Latin

Яшен суккан карама

Общее количество слов 385
Общее количество уникальных слов составляет 277
58.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
68.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
72.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Яртылаш шаяртып әйттем, яртылаш чынлап: «Гаиләдә тәмам ычкынган икәү
бар идек: берсе — Фирдәвес энем, икенчесе— мин. Фирдәвеснең сәер акыллы
икәнлеген табиблар шунда ук таныдылар. Мине дә танысы иделәр: шагыйрь
булып чыктым. Энекәш Татарстанның шактый махсус шифаханәләрендә
ятты.
Ниһаять, ул Зөя утравындагы элеккеге монастырьда ясалган психбольницага
барып эләкте. Әлегәчә шикләнәм: кайсыбыз шагыйрь идек икән безнең? Мин
сезгә берничә мисал гына сөйлим. Әйткәнемчә, энекәш Иван Грозный
Казанга каршы астыртын көйләткән утрауда. Телефон-радио хәбәре юк.
Мине беренче шаккатырган хәл. Булганынча сөйлим.
— Мине таныйсыңмы, энекәш?
— Таныем, Дөлфәт абыкай бит син! Карале, Дөлфәт абыкай, ул безнең Мари
Карамасын нишләп яшен сукты икән?
Мин ни әйтергә дә белмим — моны ишеткәнем юк. «Ярар, белешермен», —
дидем.
— Аның өстенә бер кош төшкән дие, абыкай, шуны яшен дип уйлаганнар
икән.
Мари Карамасы шартлап янып киткән, ди!
Шаккатырлык хәл бу. Мари Карамасы. Яңа Сәет белән Мари Бүләр
уртасында, басу уртасында япа-ялгыз үсеп утырган карама иде ул. Буранда
шуңа карап юл тота идек.
Яшен суккан Мари Карамасын...
Ач елларның тик бер маягын.
Әгәр инде җәза кирәк булса,
Ник, Ходай, син аны сайладың?
Буран эчләреннән калкып чыгып,
Юл күрсәтә иде ул тын гына.
Җылы шәүлә булып калка иде
Мари белән Сәет юлында.
Каян сизгән шашкан энекәшем,
Кем җиткергән аңа бу хәлне?
Психмонастырьга шушы хәбәр
Әллә күктән барып җиткәнме?
— Ярар... Шалтыратырмын. Белешермен,
һәм белештем. Янган карама!
Хәбәр таралуын тарала да,
Ничек шулай ымлап тарала?
***
Тагын бер хәл булды. Бүген иртән сәгать дүрттә. Мансур бабай үлгән.
— Кайсы Мансур?
— Бакча тулы усак үскәне!
— Ишетмәдем әле, үскәнем!
Һәм белештем, һәм дә дөрес чыкты.
Дөнья куйган бабай. Чын икән.
Соңыннан гына мин чамалап белдем.
Энекәшнең дә бит... көн җиткән.
Тагын бер хәл булды. Бусын инде
Хәтта мең дә бер кат шагыйрьлек
Сизә, күрә, белә алмас иде...
Бу — сер булды миңа гомерлек.
— Йә, ни хәлләр булды сездә, энем?
— Абыкай, бик әлләни булмады.
Кичә түлке кошлар очып үтте.
Көтү миңа канат болгады!
Танып калдым тәки мин аларны.
Безнең авылныкы бит алар!
Тавышлары... Канат җилпешләре!..
Шуны танымаска, дивана!
***
Авыл кошларын да танып, энем,
Юләр булып җирдә яшәдең.
Үзең сиздең меңәр чакрымдагы
Карамага яшен яшьнәвен...
Мин шикләнмим, мин ышанам хәзер,
Ул ышаныч миндә гомерлек!—
Миндә түгел, синдә булган, энем,
Иң чын һәм иң ихлас шагыйрьлек!
Үз илемнән ерак-еракларда
Таныгачтын авыл кошларын
Шагыйрьлегең танып хушлашамын.
Кабрең тауда, шагыйрь!
Хуш, җаным!
Дөньялыкта сине искә алам,
Шагыйрьләнеп йөргән арада...
Ике шагыйрь булса, була икән
Берсе — яшен суккан карама...
18 гыйнвар, 2004 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.