Latin

Тычкан Чире

Общее количество слов 335
Общее количество уникальных слов составляет 257
57.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Үзен белә башлаганнан бирле колхозда терлекче булып эшләгән Сәйфетдингә көннәрдән беркөнне ял йортына путевка китереп тоттырдылар. Гел эш кенә димәгән, бераз ял итеп кайт, диделәр аңа. Путевкасы хезмәт хакы исәбеннән икән. Акча түләп аласы булмагач, бушлай инде ул, дип фикер йөртте, инде елдан артык ачтан үлмәслек хезмәт хакы гына алып эшләгән Сәйфи. Гомер буе авылдан читкә чыкканы булмаса да, тәвәккәлләде - кирәк әйбер-сәйберен дәү генә чемоданга тутырып, юлга кузгалды.
Хатыны Тәскирә аның бу гамәлен бик үк өнәп бетермәде, билгеле. Андый җиргә ялгызын гына чыгарып җибәрәсе килмәгән иде шул. Хафаланырга сәбәбе дә бар: бер елны авылдашлары Тычкан Гаптери, ял йортына барып, андагы марҗа хатыннары белән чуалган да, ниндидер яман чир эләктереп кайтып, авыл халкы алдында адәм рисвае булган иде. Ирләрнең бөтенесе бериш. Сәйфи дә чәчбикәләр чутына Тычкан Гаптериеннән ким түгел. Шулай да, ир хакын хаклап, Тәскирә артык бәреләсе итмәде, «Бар, йөреп кайт инде, алайса»,- диюдән узмады.
Сәйфине озатып, бер атна үтте микән, Тәскирә уллары Илфатны җитәкләп, бакча артлатып кына, әти-әнисе йортына кайтып керде дә, хәл-әхвәл сораштырмастан, үксеп елый да башлады.
- Тәкате калмагандай, тота-каба чыгып йөгерүеннән үк шикләнгән идем аны. Шигем рас килгән. Өйдә мокыт кына булса да, ял йортына баруга марҗа итәгенә ябышырга да өлгергән, җүнсез. Инде кешеләр күзенә ничек күрени-и-им?!
- Чү, ни булды?- диде, хафага төшкән әнисе.
- Әнә, киявең, ял йортына китүе кая, инде марҗалардан яман чир йоктырып, бүлнискә үк салганнар үзен. Чире шул Тычкан Гаптериенеке кебек икән. Кешеләр янына чыгарлыгымны калдырмады, җир бит, - дип шыңшыды Тәскирә.
- Каян белдең, кем әйтте?- диде, әлеге хәлдән, шулай ук, аптырап калган әтисе.
- Менә, хатын алдым. Мужикларда оят дигән нәрсә бармыни, акка кара белән үзе язган бит, хөрәсән!
Тәскирә йомарланган кәгазь кисәген өстәлгә тотып бәрде. Әлеге тамашаны аңышмыйчарак янәшәдә басып торган сеңлесе кәгазьне алып җәйде дә, куркып кына укый башлады. Ни гаҗәптер, укыган саен аның йөзе яктыра бара иде. Ә хат озын түгел, менә мондый сүзләр язылган икән: «Исәнме, Тәскирә?! Мин исән-сау гына килеп җиттем-җитүен. Тик килгәч үк температурам күтәрелде дә, бүлнискә салып куйдылар. Врачлар, тычкан чире йоктыргансың, диләр... »
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.