Latin

Убыр Күле

Общее количество слов 1943
Общее количество уникальных слов составляет 1203
42.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(маҗаралы хикәя)
Урман аланындагы ул күл бик сәер барлыкка килә. Кайчандыр аның урынында куе чытырманлыклы шомлы уйсулык булган. Хәттә авылның иң чая, иң кыю хатын-кызлары да анда кура җиләге, балан эзләп төшмәгән, яныннан читләтеп үтәргә тырышкан. Бер язны ул су белән тула. Кышын кар күп яугач, авыл халкы гаҗәпләнми, әмма җәй буена су кимеми. Күл өстендә кошлар да очмый, кыр үрдәкләре дә йөзми, балык чупылдаганы да ишетелми – кара тынлык. Халык аңа Убыр күле дип исем бирә.
Кемнең башына беренче килгәндер, Наил белән Камил әнә шул күлгә сәяхәт кылырга булдылар.
-Күл хәтле күлдә балык булмаска мөмкин түгел!-дип ярып салды Наил.
-Үзебез буе чуртаннар йөзеп йөри торгандыр әле! Вәт малайларны шаккаттырырга! –дип утка ялкын өстәде Камил.
Абыйлы-энеле алар каладан авылга әбиләренә җәйге каникулга кайттылар. Аралары ике яшь кенә булганлыктан, кайда барсалар да – гел бергә. Наилгә быел 14 яшь, Камилгә 12 яшь тулды. Әллә нинди хәтәр сугыш, фантастик кинолар карап үскән кыю малайларны ниндидер урман күле генә куркыта һәм ниятләреннән тыя алмый иде. Кемнән сорама, бар да җенле урын ул, ди, ә үзләре тәгаен генә бер ни дә аңлата алмыйлар. "Кызык, - дип уйлады малайлар, -нинди койрыклы җеннәр йөри икән анда?"
Кая җыенганлыкларын беркемгә дә әйтмәдәләр. Әбисе белеп алса, ишеккә аркылы ятачак, әмма күл буена якын җибәрмәячәк.
Таң белән балыкның яхшы чирткәнен чамалап, алар күзгә яктылык эленер-эленмәс, кичтән әзерләп куйган рюкзакларын алып, сәфәр кузгалдылар.
Авыл татлы йокыда изрәп калды. Урман ерак түгел, бәрәңге бакчалары артына терәлеп үк тора диярлек. Юеш чыклы үләнне ерып, куакларда посып утыручы кошларны сискәндереп, алар туп-туры Убыр күленә килеп чыктылар. Наилнең хәтере яхшы, малайлар белән бер-ике тапкыр гына барса да, юлны онытмаган. Тик алар тагын бер нәрсәне белмиләр иде әле: урманда адашканнарны да ниндидер сихри җеп белән күл үз ярына тартып китерә.
Тынлыкны бозарга теләмичә, малайлар пышылдап кына сөйләште. Утырып тамак ялгап алдылар. Әбисе салган күмәч белән пешкән йомырка һәм салкын чәй бик ярап куйды үзе.
Кармакларга җимне алдан әзерләделәр: борчак шыттырдылар, ул гына җитмәсә дип, селәүченен дә җыйдылар.
Наил озын кипкән агач ботагы белән күл тирәнлеген үлчәп алды – яр кырында ук колга буе җитмәслек иде.
-Уху! Бигрәк тирән, ахры!
Камил абыйсы үлчәштереп, әзерләнеп йөргән арада суга борчак сибеп, кармагын салып та өлгерде.
Балык никтер чиртмәде. Малайларның тәмам кәефе китә, өметләре өзелә башлаган иде. Шулчак Камилнең кармагын астан кемдер сак кына тартып куйды. Хәрәкәт сизеп, малайга җан керде, ул абыйсы ягына борылып авызын ерды. Тәлкәвеч бер-ике селкенде дә, тагын хәрәкәтсез калды. Камил җайлап утырыйм дип борылган арада, кармак тагын кисәк тартылды һәм чак суга ычкынып китмәде. Ул кармак сабын тотып өлгерде, әмма астан тагын көч белән тарттылар. Камил иң олы балык капканын чамалап, җан-фәрманга кармакны ярга сөйри башлады. Су астындагы җан иясенең болай гына бирешергә исәбе юк иде бугай, ике арада тартыш башланды. Балыкка үзенең генә көче җитмәсен аңлап, малай абыйсын ярдәмгә чакырды. Наил белән икәүләп тартсалар да, су эчендә балык бәргәләнә, өскә чыгасы килми, һаман кармакны аска сөйри иде.
-Әллә ычкындырыйкмы?-диде Наил.
-Син нәрсә, бер ычкынса, мәңге кабат капмаячак! Ныграк тот!-дип кычкырганын сизми дә калды Камил.
Шулчак өскә дулкын күтәрелде, малайлар аны-моны абайлап өлгергәнче, аларны үз кочагына алып, су төбенә алып китте.

Камил белән Наил аңларына килгәндә мәгарә эчендә ташлыкта яталар иде. Сүрән яктылыкта алар тирә-юньне ныклап күзәтә дә алмадылар.
-Кара, судан коры чыккан, дигән әйтемне ишеткән бар иде, әмма үзебез күл тикле күлгә чумып, тамчы да чыланмадык дисәң, берәү дә ышанмый, -диде Камил күлмәк-чалбарын тотып бик аптырап.
-Кайда эләктек икән без? –Наил куркаклардан түгел түгелен, шулай да бу караңгылык бик шомландыра иде.
-Күрәсеңме, яктылык кыя башыннан төшә, безгә ничек тә шунда менәргә кирәк!- диде энесе өскә таба ымлап. –Балык безне күл төбендәге мәгарәгә алып төшкән, ахры. Ну көчле иде, шайтан!
Алар кыяга таба атлаганнар гына иде, каршыларында кап-кара киемле әдәми затлар пәйда булды. Малайлар куркудан өнсез-телсез калдылар. Фантастик кинолардагы кара көчләрне хәтерләтә иде бу кешеләр.
-Сезгә анда барырга тыела!-диде иң алда торганы. Аннан кулы белән арттагыларга әмер бирде. Тегеләр малайларны таш сукмактан мәгарә эченә караңгылыкка алып кереп киттеләр.
Күзләр караңгыда башта берни шәйләмәде, аннан бара торгач, сары яктылык сибелә төште. Малайлар баскычлар буйлап һаман саен аскарак төштеләр. Менә аларны биек таш капка янына алып килделәр. Ул үзеннән үзе ачылды. Эчтә яктырак иде, әмма бу җирдәге кояш яктылыгы түгел, төнге учак утына охшый төшкән. Кемнәрнеңдер ыңгырашканы, газаплы тавышлары ишетелә. Бу яктылыкның кайдан килгәнен күргәч, малайларны чын-чынлап курку биләп алды. Тау куышында очкыннарын чәчеп ут күле кайнап утыра. Тавыш та шушы ут эченнән чыга иде. Яр кырында түзә алмаслык кайнар. Алар ялгыш тәгәрәп төшеп китмәс өчен бу әфәтле җирне таш стеналарга сыена төшебрәк уздылар.
Камил белән Наил һаман да кайда эләкәннәрен төшенми иделәр әле. Ниһаять, малайларны бер бүлмәгә алып кереп, тукталырга, шушында көтәргә куштылар. Сәер яктылык күзләрен авырттыра ук башлады. Ниндидер начар төш күргән кебек, аларның уянасы, күзләрен ачып, якты дөньяны күрәсе килә башлады. Шул вакыт бүлмәдә озын кара киемнән, кара сакалдан бер карт пәйда булды.
-Хуш, оланнар! Мин сезне бик озак көттем, -диде ул калын тавышы белән.
-Без кайда, сез кемнәр? –дип тезеп китте Камил белән Наил сорауларны бер-бер артлы.
-Сез – җиде кат җир асты биләмәләрендә, кара рухлар илендә.
Малайлар берни аңламый картның сөйләгәннәрен таң калып тыңлап тордылар.
-Бу дөнья өч үлчәмгә бүленгән: күк, җир өсте һәм җир астына. Кеше җирдә туа, гомер итә һәм менә аның соңгы сәгате суга. Иман белән, яхшылык кылып яшәгәннәрнең җаны күккә аша, ә гөнаһлы затларныкы – Җир астына Җәһаннәмгә китә. Җәһәннәм утында янган җаннарның тавышларын ишеткәнсездер. Сират күперен үтә алмаганнар өчен җиде катта җиде төрле җәза каралган.
-Безнең нинди гөнаһларыбыз бар?-диде малайлар беравыздан.
-Дөньяда гөнаһсыз бер генә әдам заты да юк. Көнчелек, угрылык, талаш, сугыш – кешеләрнең башына җитә торган иң яман гамәлләр. Кешеләр газапларны үзләренә үзләре уйлап таба. Ни чәчсәң, шуны урырсың!–дип дәвам итте карт. - Җәһаннәмнән җир өстенә юлыбыз урмандагы уйсулык аша иде. Без төннәрен җир өстенә чыгабыз. Кешеләрне азындырып, явызлык таратып йөрисез, дип күктәге илаһи якты көчләр безгә каршы килделәр, бу юлны бер язда су белән тутырдылар, тишеген томалап куйдылар. Ул тишекне һәр төн иләмсез зур җәен балыгы үзенең гәүдәсе белән ятып саклый иде. Моңа кадәр күлгә беркемнең дә балык тотарга яки су керегә килгәне булмады. Бичара җәен, кояш күтәрелгәнче түзмәде, сезнең җимгә алданып, тишекне саксыз калдырды. Безгә тагын җир өстенә юл ачылды!
-Әкият! –дип көлеп куйды Камил. Ул һаман үзен төш күрә дип уйлый иде.
-Ярый, без сезне коткардык, инде сез безне җир өстенә чыгарып куегыз, -дип хәйлә кормакчы булды Наил.
-Безнең дөньялыкта яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару юк. Җәһаннәмгә эләккән кешегә өскә юл ябык, -дип кырт кисте карт.– Бирегә эләккәнсез икән, димәк Сез – гөнаһлы! Өлкәннәр сүзен тыңламый, күлгә ник килдегез? Сезнең яшәү сәгатьләрегез санаулы гына калды. Кояш баю белән сорау алырга Газраил үзе киләчәк.
-Димәк, без үлмәгән, без исән!
Малайлар монысына да бик шат иде. Җәен көн озын, кичкә кадәр ни дә булса уйлап табырга тырышырлар. Ничек кенә булмасын, алар җир өстенә чыгарга, хаталарын төзәтергә тиеш.

Таш диварда шактый утырылды. Кара рухлар малайларны ялгызларын гына калдырып юкка чыктылар.
-Их, рюкзак та юк ичмасам! Тамак ялгап алган булыр идек, -дип өзгәләнде Наил.
-Ура!-дип кычкырып җибәрде Камил исенә килеп. –Яшибез! Яшибез! Минем кесәдә шыткан борчак бар бит!
Ул балыкларга җимгә дигән борчакны су өстенә сипкәннән соң, беразын кесәсенә тыгып куйган иде.
-Борчак та тәмле була икән карының ачса, -дип көлештеләр. Аларга көч кереп китте.
-Әйдә, тик ятарга ярамый, берәр чыгу юлын табарга кирәк, -дип абыйсы стеналарны караштыра башлады. Капшый торгач, берсендә кеше сыярлык ярык тапты. –Тиз бул, монда кил, ни булса да булыр, әйдә, шушы ярыктан кереп китеп карыйк.
Алар тар ярык аша бардылар да бардылар. Алда саргылт яктылык күренде.
-Чыктык бугай!-дип шатланырга өлгәрмәделәр, алларында ут кайнап торган тирән казан күреп, аптырашта калдылар.
-Хәйләкәрләр!-диде Наил, -юлны Җәһаннәмнәренә юри ачык калдырганнар. Юк, без дә төшеп калганнардан түгел!
Ул стена буйлап өскә үрмәләргә тәкъдим итте. Быел кыш альпинизм түгәрәгенә язылып, шактый күнекмәләр алып өлгергән иде малайлар. Менә тәҗрибә туплар вакыт сукты.
Тирләп-пешеп өскә күтәрелделәр. Әмма биредә тагын тупыйкка эләктеләр. Югарыда дөм караңгы иде. Шулай да яшәү теләге көчлерәк булып чыкты, малайлар төшенкелеккә бирелмәделәр, стенаны капшап, тагын бер тишек таптылар. Анысы аркылыга иде. Шуышып кына барырлык тар тишек.
-Сизәсеңме, биредәге таш астагыга караганда күпкә салкынча, димәк без ут казаныннан ераклаштык, җир өстенә якынайдык, -дип энесен шатландырасы килде Наилнең.
Камил үзен чын батырларча тотты. Җир өстендә булса, шыңшыган, киреләнгән, бу кадәр газапларга түзмәгән дә булыр иде, бәлки. Монда абыйсының һәр сүзен карусыз үтәде, аның ышанычлы тавышыннан көч алды.
Шуыша торгач, тезләре,терсәкләре сыдырылып-суелып бетте. "Очы гына булса ярар иде!-дип теләде Наил күңеленнән.
Борынга җир һавасы килеп бәрелде. Малайларга көч кереп китте, алар авыртуларын да онытып, кызурак шуышырга тотындылар. Менә, ниһаять, тишекнең очына килеп чыктылар. Әмма алар һаман җир астында иделәр әле. Югарыдан кояш яктысы сибелә.
-Кош булсаң, очып менәр идең дә, канатлар да, хәтта бау да юк, инде ни эшлибез?-диде Камил еламсырап. Аның җир өстенең шулкадәр якынлыгыннан һәм анда менү чарасызлыгыннан күңеле тулды.
-Күз яшеңне генә түгә күрмә, яме!-дип кырыс кына дәште абыйсы. Ул үзе дә елап җибәрерлек хәлдә иде, ләкин энесенә йомшаклыгын күрсәтергә ярамый. Кулындагы сәгатенә күз салды. –Безнең әле тагын вакытыбыз бар, кояш батканчы нәрсә дә булса уйлап табарбыз.
Кечкенә генә мәйданчыкта алар аркаларын терәшеп, чүгәләп утырдылар.
-Син моннан чыга алуыңа чыннан да ышанасыңмы?-дип сорады Камил абыйсыннан.
-Әгәр безне җир астына алып төшәрдәй могҗиза булган икән, кире алып чыгардае да булырга тиеш!-диде Наил.
-Исән-сау чыксак, мин бер кайчан да ялган сүз сөйләмәскә, әти-әнигә каршы әйтмәскә, иптәшләремне кыерсытмаска вәгъдә бирәм.
-Минем белән дә сугышмаячаксыңмы? –дип көлде абыйсы.
-Юк, -диде Камил бер дә шаяртасы килмичә.
Малайлар шулай әкрен генә сөйләшә торгач, йокымсырап киттеләр. Тәннәренә салкын дулкын кагылудан күзләрен ачтылар. Стена ягында караңгыда аксыл шәүлә күреп, тәннәре буйлап ут йөгерде.
-Чү, курыкмагыз, -диде җан иясе эчке тавыш белән, -мин сезгә зыян салмам, әгәр дә гозеремне үтәргә вәгъдә бирсәгез, җир өстенә чыгарга булышырмын.
-Нинди гозер соң ул?-диде малайлар.
-Мин кара рух түгел, бүген иртән ике төркем арасында атышта үлгән кешенең җанымын. Җирдә гаиләм калды. Дошман якның башкисәре аларны үтерәчәк, бер гөнаһсызга сабыйларымның, хатынымның гомере өзеләчәк. Иртәгә кичен алар зур операция үткәрергә җыеналар – үзәк базарны шартлатырга. Сез өскә чыккач шул башкисәрнең кайда яшеренгәнлеген мин әйткән адрес буенча милициягә хәбәр итәргә тиешсез. Вәгъдә бирәсезме?
-Бирәбез, бирәбез, -диде малайлар бертавыштан.
-Сез шушы эшне үтәми торып, җир асты тишеге ябылмаячак. Вәгъдә – иман! Иман тотмаган кешегә юл – Җәһаннәмгә. Кояш баеганчы өлгерегез, юкса кара рухлар уянып, үзегезне эзли чыгачак!
-Ипидер!-дип ант эчте малайлар.
-Хәзер мин сезне сихри көч белән мәгарәдән чыгарам. Калганы сезгә бәйле. Күл ярында бик олы таш булыр, шуны аска тәгәрәтеп җибәрергә кирәк. Әмма эшегез үтәлми торып, аны урыныннан кузгата алмаячаксыз. Эшегез барып чыкса, сезгә изге көчләр үзләре ярдәм итәчәк һәм таш кара рухлар юлын томалаячак.
Малайлар күз ачып йомганчы җир өстенә чыктылар. Уйсулыктан ләмгә бата-чума аланлыкка күтәрелделәр. Рюкзаклары үз урында иде. Наил кесә телефонын эзләп тапты һәм "02" гә шалтыратты.
Милициядә малайларның сүзләренә ышанасылары килмәде. Исем-фамилияләрен, адресларын сорап интектерделәр.
-Абый, зинһар ярдәм итегез, безнең гомер сезнең шул башкисәрне тоту-томауга бәйле! –дип еламсырап ялварды Наил.
-Карагыз аны, ялган информация бирсәгез, телефон номерыгыз буенча эзләп табачакбыз!-дип янаган итте милиция дежурные.
Малайларга көтәргә генә калды. Кояш офыкка якынлашып килә. Милиция өлгерәме, юкмы? Алар каен төбенә сузылып яттылар. Үзләренең күзләре – кояшта. "Туктап тор инде, зинһар, ашыкма!" –дип ялваралар. Ә кояш, үч иткәндәй, һаман саен түбәнгәрәк тәгәри. Менә җиргә дә орынды. Нурлары тоныкланып, алсуланып калды.
Өметләре өзелде дигәндә, Наилнең телефоны челтерәде.
-Молодцы, егетләр! Алдамагансыз, нәкъ сез әйткән урында күптән эзләгән кешебезне кулга алдык. Моның өчен сезгә рәхмәт тиеш!-диде милиционер.
Егетләр калганын тыңлап та бетермәдәләр, зур ташка атылдылар. Ташның башта кузгаласы килмәде. Аннары, хак та, ниндидер сәер көч белән урыныннан җиңел генә кубарылды да, нәкъ чокыр өстенә тәгәрәп барып төште.
-Ура!-дип сикерешеп кочаклаштылар.
Бу куркыныч урыннан тизрәк котылырга теләп, авылга таба йөгерделәр. Әбисе оныкларының кыяфәтен күреп, чак егылмады. Әмма малайларның аңа аңлатып торырлык хәлләре калмаган иде. Пычранган киемнәрен салып, тәннәрен кояшта җылынган су белән юдылар да, чоланга кереп йомшак түшәкләренә аудылар. Аларны Газраил үзе киләсә дә, уята алмас иде.
Азнакай, июль, 2004 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.