LatinHer çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.
Гашыйклар Сере - 1
Toplam kelime sayısı 3791
Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 2036
33.8 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor
50.0 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor
58.0 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
Поэма
Чү, күңелем!
Сабырлыкта
Синең өчен назым бар,
Мәхәббәтнең бакчасында
Кич уздырды язым-яр!
Сүз башы. Гашыйкларның моңы йөрәгемдә
Беренче бүлек. Яшьлек иртәсе
Икенче бүлек. Туташ
Өченче бүлек. Мәңгелек яз
Сүз ахыры
ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ
Поэма
Сүз башы
Гашыйкларның моңы йөрәгемдә
Гөлбакчадай чәчәк атты да,
Серләренә кереп адаштым мин
Һәм коендым нурда-яктыда.
Сөйләр өчен кулга каләм алдым,
Тыңласыннар дуслар-иптәшләр,
Җырга салып кызлар моңлансыннар,
Егетләре — назлы сердәшләр!
Мәхәббәтнең мең ел сөйләсәң дә
Агып торыр сүзләр чишмәсе,
Йөз яшәгән өлкән агайның да
Киләдер ул серләр чишәсе.
Сөйлим, сүзләр энҗе булып тезелә,
Каләм йөгерә, хисләр — ялкынлы,
Бу дөньяның кояш белән тулы
Самим чагы, көннәр салкыны
Ерак калды, яз тантана итә,
Килеп керә өйнең түренә,
Сүнгән гөлләр кабат яңаралар,
Хисләремә хисләр төренә.
Языйм, дидем, шушы сөенечне,
Күчсен, дидем, миннән сезләргә,
Нинди балкыш күмгән бу дөньяны,
Нинди сафлык безнең йөзләрдә!
Азга булса онтып торыйк, тормыш,
Синең авырлык һәм җәфаңны,
Бер моңланып, бер сокланып алыйк,
Җырлап алыйк, тартып тальянны:
“Чәчләреннән сыйпап,
Җилләр белән уйнап,
Хисләремдә, дуслар, адаштым,
Төннәремдә елап,
Һаман аны уйлап,
Мәхәббәттән шулай саташтым”.
Аңламаслар, димә, сөю хисе
Йөрәкләрдән күчә йөрәккә,
Мәңгелеккә омтылабыз икән,
Янып алу кирәк көйрәп тә.
Бездән генә калды, димәсеннәр,
Мәҗнүн, Фәрһад тусын яңадан,
Таһир-Зөһрә кайтсын кыйссалардан,
Безнең нәсел килә алардан.
Минем кебек меңнәр сөйсә-сөйсен,
Әмма ярышырлык чамам бар,
Сезнең күздә сөю уты булса,
Аһ, белмисез, ә мин — янамнар.
Йөрәктә ул янгын, ә сүзләрем
Шул учакның салкын төтене,
Шушы яшькә җитеп, әле яңа
Аңладым мин гомер итүне.
Сөйлим әле гыйшык серләрен һәм
Йөрәкләрнең ничек көйгәнен,
Гашыйкларның, мәхәббәттән туймый,
Өзлеп-өзлеп кенә сөйгәнен.
Сүзнең башы яңа әйтелде ул,
Ахырына кадәр бик ерак,
Сез укырсыз аны көлә-көлә
Һәм, һичшиксез, хәтта бер елап.
Исегезгә төшерерсез ничек
Яшь чакларда янып көйгәнне,
Бер сүзеннән, хәтта шәүләсеннән
Дулкынланып үзәк өзгәнне.
Кемнәрнеңдер әле башланмаган,
Алда кабатланмас яшьлеге,
Кадерләрен белеп яшәсеннәр,
Шагыйрь абзаң сезгә баш иде.
Юк, бу сүзем үгет кенә түгел,—
Ансын гына әйткән бар инде,—
Үзем хакында һәм сезнең турда
Күңелемә илһам-зар иңде.
Аңлыйсыздыр, бәлки төшенмисез,
Сүз кайтарып сорар чакмыни?
Уйна, дустым, әйдә, җырлап алыйк,
Сөйлисе бар әле шактыйны:
“Яшьлек чаклар үтәр,
Үпкән-кочкан бетәр,
Сөйгән ярлар гына онтылмас,
Искә төшәр, үртәр,
Күздән бозлар китәр,
Мәхәббәткә дәва табылмас.
Юллар очраштырыр,
Хисләр кавыштырыр,
Тик тормышлар гына кушылмас!
Еллар адаштырыр,
Мең кат саташтырыр,
Хатирәләр мәңге җуелмас”.
Һай ул кичне, һай ул вакытларны,
Дигән чаклар була, ни кылыйм?
Син дөньяның аргы башында шул,
Бирге башта сагынып мин елыйм.
ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ
Поэма
Беренче бүлек
Яшьлек иртәсе
1
Бу — яз иде, моңсу һәм ягымлы,
Бу — яз иде, дөнья алышкан,
Алышынган чаклар, күк һәм җир дә
Сагынышып ничек табышкан!
Кавышканнар һәм дә табышканнар
Йолдызлар да зәңгәр чишмәләр,
Киек-җанвар, бөҗәк, болын, чәчәк!
Җилләр изүләрен чишкәннәр.
Җай-җай гына исеп куялар да,
Биеп кенә, җырлап алалар,
Тургайларның дәртле сайравына
Үзәннәрдән колак салалар.
Икмәк тәме сеңгән туфрак исе
Борыннарга кереп кытыклый,
Ду килсә дә дөнья, сулар ташып,
Төннән узган көннәр ашыкмый.
2
Исемнәрен сора, тәрәз ачып,
Ул кем анда дөнья күзенә
Багып көлә, җырлый һәм моңлана,
Бар ямьнәрне җыеп үзенә?
Җил тибрәтә назлы толымнарын,
Сер сөйләгән кебек тиз генә
Колагына дәшеп үткән була
Һәм егыла килеп тезенә.
Итәгеннән тарта... Кая дәшә?
Чыгаргамы болын-кырларга?
Аны күреп бар да уяныр дип
Уйлыймы соң әллә юкларга?
Аны күрсә, әлбәт, йокысызлык
Кермәс бүтән һичбер тарафка,
Ничә егет үтеп-сүтеп йөри
Сәбәп табып кирәк-яракка.
Күз сирпесен иде ул берсенә,
Аңлап алып йөрәк серләрен,
Егетләр дә елап килмәс иде,
Берсен-берсе узып кичләрен.
Һәммәсендә өмет, ни дисәң дә
Хаклары бар, яшьләр, карт түгел,
Әгәр берсен сайлап алса, алар
Үзара һич дошман, ят түгел.
3
Язгы дәртнең җырлы чагы бүген,
Зәңгәр күктә кояш бәйрәме,
Агачларда, купшы куакларда
Шаулы күркәм чәчәк бәйләме.
Кояш уйный — кереп тәрәзләрдән,
Шаярта ул карап көзгегә:
“Һай матур кыз, ничек исемнәрең?
Белү ярыйдыр бит безгә дә?”
Ул сер бирми, ишетми дә төсле,
Уйга чумып укый китабын,
Имтиханнар якынлашып килә,
Тәмамлый ул быел мәктәбен.
Моңа кадәр гел “Бишле”гә укып,
Сынатсынмы инде сынауда?
Күңеленә моңнар тулы, бары
Сер бирәсе килми шулай да.
4
“Илсөяр!— дип дәште кемдер анда,—
Чыгып керче, сүзем бар иде!”
“Аһ шөкәтсез, йөрмә, йөрмә монда,
Көпә-көндез, кит, дим, бар инде!”
“Кем сөйләшә анда? Имтиханың
Килеп җитә, ачма алгычны,
Ялкаулангач, уку буламыни?
Уйламыйсың бер дә алдыңны!”
“Әни, нигә алай дисең һаман?
Радиога кул да сузмадым,
Җил йөридер, ачык тәрәзәдән
Кергәндер ул, әллә сизмәдең?”
“Ярар-ярар, ялгыш ишетелде,
Дәрес биреп — колак сагайган,
Укы, кызым, юкка бүлдергәнмен,
Чәй китерим, чәем кайнаган!”
5
Чәчләреннән сыйпап Илсөярнең,
Алгы яктан кергәч әнисе,
Тәрәзләрне ябып чыгып китте,
Җил йөрмәсен, диеп, янәсе.
Бераздан ул чәй китереп бирер,
Җимеш салып һәм дә каймагын,
Шушы кадәр рәхәт тормышларны
Сагынырсың әле, аппагым!
Кочагына алып ничә еллар
Үстерделәр сине, и бала,
Сынау арты сынауларың көтә,
Киләчәккә тормыш юл ала.
Мәктәпкә дә ул җитәкләп йөртте,
Газиз әнкәң, саклап җилләрдән,
Дәрес бирде сезнең барчагызга,
Сабак бирде: булма юләрдән!
“Оятка син салма мине!”— диеп,
Әйтә иде тәртип бозганда,
“Ярыймы соң, алай шапырынма!”—
Дия иде алга узганда.
Инде болар артта калып бара,
Кошлар очкан кебек оядан —
Илсөяр дә үз иркенә китәр,
Еллар кайтмас кире, яңадан.
6
“Аһ бу дәрес, аһ бу имтиханнар,
Нигә инде башны катыру?
Тормышымда кайсы кирәк моның?
Нәрсә бирә белем арттыру?..”
Илсөярнең укып арган чагы,
Ятлап-ятлап керми башына,
Болай да ул белә, сөйли ала,
Китап сүзе кирәк барсына.
Ярамыймы мөмкин кадәр белсә?
Ятлаганы истән чыгачак,
Күңелеңә сеңгән белемнән дә
Яхшысы юк, шунсы чыны, хак.
Гаҗизләмә кызың, әй әнкәсе,
Мөгаллимә үзем, дигәч тә
Шушы кадәр таләпләрне куйма,
Инде җитә барын белгәч тә.
Макталганнан артык мактатасың
Киләдер шул газиз балаңны,
Шулар өчен күчеп бетә барган
Күңелеңне аңлыйм, чамаңны.
Әмма алар шуңа карап кына
Белерләрме кадер-хөрмәтне?
Юк, ялгышам, хәтта наданнарны
Ак-карага тормыш өйрәтте.
7
Мөгаллимнәр, минем мөгаллимнәр,
Булмадыммы ялкау, тыңлаусыз?
Сездән бүген гафу сорыйм, берүк,
Үземә дә юк сүз уңайсыз.
Бераз гына шаян идем төсле,
Рәхәт булган икән ул чаклар,
Яз җитүгә, дәрес ташлап качып,
Тауда яга идек учаклар.
Юрый идек, төтен кайсы якка
Юлын салса, шунда китәбез,
Алар бар да күккә аша иде,
Ә без җирдә гомер итәбез.
Юрый белсәң генә юш килә ул,
Ишеткәннән белеп буламы?
Яккан учак чәчрәп янсын икән,
Ут югында төтен чыгамы?
Мөгаллимнәр, бөек, сабыр затлар,
Мөгаллимәләр илне күтәрә,
Нинди бетмәс гыйлем чишмәседер,
Күңелләргә алар үткәрә.
Юккамы соң элек-элекләрдән
Татарларның ата-баласын
Бер мөгаллим — мулла тәртип иткән,
Төзек тотып намус бинасын.
Дәрес әйтеп мәктәп-мәдрәсәдә,
Мәсҗедендә укып хөтбәсен
Хезмәт иткән ул затларның бүген
Берсен тапсаң, эзен үбәрсең.
Юк, ялгышма, исән әле алар,
Ышанмасаң, әйтәм, белеп кал,
Белем бирә белде мөгаллимнәрем,
Белим, дисәң, әйдә, барып ал!
Бу көндә дә дәрес әйтә алар,
Үзем булып сөйли үземә,
Гомер буе шулай булачак һәм
Сөенерсез дөрес сүземә.
Мөгаллимнәр ана кебек алар,
Тиңләп буламы соң башкага?
Әниең дә мөгаллимә икән,
Бәхетләрең шуннан башлана.
Бәлки әле аңламассың моны,
Сөенерсең әмма соңыннан,
Канат асларында җиңел бит ул,
Сакланасың җилдән-суыннан.
Тидерми ул сиңа ут һәм ялкын,
Яна-көя, әмма, балам, ди...
Мөгаллимәләр шундый булалмаса,
Ялганлыйлар, димәк, хәрәмли.
Мондыйларын мәктәп бусагасы
Уздырмаска тиеш ишектән,
Мондыйлардан дәрес алма берүк,
Яман алар шайтан-ишәктән.
8
“Кызым, инде чәең суынадыр,
Ял итеп ал, арып киткәнсең,
Артык уку башка каба бит ул,
Ахырына барып җиткәнсең!”
Ансы шулай, әмма Илсөярнең
Күңелендә — болын, күбәләк,
Соңгы битне юри ачып куйды,
Күренсен, дип, бераз күберәк.
Аның күзе һаман тәрәзәдә,
Көпә-көндез, оят, ичмасам,
Өеңә дә килеп керер әле,
Чакырганда әгәр чыкмасаң.
Ярый әле күрми калдылар да
Сизенмәде бугай әнисе,
Яшерделәр шомырт чәчәкләре,
Аның белән, белмим, нишләсе?
Йөргән була шунда җан көйдереп,
Аптыратып, борчып юкларга,
Ничек инде болай мөмкин икән?
Тынгы бирми хәтта йокларга.
Элекләрне бик тәүфыйклы иде,
Тартмый иде хәтта чәчтән дә,
Хәзер, кара, тәмам бозылды шул,
Юлын бүлми койма, читән дә.
Сандугачлар булып кыландыра,
Шигырь белән хатлар язгалый,
Егетләргә кушылып җырлый-җырлый
Уңлы-суллы йөри, узгалый.
Һай шөкәтсез, һай тәртипсез ничек,
Аңламый да белми ялгышын,
Начарлыкка башы җитә аның,
Эшли алмаса да яхшысын.
Ничек кенә әйтсен икән аңа,
Йөрмә, диеп, вакыт уздырып?..
Юк-юк, йөрсен, килә күрсен берүк,
Аптырагач — дәшсен сызгырып.
Ә Илсөяр күңелдәге серен
Белдерергә бер дә ашыкмас,
Тәрәзәдән күчеп тәрәзәгә,
Ул килде, дип бер дә ашкынмас.
... Аһ, ялган сүз! Түзү мөмкинме соң?
Буламы соң тотып йөрәкне?
Мәхәббәте белән килеп яшьлек,
Илсөярнең җанын көйрәтте.
Хискә салды, алды йокыларын,
Адаштырды дәртле уйларда,
Бу беренче-тәүге сөю ничек
Сала икән утка-суларга.
Сизенмәсен, диеп, әтисе һәм
Төшенмәсен, диеп, әнисе,
Сер бирмәскә ничек тырыша ул,
Җанның килә чишелеп китәсе.
9
Дус кызы бар аның, сабый чактан
Бергә уйнап, бергә үстеләр,
Кимсенгәндә бергә еладылар,
Шаяртканда бергә көлделәр.
Апа-сеңел, сеңел-апа төсле
Икесе дә — гүя туганнар,
Сәрвәр җанаш һәм Илсөяр туташ
Бер үк көндә алар туганнар.
Бер үк җырлар җырлап тирбәлгәннәр,
Янәшәдә хәтта йортлары,
Әй җиләс җил, тәрәзләре — каршы,
Сүзне сүзгә илтеп йөрт әле.
Аһ, дигәндә берсе, ваһ, дисен ул
Сәрвәр җанаш, уйлап дускаен,
Ваһ, дигәндә үзе, аһ, дияр ул
Илсөяре, тоеп җаныен.
Берсе — таңда, кичен икенчесе
Бу дөньяга килгән чагында,
Ике өйне ду китереп туйлар
Ясаганнар җыелып табынга.
“Кичен туган бала — кара толым,
Таңда туган бала — ак буза,
Ир егетләр күңеле яна икән,
Сөюләре генә хак була!”
10
Сер бүлеште Сәрвәр белән, хисләр
Төреп алгач дәртле йөрәген,
Әйтте аңа ничек каушауларын,
Егет, килеп, тотса беләген.
“Искәндәрнең буен-сынын күрсәм,
Өзелепләр китәм, и җанаш!
Бу ялкынга ничек түзим икән?
Сәрвәркәем, бирче бер киңәш?
Әнкәемә әйтсәм, ачуланыр,
Әткәй, берүк, сизә күрмәсен!
Искәндәргә ничек белдерим соң?
Кеше күрер, килеп йөрмәсен!..
Оялам бит шушы хисләремнән,
Аңламаслар дуслар-иптәшләр,
Сабырлыгым бетә, һай Сәрвәрем,
Гайбәт сөйләр кебек көндәшләр.
Хәбәрчем бул, тапшыр Искәндәргә
Минем шушы теләк-сүзләрне!
Аны сөям... Юк-юк, монсын әйтмә,
Кызартырсың алай йөзләрне.
Бары тапшыр, килеп йөрмәсен ул,
Имтиханнар бетсен, аннан соң
Укырга да керәсебез бар бит!
Бераз гына, бераз соңласын.
Ни әйтергә, тапшырырга белмим,
Яратам мин аны, җанашым,
Әгәр аңлый алса иде сизеп,
Савыктырып йөрәк ярасын!”
Илсөярнең әллә күңелкәе,
Әллә акыл киткән саташып,
Серен чиште елый-елый һәм дә
Торды алар бераз карашып.
Бу сүзләрен көтмәгәнме иде,
Әллә бүтән уйлар кичерде?
Дусты Сәрвәр боек хәлдә калды,
Бәйле күзе шулай чишелде.
Искәндәрнең буй-сынына түгел,
Йөрешенә, тавыш, сүзенә,
Күзләренә, чәче, кашларына
Гашыйк иде Сәрвәр үзе дә.
Нишләдең син болай, Илсөяркәй,
Нигә кистең дустың өметен?
Ник иртәрәк белдермәдең моны?
Ни өчен соң җанын кол иттең?
Сәрвәр үзе җаен эзли иде
Серләренә сине дәшәргә,
Киңәшергә барсын сөйләп биреп,
Кич уенга бергә төшәргә.
Инде бетте, инде үтердең дә
Челпәрәмә ваттың күңелен!
“Синең янга килеп йөримени?
Алга таба әле күрермен!..
Мин бит аны бу тирәдә күргәч,
Уе төшкән, диеп уйладым,
Ул бит сиңа килеп йөри икән,
Болай булса, барсын җайлармын!”—
Кыз уйлады шулай, башкаеңны
Дустың ашар инде, Илсөяр!
Сәрвәр җанаш Сәрвәр көндәш булыр,
Бер дә юктан бәгырь-җан көяр.
Син еларсың әле, ялгышыңны
Аңлагач һәм көйгәч күңелең,
Төшенерсең беркөн мәхәббәтнең
Сер саклаудан түбән түгелен.
Йөрәк серен чишәләрме инде?
Ул бит сөйгәнеңә аталган,
Дуслар алар тормыш өчен терәк,
Инде күр син, йөзе каралган.
Аңламассың нинди уйлар һәм дә
Мәкер белән тулган ул хәзер,
Менә үзе елап җибәрергә,
Йә көләргә инде бик әзер.
Кимсеттең шул аның саф хисләрен,
Ул да сине шулай җәзалар,
Әйтсәк тә без, бар да тәкъдирдән, дип,
Кешеләр дә аны язалар.
Күрәсене мөмкин түгел күрми,
Бирәм, дисә, ала акылны,
Хәтта әүлияләр ялгышалар,
Тотып кына йөрсә сакалны.
Ни дип әйтим, нинди киңәш бирим?
Сер чишелде, күңел тишелде,
Сәрвәр җанаш дусты Илсөярнең
Сүзләреннән бетте-ишелде.
11
Назлы ярга сүзне нидән башлап,
Ничекләр дип, белмим, әйтәләр,
Киңәш бирер, йә юатыр идем,
Илсөяркәй! Яшьләр үтәләр.
Ишетәсеңме, җырлар җырлыйлар да,
Бераз тынып, туктап торалар,
Тәрзәңдәге утны күрәләрме —
Ярышкандай дәшеп куялар.
Нигә болай китте кәефләрең?
Хисләренә алар адашып
Мактаганда сине, сөен генә,
Йөрмиләр лә бер дә алдашып.
Чәчләреңнең коңгырт бөдрәләре
Пар толымнар булып үрелгән,
Бәхетеңә бит очыңда миңең
Саклый сине яман күзеннән.
Ак йөзеңдә алсу наз билгесе,
Кыйгач кашың, уйчан күзләрең,
Сине күреп бакчадагы гөлләр
Оныттылар хәтта үзләрен.
Илсөяркәй, нигә яратмадың
Егетләрнең атап җырлавын?
Илсөяркәй, нигә сагышландың,
Кузгалдымы күңел кылларың?
Ник ташладың әле укуыңны?
Имтиханың килеп җитте бит,
Тормыш — алда, килер көткән ярың,
Күңелеңне бераз җитди ит!..
Тукта, каләм, тукта, артык киттең,
Юк сүз бит бу, алай ярамый,
Гашыйкларның дәртле йөрәкләрен
Мондый киңәш бары яралый.
Илсөярнең, күр син, якты йөзе
Кинәт сулды, батты сагышка,
Урыныннан күчеп, онытылып,
Тынып калды шушы сулышта.
Җырлап килгән яшьләр икенче кат
Урамнарны урап әйләнде!
Нинди моң ул җитми үзләренә?
Йөзкәеңә томан бәйләнде.
Кем тавышы, моңы, диеп сора,
Искәндәрең юк шул арада,
Югалтудан хәтта шаулы чәчәк
Гөлләрнең дә йөзе карала.
12
Исеңдәме, сылу Илсөяр-җан,
Искәндәрнең әйткән сүзләре?
“Мин бит сиңа әллә ничек кенә
Гашыйк булдым, җанның түзәре
Калмады да инде, аңла үзең,
Көлә, диеп, берүк, уйлама!
Башка төрле сөйли белмим инде,
Син, кимсенеп, берүк, елама!
Яратмассың, бәлки яратырсың
Бәхетемә тиңем яр булып,
Мөмкин түгел икән, ул вакытта
Хәбәрең бир, үлим ярылып.
Әллә ничек, сүзләр таба алмыйм,
Ачуланма инде, Илсөяр,
Мин мәңгегә сине яратырмын,
Шул көенчә бәгырь дә көяр.
Яратмасаң, көчләп таләп итмим,
Мәхәббәттә артык андый эш,
Мәҗбүр иткәч — дөрес булмый сөю,
Бәхет килер булса — җаннар иш!
Ачуланма, берүк, үпкәләмә,
Сорап килми икән ярату!
Моны сөйләү кыен үземә дә,
Кирәк түгел сүзне тарату!
Оныт барсын, ишетмәдем, диеп
Уйла, мәгәр кабул кылмасаң,
Бу бер юләр, ахмак, диеп сана,
Сүзләремне аңлый алмасаң.
Исеңдәме, гармун уйный-уйный
Биеткәндә бөтен мәктәпне,
Сине берәү чакыра кала икән,
Юри боза идем үлчәмне.
Үчекләнеп гел үчекли идем,
Туктап-туктап калып уйнаудан,
Минем хисне, минем сагышларны
Ерак идең сизү-уйлаудан.
Ә беркөнне түзми чакырдым мин
Биергә дип, парлап, үзеңне,
Аһ ул бәхет — менә нинди икән,
Дип уйладым, йомып күземне.
Аңламадың хәтта шунда мине,
Саташылган, кыстым билеңнән,
Көй тукталды, ә без басып калдык,
Тик айныдым тарткач җиңемнән.
Илсөяркәй, бәгърем, җан кисәгем,
Диеп әйтсәм, берүк, аңлый күр,
Мин бары тик ачтым күңел түрен,
Йә чык аннан, яки үзең кер!
Ни сөйлим мин, гафу, инде күптән
Синең сурәт йөрәк түрендә,
Ай-йолдызлар синең исемеңне
Әйтеп балкый һәр кич күгемдә.
Таләп итмим, вөҗдан-намус кушмый,
Хисләреңә үзең хуҗасы,
Һәркемнең дә килә бу тормышны
Сөйгән яры белән узасы!..”
Ул сөйләде үзен-үзе онтып,
Онытылып, чишеп йөрәген,
Бер очкыны сиңа күчеп шунда,
Илсөяркәй, син дә көйрәдең.
Аңламаган кебек кылансаң да,
Бөтенесен тойдың, төшендең,
Йөгереп кереп, йомшак түшәгеңә
Син капландың, гүя ишелдең.
Үкседең дә, туктый алмас булып
Күзләреңнән яшьләр коелды,
Бу бәхет һәм куанычлар сиңа
Бер әкият кебек тоелды.
Ышанырга, ышанмаска белми
Аптырадың җаның газаплап,
Моңа кадәр һич билгесез булган
Серләр ачылдылар мең яклап.
Шулай яшьлек сиздермичә генә
Алып керде сине үзенә,
Гыйшык салып самим йөрәгеңә,
Ул елатыр, инде түз генә.
13
Сәрвәр җанаш — Сәрвәр көндәш иде,
Аңламады аны Илсөяр,
Сер бүлешеп, киңәш көтсәң аннан,
Кайгы-хәсрәт сиңа ул өяр.
Шулай шул бу тормыш әүвәлгедән,
Һич үзгәрми яшәү кануны,
Үз бәхете өчен яши һәркем,
Онтып дошман булып калуны.
Балачакта кала уйнап үскән
Якын дуслар, яшьлек килүгә,
Онытыла кардәш-туганнарың,
Сөйгәнеңә күңел бирүгә.
Гомер узгач, күп ялгышлар кылгач,
Килеп җиткәч тормыш чигенә,
Каерылып бер карыйсың икән
Кабат яшәр булып, тик менә
Мөмкин түгел юу хаталарны,
Гомерләрне кире кайтару,
Мөмкин бары гафу сорап, барсын
Хәтереңнән читкә аудару.
14
Искәндәрне дәшеп алды Сәрвәр,
Сүзем бар дип, җаен китереп,
Иптәшләре җырлап узып китте,
Илсөярнең җанын өздереп.
Каян гына чыгып, салкын җилләр
Китерделәр болыт төркемен,
Йолдызларны кабып йота-йота,
Ул — җәелде, каплап төн ямен.
“Ни бар иде, Сәрвәр, ник ялгызың?
Илсөярне нигә дәшмәдең?
Күптән инде күренгәне дә юк,
Ничәнче кат монда төшмәдем!”
Искәндәрнең шушы сүзләреннән
Йөрәгенә каннар тамса да,
Көлеп куйган төсле итте Сәрвәр,
Күңеленә якын алса да.
Әйтер сүзе әллә онытылып,
Каушый калды юктан кимсенеп,
Бераз гына тормыш күргән булса,
Егет алыр иде төшенеп.
Әмма уе башка кызда аның,
Илсөярдә, Сәрвәр дустында,
Серләрен дә белешеп куйганнардыр,
Хәзер әйтер, бераз көтсен дә.
Очрашуга бәлки чакырадыр,
Сагынгандыр үзен, мөгаен,
Яки берәр хатмы язган икән,
Шигырь белән төреп сүз җаен?
“Йә Сәрвәркәй, әйе, әйт тә инде?
Күлмәгең дә юка өстеңдә,
Салкын җилләр әллә кайдан чыкты,
Калтырана бугай тәнең дә.
Мә кәчтүмне, салдым, куй җилкәңә,
Җылынырсың бераз үзең дә,
Ник туктаттың, инде сөйлә хәзер,
Мең сорау бар күңел түремдә!”
15
Сынган хәтер, күңел парә-парә,
Ничекләр соң сөйлим барчасын?
Күздә яшьләр, бәгърем — кара күмер,
Искә алам гыйшык парчасын.
Ал таңнарын, серле төннәрен һәм
Өзгәләнеп уйлыйм көн ямен,
Һай яшәлгән икән, диеп куям,
Бит очыннан алып күз яшен.
Кемнәр аңлар, кемнәр көлке табар,
Хакыйкатьнең юлы күп төрле,
Бәндәләрнең акыл тигез түгел,
Кеше сүзе кеше үтерде.
Сынган хәтер, көннәр тарау-тарау,
Бу юлларым бигрәк лә урау,
Килеп-китеп гомер кичерәм мин,
Анда — шатлык, монда — гел елау...
Ярлыкый күр, Ходам, берүк инде,
Ялгышларсыз бармый бу дөнья,
Сурәтләре күңел түрләремдә,
Исләремдә йөри көн-төндә.
Сынган хәтер, янган йөрәкләрнең
Бәһаләре дөнья бәрабәр,
Ярлыкый күр, Ходам, гашыйкларны,
Йөрәк түрләрендә яра бар!
16
Йөрәкләрне йөрәк аңлар кичтә,
Сергә серләр төшәр бу төндә
Ничек мөмкин йоклап яту болай?
Җан юктыр шул мәгәр ул тәндә.
Илсөярнең арган керфекләре,
Кургаш кебек авыр-авырлар,
Син — укыйсың, бөтен халык — ялда,
Җырга чумган барча авыллар.
Сандугачлар, кайдан шулай отып,
Ят моңнарны илгә китергән,
Яшьләр, тынып, тыңлый тирәкләрдән,
Чыгып килгән җирдә күпердән.
Әле берсе, әле икенчесе
Сузып ала, китә дәртләнеп,
Юк, сандугач кына түгел алар,
Фәрештәләр йөри “җенләнеп”.
Анда — кошлар, монда киек-кортлар
Бер-берсенә җанаш тапканнар,
Сүз алышып, уйнап һәм биешеп
Арыганнар, ялга ятканнар.
Йолдызлар да хәтта бер-берсенә
Күз кысыша, гаҗәп, серләшә,
Бу көннәрдә бөтен дөнья — бәхет,
Күркәм яздан җәннәт көнләшә.
17
Бәхет бит ул тормыш һәм яшәеш,
Хакның биргән татлы җимеше,
Һаман шулай бәхет белән тулып
Аксын иде гомер инеше.
Син үзеңчә яшә, хыяллар кор,
Туры юлың буйлап һаман бар,
Максатына килеп ирешкәннең
Артларыннан яргән калганнар.
Маяк булып, юл күрсәтеп илгә,
Килер көндә читкә чикмәскә,
Олуг затлар мирас иткән безгә
Явызлыкны җирдә түкмәскә.
Илсөярнең шушы уйларыннан
Балкып китте кинәт күңеле,
Гүя берәү серле фонарь белән
Юл яктыртып дәште үзене.
Җиңел булмас, сынаулардан тора
Бу тормышның килер һәр көне,
Күп вакытта уңай исми җилләр,
Агачлар да коя күркене.
Яшәеш тә шулай үз җаена
Барган җирдән китә тайпылып,
Исемнәрен югалтучылар бар,
Әле кичә генә ат алып.
Ышанычны кирәк югалтмаска,
Тайпылмаска барган юлыңнан,
Бәхетеңә килеп җитәчәксең,
Максат йөртер тотып кулыңнан.
Бәхет бит ул — тормыш һәм яшәеш,
Хакның биргән татлы җимеше,
Хисләр тулып ташыгандай була
Язларымда гомер инеше.
Искәндәрнең кайнар карашыннан
Иркәләнеп, чәчәк кебексең,
Гүзәлләнеп, балкып, чибәрләнеп,
Арада бер булып үстең син.
Хисләр — ташкын, күмә акылларны,
Хыял канатларын үстерә,
Әгәр яшьлек мәхрүм итсә хистән,
Гомерләрне бушка кичтерә.
Мәхәббәт ул кирәк йөрәк өчен,
Мәхәббәт ул җанның азыгы,
Яр сөюнең һичбер гөнаһы юк,
Мәхәббәтнең һич юк языгы.
Гайбәт итеп аны сөйләмиләр,
Яратулар өстен һәр сүздән,
Мәхәббәт ул кеше сайлап йөрми,
Үтеп китми сездән һәм бездән.
Искәндәрнең уйчан күзләреннән
Син оялып башың игәндә,
Бит очыңнан үбеп куйды кебек,
Кулларыңа кулы тигәндә.
Һай җанашым, нинди утлар алды
Бәгыреңне төреп, җаныңны?
Бөтен тәнең кинәт кайнарланды,
Җуйган кебек булдың аңыңны.
Бәйрәм киче иде, мәктәп белән
Җырлап-биеп күңел ачканда
Шатлык белән тулды күңелләрең,
Каршыңа ул килеп басканда.
Шуннан бирле нинди дуслар булып,
Бер сыйныфта укып, партада,
Әллә ничек онытылып китеп,
Күңелләрең аңа тартыла.
Кимсетсәләр әгәр вакчыл җаннар,
Елатсалар тартып чәчеңнән,
Ул бит сине гел юата иде
Һәм дә яклый, килсә көченнән.
“Нәнүгем,— дип,— алай өзгәләнмә,
Елама һич күзең бетереп,
Үсеп җитсәм, кирәкләрен бирәм,
Торачаксың, җаным, син күреп!”
Инде менә буйга үсеп җитте,
Егет булып, мыек чыгарып,
Иртәгәдән имтиханнар көне,
Ә ул йөри җырлап-кыланып.
18
Илсөяркәй шундый хисләр белән
Күңелләрен тәмам тутырып,
Тәрәзәдән карап торды бераз,
Аргач китап укып утырып.
Ераклашты яшьләр җырлый-җырлый,
Сайрап алды моңлы сандугач,
Тулган айдан нурлар ява торды,
Йөрәгеңне, диеп, җаным, ач!
Алыйк серләреңне бер сөйләшеп,
Үткәнне һәм килер көннәрне;
Утырасың нигә өйдә качып?
Шундый күркәм майның төннәре!
Илсөярнең ташып күңелләре
Өйдән чыкты, йөрде бакчада,
Үзен-үзе белештермичә кыз
Әйтеп куйды: “Үзең тап чара!”
Тәрәзәдән төшеп, кача-кача,
Ай нурыннан яшереп шәүләсен,
Ян капкага килеп бавын чиште,
Бөгә-бөгә сылу гәүдәсен.
Менә хәзер чыгып йөгерәчәк,
Яшь колындай чөелеп күкләргә,
Игътибар да бирмәс ертылыр дип
Өстендәге җиңел күлмәккә.
Дәшеп калыр җырчы чикерткәләр,
Колак сал, дип, безнең моңга да,
Көязләнеп хушбуй исләр белән —
Күзен кысар сирень монда да.
Һай бәхетле яшьлек, һай гүзәл чак,
Үзе — кайнар, үзе — канатлы,
Иреннәрнең бал саклаган чоры,
Шул бәхетле — кемнәр яратты.
Саташырлык, адашырлык булып,
Төннәр белән көннәр кушылып,
Күзләренең күзгә чумган чагы,
Йөрәкләргә йөрәк тотылып.
Кабат кайтмас көннәр бар икән ул,
Онытыла арып эшләүләр,
Йөрәгеңә дару — дәртле җырда,
Күк йөзеннән йолдыз күзләүләр.
19
Кемнәр анда серләр бүлешәләр?
Сүзләрендә бар бер усаллык!
Чү, Сәрвәре түгелме соң анда?
Искәндәре, таныш шулчаклык.
Илсөяркәй, тынып, каушап калды,
Күңелкәе китте түгелеп,
Нигә болай, яшьлек, алдадың да
Бар хыяллар бетте сүтелеп.
Ничек инде, Сәрвәр? Дусты? Җанаш?
Серләр җыеп, серләр бүлешеп
Йөри идең, менә хәзер шулай
Торасыздыр миннән көлешеп?..
Илсөярнең хәле чиктән ашты,
Күзләреннән тамды яшьләре,
Бер минутта дөм караңгы булды
Ямьле майның айлы кичләре.
Искәндәрне бераз гына күреп
Калмакчыңмы? Кара туйганчы!
Әнә ничек көлешәләр алар,
Акылларын тәмам җуйганчы.
Сөйләшәләр, әллә үбешәләр
Янган йөрәкләрне көйдереп?
Ничек болай булды әле бар да?
Ник көләләр шулай үтереп?
Хәзер барып әйтсен йөзләренә!
Куркырлыгы бармы алардан?
Искәндәрнең суксын яңагына
Һәм туктасын болай елаудан!
Юк шул, булмый, әрсезләнеп кенә
Мөмкинме соң аклау үзеңне?
Ничек барсын, ни дип әйтә алсын?
Бәгырькәе генә өзелде!
Белештерми кайда икәнлеген,
Тыя алмый хисләр ташкынын —
Егылды да елый башлады ул,
Кая куйсын икән башкаен?
Кемнәр аны кочып күкрәгенә,
Сыйпап чәчен хәзер юатсын?
Бүген киче шулай ямьсез булгач,
Яшьлек таңда ничек наз тапсын?
20
Ул елады энҗе яшьләр түгеп,
Нурлы айдан йөзен яшереп,
Ул елады үзен белешмичә,
Горур күңелләре ишелеп.
Ишетепме аһын Илсөярнең,
Өзгәләнеп шуннан бәгыре,
Былбыл кинәт, сузып-сузып, зарлы
Җыр башлады — җәннәт шагыйре.
Кушылдылар аңа бүтән кошлар,
Дөньялармы китте саташып,
Балкып янган Чулпан йолдыз шунда
Күктән төште җиргә адашып.
Бу кадәр дә авыр булыр икән
Яшь кызларның моңлы күз яше,
Бу кадәр дә олуг галәмнәрнең
Бармы моңа, юктыр түзәсе?
Хәтта йолдызлары егылалар,
Калтырангач күкнең гөмбәзе,
Кыз баланы рәнҗетүнең ничек
Түбән икәнлеген бел, яме!
21
Таң уянды, төне китеп барды,
Үзе белән алып серләрне,
Һәр көн шулай өр-яңача туа,
Сыйпап үтеп шушы җирләрне.
Адаштырган хисләр сүреләләр,
Чишелмәслек хәлләр кичелә,
Элек авыр кебек күренгән эш
Җиңеләеп китә кешегә.
Һәр көн шулай үз җаена йөри,
Үзенекен алып үзенә,
Шуңа күрә, вакытлыча, диеп,
Карыйбыздыр дөнья йөзенә.
Шуңа күрә миңа таңнар якын,
Һәр туар көн миңа кадерле,
Булган хәлнең үтеп китүенә
Сөенешик, онтып җәберне.
Яшиселәр алда әле безнең,
Менә барып һаман үрләргә!
Чиксез күккә илтеп ирештерер
Хыял тауларына үрмәлә!
22
Ул таң атты, балкып, кояш тулып,
Яңа бурыч йөкләп бәндәгә,
Минем күңел сынып китте шунда,
Тәнем булды утын-әрдәнә.
Бәхет таләп итү мөмкинме соң,
Әгәр шулай торса көннәрең?
Син әлегә яши генә башлап,
Беренче кат күрдең җилләрен.
Алда нәрсә алып китерерләр,
Нинди хисләр айкар күңелең?
Белү мөмкинме соң бу язмышны,
Килер көннең яман түгелен?
Таң уятты суык җиле белән
Илсөярне, кереп җиңеннән,
“Мин ник монда?”— дигән оят сүзе
Күтәрде дә алды иңеннән.
Кыз ашыгып керде бүлмәсенә,
Тәрәзәдән үтеп, атылып,
Төне буе янган утны басып,
Хур булырлык хәлдән котылып.
Йомшак түшәк, калын юрган аны
Кочагына алып чумдырды,
Калтыранган тәне назлар җыйды,
Дулкынланган җанын сүндерде.
Йокы алды биләп Илсөярне,
Алышынып шунда барлыгы,
Ул оеды, гүя орчык очы
Сихеренә тиеп бармагы.
Ул төш күрде, гүя бар авылны
Каплап алган иде пәрәвез,
Кояш угы тиеп үтү белән
Эреп төште, гүя балавыз.
Кыз уянды, күзен шардай ачып,
Сәгатенә салды карашын,
Тынычланды, имтиханы бүген,
Белгәннәрен сынап карасын.
Ничә көннәр тормый, укыды ул
Китапларын, өстәл яныннан…
Искәндәрне Сәрвәр белән күргәч,
Зиһененнән бизде, җаныннан.
Сынауларда сынатсынмы хәзер,
Түбән куеп үзен алардан?
Күңелләре бозылып киткән чагы,
Терәк тапсын икән кайлардан?
23
Имтиханга керде, белмәгәне
Юк иде дә төсле, югыйсә,
Әмма дөрес җавап таба алмый,
Башларында гүя җил исә.
Ничек болай? Соравы да гади,
Физиканы кемнәр белми соң?
Моның кадәр гади, җиңел фәнне
Ничек үзләштереп килмисең?
Юк, исендә түгел һичбер нәрсә,
Формулалар тәмам буталган,
Ничек итеп җавап тотарга соң?
Җанын-тәнен аның ут алган.
Кем ярдәмен бирер? Бер хәрефен
Әйтсәләр дә төшәр исенә...
“Сәрвәр, Сәрвәр!” ...Ә ул күтәрелеп
Карарга да сиңа ятсына.
Менә хәзер дәшеп чыгарырлар
Имтиханга, такта алдына,
Нинди оят! Нәрсә сөйләр икән,
Урыныңа сеңеп кал гына!
Язмышларың ничек булачагын
Алдан торсаң иде белешеп,
Кайсы җиргә ничек егылырга
Куйсаң иде әүвәл килешеп.
24
Аның чират, бар да тынып калды,
Чакырдылар такта алдына;
Ни сөйлисең? Ник исенә төшми?
Сорауларын тотып кулына,
Тәрәзәдән зәңгәр күккә бакты,
Чү, күңелем!
Сабырлыкта
Синең өчен назым бар,
Мәхәббәтнең бакчасында
Кич уздырды язым-яр!
Сүз башы. Гашыйкларның моңы йөрәгемдә
Беренче бүлек. Яшьлек иртәсе
Икенче бүлек. Туташ
Өченче бүлек. Мәңгелек яз
Сүз ахыры
ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ
Поэма
Сүз башы
Гашыйкларның моңы йөрәгемдә
Гөлбакчадай чәчәк атты да,
Серләренә кереп адаштым мин
Һәм коендым нурда-яктыда.
Сөйләр өчен кулга каләм алдым,
Тыңласыннар дуслар-иптәшләр,
Җырга салып кызлар моңлансыннар,
Егетләре — назлы сердәшләр!
Мәхәббәтнең мең ел сөйләсәң дә
Агып торыр сүзләр чишмәсе,
Йөз яшәгән өлкән агайның да
Киләдер ул серләр чишәсе.
Сөйлим, сүзләр энҗе булып тезелә,
Каләм йөгерә, хисләр — ялкынлы,
Бу дөньяның кояш белән тулы
Самим чагы, көннәр салкыны
Ерак калды, яз тантана итә,
Килеп керә өйнең түренә,
Сүнгән гөлләр кабат яңаралар,
Хисләремә хисләр төренә.
Языйм, дидем, шушы сөенечне,
Күчсен, дидем, миннән сезләргә,
Нинди балкыш күмгән бу дөньяны,
Нинди сафлык безнең йөзләрдә!
Азга булса онтып торыйк, тормыш,
Синең авырлык һәм җәфаңны,
Бер моңланып, бер сокланып алыйк,
Җырлап алыйк, тартып тальянны:
“Чәчләреннән сыйпап,
Җилләр белән уйнап,
Хисләремдә, дуслар, адаштым,
Төннәремдә елап,
Һаман аны уйлап,
Мәхәббәттән шулай саташтым”.
Аңламаслар, димә, сөю хисе
Йөрәкләрдән күчә йөрәккә,
Мәңгелеккә омтылабыз икән,
Янып алу кирәк көйрәп тә.
Бездән генә калды, димәсеннәр,
Мәҗнүн, Фәрһад тусын яңадан,
Таһир-Зөһрә кайтсын кыйссалардан,
Безнең нәсел килә алардан.
Минем кебек меңнәр сөйсә-сөйсен,
Әмма ярышырлык чамам бар,
Сезнең күздә сөю уты булса,
Аһ, белмисез, ә мин — янамнар.
Йөрәктә ул янгын, ә сүзләрем
Шул учакның салкын төтене,
Шушы яшькә җитеп, әле яңа
Аңладым мин гомер итүне.
Сөйлим әле гыйшык серләрен һәм
Йөрәкләрнең ничек көйгәнен,
Гашыйкларның, мәхәббәттән туймый,
Өзлеп-өзлеп кенә сөйгәнен.
Сүзнең башы яңа әйтелде ул,
Ахырына кадәр бик ерак,
Сез укырсыз аны көлә-көлә
Һәм, һичшиксез, хәтта бер елап.
Исегезгә төшерерсез ничек
Яшь чакларда янып көйгәнне,
Бер сүзеннән, хәтта шәүләсеннән
Дулкынланып үзәк өзгәнне.
Кемнәрнеңдер әле башланмаган,
Алда кабатланмас яшьлеге,
Кадерләрен белеп яшәсеннәр,
Шагыйрь абзаң сезгә баш иде.
Юк, бу сүзем үгет кенә түгел,—
Ансын гына әйткән бар инде,—
Үзем хакында һәм сезнең турда
Күңелемә илһам-зар иңде.
Аңлыйсыздыр, бәлки төшенмисез,
Сүз кайтарып сорар чакмыни?
Уйна, дустым, әйдә, җырлап алыйк,
Сөйлисе бар әле шактыйны:
“Яшьлек чаклар үтәр,
Үпкән-кочкан бетәр,
Сөйгән ярлар гына онтылмас,
Искә төшәр, үртәр,
Күздән бозлар китәр,
Мәхәббәткә дәва табылмас.
Юллар очраштырыр,
Хисләр кавыштырыр,
Тик тормышлар гына кушылмас!
Еллар адаштырыр,
Мең кат саташтырыр,
Хатирәләр мәңге җуелмас”.
Һай ул кичне, һай ул вакытларны,
Дигән чаклар була, ни кылыйм?
Син дөньяның аргы башында шул,
Бирге башта сагынып мин елыйм.
ГАШЫЙКЛАР СЕРЕ
Поэма
Беренче бүлек
Яшьлек иртәсе
1
Бу — яз иде, моңсу һәм ягымлы,
Бу — яз иде, дөнья алышкан,
Алышынган чаклар, күк һәм җир дә
Сагынышып ничек табышкан!
Кавышканнар һәм дә табышканнар
Йолдызлар да зәңгәр чишмәләр,
Киек-җанвар, бөҗәк, болын, чәчәк!
Җилләр изүләрен чишкәннәр.
Җай-җай гына исеп куялар да,
Биеп кенә, җырлап алалар,
Тургайларның дәртле сайравына
Үзәннәрдән колак салалар.
Икмәк тәме сеңгән туфрак исе
Борыннарга кереп кытыклый,
Ду килсә дә дөнья, сулар ташып,
Төннән узган көннәр ашыкмый.
2
Исемнәрен сора, тәрәз ачып,
Ул кем анда дөнья күзенә
Багып көлә, җырлый һәм моңлана,
Бар ямьнәрне җыеп үзенә?
Җил тибрәтә назлы толымнарын,
Сер сөйләгән кебек тиз генә
Колагына дәшеп үткән була
Һәм егыла килеп тезенә.
Итәгеннән тарта... Кая дәшә?
Чыгаргамы болын-кырларга?
Аны күреп бар да уяныр дип
Уйлыймы соң әллә юкларга?
Аны күрсә, әлбәт, йокысызлык
Кермәс бүтән һичбер тарафка,
Ничә егет үтеп-сүтеп йөри
Сәбәп табып кирәк-яракка.
Күз сирпесен иде ул берсенә,
Аңлап алып йөрәк серләрен,
Егетләр дә елап килмәс иде,
Берсен-берсе узып кичләрен.
Һәммәсендә өмет, ни дисәң дә
Хаклары бар, яшьләр, карт түгел,
Әгәр берсен сайлап алса, алар
Үзара һич дошман, ят түгел.
3
Язгы дәртнең җырлы чагы бүген,
Зәңгәр күктә кояш бәйрәме,
Агачларда, купшы куакларда
Шаулы күркәм чәчәк бәйләме.
Кояш уйный — кереп тәрәзләрдән,
Шаярта ул карап көзгегә:
“Һай матур кыз, ничек исемнәрең?
Белү ярыйдыр бит безгә дә?”
Ул сер бирми, ишетми дә төсле,
Уйга чумып укый китабын,
Имтиханнар якынлашып килә,
Тәмамлый ул быел мәктәбен.
Моңа кадәр гел “Бишле”гә укып,
Сынатсынмы инде сынауда?
Күңеленә моңнар тулы, бары
Сер бирәсе килми шулай да.
4
“Илсөяр!— дип дәште кемдер анда,—
Чыгып керче, сүзем бар иде!”
“Аһ шөкәтсез, йөрмә, йөрмә монда,
Көпә-көндез, кит, дим, бар инде!”
“Кем сөйләшә анда? Имтиханың
Килеп җитә, ачма алгычны,
Ялкаулангач, уку буламыни?
Уйламыйсың бер дә алдыңны!”
“Әни, нигә алай дисең һаман?
Радиога кул да сузмадым,
Җил йөридер, ачык тәрәзәдән
Кергәндер ул, әллә сизмәдең?”
“Ярар-ярар, ялгыш ишетелде,
Дәрес биреп — колак сагайган,
Укы, кызым, юкка бүлдергәнмен,
Чәй китерим, чәем кайнаган!”
5
Чәчләреннән сыйпап Илсөярнең,
Алгы яктан кергәч әнисе,
Тәрәзләрне ябып чыгып китте,
Җил йөрмәсен, диеп, янәсе.
Бераздан ул чәй китереп бирер,
Җимеш салып һәм дә каймагын,
Шушы кадәр рәхәт тормышларны
Сагынырсың әле, аппагым!
Кочагына алып ничә еллар
Үстерделәр сине, и бала,
Сынау арты сынауларың көтә,
Киләчәккә тормыш юл ала.
Мәктәпкә дә ул җитәкләп йөртте,
Газиз әнкәң, саклап җилләрдән,
Дәрес бирде сезнең барчагызга,
Сабак бирде: булма юләрдән!
“Оятка син салма мине!”— диеп,
Әйтә иде тәртип бозганда,
“Ярыймы соң, алай шапырынма!”—
Дия иде алга узганда.
Инде болар артта калып бара,
Кошлар очкан кебек оядан —
Илсөяр дә үз иркенә китәр,
Еллар кайтмас кире, яңадан.
6
“Аһ бу дәрес, аһ бу имтиханнар,
Нигә инде башны катыру?
Тормышымда кайсы кирәк моның?
Нәрсә бирә белем арттыру?..”
Илсөярнең укып арган чагы,
Ятлап-ятлап керми башына,
Болай да ул белә, сөйли ала,
Китап сүзе кирәк барсына.
Ярамыймы мөмкин кадәр белсә?
Ятлаганы истән чыгачак,
Күңелеңә сеңгән белемнән дә
Яхшысы юк, шунсы чыны, хак.
Гаҗизләмә кызың, әй әнкәсе,
Мөгаллимә үзем, дигәч тә
Шушы кадәр таләпләрне куйма,
Инде җитә барын белгәч тә.
Макталганнан артык мактатасың
Киләдер шул газиз балаңны,
Шулар өчен күчеп бетә барган
Күңелеңне аңлыйм, чамаңны.
Әмма алар шуңа карап кына
Белерләрме кадер-хөрмәтне?
Юк, ялгышам, хәтта наданнарны
Ак-карага тормыш өйрәтте.
7
Мөгаллимнәр, минем мөгаллимнәр,
Булмадыммы ялкау, тыңлаусыз?
Сездән бүген гафу сорыйм, берүк,
Үземә дә юк сүз уңайсыз.
Бераз гына шаян идем төсле,
Рәхәт булган икән ул чаклар,
Яз җитүгә, дәрес ташлап качып,
Тауда яга идек учаклар.
Юрый идек, төтен кайсы якка
Юлын салса, шунда китәбез,
Алар бар да күккә аша иде,
Ә без җирдә гомер итәбез.
Юрый белсәң генә юш килә ул,
Ишеткәннән белеп буламы?
Яккан учак чәчрәп янсын икән,
Ут югында төтен чыгамы?
Мөгаллимнәр, бөек, сабыр затлар,
Мөгаллимәләр илне күтәрә,
Нинди бетмәс гыйлем чишмәседер,
Күңелләргә алар үткәрә.
Юккамы соң элек-элекләрдән
Татарларның ата-баласын
Бер мөгаллим — мулла тәртип иткән,
Төзек тотып намус бинасын.
Дәрес әйтеп мәктәп-мәдрәсәдә,
Мәсҗедендә укып хөтбәсен
Хезмәт иткән ул затларның бүген
Берсен тапсаң, эзен үбәрсең.
Юк, ялгышма, исән әле алар,
Ышанмасаң, әйтәм, белеп кал,
Белем бирә белде мөгаллимнәрем,
Белим, дисәң, әйдә, барып ал!
Бу көндә дә дәрес әйтә алар,
Үзем булып сөйли үземә,
Гомер буе шулай булачак һәм
Сөенерсез дөрес сүземә.
Мөгаллимнәр ана кебек алар,
Тиңләп буламы соң башкага?
Әниең дә мөгаллимә икән,
Бәхетләрең шуннан башлана.
Бәлки әле аңламассың моны,
Сөенерсең әмма соңыннан,
Канат асларында җиңел бит ул,
Сакланасың җилдән-суыннан.
Тидерми ул сиңа ут һәм ялкын,
Яна-көя, әмма, балам, ди...
Мөгаллимәләр шундый булалмаса,
Ялганлыйлар, димәк, хәрәмли.
Мондыйларын мәктәп бусагасы
Уздырмаска тиеш ишектән,
Мондыйлардан дәрес алма берүк,
Яман алар шайтан-ишәктән.
8
“Кызым, инде чәең суынадыр,
Ял итеп ал, арып киткәнсең,
Артык уку башка каба бит ул,
Ахырына барып җиткәнсең!”
Ансы шулай, әмма Илсөярнең
Күңелендә — болын, күбәләк,
Соңгы битне юри ачып куйды,
Күренсен, дип, бераз күберәк.
Аның күзе һаман тәрәзәдә,
Көпә-көндез, оят, ичмасам,
Өеңә дә килеп керер әле,
Чакырганда әгәр чыкмасаң.
Ярый әле күрми калдылар да
Сизенмәде бугай әнисе,
Яшерделәр шомырт чәчәкләре,
Аның белән, белмим, нишләсе?
Йөргән була шунда җан көйдереп,
Аптыратып, борчып юкларга,
Ничек инде болай мөмкин икән?
Тынгы бирми хәтта йокларга.
Элекләрне бик тәүфыйклы иде,
Тартмый иде хәтта чәчтән дә,
Хәзер, кара, тәмам бозылды шул,
Юлын бүлми койма, читән дә.
Сандугачлар булып кыландыра,
Шигырь белән хатлар язгалый,
Егетләргә кушылып җырлый-җырлый
Уңлы-суллы йөри, узгалый.
Һай шөкәтсез, һай тәртипсез ничек,
Аңламый да белми ялгышын,
Начарлыкка башы җитә аның,
Эшли алмаса да яхшысын.
Ничек кенә әйтсен икән аңа,
Йөрмә, диеп, вакыт уздырып?..
Юк-юк, йөрсен, килә күрсен берүк,
Аптырагач — дәшсен сызгырып.
Ә Илсөяр күңелдәге серен
Белдерергә бер дә ашыкмас,
Тәрәзәдән күчеп тәрәзәгә,
Ул килде, дип бер дә ашкынмас.
... Аһ, ялган сүз! Түзү мөмкинме соң?
Буламы соң тотып йөрәкне?
Мәхәббәте белән килеп яшьлек,
Илсөярнең җанын көйрәтте.
Хискә салды, алды йокыларын,
Адаштырды дәртле уйларда,
Бу беренче-тәүге сөю ничек
Сала икән утка-суларга.
Сизенмәсен, диеп, әтисе һәм
Төшенмәсен, диеп, әнисе,
Сер бирмәскә ничек тырыша ул,
Җанның килә чишелеп китәсе.
9
Дус кызы бар аның, сабый чактан
Бергә уйнап, бергә үстеләр,
Кимсенгәндә бергә еладылар,
Шаяртканда бергә көлделәр.
Апа-сеңел, сеңел-апа төсле
Икесе дә — гүя туганнар,
Сәрвәр җанаш һәм Илсөяр туташ
Бер үк көндә алар туганнар.
Бер үк җырлар җырлап тирбәлгәннәр,
Янәшәдә хәтта йортлары,
Әй җиләс җил, тәрәзләре — каршы,
Сүзне сүзгә илтеп йөрт әле.
Аһ, дигәндә берсе, ваһ, дисен ул
Сәрвәр җанаш, уйлап дускаен,
Ваһ, дигәндә үзе, аһ, дияр ул
Илсөяре, тоеп җаныен.
Берсе — таңда, кичен икенчесе
Бу дөньяга килгән чагында,
Ике өйне ду китереп туйлар
Ясаганнар җыелып табынга.
“Кичен туган бала — кара толым,
Таңда туган бала — ак буза,
Ир егетләр күңеле яна икән,
Сөюләре генә хак була!”
10
Сер бүлеште Сәрвәр белән, хисләр
Төреп алгач дәртле йөрәген,
Әйтте аңа ничек каушауларын,
Егет, килеп, тотса беләген.
“Искәндәрнең буен-сынын күрсәм,
Өзелепләр китәм, и җанаш!
Бу ялкынга ничек түзим икән?
Сәрвәркәем, бирче бер киңәш?
Әнкәемә әйтсәм, ачуланыр,
Әткәй, берүк, сизә күрмәсен!
Искәндәргә ничек белдерим соң?
Кеше күрер, килеп йөрмәсен!..
Оялам бит шушы хисләремнән,
Аңламаслар дуслар-иптәшләр,
Сабырлыгым бетә, һай Сәрвәрем,
Гайбәт сөйләр кебек көндәшләр.
Хәбәрчем бул, тапшыр Искәндәргә
Минем шушы теләк-сүзләрне!
Аны сөям... Юк-юк, монсын әйтмә,
Кызартырсың алай йөзләрне.
Бары тапшыр, килеп йөрмәсен ул,
Имтиханнар бетсен, аннан соң
Укырга да керәсебез бар бит!
Бераз гына, бераз соңласын.
Ни әйтергә, тапшырырга белмим,
Яратам мин аны, җанашым,
Әгәр аңлый алса иде сизеп,
Савыктырып йөрәк ярасын!”
Илсөярнең әллә күңелкәе,
Әллә акыл киткән саташып,
Серен чиште елый-елый һәм дә
Торды алар бераз карашып.
Бу сүзләрен көтмәгәнме иде,
Әллә бүтән уйлар кичерде?
Дусты Сәрвәр боек хәлдә калды,
Бәйле күзе шулай чишелде.
Искәндәрнең буй-сынына түгел,
Йөрешенә, тавыш, сүзенә,
Күзләренә, чәче, кашларына
Гашыйк иде Сәрвәр үзе дә.
Нишләдең син болай, Илсөяркәй,
Нигә кистең дустың өметен?
Ник иртәрәк белдермәдең моны?
Ни өчен соң җанын кол иттең?
Сәрвәр үзе җаен эзли иде
Серләренә сине дәшәргә,
Киңәшергә барсын сөйләп биреп,
Кич уенга бергә төшәргә.
Инде бетте, инде үтердең дә
Челпәрәмә ваттың күңелен!
“Синең янга килеп йөримени?
Алга таба әле күрермен!..
Мин бит аны бу тирәдә күргәч,
Уе төшкән, диеп уйладым,
Ул бит сиңа килеп йөри икән,
Болай булса, барсын җайлармын!”—
Кыз уйлады шулай, башкаеңны
Дустың ашар инде, Илсөяр!
Сәрвәр җанаш Сәрвәр көндәш булыр,
Бер дә юктан бәгырь-җан көяр.
Син еларсың әле, ялгышыңны
Аңлагач һәм көйгәч күңелең,
Төшенерсең беркөн мәхәббәтнең
Сер саклаудан түбән түгелен.
Йөрәк серен чишәләрме инде?
Ул бит сөйгәнеңә аталган,
Дуслар алар тормыш өчен терәк,
Инде күр син, йөзе каралган.
Аңламассың нинди уйлар һәм дә
Мәкер белән тулган ул хәзер,
Менә үзе елап җибәрергә,
Йә көләргә инде бик әзер.
Кимсеттең шул аның саф хисләрен,
Ул да сине шулай җәзалар,
Әйтсәк тә без, бар да тәкъдирдән, дип,
Кешеләр дә аны язалар.
Күрәсене мөмкин түгел күрми,
Бирәм, дисә, ала акылны,
Хәтта әүлияләр ялгышалар,
Тотып кына йөрсә сакалны.
Ни дип әйтим, нинди киңәш бирим?
Сер чишелде, күңел тишелде,
Сәрвәр җанаш дусты Илсөярнең
Сүзләреннән бетте-ишелде.
11
Назлы ярга сүзне нидән башлап,
Ничекләр дип, белмим, әйтәләр,
Киңәш бирер, йә юатыр идем,
Илсөяркәй! Яшьләр үтәләр.
Ишетәсеңме, җырлар җырлыйлар да,
Бераз тынып, туктап торалар,
Тәрзәңдәге утны күрәләрме —
Ярышкандай дәшеп куялар.
Нигә болай китте кәефләрең?
Хисләренә алар адашып
Мактаганда сине, сөен генә,
Йөрмиләр лә бер дә алдашып.
Чәчләреңнең коңгырт бөдрәләре
Пар толымнар булып үрелгән,
Бәхетеңә бит очыңда миңең
Саклый сине яман күзеннән.
Ак йөзеңдә алсу наз билгесе,
Кыйгач кашың, уйчан күзләрең,
Сине күреп бакчадагы гөлләр
Оныттылар хәтта үзләрен.
Илсөяркәй, нигә яратмадың
Егетләрнең атап җырлавын?
Илсөяркәй, нигә сагышландың,
Кузгалдымы күңел кылларың?
Ник ташладың әле укуыңны?
Имтиханың килеп җитте бит,
Тормыш — алда, килер көткән ярың,
Күңелеңне бераз җитди ит!..
Тукта, каләм, тукта, артык киттең,
Юк сүз бит бу, алай ярамый,
Гашыйкларның дәртле йөрәкләрен
Мондый киңәш бары яралый.
Илсөярнең, күр син, якты йөзе
Кинәт сулды, батты сагышка,
Урыныннан күчеп, онытылып,
Тынып калды шушы сулышта.
Җырлап килгән яшьләр икенче кат
Урамнарны урап әйләнде!
Нинди моң ул җитми үзләренә?
Йөзкәеңә томан бәйләнде.
Кем тавышы, моңы, диеп сора,
Искәндәрең юк шул арада,
Югалтудан хәтта шаулы чәчәк
Гөлләрнең дә йөзе карала.
12
Исеңдәме, сылу Илсөяр-җан,
Искәндәрнең әйткән сүзләре?
“Мин бит сиңа әллә ничек кенә
Гашыйк булдым, җанның түзәре
Калмады да инде, аңла үзең,
Көлә, диеп, берүк, уйлама!
Башка төрле сөйли белмим инде,
Син, кимсенеп, берүк, елама!
Яратмассың, бәлки яратырсың
Бәхетемә тиңем яр булып,
Мөмкин түгел икән, ул вакытта
Хәбәрең бир, үлим ярылып.
Әллә ничек, сүзләр таба алмыйм,
Ачуланма инде, Илсөяр,
Мин мәңгегә сине яратырмын,
Шул көенчә бәгырь дә көяр.
Яратмасаң, көчләп таләп итмим,
Мәхәббәттә артык андый эш,
Мәҗбүр иткәч — дөрес булмый сөю,
Бәхет килер булса — җаннар иш!
Ачуланма, берүк, үпкәләмә,
Сорап килми икән ярату!
Моны сөйләү кыен үземә дә,
Кирәк түгел сүзне тарату!
Оныт барсын, ишетмәдем, диеп
Уйла, мәгәр кабул кылмасаң,
Бу бер юләр, ахмак, диеп сана,
Сүзләремне аңлый алмасаң.
Исеңдәме, гармун уйный-уйный
Биеткәндә бөтен мәктәпне,
Сине берәү чакыра кала икән,
Юри боза идем үлчәмне.
Үчекләнеп гел үчекли идем,
Туктап-туктап калып уйнаудан,
Минем хисне, минем сагышларны
Ерак идең сизү-уйлаудан.
Ә беркөнне түзми чакырдым мин
Биергә дип, парлап, үзеңне,
Аһ ул бәхет — менә нинди икән,
Дип уйладым, йомып күземне.
Аңламадың хәтта шунда мине,
Саташылган, кыстым билеңнән,
Көй тукталды, ә без басып калдык,
Тик айныдым тарткач җиңемнән.
Илсөяркәй, бәгърем, җан кисәгем,
Диеп әйтсәм, берүк, аңлый күр,
Мин бары тик ачтым күңел түрен,
Йә чык аннан, яки үзең кер!
Ни сөйлим мин, гафу, инде күптән
Синең сурәт йөрәк түрендә,
Ай-йолдызлар синең исемеңне
Әйтеп балкый һәр кич күгемдә.
Таләп итмим, вөҗдан-намус кушмый,
Хисләреңә үзең хуҗасы,
Һәркемнең дә килә бу тормышны
Сөйгән яры белән узасы!..”
Ул сөйләде үзен-үзе онтып,
Онытылып, чишеп йөрәген,
Бер очкыны сиңа күчеп шунда,
Илсөяркәй, син дә көйрәдең.
Аңламаган кебек кылансаң да,
Бөтенесен тойдың, төшендең,
Йөгереп кереп, йомшак түшәгеңә
Син капландың, гүя ишелдең.
Үкседең дә, туктый алмас булып
Күзләреңнән яшьләр коелды,
Бу бәхет һәм куанычлар сиңа
Бер әкият кебек тоелды.
Ышанырга, ышанмаска белми
Аптырадың җаның газаплап,
Моңа кадәр һич билгесез булган
Серләр ачылдылар мең яклап.
Шулай яшьлек сиздермичә генә
Алып керде сине үзенә,
Гыйшык салып самим йөрәгеңә,
Ул елатыр, инде түз генә.
13
Сәрвәр җанаш — Сәрвәр көндәш иде,
Аңламады аны Илсөяр,
Сер бүлешеп, киңәш көтсәң аннан,
Кайгы-хәсрәт сиңа ул өяр.
Шулай шул бу тормыш әүвәлгедән,
Һич үзгәрми яшәү кануны,
Үз бәхете өчен яши һәркем,
Онтып дошман булып калуны.
Балачакта кала уйнап үскән
Якын дуслар, яшьлек килүгә,
Онытыла кардәш-туганнарың,
Сөйгәнеңә күңел бирүгә.
Гомер узгач, күп ялгышлар кылгач,
Килеп җиткәч тормыш чигенә,
Каерылып бер карыйсың икән
Кабат яшәр булып, тик менә
Мөмкин түгел юу хаталарны,
Гомерләрне кире кайтару,
Мөмкин бары гафу сорап, барсын
Хәтереңнән читкә аудару.
14
Искәндәрне дәшеп алды Сәрвәр,
Сүзем бар дип, җаен китереп,
Иптәшләре җырлап узып китте,
Илсөярнең җанын өздереп.
Каян гына чыгып, салкын җилләр
Китерделәр болыт төркемен,
Йолдызларны кабып йота-йота,
Ул — җәелде, каплап төн ямен.
“Ни бар иде, Сәрвәр, ник ялгызың?
Илсөярне нигә дәшмәдең?
Күптән инде күренгәне дә юк,
Ничәнче кат монда төшмәдем!”
Искәндәрнең шушы сүзләреннән
Йөрәгенә каннар тамса да,
Көлеп куйган төсле итте Сәрвәр,
Күңеленә якын алса да.
Әйтер сүзе әллә онытылып,
Каушый калды юктан кимсенеп,
Бераз гына тормыш күргән булса,
Егет алыр иде төшенеп.
Әмма уе башка кызда аның,
Илсөярдә, Сәрвәр дустында,
Серләрен дә белешеп куйганнардыр,
Хәзер әйтер, бераз көтсен дә.
Очрашуга бәлки чакырадыр,
Сагынгандыр үзен, мөгаен,
Яки берәр хатмы язган икән,
Шигырь белән төреп сүз җаен?
“Йә Сәрвәркәй, әйе, әйт тә инде?
Күлмәгең дә юка өстеңдә,
Салкын җилләр әллә кайдан чыкты,
Калтырана бугай тәнең дә.
Мә кәчтүмне, салдым, куй җилкәңә,
Җылынырсың бераз үзең дә,
Ник туктаттың, инде сөйлә хәзер,
Мең сорау бар күңел түремдә!”
15
Сынган хәтер, күңел парә-парә,
Ничекләр соң сөйлим барчасын?
Күздә яшьләр, бәгърем — кара күмер,
Искә алам гыйшык парчасын.
Ал таңнарын, серле төннәрен һәм
Өзгәләнеп уйлыйм көн ямен,
Һай яшәлгән икән, диеп куям,
Бит очыннан алып күз яшен.
Кемнәр аңлар, кемнәр көлке табар,
Хакыйкатьнең юлы күп төрле,
Бәндәләрнең акыл тигез түгел,
Кеше сүзе кеше үтерде.
Сынган хәтер, көннәр тарау-тарау,
Бу юлларым бигрәк лә урау,
Килеп-китеп гомер кичерәм мин,
Анда — шатлык, монда — гел елау...
Ярлыкый күр, Ходам, берүк инде,
Ялгышларсыз бармый бу дөнья,
Сурәтләре күңел түрләремдә,
Исләремдә йөри көн-төндә.
Сынган хәтер, янган йөрәкләрнең
Бәһаләре дөнья бәрабәр,
Ярлыкый күр, Ходам, гашыйкларны,
Йөрәк түрләрендә яра бар!
16
Йөрәкләрне йөрәк аңлар кичтә,
Сергә серләр төшәр бу төндә
Ничек мөмкин йоклап яту болай?
Җан юктыр шул мәгәр ул тәндә.
Илсөярнең арган керфекләре,
Кургаш кебек авыр-авырлар,
Син — укыйсың, бөтен халык — ялда,
Җырга чумган барча авыллар.
Сандугачлар, кайдан шулай отып,
Ят моңнарны илгә китергән,
Яшьләр, тынып, тыңлый тирәкләрдән,
Чыгып килгән җирдә күпердән.
Әле берсе, әле икенчесе
Сузып ала, китә дәртләнеп,
Юк, сандугач кына түгел алар,
Фәрештәләр йөри “җенләнеп”.
Анда — кошлар, монда киек-кортлар
Бер-берсенә җанаш тапканнар,
Сүз алышып, уйнап һәм биешеп
Арыганнар, ялга ятканнар.
Йолдызлар да хәтта бер-берсенә
Күз кысыша, гаҗәп, серләшә,
Бу көннәрдә бөтен дөнья — бәхет,
Күркәм яздан җәннәт көнләшә.
17
Бәхет бит ул тормыш һәм яшәеш,
Хакның биргән татлы җимеше,
Һаман шулай бәхет белән тулып
Аксын иде гомер инеше.
Син үзеңчә яшә, хыяллар кор,
Туры юлың буйлап һаман бар,
Максатына килеп ирешкәннең
Артларыннан яргән калганнар.
Маяк булып, юл күрсәтеп илгә,
Килер көндә читкә чикмәскә,
Олуг затлар мирас иткән безгә
Явызлыкны җирдә түкмәскә.
Илсөярнең шушы уйларыннан
Балкып китте кинәт күңеле,
Гүя берәү серле фонарь белән
Юл яктыртып дәште үзене.
Җиңел булмас, сынаулардан тора
Бу тормышның килер һәр көне,
Күп вакытта уңай исми җилләр,
Агачлар да коя күркене.
Яшәеш тә шулай үз җаена
Барган җирдән китә тайпылып,
Исемнәрен югалтучылар бар,
Әле кичә генә ат алып.
Ышанычны кирәк югалтмаска,
Тайпылмаска барган юлыңнан,
Бәхетеңә килеп җитәчәксең,
Максат йөртер тотып кулыңнан.
Бәхет бит ул — тормыш һәм яшәеш,
Хакның биргән татлы җимеше,
Хисләр тулып ташыгандай була
Язларымда гомер инеше.
Искәндәрнең кайнар карашыннан
Иркәләнеп, чәчәк кебексең,
Гүзәлләнеп, балкып, чибәрләнеп,
Арада бер булып үстең син.
Хисләр — ташкын, күмә акылларны,
Хыял канатларын үстерә,
Әгәр яшьлек мәхрүм итсә хистән,
Гомерләрне бушка кичтерә.
Мәхәббәт ул кирәк йөрәк өчен,
Мәхәббәт ул җанның азыгы,
Яр сөюнең һичбер гөнаһы юк,
Мәхәббәтнең һич юк языгы.
Гайбәт итеп аны сөйләмиләр,
Яратулар өстен һәр сүздән,
Мәхәббәт ул кеше сайлап йөрми,
Үтеп китми сездән һәм бездән.
Искәндәрнең уйчан күзләреннән
Син оялып башың игәндә,
Бит очыңнан үбеп куйды кебек,
Кулларыңа кулы тигәндә.
Һай җанашым, нинди утлар алды
Бәгыреңне төреп, җаныңны?
Бөтен тәнең кинәт кайнарланды,
Җуйган кебек булдың аңыңны.
Бәйрәм киче иде, мәктәп белән
Җырлап-биеп күңел ачканда
Шатлык белән тулды күңелләрең,
Каршыңа ул килеп басканда.
Шуннан бирле нинди дуслар булып,
Бер сыйныфта укып, партада,
Әллә ничек онытылып китеп,
Күңелләрең аңа тартыла.
Кимсетсәләр әгәр вакчыл җаннар,
Елатсалар тартып чәчеңнән,
Ул бит сине гел юата иде
Һәм дә яклый, килсә көченнән.
“Нәнүгем,— дип,— алай өзгәләнмә,
Елама һич күзең бетереп,
Үсеп җитсәм, кирәкләрен бирәм,
Торачаксың, җаным, син күреп!”
Инде менә буйга үсеп җитте,
Егет булып, мыек чыгарып,
Иртәгәдән имтиханнар көне,
Ә ул йөри җырлап-кыланып.
18
Илсөяркәй шундый хисләр белән
Күңелләрен тәмам тутырып,
Тәрәзәдән карап торды бераз,
Аргач китап укып утырып.
Ераклашты яшьләр җырлый-җырлый,
Сайрап алды моңлы сандугач,
Тулган айдан нурлар ява торды,
Йөрәгеңне, диеп, җаным, ач!
Алыйк серләреңне бер сөйләшеп,
Үткәнне һәм килер көннәрне;
Утырасың нигә өйдә качып?
Шундый күркәм майның төннәре!
Илсөярнең ташып күңелләре
Өйдән чыкты, йөрде бакчада,
Үзен-үзе белештермичә кыз
Әйтеп куйды: “Үзең тап чара!”
Тәрәзәдән төшеп, кача-кача,
Ай нурыннан яшереп шәүләсен,
Ян капкага килеп бавын чиште,
Бөгә-бөгә сылу гәүдәсен.
Менә хәзер чыгып йөгерәчәк,
Яшь колындай чөелеп күкләргә,
Игътибар да бирмәс ертылыр дип
Өстендәге җиңел күлмәккә.
Дәшеп калыр җырчы чикерткәләр,
Колак сал, дип, безнең моңга да,
Көязләнеп хушбуй исләр белән —
Күзен кысар сирень монда да.
Һай бәхетле яшьлек, һай гүзәл чак,
Үзе — кайнар, үзе — канатлы,
Иреннәрнең бал саклаган чоры,
Шул бәхетле — кемнәр яратты.
Саташырлык, адашырлык булып,
Төннәр белән көннәр кушылып,
Күзләренең күзгә чумган чагы,
Йөрәкләргә йөрәк тотылып.
Кабат кайтмас көннәр бар икән ул,
Онытыла арып эшләүләр,
Йөрәгеңә дару — дәртле җырда,
Күк йөзеннән йолдыз күзләүләр.
19
Кемнәр анда серләр бүлешәләр?
Сүзләрендә бар бер усаллык!
Чү, Сәрвәре түгелме соң анда?
Искәндәре, таныш шулчаклык.
Илсөяркәй, тынып, каушап калды,
Күңелкәе китте түгелеп,
Нигә болай, яшьлек, алдадың да
Бар хыяллар бетте сүтелеп.
Ничек инде, Сәрвәр? Дусты? Җанаш?
Серләр җыеп, серләр бүлешеп
Йөри идең, менә хәзер шулай
Торасыздыр миннән көлешеп?..
Илсөярнең хәле чиктән ашты,
Күзләреннән тамды яшьләре,
Бер минутта дөм караңгы булды
Ямьле майның айлы кичләре.
Искәндәрне бераз гына күреп
Калмакчыңмы? Кара туйганчы!
Әнә ничек көлешәләр алар,
Акылларын тәмам җуйганчы.
Сөйләшәләр, әллә үбешәләр
Янган йөрәкләрне көйдереп?
Ничек болай булды әле бар да?
Ник көләләр шулай үтереп?
Хәзер барып әйтсен йөзләренә!
Куркырлыгы бармы алардан?
Искәндәрнең суксын яңагына
Һәм туктасын болай елаудан!
Юк шул, булмый, әрсезләнеп кенә
Мөмкинме соң аклау үзеңне?
Ничек барсын, ни дип әйтә алсын?
Бәгырькәе генә өзелде!
Белештерми кайда икәнлеген,
Тыя алмый хисләр ташкынын —
Егылды да елый башлады ул,
Кая куйсын икән башкаен?
Кемнәр аны кочып күкрәгенә,
Сыйпап чәчен хәзер юатсын?
Бүген киче шулай ямьсез булгач,
Яшьлек таңда ничек наз тапсын?
20
Ул елады энҗе яшьләр түгеп,
Нурлы айдан йөзен яшереп,
Ул елады үзен белешмичә,
Горур күңелләре ишелеп.
Ишетепме аһын Илсөярнең,
Өзгәләнеп шуннан бәгыре,
Былбыл кинәт, сузып-сузып, зарлы
Җыр башлады — җәннәт шагыйре.
Кушылдылар аңа бүтән кошлар,
Дөньялармы китте саташып,
Балкып янган Чулпан йолдыз шунда
Күктән төште җиргә адашып.
Бу кадәр дә авыр булыр икән
Яшь кызларның моңлы күз яше,
Бу кадәр дә олуг галәмнәрнең
Бармы моңа, юктыр түзәсе?
Хәтта йолдызлары егылалар,
Калтырангач күкнең гөмбәзе,
Кыз баланы рәнҗетүнең ничек
Түбән икәнлеген бел, яме!
21
Таң уянды, төне китеп барды,
Үзе белән алып серләрне,
Һәр көн шулай өр-яңача туа,
Сыйпап үтеп шушы җирләрне.
Адаштырган хисләр сүреләләр,
Чишелмәслек хәлләр кичелә,
Элек авыр кебек күренгән эш
Җиңеләеп китә кешегә.
Һәр көн шулай үз җаена йөри,
Үзенекен алып үзенә,
Шуңа күрә, вакытлыча, диеп,
Карыйбыздыр дөнья йөзенә.
Шуңа күрә миңа таңнар якын,
Һәр туар көн миңа кадерле,
Булган хәлнең үтеп китүенә
Сөенешик, онтып җәберне.
Яшиселәр алда әле безнең,
Менә барып һаман үрләргә!
Чиксез күккә илтеп ирештерер
Хыял тауларына үрмәлә!
22
Ул таң атты, балкып, кояш тулып,
Яңа бурыч йөкләп бәндәгә,
Минем күңел сынып китте шунда,
Тәнем булды утын-әрдәнә.
Бәхет таләп итү мөмкинме соң,
Әгәр шулай торса көннәрең?
Син әлегә яши генә башлап,
Беренче кат күрдең җилләрен.
Алда нәрсә алып китерерләр,
Нинди хисләр айкар күңелең?
Белү мөмкинме соң бу язмышны,
Килер көннең яман түгелен?
Таң уятты суык җиле белән
Илсөярне, кереп җиңеннән,
“Мин ник монда?”— дигән оят сүзе
Күтәрде дә алды иңеннән.
Кыз ашыгып керде бүлмәсенә,
Тәрәзәдән үтеп, атылып,
Төне буе янган утны басып,
Хур булырлык хәлдән котылып.
Йомшак түшәк, калын юрган аны
Кочагына алып чумдырды,
Калтыранган тәне назлар җыйды,
Дулкынланган җанын сүндерде.
Йокы алды биләп Илсөярне,
Алышынып шунда барлыгы,
Ул оеды, гүя орчык очы
Сихеренә тиеп бармагы.
Ул төш күрде, гүя бар авылны
Каплап алган иде пәрәвез,
Кояш угы тиеп үтү белән
Эреп төште, гүя балавыз.
Кыз уянды, күзен шардай ачып,
Сәгатенә салды карашын,
Тынычланды, имтиханы бүген,
Белгәннәрен сынап карасын.
Ничә көннәр тормый, укыды ул
Китапларын, өстәл яныннан…
Искәндәрне Сәрвәр белән күргәч,
Зиһененнән бизде, җаныннан.
Сынауларда сынатсынмы хәзер,
Түбән куеп үзен алардан?
Күңелләре бозылып киткән чагы,
Терәк тапсын икән кайлардан?
23
Имтиханга керде, белмәгәне
Юк иде дә төсле, югыйсә,
Әмма дөрес җавап таба алмый,
Башларында гүя җил исә.
Ничек болай? Соравы да гади,
Физиканы кемнәр белми соң?
Моның кадәр гади, җиңел фәнне
Ничек үзләштереп килмисең?
Юк, исендә түгел һичбер нәрсә,
Формулалар тәмам буталган,
Ничек итеп җавап тотарга соң?
Җанын-тәнен аның ут алган.
Кем ярдәмен бирер? Бер хәрефен
Әйтсәләр дә төшәр исенә...
“Сәрвәр, Сәрвәр!” ...Ә ул күтәрелеп
Карарга да сиңа ятсына.
Менә хәзер дәшеп чыгарырлар
Имтиханга, такта алдына,
Нинди оят! Нәрсә сөйләр икән,
Урыныңа сеңеп кал гына!
Язмышларың ничек булачагын
Алдан торсаң иде белешеп,
Кайсы җиргә ничек егылырга
Куйсаң иде әүвәл килешеп.
24
Аның чират, бар да тынып калды,
Чакырдылар такта алдына;
Ни сөйлисең? Ник исенә төшми?
Сорауларын тотып кулына,
Тәрәзәдән зәңгәр күккә бакты,
Tatar edebiyatından 1 metin okudunuz.
Sonraki - Гашыйклар Сере - 2
- Parçalar
- Гашыйклар Сере - 1Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 3791Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 203633.8 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor50.0 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor58.0 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
- Гашыйклар Сере - 2Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 3827Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 211035.7 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor50.2 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor59.0 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
- Гашыйклар Сере - 3Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 3824Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 207834.0 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor49.8 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor58.4 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
- Гашыйклар Сере - 4Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 3937Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 198435.2 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor50.9 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor58.5 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
- Гашыйклар Сере - 5Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 3908Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 198935.7 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor51.9 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor60.1 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor
- Гашыйклар Сере - 6Her çubuk, en yaygın 1000 kelime başına düşen kelime yüzdesini temsil eder.Toplam kelime sayısı 2978Benzersiz kelimelerin toplam sayısı 158337.5 kelime en yaygın 2000 kelimede yer alıyor51.8 kelime en yaygın 5000 kelimede yer alıyor59.4 kelime en yaygın 8000 kelimede yer alıyor