Latin

Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2

Toplam kelime sayısı 3891
Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 2098
34.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
49.6 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
58.2 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
Көнне озайтыр иде ул,—
кояш кына тоттырмас...
Нишләр инде Тикторалмас,
көнне озайтырмы ул?
Әллә инде шыртлакасын,
ун көнгә җитәрлек итеп,
өреп зурайтырмы ул?
Тәгәри кояш офыкка —
уйлыйдыр тоттырмаска.
Солдат абый, коткар инде,
киңәш бир Тиктормаска.
— Белмим шул,— ди солдат абый,—
көнне озайту җаен.
Сиңа шатлыклы көннәрне
күбәйтү җаен белү дә
кирәктер ич, мөгаен.
Болай эшлә:
Кәр көн саен
каптыр берәр шыртлака.
Онытма син: шатлыклы көн
каптырган шул шыртлакалар
санына карап арта!
Шулай диде солдат абый,
киңәшне тоту ярый...
Тик балык тоттырырмы?
Тиктормас та яр буенда,
балык тоттыруын көтеп,
тик кенә утырырмы?..

МИНЕМ БӘХЕТ
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам.
Бар икән бу дөньяда
гаҗәеп бай диңгезләр.
Диңгезләрнең төбенә
асылташлар сибелгән,
капчыклап җыялар, ди,
шуны диңгез төбеннән.
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам.
Бар икән шундый таулар...
Таулар — алтын көшеле.
Анда үскән баланың
алтыннандыр бишеге!
Ул баланың тумыштан
Алтынбайдыр исеме.
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам:
юк шул безнең авылда
диңгезе дә, тавы да...
Тукта әле, сабыр ит,
безнең дә бит байлык бар.
Юри әйтәм, байлык юк.
Болында бер таллык бар.
Белә бөдрә таллыкны
авылда һәммә кеше.
Ул ямь-яшел таллыкның
бар бердәнбер җимеше.
Җимеш дип юри әйтәм,
җимеш түгел лә инде.
Сандугачның моңнары
шуннан түгелә инде.
Сандугач оясы ул —
кечкенә җимеш хәтле.
Җимеш кадәр булса да,
ул оя бик хикмәтле.
Ул оя шундый йомшак,
ул оя шундый җылы —
гүя әниләр күңеле,
гүя әниләр җыры!
...Тау түбәсендә микән,
диңгез буенда микән,
алтын бишектә микән,
әнисе куенында микән,
бер малай укып ята,
китап укып шакката:
бар, ди, кечкенә авыл
моннан бик-бик еракта.
Шул авылны сандугач
иртән сайрап уята!..
Китап укыган малай,
минем бәхеткә кызыгып,
алтын бишектә ята...

МӘСЬӘЛӘ
Марат чишә мәсьәлә.
Хикмәт менә нәрсәдә:
барырга кирәк икән
аңа күрше шәһәргә.
Ул якка поезд бара —
көпчәкләр ут чыгара.
Шәһәргә барып кайту —
күз ачып йомган ара.
Тормый як-якка карап,
барып та җитә Марат.
Кайту ягына таба
табыла тагын кораб.
Бу бик ошый Маратка,
утыра ул корабка.
Тик әкрен кыймылдый —
охшаган тагаракка.
Әй, бара безнең Марат,
сәгатькә күз сал галап,—
кайчан кайтып җитүне
белеп булмый чамалап.
Марат каба бармагын —
ашыкмый шул корабы.
Бүген безне йокларга
соңга калдыра тагы...
«Әти!— ди шунда Марат,
мендәргә ала карап,—
кайтыйк поездда гына,
кирәкми мондый кораб!»

КОШЛАРЫН ОЧЫРМАГЫЗ!
Аңлый алмый идем һич тә
«коты очты» дигәнне.
Күрдем бүген карурманда
коты очкан имәнне.
Үзе баһадир кебек ул,
яшел чалма ураган.
Әйтерсең, аның гаскәре
шаулап торган карурман.
Алга чыгып, мәгърур имән
юлны күзәтә кебек.
Бабай белән юлдан икәү
җай гына килә идек...
— Аһа-һай!— дип сәлам бирдем
шул пәһлеван имәнгә.
Гаҗәпләндеме соң имән
мин кычкырып килгәнгә?
Әнә, авызын ачты ул...
Арттырасың, дисездер.
Кәүсәсендәге куышны
авыз дип белмисездер.
Авызы ич ул имәннең!
Чынлап, бик тә охшаган.
Сез моңа ышанмыйсыздыр,
ә мин үзем ышанам.
Кычкырган идем тагын бер —
сискәнеп китте имән.
Ахры ул: «Гаскәремне
җиңәр бу малай...»— дигән.
Уйлагандыр: «Бу малайдан
булмас инде котылып...»
Ачык калган авызыннан
коты очты кош булып!
...Сез дә иптәшләрегезгә
бик каты кычкырмагыз,
кинәт куркыта күрмәгез —
котларын...
Әй...
Кошларын очырмагыз!

КАШКАРЫЙЛЫ КҮЛМӘК
Яшел иде җәй көнендә
шаян җилкәйнең күлмәге.
Хәзер инде сары төстә...
Монысы, ахры, көз бүләге.
Әнә, сары күлмәк киеп,
урамнарда уйнап йөри.
«Тагын нинди төстәгесен
табарга?»— дип уйлап йөри.
Ә ул үзе белмидер дә:
кыш бабай бит шаян җилгә
йомшак кардан, мамык кардан ап-ак,
ап-ак күлмәк тегә.
Кашкарыйлар никтер моңсу,
никтер күңелсез аларга...
Каласылары килмиме
күмелеп кар-бураннарга?
Дәшә кебек алар җилгә:
«Эзләп йөрмә читтәгесен,
кисәң иде күлмәкләрнең
менә безнең төстәгесен!»
КАРМАККА ТОТКАН КЫЯР
Икенче көнне иртән
Тиктормас чыгып киткән.
Тиктормасның исәбе
балык каптыру икән.
Исәбе бар, тик менә
түземлеге җитмәгән.
Өстәвенә, балык та
нигәдер чиертмәгән.
«Чиертмәсә, чиертмәс»,—
дигән безнең Тиктормас.
Көнне бушка уздырмас,
Тиктормас ул оттырмас.
«Ике эшне берьюлы
эшләп куйсаң, яхшырак!»
дигән безнең Тиктормас,
утырмаган аптырап.
Кармагының сабын ул
кадап куйган да ярга,
үзе киткән бабайның
кыярларын җыярга.
Кыяр җыйган арада
балык та кабар әле.
Капмаса да кайгы юк,
кыяр да ярар әле.
Кәкре кыярлар җыеп
тутырган кесәсенә.
Кесәгә сыймаганын
тутырган бүксәсенә.
Тынычлап яр буена
инде барып караса...
Кем көтә Тиктормасны?
Солдат абый лабаса!
Солдат абый күз кысып
күрешкән карак белән:
— Кыярлар каян?— дигән.—
Тоттыңмы кармак белән?
— Әйе,— дигән Тиктормас,—
шушы кармакка капты,
суырып кына тордым
кыярны бер-бер артлы!
— Шәп!— дигән солдат абый.
Бабайга барыйк әле,
синең ачыш турында
аңлатып карыйк әле.
Түтәл казып, су сибеп
җәфаланмасын ул да!
Тиктормасның битләре
кып-кызыл булган шунда...

КАРБЫЗ
Исеме дә «кар-боз» юкса,
гаҗәп инде бу карбыз,—
җылы якта үсүенә
шаккатып утырабыз.
Нигә соң ул үсми икән
карлы-бозлы якларда?
Җылы урын эзләп киткән
сап-салкын төньяк барда.
Күп уйлап тормыйк әле без,
бүгеннән үк тотыйк та
күчереп утыртыйк карбызны
карлы-бозлы котыпка.
Киләчәк малайлары да
аптырап йөрмәсеннәр:
«Нигә салкын якта үсми
бу карбыз?»— димәсеннәр.

КАДАКЛАДЫМ
Алдым кадак,
алдым чүкеч.
Миндә ул көч!
Күз иярми —
уйнап кына
тора чүкеч.
Эшләр өчен
кирәк икән
теләк кенә —
суккан саен
кадаклар да
тизрәк керә.
Кадак белән
ныгыттым мин
идәннәрне,
кымшанмаслык
итеп куйдым
келәмнәрне.
Эшне бетереп
чыгып киттем
олы яктан,
урындыклар
ныгып калды
минем арттан.
Эш күп иде!
Кадак кына
бетеп китте.
Ул арада
әтием дә
кайтып җитте.
Бүлмә саен
эшләремне
карап йөрде,
һәм почмакка
бастырды да
куйды мине...
Ни өчендер
бетте миндә
эшләү уе.
Кадаклаган
кебек тордым
көне буе!

КӨЗГЕ УРМАН
Көз рухы, әнә,
йөри аланнарда
кызыл утлар кабызып
горур чаганнарга.
Дөрли-дөрли яна
чаган яфраклары,
көз ялкыны ялмый
яшел усакларны.
Шаулый-шаулый яна,
балкып яна урман.
...Кыш буранлы атта
килә иде юлдан.
Килә иде юртып,
болын юлы буйлап,
кар юрганы белән
күмәм диеп уйлап.
Күмеп китәм диеп
урман-болыннарны,—
буран-атын кинәт
ялкын ялмап алды.
Кыш курыкты шундый —
кире борды атын,
очты буранлы ат —
качып китте салкын.
һаман шаулап яна,
яна көзге урман.
Салкын кыш та инде
бүтән килмәс сыман.

КӘГАЗЬ көймә
Яз да җитте,
бозлар китте.
Челтерәп көлә инеш.
Диңгезгә барып җитәм, дип,
куанып көлә, имеш.
Шаян-көләч инешкәйне
җигәргә булдык эшкә:
ак кәгазьдән көймә ясап
җибәрдек без инешкә.
Чыныктырыр көймәләрне
диңгездә өермәләр —
үсеп җитеп, кораб булып
урап кайтыр көймәләр.
Диңгезчеләр дә кызыгыр
безнең ул корабларга.
Китәрбез әле утырып
бик ерак тарафларга.
Зәңгәр күктәге кояш та,
диңгез дә торыр көлеп.
Акчарлаклар озата барыр,
дуслар язган хат кебек.

АПТЫРАШЫП ЙӨРМИБЕЗ
Әле менә бүген мин
бер хат алдым авылдан.
Беләм инде әбине,—
тагын мине сагынган.
Сагынган шул, сагынган!
Хат алдым мин әбидән.
«Сине, улым, һәркөнне
төшемдә күрәм»,— дигән.
Мин дә әбине шулай
һәркөн күрәм төшемдә.
Аптыраган юк әле
менә шуның өчен дә.
Авылдан шәһәргәчә
шактый ерак арабыз,
бер-беребезне әмма
төштә күрә алабыз.
Төштә сөйләшәбез дә,
менә шундый инде без —
видеотелефон, дип,
аптырашып йөрмибез!

АЛЫП КАЧА КҮРМӘСЕН!
Тиктормасмы?
Хәзер бит ул
солдат абыйның дусты.
Теге чакта кычыткан да
дуслашырга булышты.
Солдат абыйга күрсәтә
ул үзенең һөнәрен,—
мәтәлчек атарга уңай
ишегалды чирәме.
Тиктормаска кырын карап
кабарынган күркәләр:
«Голдыр-голдыр, нишли соң
дип сөйләнеп үтәләр.
Ни өчендер сәерсенеп
тавыклар йөри әнә.
Әтәче ник кәперәйгән,
генерал булган әллә?
«Нишли?» — диләр,
ә үзләре
янына да килмиләр.
Тиктормасның һөнәрләрен
әллә инде белмиләр?
Онытканнар дияр идең —
Тиктормас онытылмас.
Тавыгы да, күркәсе дә
болай җиңел котылмас!
Эһем-эһем... Тавыкларның
берәрсен каптырырга —
өйрәтсен әле Тиктормас
мәтәлчек аттырырга!
Курыктылар Тиктормастан,
пырхылдашты тавыклар.
Сагаеп калды «генерал»:
анда нинди тавыш бар?!
Ә аннары Тиктормаска
очып килә башлады.
Бакчадагы миләш кенә
ярый әле качмады...
Шул миләшнең очына ук
үрмәләде Тиктормас.
Миләш биек, Тиктормасны
әтәчкә ул тоттырмас.
Солдат абый көлде дә бер:
— Эшләрең начар,— диде.—
Болай булса, бу миләш тә
урманга качар,— диде.—
Миләш бит ул!
Миләш белән
бик шаярып йөрмә син.
Карурманга үзеңне дә
алып кача күрмәсен!

ҮЗЕН КҮРСӘҢ, НИШЛӘРСЕҢ!
Бабай миңа бүләк итте...
Нәрсә дисезме?
Маэмай!
Күпме уйнаса да, уйнап
туймый торган бер Акбай.
Әйдә, маэмай,
уеннарны
сирәгәйтик, булмаса.
Сиңа уйнаудан башка да
һөнәр кирәк ләбаса!
Өйрәнеп карыйк әле без
кыр куяны ауларга.
Ауга өйрәнер өченгә
бармыйк әллә кайларга.
Куян диеп уйлыйк, әнә,
үзебезнең песине.
Нигә аптырап торасың?
Шул «куян»га өс инде!
Яшел күзле песиебез
куян була ич инде!
Маэмай куянны әйбәтләп
куып китмәкче иде,
бер мизгелдә куып җитеп,
кызык итмәкче иде...
Шунда «куян», капыл туктап,
кабартты сырт йоннарын.
Нишләтергә белми маэмай
куркыныч йон йомгагын...
Курыкты Акбай —
койрыгын
кысты бот арасына.
Ау этеннән әйләнде ул
гади эт баласына.
Ни булды сиңа, маэмаем,
песидән өркәсеңме?
Чын куянның үзен күрсәң,
качып ук китәрсеңме?..



























УТ ТЕЛЕ
(шигырьләр)
УРТА ҺӘМ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫНА.
Бу китапка яшь шагыйрь Хәйдәр Гайнетдиновнын лирик уйланулардан торган шигырьләре һәм «Иске кара урман» поэмасы кертелде.
Татарстан китап нәшрияты, 1982.
Безнең халыкта шундый ырым бар: имеш, болында сары чәчәк җыйсаң, йор­тыңда янгын чыга. Аннары тагын шундый ышану да яши: имеш, янгынны сүнде­рү өчен һәм утка пешкән урынны дәвалау өчен ут те­лен белергә кирәк.
Ут-фәләннәр белән уйнамыйча түзәмени бала күңеле?!
Кояш баткач шулай бервакытны, яктыртырга теләп күгемне, ут төрттем мин төнгә!
Тау башына
яктым учак,
ялкын дөрләде.
Үрләде ул караңгылык буйлап,
кабатларга теләп көннәрне.
Янсын, әйдә, янсын караңгы төн -утын өям һаман учакка.
күтәрелде ыслап ялкын теле, ялап алды мине шул чакта...
Учагымны ташлап, әй, йөгердем, чаптым гына авыл ягына.
Үкси-үкси чаптым,
карый-карый
артта калган көчле янгынга.
Кабатларга мөмкин сугышларны,— шундый теләк иде ялкында.
Ишеткән бар картлар сөйләгәнен шашып янган утлар хакында...
...Өйдөн-өйгэ йөртте әби мине: «Кемнәр белә икән ут телен?» Кайсылары бирде төрле үлән, кайсылары — ипи, бер телем...
Гаҗәпләнеп китеп сорадылар: «Андый тел дә бармы дөньяда?
Җаны юк бит утның, и әбекәй,
ул сөйләшә белми, ул — яна».
Моңсуланып искә алам менә балачакта күргән хәлләрне.
Ә шулай да берүк ишеттермә «Яна!» дигән начар хәбәрне.
Чәчәк җыям билдән үлән ерып,
ак ромашка минем кулымда.
Кирәк түгел янгын,
калсын әле
сары чәчәк булып болында!

ӘЙТЕР СҮЗЕМ
Соңгы җырым палач балтасына
Башны куйган килеш языла...
(Муса Җәлил)
1
Тел очында тора әйтер сүзем,
сабагында калган җиләк кебек.
Ак күбеккә баткан заман чаба.
Бу болытлар, гүя, ап-ак күбек.
Тел очында тора әйтер сүзем,
төсен җуйган,
кипкән
җиләк кебек.
Сусыл чакта авыз иткән булса,
чабар иде заман уйнап-көлеп.'
2
Тел очында тора әйтер сүзем,
мин хәзергә аның-хөкемдары.
Аннары ул миңа хуҗа булыр,
хуҗа булыр -очып китсен бары.
Хуҗа булыр, бәлки, бу дөньяга,
тик белергә кирәк әйтү җаен.
Бүген шифа булыр асыл сүзләр
төсен җуя еллар узган саен...
Шунда гына булса хикмәт әгәр!..
Көтә икән безне башка хикмәт:
әйтеләчәк шушы сүзләр өчен
кирәк икән әле иза чикмәк!
Яшәргә дә, җан асрарга да мөмкин,
бетмәгәндер андый аерымлык:
кара көчләр бардыр бу җаныңны
дөнья гамәленнән аерырлык...
Тел очында тора әйтер сүзем,
мин хәзергә аның — хөкемдары.
Бу дөньяга хуҗа булу кебек
үз сүзеңә хуҗа булулары.
3
Тел очында тора әйтер сүзем,
алсуланып пешкән җиләк кебек.
Узып китте заман.
Калдым карап.
Баш очымда һаман ап-ак күбек...
***
Ышанучыларга безнең көчкә,
хәер-фатахасын биргәннәргә,
җитмеш тугызынчы елны
җәйгә кадәр
яфрак яралмаган имәннәргә
багышлана...
...һәм башлана яшәү.
Күренерсең якты йөз белән.
«Кунак бул син, түрдән уз,— диярләр,—
күкләр — чатыр сиңа, җир — келәм».
Китәрсең син кереп зур тормышка.
Ятсынырлар,
кемдер үз күрер.
Кайсылары яклар,
кайсылары
алларыңа чыгып үкерер.
Канга батып аунар көнең — алда.
Кай һөнәрең йолыр бәладән,—
көчеңнәнме куркып, җырыңнанмы
чигенерләр синдәй баладан?!
Бәхетеңнән күккә ашсаң әгәр,
каерылып сугар йөзеңә
дошманнарың...
Әгәр мескен булсаң,
кызганырлар.
Әйе, түз генә!
һәм шуннан соң гавам каршысына
чыгып кара якты йөз белән.
Акылыңда калсаң, үз күрерләр,
булсын әйдә йөзең изелгән.
Күрсәтерсең әле кодрәтеңне,
җырларсың да,
бераз түз генә.
Акылыңнан якты иңсен әле,
яктылыклар иңсен йөзеңә.

КӨЗГЕ ҖИЛ
1
Уйчан аксакаллар кебек
кулларны артка куеп,
бара идем.
Ак каеннар
утыра иде оеп.
Сызгырып көй чыгарды җил,
биетте каеннарны.
Онытылды каеннарның
хәсрәте-кайгылары.
Сабый каеннарның биеп
күңел ачар чаклары!
Сибелде дә сибелде шул
алтын яфраклары.
Угры җилләр алтыннарны
алып качты еракка...
Ак каеннар кайгыны да
әйләндерерләр акка.
Аңладым сезнең хәлләрне,
аңладым, каеннарым:
яшьлек шулай акка мана
хәсрәтен-кайгы ларын!
2
Таныш миңа синең төсләр,
хисләрең миңа таныш.
Саумы, көзем!
Килдең дәме?
Саумы, сары камалыш.
Күл булып төшкән болытлар—
юлларың шундый якты.
Җилләрең дә канат ярган,
сары яфрак — канаты.
Хыял кебек иде язын,
зәңгәр иде ул җилләр.
Хәзер инде тупылларда
сызгырыр нинди көйләр?!
Әле каядыр кача ул,
әле бөтерелеп исә,—
сагыш йөри, гүя, кемгә
бәйләнергә белмичә...
Әйтерсең лә хыял кайткан
әверелеп сагышка.
Йөгереп барып ишек ачам
тәрәз каккан тавышка.
Кешеләрсез беркайчан да
яши алмыйдыр сагыш...
Бу сагышлар миңа инде
кечкенәдән үк таныш.
Минем дә бит еллар аша
сагышлар эзләп барыш:
Саумы, сары канатлы җил,
саумы, сары камалыш...
ИДЕЛ
1
(уй килә)
Аягүрә баса Идел,
агарынган дулкыннары,—
Идел-суга аккан, ахры,
бабамнарның кайнар каны.
2
(иске Казан)
Чаңы белән чиркәү
күккә кереп баткан.
Мәчетләре тора
киенгән дә актан.
Халкым өчен монда
хәләл таңнар аткан,
җылы җилләр искән
бары кыйбла яктан.
Мәчетләре тора
киенгән дә актан.
Сөембикә сөйли
ил тарихын яттан.
3
(яңа Казан)
Сөембикә сөйли
ил тарихын яттан.
Ае гына аның
инде күккә ашкан.
Төннәре дә балкый,
чагылдыра нуры,
Урамнарга тулган
моңлы татар җыры.
4
Ага Идел.
Күкрәгендә аның
йөрәк булып ап-ак кояш ята.
Идел безне нәкъ мәҗүси иткән,
табындырган менә шушы якка.
Яратканбыз Идел-Әтилне без.
Газиз халкын борын-борынгыдан
суларның да эчкән кояшлысын.
Без, мөгаен, Кояш ыруыннан!
5
Аягүрә баса Идел
һәм түгелә күңелеңә.
Табындырырга тели ул
һәр кешене Ил-җиренә.

***
Барып кайт син туган якларыма,
болыннарда мөмкин аунарга.
Кошлар сайрап дога кылыр иде
озын гомер теләп таңнарда.
Суларында коен,
алар бер дә
упкынлы һәм усал түгелләр.
Йөзә белмисеңме?
Аккош итеп
очыртырлар сине бу күлләр.
Әллә нинди каты, җансыз кебек
тоелса да сиңа бу ташлар,
егылсаң да куркып кала күрмә,—
мендәр белән алар адашлар.
Ә карурман сине иң-иң тәмле
җиләк-җимеш белән сыйлар да...
һәм аннары өкрен-өкрен генә
керешер ул әкият сөйләргә.
Әйләнеп кил минем туган яктан,
«Нинди кеше син?» — дип сорама.
Туган якларыма лаек булыр
изгелекләр миндә юк икән,
кешегә дә хәтта санама!

АВЫРЫП ЯТКАНДА
Сәләмәгә төренеп китеп барды
шатлыкларым җилләр уңаена.
Алгысынмас инде дигән идем,
йөрәк типми әле үз җаена.
Кай тарафтан исә җилләр бүген,—
үтеп-сүтеп йөри тәрәз шакып.
Сак кылансын иде, беләдер бит —
тәрәзәләр минем күптән ватык.
Тышта хәзер язмы, көзме икән,
яңгырмы ул коя шыбырдатып?
Ә бүлмәгә тулган караңгылык,
иртәме бу, кичме — кайсы вакыт?
Кайсы фасыл икән табигатьтә,—
уйлап тап син менә кырын ятып.
Акылыннан язган билгесезлек
кысып ала шулай чытырдатып.
Табигать тә бәлки аңламыйдыр —
Кешелектә хәзер кайсы вакыт?
...Өй түрендә миләш, сорау кебек,
әкрен генә тора тәрәз шакып.

ЯШӘҮ
Язгы урманнарда кәккүкләрнең
моңлы авазларын тыңла да
хәтерләмә, имеш, яшәвеңне
кайчандыр бу якты дөньяда.
Яшәдем бит инде бер мәртәбә,
яшәдем шул, әйе, исемдә:
ул чакта да каен ап-ак иде —
ак күгәрчен сөте төсендә.
Аллы-гөлле салават күпереннән
күптән инде, бик-бик элгәре
күчереп утыртуны һич онытмыйм
болыннарга шушы гөлләрне.
Хатирәләр мине ышандырды,
аңладым да кебек ниһаять:
төгәл әйтә алмыйм —
күп тапкырлар
кабатлана икән бу хәят.
Тик аптырыйм әле:
нигә икән
истә калган бары гүзәллек!..
Кайгылары менә — өр-яңа бит,
үзәгеңне хәтта өзәрлек...
Кәккүкләре кинәт гомер юрый,
каеннары күчкән зиратка.
Чәчәк тотып киләм каберләргә,
елау килешми дә ир-атка...
Нишлисең бит?!
Әйдә, тамсын әле,
беренче кат тамсын күз яшем.
Ак каеннар гына белмәсен дә
кәккүкләре генә күрмәсен!
Каенлыкта, ап-ак каенлыкта
кәккүкләрнең моңын тыңла да
кабул итмә, имеш, яшәвеңне
беренче кат
һәм соңгы кат якты дөньядә
.
Мин туганда, бәлки, моңлы кәккүк
матур язмыш юрап торгандыр.
Юлларымның башы хәтфә болын,
ак каенлык аша узгандыр.
Кайгыны да читләп уза алмыйм,
йөрмим ич мин татлы төш күреп.
Өр-яңадан язам язмышымны
чынбарлыкка туры китереп.

ХӨКЕМ
Синең дуслар, куркып сугышлардан,
качып калган — калган исән килеш.
Күп шаярдың кеше нәфесе белән,—
син — китәргә тиеш
җир йөзеннән!
Мәхлук җанын саклап калыр өчен
илен сатучылар — синең җимеш.
Якларбыз без илне канга батып,
син — китәргә тиеш,
җитте вакыт!
Табылгандыр элек мәхлук җаннар —
өлешеңә тигән якты көмеш.
Сирәгәйде алар, бетеп бара...
Син — китәргә тиеш,
соңгы чара!
Эзләп кара йорттаң-йортка кереп,
беткәндер шул инде синең өлеш.
Без җибәрдек яңа заман башлап,
син — китәргә тиеш
җирне ташлап!
Кире кайтмас инде элеккеләр,
һәм дөрескә чыкмас имеш-мимеш.
Язмышларны үзебез -язган заман.
Син — китәргә тиеш
бу дөньядан!
Турыдан ярып барыр көчләр җыйдык,
кирәк түгел безгә мәкерле эш.
Нурсызланып калган инде күзең...
Син — китәргә тиеш,
гади үлем!

***
Сызылып керде җанга карурманның
ераклардан килгән шаулары.
Шуны гына көтеп торган гүя —
тынгысыз җан кушылып шаулады.
Шаулады ул.
Бөтен уй-фикерләр
әверелде көчле шау-шуга.
Нигә әле һәрбер күренешне
кабатларга шулай ашыгам?!
Тамчы булып тамам — яңгыр яуса,
чәчәк атам кинәт болында.
Узган юллар күмелеп кала алмый —
маңгаема сызыла, кулыма.
Тиешмени кеше, шатлык килсә,
гел елмаеп кына йөрергә,
кайгы-хәсрәт ишелеп төшсә әгәр,
күз яшенә әйләндерергә?..
Күңелләргә керсен шау-шулары,—
урман мине шундый сагынган.
Шаулый-шаулый шулай җырлар туар
һәм яңгырар моңлы «Карурман».

БЕЗ ОЧАБЫЗ
1
Җитәкләшеп киттек.
Әйтерсең лә
язмыш безгә әкият сөйләде:
көзге булып иңде ак болытлар —
әйләндереп салды өйләрне.
Зәңгәр күктә йөзә ай-йолдызлар,
ай-йолдызлар йөзә юлларда.
Яңгыр гына кирәк булган икән
әкият дөньясына чыгарга.
Җиңеләеп калдык — юды яңгыр,
дөнья — әкият,
дөнья — яңара.
Без очабыз җәяү.
Юллар — көзге,
ай-йолдызлар — кая карама!
2
Канатларны җилпеп очар идек
күтәрелеп шушы җирләрдән.
Язмыш безгә шундый теләк биргән,
әллә нигә канат бирмәгән...
Язмыш безгә нечкә күңел биргән,
язмыш безгә оста кул биргән,
маңгайларның ачы тирен чәчеп
муллык җыяр өчен бу җирдән.
Язмыш безгә көчле акыл биргән,
хыял биргән,
канат бирмәгән,—
болай да ул сәях җанлы, дигән,
китмәсен ул туган җирләрдән!
Җан тырпылдый һаман күкрәкләрдә,-
көнләшәбез очкан кошлардан.
Әмма барыбер туган туфраклардан
аерылырга язмыш кушмаган.
Әверелсә дә кошка безнең җаннар,
очып китмәс әллә канларга,—
тургай булып зәңгәр күккә менәр
игенчене мактап сайрарга!

ЭТЮД
Килдек сиңа, әй, алтын көз,
җәйнең кояш чагыннан.
Безнең күздә, нурлар сыман,
күпме шатлык чагылган.
Килдек шулай йөгерә-йөгерә
матурлык юлы буйлап.
Урманнарда, болыннарда
чәчәкләр калды уйнап.
Уздырырга телисеңме,
җәйнең кояш чагыннан:
кызыл гөлләр карап тора
гөлҗимеш куагыннан?!

***
Шифалы яңгырлар
юа да күңелне,
күтәрәм башымны,
күзәтәм күгемне.
Салават күпере
җәядәй тартылыр,
ә хыял ук булып
еракка атылыр.
Атылыр —ук булып,
тормагыз юлында,
ул барып кадалыр
бәхетсез елыма.
һәм юкка чыгарыр
кайгылы чагымны...
...Әйтерсең, ояда
бер кошчык кагынды.
Кошчыктай хыялым
ук булып атылды,
Очты ул каядыр
гомерем аркылы...
Кайда соң шатлыклы
шифалы яңгырлар,
кайчан соң якты җыр
җанымда яңгырар?..
Моңлы җыр тудырган,
кояшны калкыткан,
таңнарны бар иткән,
көннәрне балкыткан
хыялым югалды...
...Яшәсә күңелеңдә
кайгылы уйларың,
китәр дә югалыр,
югалыр хыялың...
РИФКАТЬ МИРГАЗИЗОВ ИСТӘЛЕ
Шәфәкъ.
Анда кеннәр яна.
Гомерне ут чолгаган.
Таулар...
Шул утлардан калган
көл өемнәре сыман.
Йөрим татар зиратында...
Күпме алар — якташлар!
Сөйли миңа батырлыкны
йолдыз уйган ак ташлар...
Ватандашлары хакына,
тугры калып антына,
суырылып керә кинәт,
керә кеше ялкынга!
Яна гомер кояш кебек,
кала таулар өелеп.
Йолдызлар булып күкләргә
кала очкын чөелеп.
Йолдыз тулы зәңгәр күкләр,
һәм бер ай яна анда.
...Татар зиратында йөрдем,
киләчәккә барганда.

***
Өметем ташлап киткәндә
горур башымны исәм,
авыр сулап:
«Сөембикә
авар ул, авар...» — дисәм,
оялтсыннар мине, өйдә:
«Куркак син, куркак икән!..»
Ышанычым артсын өчен
миңа шул сүз дә җиткән!
Карар идем томырылып
күктәге алтын айга,
ай янында сайрап дога
кылып йөргән тургайга.
Сузылыр салават күпере
күңелләр арасына,
сөенешеп яшәрбез без
ак Казан каласында.
Очып кайтыр ераклардан
ташлап киткән өметем.
Шундый дуслар таба алсам,
дөньям — түгәрәк, бөтен.

ӨЛКӘННӘР СҮЗЕ
Кичерегез, яшьләр,— ачулансак,
безнең гомер хәзер — көзләрдә.,
Көз генөме соң бу?..
Ир йөрәге
хөсрәт-кайгы күреп үзгәрә.
Акланмыйм да.,.
Әмма яшермим дә:
дөнья кайчак шундый кизәнә!
Ярый әле, җөе калып булсын,
җәрәхәттән төннәр төзәлә.
Җан төзәлми икән...
Бу җан белән
яшәүләре кыен, өзә лә...
Кичерегез, яшьләр, кызып китсәк,
яхшы ният иде бездә дә.

Аксакаллар
Олыгая дөньялар да...
Кояшлы көзге басу.
Бер яшел чагы узса,
табигать тә ямансу.
Өметләнмим яшәренү
яшьләргә килгән яздан.
Кемгә дә китәр алдыннан
хәтерләп йөрү язган.
Бар да кала яңаларга:
йолдызлар һәм аебыз.
Гомер чыгышыннан идек,
шунда кайтып баербыз.
Чал чәчләрдән күчәр безнең
ап-ак төс каеннарга,—
үч тотмадык дөньялыкка,
башларда кайгы барга.
Исән-имин кала бәр да,
кояшлы көзге басу.
Китәр чакны сизгәнгәме»
бераз гына ямансу.

МАЙ ЯҢГЫРЫ
Аста- яшеллек дөньясы.
Кояш нуры буйлап җиргә
яңгыр төшә
яланнарга...
Җылы яңгыр килгән Илгә.
Дөнья бәла чактагыдай:
инешләр дә калган тулып.
Яңгыр түгелә диварларга
үткәннәрнең төсен юып.
Агачлар — яңгыр эчендә,
яшел суүсемнәр сыман.
Әкрен генә кызлар бара,
күкрәкләре манма булган...
Тук башаклар зеңгелдәве
ишетелгәндәй була кырдан!

КАР ЯУГАНДА
1
Очыгыз, хыялларым,
озатам зәңгәр күккә.
Сезгә — ирек!
Миңа хәзер
белдерә алмассыз үпкә.
Изге сәфәр теләп калдым,
күккә ашты хыяллар.
Шундый көчле канатлылар,—
кояшка җитәр алар!
2
Гөлләр җылы якка киткән,
көзләр дә узган күптән.
Хыялны кояш яндырган —
ап-ак көл коела күктән.
3
Кар ява-илаһи чаклар.
Ява ул оеп кына.
Алмагач тора бакчада,
нигәдер боек кына.
Табигать, нигә моңайдың?
Алмагач, сөен әле!
Яз җитә, туй күлмәгенә —
аклыга киен әле.
Ап-ак салкын кар бөртеге .
чәчәккә әйләнер ул,
узган язлар килер язга
нәкъ шулай бәйләнер ул.
4
...Хыяллар көлгә әйләнә,
көлдән — тагын чәчёккә.
Киттек — ничә кат узылган
яз дигән киләчәккә!

...
(Экспромт)
Йөгерә дулкын-дулкын булып
туган як арышлары.
Офыкларны узып китеп
каядыр барышлары.
Яшел дулкын —әнкәйләрнең
өметле сагышлары.
Шундый җылы, шундый рәхәт
күңелгә кагышлары.
Җәйләр узды, күпләр кайтты,
ө күпләр кавышмады.
Саргайды инде, саргайды
дулкынның агышлары.
Җил камылда көйләр уйный,
моңлы шул тавышлары.
...Күчтәнәч" булып агыла
туган як арышлары.

***
Мөдәррис Әгъләмовка
Әйтерсең лә җирдә кыш булмаган,
әйтерсең лә җирдә яз гына. ...
Очраштырды безне Аккош күле.
Языламы шигырь?
Языла!
Хәл сораштык шулай.
Мондый язда
тән языла, җаннар языла.
Рәхәтләнеп китә җаның-тәнең,
җан язылса, шигырь языла.
Сакла менә шушы рухыңны,
куырылып төшмә салкында.
Сүсәрттеләр көрәш дәртле сүзне:
—Салкында да ян син ялкында!
Кайта әнә яңа мәгънә алып
шушы сүзләр шагыйрь телендә:
—Ялкында шул минем йөрәгем дә
Ялкында шул минем телем дә...
Кычкырулар була вакытлыча,
булыр инде, булыр аз гына...
Үз сүзендә торыр шагыйрьләр бар:
—Куырылмый шигырь,
языла!

ГОМЕР ЮРАУ
Урманнарга керсәм, җырлар сузам,
сайрар кошлар җырны тыңласын.
Санамасын кәккүк елларымны,
онытсын ул бөтен дөньясын!
Каян белсен кәккүк хыялымны —
ул бары тик бер ел юрады.
Бер авазын мең кат яңгыратты
туган якның якты урманы!

***
Беренче кар алып килермен, дип,
вәгъдә биргән иде ап-ак болыт...
Аңламассың хәзер табигатьне,
табигатьтә хәзер начар холык.
Узып китте болыт, ярылып ята
күмелергә тиеш кайбер эзләр.
Әзерләндек кышка керәбез дип,
күңел хәзер менә аклык эзләр.
Өлгермәгән чакта таралырга
җир өстеннән хәтта алма исе,
кемнең генә килми йомшак карга,
мамык карга ятып тәгәрисе.
Тәгәрисе килә туган җирнең
яңа гына яуган ак карында,
яумый бит ул менә кирәккәндә,
күңелләрдә шундый уй барында
.
Узып китте болыт, яумады кар,
биреп китте бары акыл гына:
ышанычын алды кайберәүнең,
сабырлыклар салды акыллыга
бу табигать!
...Ява кайлардадыр,
гел көтмәгән җирдә ява карлар.
Нәкъ шулай бит кайбер заманнар да!
Әмма кеше үзенең бәхетен табар.
Ашыкмагыз, явар йомшак карлар.
Алда әле аунап тәгәрисе.
Көткәндәге кебек булмас ләкин:
таралыр шул инде алма исе...
***
Ут йөгергән инде кар астына,
тыңла, әнә, шаулый гөрләвекләр.
Җылы язның зәңгәр күзләредәй
карап тора күккә күлләвекләр.
Эремидер кебек күрер күзгә,
җәйрәп ята әле ак киңлекләр.
Ут йөгергән әмма кар астына,
ташкын булыр — шундый мөмкинлекләр.
...Яшибез бит без дә тыныч кына,
чыгармыйча эчтә янган утны.
һәм бер көнне, ярсу ташкын кебек,
актарылып агар сәбәп юкмы?
Бар ул сәбәп, җитә!
Кайбер язлар
сызылып кына килә, шауламыйча.
Кешеләр дә шулай, башын иеп,
яши кайчак берни дауламыйча.
Юанмагыз шулай сабыр гына
яшәрбез, дип, тын да чыгармыйча.
Йөгерсәме ул ут күңелеңә —
түзә алмас бәреп чыгалмыйча.
Карасамы кояш җиргә туры —
бирәчәк ул, кышка нык бирәчәк.
Ашкындыра ташып актарылырга
язны — кояш,
безне — ак киләчәк!

***
Үз гомерендә бу дөньяның
табалмаган ямьнәрен
уйлап карарга булса да
хакы бардыр бәндәнең,!
Тургай моңы юды күңелемне
агарганчы.
Әйтмәсеннәр: гел сагыштан
яралгандыр бу бала...
Әй, җырладым,
онытылдым бер мизгелгә...
Хәтеремнән алга күчте учаклар,
тагын бер кат янарга вәгъдә итеп.
Юл чатында көтеп торыр үсмер кыз
гомеремнең шул турына җитүен.
Учларыма кысып шәфәкъ нурларын
төнге урамнан кешеләргә йөгердем.
Эзләп таптым көлеп торган әнкәйне,
кочакладым күземнән яшь тамганчы.
Тургай моңы юды күңелемне
сабыйланганчы!

ТУРГАЙ РӘСЕМЕ
Бер талпынуда узар күк,
тургай өчен җәй — кыска.
Шулай өзелеп сайрый-сайрый
кереп югалыр кышка...

***
Хакыйкатьләр авыр канун булды
яңа туган нәни малайга.
Уйга чумып кердек урманнарга,
тавыш-тынсыз йөрдек далада.
Әкиятләрнең назлы куркынычы
яулап алмас булды күңелне...
Шәфәкъ нуры биек тау өстеннән
түгелде дә җиргә түгелде.
Узды дөнья сабый күңел аша,
бураннары үтте сызгырып. ...
Ярый әле язмыш шундый булган,
салкыннарда калдык чыныгып.
Хыялыйлар булып калдык тагын,
яратсак та хәтта чынлыкны.
Тик
ишетәм һаман
балачактан
ишетелгән теге тынлыкны...
***
Алмаларның шәфәкъ вакыты.
Көннәр бара тезелеп.
Бәхетле язлар күңелдән
калмаган бит өзелеп.
Әле безнең гомерләрнең
иң шау-шулы чаклары.
Үткән еллар — шундый матур,
уйда — булачаклары.
Учны куеп яңгырларга
шатлыклар җыясы бар,
кышның салкын юлларына
эзләрне уясы бар.
Гомер баешы каршына
кояштай чыгасы бар,
карурманны сабыйларча
яңгыратып куясы бар.
Кай туры гомер юлының? —
Шау-шулы чагы сана!..
Безгә карап, алмалар да
сүнә алмыйча яна!

***
Ышанам — яңгырамас
юату алкышлары.
Үз бәясенә торырлык
гомернең агышлары.
Күптән инде исбатладык:
без сәләтле яшәргә,
күзләр — куаныч йөртергә,
ә йөрәкләр — яшьнәргә.
Кичмибез тормыш диңгезен
салават күпереннән.
Күтәреләбез күкләргә
тормышның төпкеленнән.
Безгә — яшәү насыйп булган
Tatar edebiyatından 1 metin okudunuz.
Sonraki - Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3
  • Parçalar
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 1
    Toplam kelime sayısı 3933
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1583
    39.2 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    52.8 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    60.3 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2
    Toplam kelime sayısı 3891
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 2098
    34.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    49.6 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    58.2 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3
    Toplam kelime sayısı 3881
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1995
    32.7 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    46.6 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    54.2 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4
    Toplam kelime sayısı 3602
    Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 1966
    35.3 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
    49.3 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
    56.5 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
    Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.