррис. Класс тагын пырхыл­дады.
-Алдама инде, - дип ыңгырашты тәкатьсез Дөлфәт.
-Сабыр, сабыр... - диде Рәис абый. - Укы, Мөдәррис...
Ахырдан шул мәгълүм булды: Мөдәррис тоткан балыкларны бакчачы Хәлиулла бабай кыяр-поми-дор кебек яшелчәгә алыштырып алгалаган булган икән. Рәис абый Мөдәрриснең иншасына «биш»ле билгесе куйды.
-Менә, балалар, иншаның үзәгендә зур вакыйга да юк сыман, әмма Мөдәррис гади генә хәлне дә мавыктыргыч итеп яза белгән,- дип нәтиҗә ясады әдәбият укытучысы.
-Сәүдәгәр... - дип пышылдады Дөлфәт.
Дәрес ахырында стена газетасына тәкъдим итү өчен Мөдәрриснең иншасын Рәис абый үзенә сора­ды. Куелган «биш»ле журналга куелган иде инде, шуңа күрә Мөдәррис курыкмыйча ярды да салды.
-Язмадым мин аны,болай гына сөйләдем,- ди­де.
-Тагын алдаган! - дип кычкырды дөреслек яратучы Дөлфәт.
Рәис абый нигәдер гаҗәпләнмәде.
-Язып китерсәң,тагын бер «биш»ле куяр­мын,- диде.
-Хәлиулла абый үзе дә балык тотарга ярата. Тик бакчасын ташлап китә алмый. Кыяр караклары күбәйгән, -дип, Мөдәррис Дөлфәт ягына ымлады. -Аларын да языйммы, Рәис абый?
Үзе җавап та көтмичэ Дөлфәтле кластан чыгып тайды.

Кәҗә-телевизор
(Әкият)
Борын-борын заман­нарда ук түгел, әле менә безнең көннәрдә яшәгән ди кәттә мөгезле, ыспай сакаллы бер кәҗә. Сөте бик шифалы булса да, кәҗә үзе киребеткән икән. Шул кирелеге аркасында күп кыен күргән,әмма начар гадәтен ташлый алмаган. Хуҗа­сы аны көтүдә йөртергә тырышып карый - кая ул! Кәҗә затын көтүдә кем то­та ала соң?! Барча кәҗәләр, сүз берләшеп, көтүдән качалар икән.Әлбәттә, безнең таныш кәҗә дә шуларга иярә инде.
Кәҗәләрнең тумыштан килгән бик тә начар холкы бар: урлап ашамасалар, ашаган ризыкла­ры йөрәкләренә ятмый бугай аларның.Ярар, көтүдән качсыннар да ди. Болынга барып яшел үлән утлар урында нигә инде яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары корытып йөрергә? Ке­шеләр рәнҗеше төшәрен дә белмиләр,ахры­сы... «Мур кыргыры! Каһәр суккыры!» - дип юкка гына каргамыйлар ич инде кәҗәләрне. Су сибеп изаланып үстергән яшелчәләрең­не изеп-таптап, җимеш агачларының яф­ракларын йолыккалап, бакчаңны такырай­тып чыгып китсеннәр әле - каргамыйча нишлисең инде...
Кәҗә халкы бакча корытып йөргән ара­да көз җитә, җиргә беренче кар төшә. Менә шул вакытта инде хуҗа абзый барча мал-туар­ны, кош-кортны абзарга ябып куйган була.
Кәҗә бәтиләре матурын матур икән дә, әмма бу дөньяга нәкъ әниләренә охшап туганнар ди. Ягъни, киребеткән-елак икән алар. Башта: «Мә-мә-мә-мәмәй бир!» - дип елыйлар, сөт имеп туйгач: «Безгә кызык күрсәт!» - дип әнкәләренең тәңкәсе­нә тиеп бетәләр икән. Рәхәтләнеп кәҗәләнәләр ди бәтиләр.
Кәҗә алай итеп карый, болай итеп карый, бәти­ләренең күңелен һич таба алмый бит. Шуннан кү­ңелле хәл хәтеренә төшә кәҗәнең.
Бервакыт урамнан узып барганда малай-шалай кәҗәнең мөгезенә соклана: «Ай-яй, шәп моның мөгезләре,телевизор антеннасы кебек!» - дип ка­лалар. Менә шуны искә ала да кәҗә, бәтиләрен үз янына чакыра. «Килегез, тамаша күрсәтәм хәзер сезгә. Мин - телевизор!» - ди. Ике мөгезен антен­на сыман тырпайтып куя. «Сезне, бәтиләрем, «Әл-ли-бәлли-бәү» тапшыруы карарга чакырам»,ди. Са­калын сәлперәйтеп, мәче булып та мияулаган, эт булып та өргән, карга булып каркылдаган, күркә бу­лып голдырдаган, сыер булып мөгрәгән, каз булып каңгылдаган, тавык булып кытаклаган, сарык булып бәэлдәгән. Бәтиләре тәгәри-тәгәри көлә икән. «Бу тапшыру безгә бик ошады, гел шундый тапшыру­лар күрсәтеп тор безгә, кадерле Әнни-бәлли-бәү», - диешкәннәр. «Еламагыз гына, мин сезгә телеви­зордан гел концертлар күрсәтеп торырмын, бәти­ләрем. Үзем дә телевизордан тоташ концерт ка­рап үстем», - дигән кәҗә. Шуннан соң Әгерҗе үзешчәннәре булып та, Чүпрәле үзешчәннәре бу­лып та җырлап-биеп күрсәткән. «Иртәгә Сарман үзешчәннәре чыгышын карарсыз», - дип, бәтиләрен йокларга яткырган.
Шулай итеп, әнкә кәҗәнең эшләре көйләнгән.
Әмма... кәҗәнең кыланмышларын башка мал-ту­ар, кош-корт күрми каламы соң инде?! «Безне мы­скыл итә, бездән көлә бит бу!» - дигәннәр. Сарык булып сарык та нык кына үпкәләгән. Кайсысыдыр бу хикмәтләрне хуҗаның өендәге төсле телевизор­га ирештергән. Чит илнеке үк булмаса да, сатып алганнан бирле телевизор ватылуның ни икәнен дә белмәгән.
-Әле кәҗә шулай миннән көләмени?! - дип дула­ган ул. - Алайса менә мин дә кәҗәләнәм! - дигән.
Шул көннән башлап телевизор киреләнергә то­тынган: әле төсе бетә икән моның, әле тавышы бе­теп куя, йә бөтенләй сүнеп китә. Кыскасы, телеви­зор туйганчы кәҗәләнә.
Хуҗа телевизорны яннан да бәргәли, түбәсенә дә шапылдата - һич тә җайга сала алмыйча җәфа­лана ди. Шуннан аптырагач телевизор төзәтүче ос­таны өенә чакырткан. Телевизорны оста алай да боргалап караган, болай да боргалап караган, төймәләренә баскалаган. Аннары хуҗага әйткән:
-Кәҗәләнә бу,- дигән. - Мондый начар гадәт­не кәҗәдән генә отып алырга мөмкин бу,- дигән.
-Зинһар,төзәт инде,- дип ялынган хуҗа агай. -Иртәгә үзебезнең Сарман үзешчәннәре концер­тын күрсәтергә тиешләр. Бик тә карыйсы килә иде... Мин хәзер кәҗәне акылга утыртам,- дигән.
Авыл читендә ялгыз әби яшәп ята - ни кәҗәсе, ни телевизоры юк икән әбекәйнең. Хуҗа агай кәҗәне ике бәтие белән әбигә илткән дә биргән. «Бу кәҗә киребеткән булса да, сөте тәмле, шифа­лы»,- дигән агай.
Әледән-әле кәҗә бәтиләренә карап сокланырга, табын янына утырып сөтле чәй эчәргә булгач, әби кешеләргә телевизорның бөтенләй кирәге юк ин­де. Телевизор карап күз талдырганчы, өстәлдә гөжләп утырган самавыры белән сөйләшеп,киңәш-табыш итешеп утыру әбиләргә йөз тапкыр рәхәтрәк.
Агайга рәхмәтләр укып кала әбикәй.
Теге телевизормы? Төзәткән аны оста, хәзер әйбәт эшли ди. Хуҗа агай иртән дә, кичтән дә те­левизор каршына утырып концертлар карый икән. Җыр-бию карап кинәнә ди. Тик менә кәҗәләнү гадәте барлыгын телевизорының хәтеренә генә төшермәсеннәр инде.

Сыбызгы
Алдым кулга үткен пәке,
Ясадым бер сыбызгы.
Өргән идем сыбызгыга,
Шундый хәтәр сызгырды!
Сызгырдыңмы –
Җил чыга шул...
Җил дулый тирә-якта.
Давылга әйләнмәсен дип
Куркасың андый чакта...
Һәм чынлап та купты давыл -
Котырынды,
Ыжгырды!..
Мин сыбызгы ясый торган
Талчыбыклар сыгылды...
Бер талчыбык минем сыртка
Шундый шәпләп сыдырды!
Уеннан уймак чыкты бит!
Менә яса сыбызгы...

Кемгә рәхәт?
Әнисе дә ярата,
Әтисе дә ярата,
«Наилә!» - дип җан ата.
Нинди рәхәт -
яныңда
Булса әни-әтиең.
Яудыралар матур сүзләр:
«Чибәрем!» дә «Тәтием!»
Абыйсы да бар аның,
Апасы да бар аның,-
Күрсәгез сез сеңелләрен
Ничек назлаганнарын!..
Өйрәтәләр язарга,
Өйрәтәләр укырга
Һәм дөрес утырырга... Шигырьләр дә ятлата
Шул абый белән апа.
Уйлап куйгансыздыр сез:
«Рәхмәт Наиләгә...»
Анысы шулай.
Әмма..
Наиләдән дә бигрәк
Рәхәт гаиләгә!
Чишмә-җәй сакчысы
Иртән уянып китеп күзләремне ачсам, гаҗәпкә калдым: дөнья тып-тын. Карлы тәрәзәләрдән саркып өй эченә кояш нурлары төшә.
Ишег алдында кичә кич буран дулаган иде, басылган икән... Кичә кыланып та күрсәтте инде! Өйгә керергә теләптер, өйалды ишеге төбендә өермә куптарды. Ишектән кертмәгәч,тәрәзәләрне шакып йөрде. Тәрәзәдән дә керә алмагач, морҗагыздан төшәм дип,түбәдә пәри туе ясады.
Тәрәзәдәге ак абага сурәтен сулышым белән эретеп, урамга карыйм. Тал-тирәкләр бүген инде шауламый. Буран ярсу кыяфәтле көртләр булып оеп калган. Йортлар өстендә зәңгәр төтен багана­лары басып тора.
Мондый матур көнне өйдә утырып буламы соң?! Тиз генә юынып, капкалап алдым да, киенеп ише­галдына чыктым. «Урамда озак юанма!» - дип кал­дылар минем арттан.
Чаңгыларым коймага сөялеп мине көтә иде. Яратам мин чаңгыда шуарга, иптәш булганда, чаңгыда йөрү тагын да рәхәтрәк! Шуңа күрә дус­тым Зиннурны да чакырырга булдым.
-Юк,дәрес әзерлисем бар,чаңгыда йөрергә ва­кытым юк,- дип карыша башлады Зиннур.
Ничек кенә ризалатырга инде моны? Зиннур кайчакта ялындырырга ярата шул. Берүзеңә күңелсез ич инде... Шунда башыма шәп бер фикер килде.
-Мин сиңа җәй күрсәтәм,- дим. Әйдә инде!
Зиннур ышанмый,алдый дип уйлыйдыр, мөгаен.
- Чынлап инде! Ант әгәр... - дим икеләнергә урын калдырырга теләмичә. - Ерак та түгел, үзебезнең тау урманында. Менә шушы уч төбе чаклы гына... Кечкенә генә...
-Юкны сөйләмә инде,- ди Зиннур,- кыш урта­сында нинди җәй ул сиңа?!
Шулай да ризалашты. Беләм ич инде,юри ялын дыра ул, үзенең дә чаңгыда йөрисе килә.
Без тау урманына таба юл алдык. Кояш та юга­рырак күтәрелә башлады. Кар яктысыннан күзләр камаша. Ярыша-ярыша бара торгач,урманга килеп җитүебезне сизми дә калдык.
-Җәй имеш... Юри генә әйттем дип әйт инде ичмасам,-ди Зиннур мышный-мышный. Минем дә сулу капкан иде.
-Әйдә, күрсәтәм, - дидем дә Зиннурны чылты­рап аккан чишмә янына алып килдем. Туктаусыз агып яткан чишмә янында бер учма яшел чирәм бар иде. Нәни генә камышлар да яшел төсләрен югалтмаган.
Зиннур гаҗәпкә калды.
-И-и... Минем әти әйтмешли, чишмә үзе могҗиза бит әле ул! Инде җәйне дә үзендә саклап тота икән...
-Әйе шул,- дип аның сүзен расладым.
-Көннәр җылыта башла­гач, җәй шушы чишмә буен­нан тирә-якка тараладыр инде.әйеме?..
Без, күзләрне йомып диярлек, күктә янган кояшка карадык.
Өр-яңа әкият иде бу.




























ОЧАР БОЛЫН
(шигырьләр)
ТУКТЫЙ АЛМЫЙ ШУАДЫР
Туганнан бирле, чынлаптыр, очратмадым андыйны:
күрдем бүген су өстендә
чаңгы шуган абыйны.
Көлсәң — көлке, ә еласаң...
Әй, мин елый белмим лә.
Шаклар катып сәер хәлгә
карап тордым бүген дә.
Ул абый бик батыр бугай,
биек таудан шугандыр.
Шуа-шуа кышларны да,
язларны да узгандыр.
Төртелеп тә калмагандыр —
чаңгысы бик шомадыр.
Хәзер инде, мөгаен, ул
туктый алмый шуадыр!..

СӘЕР СӘГАТЬ
Нигә шулай бимазалый,
нәрсәдә икән сәбәп?
Кич җиттеме — тынгы бирми,
тизрәк йокларга кушып,
үгетли мине сәгать:
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тик ят!»
Иртүк йокыдан уята —
әле җиде тулмаган...
Мине мәктәпкә куалый!
Ашау түгел, хәтта әле
битемне дә юмаган.
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тиз чап!»

ЯШЕЛ КҮЛМӘКЛЕ КЫЗ
Әтисе дә күрмәде,
әнисе дә күрмәде,—
чыгып йөгерде кызый,
яшел аның күлмәге.
Яланөс курыкмый микән?..
Буран улый урамда.
Ап-ак кар өермәсе
кызга килеп урала...
«Салкын тияр...»—дигәндер,
кинәт туктады буран.
Яшел күлмәкле ул кыз...
бик нәни чыршы булган!

БҮРЕК
Язгы кояшка карап,
изүен чиште Марат:
«Тирләп-пешеп күп йөрдек,
нигә хәзер бу бүрек?!»
Чөйде башыннан салып!
Тегесе, чынга алып,
эленеп калды талга —
каргалар ояларга.
...Көзге салкыннар җиткәч,
хәтергә төште бүрек.
Булмый икән салкында
кәпәчтән генә йөреп.
Эзләп тапты талларны,
Марат өскә карады:
тора, әнә, эленеп
йөз дә илле бер «бүрек»...
Тик кайсысы аныкы?
Аныкы — Маратныкы?
Марат баш кашып тора,
салкын кыш ашыктыра!

ОЧАР БОЛЫН
Чакыра безне ямьле җәйнең
чәчәкле болыннары.
Без менә кырда эшлибез
онытып уеннарны.
Кул болгыйбыз:
— Үзең кил син,
килеп кит әле, болын.
Иң матур чәчәкләреңне
бүләк ит әле, болын!
Тирә-якка әй җыелды
аллы-гөлле күбәләк,—
гүя болын чәчәкләре
очып килгән күбәүләп!
—Очар чәчәкләрең булгач,
рәхәт сиңа, болын.
Мондый матур бүләк өчен
рәхмәт сиңа, болын!

АЛТЫН БАЛЫК
Шундый да теләр идем мин алтын балык тотарга.
Мин тотмасам, барыбер аны китлар мөмкин йотарга.
Хәер, китлар юк бугай шул безнең нәни инештә.
Элек анда зур балыклар
булган диләр, имеш тә...
Хәзер инде маймычлар да эләгә сирәк-мирәк.
Миңа маймычлар кирәкми,
чын алтын балык кирәк.
Алтын балык үзе дә ул теләгемне беләдер:
бүген булмаса, иртәгә кармагыма эләгер.
Эләгер дә!
Мин бит аны
һичкайчан җәберләмәм: , көндәлектәге «ике»мне «биш»легә төзәттерәм дә
кире суга җибәрәм!

АРБАГАНА
Арба тартып бара идем, читтә торган багана
ни өчендер, үч иткәндәй, эләкте бит арбама.
Менә хикмәт! Юл читенә
карангалап барганда,
арба кушылып баганага... булды бит арбагана!
Бабай көлә:
— Андый чакта
як-ягыңа каранма.
Юлдан барса гына арба, читтә калыр багана.
Tatar edebiyatından 1 metin okudunuz.
  • Parçalar
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 1
    Toplam kelime sayısı 3933
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1583
    39.2 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    52.8 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    60.3 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2
    Toplam kelime sayısı 3891
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 2098
    34.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    49.6 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    58.2 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3
    Toplam kelime sayısı 3881
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1995
    32.7 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    46.6 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    54.2 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4
    Toplam kelime sayısı 3602
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1966
    35.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    49.3 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    56.5 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.