Latin

Төнге Котлау

Общее количество слов 344
Общее количество уникальных слов составляет 258
56.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
68.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
74.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Кичен, хатыны йоклап киткәч, Гомәр шыпырт кына бәдрәфкә кереп бикләнде дә, тәмәкесен кабызды. "Әллә нинди начар эш эшләгән кеше кебек качып утыр инде менә! – дип уйлады ул. – Бар иде ирекле чаклар".
Өйләнүенең икенче көнендә үк хатыны аны борып алды. Гомәрнең аю куышын пыран-заран китерде. Яшь иргә өйдә тәмәке тартмаска, бәдрәфтә газета укымаска, өстәл артында трусиктан гына чәй чөмереп утырмаска дигән әмер бирелде.
Гомәр шуларны уйлап утырганда гына колакны ярып телефон чылтырады:
– Карале, хатының өйдәме? – диде карлыккан, ямьсез тавыш.
– Өйдә, – диде аптырашта калган Гомәр. Аннан һушына килеп ысылдады:
– Син нәрсә?! Төн уртасында! Күзең чыкмагандыр бит, номерыңны дөрес җый!
Бер мизгелдән телефонга тагын җан керде:
– Хатыныңны чакыр диләр сиңа! – диде теге кабахәт тавыш.
Гомәрнең ачуыннан яңаклары кызыша башлады-
Карале, син! Минем хатында синең ни эшең бар? Кем ул сиңа минем хатын?
Кем дип, хәзер беркем түгел. Кайчандыр беренче хатыным булганга гына 8 Март белән котларга дип чылтыратуым.
Гомәр бер мәлгә өнсез калды, тыны кысылды. Бер мизгелдә башыннан мең төрле уй йөгереп узды: "Аһ, имансыз! Димәк, миңа тикле кияүдә булган! Ә мин ачык авыз, аның "яратам" дигәненә колагымны шәлперәйтеп... Ичмасам, искитәрлек җире булса икән. Аяклары да йонлырак, колаклары да тырпайганрак... Атландырган агач атка!..
Ә теге адәм һаман да нидер сөйли иде:
– Син, иптәш, ачуланма борчыганым өчен. Буталуым гаҗәп түгел. Закунныйларын гына чутласаң даҗәмгысе дүртәү булды бит.Әле һаман да дүртесен тиң яратам. Синең бәхетең бар икән, иң чибәрен эләктердең, сабакы! Исеме генә дә ни тора бит – Гөлйөзем.
Гомәргә шул чак бик рәхәт булып китте:
– Номерыңны дөрес җый дип әйттем бит мин сиңа, алкаш! Наҗия минем хатынның исеме, Наҗия!
Теге башта бер сүз дәшмичә "шалт" итеп трубканы куйдылар. Гомәр исә, авыр сулап, диванга ауды. "Алдыймы соң инде мине Наҗия, – дип уйлады ул хатыны йоклаган якка карап. – Гомердә алдамый. Үзе булган, үзе уңган, өйдә тәртип.
Шулай да гаҗәп, кайда шомарды икән бу Наҗия ир затын шулай оста итеп кулда тотарга? Тыңлата да бит. Ни әйтсәң дә, тәҗрибәсе бар. Әллә чынлап та кияүгә чыгып керергә өлгергәнме? Ышан син аларга..."
Гомәрне алда йокысыз, озын төн көтә иде. Ул тәмәкесе белән шырпысын алды да, уйларын дәвам итәр өчен тагын бәдрәфкә кереп китте.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.