Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01

Общее количество слов 3871
Общее количество уникальных слов составляет 1957
33.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
КЕРЕШ (татар халкы һәм Татарстан турында кыскача сүз)
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
§ 1. Борынгы ыруглык чорында Татарстан җирләре
§ 2. Идел һәм Кама буйларында иң борынгы кешеләр
§ 3. Яңа таш гасыр
§ 4. Борынгы кешеләр тормышыннан
§ 5. Борынгы металлургиядә беренче уңышлар
§ 6. Ыруглык җәмгыятенең таркалуы
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
§ 7. Һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше
§ 8. Көнчыгыш Европада һәм Урта Идел буенда беренче төркиләр
§ 9. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Аварлар, болгарлар, хәзәрләр
§ 10. Евразия далаларындагы күчмә төркиләр. Төрекләр, бәҗәнәкләр, кыпчаклар
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
§ 11. Төрки каханлыгы
§ 12. Кимәк каханлыгы
§ 13. Хәзәр каханлыгы
§ 14. Бөек Болгар иле
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
§ 15. Идел буендагы беренче болгарлар. Яңа болгар дәүләте—Идел Болгары оешу
§ 16. Болгар дәүләтенең җире, халкы, күршеләре
§ 17. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм хәрби эшләр
§ 18. Иҗтимагый-сәяси төзелеш
§ 19. Болгар шәһәрләре. Болгар һәм Суар
§ 20. Бүләр һәм башка шәһәрләр. Авыллар
§ 21. Мәдәният һәм мәгърифәт
§ 22. Тышкы элемтәләр
5. АЛТЫН УРДА
§ 23. Борынгы татарлар һәм Чыңгыз хан
§ 24. Монгол яулары һәм Алтын Урданың барлыкка килүе
§ 25. Алтын Урданың башлангыч дәвере. Бату хан
§ 26. Алтын Урданың кодрәтле чоры. Үзбәк хан
§ 27. Алтын Урданың сәяси-дәүләт төзелеше
§ 28. Алтын Урданың икътисадый тормышы
§ 29. Гаскәр һәм корал төрләре
§ 30. Алтын Урда шәһәрләре. Сарай-Бату һәм Сарай-Бәркә
§ 31. Алтын Урданың башка шәһәрләре
§ 32. Алтын Урданың мәдәнияте. Матди дөнья
§ 33. Алтын Урданың мәдәнияте. Рухи дөнья
§ 34. Алтын Урда дәүләтендә Болгарның тоткан урыны
§ 35. Иске Казан
§ 36. Туктамыш, Идегәй һәм Алтын Урданың куәтен торгызуда соңгы омтылышлар
§ 37. Алтын Урданың таркалуы
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ
§ 38. Казан ханлыгының барлыкка килүе
§ 39. Җире һәм халкы. Ханлыкның башлангыч чоры
§ 40. Икътисадый тормыш. Хуҗалык итү, һөнәрчелек һәм сәүдә
§ 41. Дәүләт белән идарә итү һәм иҗтимагый төзелеш
§ 42. Хәрби эшчәнлек һәм кораллар
§ 43. Казан ханлыгының мәдәнияте
§ 44. Ханлыкның башкаласы Казан шәһәре
§ 45. Сәяси тарих. XV йөзнең икенче яртысы
§ 46. Сәяси тарих. XVI йөзнең беренче яртысы
§ 47. Казан ханлыгын яулап алу
§ 48. Башка татар ханлыкларының кыскача тарихы
Хронологик таблица


КЕРЕШ
Татар халкы үзенең теле белән Алтай телләре гаиләсенең төрки төркеменә карый. 1989 елда Бөтенсоюз халык санын алу мәгълүматларына караганда, элеккеге Союзда 6 920745 татар (шулардай 271 715 е Кырым татарлары) яшәгән булып күренә. Сан ягыннан татарлар СССРда алтынчы урынны биләгән.
Телләр гаиләсе — ул генетик кардәш телләр бердәмлеге, ягъни борынгы бер телдән, бер тамырдан, баба телдән үк килгән уртак сыйфатлары булган телләр җыелмасы дигән сүз. Алтай телләре гаиләсе—иң зурлардан берсе (тагын һинд-европа, сино-тибет, афразия, урал телләре гаиләләре һ. б. бар). Бу гаилә өч төркемгә: күләме белән зур төрки, зур булмаган монгол һәм тунгус-маньчжур телләре төркемнәренә бүленә. Алтай телләре гаиләсенең төрки телләр төркеменә, татар теленнән башка, төрек, үзбәк, казах, кыргыз, төрекмән, азәрбайҗан, башкорт, чуаш, каракалпак, гагауз, карачай, балкар, комык, нугай (элек — нугай татарлары), уйгыр, алтай, хакас, якут, тува, шор, долган һәм кайбер аз санлы халыкларның телләре керә.
Татарларның зур бер өлеше үзләренең туган республикасы Татарстанда яши. Биредә алар 1 765 404 кеше. Башкортстанда да татарлар күп—1 120 702 кеше. Татарларның төп өлеше Идел-Урал буе һәм Көнбатыш Себер төбәкләрендә тупланган. Менә 1989 елгы халык санын алу мәгълүматларыннан берничә сан: Төмән өлкәсендә 227 443, Чиләбе өлкәсендә 224 605, Свердловск өлкәсендә 183 781, Ульяновск өлкәсендә 159 093, Оренбург өлкәсендә 158 564, Пермь өлкәсендә 150 460, Самар өлкәсендә 115 280, Удмуртия республикасында 100 343 татар. Хәтта Көнчыгыш Себер белән Ерак Көнчыгышта да 204 637 татар кешесе яши. Эре шәһәрләрдә һәм промышленность үзәкләрендә татарлар күп. Мәскәүдә, мәсәлән, алар сан ягыннан (157 376 кеше) руслар, украиннар һәм еврейләрдән кала дүртенче урында торалар. Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше, Казахстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу мәгълүматларга Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә—Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер мәгълүматларга караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
Ләкин татарлар Россия Федерациясенең көнчыгышта Көнбатыш Себердән алып көнбатышта Кырымга кадәр, төньякта Казаннан башлап көньякта Әстерханга кадәр бер җирдә дә диаспора булып санала алмыйлар. Бу киңлек татарларның халык булып формалашкан җире, ягъни туган иле булып санала.
Халык — кешеләрнең тел, мәйдани (территориаль), икътисадын һәм мәдәни уртаклыгы ул. Аны кабиләчелектән соң һәм милләт барлыкка килгәнче чордагы этник берлек дип карау гадәткә кергән. Халык колбиләүчелектән башлап яңа заманга кадәрге төрле тарихи чорларда барлыкка килгән. Татар халкы оешкан чор, Евразиянең урта киңлегендә яшәүче башка күп кенә халыклардагы кебек үк, феодализм дәверенең нык үскән, җитлеккән урта гасырына туры килә. Бу очракта «халык» сүзе тарихи-этник берәмлекне белдерә (русча термины — «народность»).
Бөтен татар халкының урта гасырдагы гомуми һәм бердәм дәүләте булган Алтын Урда нәкъ әнә шул югарыда әйтелгән чикләрдәге җиргә урнашкан була һәм Урда таркалганнан соң шул җирдә биш татар ханлыгы: Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыклары барлыкка килә. Бүгенге татар халкының этнографик төркемнәре, ягъни Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм татарлары һәм мишәр татарлары әлеге ханлыклар халкының турыдан-туры дәвамы булып торалар (мишәр татарлары Казан һәм Касыйм ханлыгы җирләрендә яшәгәннәр). Бу төркемнәрдән тыш румын һәм Польша-Литва татарлары да бар. Татар халкының санап үтелгән төркемнәре, тел һәм мәдәният ягыннан кайбер аерымлыклары булуга карамастан, гомум этник нигездә барлыкка килгәннәр. Алар уртак бер этноним — барлык татар халкын бердәм этноска җыя торган «татар» дигән исем йөртәләр.
Татарлар дөньядагы өч иң зур диннең (христиан һәм буддизм белән беррәттән) берсе булган ислам динен тоталар. Ул X гасыр башында ук, 922 елда, Идел Болгарында рәсми дин төсендә кабул ителә. Шул чакта, ислам дине белән бергә, гарәп язуы да килеп керә. Бу язу халыкның белемлелеген һәм гомумән рухи байлыгын үстерүдә гаять зур роль уйный. Ислам дәүләт дине була һәм, үзләрендә һәртөрле дин тоту иреге саклануга карамастан, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары чорында тагын да ныгый. Бу хәл татар җәмгыятенең әүвәл заманнардан ук шактый демократик булуы хакында сөйли.
Татар халкы тарихы азатлык, бәхет өчен һәм илнең чәчәк атуы өчен аяусыз көрәшкән һәм якты исем калдырган батыр шәхесләргә бай. Алар — урта гасырның зур дәүләт, сәяси һәм гаскәри эшлеклеләре, милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары һәм атаклы галим-мәгърифәтчеләре: Идегәй һәм Чура батыр, ханнар — Ибраһим һәм Сафагәрәй, ханбикәләр—Нурсолтан һәм Сөембикә, Булат һәм Нурали Шырыннар, Батырша һәм Бәхтияр Канкаев, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспралы һәм Каюм Насыйри, Йосыф Акчура һәм Рәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди һәм Риза Фәхретдинев, Фатих Кәрими һәм Закир Кадыйри, бертуган Максудилар, Шәрәфләр һәм башка фидаи затлар.
Татар халкының, аерып әйткәндә Казан татарларының, хәзерге вакыттагы милли дәүләт формасы булып Татарстан Республикасы исәпләнә. Ул 1920 елда Татарстан АССР булып төзелә (1921—1945 елларда төп халкы Кырым татарларыннан торган Кырым АССР да яши). 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты игълан ителде, ә 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты сайланды. 1992 елның 21 мартында республикада Татарстанның мөстәкыйльлеге хакында бөтенхалык референдумы үткәрелде, ә шул ук елның 6 ноябрендә ТР Югары Советы Татарстан Республикасының Конституциясен кабул итте, анда Татарстан халыкара хокуклы субъект дип игълан ителде.
Татарстан 67,8 мең кв. км җир мәйданы били. 1992 ел башында республикада 3 млн 705 мең кеше яши иде. 2000 елга халык саны 4 млн га җитәр дип исәпләнелә. Татарстан Идел буе республикалары һәм өлкәләре арасында халык саны буенча беренче урында тора. Республика халкының 48,5 проценты—татарлар, 43,3 проценты—руслар. (Анда барысы 107 милләт кешесе яши.)
Безнең республикада 43 административ район, 19 шәһәр, шул исәптән республика буйсынуындагы 11 шәһәр бар. Татарстан Республикасының башкаласы—Казан шәһәре. Анда 1 млн 100 мең кеше яши. Казан—Көнчыгыш Европадагы бик зур индустрия, фән һәм мәдәният үзәге. Зурлыгы ягыннан караганда, ярты миллионнан күбрәк халкы булган һәм күп йөк сыйдырышлы «КамАЗ» автомобильләре җитештерүче промышленность гиганты белән бөтен дөньяга танылган Чаллы шәһәре икенче урында тора.
Татарстанның куәтле хәзерге заман индустриясе бар. Анда машина төзелеше (аңа бөтен промышленность продукциясенең 42,6 проценты туры килә), химия һәм нефть химиясе промышленносте, нефть чыгару һәм электр энергетикасы өстенлек итә. КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе комплексы, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, хәрби промышленность предприятиеләре икътисадый куәтнең нигезен тәшкил итәләр. Татарстанда авыл хуҗалыгы нык үскән, аның зур төзелеш базасы бар. Товарларны, нигездә промышленность товарларын, читкә чыгару һәм читтән кертү күләме үсә бара. Базар мөнәсәбәтләре киң колач ала.
Татарстан һәм аның башкаласы Казан куәтле фән үзәге булып танылды. Республикада, мәсәлән, 80 гә якын фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлык бюросы, 14 югары уку йорты бар. Уку йортлары арасында Казан университеты алдынгы математика, химия, медицина һәм көнчыгыш телләре фәннәрен өйрәнүдә иң өлкән үзәкләрнең берсе булып танылды. Н. И. Лобачевский, Н. Н. Зинин, А. М. Бутлеров, И. М. Симонов, В. М. Бехтерев, И. Хәлфин, X. М. Френ, И. Н. Березин, К. Ф. Фукс, А. А. Казембек, Н. Ф. Катанов һәм башка күп кенә атаклы галимнәрнең исемнәре аңа дөньякүләм дан-шөһрәт китерде. 1991 елда республикада үзәге Казанда булган Татарстан Фәннәр академиясе төзелде.
Татар халкы тамырлары ерак гасырларга барып тоташа торган бай матди һәм рухи мәдәнияткә ия. Безнең халык үзенең күп гасырлы әдәбияты, сәнгате һәм мәдәниятенең башка тармаклары тарихы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бу тарих кешелек мәдәниятенә Кол Гали, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Муса Җәлил, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Рөстәм Яхин, Нияз Даутов, Рудольф Нуриев, Илһам Шакиров кебек якты талантлар бирде.
Шулай итеп, кадерле укучылар, татар халкының һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихына—ифрат катлаулы, әмма бик бай һәм гаҗәеп кызыклы тарихи сәхифәләре эченә тирәнрәк керү өчен хәерле юл телибез сезгә!
§ 1. БОРЫНГЫ ЫРУГЛЫК ЧОРЫНДА ТАТАРСТАН ҖИРЛӘРЕ
Каманың Идел кушылдыгы икәнлеген сезнең һәркайсыгыз белә. Ләкин ул һәрвакыт шулай булды микән? Бик борынгы заманда, бер миллион еллар чамасы элек, геологиядә дүртенчел дип йөртелгән чор башында — безнең төбәктә кеше дигән зат күренүдән күп элек—бу якларда бөтенләй башка төрле табигый шартлар булган. Ул чактагы Көнчыгыш Европаның иң зур елгасы булып Кама елгасы (беренче юл ярган, элгәре Кама) саналган. Аның хәзерге Идел үзәне буйлап аккан бер кушылдыгы булган һәм ул бүген Иделгә Кама коя торган урында әүвәлге Камага килеп тоташкан. Бүгенге рәвешендәге Идел ул чакта булмаган әле.
Әгәр дә без бүгенге Идел һәм Кама буйларында фил һәм мөгезборын кебек көньяк җәнлекләрен күрә калсак, үз күзләребезгә үзебез ышанмас идек. Әмма әүвәлге ерак заманнарда алар безнең җирләрдә дә яшәгәннәр, чөнки ул чакта климат бик җылы булган. Үсемлекләр дөньясы да шул климатка туры килгән — бүгенге чыршы-нарат урманнары урынында җылы яратучы көньяк агачлары үскән.
Бу күренеш көчле суыну, ягъни, фәндә аталганча, Бөек бозлык чоры башлангач үзгәргән. Әлеге хәл моннан 800 мең еллар элек булган. Төньяктагы бозлыклар күп меңъеллыклар дәвамында акрынлап зурайганнар һәм Евразиянең бөтен төньяк өлешен каплап алганнар. 5 млн кв. км мәйданны биләп алган ике чакрым калынлыгындагы бозлык көньякка таба шуышкан. Аның кайбер тармаклары көньякта Днепрның түбәнге агымына, ә Идел-Кама бассейнында хәзерге Пермь шәһәре тирәсенә барып җиткәннәр. Безнең җирләрдә салкын, арктик климат урнашкан. Җылы яратучы җәнлекләр үлеп беткән, алар урынына мамонтлар, йөнтәс мөгезборыннар, мәгарә аюлары, төньяк боланнары, ак төлкеләр үрчегән. Шулай ук үсемлекләр капламы да үзгәргән, киң яфраклы урманнарны ылыслы урманнар алыштырган, ә бозлык кырыйларында тундра зонасы барлыкка килгән.
Меңъеллыклар үтә торган. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Бозлык астыннан агып чыккан куәтле ташкыннар Камага килеп кушылганнар һәм аны «урталай кискәннәр». Шул рәвешле хәзерге Иделнең барлыкка килү процессы башланган. Бозлык һаман эри барып, төньякка таба чигенгән. Бозлык чоры моннан 25 мең еллар элек тәмамланган, ә бозлык үзе исә өлешчә Төньяк боз океанында һәм Гренландиядә генә сакланып калган.

§ 2. ИДЕЛ ҺӘМ КАМА БУЙЛАРЫНДА ИҢ БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР
Идел һәм Кама бассейнында иң беренче кешеләр бозлык чорында, урта палеолит дип аталган заманда ук күренә башлаганнар.
Палеолит—ул иң борынгы таш гасыры дигәнне аңлата (ике грек сүзеннән: «палайос» — борынгы һәм «литое» — таш). Палеолит — кешелек тарихының иң борынгы чоры — өч миллион чамасы елга сузылган. Үз чиратында ул өч этаптан тора: түбәнге палеолит (иң борынгысы һәм иң озагы), урта һәм югары (соңгы) палеолитлар. Әгәр дә иң борынгы кеше, аның хайваннар дөньясыннан аерылу тарихы Евразиянең көньяк киңлекләрендә һәм экваториаль Африкада барган икән, аның Көнчыгыш Европада, шул исәптән Идел-Камада килеп чыгуы нәкъ урта палеолит чоры белән бәйле.
Бу хәл 80—100 мең еллар чамасы элек була. Шушы чорда яшәгән кешеләрнең иң борынгы торулыклары безнең Татарстанда, Иделнең уң ярында хәзерге Тәтеш районының «Красная Глинка» дигән җирендә табылды. Шулай ук Кама буйлап югары күтәрелгәч, аның кушылдыгы Чусовой елгасы бассейнында һәм Пермь өлкәсендә кайбер торулыклар ачылды. Урта палеолит—неандерталь кешесе яшәгән чор. Сөяк калдыклары беренче тапкыр Германиянең Неандерталь үзәнлегендә табылганга күрә, бу иң борынгы кешеләр фәндә шул урын исеме белән аталганнар. Кешенең үсеш чылбырында неандерталь иң борынгы маймыл-кеше белән бүгенге кеше арасындагы буынны тәшкил итә. Неандертальләр—беренче аучылар; тупас һәм бик гади хезмәт кораллары — чапкыч, кыргычлар, таш пычаклар белән эш иткәннәр, күмәкләшеп кыргый җәнлекләр аулаганнар һәм табышларын тигезләп бүлгәннәр. Неандерталь базык гәүдәле, киң күкрәкле, зур башлы, көчле кеше; аяклары кыска, тез тирәсенә күтәрелгәч бөгелгән һәм куллары шактый озын булган.
40 мең еллар чамасы элек соңгы палеолит дәвере башланган. Бу чор тышкы кыяфәте белән хәзерге кеше—латинча Homo Sapiens (акыллы кеше) барлыкка килүе белән үзенчәлекле. Фәндә аларны шулай ук кроманьоннар дип атау тәртибе кабул ителгән—скелетлары беренче булып Франциянең Кро-Маньон авылы янында табылганга күрә. Алар инде неандертальләргә караганда зуррак төркемнәргә берләшкәннәр; беренче ыруглар барлыкка килгән, аларда бөтен кешеләр дә тигез хокуклы булган, күмәк тормыш иткәннәр. Ирләр көнозын ауда йөргән, ә башка бөтен эш, шул исәптән балаларны тәрбияләү—һәммәсе хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Күмәкләшеп көн күрү нәтиҗәсендә бала бары әнисен генә белгән, әнисенең ыруында үскән. Шул рәвешле борынгы ыруглык тормышы үзе хатын-кызны хуҗалык һәм җәмгыять тормышында өстенлекле хәлдә булырга мәҗбүр иткән. Нәкъ менә шуңа нигезләнеп, борынгы ыруглык җәмгыятенең баштагы дәвере матриархат чоры дип атала (ике сүздән тора: латинча «матре» — ана һәм грекча «архе» — башлангыч, өстенлек, хакимлек дигәнне аңлата).
Табигатьнең рәхимсез көчләре алдында кешенең көчсезлеге борынгы табынулар барлыкка килүгә этәргән. Борынгы кеше һич төшенә алмаган: ни өчен яшен яшенли дә күк күкри? Төнге караңгылык аны һәрчак куркуда, шомда тота, чөнки һәр тау куышында яки һәр әрәмә эчендә ерткыч җәнлек очравы мөмкин. Табигатьнең аңлашылмаган һәр күренешен ул гайре табигый көчләр гамәле дип карый, кешеләр төрле җәнлекләрдән һәм үсемлекләрдән килеп чыккан дип ышана. Мондый борынгы дин тотемизм (әйбергә табыну) дип атала.
Нәкъ менә шушындый дин-табынулар белән бер үк вакытта таштан хатын-кыз сыннары һәм кыяларга җәнлек сурәтләре ясау рәвешендә борынгы сәнгать тә туа башлый. Борынгы заманнарда кыяга рәсем ясау сәнгатенең гүзәл үрнәкләре, чын җәүһәрләре беренче буларак безнең илдә—Уралда Шулганташ мәгарәсендә табылды. Андагы эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сурәтләре ясалган.
Күптән түгел безнең Татарстан җирендә дә борынгы кеше ясаган уникаль рәсем табылды. 1970 нче еллар башында Иделнең уңъяк яры буенда Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Менә шул тешкә... мамонт сурәте ясалган. Шунда ук бу җәнлекнең урт тешләре дә казып чыгарылган. Елга яры буендагы ишелмәдән боларны 35 нче урта мәктәпнең (хәзер Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясе) 9—10 сыйныф укучылары Рамил Йосыпов, бертуган Камил белән Шамил Миңлебаевлар табып алганнар. Кызганычка каршы, ул урында вакытында археологик тикшеренүләр ясалмаган. Бу табылдыклар турында бары тик соңгы вакытта гына мәгълүм булды.
Соңгы палеолит кешеләренең торулыклары Татарстанда Идел, Кама буйларында һәм республиканың көнчыгышында Ык елгасы тирәсендә табылды.
12—14 мең еллар элек мезолит дәвере—урта таш гасыр чоры башлана («месос»—урта һәм «литое», әйтелгәнчә, таш дигән сүз). Бозлыкның тәмам чигенүе нәтиҗәсендә безнең якларда хәзергегә якын климат урнаша. Кешене инде ау гына канәгатьләндерә алмый, чөнки мамонт, йөнтәс мөгезборын һәм мәгарә аюы кебек эре җәнлекләр үлеп бетәләр, боланнар һәм ак төлкеләр төньякка таба күченәләр. Кешеләр балык тоту һәм, кайбер кыргый җәнлекләрне кулга ияләндереп, йорт хайваннары асрау белән шөгыльләнә башлыйлар. Кеше ук һәм җәя уйлап таба. Дөрес, ул вакытта әле укның очы таштан гына булган.
Мезолит кешеләренең яшәү урыннары безнең республика җирендә Каманың түбән агымында сулъяк яр буйлап, Агыйдел һәм Ык тамагында, Зөя буенда, Кама тамагы һәм Тәтеш янында Иделнең уңъяк ярында табылды.

§ 3. ЯҢА ТАШ ГАСЫР
Кеше яңа таш гасырга — безнең эрага кадәр IV һәм III меңъеллыкларны эченә алган неолит чорына («неос»—яңа) аяк баса. Бу чорда Идел һәм Кама буйларында кешеләр инде күбрәк күренә башлый. Хәзерге Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино тирәләрендә, ә Кама буенда елга тамагыннан башлап Агыйделгә кадәр арада утырган анда-санда агач йортлы торулыклар урнашкан булган. Аларда гаиләләре белән аучылар, балыкчылар һәм иген үстерүчеләр яшәгән.
Неолит чорында таш корал ясау эше камилләштерелгән—кешеләр балта, пычак һәм башка коралларның йөзен шомарту, үткенләү ысулларын уйлап тапканнар. Коралларны шундый нык һәм үткен итеп эшләгәннәр ки, пычаклар белән хәтта кырынырлык булган. Таш балталарны һәм чүкечләрне әүвәлгечә таякка бәйләп беркетү белән генә канәгатьләнмичә, аларны тишеп агач сапка утыртканнар.
Неолитны башкача неолит революциясе дип тә атыйлар. Барыннан да элек ул хуҗалык итүдә әзерне үзләштерү ысулыннан (аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнүдән) җитештерү ысулына, икенче төрле әйткәндә, җир эшкәртүгә һәм хайван асрауга күчүне аңлата. Шул рәвешчә, кешелек тарихында беренче тапкыр буларак утрак яшәү рәвеше туа: иген үстерү һәм хайван асрау барлыкка килә, аучылык итү камилләшә, балык тоту җиңеләя, кешеләр көймә ясарга өйрәнәләр. Тукучылык һәм балчык савыт ясау уйлап табыла.
Неолит революциясенең бу казанышлары борынгы кешеләр тормышын шактый җиңеләйтеп кенә калмаган, ә җәмгыятьнең алга таба үсеше өчен дә зур этәргеч булган. Әлеге казанышлар һәм яңалыклар борынгы кеше тормышында, әлбәттә, искиткеч зур урын тотканнар, һәм аларның һәркайсы турында озак итеп сөйләп булыр иде. Тик без биредә шул яңалыкларның берсенә генә кыскача тукталып китәбез.
Сүз керамика, балчык изеп, савыт-саба ясарга өйрәнү турында бара. Чүлмәк ясау, әйтик, иген үстерү яки хайван асрау шөгыле белән чагыштырганда әллә ни зур казаныш та түгел сыман. Ләкин ул беренче карашка гьша шулай. Төптәнрәк фикер йөртеп карасаң, бөтенләй башка нәтиҗә чыга. Иң әүвәл, әлеге балчык чүлмәк, кул белән генә әвәләнгән булуына карамастан, борынгы кабиләләр тормышында һәм көнкүрешендә утка куеп була торган беренче савыт. Әгәр элек кешеләр итне чи, ярым чи килеш яки күмер өстендә аз-маз кыздырып кына ашаган булсалар, чүлмәк ясау юлын тапкач, аш пешерергә, өреле шулпа ашарга өйрәнеп алганнар. Сөтле ризыклар саклау, шифалы үләннәр кайнату бары тик балчык савытлар барлыкка килгәч кенә мөмкин булган. Савыт-саба калдыклары матди культура тарихын өйрәнү өчен фәнгә зур ярдәм итә. Борынгы җәмгыятьнең безнең көннәргә кадәр яхшы сакланган истәлеге буларак, алар археологик культураларны билгеләгәндә, шул чор кешеләренең тормышы һәм көнкүреше, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләре мәсьәләләрен, башка культуралар белән бәйләнешләрен өйрәнгәндә бик күп кыйммәтле мәгълүматлар бирәләр.
Неолит чорында җәмгыять тормышында, рухи мәдәнияттә зур үзгәрешләр туган. Ырулар кабиләләр булып берләшкәннәр, этник төркемнәр (борынгы грек сүзе «этнос» кабилә, халык дигәнне аңлата) оеша башлаган. Нәкъ шушы чорда хәзерге һинд-европа һәм фин-угор халыкларының борынгы бабалары формалашкан, аерым археологик культуралар туган.
Археологик культура — бер үк вакыт, уртак мәйдан һәм гомуми матди культура белән билгеләнүче археологик истәлекләр җыелмасы. Ул нинди дә булса кабиләләр берлегенә туры килә. Әгәр археологик культура тарихи исеме безгә мәгълүм булмаган берәр борынгы кабиләдән калган булса, ул үзенә генә хас булган яки беренче тапкыр өйрәнелгән истәлек исеме белән, ә кайчак бу культураның үзенчәлегеннән чыгып шартлы рәвештә атала. Көнчыгыш Европаның һәм Татарстанның кайбер археологик культуралары хакында түбәндә кыскача сөйләп үтәрбез.
Меңъеллыклар үтә торган. Хайваннар дөньясыннан аерылып чыгып, кеше үзенең сабыйлык, балалык чорларын—таш гасырны узган. Бу дәвер аның өчен авыр булганмы, әллә аны «алтын гасыр» дип атап буламы икән? Юк, бу борынгы чор кеше өчен җиңел булмаган. Җир өстендә җәнлек-җанвар, кош-корт, ә суда балык күп булуга карамастан, аларны таш балта яки уклар ярдәмендә генә аулау бик кыенга туры килгән. Берничә йөз меңъеллыкларга сузылган бозлык чорында кеше салкын мәгарәләрдә, бөтенләй җайланмаган, шып-шыр, гади куыш-торакларда җәфа чиккән, үзе дә белмәгән авырулардан интегеп җан биргән. Башлыча иттән генә торган гел бертөрле ризык аның гомерен кыскарткан. Белгечләр фикеренчә, мәсәлән, неандерталь кешесе яшь чагында ничек кенә таза, көчле булмасын, 50 яшьләрендә инде бетерешкән картка әйләнгән.
Әмма, нинди генә авырлыкларга да карамастан, тормыш барыбер үзенекен иткән, кеше торган саен тәҗрибәлерәк, акыллырак була барган, һәм һәр буын үзеннән соң киләчәк буыннар өчен камилрәк нигез салып калдырган.

§4. БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫННАН
...Менә икенче атна инде Амо һәм аның иптәшләре юлбарыс эзеннән баралар. Бу якта яши торган юлбарыс түгел ул, ә су басудан качып, монда кояш чыгышы ягыннан килде. Килеп тә чыкты, Олы су үзәнендә яшәп ятучы Барс кабиләсенә күп зыян да салды—уннан артык кешесен тотып ашады. Башта ул аудан кайтканда бүтәннәрдән арттарак калган Камны эләктереп алды һәм, авызына адәм ите кергәч, тәмам котырды. Аннары берничә тапкыр суга баручы хатыннарны эләктереп алып китте. Кабилә башы Фау аксакалларны җыйды. Алар шундый карарга килделәр: ялгыз йөрмәскә, суга кораллы сакчылар белән бергә җыйнау барырга; бала-чаганың аланга чыгып уйнап йөрүләрен туктатырга, гомумән, һәркемгә һәр адымында сак булырга һәм кирәге юкта торулыктан чыгып йөрмәскә.
Кояшлы иртә. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Хатын-кызлар кайсы тире кыра, кайсы ит пешерә. Ирләр ауга җыена, төнгә калмыйча әйләнеп кайтырга кирәк. Кырый чатыр янындагы агачлар арасында уйнап йөрүче малайларның берсе кинәт кычкырып җибәрде, һәм бөтен кешенең күз алдында юлбарыс кабилә башының биш яшьлек улын эләктереп алып китте. Бала акыра, чәбәләнә. Бер мәлгә барча халык тынып калды. Фау агарынып китте. Ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм бер төркем иргә сөңге һәм гөрзиләрен алырга боерды.
Төркемдә Амо да бар иде. Алар ерткыч эзе буйлап озак бардылар. Ул арада кич тә җитте. Аучылар, соңгы тапкыр Бүре елгасы буйларын әйләнеп чыгарга ниятләнеп, текә яр башына күтәрелгәннәр иде, түбәндә тамагын туйдыргач ял итеп ятучы юлбарысны күреп алдылар. Кырыенда бала сөякләре аунап ята. Фау җан ачысы белән акырып җибәрде һәм бар көченә сөңгесен томырды. Юлбарыс ялт читкә тайпылды һәм камыш арасына кереп юк булды. Фау җиргә капланып башын бәрә-бәрә, бармаклары белән җирне тырнап үкси-үкси елады. Моңарчы күз яшенең нәрсә икәнен дә белмәгән имәндәй таза ир кешенең елавын карап торырга авыр иде. Амо Фауның үзен дә, аның һәлак булган улын да нык жәлләде. Кабилә башы, шулай итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана исемле җиткән кызы гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле, зәңгәр күзле Гулана...
Амо юлбарысны үтерергә ант итте.
Шушы вакыйгадан соң Фау ничектер кинәт картаеп китте, сулыкты, чәчләре агарды. Аның, бала кайгысыннан башка, кабилә өчен борчылулары да җитәрлек иде. Кешеләр, суга бару яки ауга кузгалу түгел, чатырларыннан чыгарга да курка башладылар. Ит бетеп килә, кабиләне ачлык көтә. Ни эшләргә соң?
Улы өчен үч алу теләге никадәр көчле булмасын, Фау үзенең кабиләне ташлап юлбарысны куа китәргә һич тә хакы юклыгын яхшы аңлый иде. Ул, кешеләрне җыеп, соңгы сүзен әйтте:
— Кем дә кем адәм ашаучы юлбарысны үтерә икән, Фау аңарга үзенең кызы Гулананы бирәчәк. Ул батыр, Фау үлгәннән соң, кабилә башы булып калачак!
Амо сикереп торды.
— Барс кабиләсен бәладән Амо коткарачак,—диде ул. Амо үзенә ике ярдәмче бирүне сорый.
Шунда ук ике аучы торып басты. Аларның берсе—Амо белән бергә уйнап үскән һәм бергә ауга йөргән Рану. Ул таза, чыдам, һәрвакыт ышанычлы юлдаш. Икенчесе—Тхи. Дөрес, Амо аны бик үк яратып бетерми, астыртын дип уйлый, хәтта бераз Гуланага да көнли иде. Әмма, аның иң оста сөңге атучы икәнлеген искә алып, Амо каршы килмәде. Ул үзе гөрзи белән сугуда дан тота: үзенең авыр имән гөрзие белән күпме ерткычның башын ярды икән инде!
Башта алар Олы су буйлап югары күтәрелделәр, Мамонтлар үзәнен әйләнеп үттеләр. Бүген икенче атна китте. Ерткычны күздән ычкындырдык ахры дип курыкканнар иде, ләкин, комлыкка чыккач, юлбарысның тау итәгендәге таллыкка таба киткән эзләрен тагын шәйләп алдылар. Көтмәгәндә яңгыр коя башлады. Ул көне буе туктамады. Кич булды. Төн үткәрү өчен ышык җир табарга кирәк иде. Бәхетләренә күрә, алар тау итәгендәге зур ташлар арасында мәгарә сыман бер куышлык күрделәр. Тик менә бүген аларга учак тергезергә мөмкинчелек булмаячак: дөрес, һәр аучының билбавындагы тире капчыгында чакма ташы белән коры мүге бар барын, ә соң шундый яңгырда кайдан коры агач аласың. Төнге ерткычлардан саклану өчен, алар чиратлашып сакта торырга булдылар.
Беренче булып Амо басты. Тирә-як дөм караңгыга чумды. Озакламый яңгыр туктады, ерткычлар төнге ауларына чыктылар. Бүреләр улый, шакаллар шыңшый башлады. Аларга Сыртланнарның җирәнгеч көлүе кушылды. Кайдадыр арыслан үкереп җибәрде, бөтен үзәнлек тетрәп китте. Җирнең юеш булуы файдага иде, чөнки җәнлекләр аучыларның эзен сизә алмадылар. Җитмәсә тагы җил дә ерткычлар оясы булган урман ягыннан исте.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
  • Части
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Общее количество слов 3871
    Общее количество уникальных слов составляет 1957
    33.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Общее количество слов 3830
    Общее количество уникальных слов составляет 1796
    30.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Общее количество слов 3800
    Общее количество уникальных слов составляет 1754
    31.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Общее количество слов 3847
    Общее количество уникальных слов составляет 1788
    29.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    50.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Общее количество слов 3887
    Общее количество уникальных слов составляет 1887
    29.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Общее количество слов 3853
    Общее количество уникальных слов составляет 1845
    30.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Общее количество слов 3913
    Общее количество уникальных слов составляет 1996
    30.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Общее количество слов 4034
    Общее количество уникальных слов составляет 1874
    30.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Общее количество слов 3862
    Общее количество уникальных слов составляет 1947
    28.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    49.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Общее количество слов 3870
    Общее количество уникальных слов составляет 2012
    27.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    49.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Общее количество слов 3910
    Общее количество уникальных слов составляет 2076
    29.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Общее количество слов 3820
    Общее количество уникальных слов составляет 1781
    32.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Общее количество слов 3928
    Общее количество уникальных слов составляет 1908
    30.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Общее количество слов 3859
    Общее количество уникальных слов составляет 1848
    30.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    51.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Общее количество слов 3809
    Общее количество уникальных слов составляет 1885
    28.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    50.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Общее количество слов 4053
    Общее количество уникальных слов составляет 1712
    32.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Общее количество слов 3897
    Общее количество уникальных слов составляет 1943
    29.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    50.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Общее количество слов 2402
    Общее количество уникальных слов составляет 1266
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов