Latin

Йосыф Кыйссасы - 1

Общее количество слов 3789
Общее количество уникальных слов составляет 2027
24.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
35.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
40.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
[Кереш]
1. Мактау, шөкер һәм дан булсын бер аллага,
Мөлке даим, үзе мәңге ул мәүляга,
Мөлкәтенең эчендә юк шәрик аңа,—
Аны бакый һәм олугъ дип белдек имди.
2. Аннан соңра — аның дусты Мөхәммәдкә,
Пәйгамбәрләрдән сайланган ул Әхмәдкә**,
Хакъка ике җәя ара калган *** затка,—
Аңар бик күп алкыш-мактау булсын имди.
3. Аннан соңра — мәгарәдә торучыга,
Мостафага ** иң әүвәл яр булучыга,
Гъәр тотмыйча, аңа ярдәм кылучыга,—
Тугърылыгы һәр кемнән дә артык имди.
4. Аннан соңра — йәнә Гомәр Хаттаб угълы,
Гаделлеге галәм ара мәшһүр булды,
Йөз мең ирдән артык изге эшләр кылды,—
Дүрт мең дүрт йөз мәсҗед бина кылмыш имди.
5. Аннан соңра — шәһит булган изге Госман,
Коръәнендә сыйфатын хакъ искә алган,
Зур төгәллек тәңре аңа бүләк кылган,—
Хатасыз җыйма Коръән ул төзгән имди.
6. Аннан соңра — Гали батыр, гаскәр башы,
Йөз меңнәрчә гаскәргә ул идарәче,
«Кылычының — зөлфокарьнең юк тиңдәше,
Галидән дә батыр юк»,— дип мәшһүр имди.

* Мәүля — хуҗа, ия, тәңре.
** Эхмэд, Мостафа — Мөхәммәдиең эпитетларыннан.
*** Ике щэя ара калган...— Имештер, Мөхәммәд пәйгамбәр күккә менеп алла
белән сөйләащәндә, аларның арасы ике җәя кадәр генә булган.

7. Аның күңел парәседер — ике егет,
Дин юлында көрәшүче үзе кебек,
Алар — Хәсән һәм Хөсәен — ике шәһид,
Яшьләй икәү җәннәт әһле булды имди.
8. Аннан соңра —барча тугъры хәлифләргә,
Голямаләр, табигыйннәр *, Шәһидләргә,
Барлык диннәрдәге изге шәхесләргә,—
Барчасыннан тәңре разый булсын имди.
9. Аннан соңра — ул бәхетле ирәннәргә,
Хакъ сөйгәне Мостафаны күргәннәргә,
һич ким түгел, утыз өч мең ул ирләргә,—
һәммәсен дә үрнәк итеп белик имди.
10. Аннан соңра чыкты берәү — гыйлем кяне **,
Анын белән зиннәтләнде ислам дине,
Ачык-төгәл белермесез сез ул ирне,—
Аны Сабит угълы Ногман *** диләр имди.
11. Аннан соңра — дин башлыгы имамнарга,
Иман нигезе, ислам нуры булганнарга,
Хакъдан даим рәхмәт телик без аларга,—
Күп меңнәрчә афәриннәр әйтик имди.
12. Мәрхәмәтле тәңремә ничек сыенмыйм,
Ничек аның ярлыкавын өмет итмим,
Ничек аннан булышлык һәм ярдәм көтмим,—
Теләкләрне үтәү аңа җиңел имди.
13. Мин — бер зәгыйфь, сыенамын, мәүлям, сиңа,
Өмет итәм бирерсең дип уңыш миңа,
Олугъ иям, күңелемне күм син нурга,—
Кодрәт белән зирәк акыл бир син имди.
14. Үтенәмен ярдәм синнән мин зәгыйфь кол,
Теләгенә җитәр адәм, күрсәтсәң юл,
Әгәр ярдәм бирим дисәң, кодрәтең мул.—•
Бу бәндәңә үзең дәлил **** булчы имди.
15. Мин зәгыйфьне хикмәт таба син юнәлдер,
Киңәш-хикмәт сөйләмәгә илһамландыр,
Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,—
Ниятемне нурың белән балкыт имди.
16. Күңелемә фикер-акыл балкышын бир,
Кодрәт берлән хикмәт сөйләү куәтен бир,
Мин зәгыйфькә үзең илһам һәм уңыш бир,—
Кодрәтең зур: син «Бул!» дисәң, булыр имди.
* Табигыйннәр — Мөхәммәд заманында анык белән бергә булган, аның эшен
дәвам иттерүчеләр.
** Кян — чыганак, чишмә.
*** Сабит угълы Ногман — ислам динендәге юнәлешләрнең, берсен, сөнниләр юнә-
лешен оештыручы имам Әбү Хәнифә.
**** Дәлил — башлап йөрүче, юл күрсәтүче.

17. Күңлёмнән ал ару-ялгышларның барын,
Күкрәгемә чәч син хикмәт орлыкларын,
Минем алда ач син уңыш капкаларын,—
Гакълым таза, телем татлы булсын имди.
18. Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга,
Гакыллы колларның күңлен баетырга,
Йосыф сәүчи хәлен сөйләп аңлатырга,—
Гакълым камил, сүзем нәфис булсын имди.
19. Ул Йосыфка нинди хәлләр килгәнлеген,
Кардәшләре аңа ниләр кылганлыгын,
Мисырда ул олугъ патша булганлыгын,—
Сез тыңлагыз, көйгә салып әйтим имди.
20. Бу җиһанга бер көн Йосыф нәби килде,
Әткәсе — хакъның сөйгәне Иагъкуб иде,
Бабасы — диннең табибе Исхакъ иде,—
Алла дусты Ибраһимнең угълы имди.
21. Моннан соңра хикмәт таба күчәчәкмен,
Гөл һәм рәйхан, энҗе-мәрҗән чәчәчәкмен,
Йосыф нәби әхвальләрен ачачакмын,—
Мөэминнәргә файдалыдыр, белең имди.
22. Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе,
Ялңкм-ыйча тыңлау өчен иң татлысы,
Шиксез, аның Коръәндә бар бер чаклысы,-
Ошбу кыйсса икәнлеге ачык имди.

I фасыл
ЙОСЫФНЫҢ ТӨШЕ
23. -Газиз Йосыф тәмам унбер яшәр иде,
Иагькуб сәүчи итәгендә йоклар иде,
Йоклаганда гаҗәп бер төш Йосыф күрде,—
Төш мәгънәсен атасыннан сорар имди:
24. «Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз,
Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез,—
Йә, әткәем, шул төшемне юра имди.
24. Бу төшемнең мәгънәсен бир мина ачып,
Ахырда ни булачагын сөйлә ачык,
Күрекле тәгъбир кылып, миңа бир аңлатып,—
Нинди изге эш көткәнен белдер имди».
25. Иагькуб шунда юрап бирде аның төшен:
«Булыр, диде, бәхетле һәм котлы эшең,
Хуҗабыздан ярдәм иңәр синең өчен,—
Сиңа хөрмәт һәм бөеклек килер имди.
26. Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт,
Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт,
Җөмлә кардәшләрең кылыр сиңа хөрмәт,—
Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди.
27. Синең исмең галәм ара мәшһүр булыр,
Мәшрикъ-Мәгъриб олугълары сине белер,
Кыямәткә тикле исмёң мәңге калыр,—
Хәлил зәбих дәүләте күренер имди.
28. Пәйгамбәрлек-нәбилек син алачаксың,
һәм-мәмләкәт иясе син булачаксың,
Рәхәт, шатлык, сөенечләр табачаксың,—
Бу төшеңдә бөек бәхет күрнер имди.
29. Әйа угълым, ышана күр тәмам миңа,
Бу төшеңдә солтанәтлек күренер сиңа,
Шөкер һәм рәхмәтләр күндер ходаеңа,—
Ходай сиңа күп яхшылык кылыр имди.
30. Ләкин, угълым, әманәттер, яхшы тыңла,
Бу төшне син беркемгә дә мәгълүм кылма,
Саклан кеше кинәсеннән, шуны аңла:
Кешеләргә шәйтан дошман булыр имди.
31. Кирәкмәскә бу серләрең мәгълүм булса,
Кардәшләрең бу төшеңнең аелын белсә,
Көнчелектән ачулары әгәр килсә,
Бу эш баштук безгә яман булыр имди».
32. Ул Йагъкубның бар иде бер үги кызы,
Ул ишеткән бу икәүдән ошбу сүзне,—
Сакла, хода, әләкчедән үзең безне,—
Барып, кардәшләренә шул әйткән имди.
33. «Кардәшегез Йосыф,— дигән,— бер төш күргән,
Көн *, ай, унбер йолдыз аңа сәҗдә кылган,
Атагыз бу төшкә изге юрау биргән,—
Мин ишеттем ул юрауны үзем имди».
• 34. Кардәшләре, моны белгәч, бик борчылды,
Көнләүләре бар нәрсәдән өстен булды,
Күңеленә һәммәсенең кайгы тулды,—
Бергәләшеп явыз ният корыр имди.
35 «Ул күргән төш әгәр растка килә калса,
Әгәр Йосыф зур падишаһ була калса,
һәммәбез дә әгәр аңа хезмәт кылса,—
Булыр бу эш безгә каты гарьлек имди..
36. Йосыфны без яныбызга дәшеп алыйк,
Ул нинди төш күргәнлеген сорап карыйк,
Моңа лаекъ берәр чара эзләп табыйк,—
Бу әхвальнең чын дөресен белик имди!»
37. Аны шундук чакырып та китерделәр,
Ун карендәш егълаешып утырдылар,
Түбәнчелек белән аннан үтенделәр:
«Төшең нинди, безгә сөйлә!»—диләр имди.
38. Йосыф төшен кардәшләргә сөйләп бирмәс,
Ата сүзен бозуны һич мәгъкуль күрмәс
һәм шулай ук ялган сөйлисе дә килмәс,—
Хәйран булып, аптырашта торыр имди.
39. Кардәшләре бар да аягүрә торды,
Икәү-икәү барып, йәнә сорау бирде,
һәммәсе дә кабат-кабат бик үтенде,—
һәрбересе түбәнчелек кылыр имди.
* Көн — кояш.
40. «Күргән төшең бездән син яшереп торма,
Шикләнмә һәм бездән алай хәйран булма,
Иа карендәш, безләрне син дошман күрмә,—
Ни юрады әткәй, шуны әйтче имди».
41. Кардәшләре хәтерен ул калдырмады,
Яшьреп серен, ул хәйләләр коралмады,
Тугъры иде, ялган сүзләр әйталмады,—
Чарасыздан серен сөйләп бирер имди.
42. Моны белгәч, баягыдай булмадылар,
Инде аңа һич ышаныч кылмадылар:
«Бу — чын түгел, ялган төш»,— дип уйладылар,
«Хакыйкатьтә — бу саташу»,— диләр имди.
42. «Көне-төне мал артыннан йөрмәктә без,
Михнәт чигеп, елкы-сыер, куй көтәбез,
Рәхилә угълы Йосыфны сез күрәмсез:
Төш сөйләп, үзен артык сөйдерер имди».
43. «Әйдә, барып, атабызга сөйләп карыйк,
Йосыфны без атабыздан сорап алыйк,
Алып китеп, берәр төрле чара кылыйк,—
Йә үтерик, йә еракка сатыйк имди.
44. Атабызның янында без генә калаек,
һәрвакытта атабызның сөеклесе без булаек;
Атабызны яхшы тәрбия без кыл аек,—
Шул рәвешчә кадер-хөрмәт яулыйк имди.
45. Йосыфны ул хәзер бездән артык сөя,
Күрми торса аның йөзен, янып көя,
Мирас бирсә, аңа бездән артык тия,—
Ике тапкыр бездән артык сөяр имди».
46. Сәлам белән кереп, аңа инәлделәр,
Бик шәфкатьле чырай белән сөйләделәр,
Исраилдән * бик үтенеп сорадылар:
«Безнең белән барсын Йосыф»,— диләр имди.
47, «Безнең белән Йосыф бергә кырга барсын,
Безнең белән куй катында бергә йөрсен,
Зиһне артсын, күңелләре күтәрелсен,—
Кичен тагын хезмәтеңә кайтыр имди.
48. Төрле җирләр, агар сулар барып күрсен,
Йөреп яшел Сәхраларда, чәчәк җыйсын,
Күргәннәрен кайтып сезгә сөйләп бирсен,—
Ул сөйләсен, сез тыңлагыз»,— диләр имди.
* Исраил — Иагькубның кушаматы.
49,. Иагькуб, моны ишеткәч, нык сагышлады,
Күңеленә кайгы тулды, бәгъре янды,
Күргән иде бер төш, шуны хәтерләде,—
Җибәрергә Йосыфны һич күнмәс имди.
50. Иагъкуб әйтте: «Кичә генә бер төш күрдем,
Ул төшемдә унбер бәрән көтә идем,
Бер бәрәнне шунда саклый алмый калдым,—
Үз кулымнан бүре тартып алыр имди».
51. Алар әйтте: «Йосыфны без нык сакларбыз,
Энебезне бүреләрдән алдырмабыз,
Дөньяда бер бүрене исән калдырмабыз,
Валлаһи, ул Йосыф өчен!»—диләр имди.
52. Иагъкуб әйтте: «Сез уйлаган бу эш булмас,
Сезнең белән беркая да Йосыф бармас,
Мондый эшне күңелем һич кабул кылмас,—
Ул Йосыфсыз җаным тынгы тапмас имди».
53. Алар шуннан соң Йосыфны алдадылар:
«Атабыздан үзең рөхсәт ал, диделәр,
Безнең белән син сәйранга бар, диделәр,
Төрле кошлар сайрый анда»,— диләр имди.
54. Йосыф әйтте: «Рөхсәт бирсәң, мин юнәлсәм,
Абыйларым белән бергә анда йөрсәм,
Сәйран иткән урыннарын үзем күрсәм,
Кичен йәнә хезмәтеңә кайтсам имди».
55. Иагъкуб аңа шуннан сод да рөхсәт бирми,
Беразга да аннан айрыласы килми;
Йосыфның күңле азган — тынгы белми,—
Муенына сарылып ялварыр имди.
55 1. Йосыф әйтте: «Сөясең син мине, беләм,
Сөюеңне дәлиллисең нәрсә белән?
Айрылмаса эшең сөям диюеңнән,
Абыйларым белән бергә җибәр имди».
55 2. Ишеткәчтен моны, Иагькуб үрә торды,
Йосыфының аягына һәм егылды,
«Йосыфым, хакъ хөкменә риза булдым,—
Ничек сүзең үтерәем!»—дияр имди.
55 3. «Абыйларың белән иртән җибәргәнче,
Күкрәгемә кысып сине бер 'сөйимче,
Күрекле йөзең туйганымча бер күримче»,—
Диеп егьлап, үксеп бөгелеп төшәр имди.
56. «Каза килсә, күзеңне ул сукырайтыр» *,
Бәла килсә, күрү көче кулдан китәр,
Ходаемнан хөкем булса, көймә батар,—
һичбер шиксез, аның хөкме булыр имди.
57. Мескен Иагькуб бу чарага разый булды,
Җибәрергә Йосыфны ул карар кылды,
Улларыннан шунда ныклы вәгъдә алды:
«Иртә белән барса барыр»,— дияр имди.
* Гарәпчә әйтем.
58. Әйтте: «Ярый, Йосыфны алырсыз иртәгә сез,
Юлда аны нәүбәтләшеп күтәрерсез,
Аңа кадер һәм хөрмәтләр күрсәтерсез,
Үзе пакь һәм күңеле шат булсын имди».
59. Исраилдән моны ишетеп, сөенделәр,
Ун кардәше икәү-икәү җыелдылар,
«Үтерәбез Йосыфны!»— дип ант эчтеләр,—
«Бәласеннән котылырбыз»,— диләр имди.
60. «Аннан атабыз янына без кайтырбыз,
һәммәбез дә егълашып, аһ-ваһ килербез,
Аны бүре ашады, дип белдерербез,
Атабыздан битәр зари кылып имди.
61. Соңра кылган хатабызны без танырбыз,
Тәүбә кылып, ул гөнаһтан арынырбыз,
Бертуктаусыз хакъка гыйбадәт кылырбыз,—
Тәүбәбезне тәңре кабул кылыр имди».
62. Үтеп китте ул көн, тагын иртә булды,
Ун карендәш иртә белән иртүк торды,
Бар да килеп Исраилгә сәлам бирде,—
Йомшак сөйләп, Йосыфны сорарлар имди.
63. Моны ишетеп, йагъкуб нәби: «Барсын»,—диде,
Егълый-егълый, аягүрә тагын торды,
Үзе тотып Йосыфының башын юды,—
Озын чәчен үзе тарап үрер имди.
64. Аш ашатты, үзе биреп су эчерде,
Өстенә төрле-төрле тун * кидерде,
Күлмәкләрен җофар белән исләндерде,—
Күзләренә аның сөрмә тартыр имди.
65. Ибраһимнең чалмасын башына чалды,
Исхакъ-Исмәгыйль кәмәрен биленә буды,
Исхакъ сәүчи кәрзиненә азык салды,—
Күн сабага эчәргә су кояр имди.
66. Үбә-коча күндерде Йосыфны юлга,
һәм тапшырды аны, йөртеп кулдан-кулга:
«Бүген кич кайтыгыз, диде, калмый соңга,
Аһ, бу киче кайчан җитәр?!»—дияр имди.
67. «Әманәттер: Йосыфны саклый күрегез,
Нәүбәтләшеп иңегезгә күтәрегез,
Яхшы тәрбия кылыгыз һәрберегез!»—
Шулай диеп, ул озатып калыр имди.
67 1. Алар әйтте: «Кабул иттек барча сүзең,
Хәсрәт чикмә ялгызлыкта бу көн үзең,
Бар кайгыбыз Йосыф булыр бүген безнең,—
Кояш батмас борын кайтып җитәр имди.»
67 2. Йагъкуб алдында Йосыфны Рауил алды,
Соңра йәһүдә һәм Шәмгун иңгә салды,
Нәүбәтләшеп шулай алар китеп барды,—
Аһлар орып, Иагькуб егьлап калыр имди.

* Тун — кием (гомумән).
67 3. Озатырга диеп, Иагъкуб тышка чыкты,
Менеп бер таулык башына, юлга бакты,
Күзләреннән бертуктаусыз яшьләр акты, —
Бутасын җуйган дөядәй иңрәр имди!
67 4. Кайчан Йосыф шәүләсе күздән, югалды,
Егълый-егълый Иагшуб өенә юнәлде:
«Йосыфымны тапшырам сиңа, тәңрем, диде,
Фиракъ утында яндырма мине имди!»
67 5. Аталары күзеннән гаиб булдылар,
Бераз киткәч, Йосыфны җиргә куйдылар.
............................................................
............................................................
68. Иагъкуб нәби юлга карап торган чакта,
Алар Йосыфны күтәреп барган чакта,
һәммәсе, дә моңа бик шатланган чакта,
Динә мескен егълый-егьлый йөгрер имди.
69. Иагъкуб әйтте: «Кызым, кая йөгерәсен,
Ни сәбәптән күзләреңнән яшь түгәсең?
Йосыф артыннан җитәргә өлгермәссең,—
Абыйлары тамашага илтәр имди».
70. Динә кире борылмады, йөгреп китте,
Куып җитеп, Йосыфны кулыннан тотты:
«Әйа Йосыф, кайтыйк»,—диеп артка тартты,—
Кардәшләре пошынышып торыр имди.
71. Мескен Динә ялварыр — Йосыф китмәс,
Кардәшләре сукрануын ул ишетмәс,
Бик нык тарта кулыннан, һич җибәрмәс:
«Иа Йосыфым, кайтыйк!»—дип инәлер имди.
72. Шул чак тегеләр Йосыфны күтәрделәр,
Бер калкулыкның артына үткәрделәр,
Мескен Иагъкуб карап калды егълап зар-зар,—
Динә тагы иңрәп ңире кайтыр имди.
73. Динә әйтте: «Әле йоклап ята идем,
Кинәт егълап йокымнан уянып киттем,
Иа әткәем, төшемдә ун бүре күрдем,—
Йосыфны тартып алдылар шулар имди».
74. Моны ишеткәч, Иагъкуб күңлен кайгы сарды,
Бу кайгыдан аның йөзе тәмам сулды,
Җибәргәненә Йосыфлы бик борчылды,—
Икәве дә үкенеп яшь түгәр имди.
75. Йосыфны бер тау аркылы ашырдылар,
Таудан ашкач, этеп җиргә төшерделәр,
Азыкларын эткә биреп ашаттылар,—
Күн сабадан суын да түгәрләр имди.
76. Мескен Йосыф яннарыннан җәяү җилде,
Ниятләре явызлыгын ачык белде,
Күңеленә төрле шомлы уйлар килде,—
Икеләнеп, хәлнең асылын сорар имди.
77. Йосыф әйтте: «Кардәшләрем, өметләрем,
Нигә болай итәсез сез, газизләрем,
Нидән болай итенәсез, туганнарым,—
Нинди язык сезгә кылдым?»—дияр имди.
78. Алар әйтте: «Син бер ялган төш күргәнсең,
Атабыздан яхшыга аны юраткансың,
Шул рәвешчә иң сөекле син булгансың,—
Бүген шуның җәзасы бу, син бел имди».
79. Мескен Йосыф, егълап: «Мин бик ардым, диер,
Сусызлыктан тәмам хәлсез калдым, диер,
Аякларым авырта, бик талдым»,— диер,—
Кардәшләре сүзенә һич бакмас имди.
79 1. «Бүген сиңа файда итмәс төш" күргәнең,
Атабыздан юраттырып эш күргәнен,
Бездән артык үз-үзеңне сөйдергәнең,—
Җәзасын күр бүген шуның!»—диләр имди.
80. Шәмгунга сыеныр исә, кире кагар,
Рауил тартып чәчләреннән орыр-сугар,
Бүтәннәре аннан битәр кыланырлар,—
Кыйнар өчен барысы йөгереп куар имди.
80 1. Рауил чәчен тарта-тарта җирдән сөйри:
«Әйдәгез, тиз үтерик Йосыфны!»—ди,
Дунә әйтә: «Кызганмагыз, бетерик!»—ди,—
Шулай бергә икәүләп сугарлар имди.
80 2. Күзләренә Йосыф тилмереп карады,
Тик һичберсе аңарга шәфкать кылмады,
Кардәшләре бар да аны яңаклады:
«Ялган төшең ярдәм итсен!»—диләр имди.
80 3 . «Ачыктым — аш, сусадым—су бирегез, ди,
Агаларым, миңа рәхим кылыгыз»,— ди,
Аякларына егылып, ярдәм эзли,—
«Ялган төшең ризык булсын!»,— диләр имди.
80 4. Явыз ниятләрен Йосыф анлап алды,
Зур агасы Рауилгә сыенмак булды:
«Коткар мине болардан! — дип, күп ялварды,—
Атам кебек агам ич син»,— дияр имди.
80 5. «Син бит,— диде Йосыф,— минем өлкән агам,
Син бит монда әткәм урынына калган,
Коткар мине аларның бу касдларыннан».
Рауил әйтер: «Төшен; ярдәм итсен имди!»'
80 6. Йосыф аннан бер яхшы сүз алалмады.
Тилмереп карап, Шәмгунга ул ялварды,
Шәмгун аны тагын бик нык яңаклады,—
Йосыф җиргә әйләнеп үк төшәр имди.
80 7. Йосыф үксеп-үксеп егъларга тотынды,
Иәһүдәнең аягына ул егылды:
«Арасында боларның син — миһербанлы,
Кызгана күр мин гарибне» * — дияр имди.

* Гариб — монда: бәхетсез, интегүче.

86 8. Шул сәгатьтә Иблис ләгыйнь килеп җитте,
Көнләүләрен кардәшләрнең ул көчәйтте,
Ниятендә туганнарның мәкер артты,—
Барчасын да бозык юлга тартыр имди.
80 9. «Бу ялганчы угъланны сез үтерегез,
Ялган төшнең юравын сез бетерегез,
Җәзагызны җиренә тиз җиткерегез»,—
Шулай диеп, Иблис кошы салыр имди.
80 10. Агалары бу сүздән соң котырынды,
Ачулары аның саен арта торды,
Йосыф хәлнең мөшкеллеген ачык белде,—
Татлы җаннан тәмам өмет өзәр имди.
81. Йосыф әйтер: «Сез миңа үч тоттыгызмы,
Мәлгунь Иблис коткысына каптыгызмы,
Минем татлы җанымнан сез туйдыгызмы,
Кардәшлекне кистегезме шулай имди?
82. Явыз икән ниятегез —үтерегез,
Тулган ай күк бу йөземне сулдырыгыз,
Атабызга моны ничек белдерерсез? —
Сорау бирсә, аңа җавап кирәк имди.
83. Исраилне хәсрәттә сез калдырырсыз,.
Үчлек белән аның бәгьрен көйдерерсез!
Әй, кардәшләр, күрмисезме тәңрене сез? —
Мондый эшне ул һич лаекъ күрмәс имди.
84. Хәлем мөшкел, тән яралы, күңлем зарлы,
Мин мәзлумны газлп-михнәт чолгап алды;
Аһ, кызганыч, атам Йагькуб мәхрүм калды,
Моннан ары мине кайда күрер имди?
85. Үзем ситдикъ *, атам Йагькуб, бабам Исхакъ,
Кардәшләрем җәфасыннан мин калдым такъ**;
Явыз үч-ниятләренә мин булдым тап,—
һәммәсе дә касд кылырлар миңа имди!»
86. Моны ишетеп, Шәмгун тәмам ачуланды,
Пычак тотып янына ук аның барды,
Үтермәкче булып аңа ул ташланды,—
Моны күреп, Йосыф къәһ-къәһ .көләр имди.
87. Шәмгун әйтте: «Әй, Йосыф, син нидән көлдең,
Үткен пычак күрүгәме син шат булдың?
Әле генә егълап аһ-зар кыла идең,
Бу көлүнең серен безгә аилат имди».
88. Йосыф әйтте: «Өлкәннәрем, шуңа көлдем:
Өйдә чакта мин бер гөман кылган идем,
Тәңре миңа язган хәлне инде белдем,—
Кол уйлаган аңа тугъры килмәс имди.
* Ситдикъ — тугърылыклы (Йосыфның бер эпитеты).
** Такъ калу— ялгыз калу.
89. Мин уйладым: оранлы * ун туганым бар,
Унысы да асыл затлы баһадирлар,
Минем янда булганда шул арсланнар,
Нинди дошман миңа кулын сузсын имди?
90. АҺ, миңа иң каты дошман сез булдыгыз,
Нахак миңа авыр җәфа сез кылдыгыз,
Нинди гаеп ахыр миннән сез таптыгыз? —
Бу гыйбрәтле хәлне аңлау кирәк имди.
91. Өйдә чакта мин бер уйга килгән идем,
Сезнең хакта бераз шиккә төшкән идем,
Аннан кайтып, ул шигемне куган идем:
«Кардәшләрем нигә тисен!» диеп имди.
92. Хәзер минем ул шикләрем килде раска,
Җаным сызлый — бөтен тәнем яра баскан;
Мондый гамәл лаекъ түгел изге затка,—
Мондый эшне эшләмәү күп яхшы имди.
93. Әгәр бу эш шулай кирәк дип табылса,
Мине үтереп, морадыгыз хасил булса,
Бу тәнемдә әгәр йөз мең җаным булса,
Җөмләсен дә сезгә фида кылдым имди!»
94. Бу сүзләрдән Йәһүдәнең җаны көйде,
Аяу хисе кайнады һәм бәгъре янды,
Яман эштән күңле кайтып, тәүбә кылды:
«Үтермәгез сез Йосыфны!»-—дияр имди.
95. Кардәшлекнең мәрхәмәтен ул күрсәтте,
Сузылып, Йосыфының кудыннан тотты,
Итәгенә сыендырып, йөзен япты,—
Кардәшләре ачуыннан саклар имди.
96. Мескен Йосыф Иәһүдәдән шәфкать күрде,—
Тәңре шулай аны яклаучылы кылды;
Тугыз кардәш Йосыфка кул сузмак булды,
Иәһүдәне шелтәләр, әрләрләр имди:
97. «Йа Йәһүдә, сүзне безнең ник тотмадың,
Ни сәбәптән антыбызны болай боздың,
Йосыфны кызганып, шәфкать кулын суздың,
Вафасызлык күрсәттең ник?»—диләр имди.
98. Йәһүдә әйтте: «Бу эшегез дөрес булмас,
Карендәш үз карендәшен һич үтермәс,
Моны кылган тәңредән һич рәхим күрмәс,
Иң яхшысы — тәүбә кылып, дүнү имди.
99. Тәңребездән куркыйк, яман эшне кылмыйк,
Ахирәттә гөнаһлылар булып калмыйк,
Оҗмах биреп, тәмугъ утын сатып алмыйк,—
Ул тәмугъда мәңге калып янмыйк имди.
*Оранлы — сугышчан, гайрәтле (сугышларда оран салып яу башлауга ишара).
























КЫССА-И ЙУСУФ
ҺӘЗА КЫЙССӘИ ЙУСЕФ ГӘЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛЯМ
Бисмилляһи-р-рәхмани әр-рәхим
[Мөкәддимә]

1. Әлхәмдү шөкер вә сипас ул әхәдә,
мөлке даим би-зәуаль ул самәдә,
мөлкәт эчрә биля шәрик ул әхәдә,—
аны баки зүл-җәлял белдек имди.
2. Андан соңра — аның дусти Мөхәммәдә,
пәйгамбәрләр гөзидәси ул әхмәдә,
ңабу-ңәүсәйен мәңамли ул әхмәдә,—
аның үзрә тәлим дөруд улсун имди.
3. Андан соңра — ә ү ү ә л сиддик, сахибе гар,
гар эчендә Мостафани дутди ул йар,
йар улмагә хазир кэлди, дутмади гәр,—
аның сидкы ңамулардан артук имди.
4. Андан соңра — дәхи Гөмәр Хәттаб углы,
галәм эчрә мәшһүр ирди аның гәдле,
йүз бең ирдән артык ирди аның фазле,—
түрт бең түрт йүз мәсжед бина кылмыш имди.
5. Андан соңра эзги Госман шәһиди вар,
аның васъфен Көръан эчрә үкди җәббар,
зәһи диккәт рәта вирмеш аңа гәффар,—
җәмиг Көръан хәтасызин дүзмеш имди.
6. Андан соңра — хәшәмгир Рәли кәррар,
йүз бең Һәзар рәскәр үзрә сәйасәткәр —
мәшһүрлеки “ля-сәйф илля Зөлфекар —
ля фәта илля Гәли кәррар” имди.
7. Аның күңли дүшән-меш ики йегет,
дин мөрәүүәт икиләси ики рашид,
берси Хәсән, берси Хөсәйен — ики шәһид —
шөббан әһле җәннәт анлар имди.
8. Андан соңра — хөләфаи рашидин-ләрә,
ғөләмаи, шөһәдаи табигин-ләрә,
әүлиа вә әткиа һәммәи динләрә,—
җөмләсендән халик рази улсун имди.
9. Андан соңра—ул бәхтиар ирәнләрә,
хак хәбибе Мостафани күрәнләрә,
һич эксәксиз утуз үч мең ирәнләрә —
барчасени мөктәда беләлүм имди.
10. Андан соңра бер ир кубмыш ғилем кяни,
аның берлә мөзәййән бу ислам дини,
заһир-гәйан белүрмүсиз сезләр ани,—
Сабит углы Ногман аңа дирләр имди.
11. Андан соңра—дин сәрвәре ирәнләрә,
иман әркян, ислам нуры һөмам-ләрә,
хакдин рәхмәт даим улсун һәм анларә,—
һәзаран афәрин-ләр улсун имди.
12. Иляһем рәхманемгә сығынмайынму,
рәхмәтендән мәгфирәтләр уманмайынму,
сөбханемдән мәдәд-йари теләмәйенмү,—
морад хасил кылмак аңа кәңес имди.
13. Мәүлем, сәңа сыгынурмен мән бер зәгиф,
тәүфик сәндән уманурмен мән бер нәхиф,
хатеримни рәушан кылгыл, изем лятиф,—
фазлең берлә фәһме хәйер виргел имди.
14. Тәүфик сәндән уманурмен мән зәғиф к°л.
дәлил сәни дутан-ләр башарур йул,
әгәр тәүфик вирер ирсәң кодрәтең мул,—
бу бәндә үзрә дәлилем сән улгыл имди.
15. Бән зәгифи хикмәт таба сән йандыргыл,
пәнд-ү хикмәт айытмагә сән кандырғыл,
садрем эчрә мәдәд шәмгин сән йандыргыл,-
хатеримни сән мөнәүүәр кылгыл имди.
16. Күнелүм-гә фикр-ү фәһем суви виргил,
фазлең берлә бәңа хикмәт куви виргил,
бән зәгифә илһам-тәүфик КУВВИ виргил,—
көдрәтең вар, “Ул!” дидекең улур имди.

Сабит урлы Ногман аңа дирләр имди.
11. Андан соңра—дин сәрвәре ирәнләрә,
иман әркян, ислам нуры һөмам-ләрә,
хаңдин рәхмәт даим улсун һәм анларә,-
һәзаран афәрин-ләр улсун имди.
12. Иляһем рәхманемрә сырынмайынму,
рәхмәтендән мәрфирәтләр уманмайынму,
сөбханемдән мәдәд-йари теләмәйенмү,—
морад хасил ңылма. аңа кәңес имди.
13. Мәүлем, сәңа сырынурмен мән бер зәгиф,
тәүфиң сәндән уманурмен мән бер нәхиф,
хатеримни рәушан ҢЫЛРЫЛ, изем лятиф,—
фазлең берлә фәһме хәйер виргел имди.
14. Тәүфик. сәндән уманурмен мән зәриф ңол,
дәлил сәни дутан-ләр башарур йул,
әгәр тәүфиң вирер ирсәң ңөдрәтең мул,—
бу бәндә үзрә дәлилем сән улгыл имди.
15. Бән зәрифи хикмәт таба сән йандыргыл,
пәнд-ү хикмәт айытмарә сән ңандыргыл,
садрем эчрә мәдәд шәмрин сән йандыррыл,-
хатеримни сән мөнәүүәр кылрыл имди.
16. Күңелүм-гә фикр-ү фәһем суви виргил,
фазлең берлә бәңа хикмәт ңуви виргил,
бән зәрифә илһам-тәүфик. ңувви виргил,—
ңөдрәтең вар, “Ул!” дидекең улур имди.

двдәси исхак. сәүчи, дин табибе —
хәлилуллаһ Ибраһимең углы имди.
21. Мундин соңра хикмәт таба кэчи-сәрмен,
гөл вә рәйхан, дөрр-ү мәрҗан сачи-сәрме!
Йусеф нәби әхуалени ачи-сәрмен,—
мөэмин-ләрә нафир-дер, аңлаң имди.
• Меж строк глосса: мэлялат. Габд. (Скука, утомл
22. Ңыйссә-ләрдәң, хикмәт-ләрдән күрклүрәк
усанмадан * дыңламагә датлураңи,
К,өръан эчрә, би шәк, аның мәзкүрлеки,-
ушбу ңыйссә ирдеки заһир имди.
ФАСЛ: ЙУСЕФ ГӘЛӘЯҺИ ӘС-СӘЛЯМ ДҮШИ
23. Рәзиз Иусеф тәмам ун бер йәшзр ирди,
Иагңуб сәүчи уйлуңында уйур иди,
уйуркән бер гәҗәб дүш Иусеф күрдн,—
тәэвилени атасындан сурар нмди:
24. “Дугар күн, тулун ай, ун бер йулд|у]з
дүшүм эчрә сәҗдә ңылди бәңа дүб-дүз,
ушбу дүши буйлә күрдем һич гөмансиз,—
йа әбәти, боңа тәэвил айгыл ймди.
24'. Бу дүшемнен тәэвилени ңыйлу виргил,
раңибәт нә буласын билу виргил,
бу дүшүмә күреклү тәэвил ңыйлу виргил,—
бу дүш ичрә изгү саңынч сангыл имди”. (Ссу.)
242-10 см. дополнительиые строфы.
25. Анда Иарңуб Иусефең дүшин йурди,
тәэвилени мөбарәк әйтүр ирди:
“Өмиддер-кем, мәүлядән мәдәд ирди,—
сәңа РИЗЗӘТ вә рифгәт күренүр имди.
26. Өмиддер-кем, мәүля сәңа вирә мөлкәт,
фазле берлә рузи ңыйлә үкүш НИРМӘТ,
ңәрдәшләриң җөмлә-си ңыйлә хезмәт,—
ун бериси сәңа хезмәт ңыйлә имди.
27. Раләм эчрә сәнең адың мәшһүр ула,
Мәшриң-Мәгриб улулари сәни билә,
ңыйәмәтә дикен адың баңи ңала,—
Хәлил-зәбих дәүләти күрнүр имди.
28. Нөбүввәт-рисаләт булдачи сән,
һәм мәмләкәт ийәси улдачи сән,
рахәт-легә бәшарәт булдачи сән,—
бу душ эчрә РӘЗИМ дәүләт күрнүр имди.
(ңучы-лардан бэкләсүн халиң сези),—
варыб [ул] ңәрдәшләринә әйтүр имди:
33. “Ңәрдәшеңез Иусеф [дәйүр] бер дүш күрмеш,
ай, күн, ун бер йулдыз аңа сәҗдә ңылмыш,
атаңыз Иагңуб ани изгү йурмыш,—
бән ишетдем, изгү тәэвил ңылди имди”.
34. Ңәрдәшләри аны ишдеб кәйед ңылди,
хәсәдләри, кәйедләри галиб улди,
җөмлә-си-нең хатеринә РОССӘ йарди,—
дирнешүбән батил тәдбир ңылур имди.
35. “Әгәр ул дүш йэринә кэлүр улса,
Йусеф улур падишаһ улур улса,
җөмләмез аңа хезмәт ңылур улса,—
ул безләрә ңати рәрдер”,— дирләр имди.
36. “Иусефи без ңатумезә үндәйәлүм,
нә дүш күрмеш — сурайалум, изләйәлүм,
аңа лаиң рәййе-тәдбир әйләйәлүм,—
бу әхуали хәңыйңәт без беләлүм имди!”
37. Үндәйүбән Иусефи кэлтүрдиләр,
ун ңәрендәш йыглашуб утурдилар,
җөмләси тәуазерлиң кэтүрдиләр:
“Нә дүш күрдең, безә ИРЛЯМ К.ЫЛРЫЛ имди!*
38. Иусеф дүшин анларә әйтү вирмәз,
ата к.әулён бузмара рәуа күрмәз,
йуйудубәя йалан сүз һәм сүзләмәз,—
хәйран улуб, рәҗаибә ңалур имди.
39. Ңәрдәшләри җөмләси үрә д о рди,
икен-икен Иусефә кәнә сурди,
ңамулари Иусефә чук. йалуарди,—
һәр береси тәуазеглың ңылур имди.

43. “Кэл варалум, атамызә сүйләйәлүм,
Йусефи атамыздан деләйәлүм,
алиб илтеб, бер дөрлү иш әйләйәлүм,—
йә үлдерәлүм, йә ираңгә сатам имди.
44. Атамыз ңашында без ңалалум,
һәмишә сәүклү без улалум,
атамызә игү тимар без ңылалум,—
без мөхтәрәм, без мөкәррәм улалум имди.
45. Атамыз ани бездән артуң сәүәр,
аның йүзин күрмәкгә йаулак. а у а р,
инчи вирсә, бездән аңа артың вирүр,—
ани бездән ики артуң сәүәр имди”.
46. Кэлдиләр, сәлям-хезмәт әйләдиләр,
мөшфиңин ру[й] әйләйүбән сүйләдиләр,
Исраилдән Йусефи деләдиләр:
“Безүмилә буйлә варсун”,— дирләр имди.
47. “Безүмилә Иусефең буйлә варсун,
ңуй ңатында беземилә буйлә йүрсүн,
фәһме артсун, хатери рәушан улсун,—
кичә йәнә хезмәтеңә кэлсүн имди.
48. Әлуан йэрләр, аңар сулар — җөмлә күрсүн,
Сәхраләрдә раузәләрдән сачәк дирсүн,
күрдекендән сезә кэлүб хәбәр вирсүн,—
сез дыңлаңыз, ул сүзләсүн”,— дирләр имди.

53. Анлар бу гәз Иусефи алдадылар:
“Атамыздән сән дәстүр алгыл, дирләр,
безүмилә тәмашайә кэл, диделәр,—
раузәләрдә дөрлү ңушлар ңунар имди”.
54. Иусеф әйдүр: “Дәстүр вирсәң, үрә дорсам,
улуларим берлә анда буйлә варсам,
тәфәрреҗ мәңамләрин үзем күрсәм —
кичә йәнә хезмәтеңә кэлсам имди”.
55. Исраил Иусефә дәстүр вирмәз,
бер дәм андан айрылмага рәуа күрмәз,
бу мәгбун-нең күнли ңубди, ңәрар ңылмаз,—
буйынинә салынубән йалуарыр имди.
55 '. Иусеф әйде: “Белурәм, мәни сәуәрс ә н,
сәүмәкең-нең дәлиле нәдүр, айгил сән,
сәүмешен-нен сүзи берлә йуремәзсән,—
улуларим берлә мәни изгил имди”. (КБ.)
552. Иаруб ани ишедүбән үрә ңубди,
Иусефен азаңи астындә агнади:
<Иусефем, нэтәк сузүң с[у]йайын, диди,
хаң хөкмигә риза булдим”,— дәйүр имди. (КБ.)
55'. “йәрин ңәрдәшләринә цушуб изэйеи,
бу кэчә ңуйнимдә бәгримрә кысайын,
ул күрүклуг йүзүң туйанчә курәйен”,—
буни әйдүб, аглаб-аглаб дәшәр имди. (КБ.)
56. “Иза җа'ә әл-ңәза, РОМИ әл-бәсар” —
ңаза кэлсә, бәсарәт әлдин кидәр,
иляһедин хөкем улса, кимә батар —
лябуддер-кем, аның хөкми ула имди.
57. Иарлы Иарк.уб бу тәдбирә рази улди,
Иусефи вирмәк-лек[к]ә иңрар к.ылди,
урланлари берлә мәхкәм ВӘРДӘ ңылди:
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Йосыф Кыйссасы - 2
  • Части
  • Йосыф Кыйссасы - 1
    Общее количество слов 3789
    Общее количество уникальных слов составляет 2027
    24.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    35.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    40.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 2
    Общее количество слов 3917
    Общее количество уникальных слов составляет 1951
    6.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    9.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    11.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 3
    Общее количество слов 4027
    Общее количество уникальных слов составляет 1833
    7.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    11.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    14.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 4
    Общее количество слов 3920
    Общее количество уникальных слов составляет 1936
    6.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    10.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    12.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 5
    Общее количество слов 3947
    Общее количество уникальных слов составляет 1797
    6.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    10.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    12.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 6
    Общее количество слов 3918
    Общее количество уникальных слов составляет 1734
    7.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    10.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    12.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 7
    Общее количество слов 3894
    Общее количество уникальных слов составляет 1803
    6.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    9.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    12.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Йосыф Кыйссасы - 8
    Общее количество слов 1408
    Общее количество уникальных слов составляет 804
    9.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    15.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    18.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов