Latin

Тимер Төрәннәр

Общее количество слов 3672
Общее количество уникальных слов составляет 1804
42.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Повесть
1. Саумы, авылым!
Ике елдан соң Фазыл туган ягына кайтты.
Көн шундый матур, шундый йомшак иде, хәтта зәңгәр күк йөзе дә ак болытларны йотып бетергән, ә кояш җирдәге яшь уҗымнар белән уйный, гүя аңа башка бер әйбер дә кирәкми, менә шулай, җил белән бергә аларны сыйпап үтә дә, тургай җыры булып күккә күтәрелә, сайрый-сайрый дөньяның матурлыгын, киңлеген, сөйгән җиренә мәдхиясен җырлый. Шулаймы, Фазыл?!
Әйе!.. Күңелендә кузгалу мизгелен көтеп яткан барлык изге хисләре уянып егетне алга әйди, алга, әнә анда, кырлар аша үткәч, сөзәк ярга төшә-менә боргаланып, авыл эченә кергән тузанлы юлга ашыктыра, әйдә, син дә җырла дигәндәй, колагына «Җидегән чишмә» көен, чылтырап аккан чуер ташлы инеш белән бергә көйли башлый... «Җидегән чишмә!..» Әйе, Фазылга таныш, бик таныш изге көй бу! Чөнки бу җыр нәкъ аның турында, менә шушы кырлары, атлам саен бәреп чыккан кечкенә чишмәләр белән тулы сөйгән иле турында. Җырла, Фазыл, җырла!
Егет кинәт туктады да су буена йөгерә-йөгерә төшеп китте. Юк, күпме генә Туган авылын күрергә ашыкмасын, менә шушы урынны, балачакта казынган комлыкны, балык тота-тота көннәренең дә үткәнен сизми калган уентыкны, беренче яшьлек хисләрен чәчәкләр белән бергә кочагында алып төшкән, сердәше булган җирне ул күрми, аның белән исәнләшми китә аламы соң? Юк! Шунсыз аңа хәтта авыл капкасы да ябык булыр иде...
Солдат инеш ярындагы «балыкчы ташлары»на басып иелде, битенә йомшак су белән сыпырып алды. Ике ел элек кенә монда сабый килеш балык чирттереп торган иде ул, ике ел элек кенә менә шушында туган яклары белән саубуллашкан иде, инде кайтты, мыегын кырган Фазыл булып кайтты...
Таныйсыңмы, инеш?!. Ике ел бит инде, таныйсыңмы?..
Инеш дулкыннары, бөгелә-сыгыла килеп, Фазыл басып торган ташларны коча иде. Танымый димени, бу — аның инеше, ул шушында, диңгез түгел, инеш суында коенып буй җиткән егет ич. Һай элеккеге чакларда... Кайчан гына иде шул әле? Әйе-әйе, бик яхшы хәтерендә. Кайчан гына? Кичә?!. Юк, бая гына!.. Юк инде, малайлыкта!
Әнә комлыкның теге башында яткан ташлар бармы? Әйе-әйе, шул ярга сыланып үсеп утырган таллар һәм мәһабәт киң кәүсәләренә мүк җыя башлаган тупыллар ягында! Ә иң читтәге, ботаклары сыдырылып төшкән агачка олы консерва савыты элеп куелган иде. Бала-чагалар, кайсысы төзлекне, кайсылары көчләрен сынау өчен шул калайга аталар идеме? Шулай ич, Фазыл?!. Син үзең аны элеп куйдың түгелме? Тик каргалар, үзеңне оя бозучы дип белеп, сиңа ташланырга әзерләнә башлагач кына төштең. Аннан соң ул калай даң да доң килеп торды. Каргалар тынычлыкларын югалтты, кара болыт булып күтәрелделәр, оча башладылар...
Фазыл шул якка таба китте. Кулына эләккән беренче ташны атты. Болай гына, бала вакытын сагынып кына аткан иде, сискәнеп китте. Тупылдагы күгәреп беткән калай савыт һаман эленеп тора иде. Атканы нәкъ шунда барып тиде. Фазыл таш чүпли башлады. Шул калай савытка төбәп тагын да берничәне ыргытты. Аннан, шатланып, калай тавышына колак салды. Карга көтүе, ояларыннан кубып, оча-кычкыра башлады.
— Һе-һе-һей-й!..
Егет елмайды, аннан соң:
— Шулай шул, мин кайттым, саулыкмы?!.— дип әйтеп куйды.

* * *
Әйе, элек ничек рәхәт булган ул! Барысы да алдан билгеле: балалар бакчасы, аннан соң башлангыч мәктәп, аннары сигезьеллык, урта... Уйламыйча, аптырамыйча гына йөрисең. Ә менә үзеңә тормыш юлыңны сайларга калгач, ай-һай, авыр икән! Урта мәктәпне тәмамлагансың, аттестаты — кулыңда, тот та бер якка юл ал. Юк шул, олы юлга уйламыйча гына чыгып китеп булмый.
Гөлшат, фикерләренә чуалып, Айгөлләрдән кайтып килә иде. Аларның авыллары күрше генә булганга, шушындый матур көннәрдә өч-дүрт чакрымны велосипед белән үтү яшьләргә бер ни дә тормый. Аннары, аларда, Айгөлләрдә ничектер рәхәт, эч серләреңне бушатасың, хыялга бирелеп була, музыка да бар. Һай, менә шулай гына гомергә бергә булырга икән ул!..
Шулвакыт бер-бер артлы юл өстенә килеп төшкән ташлардан кыз сискәнеп, бераз шүрли үк калды. Нинди юньсезе шаяра тагын дип уйларга да өлгермәде, велосипедының алгы тәгәрмәченә дә таш килеп тиде. Аның артыннан ук агачлар ягыннан ниндидер калай яңгырап куйды, карга көтүе кар-кар каркылдап күтәрелде.
— Ну малай актыгы, кошлар куркытырга, оя туздырырга өйрәтәм мин сине,— дип, Гөлшат тупыллар янына ашыкты.
Әмма андагы ул кеше солдат иде...
Агачлар арасыннан килеп чыккан кызны күргәч, Фазылның таш тоткан кулы селтәнгән вакытында туктап калды. Сәерсенеп караган чибәрдән үзенең сабыйлыгы, малайлыгы өчен оялып читкә борылды да, ташын инешнең тыныч аккан җиренә томырды.
Егет, бераздан чемоданын тотып, тупыллар ягына кырын күз салды, ә кыз анда юк иде инде...
Күңелендә ташыган балачак хисләренә башка берәүнең шаһит булуы Фазылның кәефен бозды. Шуңадыр әле генә солдатның күңелендә моң булып агылган сагыну хисләре көтелмәгәндә тутыгып, хәзер күңеле гадәти хәленә кайтырга өлгергән иде. Ул эре адымнар белән авылларына китте. Бар теләге — кайтып җитәргә, туганнарны сөендерергә!..
— Саумы, авылым, саумы!
Болар нинди шатлыклы сәгадәтлек сүзләре!..

2. Саумы, әнкәй!
Урам тып-тын, гүя төне буе яшьләрне сукмакларында йөретеп арыган да, хәзер кичкә кадәр йоклый. Тик ара-тирә генә капка асларыннан яисә казлар, яки канат үстерә башлаган чебиләр йөгерешеп чыгалар, йә булмаса, болынга бәйләнгән бозаулар, арканнарын өзеп, чабышып йөри. Авыл урамында ник бер кеше күренсен? Югыйсә бәйрәм алды бит! Соңгы хатта язуларына караганда, иртәгә сабан туе була түгелме соң? Мондый бәйрәм алдыннан урамнарны да тигезләштергәләп куя торганнар иде. Быел нигәдер кагылмаганнар. Урамда туздырылган чокырлы урыннар да күбәйгән...
Солдатның күзләре өр-яңа нарат өйләрне дә санап үтте...
Авыл ничектер үзгәргән кебек тоелды. Җимереклекләр бөтенләй дә калмаган (хәер, бар идеме соң алар, карчык-корчык кешеләрне санга алмаганда?), хәзер йорт-куралар матураеп, тазарып, яктырып киткән. Тәрәзәләр дә гөлләр үстерә икән.
Капкаларыннан Фазыл ишек алдына үтте. Ә анда тагын да тынычрак иде. Нәрсә бу? Солдат кайта бит, солдат! Кая киттегез сез барыгыз да?..
Егет ашыга-ашыга өйләренә керде. Ишектән күреп чыккан кеше булса, аны күтәреп алырга әзер иде ул. Тик Фазылны берәү дә каршы алмады, өйдә дә беркем юк, гүя һәммәсен җир йоткан диярсең! Әллә бөтенесе дә сабантуйдамы? Алай дисәң, бар җирләр шар ачык, өйдә дә бәйрәмчә аш-бәлеш пешеп утырмый. Менә ничек солдатны каршы алалар, ә? Кара әле, кайлардан ук күпме сагынып, йоклар йокыларын качырып, очынып кайтып төште, ә өйләрендә һичкем юк. Шулай каршы алырлар дип ашкындымыни ул бу көнгә? Аһ, ашыккансың икән шул, егет, бик нык ашыккансың!
Фазыл өй эчен әйләнеп чыкты. Бар да гади, үз урыннарында. Тик матча төшкәнме, идән күтәрелгәнме, диварлары да кысылганнар кебек — аның күңеле менә шуны сизеп алды. Ә шулай да — сагындырган!..
Солдат өйдә озак тормады, ишек алдына чыкты, үзенә якын җирләрне тизрәк күрәсе килде. Бала кебек исәнләшеп, бар нәрсәне тоткалап йөрде. Араннарга узды, сәндерәдән килгән яшь печән исе аның борынын кытыклады. Малай чагында Фазыл гел печән өстендә йокларга ярата иде. Ничектер рәхәт, җылы урын ул. Әтәч тавышларына колак сала-сала да рәхәтләнәсең, әмма кич белән генә куркыта... «Һай әнә шул малай вакытлар кабат кайтсын иде, белер идем ничек яшәргә»,— дип Фазыл көлемсерәп куйды.
Туган изге нигезен карый-карый бәрәңге бакчасы ягына таба ындыр капкасыннан чыкса, исе китте. Әйе, гаҗәп иде. Ну бу авыл халкы яши белә, кара әле, менә кайда икән ул бәйрәм! Һәр бакчада ике-өч кеше (мөгаен шәһәрнекеләр дә бардыр), кайсы күлмәктән, кайсылары пляж киеменнән генә калып бәрәңге төбе өяләр. Көлешкән, сөйләшкән тавышлар да ишетелгәләп тора. Тик карчыклар гына, төпкә борыннарын терәп, әлеге дә баягы караңгы күлмәктән эшлиләр... Фазылның әнисе дә шулай акырын гына маташа, берни дә сизенмичә бәрәңге төбен өя бирде.
Шулчак гүяки берьюлы барысы да солдатны күреп алдылар. Фатыйма апаның күптәннән улын көткәнен беләләр иде, тик аның кайтканын сизенми ананың эшли бирүе бөтенесен дә гаҗәпләндерде. Шунда бер кыз, аңына килеп, чәрелдәп җибәрде:
— Фазыл абый кайткан!..
Бу иң ягымлы һәм күңелгә якын сүзләр, белмим, күпме тапкырлар кабатлангандыр, әмма солдатның әнисе һаман да эшли бирде. Нигә күрми ул, нигә ишетми?
Фазылның тәне буйлап салкын тир йөгерде. Әллә...
Фатыйма апага таба:
— Сөенче-сөенче!— дип кычкыра-кычкыра күрше кызы йөгерде...
Ә Фазыл үзе нәрсә карап тора, нигә әнисен, йөгереп барып, кочагына күтәреп алмый?
Шулвакыт Фатыйма апа да башын күтәрде. Кичләрендә дә йокламыйча көтеп арыган, җил ачкан капка янына да балам дип кат-кат йөгереп чыккан ана ул түгел идемени? Улы кайткан бит!.. Шунда сискәнүеннән күз аллары караңгыланып китте. Башы әйләнгәндәй булды. Күңеле бер нәрсәне уйлый иде, ә күзләре башканы күрде. Улы койма биеклеген дә узып киткән ич... Менә улы кайтты, менә өйгә бәрәкәт...
Фатыйма апа улы ягына таба кинәт талпынып куйды. Юк, түзмәде:
— Фазыл!— дип кычкырып җибәрде.
Бу сүзләрдән соң күз яшьләре дә бүселеп китте. Улы да кинәт айнып, ун атлыйсын бер сикереп, әнисенә таба йөгерде...
Ана белән ул, күзгә-күз карашып, тукталып калдылар. Солдат гади генә:
— Исәнме, әнкәй, саумы!— дип кулын сузды. Ә әнисе, күңел төбеннән үк ярсып чыккан улым дигән сүзе белән Фазылның кочагына ташланды:
— Улым!.. Кайттыңмы?..
Фатыйма апа Фазылның кочагында җиңеләеп елап тора бирде. Һаман шушы хәлдә калыр иде дә, күршеләреннән бераз читенсенде. Тик шулай да, әйе, ни булган, бүген аның улы солдат хезмәтеннән исән-имин әйләнеп кайтты бит, ике ел буе борчылып көткән улы, газиз улы — Фазылы кайтты, ярый аңарга, бик ярый, ела әнисе, ела!.. Бәхет — еласаң тәмле...
Күршеләрдән карап торган пошык борыннар бу минутта әни дигән кешенең нинди саф, бөек һәм изге булуын аңлап җиткермәсәләр дә, аналар баланың якын, кадерле бәгырь төене икәнлеген күрделәр. Алар инде эшли алмыйлар, хәзер җырларга кирәк, җырларга! Әйе, бүген өелеп бетәсе бәрәңге төпләре башка көнгә калдырылды...
Фазыл белән әнисе түр өйгә үттеләр. Егетнең тавышы катыланган иде, тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп куйды:
— Менә, әнкәй, кайттым да!
... Фатыйма апа малаена карап утыра бирде. Боек күзләре, ышанмагандай, ниндидер бик кадерле әйберне күзләгәндәй, йотлыгып-йотлыгып улына төбәлгән килеш тын иделәр.
«Кара әле, әй, менә ничек бит: кайткач, аркасыннан сөя-сөя яратырмын төсле иде, ә?.. Бөтенләй дә улы үсеп беткән. Атасы кебек, нәкъ шулай, үзедәй... Сугыштан җиңеп кайткан, бәйрәм көне иде... Ничек итеп аны кочаклап үпте... Әйе, ул көннәр, ул чаклар... Менә хәзер улы да кайтты. Атасы исән булса, нәрсә дияр иде икән?.. Әй улым, улым! Син кайтканчы яшәремне күз алдыма да китермәгән идем... Исән-сау инде без, менә гомер сөреп ятабыз!»
Ананың уйлары изге иде.
Тик улының бер җирдә генә утырып торасы килмәде. Әле барып гөл яфракларын карый, әле дивардагы чигешләргә күз сала, әле тәрәзәдән багып тора. Тагын да кайтарып шул ук сүзләрен кабатлый:
— Менә, әнкәй, кайтып җиттем... Ни хәлләр соң?
Әйе, туя карап бетерерлек түгел, улы үзгәргән иде. Аңа ирләр корылыгы керә башлаган. Нәрсә дип әйтәсең инде? Әнием дип сөя дә, сөйдерә дә белми. Әтисе шаянрак иде, ә Фазылының йөргән кызы да булмады бугай? Һәрхәлдә бар икән, ишетелер иде. Кешеләр сөйләшми тормыйлар...
— Сине күргәч, әтиеңнең яшь чагы исемә төшеп китте әле, нәкъ синең күк иде... Һәй, ярар инде!— Фатыйма апаның күзләрендә тагын яшьләр ялтырап китте.
— Кил әле, улым, утыр!— дип Фазылын үз янына дәште.— Менә шулай инде, яшибез...
— Әнкәй, нәрсә, әллә тормышлар авыр булдымы?
— Булды инде, ярый, кайттың... Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын!..
Ике атна гына элгәре хәрби хезмәтен бетереп кайткан сыйныфташы Вәсим кергәндә Фазыл белән әнисе сүзсез, тыныч кына утыралар иделәр. Фатыйма апа аш та куймаган, чәен дә җылытмаган. Хәер, хәзергә кирәк идеме соң? Аларның бүгеннән бәхетле көннәре, күңелләре куанычтан туклык алган көн!

3. Саумысыз, туганнар!
Фатыйма апа, улы белән күрше егете Вәсимнең тел төпләре бәйләнеп китүгә куанып, аш хәстәрен күрә башлады. Фазылы кайтуын белергә өлгергән туган-тумача да килә башлаячак шул... Кереп-чыгып йөргәндә аның колагына солдат хатирәләре дә кагылгалап узды. Кайвакыт шул сүзләрен тыңлауга бирелеп, онытылып та киткәләде, кулындагы табасы мондый вакытта идәнгә төшеп, егетләрне сискәндерә иде. Ашыкканда йә табагачы аралыкка авып, яки кастрюле бии башлап, аны тагын да кабаланырга мәҗбүр итте. Кыскасы, әни кеше улы кайту куанычыннан сыйның тегесен дә, монысын да әзерләргә кереште...
Телләре җайланып ук китсен өчен егетләр «Бөгелмә малае»н да, ягъни аракы шешәсен ачып, эчемлек капкалап, сөйләшүне башлап җибәрделәр. Шулай җай гына утырганнарында күрше Гыйльфан абзый килеп керде. Култык астында йөрткән гармунын тез башына куеп, стаканы белән берне күтәрде дә:
— Эһ, зәһәр, чукынган!..— дип сөйләнә-сөйләнә, өй эчен шаулатып бераз җырлаштырып та алды.
Аның кызмачалыгы алдан ук бар иде булса кирәк. Кәефе дә яхшы, тел тегермәне дә ару әйләнә үзенең. Әмма аңа яшьләр арасында өлкән башына ялгызы озак утырырга туры килмәде. Фазылның әтисе ягыннан туган тиешле абыйсы Ахун авылның икенче башыннан ук йөгереп диярлек килеп җитте. Ул түргә узуга, ниндидер яңа төс белән куерып, бәйрәмнәре тулыланып китте.
— Ни хәл, энекәш!— дип, Фазылны кочагына алып мактаганнан соң: — Менә, хатыннан яшереп алып килгән күчтәнәч тә бар әле монда,— дия-дия, ул бер ярты ак аракыны өстәлгә китереп куйды да, сүзнең йөгәнен җиңелдән тотып: — Энекәш, синең хөрмәткә аш астына салыйк әле,— диде, Фатыйма апа китерә башлаган ашлы тәлинкәләргә ымлады...
Ахун абзагыз бар җирдә җырсыз утырып буламыни? Аздан кәефе күтәрелеп, гел җырлап йөрүче кешене Гыйльфан да ярата. Менә киттеләр үзләренең җыр тәлинкәләрен әйләндереп, берсенә-бере куш килеп...
Гыйльфан җитез бармакларын гармун телләре буйлап йөртә тора, гаҗәеп оста итеп «Агыйдел»ен, «Урам көе»н рәттән уйнап та җибәрә, кушылмый мөмкин түгел үзенә. Әмма Ахун берсенә дә тавышын җиңәргә ирек бирми, тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып кына тора...
Тамаклары бетеп арыганда тышта төн иде инде. Фатыйма апа, бәйрәм ашына карап, күңеле тулып куанып утырды. «Һай узган гомерләр, картым гына бу көннәргә кадәр яшәмәде бит... Юк шул, юк! Латыйп сугыштан кайтканнан бирле үз рәтенә керә алмады. Һай бу сугыш. Нинди әзмәвер егетләрне суырып алды да, кайсын аксак, кайсын гарип, күпләрен чирле итеп, түшләрен бары тик орден-медальләр белән генә тутырып кайтарды. Әмма нинди горур, олы җанлы, киң рухлы иделәр алар... Менә улы Фазыл да кайтты. Бик яшь килеш, әле мыек та шытмаган хәлендә китте дә, инде чын егет булып кайтты... Һай улым, улым!»
Өстәл янындагылар дәртләнеп гәп оралар, мондый вакытта Ахун бөтен өстәлне берүзе тота. Ярты авылга ишетелерлек итеп шартлатып әйтеп салган «понимаешы» гына да ни тора... Менә кеше, менә белемле бәндә. Аңа үз фәлсәфәсе хакыйкать, үз тукыганы туксан, ә башканыкы әле аның бик олы, бөек «понимаешына» тиң килеп җитмәгән. Дөресме, дөрес түгелме, әмма кемгә-кемгә, аңарга беркем каршы тора алмый. Сабантуйда бил бирмәс батыр булуы гына җитмәгән, ачуы чыкканда читән баганаңны суырып алып, култык астына кыстырып китәрлек дәрәҗәдә ярсый да алган, чын мәгънәсендә һәм дәрәҗәсендә гади татар авылының беркатлы «мужигы» иде ул...
— Менә, син, Фазыл, авылда калам дисең... «К черту» барысы да... «Понимаешь»!.. Монда сиңа ни калган? Минем кебек борын сөртә белми торганнар болай да монда җитәрлек, «понимаешь»... Ә син — ун класс белемле, «понимаешь», җиткән-җитлеккән менә дигән егет. Шарт та шорт шәһәр урамнарының ташларын изеп, «понимаешь», йөрер идем мин, беләсең килсә... Ә син, авыз тутырып, авылда калам дисең. Ну, «брат, понимаешь», булмый болай сөйләшеп... Кая, сал әле, «понимаешь»,— дип, кызулык белән тагын бер стаканны төбенә кадәр күтәреп куйды. Ачысыннан кызарып-бүртенеп, бераз тынсыз торды да сүзен дәвам итте: — Син, «брат, понимаешь», аңламыйсың әле, ә мин — беләм...
— Соң, абый, мин моны әллә кайчан уйлап арыган кеше...— Фазыл һаман да карышасы итте.
— Юк, бүлдермә син мине. Монда мин сөйлим, «понимаешь»... Тыңла!..
— Соң инде, калам тек — калам!
Ахун абыйсы, аннан бу сүзләрен ишеткәч, ничектер кинәт тынды, күңел сандыгыннан нидер эзли идеме, йөзенә уйчанлык чыкты. Энекәшенең үзсүзле булуы, үзен тыңламавы ачуын гына кабартып, эчен генә пошырды. «Эһ малай актыгы, атаң монда булса, кеше белән бәхәсләшергә өйрәтер иде,— дип уйлап, абыйсы Латыйпны исенә төшерде.— Әйе, абый, кырыс идең, әмма кешене хөрмәт итә белә идең... Әти карт кебек кырт кына кисеп куя идең, «понимаешь»... Тик мин генә башка булдым».
— Син, Фазыл, уйлап кара, «понимаешь», киләчәктә колхозлар бетәчәкме? Бетәчәк! Шулай булгач, «понимаешь», авыл да бетәчәк. Колхоз ул синең малың белән минем малны берләштергәндә генә кирәк, «понимаешь». Ә аннары...— Ахун сүзне ерактан ук борып китереп, мәсьәләне кабыргасы белән куярга җыенды,— ә аннары, «понимаешь», бөтенебез өчен дә бертөрле мал барлыкка килгәч, колхозның кирәге калмый... Авылны шәһәрчәләштереп җибәрәсең дә, «понимаешь», заводка эшкә барган кебек кенә, тау артындагы малларны карап кайтасың. Җирне дә кырын ятып кына сөрәсең, «понимаешь»!
Фазыл аның шушы сүзен эләктереп тә алды:
— Соң, шулай булгач, абый, колхозда калу яхшы бит инде!— дип әйтеп тә салды.
— Нинди колхозда?.. Соң, әйтеп торам ич, «понимаешь», «уф Алла» заманы бетте, колхоз да бетәчәк дим...— Бәхәсләшерлек көче булса да, Ахун абыйсы шактый исергән иде инде. Егет моны сизенеп алып, сүзне дәвам итми калдырды. Бу ниндидер, хәзергә юк-бар тоелган фәлсәфә аңа ошамый иде.
«Әйе, абый менә ничек үзгәргән. Бары ике ел эчендә. Уйлап кара! Ахун абый да иркенәеп, турыдан әйтеп, курыкмыйча сөйләнә башлаган...»
Ул арада кабат айныгандай калкынып, Ахун тагын җыр башлап җибәрде. Күрше Гыйльфан үкертеп гармун уйнавында булды, гүя аңа Җир йөзендә берни юк, бары үзенең әрсез колаклары һәм күңелендәге бөтен моңны әйтеп сала торган гармуны гына бар. Шул колак белән гармун бер-берсенә ярыйсы ук якын килеп, гүя үзара аңлаша иделәр. «Сарман» көе дә үзәкләрне тәмам өзгән кебек, йөрәкләргә үтеп керде. Ул чит җирләрдә яшәп, туган ягыңны җырларда гына сагынып сыкрау бер нәрсә, ә менә шушында, Сарман буйларының нәкъ уртасында утырып та шушы изге урынның моңына ничек бирелмисең ди әле! Йөгереп чыгып, менә шул илаһи туфракны үбеп-үбеп елыйсы килә. Һай Сарманым минем, Сарманым! Синдә бит изге бабамнар яткан урын, синең өчен атам каны тамган, синдә минем әнкәй дип әйткән иң беренче кадерле сүзләрем һәм ул, җир йөзендәге иң нурлы кояшның бөеклеге, миңа балам дип әйтүче анам, кырларым, тугайларым, син дә — сөйгән ярым! Юк, мин боларны мәңге санап бетерә алмам. Минем барча-барча әйберләрем, күңелемә иң кадерле булган изге урыннарым — барысы-барысы да синдә, Туган туфрагым!..
Кинәт җыр өзелеп калды...
— Исәнме, энекәш! Сау гына кайттыңмы?
Барысының да күзләре ишек ягында иде. Анда Фатыйма апаның энесе, Фазылны бик яраткан кеше басып тора иде.
— Саумы, Ризван абый!— Солдат, бераз чайкалып, ишеккә таба якынлашты.
Фазыл бу абыйсын күтәреп алып кочармын дип баштан ук уйлап-ниятләп кайткан иде. Тик болай исерек килеш кая инде ул, үзеңне дә көчкә тотып торасың... «Эһ, нык үзгәргәнсең икән, бик кибеккәнсең икән, абый!..»
Юк, Ризванның болай коры гына кул кысышасы килмәде, энекәшен гүя бөтен күкрәгенә кертеп бетерергә теләгәндәй кочып алды ул. Ә Фазыл озын буйлы, нык иде, әмма аның каршында чүпрәк кебек хәрәкәтсез тора бирде... «Кай арада җитештең син, энекәш, кай арада?.. Әле армиягә киткәнеңдә миңа баш түбәң күренеп тора иде, хәзер билеңнән генә кыса алам бит!»— дип Ризван абыйсы аңа карап уйланып алды.
Башкаларның тойгылы күзләре аларда иде. Хәтта Ахун да болай ук үз итеп күрешә алмавына көнләп куйды. Ул тиз генә стаканнарга калган аракыны бүлгәләп чыкты, ике кулына да аларны күтәреп, туганнары янына якынлашты:
— Әйдә әле, Ризван кода, күтәрик, энекәш хөрмәтенә!..
— Әйдә алайса!— Ризван бераз калтырана иде.— Күрше кызы кереп әйтте... Ризван абый, Фазыл абый кайтты бугай, бер солдатны юлда күрдем дип. Мин алай бик ышанып җитмәгән идем, шулай да, сөенче итеп кызга яулык биреп чыгардым... Менә, мин әйтәм, түшәмгә генә карап ятып булмас, барып килим әле, кайтмаган булса, апаны күреп, сөйләшеп утырырбыз, дим. Шулай сезгә таба якынлашкач, Ахун кода тавышын ишеттем дә, кердем әле менә!..
Шулай сөйләнә-сөйләнә күңеле нечкәреп, баласынып китүеннән көләсе килеп, әле Ахун кодасы алдында болай көлке хәлдә булуына ачуы чыгып, нәрсә генә эшләргә дә белмәде. Ул бөтен күңеле белән шатлана, калтырана бирде. «Кул биреп, ир-атларча күрешкән булсам, вәссәлам бит, югыйсә... Баласындым кода алдында, баласындым»,— дип артлы-аллы уйлаштыргалап алды. Аннан соң гына, тирән бер сулап:
— Әйдә алайса, кода... Энекәш! Синең хөрмәткә!..— диде, күтәрде.
Монысын да өстәгәч, Ахун бигрәк кәефләнеп китеп, алып килгән төргәгеннән тагын бер «баш» чыгарды. Моны күрүгә, Ризван кызарынды. «Күршеләрдән булса да алып чыгасы калган»,— дип уйлап куйды. Тик нишләсен, Ахун кебек җир җимертер сәламәтлеге юк шул. Сугыш алды, сугыш! Менә инде 35 ел сыкрана. Башта үпкәсенең яртысын кистеләр, аннан соң тешләрен суырдылар, хәзер җаны белән чутлашырга маташалармы? 35 ел инде һаман сугыша, шул каһәр суккан фашистлар белән сугыша. 57 яшенә җитте. Алып кайткан тән яраларына иптәшкә акрынлап җан яралары җыела барды... Башта эшкә дә бераз ярый иде. Үпкә дә таза кебек иде, сулыш кысылса да, болай ук сизелерлек түгел иде. Егет чакта сабан туйларда мәйдан тотты, сәнәктә ярты ат арбасы саламны уйнап кына очырта торган иде. Сугыштан соң да беләкләре таза иде, тик укасы тиз коелды. Китте инде менә шуннан... Хәзер үпкә кыса, тыны бетеп, күзләреннән яшь килә. Менә шулай инде, шулай...
Фазыл да Ризван абыйсына карап-карап ала иде. Аның тәбәнәкләнеп, җиңеләеп калганын, битендә бары очлы сөяк һәм җыерылып беткән тире генә икәнен дә күрде. «Әйе, абый, чигенгәнсең син, бик нык бирешкәнсең!» Күңеле төбеннән сытылып чыккан шушы уйларына ияреп, егетнең малай вакытыннан килгән хатирәләре дә ургып килеп чыкты. Шулай бервакыт, сигезенчене бетергәннән соң бугай, печән чабып алып кайтканында аңа урман каравылчысы очрады. Атын туктатты, әмма сүкмәде-сүгенмәде, үз кеше идеме, ачуланып сүз дә әйтмәде, тик:
— Синмени әле бу... Йөрмә болай кеше көлдереп, Ризван абыең сәнәк очына гына эләктереп ата бит моны,— диде дә китеп тә барды. Ә Фазыл күпме уйланып кайтты. Беренчедән, аңа яман усал дип даны таралган урман каравылчысы бәйләнмәде, икенчедән, чынлыкта да Ризван абыйсы шундый гайрәтле микәнни?
Каравылчы хаклы иде. Инде нык какшаган булуына карамастан, Ризван абыйсы печәннең хәстәрен тиз күрде. Һәм башка вакытларда үзе белән урманга алып менә башлады, печән чабу серләренә дә өйрәтте. Ул: «Борынгыча өйрән, энекәш!»— дип әйтергә бик ярата иде.
— Эшнең рәтен белергә кирәк, рәтен! Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар!..
Егет өчен бу сүзләр гомерлек фәлсәфә булды.
Ә хәзер абыйсы элеккеге Ризван түгел иде инде. Тик күзләре генә, тирән батып керүләренә карамастан, хәлне төгәл аңлый торган, һаман да шулай серле, төпле; мыегы да элеккечә калын, тик агарган гына. Ә башка бер җирендә дә ул юк, Ризван абыйсы юк... Фазыл үзенең аңа охшашлыгын сизә иде, шуңадыр күңеле сикереп-сикереп куйды...
Ахун тагын Гыйльфан белән җыр башлады. Күптән инде йоклап утырган Вәсим дә, айнып китеп, җырга кушылды. Ул үзен ир-атлар арасына керерлек итеп исерә алуы өчен, бүтәннәргә кушылып җырлый белгәненә күрә чын егет итеп саный иде инде. Ни дисәң дә, хәзер Вәсим чын ир, салса да гаеп түгел, җырласа да зыяны юк... Инде армиядән кайтканнан бирле сыйланып йөри, кая барып, нидән дөньясын башлап китәргә, нинди эшкә керергә ике атна буе сайлана, уйлый бирде. Фазылның да кайтасын ишеткәч, очрашуларын көтте. Менә ул да монда, эшкә икәүләп бергә башларга иде, югыйсә. Тик дусты күмхуҗ ягын каера, ә Вәсимгә удар төзелеш барган почмаклар кирәк. Күршедәге «КамАЗ»га инде бара алмый, чөнки аны хәзер алай ук мактап күкләргә чөймиләр, Себер ягы сугыла торган кадакка әйләнеп китте, менә кая китәргә иде!..
Энесе килеп кергәннән бирле Фатыйма апаның башы уйламас булды. Ул түр яктагыларны тыңлый-тыңлый, сүзләренә колак сала-сала йоклап китте...
Ул уянганда кояш, күзен ачып, инеш буендагы агачларга эленгән томан челтәрен күтәреп маташа иде. Фатыйма апа түр якка керде. Анда кичәге бәйрәм хуҗалары, кайсы башын караватка салып, кайсысы өстәлгә куеп йоклыйлар. Тик Ахун гына ара-тирә боргаланып куя, мыгырдангалап саташып ала. Әмма Ризван белән улы Фазыл болар арасында күренмәде. Алар баскычта сөйләшеп утырганнар икән, инде кояш та чыккач, бөтенләй йоклап та маташмаска булганнар.
Фатыйма апа өстәл өстен җыештыра башлаганда Гыйльфан да уянып китте. Гармунын Фазыллар утырган болдырга кочаклап алып чыкты да, озак уйлап тормыйча, «Алҗамал-Гөлҗамаллар»ны уйнап та җибәрде.
Ул арада Ахун да торып чыкты. Күзләре көләч, күңеле, аз гына йоклап алуына да карамастан, шактый шат иде. Сүзе дә болай аек чыкты:
— «Давай», барыбер сабатуй, бәйрәм, уйна әле безнекен!— дип, «Авыл көе»н сузарга кушты. Иртәнге якта җырлауны картлар яхшыга юрамаса да, Ахун көр тавышы белән җырлап та җибәрде...
Алар шулай озак утырдылар. Башларын төзәткәннән соң, акрынлап таралыштылар.
Ишек алдында бары Ризван абыйсы белән Фазыл гына үткән ике елны берсенекен берсенә сөйләп калдылар. Аз сүзле Фатыйма апа, аларның әңгәмәсенә колак сала-сала, келәт белән өй арасында таптанды. Исәбе бәйрәм ашы (тавык шулпасы белән бәлеш инде) әзерләү иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.