Latin

Вакыт Сукмагы

Общее количество слов 493
Общее количество уникальных слов составляет 371
45.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Телевизор һәм шагыйрь


Чын шагыйрь – ул ялганчыдыр,

Дөньяны күзаллаучы,

Табигать белән сөйләшеп,

Чынбарлык белән көрәшеп,

Мәхәббәтләрдә гөрләшеп,

Телевизор караучы...


Телевизор тартмасында,

Нәрсәдер маташалар

Безгә мәгълүматлар сатып,

Безгә могҗиза каратып,

Сокландырып һәм яратып

Чибәр кызлар калалар.


Без алдыйбыз, алданабыз,

Без – бер хәйләкәр карчык

Гайбәт сөйли зәңгәр тартма,

Без аның артыннан хәтта

Ялганабыз, алдалап та –

Чын шагыйрь бит ялганчы...


****

Очраштык без очраклыдыр

Казан урамнарында,

Эскәмиядә утырып,

Сыралар эчеп утырдык,

Киләчәк эшләрне кордык,

Бизнес болыннарында...


Табышлар булды уңышлы

Без башка очрашмадык,

Мин ул очрашуны эзлим,

Җәйлим, кышлым, аннан көзлим

Үткәннең эзләрен күзлим,

Ләкин табалмыйм шундук...


Очрашкан идек очраклы,

Булган икән кем ул, кем?

Үткәннәремне актардым,

Эшләремне кармакладым,

Бүген генә чак аңладым,

Булган икән ул үзем...


Эскәмиягә утырып,

Уйладым һәм аңладым:

Үзең белән киңәшләшеп,

Яшәргә алалмавын…


Түрәләргә мәдхия

Җырлый халык, үтә күңелле

Барадыр ул тормыш юлыннан –

Юлларыбыз идарәсе яхшы эшли,

Хәтта чыкмыйлар да рестораннан...


Әйдә түрәләргә гимн җырлыйбыз

Җыелышып аларга сокланыйк:

Хисапларда алга барабыз без –

Вакытында уразалар тотыйк.


Мактыйбыз аларны

Киләчәккә барып керәбез,

Һәм һәр көнне шуны сизмичән дә

Түрәләргә безнең мәдхиябез!



Чебен

Тәрәзәдән карый-карый туйды егет,

Эче поша, йоклап карый ул төренеп –

Әмма йокы килми аның күңеленә,

Хыяллары ул егетнең гел сүренә...


Ә шул чакта пыялага бәрә чебен,

Һәм уйланып куя безнең егет шулчак дөрен:

Буш хыялга бәреләсең син, дивана,

Ә бит без дә чебен генә бу дөньяда...


Ул бәхетле, аның кайгылар чүп-чар,

Ул һәрвакыт уйланмыйчан ашар, очар,

Ә менә мин...” – монда аның ачуы чыкты,

Ул карады да чебенгә, китереп сукты...



Иртәгә

Вакыт атлый, шәһәр йоклый,

Ә нәрсә булыр иртәгә...

Нәрсә? Кайчан? Кайда? Нигә? –

Иртәгәләр сорау туплый.


Иртәгәдә яши хыял,

Көтә өмет, кайный уйлар,

Киләчәккә сузыла куллар,

Яши шул якта ихтимал...


Әлегә бүген. Төгәл хисап

Юклыктан саный мәңгегә,

Якынлашасың иртәгә,

Сиңа карыйбыз сораулап.


Бүген – тормышның калдыгы,

Артта калган бер багана,

Әмма бүгендә туплана

Иртәгәнең матурлыгы...



Иске сәгать дөрес йөри

Иске сәгать дөрес йөри,

Минем тормышымны үлчи,

Аның теле көйләп сөйли –

Хакны әйтә...

Гомеремнең әхлаклыгын,

Кайгы-хәсрәтен, шатлыгын –

Хәбәр итәсең барлыгын,

Иске сәгать.


Вакыт атлый алмый-талмый,

Тормышка битараф карый,

Иске сәгать төгәл саный

Елларымны.

Тормыш кайчак аңгырайта,

Шәп исертә дә айныта,

Әмма сәгать якынайта

Язларымны...


Иске сәгать дөрес йөри,

Төгәл тормышымны үлчи...



Кичә


Ни генә кичәдә яшәми:

Монда хәзер уйланган ялган,

Монда күптәнге зарар-зыян,

Һәм үлгән хыялллар сөйләшми...


Кичәдән алып өметләрне

Хәтер иртәгә алып ташлый:

Кичә белән кеше саташмый,

Уята кабердән беткәнне.


Кичә – хәтер, кичә – ул ялган,

Андагы сабаклар өйрәтми –

Фикерләр саргая,

күңелне тибәрәтми –

Алар вакыттан төшеп калган...


Кичәгене сөйләп, исереп

Утыра иде бер дивана –

Кем ул кичә белән мактана

Зираттан мәетне күтәреп?



Тормыш сукмакы


Без ничектер тормыш юлына

Аяк бастык, анда күпләр инде

Каз сыман тапталып тордылар...


Сукмак тәгәри чакыр-чокыр,

Ашыкмыйчан аннан баралар

Түрә, бай, эшмәкәр, баһадир

Яшелләр, кызыллар һәм аклар.


Ул сукмакта язып куелган

Язмышлар һәм кыланышлар,

Гомерләребез тасвирланган,

Хәсрәтләр, шатлыклар, сагышлар...


Без киттек. Берәү чалыш аяк

Сукмакның кырыен таптаган;

Икенчесе – исерек ябалак

Сукмактан да чыгып караган...


Аларның эзләре буталыш,

Сукмак берничек тә тураймый –

Бәлки баруыбыз да ялгыш,

Әмма бармыйча яшәп булмый...


Тормыш юлының яртысында

Карурманга килеп терәлдем,

Беркем мине очратмады анда,

Ялгызым анда кереп киттем...

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.