Latin

Тел Турында Кайбер Фикерләр

Общее количество слов 2609
Общее количество уникальных слов составляет 1392
37.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Әдәби әсәрнең теле, аның эчтәлеге кебек үк, билгеле, беркайчан да күктән генә килеп төшми, үзеннән-үзе генә чәчрәп чыкмый. Кыскасы, юктан бар булмый. Күп ягы билгесезлек белән өртелгән иҗат эшен, аның серле якларын ачып салып, бу «серлелекне» берникадәр күктән җиргә төшерү булса булыр инде, шунысын да әйтим: хәтта безнең телдә «илһам килү» дип йөртелгән күтәренке иҗат дәрте вакытында шатландырып һәм канатландырып «әллә каян гына» каләм очына килеп төшкән кадерле «табышлар »ның да чыганагы бар.
Ул чыганак — язучы үзе, аның туганнан бирле җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе, белеме, тел хәзинәсе. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша. Чөнки (моның инде әйтелгәне дә бар шикелле) йорт салучыга төзү материалы никадәр кирәк булса, язучыга тел дә шул дәрәҗәдә үк кирәк. Халык тормышында телнең тоткан урынын, аның әһәмиятен тирәнтен аңлап, телгә мәхәббәте булган язучы гомер буе тел байлыгы җыя. Нинди юллар белән генә баетмый язучы үзенең телен! Бу яктан аны алтын һәм асылташлар эзләүчеләр белән тиңләргә мөмкин булыр иде. Андый язучы яки тел белгече сирәк очрый торган берәр кадерле сүз очраткан саен, аны, асылташ табучы галим шикелле, әйләндерә-әйләндерә карап, аңа соклана, ул аның тарихы, хәзерге тормышы һәм киләчәге белән кызыксына, матурлыгыннан яки тапкырлыгыннан ләззәт таба, куана. Андый язучы һәм галим өчен һәр сүзнең үзенә генә хас кадерле үзенчәлеге, үз кыйммәте бар.
Кемнең дә булса асылташны гади таштан аера алмавы геологны ничек җәберләсә, телнең кадерен белмәүче, аны аңламаучы һәм бозучылар тел белгеченең һәм язучының да шулай ук кәефен кыралар.

Әсәрнең теле образлы да, нәфис тә, җиңел дә һәм, туларның һәммәсе өстенә, дөрес тә булсын өчен, әдип кешегә шул рәвешчә хәстәрлек күргәннән соң да бик күп көч салырга, күп эзләнергә туры килә әле.
Никадәр тырышып язса да, соңыннан, язып тәмамлаганнан соң, әсәренең үзен канәгатьләндерми башлавы турында язучылардан еш кына ишетергә мөмкин. Язган вакыттагы иҗат кайнарлыгы суына башлаганнан соң, салкын кан белән күз салганда, әсәр язгандагы кебек үк куандырмый башлый, аңа нидер җитеп бетми, нидер күңелдәгечә түгел, гомумән әсәрнең кәгазьгә төшкәне күңелдәгесеннән йомшаграк булып чыкты кебек сизелә. •
Нигә болай? Нигә хикәянең күңелдә уйланганы шундый дулкынландыра да, нигә ул кәгазьгә төшкәндә зәгыйфьрәк чыга? Әйтерсең язганда буявы уңа, ялкыны сүрелә. Моның төп сәбәбе, күрәсең, тормышны тирәнрәк аңламау өстенә, образлы фикер йөртү белән кыюрак эш итә белмәүдә һәм гомумән әдәби осталыкның җитмәвендәдер. Әмма үз хаталарымның сәбәбен өйрәнә торгач, мин шундый фикергә килдем: күп очракларда төп сәбәпләрнең берсе һәм иң әһәмият-лесе — тел байлыгы җитмәүдә, күңелдәген бөтен тирәнлеге белән көчле итеп әйтеп бирер өчен телнең барлык мөмкинлекләреннән файдалана белмәүдә, шуңа осталык һәм тәҗрибә, тырышлык һәм, мин әйтер идем, хәтта тәвәккәллек җитмәүдә булса кирәк.
Миңа бу мәсьәләдә үз тәҗрибәмнән кайбер мисаллар китерергә туры килер шикелле. Бу — минем иҗат тәҗрибәм кырыеннан ташып торудан, шуны кая куярга белмичә, кемне дә булса өйрәтергә ашыгуымнан түгел. Кич юк! Иң элек бу минем үзем өчен уйлануларым, әдәби хезмәтемнең йомшак якларына билгеле бер анализ ясаган сыман, аны күз алдына китереп, шуларны кәгазь өстенә төшереп каравым. Шуннан соң гына икенче бер уй алга килеп баса. Кем белә, бәлки бу уйлануларның әдәбиятка килергә теләүче кайбер иптәшләргә кирәге чыгып куяр?
Иң башта мин авыл картлары сөйли торган бик гади авыл теле белән язарга тырышып карадым. Миңа авыл кешеләренең сөйләү теле бик ошый, алар арасыннан картларның тирән мәгънәле, тапкыр һәм үткен телләре аеруча кызыктыра иде. Шул уңай белән мин Л. Толстойның балалар өчен язган
кечкенә хикәяләрен һәм халык әкиятләрен искә төшергәлә-дем. Үсмер чакта әкият тыңларга бик ярата идем. Каюм Насыйри кулы белән язып алынган татар халык әкиятләрендә дә халык теленең сафлыгына сокланасың; телнең көченә ышанып, кадерен, урынын белеп кулланганда гади «авыл» сүзенең нинди тирән, эчтәлекне нинди художество көче белән гәүдәләндереп бирүенә хәйран калып укыйсың. Авыл халкы үзенең көндәлек тормышында теләсә нәрсә турында сөйләшә торган шул ап-ансат гади сүзләрнең шундый көчле образлар тудыра алуларына, шулай дулкынландырырлык көчле булуларына хәтта ышануы да кыен иде.
Әмма бу гадилекнең эчке мәгънәсен һәм «серен» мин бераз соңрак кына төшендем. Гадилекнең дә төрлесе була икән. Минем кайбер очерк һәм язмаларымның теле эчтәлекнең тирән мәгънәсен бирергә көче җитә алмаслык, беркатлы, шактый ук примитив тел булып чыкты. Шунлыктан, билгеле, андый тел дулкынландырмый, укучыга көчле йогынты ясый алмый иде.
Баштарак язган хикәяләремнең дә теле күп вакытны үземне канәгатьләндермәде.
Минем беренче хикәяләремнең берсендә, мәсәлән, күл «нәни борынын йомшак аяклары арасына куеп, бөгәрләнеп яткан мәче гәүдәсенә» охшый; күк күкрәү «күк белән җир кара-каршы сөзешкәндәй...» күренә. Хикәя герое Сәлимнең, яшьлек дәртен һәм тән көчен кая куярга белмәүдән, «...сикер-гәлисе, бик каты итеп, менә шушы тирә-якны басып яткан авыр тынлыкны ертырлык итеп, җир өстен... сискәндерерлек итеп...» кычкырасы килә. Сәлимнең җыелышка әйтәсе сүзләре, «чүмәлә башыннан куркытылган чыпчыклар кебек, төрлесе төрле якка таралып» бетәләр.
Мондый чамадан тыш күпертелгән гипербола куллану беренче карашта образлар белән уйлаудагы кимчелектән килеп туа кебек күренергә мөмкин. Чыннан да, монда телгә килеп җиткәнче образларның үзләрен сайлау мәсьәләсе бар бит әле. Каян болар, тормыштанмы, әллә әдәбияттан килеп кергәннәрме?
Каян гына булсалар да, бу шул әлеге әдәби әсәр булгач, анда бөтенесе дә, ничектер, бөтенләй башкача, әдәбиятча булырга, искитәрлек матур, шәп яки коточкыч, дәһшәтле һәм тагын әллә ничекләр булырга тиеш дигән караштан килеп
туган булса кирәк. Әмма тирәнрәк алганда, моның нигезендә дә шул ук тел көчсезлеге ята. Ахыргы чиктә бу да реализм методының тән кануннарыннан берсен тирәнтен үзләштереп җиткермәүдән, чынбарлыкны тормышның үз образлары аша, димәк, реалистик тел белән бирүнең мөмкинлеген үзләштереп бетермәүдән килә. Әгәр мин гади сүзнең көченә ышанган булсам, әдәби әсәрне ниндидер аеруча «көчле», күперенке сүзләр белән, «матурайтып» язарга кирәк дип уйламасам, бу күренешләрне кычкырып тормастай басынкы матурлыгы белән күз алдына китерерлек чаралар тапмас идеммени?
Өстә әйтелгән тел кимчелекләренең тагын бер сәбәбе, минемчә, әдәбиятның үзендә әйләнә торган тел байлыгын куллану белән генә канәгатьләнүдә булса кирәк. Мин ул вакытта халык теленнән яңа байлык эзләүгә, әсәремне моңарчы әдәбиятта булмаган отышлы яңа сүзләр, яңача әйтелешләр белән баетуга кирәгенчә игътибар итми идем. Татар әдәбиятының якты йолдызларына гашыйк кеше буларак, Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм башка кайбер язучыларның теленә шулкадәр сокланып яши идем, аларны камиллекнең шундый югары баскычына күтәргән идем ки, алар теленнән дә баерак, нәфисрәк телнең булу ихтималы турында бәлки уйлап та карамаганмын. Хәлбуки җәмгыять өзлексез алга бара, хуҗалык тармагында булсын, культура өлкәсендә булсын, көндәлек тормышка береннән-бере куанычлырак яңалыклар өстәлеп тора. Бөтен ил белән бергә кешеләр дә үсә, аларның белемнәре дә арта, эчке (рухи) дөньялары да катлаулана бара. Үзеннән-үзе билгеле, бу яңалыклар әдәби әсәрләрнең темасында һәм эчтәлегендә генә түгел, бәлки телендә дә чагылырга, әдәби әсәрләрнең теле яңа шартларны гәүдәләндерүче яңа сүзләр, яңа синтаксик формалар исәбенә дә байый барырга тиеш.
Телемне баету, әсәрләремдәге тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә — халык иҗатына, халыкның сөйләү теленә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Агай һәм апаларның, картларның һәм яшьләрнең сөйләү алымы минем телемә күп нәрсәләр өстәде. Газетада эшләгәндә, шундыйларның телләренә сокланып кайбер очеркларымны аларның үз телләреннән яза торган булдым (мәсәлән, «Самарадан кайткач» дигән очерк.
Халык иҗатын өйрәнү миңа тагын бер хакыйкатьне ачып салды. Кайбер язучылар әсәрләренең теле җитлекмәгән һәм
төссез булуны татар теленең «ярлылыгына» сылтыйлар. Янәсе, аларга яхшырак язарга телнең «ярлылыгы» мөмкинлек бирмәгән була. Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, мондыйрак караш әле хәзер дә яши. Кайберәүләр безнең телнең киләчәгенә гомумән зур өмет багламыйлар, аның өчен янмыйлар-көймиләр. Әмма бу — ялган һәм зарарлы фикер. Өстә әйтелгәнчә, татар халкының сөйләм һәм әдәби теле бөл ай да ярлы түгел иде, соңгы елларда исә ул яңа сүзләр һәм яңа төшенчәләр белән тагын да баеды. Тик аның үсүенә комачауламаска, телнең үсү юлына нигилизмнан киртәләр кормаска, бәлки, киресенчә, ярдәм итәргә кирәк. Теге яисә бу әсәрнең теле ярлы икән, шапшак һәм төссез икән, бу — авторның наданлыгыннан яки ялкаулыгыннан килә.
Габдулла Тукай «Җәйге таң хатирәсе» дигән шигырендә •гаң ату күренешен шундый нәфис буяулар белән, шулкадәр соклангыч итеп сурәтләп бирә, инде Тукайдан соң берәү дә ул күренешне аннан уздырып, аннан да остарак итеп тасвирлый алмас, никадәр тырышканда да, ул күренеш Тукай шигырен-дәгедән зәгыйфь, аннан төссезрәк чыгар кебек. Ләкин шуңа тиң күренешне үз сүзләре, үз көче белән бирергә омтылмаган язучы, минемчә, бервакытта да үз тавышы белән, үзенчә «җырлый» алмаячак, үзенә генә хас алым белән язуга ирешә ллмаячак. Моның өчен, билгеле, барыннан да элек талант кирәк, шуның өстенә, Маяковский әйткәнчә, дистәләрчә тонна «сүз рудасын» актарырга кирәк.
Нәр сүзне, һәр җөмләне, бөтен көче, бөтен нәфислеге ачылып җиткәнче, ювелир кебек, иң нечкә кораллар белән эшкә китерүче язучылар безнең хәзерге әдәбиятта байтак ук җыелыр иде. (Әгәр дә без әдәби тел үсте, баеды дибез икән, димәк, иң беренче нәүбәттә әдәби әсәрләрнең телен һәм ул әсәрләрне иҗат итүче әдип һәм шагыйрьләрнең бу өлкәгә керткән олешләрен дә күз алдында тотабыз. Чөнки әдәби телнең үсешендә язучының тоткан урыны ифрат зур.) Шундый тел осталары дип мин иң башта Ә. Еникине, Ф. Хөснине, И. Газины, Нәкый Исәнбәтне, шагыйрьләрдән X. Туфанны, С. Хәкимне, Г. Афзалны атап әйтер идем.
Агроном, бөтен сәләтен җигеп, орлыкны чәчү кондициясенә җиткерергә тырыша. Металл коючы үзе теләгән яхшы сыйфатлы корыч алу өчен шулай ук кулындагы бөтен мөмкинлекләрдән файдалана. Язучының да андый эше бар. Әсәрнең телен билгеле бер камиллек дәрәҗәсенә җиткерүне кайбер язучылар иҗат эшенең иң катлаулы, шул ук вакытта иң «күңелле» һәм иң мавыктыргыч бер өлеше дип карыйлар. Күрәсең, мин дә шулар исәбенә керә торганмын.
Тәҗрибә уртаклашу тәртибендә үз иҗатымнан кайбер мисаллар китерер идем.
«Намус» романының телен тәнкыйтьчеләр һәм укучылар башта ук ярыйсы гына эшләнгән дигәннәр иде. Шулай да соңгы басмаларын хәзерләгәндә тагын да җентекләбрәк укый башлагач, романда тел кимчелекләре һаман да бар булып чыкты.
Беренче басмаларында, мәсәлән, Илгизәр абыйсының үлүе турындагы хатны укыганда:
«—Әни, абый үлгән!..»—дип кычкыра иде. Әмма бу җөмлә кинәт һәм көчле әйтелүе ягыннан отышлы булса да, бөтенләй үк дөрес түгел. Чөнки Газиз «үз үлеме» белән үлмәгән бит, аны фашистлар үтергән. Соңгы басмасында мин бу урынны шулай төзәттем дә. Хәзер инде «Абыйны үтергәннәр!»— дигән җөмлә бераз сузынкырак булса да, мәгънәне дөрес бирү өстенә, анда фашист ларга ачу һәм нәфрәт авазы да ишетелә кебек.
Тагын мондый бер мисал китерергә мөмкин.
Беренче басмада Хәйдәр учак янына килеп утыргач, Нәфисә аңа болай дип әйтә иде:
«—Иптәш лейтенант,— ди,— моннан болай төн ката ялгыз башың каңгырап йөрмә син. Төн караңгы, юлларың әйләнеч. Адаша калсаң, синсез без нишләрбез?..»
Икенче басмада «төн»не күплектә алып «төннәр караңгы, юлларың әйләнеч» дип үзгәрткәч, җөмлә тулыланып китте, халыкчарак та яңгырый башлады. Әмма әле өченче басмага да эш калган икән. «Төн ката» бераз искергән сүз, аның өстенә бу җөмләдә тагы бер «төн» бар. Димәк, аны бүтәнчә язарга кирәк. «Без» дә артык булып чыкты. Чөнки «нишләрбез »нең ахыры бу урында шул ук «без»нең мәгънәсен бирә. Шулай төзәткәли, чарлый торгач, соңгы басмада бу урын шактый ук җыйнакланды шикелле:
«— Иптәш лейтенант,— ди,— моннан болай соңга калып ялгыз башың каңгырап йөрмә син. Төннәр караңгы, юлларың әйләнеч. Адаша калсаң, синсез нишләрбез?..»
Бу уңай белән шуны әйтәсе килә: әдәби әсәрнең телен яхшыртуга куйган хезмәт бервакытта да бушка китми. Бөтен кочеңне, барлык сәләтеңне куеп эшләмәстән, бары «илһам»га гына өмет баглап яту,, йомшак кына итеп әйткәндә, әдәби иҗатка җитди карамау булыр иде.
Тагын шунысы да бар: үз урынында кулланылмаган, бары (шзәк өчен генә әйтелгән «матур» сүзләр тормышның чын матурлыгын күмеп калдыралар яки аны бозып күрсәтәләр. Әдәбият остазлары безне нәфис сүзнең көчен, аның мөмкинлекләрен тирәнрәк аңларга, туган телебезнең иксез-чиксез Пайлыгыннан кыюрак һәм киңрәк файдаланырга өйрәтәләр. Үзеннән-үзе билгеле, чынбарлыкның реаль вакыйгаларын, безнең заман кешесенең катлаулы рухи тормышын халыкның меңнәрчә еллар буенча өзлексез үсә, камилләшә, матурлана килгән һәм гнуның өстенә халыкның катлаулы иҗат тәҗрибәсе белән баетылган реалистик теле генә дөрес һәм көчле итеп чагылдыра ала. Безнең телебез кемдер уйлап чыгарган «тозсыз» (•үзләр, «кәлҗемә» җөмләләр исәбенә түгел, бәлки халыкның иҗади хезмәте процессында зарури рәвештә, тормыш таләбе буенча «үзеннән-үзе» туган яңа сүзләр исәбенә яңарып килә. Вез, язучылар, халыкның элекке тел хәзинәсеннән файдалану белән бергә, күз алдыбызда туып килүче ул яңа сүзләрне дә иакытында ишетә һәм куллана белергә тиеш була торганбыз.
Хәер, әдәби әсәр теленең ниндилеге язучының укучы белән нинди мөнәсәбәттә булырга теләвенә карап та билгеләнә. Кайберәүләр үзен публицистикада көчлерәк хис итә. Шунлыктан ул фәлән темага укучы белән публицистик алым ярдәмендә сөйләүне артык күрә. Андый очракта язучы урыны-урыны белән укучыга турыдан-туры да мөрәҗәгать иткәли, һәм бу алым, белеп кулланганда, язучының осталыгы да җиткәндә, билгеле, ярыйсы ук уңышлы да чыга. Безнең көннәрдә драматургларның кайсыберләре, хәтта кайбер әсәрләрен куйганда, автор буларак үзләре сәхнәгә чыгалар.
Нечкәртергәрәк яратучы, «татлырак» тел белән язарга омтылучы бер ише язучылар, лирик әсәрләрдә турыдан-туры «үзләре булып», үз исемнәреннән дә язгалыйлар. Билгеле, теге .яисә бу алымның уңышлы яки уңышсыз чыгуы барыннан да бигрәк язучының талантына бәйле. Бу турыда әнә халык та әйтә бит: «Уңган хатын арыш онын кәбаб итәр, уңмаганы бодай онын харап итәр»,— ди.
Шулай да эпик әсәрләрдә бу алым, минемчә, максатка ирешергә ярдәм итми булса кирәк. Шунлыктан мин «Намус» романын язганда вакыйгалар белән укучы арасында язучы барлыгын укучыларның онытуына, үзен вакыйгаларның эчендә катнашучы итеп хис итүенә ирешергә теләгән идем. Чөнки, минемчә, укучыны үз артыңнан ияртеп, китаптагы вакыйга һәм кешеләр турында, музейдагы җитәкче кебек, үзең сөйләп бару эпик әсәрләр өчен хас алым түгел. Монда укучыга комментатор да, экскурсиядәге кебек сөйләп йөрүче дә, әйдәп баручы да кирәкми. Ул вакыйгалар эчендә үзе яшәсен, барысын да үз башыннан кичерсен. Шуңа ирешкәндә, әсәрнең укучыга тәэсире көчлерәк була. Чөнки оста язылса, укучы геройлар кичергәнне үз башыннан да кичерә. Мондый очракта бөтен туган илнең язмышы яисә халыкның карашы, уй-фикере турында сүз барганда, язучы аларны халыкча, бөтен халык күзлегеннән чыгып гәүдәләндерергә тырыша. Шунлыктан әледән-әле үзенә: «Бу турыда халык ничек дип, нинди сүзләр белән әйтер иде икән?»— дигән сораулар куярга һәм аларга үзе үк җавап та бирергә тиеш була.
Димәк, мондый алымны ахырына кадәр җиткерү өчен романның геройларын да, тормыштагыча, һәркайсын үзенчә, үз теле белән сөйләтергә кирәк була. Геройның теле аның характерының үзенчәлеген, дөньяга карашын, хәтта һөнәрен дә чагылдыру мөмкин. Мәсәлән, Сәйфи теле романда сүз составы белән дә, сөйләү формасы белән дә бүтәннәр теленнән кискен рәвештә аерылып торырга тиеш иде. Чөнки ул үзе дә бүтәннәр кебек түгел. Сәйфи кебекләргә сүз вак җанлылык-ларын, эчке пычрак дөньяларын яшерергә, икейөзлелек битлеген саклап калырга хезмәт итә. Сәйфи, мәсәлән, мондый тел белән сөйли:
«— ...Инде бер төрле, барын бергә төйнәп әйткәндә, без нәрсә күрәбез? Без, иптәшләр, күрәбез шуны: дисвительни, түгел мирни вримедә генә, сугышның шундый куркынычлы, и шундый, стал быт, авыр чагында да безнең «Чулпан»ыбыз махы бирмәде. Дисвительни, ул алга китмәде, иллә-мәгәр, әйтергә кирәк, артка да чигенмәде...»
Күрәсез, монда эчтәлексез сүзләрне, берни дә әйтми торган, бары күз буяу өчен генә китерелгән «кысыр» сүзләрне шактый ук күп кулланырга туры килде. Шулай ук сүзләрнең әйтелеше дә бик бормалы-сырмалы. Кыскасы, мин моның белән икейөзле куштан кешенең характерын ачарга тырышып карадым.
Персонажның холкы-фигылендәге кайбер аерым сыйфатларны яисә аның һөнәренә, эшенә бәйләнешле үзенчәлекләрне, миңа калса, җөмләнең мәгънәсе белән бирүдән тыш төзелеше аша да чагылдырып була шикелле. Мәсәлән, чын-чыннан түрә булып әверелгән, бүтәннәр фикере белән исәпләшеп вакланмыйча, әмер биреп кенә торырга күнеккән бюрократлар гадәттә, үзләре дә сизмичә, өзек-өзек эндәш җөмлә Iсулланырга яратучан булалар. Шуның нәкъ киресе дә очрый. Ьәрвакыт халык белән киңәшеп эшләүче, бүтән кешеләр фикеренең кадерен белүче чын-чыннан демократ рухлы җитәкче әңгәмәдәше белән киңәшебрәк сөйләшүчән була: «Сез пичек уйлыйсыз? Сезнеңчә дә шулай түгелме?»—дигән гыман. Менә бу соңгы форманы мин райком секретаре Җәүдәт Мансуров сөйләшенә хас дип уйлаган идем.
Сәйфи ишеләрнең телен «табуы» ул кадәр кыен түгел. Чөнки, өстә әйткәнемчә, ул үзенең кире ягы белән күпчелектән кискен рәвештә аерылып тора. Картлар, карчыклар, балалар, яшүсмерләр телендәге үзенчәлекне «тотып» алуы да көч җитмәслек эш түгел. Чөнки боларның характерыннан тыш, яшьләренә хас үзенчәлекләре дә күзгә бәрелебрәк тора. Иң кыены— халык арасында күпчелекне тәшкил иткән төп буынны гәүдәләндерүче уңай образларның телен табу. Мәсәлән, Нәфисә шикеллеләр нинди тел белән сөйли, аларның сөйләмендә нинди үзенчәлекләр булырга мөмкин? Хәзерге колхоз яшьләренең күбесе — бригадирлар, звено башлыклары, терлекчелектә эшләүчеләр, тракторчылар, укытучылар, китапханә эшчеләре — сигезьеллык, унъеллык мәктәп яисә техникум тәмамлаган, комсомолда тәрбияләнгән кешеләр. Алар һәммәсе дә әдәби телдә сөйләшәләр. Димәк, аларның сөйләшенә карт-карчыкларга карата кулланылган алымны алга сөрү яисә сөйләмнәрен сүз боздыру юлы белән «бизәп» бирү мөмкин түгел. Шуның өстенә, мәктәптән соң алар телендә шивә үзенчәлекләре дә бөтенләй калмый диярлек. Димәк, аларның телен Минзәлә яки Буа ягының телендәге үзенчәлек беләндә «матурлап» булмаячак.
Әмма без, язучылар, моны ниндидер җиңеп чыга алмаслык Iчленлыкка санасак, безнең әсәрләребездә хәзерге заман геройлары һәммәсе дә бер үк тел белән, эчпошыргыч дәрәҗәдә дөрес т;>, «культурный» да итеп сөйләшә башласалар, андый әсәрне уку чиктән тыш күңелсез булыр иде.
Күрәсең, безнең заман героеның йөрәге ничек тибүен, аның уйларын, тойгыларын көчле итеп бирү өчен, әлеге шул бик борынгы телебезнең яңа мөмкинлекләрен табарга, хәзерге газета сүзләре белән әйткәндә, телнең «эчке резервларын» тагын да кыюрак файдаланырга кирәктер.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.