Latin

Яңадан Туган Көн

Общее количество слов 4632
Общее количество уникальных слов составляет 2379
31.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
44.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
52.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(эротик язмалар)
Кайсыгыз хатынына туган көн бүләге дип нәрсә алып бирә? Ил буры абрамовичларны сорамыйм да, алар – самолет яки парахуттыр инде. Президент-ише берәр барзуйның күтен ялап кешегә чыккан маймыллар – мерседес яисә коттеҗ, прастуй халык арасындагы түмгәк мөртәтләр – алтын ыбыр-шыбыр... Минем әллә нигә хәл юк быел. Хәер, миндә акчаның күп булганы да юк. Кече сержант униформасы туздырып гомер үтә. Мент мин. Акча каян килсен?!
Минем, я-ке-ле-ме-не, гел шул! Бәйрәм якынлаша – уйлана башлыйм. Берәр атналап уйланам. Кыйммәт тә булмасын, истәлекле дә булсын! Истә калырлык кызык үтсен туган көн!
Узган ел, ну, кыланып күрсәткәнмен! Гөләндәмемнең биш дус хатыны җыелган иде. Бәйрәм табынында шәп кенә “төшереп” алынган. Шыпырт кына кереп кителгән йокы бүлмәсенә. Хатынның иң интим киемнәре актарып чыгарылган. Сюрприз әзерлим икән имеш. Үземнең бөтен киемнәрне долой! Гөләндәмнең сызык киңлегендәге трусигын, лифчигын (эченә мамык тутырып), аннары күткә сыланып торган ефәк ыштанын, кендеккә кадәр генә озынлыктагы топигын кигәнмен. Хатын белән икебезнең тән размерлары бер чама. Хәтта биек үкчәле түфлиләре дә сыйды. Анысы ник хәтергә сеңеп калгандыр... Авыррак кергәндер күрәсең. Шуннан соң, гел яшь хатыннар кебек булсын дип, иреннәрне, керфекләрне буяганым, башны косынкага тыкканым. Ансыз булмый да шул – колаклар Чебурашканыкыдай тырпаеп тора. Ә йөзгә-биткә үзем чибәр генә, анысы. Шуңа күрә, үземчә килешле генә килеп чыкканым. Көзгегә карагач айнып киткән кебек булдым. Шуннан соңгылары истә. Сөйкемле генә хатын-кызга әйләнгән үземне тагы бер кат күздән кичерсәм... я-ке-ле-ме-не, үземә-үзем гашыйк була яздым. Шул кадәр дә шәп нәмәстәкәй ки, урамга чыксам, биш-алты егет, мине чамалау максаты белән, пылт итеп торгызып бастырачак бит инде теге нәмәләрен. Тьфү-тьфү! Гейларыңның күтенә тибим, дидем дә... чыктым хатын-кыз көтүе янына. “Чао, Бамбино! – мин әйтәм. – Майне Ряхим обый биергә чакырган ие. Диско”. Алтысы да исерек. Гаҗәпләнүдән авыз ачып телсез калдылар. Үзем музыканы кабызып җибәрдем. И, тотындым биергә! Баштан салмак кына, кызганнан-кыза барып, аннары очып-очып бии башладым. Теге, “Клон” дигән сериалдагы Җади кебекләр иттереп! Берни аңламыйлар. Аннан чегән кызлары сымаграк иттереп җилкәләрне дә ачкалап алам. Күзләре тонган, тану кая инде ул! “Кем соң бу?” диеш китте дә, “Рәхим үзе кая соң?” диеш. Аннары, гомер буе стриптиз күрсәтеп йөргән кызлар кебек кылана-кылана чишенә башлагач кына, аңлый башладылар. Салган баш бит, артыгын да кыланып җибәргәнмен бугай, я-ке-ле-ме-не – минем хатын сүзләренә ышансаң, колготки һәм лифчикны салгач та туктамаганмын. Гөләндәмнең теге стринг дигән трусигын, ике баш бармак белән тыгылып, күтне боргалый-боргалый, аска шудыра башлаганмын. Шунда гына мине туктата алганнар... Гөләндәмнең дуслары, ярый әле, заманадан артта калган хатыннар түгел – көлештеләр дә көлештеләр генә. Берсе, Миләүшә Камиловна исемлесе бугай, трусикны тотып караган булып, учы белән минем “әгъзамым”ны да сыпырып алырга өлгерде. Умырып тотарга да исәбе булгандыр, әлбәттә, әмма ләкин минем Гөләндәм үз күкәен кешегә ашата торган чукча хатыны түгел ул!
- Маладис, Рәхимчик, - диделәр, кул чаба-чаба. – Шәп бүләк ясадың. Семечкы сатып йөрүче әбиләрне куып йөгерүдән бушаган арада стриптизер булып та эшлисеңдер әле...
Аһ, йөрәккә бәрелде шул сүзләре! Ух, агулы ук булып җанга кагылды кинаяләре! Ну, күңелне рәнҗеттеләр! Гомеремдә аның ише әби-чәбигә бәйләнгәнем юк ич минем!
- Я-ке-ле-ме-не, - мин әйтәм, - нахак бәла ягасыз. Луччы әйдәгез, үзегезнең осталыкны күрсәтегез әле. Ату бит, - дим, - мин ачуланырга да магу. Кайсыгызның мәктәп директоры белән, кайсыгызның физрук белән... ни... икәнен белми дисезме әллә.
- Ой-ой-ой, - дип шаяртуга борып карадылар, - галәмәт икән.
Гөләндәм бу дискуссияне яңадан үз инешенә кайтарды:
- Йә инде, иптәш майор, үпкәләмә. Уйнап кына бит...
Менә дүрт ел торабыз, ә аның өчен сержант ни дә, майор ни – бер кузактан чыккан ике борчак шаригы.
- Аднакы, - дидем мин, шул минутта ук фаҗигале тавышы белән. – Ярамаган ярага кагылдыгыз. Хәзер шуның гаебен юып карагыз инде.
- Нишлик соң, - диде берсе. Шул Миләүшә Камиловна бугай.
- “Нишлик, нишлик?” – дидем мин. – Бии-бии чишенәсез хәзер. Мин гаремлы солтан кебек карап утырам, ә сез миңа стриптиз күрсәтегез.
Берсе дә каршы килмәде. Исерекләр ич! Алты укытучы (иң олысы дигән Кәүсәрия Госмановнасына да, минемчә, утыздан артык түгел, ә башкалары гел институттан өч-дүрт ел элек чыккан кызлар) “для храбрости” дигән өстәмә тост күтәрделәр дә...
Әй киттеләр кыланышып! Берсен-берсе уздырырга тырышалар, кыланышалар: гәүдәләр ничекләр генә бөгелми дә, күтләр ничек кенә боргаланмый! Берзаман карыйм, ике минут та үтмәгәндер, өске якларында лифчиклар гына калды. Тагын бераздан, бер-берсенә караша-караша, кайсы юбкасын, кайсы чалбарын сала башлады. Я-ке-ле-ме-не, артистлармыни! Студент чакларында стриптиз биеп кенә йөргәннәрмени! Искиткеч оста башкардылар бу өлешне дә. Хәзер барысының да өстендә тар һәм нечкә стринг белән лифчиктан башка бер нәрсә дә калмады. Минем хатын, барысын да уздырмаса, минем хатын буламыни ул – ялт итеп минем янга очып та килде, арты белән борылып, лифчик сәдәфләренә ишарәләде: “Ычкындыр әле!” Башкалары чәбәкли-чәбәкли Гөләндәмне хуплап тордылар. Вәт бозыклар! Артистлар да базарда сатышучылар гына шундый дип тора идем, укытучылар да шул икән, я-ке-ле-ме-не! Утырам шулай, теге тар стринг эчендә баш калкыта башлаган дәртле “әгъзамым”ны нишләтергә белмичә. Ул бит, ахмак, үз хатыныңа кызыгырга ярый, ә Миләүшә Камиловна белән Кәүсәрия Госмановнаның имчәкләренә, трусикларыннан ташып чыгып торган күт алмаларына кызыгып, “смирно!” катырга ярамаганны белми. Белергә дә теләми. Зураеп торды да басты. Оятсыз! Я-ке-ле-ме-не, стринг ул стринг инде, минем “майор” анда сыеша алмый. Командиры алдында үрә каткан рядовой мент диярсең! Аның кызыл шома башы, корсак өстенә чыгып, кендеккә кадәр җитте. Исерек баштан оялдыртмый икән ул. Участковый булып эшли башлаганнан бирле, гомумән, оялуның нәрсә икәнлеге онытыла башлады. Шуңа күрә трусик астыннан баш төрткән бу “участковый”ның әрсезлегенә дә исем китмәде, яшерергә маташмадым, кызарынып чыкмадым.
- До победного канса!- дип кычкырдым тегеләргә.
Анысы, “победный канис”ка кадәр барып җитмәдек, билгеле. Ни дисәң дә, алар – укытучылар, мин – милиция сержанты. Кәүсәрия Госмановна белән минем хатын, стринги трусыйларын салып ташлап, күтне күткә терәп биегәннән соң “стоп!” командасын бирдем. Дәлше ярамый птамушты! Ну, шулай да күзгә бәрелде минем: бик текәлеп карамаска тырышсалар да, минем трусик астыннан башын тыгып үзләрен манзара кылган “участковый майор”га күзләре терәлә дә кала, терәлә дә кала...
Инде быел да менә шул көн якынлаша. Ниндидер шундыйрак бер стратегик операция кирәк, мин әйтәм. Шуның тактик детальләрен планлаштыруга керештем. Мин әйтәм, юбилей ук булмаса да, түгәрәк сан тула бит сөекле хатыныма – 30 яшь. Озак уйланып йөрдем. Шактый баш ватканнан соң бер фикер килде фантазияләр тулы башыма: кунаклар чакырмыйбыз, икәү генә шәмнәр яндырып утырабыз. Аннары, Гөләндәмнең башына китәчәк. Аннары сексуаль хезмәт агентлыгына шалтыратам, өйгә бер куәтле генә яшь егетне чакыртам! Кыздырсын , мәйтәм, Гөләндәмне! Яндырсын энергиясе белән! Төне буена икәүләшеп яратырбыз, сөешербез... Шул фикерне дәртле хатыныма әйттем.
Кулында дуршлаг. Раковина өстендә вермишель сөзеп тора иде – бер генә сүз әйтте:
- Дур-рак!
Дуршлагы башыма төшүдән курыкмадым анысы – күп төшкән. Аңладым: я-ке-ле-ме-не, эшне үзем боздым бугай. Фикерне башкачарак җиткерергә иде, югыйсә. Яисә бөтенләй сөйләшеп-киңәшеп тормыйча гына тормышка ашырырга иде.
Ә хатын дуршлагын кулыма тоттырды да, тактиканың да, стратегиянең дә нәмә икәнен белмәгән килеш үз планын тормышка ашыруга кереште:
- Мә, тотып тор әле суы агып беткәнче, - ди. – Миңа булышсаң, башыңа тиле-миле фикерләр килмәс.
- Ә нәрсә булган, нәрсәсе бар инде аның, - дигән булам. – Кызык булыр иде бит инде.
- Миңа бер полковник та җитә! Әнә, Ришат белән Румия “киләбез” дип шалтыраттылар. Залда утырырбызмы икән?
Шөкер, инде полковник та булдым, я-ке-ле-ме-несен тегим!
Сөйләшә торгач, кухняда гына өстәл әзерләргә булдык. Үзем Гөләндәм кушканнарны эшләп йөрим шунда, үзем уйланам: бу дуслар бик күптәнге ахириләр инде анысы, бер-бер кызык нәстәкәй оештырып була. Румиясе минем җариянең әллә ничәнчедер терсәктәге сеңелесе бугай. Ә Ришат... Анысы... Бер карыйсың – “телен йоткан” авыл малае. Ә якын-тирәдә юньлерәк хатын-кыз булса, бөтенләй аза: күзләре майлана, теле бертуктаусыз леперди башлый, бозык холкы бәбәкләр аша тышка атылып чыга да бөтен игътибарны үзенә чәпәп куя. Хатын-кыз шундыйлардан башын җуя бит ул. Бигерәк тә минеке кебек кызу темпераментлылары.
Румияләр кәрт уйнарга ярата. Килсәләр, гел шул кәрт битләрендәге шәрә фахишәләр турында көлешә-көлешә, бер-беребезгә погон чәпәшәбез. Акчага да уйныйбыз, болай гына да. Берсендә шулай “акчасы беткән кеше менә бу кызлар кебек киемнәрен сала башлый” дигән тәкъдим әйтелгән иде. Ришат тарафыннан, билгеле. Ялгыз хатыннар өендә ватык сантехника ремонтлап йөри бит ул. Өйрәнгән! Шул слесарьның бу фикеренә мин йөз пырсинт теләктәшлек белдердем. Әмма ул чакта Гөләндәмнең җылы кофтасыннан узып булмады. Менә бүген күпсанлы эротик генпланнарның берсен тормышка ашырып булмасмы әле...
Килделәр...
Ишекне ачып та җибәрдем – сүгенә-сүгенә атылып килеп тә керделәр болар.
- Ну, койды, энәсенең тишеген ябыем, - Ришатның, колакка бәрелеп, мәгънәсе аңлашылган беренче сүзләре шул булды.
Өсләре манма су.
- Машинасызмыни? – дидем мин, аптырап.
Сәвит бистәсеннән безгә кадәр килерсең җәяү! Ярты көн кирәк. Машина белән килеп, аны безнең урамның теге ягындагы йорт артында, түләүле “малайлар посты”нда калдырып кергәннәр икән.
- Сибәләп кенә тора иде, энәсенең тишеге, без урамны чыгып барганда килде дә чәпәде генә...
- Ну, коендык, Гөләндәм апа, - дип сүзгә кушылды Румиясе.
Кунакларны болай, лычма юеш килеш, табынга утыртып булмый бит инде. Без, мужиклар, бер бүлмәгә, хатыннар икенче якка кием алыштырырга таралыштык.
- Трусикка хәтле үткән, энәсенең күте, – дип мыгырдана-мыгырдана, Ришат чишенә башлады. Аннары минем киемнәр арасыннан аңа яраклыларын эзләп карадык. Трусый юк инде, чөнки бу амбалның әби ястыгы хәтлем тазына юрган хәтлем кирәк ул. Андый миңа каян килсен?! Униформа чалбарының да кемнәндер, кайчандыр урланганын кидерергә туры килде. Күлмәген дә. Карышмады үзе, киде. Ә нишлисең, кире борылып, кайтып китә алмый бит. Аракы эчәсе килә бит! Минем хатын белән лах-лох көлә-көлә ләчтит сатасы килә бит! Җае чыккан саен күлмәк аша гына булса да аның күтен сыйпап аласы килә бит!..
Кәеф булганда тамак тук килеш тә ашала ул. Бигерәк тә яхшы эчемлек капкалаганда. Мин үзем, тозлап киптерелгән каз йә үрдәк капкалый-капкалый, бер утыруда ике баллон сыра ”сыта” алам. Аннары аракыга күчсәм дә – Тын океан тубыктан!
- Әйдә инде, иптәш сержант, - ди миңа Ришат, - сыра белән авыз пычратып утырма, күтәрик катырагын! Юкса, хатыннар да эчми бит...
Соңгы аргумент, чынлап та, мөһим. Чөнки эчмәсәләр, аларны кыздырып җибәреп булмаячак. Шуңа күрә чираттагы тосттан башлап мин дә “единоличник” булудан туктадым – рюмка корыту эшенә керештем. Хатыннар бездән калышмый ул яктан. Әлбәттә инде, алар да кәеф хакына гына эчмиләр. Эчеп исергәч иңә торган күңел рәхәтлеге хакына гына да түгел. Җан иреге дә алар өчен икенче урында гына. Хөкүмәтебез һәм хөрмәтле президентыбызның яшертен программасын үтәү хакына шулай тырышып эчәбез. Соң, без дә эчмәсәк, күршеләр һәм укытучылар эчмәсә, министрлар һәм бомжлар эчмәсә, олигархлар һәм язучылар эчмәсә, ментлар һәм пенсионерлар эчмәсә, ил бюджетына акча каян җыелыр иде? Болай да финанс кризисына баткан ич инде. Аеруча без – шул дәүләт сагында торучылар.
Без тәмәке тартып балконда торганда тәрәз аша кухняны күзәтәм: хатыннарның икесе дә минеке кебек, чөнки Румиядә дә Гөләндәм киемнәре бит. Күзләр алданып бетте. Кызык икән ул, я-ке-ле-ме-несен бөгим! Тышта көзге яңгырлы салкын кич димәссең дә, шуның кадәр җиңел киенгәннәр. Менә бер сорау керде башка: Румия лифчик кимәгән штули. Үзе Гөләндәмнән кыскарак буйлы булса да, имчәкләре олы аның. Юеш лифчигын алыштырырга чамалы размерлысын таба алмаганнар булса кирәк. Менә шул күкрәккә тиеп карыйсы, җиңел нәзек күлмәк аша гына булса да ул олы имчәкләрнең йомшаклыгын тоясы килеп китте.
Тәнәфес тәмәке белән генә өзелмәде – без балконнан өйгә кергәч, хатыннар безне кәрт уйнарга зур бүлмәгә кыстадылар.
- Әй, - дидем мин, бераз сантыйкланып, - һаман шул кәрт тә кәрт. Кызыгы бетте. Туйдыра бит, гел бер уен уйнап.
- Ә нәрсә эшлик соң? – диде Гөләндәм.
- Уен шартларын үзгәртик, - дидем дә суыткыч башында яткан кәртләрне алырга дип сузылганда кулым белән сиздермичә генә Румиянең имиләренә кагылып уздым. Имеш, ялгыш...
Миңа “җәлт” борылып карады бу. Күзләрендә - сизелер-сизелмәс елмаю. Әрләү, гаепләү төсмере юк! Мин кәртләрне учлап җыеп алганчы, бу “выжт” итеп чүгәли төште дә минем кул астыннан узып та китте. Үзе чыга-чыгышка өр-яңа фикерен әйтеп бирде:
- Әйдәгез, алайсам, дурак калган парны җәзалыйбыз.
Бу тәкъдим миңа, мәсәлән, бик тә ошады. Җәзаның бит ниндиен генә уйлап чыгарырга булмас иде. Хәтта ки шәрә...
Зур бүлмәгә кердек. Идәнгә тезелештек. Уенның яңа шартлары бергәләшеп тикшерелде. Айнык булсак, һич мондый геройлыкка кизәнмәс идек мөгаен. Ә монда!.. Кемнең башы нинди фантазиягә җитә - шуны әйтеп бирә.
Баштан үз парларыбыз белән парлаштык. Мин тараттым. Каршымда – үз хатыным, сулда – Румчик. Бу колоданы мин яттан беләм. Кемгә нинди кәрт кергәнен чамалап бардым. Алдашмадым, хәрәмләшмәдем, кәртнең вәжнирәкләрен, тарату чиратын буташтырган булып кыланып, йә үземә, йә Гөләнчиккә салып бардым. Мондый шартларда, әлбәттә, беренче уен тегеләргә погон белән төгәлләнде. Алдан сөйләшенгәнчә, погон өчен җәза алты тапкыр катлаулырак.
- Алтышар рюмка җибәрәсез! – дип яран салды мнием Гөләнчик, көлә-көлә.
- Щась! – дип, кулындагы кәртләрен уртага ташлады Румия. – Шунда утырган килеш түнәбез ич!
Анысы да дөрес инде, шунда түнеп калсалар, ни мәгънә болардан? Ниемә кирәкләре бар? Луччы исерерлек кенә эчертергә...
- Эчүен анысы бергәләшеп “еппәрербез”, ә аннары... ни... - дип мыгырдана-мыгырдана бер-бер гадәттән тыш җәза уйлап чыгарырга ашыктым мин. – Чишенә-чишенә тансавайт итеп карагыз.
Озак бәхәсләшеп тормадылар, икесенә бергә җыеп санаганда алты данә кием салу шарты белән күнделәр.
Шндый моментларга туры китереп язалар бит музыканы капиталистлар. Кыргый Көнбатыш композиторлары. Ә бит хатын-кызны кочаклап, аның тәненә сырпалана-сырпалана, кулларың белән чишендергәндәй билләрен сыйпый-сыйпый танец биергә дисәң безгә, татар егетләренә генә, куш инде! Тик менә татар композиторлары андый музыканы язмыйлар никтер. Әллә һаман татарда секс юк дигән мифка ышанып яталармыдыр. Менә шуның өчен яратмыйм да мин үзебезнең көйләрне. Моң диләр анда, сагыш диләр. Кабатланмас аһәң, имеш. Башкаларда булмаган уйчанлык, янәсе... Ә минем моңаеп, саргаеп, уйланып утырырга вакытым булмаса нишләргә?.. Һәм теләк тә булмаса...
Беренче предмет итеп Ришат оекларын салып атты да “Икәү булды” диде. Ләкин бу күрәләтә хәрәмләүгәтүзеп тормадым – аферага тамырыннан ук балта белән китереп чаптым.
- Юк инде, - мин әйтәм, - оятыңны алай ук битеңә каплама! Оек бавчы киемгә саналмый! Тим буле, синең аяктагы минем тишек наскилар...
- Ничек инде, - дип ирен яклап мәтәште Румия, - оек кием түгелмени?
Гөләндәмгә бу очракта мировой судья булырга туры килде:
- Ну, ярар соң, - диде ул, - бер парны бер предмет дип санасак, пжалый, килешербез.
Аннары шул ук Ришат өстеннән яшел милиционер күлмәге салынды.
- Ике булды, - дидем мин, эчтән генә боларның өсләрендәге әйберләрен чамалый-чамалый.
Өченчегә Румия туфлиләрен салып атты. Аңламадым, кай арада киеп куйган соң әле ул аларны? Вәт җитез дә инде үзе, я-ке-ле-ме-не! Яланаяк утырды-утырды да, инде мәҗбүри чишендерү җәзасын үти башлар алдыннан киеп тә куйган. Ләкин без дә төшеп калганнардан түгел.
- Боларны да бер парын бер киемгә саныйбыз, - дидем мин.
Нинди әрсез булсалар да, карышып торуның файдасыз икәнлеген аңладылар. Бер-берсенә бөтенләй оятсыз дип әйтерлек ябышып кочаклаштылар да чыш-пыш пышылдашып алдылар. Аннары Румия ак флаг күтәрде:
- Биреләбез, - диде ул уфылдап, - безнең нәкъ өч кием калды. Аларны салсак, бөтенләй шәрә калабыз... Булмый.
Җәзаны тулысынча үтәми калуның авторитетларына бик нык бәрәчәге турында хай-вай куптарган идем – файдасы тимәде. Безгә бик нык каршылык күрсәттеләр. Аргументлары - “Без бит сезгә бозык стриптизерлар түгел” имеш. Шуннан соң мин төрмә саклап үткәргән дүрт айлык практикамны эшкә җиктем – Россиянең уголовный кодексынының фәлән статьясында җәзаны үтәүдән качкан өчен өстәмә җәза бирелү каралганлыгы турында контраргументым белән китереп ордым башларына. Мондый тукмактан гөрселдәп аумадылар авуын, әмма да ләкин обороналары йомшарды. Ришатта бер чалбар гына икәнлекне белгәнгә күрә, чынлап торып Румиягә каныктым:
- Без контрибуция итеп киемнәреңне алып калмабыз, тик бу локаль конфликтның трофеен чыгарып сал, давай, я-ке-ле-ме-не!
- Ват бәйләнчек булса да була икән бу ефрейторлар, - дип үртәшә-үртәшә, иелеп, ике куллап күлмәк чабуы астына тыгылды бу.
Хәзер күлмәген күтәрә бу, дип татлы хыялларга чумдым. Аннан шәрә ботлары күренәчәк. Шуннан соң кулларга ияреп, ул күлмәк Румиянең чәчәкле трусигын безнең хозурга ачып салачак. Билне узып китәчәк. Аннан инде теге олы имчәкләргә дә карап сокланырга мөмкин булачак. Хәзер... хәзер...
Шул арада Гөләнчик “Ну, ярар соң инде!” дип, миңа карата оппозициягә күчә башламасынмы?! Сатлык! Дезертир, я-ке-ле-менеңне орыйм! Ярый ла, хәзер инде Румиянең позициясе принципиаль булып чыкты. Ул тартынып-нитеп тормады – туңкая төшкән килеш аякларын берәм-берәм күтәргәләде дә тураеп басты. Кулындагы трусигын йомарлап тотып өскә күтәрде.
- Салдым бит, - диде искиткеч горур кыяфәттә. – Күлмәк аша тәнемне капшап карый аласыз – бүтән нәмә юк.
- Энәңнең тишеген ябыйм, - дип үзенчә сүгенеп куйды Ришат. – Моның хәтле чишенгәч, бөтенләй салып бетер инде.
- Нәрсә, әллә булмас дисеңме, - дип кызды аның хатыны. – Чит кешеләр юк! Мо-гу! Лег-ко!
Шулай диде дә тагын иелде. Иелүен иелде. Күлмәгенең чабуын да эләктереп алды, ләкин күтәрергә өлгермәде – ишеккә шалтыраттылар.
- Япты вагон ишеген, - дип ачудан үз-үземне белештермичә сүгенеп, уянып киткәндәй булдым.
Кем ул? Ни хәл бу? Беркемне дә көтмибез ләбаса!
Ришатның авызыннан ычкынды:
- Тектем энә колагын!
- Күрше Рәшидәдер инде, бер күтенә урын таба алмас, – дип мыгырдана-мыгырдана, Гөләндәм ишеккә юнәлде.
Кем булса да ишекне ачырга бит инде!? Ачмас та идең, бөтен тирә-күрше бүген Гөләндәмнең туган көне икәнлеген белә. Шуңа күрә качып-посып калып булмас.
- Юк инде, - диде Гөләндәм, минем уйларымны укыган кебек. – Моңардан качып котылып буламы соң?
Без Ришатлар белән, дөньясына бер тәртипле, әдәпле һәм тәрбияле арестантлармыни, диванга тезелешеп утырдык. Телевизорның тавышын ача төштек. Дәррәү куаныша-куаныша, республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын карыйбыз, янәсе. Ух, син! Карале нинди фидакарь хезмәтчәннәр икән бит бу фермерлар! Нинди зирәк һәм акыллы икән безнең республиканың хөкүмәте – рас тегеләрнең бөтен чыгымнарын дотация ярдәмендә каплап барган һәм бара. Җәй мәңге күренмәгәнчә коры килүгә карамастан, ачлык булмас диләр бит. Гомумән бернинди продуктка кытлык булмас, диләр. Бәяләр дә артмаячак, ди. Ышандырырлык сөйлиләр. Рәхмәт, рәхмәт! Менә бу ичмасам президент! Моңа ничек тугры хезмәт итмисең инде?!
Бөтен рәхмәтле уйларымны бүлеп, кинәт бөтен ишек төбенә чыр-чу тавыш сибелде. Бер Рәшидәдән моның хәтле тавыш чыкмас! Дөрес тә, торып карасам, дүрт хатын-кыз каршына чыгып эләктем. Педагоглар компаниясе икән! Бетте баш, мин әйтәм, болар белән дә эчәсе, болар белән дә кәрт сугасы була икән. Ә мин монда, Румияне чишендерүне стратегик максат итеп, план корып ятам. Болай булгач, планнар үзгәрде дигән сүз.
Кәүсәрия Госмановна зур бүлмәгә атылып килеп тә керде, муенга килеп тә асылынды.
- Сәлам, иптәш генерал!
Педагогик категориясенә төкерим, ник мине һаман кеше алдында үртәргә генә карап тора соң бу прастуй халык?! Көч-хәл белән тыелып, үпкәмне бүксәмә яшереп калдым. Милитсене яратмый халык, ну, яратмый и вәссәлам. Пистолетың белән маңгаена терәп кенә яраттырып та булмый, я-ке-ле-ме-не!
Аның артыннан ук Миләүшә Камиловнасы кочаклап алды. Бөтенләй үҗәт – авызга-авыз капланып, суырыплар торып иренгә ябышты. Чакырылмаган кунаклар аркасында бөтен әпитите эреп аккан һәм безнең кыланмышларны карап торган Румия йөзен чытып: “Әй, бозыклар, нишлисез сез?” дип кычкырып җибәрде.
Ул да булмады, тагын бер кыз бүлмәгә ишектән генә башын тыкты да: “Исәнмесез!” дигән тыйнак сәламе белән нишләргә белмичә басып калды.
- Әйдә, Ләйсән, уз инде! Нәрсә терәлеп калдың? – дип, аны зур бүлмәгә этеп диярлек кертте Гөләндәм. – Таныша тор, ә мин өстәлне карыйм әле.
- Мин сиңа булышам, - дип, Румия аның артыннан иярде.
Ришат белән мин өч чит кызның күңелен күрергә тиеш булып калдык. Өченчесе бигерәк яшь күренде. Ул башта минем каршыга килеп басып кулын сузды да:
- Ләйсән, - диде.
Тегеләр Ришат белән таныш түгел иделәр әле - өчесенә дә аны тәкъдим иттем.
- Нишлибез, телевизор карап утырабызмы, - дип сорауны сырты белән китереп куйды Миләүшә Камиловна.
- Син нәрсә, - дип каршы төште Кәүсәрия Госмановна. Ришат өстендәге күлмәкнең каптырылмаган сәдәфләрен умырып тотты да дәвам итте: - Әллә боларны шул әрҗәдәге тузга язмаган яңалыклар тыңлап утырган дисеңме?! Бусы яртылаш чишенгән, ә хатыны, сиздеңме, лифчиксыз да трусыйсыз да иде.
Я-ке-ле-ме-не, ничек белгән диген?! Хатын-кыз җен-пәриләр токымыннандыр шул ул!
Миләүшә Камиловнаның да телевизор карап утырырга исәбе юк иде анысы, ул бит нәкъ менә “шуннан башка шөгылегез юкмыни соң” дигән мәгънә белән сорады.
- Әйдәгез, - дидем мин, парад белән җитәкчелек итүне үз кулыма алып, - башлап җибәрер өчен берәр залп ясыйк.
Берәү дә каршы килмәде – тост урынына “һоп!” кына диештек. Рюмкаларны күтәрдек. Каплап куйдык. Дөрес, без болай да шактый исерек. Ничек тә булса бу чит хатыннарга, өстәвенә яшь чит хатыннарга, майлы күзләр белән генә түгел, ә тәннәребезнең башка өлешләре белән ябышырга, терәлергә, орынырга чама эзли башлаган идек инде. Шуңа күрә Ришат та сәяси зирәклек үрнәге күрсәтеп алды.
- Кызлар, - диде ул, шешәне югары күтәреп, - эчке эшләр министрлыгы чыгарган яңа приказ нигезендә сезгә штрафной тиеш!
Берсе дә каршы килмәде. Икенче залпка безне дә кушылырга кысташа-кысташа, тагын күтәреп куйдылар. Шуңа игътибар иттем, хәтта яп-яшь Ләйсән дә остазларыннан калышмады.
Ашамыйча рәттән икешәр рюмка чип-чиста аракы эчкән хатын-кыз нишли? Исерә! Кискен кабына ул. Әллә ничә тапкыр күзәткәнем бар: вакытны сузып, ашый-ашый эчкән хатын-кыз әкерен исерә, ләкин тирән исерә, андый чакта аны штурм белән алырга ярамый, ә колак маен кыздырырга кирәк, сөйләргә дә сөйләргә, кыскасы, үзен күкләргә менгезергә; ә менә кыска гына вакыт эчендә ике-өч уймак йоткан хатын-кыз тиз исерә, аңы чытыклана аның, эчендәге теге бозык шайтаннары темперамент өчен җаваплы күзәнәкләрне активлаштыра һәм хатын-кыз үзен матурларның матуры итеп тоя башлый, аңа бөтен ир-ат аны гына күзәтә, аның гына авызына карап тора сыман булып күренә. Әнә бит Миләүшә Камиловна нишли, я-ке-ле-ме-не?! Ришатны кочып та алды, сикереп-сикереп биергә дә тотындылар. Өч хатын-кыз, ике ир-ат – тансавайт итеп булмый. Шуңа күрә без дә кушылдык боларга. Кәүсәрия Госмановна белән Ләйсән уртасына чыгып, күтемне әле берсенең күтенә, әле икенчесенекенә ышкый-ышкый биедем. Кабындылар. Өчесе дә кып-кыска итәкле күлмәктән бит, шул итәкләрен күтәрә-күтәрә, ботларын күт төбенә кадәр күрсәтә-күрсәтә әйләнделәр. Миләүшә Камиловна бөтенесен уздыра – кайчак хәтта трусыена хәтле күренеп-күренеп китә. Кызганнан кыза барып, тәмам кыздылар. Тирләп чыктык. Боларны хәзер эчертергә дә эчертергә, уйнатырга да уйнатырга, сөяргә дә сөяргә була иде.
Минем фикерләрне раслагандай, Кәүсәрия Госмановна, мышный-мышный, телгә килде:
- Офицер, дама выпить желают!
Рус теле һәм әдәбияты укыта шул, Толстоеның я-ке-ле-менесенә төкерим, әллә нинди цитаталар белә!
Кай арада яныбызга килеп кысылган һәм үземә дә сиздермичә миңа ябышкан диген бу Румияне – Миләүшә Камиловна белән үбешә-үбешә тансавайт итүгә күчкән иреннән күзен алмыйча гына аңа җавап кайтарды:
- Без праблим! Сал, Рәхимчик, теге азгыннар тик ялашып торсыннар шунда!
“Теге азгыннар”, билгеле, ялашып калмадылар калуын, агитацияне ишеттеләр. CD-уйнаткычтагы Исхак ханның авызын томаладык. Кем ничек булдыра шулай кыланыша-кыланыша, кече бүлмә ягына борылдык. Ләйсән белән без иң артка калдык. Минем бер кул, әлбәттә, Ләйсәннең билен богаулаган бит инде. Дөресен генә әйткәндә, ул даими рәвештә билдән аска табарак шуып төшә дә, күт алмаларын сыйпаштыра-сыйпаштыра, юбканың аскы кырыен эләктерергә чамалый. Ниһаять, теләгенә иреште, урта бармак юбканың читен күтәрде. Кул челтәрле чүпрәккә тиеп китте. Бу стринг түгел! Бу шома ефәк трусикның чәчәкле челтәре. Ләйсән, башкаларга кушылып көлә үзе, ә үзе теге яктагы кулын артка борып сузылды да минем кулны йомшак кына эләктереп алды. Тик категорично түгел! Шуңа күрә унике секунд эчендә барыбер аның шәрә күтен капшап калдым.
Өстәл янында шактый озак утырылды: токмач ашы, аннары бәлеш, аракы белән аралаштырып, ашказанга сеңдерелде. Аш табынында без юк-бар оятсыз анекдотлар сөйләшмибез, билгеле. Андый бозыклар түгел бит! Кысышып яки үбешеп, өстәл астына тыгылып бер-беребезнең тезләрен, ботларын сыйпау да юк андый вакытта. Күңел ачабыз. Ял итәбез. Көч җыябыз. Башларда эротик пафос ташып тора. Шуның өстенә тмакның туклыгы, дөньяның тулылыгы, кызларның матурлыгы, күңелнең көрлеге турында уйлар килеп тора. Соң, каршыңда үз хатыныңнан тыш тагын дүрт яшь хатын-кыз, күзләре белән сине ашардай булып, исерешеп утырсын әле! Рәхәт ул! Валлаһи, бишесе белән дә бергә юрган астына кереп чумыр идем. Шунда, үбешә-үбешә, берәм-берәм чишендерер идем. Аннары рәхәтләнеп бөтенесенең имиләрен кысыр идем. Чыйната-чыйната күтләрен чеметер идем. Бүртеп-кабарып, майланып чыгарырлык итеп җенси иреннәрен сыйпар идем. Аннары мине нишләтергә икәнен үзләре белер иде әле.
- Офицер, дама танцевать желают! – дип, Кәүсәрия Госмановна үзенең беренче тормышында Наташа Ростова булуын искә төшерде.
Ришат дустым үз теләге белән Пьер Безухов ролен җилкәсенә салды:
- Позвольте, мадам, - диде ул, торып басып. Кавалер, я-ке-ле-ме-несен сатыйм!
Болар икәү зур бүлмәгә юнәлделәр. “Әйдәгез, бераз селкенеп алыйк” диешә-диешә, Миләүшә Камиловна белән Гөләндәм дә аларга иярде.
- Балконга чыгып керәм әле, - дидем мин. – Бер тайм тарткан юк.
Нинди шайтаннары котырткандыр – Румия белән Ләйсән дә балконга чыгып керү теләге белдерделәр. Янәсе, бераз саф һава сулыйлар. Каян килсен безнең балконга саф һава?! Анда “Нәфис”тән аңкып торган бик үк нәфис булмаган сасы ис кенә! Моның шулай икәнлеген белә торып, миңа иярделәр.
Чыктык. Затлы тәмәке пачкасын чыгардым кесәдән. Берсен алып авызга тыгырга өлгермәдем – Ләйсән шул пачкага үрелде дә: “Иптәш генерал, рөхсәтме?” – диде. Я-ке-ле-ме-несен тартыйм, ничек “юк!” дисең инде?!
- Лейка, миңа да берне эләктер әле!
Аяктан егыла яздым. Күтемә утырам дип торам. Бу сүзләрне Румия әйтте түгелме соң?!
Мин аңыма килгәнче, Ләйсән ике сигаретны шома гына итеп суырып чыгарды да, берсен Румиягә сузды. Аяктан егытырлык, күткә утыртырлык ике оператив факт ачылды миңа: беренчесе – болар бер-берсен бик яхшы беләләр; икенчесе – болар икесе дә тәмәке тарталар.
Сиздермәскә тырышсам да, аңладылар бугай – төрттереп алдылар:
- Нәрсә, Рәхим абый, улика таптыңмы әллә? Безнең досьеларга өстәргә онытма!
Үпкәләмәдем. Хатын-кызны сөйләштерә беләм анысы. Егылып тәгәрәрлек көлдердем. Бераз төтен суырып алалар да көләләр, суырып алалар да көләләр. Шундый җайлы моментта болай бушка көлешеп тору бик зур җинаять бит инде ул, минемчә. Геройланып, үҗәтләнеп, атакага ыргылдым:
- Ник һаман тәмәке суырасыз, бүтән нәрсә юкмы әллә суырырга, - дидем.
Реакциянең шулай кискен булуын үзем дә көтмәгән идем – парлашып җавап кайтардылар:
- Какие вопросы, генерал!
- Никаких проблем!
Тәмәке төпчекләре сулы калай савытка чумды. Ләйсән муенымнан кочып алды. Авызга ябышты. Суырып үбергә тотынды. Мин каршы килмәдем – телем белән авызына кереп чумдым. Ул арада Румия бер кулы белән мине кочаклап алды. Икенче кулы чалбар аша Оятсыз Әгъзамымны капшап эзләп тапты. Ул уяна башлаган иде инде. Бөтенләй дәртләнеп китте. Үзем Ләйсән белән үбешәм, үзем уйланам: нишләр икән бу Румчик? Суырырмы, юкмы? Бер кулым Ләйсәннең имиләрен мәш китерә, икенчесе, юбкасын күтәреп, трусик астына кереп китте. Шул чак күзем кухняга төште. Безнең теге оятсыз нахал мәче бөтенләй азган - өстәлгә сикереп менде дә тәлинкәдән тәлинкәгә иснәнеп йөреп китте. Кычкырасы иде дә бит “Гөләнчик, мәчеңне кара!” дип. Ничек кычкырасың? Авыз буш түгел. Куллар буш түгел. Румия бөтенләй кызды – ширинканың молниясен төшерде дә, тыгылып, Оятсыз Әгъзамны өстерәп чыгарды. Менә сиздем, җылы авызга кереп эләкте минем “малай”. Ну, нишлисең инде?! Оялсаң да түзәсең. Ходаем, мин әйтәм, хатын гына килеп чыкмасын! Биесеннәр генә иде тагын бер ярты сәгать! Кычкырмыйм. Нахал мәче дип кенә шундый мәслихәттән кеше баш тарта диме?!
Минем шикләнүем бераз Ләйсәнгә сизелгән икән, ул үзенчә мине тынычландырды:
- Борчылма, иптәш капитан, алар үзләре дә өчәүләшеп Ришатны кысалар хәзер анда.
Я-ке-ле-ме-несен кысыйм! Әнә ничек икән бит!
Ләйсәнгә дә болай үбешеп тору гына аз сизелде күрәсең, ул тезләнде дә Румиягә кушылды. Икәүләшеп суырырга, яларга керештеләр. Күрәм: мәче каймакка ябышты. Башка вакытта мондый әрсезлеге өчен сугып төшерер идем. Ә хәзер андый күренеш миңа көлке тоелды. Минем өчен хәзер, кухнядан төшеп торган ут яктысында алдыма тезләнеп, авызлары ярдәмендә секс белән шөгыльләнүче Румия белән Ләйсәннең селкенеп торган башлары гына бар. Алар ара-тирә ыңгырашалар. Чалбар аша булса да минем күтне кысалар. Мин аларның башларын сыйпыйм. Сексуаль хәрәкәтләр ясап талпынам, тирәнрәк тыгырга тырышам имеш. Рәхәтемә чыдаша алмыйча пышылдыйм:
- Шәп! Менә шулай, кызлар, менә шулай! Ныграк суырыгыз шул малайны, тәмләп суырыгыз! Күкәйләреннән дә авыз итегез!
Менә Румия тезләнгән килеш кенә арты белән борылды. Туңкайды. Бер кулы белән үрелеп күлмәк итәген аркасына күтәрде. Ботлары аерылды. Аның былкылдап торган түп-түгәрәк күте арасыннан чулпанкае күренде. Чип-чиста итеп кырылган, я-ке-ле-менесен сытыйм! Шәп-шәрә ялтырый. Оятсыз Әгъзамны чакырып тора. Авызын ачып. Бу күренешкә чыдаить нельзя! “Һо-һо-һо!” дип ихахайлый-ихахайлый, чалбар каешын ычкындыра башладым. Шайтан, хатын гына эзләп килмәсә ярар иде! Боларның икесенә дә берәрне менеп төшәргә өлгерәсе иде!
Никләр генә шайтанны искә төшердем икән?! Инде Румиянең туңкаеп торган шәрә күтенә елышып тезләндем, чалбарны, аннары трусикны тезгә хәтле төшердем, Әгъзамны чыжылдатып чулпанына тыгып җибәрергә дип ике куллап шул күтне ике якка аердым һәм...
Ишек звоногы чарылдап акырып җибәрде. Я-ке-ле-менесен тотып кыйным! Җинаять кылып ятканда тотылган шпана кебек, куркышып, бер-беребезгә караштык. Ләйсән минем чалбарны төймәләргә булышты. Румия чәчләрен төзәткәләгән булып алды. Аннары туп-туры күземә карады да:
- Погоннарыңны салма! Булдырырбыз әле, - диде.
Янәсе, җаен чыгарырбыз.
Өйдәге иң изге гаилә патриоты дәрәҗәсендә башны югары күтәреп, киттем ишек ачырга. Зур бүлмәгә күз төште. Без тиз җыенганбыз икән, ә болар әле һаман аңнарына килеп бетмәгәннәр. Кабаланалар. Кызлар изүләрен төймәли, Ришат – чалбар ширинкасын.
- Булдымы соң, - дип кычкырдым узып барышлый.
Сөйләшерлекләре юк иде бугай – җавап ишетмәдем. Үрелдем дә, ишекнең төрмәдән урланган олы йозакларын боргалый-боргалый, тишегенә күз салдым. Бәдбәхет! Төнге унике тулып узгач кем йөрер? Шул Рәшидә инде! Аның гына ояты братында! Йортлар идарәсендә эшли. Алар оятның нинди төстә булганын күптән онытканар.
Шатыр-шотыр боргалый-боргалый, Гөләнчигемә кычкырам:
- Каршы ал яраткан күршеңне!
Рәшидәнең йөзе кызыл, кәефе кызмача. Димәк, салган. Әлегәчә безгә кермичә ничек түзгән диген?!
- Наным, туган көнең белән котламасам, бурычлы булып калырмындип куркып кердем, - дип башлады ул сүзен.
- Нинди туган көн инде ул, - дип ярымшаяртып капризланды Гөләндәм. – Сәгатьне кара!
Чынлап та, бүген туган яңа көн бер дә Гөләндәмнең туган көне түгел бит!
Рәшидә керүгә бәсләре сарган педагог кызлар табынга узып тормадылар – дәррәү киенергә тотындылар. Алар ишек төбендә ыгы-зыгы килгән арада ришат белән Румия дә йокы бүлмәсенә кереп үз киемнәренә төренеп чыктылар.
Киттеләр. Минем дәрт сүрелде. “Участковый майорым” сәлперәеп төшеп бетте. Фи, бу әзмәвер хатын яныңда булганда эротика әллә кая кача ул! Аның белән сөйләшкәндә секс турындагы уйлар ыштан төбенә кереп кача. Ни хәл итәсең? Бер ни хәл итеп булмый, утырабыз инде хәзер бер-ике сәгать, моның гайбәтләрен тыңлап. Туган көн тәмам. Баягы тамашалар тәмле төш булып кына калды инде. Белмим, Румияне тагын ничекләр туры китерермен икән дә, кайчан, кайда басырмын икән соң инде? Бу кызларны үземнең туган көнгә дә чакырсам, Ләйсәнне җайлап булырмы икән?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.