Latin

Тимурчылар

Общее количество слов 497
Общее количество уникальных слов составляет 322
46.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Әйе, әйе, дөрес килгәнсең, әби. Тимурчылар без. «Тимур и Ко» компаниясе, әбекәй. Әйе, өлкән кешеләргә ярдәм... то есть, хезмәт күрсәтәбез. Теләсә нинди эшне башкарабыз. Әйтик, су ташыйбыз, утын ярабыз, кер юабыз, аш пешерәбез, бакчада чүп утыйбыз - саный китсәң, күп инде.
Сине, әбекәй, нинди эш кызыксындыра соң? Ә-ә, кереңне юдыртмакчы буласың инде, алайса. Үзең булдыра алмыйсың, димәк, аяк-кулларың, билең сызлый, дисең. Аңлашыла-а-а... Эшлибез аны, әбекәй, момент эшлибез! Хәзер расценкасын гына, ягъни бәяләрен диюем, карап әйтим дә... Әйе, түләүле, әлбәттә. Барлык эшләр дә түләүле. Соң инде, әбекәй, сез яшь чакта бушлай булгандыр да бит... Ә хәзер - юк. Хозрасчетта без, әбекәй!
Соң үзең уйлап кара, компанияне теркисе, лицензия аласы, эшчеләргә зарплата түлисе, налогы-мазары дисеңме - барысына да акча, кем әйтмешли, тити-мити кирәк бит. Әле менә хезмәткәрләребезгә махсус киемнәр, кызыл галстуклар сатып алдык. Алары да акча аның. Юк, әби, бездә беркемгә дә льгота юк. Ветераннарга да, инва¬лидларга да. Хи-хи-хи, бездә ул яктан социализмдагы шикелле, бөтенесе тигез хокуклы. Бары тик түләп кенә. Түлисең - эшлиләр, түләмисең - гуд бай, ягъни, тәртәңне кире бор.
Әйе инде, әби, әйе, тимурчылар, дидем бит. Безнең босс та Тимур исемле әле, өстәвенә. Нәрсә, мин дә яшь чакта тимурчы булдым дисеңме? Карт-корыга булышканда акча алмый идек, дисеңме? Соң, әбекәй, ул заманда бөтен халык бушлай эшли иде бит. Ә хәзер юк, бушлай бармак та селкетмиләр хәзер, әбекәй, фәрштейн?! Аңладыңмы, дим? Аңласаң, менә шул.
Ә-ә, кер юу күпме тора, дисеңме? Кыйммәт түгел, шалкан бәясе генә. Бер чиләк кер юу 50 сум тирәсе. Нинди кер булуына карап, билгеле. Ничек дип әйтергә... Күлмәк-кофталар юу арзанрак, эчке киемнәр кыйммәткәрәк төшә. Патаму-што, алар керлерәк булалар. Ә-ә, синең күбрәк эчке киемнәр дисең инде алайса. Вәт-вәт, әбекәй, димәк, кыйммәтрәк була инде.
Хәзер, чутка салыйм әле. Тә-ә-әк, күпме җыелды инде? Керең диюем? Дүрт чиләк?! О-оһо! Шактый җыелган икән шул. Нишләп шулай озак юмый тордың? Авырдым, дисең инде. Температурит иткәнсеңдер әле? Грипп-мазар булгандыр? Әйтәм бит аны. Температура югары булганда, тирләмичә булмый инде. Эчке киемнәр дә күбрәк керләнә инде ул. Әбекәй, бәяне бераз арттырырга туры килер.
Тә-ә-әк, дүрт чиләк, дидең, дүрткә тапкырлыйбыз, плюс тирләгән өчен өстәмә. Ничек юарга, әби? Кул беләнме, машинага салыпмы? Мин кул белән генә юа идем, дисең инде. Ярар, кул белән юарбыз алайса. Только кыйммәткәрәк төшәчәк. Кул хезмәтен үзең беләсең... Ә-ә, арзан булгач, машина белән юыгыз, дисеңме? Ярар, машинада икән, машинада.
Тәк, машинаң нинди, искеме, яңамы? Нәрсә? Кер юу машинаң да юкмыни? И-и, әбекәй, бигрәк артта калгансың икән тормыштан. Үзебезнең машинада юарга туры килә инде алайса. Тик бу тагын өстәмә түләү. Ни әйтсәң дә, электр өчен түлисе, туда-суда таскать иткән өчен машинага ягулык та кирәк, тузуын да исәпкә алсаң, шуларга өстәп, эн-ды-эсы.
Шулай итеп, җәмгысы 320 сум була, әбекәй. Керләреңне кайчан барып алыйк? Нәрсә, ул кадәр акча бирә алмыйм, үзем генә юармын, дисеңме? Ну саран да икән соң үзең, корт¬ка. Шуның өчен монда кадәр сөйрәлеп килеп йөрдеңме?! Бәлки өеңә кадәр озатып куярбыз? Анысы кыйм¬мәт түгел, 10 тәңкә генә. Юл аркылы чыгасы да бар ахырысы анда, ну, күп дигәндә, унике булсын. Юк, үзем кайтам, дисең инде.
Ну, ярар алайса, дүрт ягың кыйбла. Бигайбә, кортка!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.