Latin

Зоя Космодемьянская Турында - 1

Общее количество слов 3979
Общее количество уникальных слов составляет 2188
33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(поэма)
Дачада, май айында Мәскәүдә
Тәрәзәсе ачык, бүрәнә өйдә,
Үземнең эшемә керешәм,
Нәтижәсен алдан белсәм дә.

Биек чатырның өстендә
Кояш нурлары читендә.
Кыз утыра бусагада
Китап аның кулында.
«Елгада, елгада,
Су өстендә,
Ак аякларын юа
Маруся ...»
Чишмә чылтыраган тавышмы
Марусянең көлкесе?
Зәңгәр төстә, матурлаган,
Кояш нурында елынган...
«Соры казлар, йөзеп бара
Марусянең янына ...»
Китапны ул ташлады да,
Як-ягына карады.
Биеклектә кояш күренә
Нарат урманы өстендә.
Башын артка таба ийде
һәм жырын дәвам итте:
«Казлар, казлар! Очыгыз,
Су өстен пычратмагыз...»
Шундый чак була тормышта,
Кояш таплары күренеп китә.
Нәрсә икәне ачыклангач,
Жирнең йөзе абсолют рәвештә
Булуы, аңлашыла да китә,
Синең тормышың жиңелләнә,
Күңелләнә, ямьләнә.
Дөньяда бар нәрсә төзелгән
Анык, билгеле бер, тәртиптә.
Галәмдә бары тиешлечә
Табигый, нык, ачык төрдә -
Шатлыкка, уңышка, бәхеткә
Бирелү, юл башында, бигрәк тә -
Кечкенә вакытыңда була.
Яше дә әле бик аз гына,
Өметлеккә төшә еш кына.
Үпкәләү, көенүне сизсәң дә,
Ул жаныңа төшәр кайгы түгел.
Борчылган көннәр булса да,
Дәһшәтле хәсрәт, сагыш
Сизелми бала чагыңда.
Үскәнчә бала күпне күрә,
Шатлана да шаяра.
Барыда ачык күрәр күзгә,
Горурланып кына яшә,
Үз Илеңдә, үз гаиләңдә
Күтәреп күңелеңне.
... Егерменче гасырның
Якыная уртасы ...
Яз. 1941 нче елның язы
Имтиханнан башлана.
Сынаудан соң укучыны
Анык булмаган борчулы
Уйлар иреккә чакыра.
Волейбол ярышынамы?
Елгада шаярып йөзүме?
Урман буйлап йөрүме?
Башка юл чыгып калырмы?
Мәскәүнең кабатланмас язы.
Ерак түгел чыршы урманы,
Агачлар исе дә дымлы.
... Темирязев өлкәсендә дә
Утыра энәле - нарат, чыршы
Үзләре бер ряд булып.
Юылган керләр жилферди
Күңелләнеп флаг булып.
Хикмәтле, кем аны белсен
Киләчәктә ни буларын,
Ә алда нәрсә көтә? Ни була?
Кешеләр аны сизми, белми.
Бик яхшы, алдан белмисең,
Уйламыйсың, кайгырмыйсың.
- Исемең кем соң синең?
- Зоя.
- Ә Таня?
- Ие, андый матур исем дә бар.
Дачадан сине эзләп табу
Язучының ихтыярында.
Чын күңелдән сиңа бәхет телим,
Языр каләм бит үз кулымда.
Башкача булуын теләмим.
Жаның кире әйләнеп кайтса,
Бәхетле булырсың дип уйлыйм.
Көттермәде,
Аяк очына гына баскан,
Ун жиде генә яшендәге кыз,
Үсемлек арасында, рама эчендә
Мәскәү мәктәбе укучысы -
Зоя портреты килеп чыкты.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Ул вакытта житәр-житмәс
Тормышта без яшәдек.
Кайда карама фәкыйрьлек.
Балалар үсә жәтим - атасыз,
Әнинең тапканы бик аз.
Шулай да, уйлап карасаң
Тыныч, кайгысыз үстек.
Исеңә төшереп кара,
Этажерка алып кайтып,
Куанып китаплар тездек.
Өстәлне арырак куй,
Кроватьне этәреп куй.
Шау-шу, көч-хәлне аяма.
Этажерканы һәр китап
Матурландырып жибәрә.
Китап тышының, ямьле төсе дә
Шатлыгыңны арттыра,
Күңелеңне үсерә.
Ямансылау, сагыш юк!
Шуннан нәтижә:
Кешегә аз гына шатлык кирәк
Өстенлек сизеп,
Күңеле күтәрелеп,
Куанып яшәргә.
Кызкай, бәхет дигән нәрсә?
Без төшенеп життекме?
Ул, ишекне төбенә кадәр
ачып кую түгелме?
Каты жилгә башың белән
бирелү түгелме?
Жилдә наратлар бутарлап,
капшап, ачы тәмен сизеп
югары күккә күтәрелүме?
Кыенлык юклыгын күреп,
түбән очып төшүме?
Алдыңда очсыз-кырыйсыз юл
Турыдан туры сузылып ...
Бәхетле булырга күпне күреп,
Күпе белергә кирәк түгелме?
Бәхет дигән сүзнең нәрсә икәнен
Әкият сюжеты күрсәтә түгелме?
Әкияттә дә язылмаса,
Йөрәктән чыккан алтын сүздә,
Килешле шигырьдә, ачылмыймы?
Хыялың жирдә сукмак булып
Ямалган итегең юл табып,
Иптәшләрең иреклек өчен
Көрәшеп, алга таба чыгып,
Владимир Ильич өметен үтәп...
Ә Чкалов полюстан үтеп
Жир әйләнә йөри очып.
Тетрадьләр карап тикшереп,
Анаң армасын, борчылмасын...
Сиерра-Гвадаррама тауында да
Халык жиңешкә ирешкән.
Хыялың, теләгең, күргән төшең
Газет хәбәре белән бер булсын.
Папанин льдинасы, зур боз
Язга кадәр йөзеп кайтсын.
Торыш үзгәрә, яхшыра,
Чишмә суы кебек тоела.
Мәктәптә күңелле көннәр,
Шаярып, уйнап көләләр.
Ялт-йолт итеп тәрәзәләр
Күңел хисен күтәрәләр.
Кемгә булса да эш табыла.
Бетмәс кебек бәхетле көннәр,
Жырлана бик күп жырлар,
Һәр көн укыла китаплар.
Кызкай, син һаман елмаясың,
Өметләнеп, яңа фикер уятасың.
Син Ленинградны да белмисең!
Ленинград зур кала, күрмисең!
Яшә буйсынмый, тырышып
Кызып, сүз ярыштырып
һәм алгарак атла көрәшеп.
Сөеклем минем! Тизерәк үс.
Союзда бит елгалар бик күп,
Әле бер диңгезне дә күрмәдең.
Йөгер генә, ял итүне белмә,
Ашык күп жирләр күрергә,
Күпне белеп, житез булырга.
Сөйгәнеңне кочаклау, ул нәрсә?
Андыйны да бит син белмисең.
Ишек ачык – син бусагада,
Без нәрсәне озак көтәбез?
Зур бәхеткә ия булыр өчен
Биек тауларга да менәрбез,
Илгә, халыкка кирәк булса,
Диңгез суын да үтеп чыгарбыз.
Зур бәхеткә тиң булып яшә,
Кызкаем, сөеклем минем!
Эченә сыймый шатлыгы,
Искиткеч бакча Иле.
Тормыш бик тәмле, үзе ачы,
Кояшлы да, болытлы.
Коммуналь хужалык өйләр.
Көндәлек мәшәкатьләр
борчый, житмәгәнчелек.
Кыланышлары кешеләрнең,
Эштә булган жавапчылык.
Эч почырлык вакыт түгел.
Продмагта чиратсыз-нисез
Берәү, эчмәгән-нитмәгән,
Танышының алдына торып,
Алга үрелеп, ашыгып
Үзенә юл ачмакчы этәреп.
Кырыс холыклы кеше икән.
Дөреслекне яклау, сүзләшү,
Кара-каршы әйтеп бәхәсләшү.
Нишләргә? Дөреслек синең якта.
Тукта ашыкма шөһрәт казануга.
Балалыктан чыгып, читкә карап,
Каты мөгамәләгә керешәсең,
Беренче мәртәбә гаделлек яклап,
Русча бер авыр сүз әйтелә.
Турылыклы, сатылмас булу
Хокукы-право кулланыла.
Аның сүзе кебек? Еракта
Ильич тавышы ишетелә.
Ул бит авазларын сөйли бозып.
Янган ут күренә ялкынланып.
Ялкыннан ничек капланасың?
Дзержинский торамы миңа карап,
Үз иңбашына шинель ябып?
Һәрвакыт сүзе якын безгә,
Ильич - байрак, присяга да безгә.
Газетта генә язылган булса да,
Печать буяуы исе аңкып житә.
Ә, син нинди юл сайлыйсың?
Аны ишетеп кенә беләсеңме?
Ул юллар авыр.
Ял итәсең килер.
Тын алып ал инде иркенләп,
Өлешең бик авыр булыр.
Иренеңне син тешләп,
Мәктәптән ялгыз кайтканда
Белмисең, мин күзәтеп барам.
Укытучы гаепләп шелтәләгәндә,
Бер-берәү күрмәсен дип
Борылып караганыңда да.
Дус кызларың мыскыллап
Юри генә синнән көлгәндә дә,
Минем күзәтүне сизмәгәнеңдә
Яныңа килеп сөйләшкән булам:
- Нәрсә булды?
Газапландың, ардыңмы?
Син нигә күңелсез болай?
Үзең сизәсеңдер:
Барып житмәссең.
Уйлан, әллә кире кайтырсың.
Ерак түгел, шулай яшь чагыңда
Үзеңә түгел, башкаларга
Бик таләпчан буласың.
Бар хәйләсезлек, бар турылык.
Бу ике сыйфат бердәй булмый.
Дусларың синнән бераз куркалар.
Жайсыз, аларга синең белән авыр.
Уйла: син чыдыйсыңмы шуңар?
Ничек булса да жиңәрсеңме?
Ә бу, шикле күз карашы
Төкәлеп төбәп караучы,
Сүзендә нык торучы.
Син жавап эзләп күтәрелә төшкәч,
Нигә сорадым дип оялып калдым.
Балалар шаярып уйнаганда,
Уйга төшкән чагыңда,
Мәктәп кайнавында да
Кинәт кенә рухланып,
Өлкәннәр белән дәртләнеп
Үз фикереңне белдерә белү,
Бу инде гадәтеңә керә башлады.
Һавадагы болытлар кебек,
Судагы каеклар эзе кебек,
Синең алтын яшьлегең үтте.
Пионерлар сүзенең дөреслеге,
Комсомолда булган чынлык үсте.
- Алар жан ныклыгын үсерде.
Синең йөрешең очып барган кебек,
Иртәңге көнең якты ай кебек.
Синең өстеңдә зур күк гөмбәсе –
Большевистик хакыйкать иде.
Эч пошыргыч нәрсәләрдән арып,
Син үзеңне уйлый башлыйсың.
... Зачетлар бетә.
Жәй дә житә.
Хыяллар чуар буталчык ...
Биш минутта нәрсә була, дип
Тетрадьләрне читкә алып куеп ...
Инде рәте белән башыннан башла,
Барыда былтыргы кебек була.
Өйдә кирәкле эшне бетереп,
Бар нәрсәне үз урынына куеп,
Сары үтәли шаушу урынга,
Качып каен үскән палисадка
Күренеп киткән эссе нурларда
Озак булмас күләгәне табып,
Куллар белән тезәләрне кочып,
Кызык китабымны укырга...
Яфраклар да күләгәсен бирә,
Шулай да кояш нурлары төшә ...
Укый, укый чыдамлы башың
Әйләнеп киткәндәй була.
Укылмаган китапларга
Пөхтә итеп список язгансың.
Укырга тиешле булган китаплар!
Жәйдә укылыр, күп булса да алар.
Төрле илләр, халык, тәгъдир ...
Аларны укып кайгырып, көлергә,
Бер булып яшәп, бергә торып,
Бергә үлеп үк китәргә.
Көчле булып, жанбайлыгы үсеп,
Яратып, йә дошман күреп.
Бүлмәң коммуналь дачада,
Анда яшәү сиңа тулы бәхет.
Ләкин, тормышына,
Үзләренә карасаң,
Башка бер уйга төшәсең –
Күзгә күренмәс жеп. Дачада
Нәрсәгәдер өйрәнәсең,
Үзең дә белгәнеңне өйрәтәсең.
Нәрсәгә соң өйрәтергә?
Үзе бер чишелмәс мәсьәлә.
Кешенең уйын ничек беләргә?
Барысын тикшереп,
Кулына корал биреп,
Бер сафка тезеп, әллә
Юл күрсәтеп озатырга?
Һәрчак күпчелек белән яшәп,
Берсенә берсе булышып,
Икенчесен гаепләп ...
Әмма, ничек яратып
Китапларны укырга?
Аны бит кешеләр язган.
Шулайдыр бит.
Ә син гажәпләнеп карыйсың.
Шулайдыр шул ...
Ана борчылып яшерен сорый:
- Уйладыңмы, кем буласың килә?
Кем булырга телисең?
Йөрәгең белән югары һавага
Күтәрелеп китә күрмә.
Дөньяда һөнәр-кәсепнең
Очы-кырые юк, бик күп алар.
Галәм сиңа бөтен серләрен ачыр.
Сайла гына!
Бар бер
Кадерле
Зур, бәхәсле сорау –
Ничек кенә аңа юл ачырга?
Читенә кадәр тулы аң белән
Серләрнең бөтенесен ачып
Ничек сөйлисең башкага.
Бик кыен эш, аңлыйсыңмы?
Йөрәк көченә теләгеңне
Һәм акылыңны кушып
Үзеңә бик ышанычлы булса да,
Ничек кешеләргә белдерергә?
Мәжбүр итеп, үзеңчә эшләп,
Кешегә юл сайлап биреп,
Ничек, кайда, нинди юл белән
Бу бөеклеккә киләсең?
Мәктәптә укытучы булырга
Син кызыкмыйсыңмы?
Бер генә сыйныфтамы?
Бик аз, бер сыйныф тыңласа.
Синең өйрәткән, әйткән сүзеңне
Кешеләр барысы ишетсә иде.
Бу юл рәхимсез, авыр юл.
Дөрес, бәлки, ул бәхетле булу.
Дөрес әйтәсең,
Дөрес әйтәсең, жанкаем.
Күпчелек тыңласа, бәхет шул.
Бөтен ил белән сөйләшә алсаң?
Ул бәхәскә урын калдырмый,
Бәхәссез, дәгъвасыз.
Сүзең көй булып ишетелсә,
Гажәеп агач булып үссә,
Мәрхәмәтле өермә булып тибрәтсә,
Төнге маяк кебек, сине сакласа,
Синең яшәү көчең, тын алуың
Сөйләп бирерлек хәлдә булса,
Соңрак жирнең үзеннән сорасаң:
- Ишетәсеңме?, - дип.
- Ие – дип, жир жавап бирсә.
Ничек пилот үз самолетына
Һәрвакыт әзер булып эшкә
Өндәми, тыныч, аек хәлдә
Исереңке рух белән бара.
Шулай мин дә эшкә чыгам
Үземнең хәтәрле булган юлыма.
Тагын да мин бәхетле, күңелле
Жыр булып яңгырап ишетелгән,
Сүзләр белән әйтергә тырышам.
Ул сүзләр үземне үземнән саклый.
Юлчы ерактан тетрәнеп кайтып,
Кул астыннан гына карый ипләп.
Үзәгенә якын, игелекле ут булып Тәрәзәдә яктылык күренә балкып.
Нигәдер борчылуы аның сизелә
Булмый аңа ял итергә дә.
Шулай мин дә карадым бусагадан
Сагышлы синең күзләреңә.
Канлы, аяусыз көрәш-сугышта,
Ерак юлдан кайткач та кайчакта,
Үз өйен, тәрәзәсен таба алмыйлар
Куанып, инде життем, дигән чакта.
Әмма, миңа калды кыюлыгым,
Кире кайтмасларның тавышы,
Гаепсез кәгазьдә тагын калды
Ата-ана жырлаган жырларыбыз.
Шулай көн артыннан көн үтте
Гаделлектә, охшап бер-берсенә.
Тәндә генә бөрчек-бөрчек булып,
Кызарып кан тамырлары беленә.
Кискен рәвештә авызның әйләнәсе,
Жиңел дә, борчулы аяк йөреше.
Кечкенә чакта туры килгән ияге,
Күзгә төшә инде, аның түгәрәклеге.
Фәкать бераз иңбашын гына
Балаларча күтәреңке тота.
Кыз гәүдәсе булгач, азмы-күпме
Киң тышлы кофтасы күтәрелә.
Шулай ук аңлап булмаслык көч
Үзеңне-үзең тота белү хисе
Күзкарашында яхшы сизелә.
Йөзеңә яктылык төшкән чакта
Ничек син күзеңне ачып, ябырсың,
Ничек син утырып торырсың
Тынычлыкны бозмый гына.
Әгәр әни көтмәгәндә
Кулларын сугып куйса бер-беренә:
- Кызым, син өлкән булгансың!
Йә, әллә кояш яктысында,
Май айы бетүгә якынайганда
Иске үзеңнең шомырт чәчәкле,
Челтәрле күлмәнеңне киеп,
Аяк очы белән генә басып,
Дускай, син өйдән акрын атлап,
Урамда йөгерә басырсың ...
- Зоя көннән-көн чибәрләнә, -
дип сүз әйтешеп алу була.
Мәктәп коридорында якты,
Син ут яктысында үтеп барасың,
Үзең белән бер яшьтәге егет
Сине охшатып карый.
Ул сискәнеп, кызарып китә.
Аңламый, нәрсә булды. Нигә?
Бер сыйныфта алар катар утырып,
Сүзгә киләләр икән, спорлашып.
Менә, инде син ,Зоя,
Кулың белән прическа төзәтеп,
Нәрсәгәдер йөзең яктырып,
Кырын күз төшереп, карап үтәсең.
Гадәттән тыш, яңача үзгәргәнсең.
Кайчан болай үзгәрдең?
Юк, хәзер бөтенләй башка кыз.
Егетне төннәрдә уйга салган кыз,
Элекке, мин белгән кыз түгел,
Кинодагы энже хыяллы кыз түгел.
- Яшерен нәрсә ята бу кызда?
- Белмим мин.
- Нәрсә, ул матурмы?
- Белмим.
Инде минем өчен, нинди булса да
Ул – минем өчен алтын,
- ачык та,
- сирәк тә кыз.
Шул кызның жиңел йөрешендә
Үзенең киләчәген күрә,
Асылынып торган тотым чәчендә,
Елмаеп торган ачык йөзендә.
(Бәхет, жәфа белән күбәйтелеп,
Ахырында, үксеп елаган
тавыш кебек булып,
Беленми, күренми генә
Күңел түренә кереп
Йөрәкләрне беректерә.
Ул ничек башланган?
Русча жырлар жырлапмы?
Төннәр буе озак сөйләшүдәнме?
Әллә үзебезгә генә билгеле
Яшерен, тар урамда йөрүдәнме?
Теләсәң –
Бергә көлеп, елап алыйк!
Теләсәң –
Бераз кычкырышып алыйк,
Өндәми торып карыйк!
Без – астыртын план кордык.
Йөрәк эсселеге белән төндә
Мин сиңа кагылып киттем.)
Менә, эшләр дисәң эшләр!
Ә син ничек?
Йөрәгеңне аңламый гына яшәдең.
Һәрякта үсемлек, чәчәкләр.
Кояш нурында балкып,
Каты йокыдан уянып,
Жир йөзен капладылар.
Язның һава үзенчәлекләре,
Һава торышы үзгәрүе,
Житә язның соңгы айлары,
Ул синең ун сигез
яшеңнең якынаюы.
Үтәли кояшның нурлары
Жирдә жәймә кебек булып,
Бердә алдыңда төтенләнеп,
Ниндидер бер башка төрле,
Исеме юк, серле,
Кызыгырлык язмыш булып.
Була. Нәрсәдер була!
Кайчан?
Тиз генә көтмәгәндә булса?
Тирәкләр бит Мәскәү тирәсендә,
Искиткеч табигать һәр ягында,
Сәер ... гажәп яктылыкта,
әллә, мәхәббәт яктыра.
* * *
Менә шулай ...
Шул якшәмбе, көн уртасы,
Сугышның дәһшәтле вакыты,
Коргак һава торышы иде,
Мин Зояны күрәм.
Хәзер, хәрби шатлыксыз эш көне
Берәр сәгать булган тынычлыкта
Зур теләк, ризалык белән
Шул иң беренче сугыш көнен
Халык сөйли исенә алып.
Вак-төягенә кадәр искә төшереп
Үземнең тормышым,
Үземнең өйем,
Үземнең Мәскәүем.
Ачы елмаеш белән яшереп
Үземнең үпкәм һәм сагышны.
Дуслар! Нәрсә соң?
Яратып житмәдекме?
Яхшылык эшләп өлгермәдекме?
Алай түгел.
Дошманның беренче атакасы,
Һөжүм итүенә каршы чыктык.
Башкача дөньяда яши алмас идек.
Берәүне дә гаепләргә булмый,
Бераз елап алсак та вак-төяккә.
Без чыннан да житди рәвештә
Дус булып яратып яшәдек.
Нәрсәгә үкенәсең?
Без бик шәп яшәдек,
Ничек булып чыкты, шулай.
Тиз арада?
Каты жил кебек,
Кагып, этәреп жибәрү,
Минута арасында
Бер нәрсәне аямый,
Ярым тон тавышны өзеп,
Кыенлык белән көйләнгән
Сарайларга күзкарашын төзәп,
Кургашын суыклыгы белән
Гөрләтеп барын яндырып,
Шакылдатмый һәрбер өйгә керде.
Аяусыз йогышлы чума кебек
Крест-накрест дигәндәй, буйлап
Тәрәзәләргә күк полоска кагылды.
Һавада, кояшта гына юк,
Ак каеннарда да крест.
Үткән авырлыкны истә тотып,
Киләчәкне фикердә күрә йөреп,
Сугыш сызып ташлаган
Ераклыкны без онытмабыз.
Иртүк уянып күз ачканда
Тәрәзәгә яктылык бәрелсә, без
Сискәнеп, үткәнне искә алабыз.
Тынычлык юк. Тәрәзәбез
Бервакыт яраланган гәүдә кебек.
Күп елларны хәйләсез үткәрдек.
Инде яңа юл башлана,
Дөньяда бары үзгәрә.
Шау-шу булу дөрес түгел.
Төн тынлыгы да безгә яман.
Яңалыкны белергә тырышып,
Кич белән син өйдән чыксаң,
Элек әйләнә-тирәңә карыйсың.
Әлеге иске дачада да
Кешене шом баса. Ямансу,
Бары да үзгәргән, башкача,
Ничек икәнен әйтеп тә булмый.
(поэма)
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Тугызынчы сыйныфта да,
Быелгы үткән жәйдә дә,
Синең соры китабың бар иде.
Бүләк бер кесәңә салып,
Айына 20 тиен кушып куя идең.
Без иркен рәвештә яшәдек,
Башка төрдә яшәүне белмәдек.
Кайчакта онытып та китә идек
Комсомол әгъзасы нинди
булырга тиешлеген.
Бары да бәйрәм булып күренә иде.
Яшәдек якты, киң дөньяда.
Бала чагыбыз үтте иртәңге
пионер горнын тыңлап,
Сигнал быргысы тавышында,
Чыныгып тормыш утында.
Тынычлыкта туып өлгердегез,
Авыр көннәрне күрмәдегез.
Комсомол традициясында үсеп,
Балигъ булып көчәйде йөрәгегез.
Сугышның каты суык көннәрендә,
Шулай ук жәйге төннәрендә,
Азмы, күпме чыныктыгыз.
Авырлыкны каныгыз белән
Яхшы гына сизеп үстегез.
Уйналмаган уеннар,
Укылмаган китаплар,
Элек язылган шпаргалкалар,
Син аларны да яшерәсеңдер
Зачетка, кирәк булып
калмасмы дип.
Дусларың, сыйныфдашларың
Береңне-берең этәрешеп утырган
Мәктәптәге иске партаң да,
Барыда әле синең исеңдә.
Сөенеп аласың исеңә.
Булды ... Нәрсә чыга уйдан?
Комсомол билетыңны тотып,
Вакытында түләп взносын,
Эшләп яшәр вакыт житте.
Илебез Уставның һәрбер хәрефенә
Сездән жавап алырга тиешле.
Һава тынычсызлана.
Сугыш билгесе якыная.
Инде взнос түләү генә житми.
Салып жаныбызны, каныбызны
Эшләргә кирәк булыр.
Изелеп беткән игеннәр,
Агач ботаклары һәрякта,
Яфраклары чәчелгән,
Кояш эсселегендә жанган
Тузан тулган чал чәчле
Советлар армиясы,
Ышкылудан авырган
Аксак аяклар белән артка чигенде.
Көн якка казлар очып,
Су чәчрәме китә еракта ялтырап.
Украина жирен ташлап,
Белоруссия урманын калдырып,
Син киләсең акырынлап.
Ә кешеләр?
Ә балалар?
Булды, житте ...
Синең исеңдә күргән көннәрең,
Һәрбер жирдә кан чәчкәнең.
Тагын кайтып алырмын, дисеңме?
Ә шинельдәге тир исе!
Әйтмә дә, сөйләмә дә.
Артта да аяк тавышы
Канлы юлдан атлый.
Барын искә төшереп
Кайдадыр берәү көлә дә көлә,
Узган авырлыкны үзенчә тибәме?
Югалган вакытны уйлау авыр.
Куркыныч, коточкыч искә алу,
Кайдадыр ыгы-зыгы киләләр,
Газапланып, ысылдап,
Сүгенеп йөриләр.
Син нәрсә, кыйммәтлем?
Калтыранма, кыз.
Болар син кайгыртканнар түгел.
Бу алар түгел.
Юк, алар түгел.
Алар алда, алдыңгы чиктә,
окопта ятып аталар.
Совет кораллары гөрселдәтеп атып
Бергә сулыш алып,
Ышанычта яшиләр.
Бу алар түгел, кыйммәтлем.
Казна конвертындагы дөрес
Булмаган, көчсез белдерүдән
Чыдам халкыбызның
Йөрәге акрын сугуын белделәр.
Ерактан үч алу теләге сизелде.
Пресня өчен жан салучылар түгел,
Владимир тракты белән Себергә
Юнәлеш алып, киттеләр.
Русча жырларны
Елый-елый тыңлап,
Пушкин шигырьләрен
Дога кебек кабатлап.
Алар кешеләр түгел, сөрем һәм
Дымлы жирдәге күгәрек кенә,
Тычкан чытырдауы, авыз ерып
Кылыйланып көлү генә.
Аларның иле, жырлары юк,
Пушкин һәм Рәсиясе юк!
Ә Зоя дерелди, тынычсызлана. Ачудан агарынып,
Көч күплегеннән сорыланып:
«Мин ниндидер бер нәрсә эшлисем килә, жиңешне теләп чакырып, ишеттереп, күренердәй итеп.»
Уку елының башлануы иде.
Иртәңге жиңел, жиләс воздух.
Өрәңге исе; яңгырсыз коры ел.
Яфраклар кыштырдый,
Тетрадьләр шытырдый иде.
Ә бу Уку елы башкача.
Зенит орудиясы өскә күтәрелеп,
9-нчы сәгатьтә өйдән чыгасың,
Жиңел генә, яхшылап киенми,
Тетрадь, китап алмый гына.
Бу, бер билгесез юл миңа.
201-нче мәктәп икенче якта.
Көз көне Мәскәүдә,
Райком путевкасы белән
Комсомолка бара МК комитетына.
Көзен, Мәскәүдә,
Мәскәүнең октябрь аенда ...
Күзкарашы – йокысы туймаган.
Күземне ябуга Мәскәүнең
Урам чатын күрәм төрлечә.
Жаным онытмый сине,
Чыкмыйсың йөрәгемнән.
Ничек хатын-кызны кайгысында,
Маскада, гади генә торышында,
Жыерчык күз әйләнәсендә,
Агара башлаган берәр чәч тә,
Яшь күренә керфекләрендә.
Бергә булган чаклар
Әллә кайдан килеп искә төшә -
Яңгыр чәчрәгән түбәнең калае да,
Яфракларның панельне себерүе дә.
Барыда кузгалып,
Йөреп үз эшен дәвам итә.
Һәрбер урам йөгереп узгандай,
Яшерен, нечкә нота ишетелеп
Көзге синең тыкрыкта
Өрәңгеләр дә селкенгән кебек.
Ә син елы кулың булән юатасың.
Ул чакта син нинди идең?
Үпкәләгән?
Хәсрәтләнгән?
Елаган идеңме?
Юк, андый түгел.
Бер төн эчендә көчәйдең,
Билеңне буып жыендың.
Тыныч кына заводны
Ерак тайгага озаттың.
Гаскәрләргә корал
Таратып бирдең.
Шундый эшкәр булып киттең.
Кыланыш, күз карашларын
Исәпләп, үлчәп алга атладың.
Рельс кагып урнына кертелгән,
Урамда чокырлар казылган,
Тыкрыкта баррикада урнашкан.
Пресняда булган сугыш хәле
Картинада күрсәтелгән кебек
Терелеп, яңарган. Охшаш
Шигырьләр һәм жырлар юк.
Син
Мәскәү булдың –
Башкача булмый аны әйтеп.
Шул урамда туганнар да,
Мәскәүдә күз алдыбызда үстеләр.
Кичә «балалар» дип аталганнар,
Бүген дәһшәтле көч, гаскәрләр.
Дошманга каршы тора алалар,
Алар тимер кебек, ныкъ
Һавалылыкка каршы торалар.
Ә анда,
Звенигородта,
Можай ягында,
Кешеләр металл белән бергә
Каты сугыш алып бара.
Синең тыкрыкта үсте баррикада.
Тимер корал, тирән чокырлар
Мәскәү әйләнәсендә.
МК-да
Отрядка кешеләр сайланды.
Киң коридорларда күпчелек.
Кичәге балалар, малайлар,
Кызлар гөж килде.
Алтын Илнең балалары,
Умарта корты кебек борчылуда.
1941-нче елның октябрендә,
Яшь егет, москвич кабинетында.
Аның алдыннан күпләр үтте
Үзен, өйрәнгән гадәтен күрсәтеп.
Кемне сайларга?
Яшьләр үзләрен күрсәтте.
Кемне кайтарып жибәрергә?
Һәрберсен күреп, ишек ачылуга,
Кемнең кем икәнен төшенеп белә.
Берәүләр оялып, каушап кала,
Кинәт борчулы күзкарашы сизелә.
Һәряктан карап белергә тырыша.
Ачулы күздә ирексез елмаю күренә.
Оялтып,
Рухландырып,
Бересен дә үпкәләтми,
Тырыша хаталык эшләмәскә.
Башында каршы алып,
Сүз соңында озата чыгып,
Куркакларын кире кагып,
Кайсыларын мактаныч тотып,
Аларга кыен сораулар куя.
Үзенә үзе дә сорак куеп карый.
Нәрсә дип жавап бирерләр?
Әгәр аптырап калсалар?
Эчтән уйлап, кешелекле булып
Кемне булса да аңларга теләде.
Октябрь.
Немец һәряктан дагалап алган,
Томанлы авыр хәлдәге Мәскәүдә,
Товарищ Шелепин:
Син коммунист булдың,
Дөреслек юлы белән йөреп,
Кырыслык итеп яшәдең.
Ул, элек басып торып,
Һәрбер жавабында
Кашын түбән төшереп:
- Фамилия?
- Космодемьянская.
- Имя?
- Зоя
- Туган елың?
- Егерме өченче
Аннан соң урындыкка утырды.
Ә соңыннан ... күзәтеп карады.
Борчылу сизелмәсме?
Өстән-өстән генә эшләнгән
Йөзендә ялган рәсем түгелме?
Аз да булса шөбхә юкмы?
Ул, шулай ук үзенә,
Элеккечә жавап бирде
- Юк. Адашмас.
- Юк. Курыкмас
Ул ниһаять, блокнотка ахыргы
Уен, «Яраклы» дип язып куйды.
Сизде, ахыры, аның йөзендә
Яктылык чагылышын.
Бу егет,
Мәскәү комитет секретаре
хаталашмады.

Эссе урман агачлары янып бетте.
Өрәңге яфраклары яңгырдан сүнде
Көз үзенең дымлы байракларын
Югары күккә күтәрде.
Алар сулы көе дә яналар,
Ул шул, яктыланып янган
Кояшның батуы түгел иде.
Озын бетмәс сугышта яналар.
Көз, көз ...
Гасырлар буе онытылмас
Дымлылык һәм пыскып яну исе,
Үзгәргән, бозылган, әллә нинди
Тутыгып беткән төссез сукмаклар,
Артка чигенгән юлларыбыз,
Утсыз калган сөйгән шәһәребез,
Буш, кеше йөрмәгән урамнар.
Ярый әле,
Бер ел тулганча гына яшәдек.
Кайдандыр чыккан жилдән,
Күңелгә кара тут төшергеч,
Төтенле гасыр яңгыры яуды.
Ишетелә мәһабәтле юлбашчы,
Бик арган кешенең тавышы.
Озын фронтта – тере полоса
Кешеләр язмышына тулы
һәм металл белән тулы.
Кораллар атылып кына торса да,
Бозылмаган ачык тавыш
Яхшы ишетелеп тора.
Ә тыл төрле телле халыкка тулы.
Ташкентта эсселек,
Шушенскта – тирес.
Бар жирдә Сталин тавышы,
Акрын ашыкмый сүз сөйли.
Ничек кенә истә сакларга
Шул вакытның кичләрен?
Ничек кенә сүзен истә тотырга?
Каныма сеңеп калса иде сүзләре,
Һаман исемдә тотамын
Баштан чыкмый торган Мәскәү
Яшьләренең күзкарашын
Һәм арбат баррикадасына
Ташыган капчыкларын.
Кыскача әйтсәң,
Икесе дә бер нәрсә.
Истә тотамын карт гаскәрне:
Таләпчәнлек артып, уйланып ала
Һәм йөзе дә кызарып ут булып яна.
Боларның, нәрсәнең? Икесе дә
бер нәрсә инде.
Ул кычкыра!
- Победа!
- Дөрес, шулай була.
Исемдә калдырам, ничек шәһәр
Яңадан туып, зурая һәм яшәрә.
Безнең беренче контратака –
Болар да, икесе бер нәрсә.
Тулы үлчәүле, игътибар итмәслек
Сүзләрне эфир эләктереп ала.
Қамауда қалған Мәскәү
Эреләнеп Бөтенил белән сөйләшә.
Гаскәрләр, командирларның
Балалары атасыннан аерылып
Үз әтиләренең тавышы кебек
Радиодан »хәбәр» тыңлый
Йөрәк тырышлыгын салып.
Хушлашуда күз яшен түкмәгән,
Ирләрен озаткан хатыннар
Тыныч кына игътибар итеп
Вәгъдә бирелгән кебек тыңлыйлар.
Куркыныч сәгатьтә.
Рәхимсез вакытта.
Севастополь. Төн. Сапун-гора.
Сугыштан соң онытылып бара.
Көзге дулкын тавышы ... гөр-гөр.
Кинәт тавыш – яңгыраткыч рупор.
Бу Сталин сиңа сүз сөйли.
Ленинград иске, буш кала,
Киров нык ихтыярлы күзкарашы,
Кыенлыклар кичергәндә дә
Ленинград мәрхәмәтлек сорамады.
Яши аласыңмы?
Чыдыйсыңмы?
Ахырына кадәр тора аласыңмы?
Торам! Бирелмим!
Бозыла
Таза исәпле тынычлык,
Тагын шул ук тавыш ишетелә.
Каты тавыш канатлары
Ленинград өйләре арасыннан
Фанера, мрамор, граниттан үтә.
Безнең белән Сталин сөйләшә.
Алда безне күп жәфа көтә.
Ләкин, синең Илең жиңә!
Кем әйтә:
«Воздух тревога!» , - дип.
Без тынычбыз. Сталин сөйли.
Нәрсә ул радиодулкын?
Ул - эфир селкенүе,
Агач башлары ничек тибрәнә,
Шулай һәр илгә тавыш ишетелә.
Харьков коммунистлары
идән астында – подполье,
колакка каты материал – эбонит
тигезеп хәбәрләр алалар.
Каен агач таза һавада жиргә иелә ...
Сталин безнең белән сөйләшә.
Радиоволна нәрсә ул?
Мин аңлап житмим.
Ай томан артына яшеренә.
Син йөгерәсең куакны сындырып.
Барыда эшләнде. Чынлап та.
Өстерисең бер кочак чыбыкларны.
Таралган каеннар арасында
Жил бәрелә партизанкага,
Айдан төшкән күләгәдә
Авызына жил кереп
Берәр минут аны тончыктыра.
Нәрсә булды соң кинәттән?
Нигәдер миңа жиңел, бик әйбәт.
Нәрсә ул радиоволна?
Мәскәү жиле бит исә,
Шуңа син куанасың.
Көтелмәгәндә шатланып,
Зоя китә отрядына, йөгереп.
Бүген урманда дымлы воздух.
Нәрсә генә эшләмә, костер янмый.
Жил бармакларны алды уып,
Анда да радиоволна, ахыры?
Көтмәгәндә ут ялт итеп,
Каен тузы китте янып!
Кем әйтә ягып булмый, - дип?
Менә, без елындык!
Ничек?
Без Сталин сүзләрен ишеттек.
Зур, тантаналы көн була.
Жиңәбез! – ышан, ничек булса да.
Күзгә күренмәс юллар буйлап
Көз яфраклары китте очып.
Туңып калган елга артында
Партизаннар яши, кар өстендә.
Үзләре ял итүдән баш тарта,
Тынычлык юк дошманга да.
Аз-аздан өйрәнәсең барына да.
Тормыш искиткеч нәрсә ул,
хәсрәт – бәла-каза түгел!
Юлларны кирәгенчә боздык,
Бәйләнеш проводканы кистек.
Декабрь суык жилләре башланды,
Аяусыз көчле аязлар туйдырды.
Нишлисең? Ачык һавада өч атна.
Озак янмаган костерда елындык.
Отряд йоклый, йолдызлар да ...
Пуля якын жирдә очып торса да,
Үлемне яныбызда гына сизсәк тә,
Кешеләр онытмый үз бурычын.
Уйлыйлар, иртәгә нәрсә була?
Бу дөрес.
Без бит кеше, хайван түгел.
Жаваплылык безне саклый да.
Карга караңгылыгы, төн уртасы
Зоя үз чиратын исенә ала:
«Тимирязев районында нәрсә?
Әнием ялгыз ничек яши?
Икмәкне күрше китерәдер.
Утыны бармы соң аның?
Бик суык көннәр.
Утыны бетсә ни эшләр?»
Ә иртүк разведка хәбәр китерә,
Дошманнар Петрище авылында,
Бер хәрби часть ял итә анда.
- Срок бетте, кире кайтырга була.
Үз ирегебез, калырга да була.
- Өч атна инде без суыкта!
Азырак елынырга иде.
Отряд командиры өндәми,
Жиргә караган була.
Шунда Зоя:
- Мин әле армадым,
Мин барам.
Ял итергә өлгерермен.
Шулай көтелмәгәндә килеп чыкты
Аның жаваплы көткән минуты.
Юлың булсын!
Уч төбе салкын –
Суыктан әллә борчылудан?
Кыз китә ялгыз гына
Үзенең аяусыз юлы белән.
Тып-тыныч, ой, нинди тынычлык!
Жил кыштырдавы да сирәк.
Дөньяда бер мин генә ялгыз кебек.
Бу кыз сырган штан, елы бүректә.
Мин суыктан курыкмыйм,
Нәрсәне генә булмасын
Приказ буенча эшли алам.
Ул әле иртәгә. Хәзер түгел.
Кар өстендә ягылган
Костер янып бетә; аның соңгы төтене жәелеп кенә югары күтәрелми, еракка күренми тарала
Тукта бераз гына, сүнмә,
Синең белән күңеллерәк миңа.
Азрак тагын елынып алдым.
Петрищев өстендә - өч утлы петух.
Анда мәшәкатьләнеп борчылу,
Ыгы-зыгы, тынычсызлык күптер.
Аны мин яктым!
Аны мин!
Аны мин!
Хәрби приказны тулысынча үтим.
Яудан көчлерәк минем теләгем,
Ә үзем дошман күзенә күренмим.
Көлеп жибәримме?
Жырлыйммы?
Тукта, тукта! ...
Менә дуслар белән юлыкканда ...
Шунда мин...
Эссе гәүдәдә йөрәк күңелле сикерә,
Кан тамыры да суга яхшырак.
Ай ... чынлап та тынычлык!
Шуңа күрә чыршы сизгер һәм сак.
Бигрәк жәл, канатым бит юк,
Әниемә очып барып кайтыр идем,
Ике генә минутка булса да.
Әни, әни,
Мин бу көнгә кадәр нинди идем?
Йомшаклык, нәфислек
Булдымы миндә?
Инде башка кыз булып кайтам.
Костер янып бетә. Карлы
төн уртасында ялгыз калам.
Мин кайтам.
Үземә ышанычлы подруга табам.
Үзем кешегә ышанучан,
Һәм ачык күңелле булам.
Тынычлык һәр якта арта,
Син утырасың ике тезеңне кочып.
Син ялгыз.
Ой, нинди тынычлык! ...
Ышанма, алданма аңа
Кыйммәтлем, колак салып тыңла.
Шундый тынычлык ...
Бөтен илне ул ишеттерер,
Сугыш барган жирнең барысын
Алдыңгы чигенә кадәр.
Сиңа бары да ишетелер,
Яуга гына ишетелмәс.
Карга каралыгы төсле
Кара төннең канаты астында
Каты карны басып йөргән
Чана тавышы ишетелде.
Тырышып, акыллы атлар
Бик авыр йөк ташыйлар.
Чыршы, каеннар арасыннан
Фронт линиясыннан,
Утлы блокадалар үтеп,
Ашамлык төягән, кызыл
Күчереп йөрү средстволары
Ипләп Ленинградка юл тота.
Мөмкин, алар күптән юлда,
Ә куркып кире борылу юк!
Тимердәй ныкъ дисциплина.
Ул безнең, сине сагыну гына,
Русларның немец тылында
Жан әрнүе дә, Ленинград.
Ничек кенә сиңа, Ленинград,
аз да булса булышырга?
Икмәк, ит, май жибәрәбез сиңа.
Ул, шәһәр нык тора.
Төн караңгылыгына төшеп,
Хәрби хәлдә.
Тора, ул, син күрмәгән шәһәр.
Дошманның ату зонасы якын.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Зоя Космодемьянская Турында - 2
  • Части
  • Зоя Космодемьянская Турында - 1
    Общее количество слов 3979
    Общее количество уникальных слов составляет 2188
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Зоя Космодемьянская Турында - 2
    Общее количество слов 4061
    Общее количество уникальных слов составляет 2183
    33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Зоя Космодемьянская Турында - 3
    Общее количество слов 43
    Общее количество уникальных слов составляет 42
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    51.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов