Latin

Таш Сандык - 1

Общее количество слов 4251
Общее количество уникальных слов составляет 1903
32.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
46.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(сатирик комедия)
Катнашалар:
Мөстәкыйм
Йосыф Исхакович.
Суфия —Йосыфның хатыны.
Нуркае ы им
Миңлениса —Нуркасыймның хатыны.
Касыйм Сабирханович
Вил Вилданович
Сан Санович
Гали Вәлиевич
Вәли Галиевич
Сәли Садриевич
1нче милиционер
2нче милиционер
1нче санэпидстанция кешесе
2нче санэпидстанция кешесе
Биюче кызлар...

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Пәрдә ачылганда Мөстәкыйм фатирының ярлы гына җиһазландырылган бүл­мәсе. Гадәттәгечә, уртада өстәл, берничә урындык, кыршылган диван һәм дә ки башкалар.
Мөстәкыйм диванда гырлап йоклап ята. Бүлмәгә ашыгып Касыйм Сабирханович, аның артыннан Вил Вилданович, ак халатлы туташ, ике милиционер керәләр.
Касыйм Сабирханович (сәга­тенә карый). Сезгә унбиш минут вакыт. (Мөстәкыймгә төртеп.) Бу имгәкне тиз арада рәткә китерегез. Кырындырыгыз, юындырыгыз, киендерегез, бу дуңгыз абзарын рәткә кертегез!
1нче милиционер, 2нче ми­лиционер (үрә катып). Есть! Иптәш
Касыйм Сабирханович! (Мөстәкыймне ике яктан эләктереп алалар да ванна бүлмәсенә өстерәп алып кереп китәләр. Алар артыннан ак халатлы ханым да кереп китә.)
Вил Вилданович. Органнарда егерме биш ел эшләп, һич кенә дә ба­шыма сыймый. Гарәп илчеләре ни өчен бу фатирда очрашуны кулайрак күрделәр икән?
Касыйм Сабирханович. Үзем дә аптырыйм. Ныклабырак кара әле, Вил Вилданович, адресны бутамадыгызмы ?
Вил Вилданович (папкасыннан кәгазь чыгарып). Менә, минем күзләремә ышанмасагыз, үзегез укып карагыз. (Кә­газьне Касыйм Сабирхановичка суза.)
Касыйм Сабирханович (укый). Шулай шул. Казан каласы. Яңа бистә, "Татарлар шатлыгы" урамы, җиденче фатир, Мөстәкыйм әфәнде, Исхак улы фатиры. Гарәбстаннан, диелгән.
Вил Вилданович. Шаихка бу сасы көзән нигә кирәк булган.
Касыйм Сабирханович. Йок­лыйсыз, иптәш Вил Вилданович, йок­лыйсыз. Ярты сәгатьтән гарәп самолеты Казан аэропортына килеп төшә. Ә сез гарәп илчеләренең ни өчен килгәннәрен дә белмисез. Сагынам теге заманнарны, ай, сагынам. (Кесә телефоныннан номер җыя.) Әй сез, кая олактыгыз? Тизрәк булыгыз! Вакыт кыса. Нәрсә!? Ишек төбендә пычак калганмени сезгә. Бирегә керегез! Нәрсә...? Кертмиләр....? Кем­нәр...? Мәскәуләр...? Бишенче отдел..? (Вил Вилдановичка.) Нәрсә, Мәскәүләр килеп тә җиттеләрмени?
Вил Вилданович. Һич нишләп булмый. Без Мәскәү контролендә.
Касыйм Сабирханович (те­лефонын Вил Вилдановичка суза). Мә, имгәк. Мәскәүләргә әйт. Минем ке­шеләремне кертсеннәр.
Вил Вилданович (телефоннан.) Алло, алло... Трубканы Мәскәүләргә бир! Нәрсә, нәрсә?!. Миңгерәү дим! Трубка­ны Мәскәүләргә бир, аңгыра! Алло... Алло, пятыймы? Пятый отделмы, дим?.. Нәрсә?.. Что?! Кто?! Телевидениеның беренче каналы журналисты Василий Николаевич?.. (Трубканы ала.) Василий Николаевич, ди.
Касыйм Сабирханович. Төке­рәм мин синең Василий Николаевичыңа. Тизрәк минекеләр керсеннәр!
Вил Вилданович (трубкага). Төкерәм мин аның!.. (Аңына килеп.) Ни тебе, ни тебе... (Трубкасын колагыннан алып.) Үтерәләр болар мине. (Трубка­ны уч төбе белән каплап, пышылдап.) Мәскәү телевидениесенең беренче ка­налы, ди.
Касыйм Сабирханович.Миңа
синең беренче каналың кирәкми! Миңа менә шушы эт оясын рәткә салыр өчен, санэпидстанция хезмәткәрләре кирәк. Күземә күренмә! Бер аягың биредә, икенче аягың беренче катта булсын.
Вил Вилданович (үрә катып). Есть! (Чыгып чаба.)
Касыйм Сабирханович (бүлмә буйлап йөренә). Ни өчен!? Кемгә-кемгә, гарәп иленә нигә кирәк булган бу фатир? Бу сәрхуш Мөстәкыйм белән гарәп иле арасында нәрсә ята?..
Бүлмәгә защитный костюмнардан сиптерә торган аппаратлар күтәреп, авызларына респираторлар кигән ике кеше керәләр дә, бүлмәдәге һәрнәрсәгә пар сиптерәләр. Берсе Касыйм Сабирхано­вич янына килә дә, аңа да пар сиптерә.
Касыйм Сабирханович. Ниш­лисең, имгәк?
Санэпидстанция кешесе. Сезне стерилизовать итәм.
Касыйм Сабирханович. Итәрмен мин сиңа, имгәк! Ычкын янымнан. (Үз-үзенә мыгырданып.) Каян башларына килә.
1нче санэпидстанция ке­шесе. Сарымсак төнәтмәсе сибүме? Безнең башка каян килсен инде. Хужа, хужа башлы безнең.
2нче санэпидстанция кешесе. Беренче кварталда химикатларны сатып бетерә дә...
1нче санэпидстанция ке­шесе. Калган өч кварталга сарымсак суы гына кала.
2нче санэпидстанция ке­шесе. Сез әле бәхетле. Сезгә чистотел төнәтмәсе эләкмәде .
1нче санэпидстанция ке­шесе. Анысын атна буе мунча кереп тә тәннән юып бетереп булмый.
Касыйм Сабирханович. Хуҗагызга кайтып әйтегез. Касыйм Са­бирханович өчегезне дә мунчага алып кереп стерилизовать итәм, диде, диегез. Гарәпләр генә китсен әле...
1нче санэпидстанция ке­шесе, 2нче санэпидстанция кешесе: (икесе бергә). Яхшы. (Чыгып китәләр. Бүлмәгә эт талаган кыяфәттә Йосыф Исхакович һәм чалма-чапаннан Нуркасыйм Исхакович керәләр.)
Нуркаcыйм. Бу татарга бер җирдә дә рәт юк. Үз туганыңа да керер хәл юк. Прямо өзгәлиләр. (Үзенең тышкы кы­яфәтенә карап.) Кара инде. Кара, адәм мәсхәрәсе.
Касыйм Сабирханович. Нәрсә булды? Гарәп илчеләре янына бу кыяфәттә разве киләләр.
Йосыф Исхакович (кулын сузып). О... Исәнмесез, Касыйм Са­бирханович. Исән калу шатлыгыннан сезне күрми дә торам. Өзгәлиләр прямо. Журналистлар ишек төбен камап алган­нар, бер алга, бер артка төшәләр. Бер төймәмне дә калдырмадылар.
Касыйм Сабирханович. Кемгә, кемгә, сезгә Иосиф Исакович, мондый кыяфәттә йөрү килешми. (Бүл­мәгә күрсәтеп.) Энегезнең яшәү рәвешен карагыз. Дуңгыз абзарында яшәтәсез түгелме?!
Йосыф Исхакович. Әйтмәгез инде, Касыйм Сабирханович, әйтмәгез. Үзе дә дуңгыз, яшәеше дә дуңгыз. Аттан ала да туа, кола да туа икән. Югыйсә, бер ата, бер ана балалары инде. Бер авызына хужа була алмады. Юк, юньгә килми.
Касыйм Сабирханович. Димәк, тәрбия житми. Димәк, тәрбияләү системагыз дөрес түгел.
Йосыф Исхакович. Ничә тап­кыр эшкә урнаштырып карадык. Өч көн эшкә чыга да, дөреслек эзли башлый. Дүртенче көнне куалар.
Касыйм Сабирханович. Дөреслек эзли дисең инде...
Йосыф Исхакович. Кәр нәрсәдән кер эзли..
Нуркае ы им. Өйләндермәкче булып тә карадык. Бай, уңган, булган гаиләдән кыз да димләп карадык. Бай булса—ничек баеган, ди, хәерче бул­са—нишләп хәерче, ди.
Касыйм Сабирханович. Ярый. Мин сезнең зарларыгызны тыңларга килмәдем. Үз кайгым да хәт­тин ашкан. Менә моннан! Нигә соңга каласыз?! Нигә көттерәсез?!
Йосыф Исхакович. Гафу итегез, Касыйм Сабирханович, безнең килгәнгә ике сәгатьтән артты инде. Керт­миләр бит. Кертмиләр.
Нуркае ы им. Прямо өзгәлиләр.
Касыйм Сабирханович. Нигә чакыртканымны беләсезме?!
Нуркасыйм, Йосыф Исхако-
вич: (икесе бергә). Юк, белмибез.
Касыйм Сабирханович. Бел­мисез шул. Менә мин дә белмим. Дөрес­лек эзләргә ярата дисез инде...
Йосыф Исхакович. Нето слово...
Нуркасыйм. Киребеткән, үжәт!
Касыйм Сабирханович. Аның янына хәзер биш минуттан гарәп илчеләре килә.
Нуркасыйм. Гарәп илчеләре?..
Йосыф Исхакович. Гарәп илчеләренә Мөстәкыймнең нигә кирәге чыккан ?
Касыйм Сабирханович. Менә анысын сездән сорарга кирәк инде.
Вил Вилданович (килеп керә). Касыйм Сабирханович, төрле каналлар буенча аралашкан кешеләрен тикшереп чыктык, Гарәбстаннан бер кеше белән дә аралашмаган.
Касыйм Сабирханович. Менә шулай, Иосиф Исакович, сезнең эшләр харап.
Вил Вилданович. Сезнең нәсе­легез белән Мәскәүнең бишенче отделы кызыксына. Төрле илләрдән журна­листлар, репортерлар килгән.
Касыйм Сабирханович. Шулай, Иосиф Исакович, җиденче бабагызны исегезгә төшерә башласагыз да була.
Вил Вилданович. Кем сез?.. Атагыз кем булган?.. Бабагыз?.. Уйлагыз, уйла! Вакыт бик аз.
Касыйм Сабирханович. Өч катлы коттеджыгызны ничек сал­дыгыз?!
Вил Вилданович. Мерседесы-гызны, хатыныгызның БМВсын ничек алдыгыз. Башка җирдәге байлыкла-рыгызны искә төшерегез.
Касыйм Сабирханович. Чит илләрдәге связьларыгызны....
Вил Вилданович. Бигрәк тә гарәп илләрендәге элемтәләрегезне...
Касыйм Сабирханович. Сезнең чын исемегез ничек әле, Йо­сыфмы?
Йосыф Исхакович. Туган илемне, хөкүмәтемне, тынычлыгымны, илемдәге тәртипне саклаучы милиция органнары аша кабат-кабат тикшерелеп бирелгән төп документымда—паспор­тымда мин Йосыф түгел, ә киресенчә Иосиф. Телисез икән, Осип дип дәшә аласыз, телегезгә җиңел дип саныйсыз икән,—Хосе дия аласыз. Әмма ләкин мин Россия гражданины буларак го­рурланып, чын исемемне—Иосиф дип кабатлап әйтәм. Отчествома килгәндә, Исхак түгел, Исак. Минем Исхак улы Мөстәкыйм атлы кеше белән бернинди дә туганлык җебем юк.
Вил Вилданович. Бәлки сез үз-үзегезгә уйлап тапкан исем-отчество-гыз ширмадыр. Бәлки гарәп иле белән сезнең күперне Мөстәкыйм атлы энегез тоташтырып торадыр?!
Йосыф Исхакович. Кабатлап әйтәм. Минем Мөстәкыйм атлы энем юк. Минем гарәп илләренә чыкканым юк. (Нуркасыймга төртеп күрсәтеп.) Менә бу чалма-чапаннан киенгән ип­тәштән сорагыз. Ул хаҗны бик ярата. Исеме дә Нуркасыйм, атасы да Исхак бугай. Ул гарәп илләрен бик ярата.
Нуркасыйм. Бу җөмләне миңа адреслап бик ялгышасын, кем, энем Йо­сыф. Аталар өчен балалар җавап бирми. Татарда Исхаклар күп. Аннары күреп торасың, Мөстәкыйм белән минем арада охшашлык юк. Ул чандыр, мин... Ул—хә­мер ярата, ә мин терпеть не могу.
Урамда сирена тавышлары ишетелә.
Касыйм Сабирханович. Бул­ды. Булды, җиттте! Хватит! Разберёмся!
Килеп җиттеләр бугай. Үз- үзегезне тәртипкә китерегез! (Юыну бүлмәсенә карап кычкыра.) Әй сез, кая олактыгыз! Җәһәтрәк булыгыз! Тизрәк чыгыгыз! Килеп җиттеләр.
Юыну бүлмәсеннән ике размер зуры-рак костюм, күлмәк, муенына олы галс­тук таккан, олы туфлидән Мөстәкыйм, аның артыннан уң кулына сөлге аскан, сул кулына сиптерә торган грушалы одеколон тоткан ак халатлы туташ, ике милиция чыгалар.
Ак халатлы туташ. Касыйм Сабирханович, объект әзер! Трусигына кадәр алыштырдык. Носки алып килергә генә онытканбыз. (Мөстәкыймнең бөтен җиренә одеколон сиптерә).
Мөстәкыйм. Носки булмаса да зыян юк. Чалбар озын, носки барыбыр күренми.
Касыйм Сабирханович.
Нәрсә бу?!
Мөстәкыйм. Нәрсә түгел, иптәш. Мин бу, мин—Мөстәкыйм!
Касыйм Сабирханович. Нәрсә соң бу?! Нинди чучело, бакча карачкысы?!
Мөстәкыйм. Гаепләмә инде. Бар булганым шушы. Әткәй белән әнкәй ат чырайлы итеп яраткач, нишлим. Матурлыкны сорап алып булмый. Бар булганыма шөкер кылып яшим.
Касыйм Сабирханович. Хик­мәт синең ат чырайлы булуында түгел, хикмәт син кигән киемдә.
Ак халатлы туташ. Гафуитегез Касыйм Сабирханович, сезнең ярдәм­челәрегез биргән размер буенча киен­дердек. Монда минем гаебем юк.
Касыйм Сабирханович (Вил Вилдановичка). Син нәрсә карадың?!
Вил Вилданович. Сез җибәргән карточка буенча, компьютер аша киенде­реп карап, размерын билгеләдек.
Касыйм Сабирханович. Раз­мерын... Күзең чыкканмени. Дүрт раз­мер зурырак костюм кидергәнсез!
Вил Вилданович. Гафу итегез, Касыйм Сабирханович, менә сезнең безгә җибәргән аның сурәте, ягъни карточкасы.
Касыйм Сабирханович. Сез­нең—безгә, безнең—сезгә (Карточканы карап.) Бу бит бу кеше түгел. (Карточка­ны Йосыф Исхаковичка сузып.)
Йосыф Исхакович (карточканы карап). Юк, юк, ул түгел, Касыйм Са­бирханович.
Нуркасыйм. Кая, карыйм әле? (Карточканы карый.) Юк, ул түгел, Ка­сыйм Сабирханович.
Мөстәкыйм (фотоны ала). Кая, үзем карыйм әле. Мин бу, мин булмый кем булсын. Шешенелгән, шешенгән ки­леш төшкәнмен. Но мин үзем тормышта болай ук түгел, вак сөякле мин.
Касыйм Сабирханович. (Кесә телефоны шалтырый. Телефон­ны колагына куя.) Әйе. Тыңлыйм. Күтәреләләр?.. Яхшы. (Телефонынкесә­сенә тыга. Вил Вилдановичка.) Бар. Каршы ал. Күтәреләләр.
Вил Вилданович (честь бирә дә чыгып китәргә җыена). Тукта әле, ашыкма. (Нуркасыйм белән Йосыфка.) Сезнең хатыннарыгыз кайда?
Нуркасыйм, Йосыф. Урамда. Безне көтәләр.
Касыйм Сабирханович. Урамда? Алар биредә булырга тиеш! (Вил Вилдановичка.) Тизрәк хатыннарын тап та, бирегә кертеп җибәр.
Вил Вилданович. Икесенекен дәме?
Касыйм Сабирханович. Юк, өчесенекен дә. Аңгыра.
Вил Вилданович. Яхшы.
Касыйм Сабирханович. Өч минуттан алып кермәсәң, погоннарыңны кертеп минем өстәлгә сал!
Вил Вилданович (үрә катып). Есть! (Чыгып китә.)
Касыйм Сабирханович. (Нур-касыйм белән Йосыфка.) Сез үзегезне тәртипкә китерегез дә, тезелеп басыгыз! Ә бу карачкының җиңнәрен, чалбар ба­лакларын бераз сызгандырыгыз!
Мөстәкыйм. Кирәкми, иптәш, кирәкми. Борчылмагыз. Ике сәгатькә генә түзәм. Ике сәгатьтән барыбер сез аны миннән салдырып аласыз.
Касыйм Сабирханович. Илчеләр китеп, исән генә калыйм, кос­тюмыңны гына түгел, бер кат тиреңне салдырам әле мин синең. Барыгыз да әзерме?!
Йосыф Исхакович. Әзер.
Нуркае ы им. Әзер, Касыйм Са­бирханович. (Бүлмәгә зәвык белән киенгән Йосыфның хатыны Суфия һәм алтмышның теге ягындагы Нуркасыйм хатыны Миңлениса килеп керәләр.)
Касыйм Сабирханович. Сез кайда йөрисез?!
Миңлениса. Урам чатында.
Касыйм Сабирханович. Алт­мышка җиткәч, тапкансың урам чаты.
Суфия (арт санын уйнатып, Ка­сыйм Сабирханович янына килә дә, үбәргә кулын суза.) Исәнмесез, Касыйм Сабирханович. Хәлләрегез ничек?
Касыйм Сабирханович (дор­фа). Ару. Сафка бас!
Барысы да тезелеп сулпорталга баса­лар. Салих Сәйдәшевнең Совет армиясе маршы яңгырый. Ишек ачыла. Бүлмәгә . гарәп киеменнән өч илче килеп керәләр. Анарның берсенең кулында таш сан­дык, икенчесененең кулында йомарлап төрелгән васыятьнамә. Алар уртасында озын гәүдәле, ап-ак сакаллы өченче илче. Керәләр дә сул порталга басалар.
Гарәбстан гимны башкарыла. Илчеләр­нең башлары югары күтәрелә. Гарәб­стан гимны тәмамлануга, аңа Татарстан гимны кушыла. Уң порталдагыларның башлары күтәрелә. Гимн тәмамлануга илчеләр кулларын күкрәкләренә куеп, башларын түбән ияләр.
1, 2, Знче илче: Әссәламү-галәйкүм.
Уң порталдагылар: (иелә тө­шеп). Вәгаләйкүмвәссәлам.
Ак сакаллы илче: Биредә Ис-хакның утлы Мөстәкыйм яшиме?
Уң парталдагылар: Биредә яши, биредә. Менә ул.
Ак сакаллы илче васыятьнамәне со­раган рәвеш ясап уң кулын суза.
2нче илче (васыятьнамәне аның кулына бирә). Рәхим итегез. (Уң кулын күкрәгенә куйган килеш иелә төшеп, артка чигә.)
Ак сакаллы илче. Хөрмәтле Исхакытдин углы Мөстәкыйм галиҗә­нап.
Мөстәкыйм. Галиҗәнап үк бул-масак та, атам Исхак кушкан Мөстә­кыйм исемем бар анысы.
Ак сакаллы илче (васыятьна­мәне укый башлый)'. Исәнме, минем нәсел җебемне, нәсел шәҗәрәмне дә­вам итүче, ерак, ерак туганым, төпчек углым. Гасыр-еллардан соң син минем телемдә, шушы таш сандыкны ачып, ми­нем әманәтемне укып, сандык эчендәге "Мирасыйм"ны кабул итәрлек хәлдә булырсыңмы? Әгәр булсаң, кем син? Татармы, әллә... әллә үзеңә башка исем алдыңмы? Борынгы бабаңның юлын дәвам итәсеңме?.. Дәүләтлеме син? Әллә дәүләтсезме? Миннән калган шушы нәсел сандыгын кабул итеп алып, мине куандырырлык хәлдәме син? Мин бу таш сандыкны син яшәгән чордан мең ел элек, буш җиргә килеп, сез яшәргә хаклы булган, борынгы бабаларның җиренә казан асар өчен казык каккан көннең шул ук айлы төнеңдә, ай яктысында таш­ка уеп, үз мирасымны, нәсел мирасын калдырам. Мин синең исемеңне дә, кем атлы икәнеңне дә белмим. Шуңа күрә дә бу сандыкны нәселемне давам итүче ир-ат затыннан булган төпчек торыным ягъни сиңа калдырам. Синнән гайре бу сандыкка һичкемнең дә орынырга хакы юк! Бу сандыкны ачарга син генә хаклы. Әгәр бу сандык ачылганчы синең белән ул-бу хәл булса, сандык эчендәге "Ми­рас" үз көчен югалтачак. Мин, ягъни Казан каласына беренче казык каккан хан бабаң, Казан каласына мең ел тул­ганнан соң, бу сандык сезнең кулга ки­леп эләккән җәйнең соңгы көннәрендә, халкым бәйрәм иткән айлы төндә, ай яктысында, ай мин каккан казыкның очына эленгәч кенә син бу сандыкны ача аласың. Әгәр ки син сандыкны ач­канда ай казыкка чәнти бармакның бер буыны кадәр генә килеп җитешмәсә, йә узып китсә, сандык эчендәге "Мирас" үз көчен югалта.
2нче илче. Көчен югалтачак.
1нче илче. Чәнти бармакның бер буыны кадәр генә...
2нче илче. Килеп җитмәсә...
1нче илче. Йә, узып китсә...
2нче илче. Ай казыкка эленгәч кенә...
Ак сакаллы илче. Бары тик син генә.
1нче илче. Ханның ир токымын­нан булган иң соңгы буыны гына.
Йосыф Исхакович (пышылдап, күршеләреннән). Ир токымыннан булган иң соңгы буын гына диме?..
2нче илче. Сандык синең кулга килеп эләккән елның утызынчы авгус­тында айлы төндә генә.
Ак сакаллы илче. Барытиксин генә, төпчек оныгы гына.
Йосыф Исхакович. Төпчек оныгы дисез иңде...
Ак сакаллы илче (илчедәнсан­дыкны ала да, Мөстәкыймгә суза). Рәхим итегез. Борынгы хан бабагызның мирас сандыгын кабул итеп алыгыз!
Мөстәкыйм (кулларын суза). Рәхмәт сезгә.
Йосыф Исхакович. Чү, кагыл­ма! Калтыраган кулларың белән хан ба­бабызның нәсел мирасын харап итәсең. Үзем алам.
Нуркае ы им. Сабыр. Сабыр, Ио­сиф энем.
Мөстәкыйм (Сандыкны кулына ала. Сандыктан күзен ала алмыйча.). Таш сандык... Баш сандык... Хан сандыгы... Нәсел сандыгы!.. Бабам сандыгы!..
Көй яңгырый. Ут сүнә.
Икенче күренеш
Ут янганда Нуркасыйм, Йосыф, Суфия, Миңлениса, Касыйм Сабирханович пыр тузып сугышалар. Нуркасыйм өстенә Йосыф Исхакович менеп атланган, Суфия өстендә Миңлениса, Касыйм Сабирханович диван арасына кысылган, ике аягы гына күренеп тора.
Касыйм Сабирханович (аяк­ларын болгый-болгый). Коткарыгыз, коткарыгыз, үләм... Муеным кысылып калды.
Миңлениса (Суфияга). Беттеңме, себерке! Чәйнәп өзимме үзеңне!
Суфия. Төш, төш өстән, убырлы карчык. Юкса күрмәгәнеңне күрсәтәм.
Нуркасыйм (өстендә утырган Йо­сыф Исхаковичка). Беттеңме, беттеңме. Шул кирәк сиңа, гәвнә!
Миңлениса. Нуркасыйм, Нурка­сыйм, чалып ташлыйммы бу үләксәне.
Нуркасыйм. Кирәген бир. Күр­мәгәнен күрсәт.
Касыйм Сабирханович. Кот­карыгыз, коткарыгыз, тыным бетте.
Миңлениса (Суфия өстеннән тора
да, Касыйм Сабирхановичның аягыннан сөйрәп чыгара). Тор, үләксә. Диван ярыгыннан чыгалмый. Корсак үстергән булган. (Касыймның изүеннән сөйрәп торгыза да яңагына сугып җибәрә. Ка­сыйм диванга ава.) Бар, корсаклы ата чыпчык. Иркенләп диванда җан бир.
Йосыф Исхакович (Нуркасыймга). Хәзер борыныңны кысып җаныңны чыгарыйммы?!
Миңлениса (кулларын бөеренә куйган Хәлдә Йосыфка). Әле син шулай... (Күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстыра да, кулларына төкереп.) Мин синеме, мин сине хәзер бастырыклыйм. (Нуркасыйм өстеннән Йосыфны өстерәп ала да, өстенә менеп атлана. Нуркасыйм-га Суфияны төртеп күрсәтеп.) Бар, теге чебешнең өстенә менеп кунакла. Ана синең көчен җитә. Җаны чыксын, тыны бетсен, ике күзе борынына килсен.
Суфия (яткан урыныннан сикереп тора да). Ах сез шулай... (Нуркасыймга ямап җибәрә.) Мә, получай, гад! (Нурка-сыйм ишек белән бергә коридорга чыгып оча.) Буталып йөрмә.
Ишек катында ике милиционер пәйда була. 1нче милиционер сыбызгы кычкырта.
2 нче милиционер. Прекра-тите!
Касыйм Сабирханович (елый-елый үрмәләп милиционерлар янына килә дә). Кайда йөрисез сез?! Иртәгә үк икегезне дә уволю. Хуҗагыз капкынга кысылган тычкан кебек диван арасында җан бирә, сезгә хет бе хны. Хәзер үк барысын да камерага озатыгыз!
1нче милиционер, 2нче милиционер: (икесе бергә). Есть, Касыйм Сабирханович! (Икесе ике яктан килеп Миңленисаны эләктереп алалар.)
Миңлениса. Ах, сез шулаймы?.. (Ике милиционерны чәкештерә. Мили­ционерлар идәнгә егылалар.)
Касыйм Сабирханович. Бе­терде, бетерде милиционерларымны, үтерде.
1нче милиционер (яткан ки­леш). Борчылмагыз, Касыйм Сабирхано­вич, борчылмагыз. Тиз генә безне бетерә алмый әле ул.
2нче милиционер. Бераз гына хәл алабыз да, Касыйм Сабирханович, аннары тәртипкә салабыз!
Касыйм Сабирханович (Миң­лениса өстенә килә башлый). Мин синеме, мин сине... Мин сине под суд җибәрәм!
Миңлениса (КасыймСабирхано-вичның борын астына йодрыгын куя.). Тик кенә тор. Маңгаеңа тартырмын, җи­легең атылып чыгар. Кара моны. Өстәл сугып өйрәнгән.
Касыйм Сабирханович. Мол-чу. Теләсә нәрсә эшләгез, бүтән арагызга керсәмме. Тик шуны белегез. Хан сан­дыгы, хан мирасы сезнең генә гаиләнеке түгел. Дәүләт байлыгы, татар мирасы! (Милиционерлар аңгыраеп урыннарын­нан торалар да Касыйм Сабирханович
каршысына киләләр.)
1нче милиционер. Касыйм Сабирханович, барысын да илтеп ябыйк­мы?
Касыйм Сабирханович. Исән калуыгызга шатланып, тыныч кына торыгыз.
1нче милиционер. Балала­рыбыз бәхетеннән инде, балаларыбыз бәхетеннән, Касыйм Сабирханович.
Йосыф Исхакович. Менә шул. Бабам сандыгындагы мирас минеке. Буш сандыгы синеке, Нуркасыйм туганым, дәү абый!
Нуркасыйм. Тоттырган дияр­ләр.
Суфия. Дөрес, безнеке! Әткәй белән әнкәйне без җирләдек. Әнкәй белән әткәйгә чардуганны, кабер ташын без куйдык. Нәсел турында гел без кай­гырттык.
Йосыф Исхакович. Шулай булгач, нәсел мирасы безгә.
Касыйм Сабирханович. Тук­тагыз әле, туктагыз. Мирас сезнеке дә түгел, Нуркасыйм Исхаковичныкы да түгел. Мирас милләтнеке!
Нуркасыйм. Дөрес! Мин ки­лешәм. Мирас милләтнеке! Ә безнең Йосыф—манкорт. Ул үзе теләп Иосифка әйләнде. Паспортын карагыз.
Йосыф Исхакович. Паспорт! Паспорт нәрсә ул. Паспорт ул кәгазь. Минем татарлык менә монда! Душада!
Касыйм Сабирханович. Тук­тагыз әле, җәмәгать, туктагыз. Сез бит бер ата, бер ана балалары.
Нуркасыйм. Сез нәрсә сөйлисез. Нинди бер ана, бер ата. Аның атасы— Исак, минем атам—Исхак.
Касыйм Сабирханович. Ты­нычланыгыз, иптәшләр, тынычланыгыз. Бүгенге көндә безнең милләтне бөтен дөнья халкы күзәтә. Күрмисезмени. Шәһәребезне бөтен дөнья журналистла­ры, репортерлар камап алган. Безгә бүген татарларга аеруча бердәм булырга кирәк. Ә сез үзара бер фикергә килә алмыйсыз. Безгә төп мәсьәләгә күчәргә кирәк. Төп-тәнерәк уйлыйк. Ярар. Хан сандыгын ышанып Мөстәкыймгә калдырыйк ди. Кая гарантия.
Суфия. Анысы хак. Сатып эчә ул аны.
Касыйм Сабирханович. Эш аңа ук барып җитмәс җитүен. Сандык җиде кат сак астына куелды.
Йосыф Исхакович. Сатып эчмәсә, вакытыннан алда ачып, сандык эчендәге мирасны юкка чыгарачак.
Касыйм Сабирханович. Ти­рәнрәк уйлап карыйк әле, иптәшләр, тирәнрәк. Милләт язмышы безнең кулда. Нәселегездә иң төпчек ир бала Мөстә­кыйм микән? Бәлки, мирас сандыгының төп хуҗасы башка кешедер.
Нуркае ы им. Ягъни мәсәлән?
Касыйм Сабирханович. Ягъни мәсәлән... Тормыштагы кайбер ялгышларыбыз киресенчә милләтебез өчен яхшылык булып кайтмый микән. Соңгы халык санын алуны гына искә төшерик.
Йосыф Исхакович. Постой, постой... Уйланырлык фикер бар монда. Чыннан да, тирәнрәк уйласаң, бәлки хан мирасы, бабайның мирасы минем читтә адашып йөргән берәр улымныкыдыр...
Суфия. Нәрсә?! Берәр улымныкы, дисеңме?! Ах син, бабник, сволочь! Читтә әле син уйнаш итеп йөрдеңмени?! (Өстенә килә башлый.)
Йосыф Исхакович. Чү, чү, Софочка, нишләвең бу. Мин бит уйнап кына. Аллам сакласын. Юк, Мөстәкыйм­нән гайре нәселебездә хан мирасына ия булырдай ир-ат затыннан башка туга­ныбыз юк.
Суфия. Шулай дип котыл.
Нуркае ы им. Ашыкмагыз әле. Минем өчен дә җавап бирмәгез. Бәлки минем яктан бардыр.
Миңлениса. Дөрес, әтисе. Уйлап кара әле, синең яктан юк микән.
Нуркае ы им. Мин соңгы ва­кытларда кай якларда булдым әле әнисе?
Миңлениса. Син, әтисе, соңгы вакытларда кай якларда булгансыңдыр, анысын хәтерләмим, но шунысын яхшы хәтерлим, миңа өйләнеп бер ай торгач, Волков урамындагы урологический больницада операция ясатканыңны го­мер буе сизеп яшәдем.
Нуркае ы им. Юк, юк. Безнең нәселдә Мөстәкыйм энекәштән гайре хан сандыгына хуҗа булырдай бүтән туганыбыз юк.
Касыйм Сабирханович. Нык­лап уйладыгызмы?
Суфия. Безнең яктан, хатын-кыз ягыннан булса ярамыймы?
Йосыф Исхакович. Юк, яра­мый. Хатын-кыз ягыннан ярамый. Сез хан нәселеннән түгел.
Касыйм Сабирханович. Димәк, сандыкның төп хуҗасы Мөстә­кыйм.
Йосыф Исхакович. Туктагыз. Башка бер уй килде. Бу бәладән сезне без генә коткара алабыз. Шулай бит, әнисе, Софочка?
Суфия. Ничек?
Йосыф Исхакович. Малай алып кайтабыз.
Миңлениса. Ике ай эчендәме?
Йосыф Исхакович. Нигә ике ай эчендә...
Нуркае ы им. Сандыкны ачарга ике ай калып бара.
Йосыф Исхакович. Булмады. Бер татар арттырмакчы идек, барып чыкмады.
Касыйм Сабирханович. Ип­тәшләр! Әгәр без милләтебез язмышы турында уйлыйбыз икән, Мөстәкыйм әфәндене күз карасы урынына сакларга тиешбез!
Йосыф Исхакович. Нәрсә? Мин хәзер бетен эшемне ташлап, исе­рек баш Мөстәкыймне саклап утырырга тиеш буламмени?
Нуркае ы им. Юк инде җәмәгать, миннән булмый. Намазлык җәярлек тә чиста урыны булмаган шакшы сәрхуш Мөстәкыйм фатирында биш вакыт нама­зымны өзеп, Ходай алдында үземә гөнаһ җыеп, вакытымны әрәм итәсем юк. Ми­нем көн дә мәчеткә барасым бар.
Вил Вилданович. Сакларсыз! Сакларсыз! Сез сакламасагыз, үзем саклармын!
Касыйм Сабирханович. Мөстәкыйм кебек асыл татар егетләре теләсә кайда аунап ятмый. Мөстәкыйм әфәндегә без чебен дә кундырмаска ти­ешбез. Мөстәкыйм әфәндегә сабый җиле дә тияргә тиеш түгел.
Суфия. Дөрес, Касыйм Сабирхано­вич. Үзем, үзем саклармын. Төннәрендә яныннан бер секундка да китмәм. Шулай бит, әтисе.
Миңлениса. Хыялларың тор­мышка ашмас. Йокы бүсәргә яратасың. Үзем саклармын. Мин инде төннәрен мәет сакларга күнеккән.
Йосыф Исхакович. Тукта әле. Нишләп әле син минем бертуган энем Мөстәкыймне мәет белән тиң­лисең. Нәрсә, синеңчә ханның нәселе өзелгән, соңгы буынын мәет димәкче буласынмы?! Касыйм Сабирханович, ишеттегезме? Нәрсә ди? Мәет ди. Бу бит зур хата.
Суфия. Политическая хата.
Нуркае ы им. Ярый, ярый, җитте. Күпертмәгез. Сүзне икенчегә борма­гыз.
Йосыф Исхакович. Ишетәсез­ме? Алар бердәм эшлиләр. Алар татар милләтенең тамырын балта белән чаба­лар. (Күкрәгенә сугып.) Бабам хакына,
нәселебез хакына, милләтебез хакына барысын да эшлим. Кирәк икән, үземне дә, кирәк булса, хәләл хатынымны да корбан итәм!
Касыйм Сабирханович, Вил Вилданович: (икесе бергә). Дөрес, Иосиф Исакович! Дөрес!
Йосыф Исхакович (елаганкы-яфәттә). Белә идем бит, сизә идем бит, тоя идем затлы кан, хан каны акканын белә идем бит.
Ут сүнә. Музыка.
Өченче күренеш
Ут янганда иркен зур зал. Бүлмәләргә чыга торган берничә ишек. Зал уртасында тумбочкада, пыяла аквариум эчендә таш сандык. Ул дүрт яктан прожектор белән яктыртылган. Залның стенасы тирәли урындыклар тезелгән. Сандыкның бер ягын­да Нуркасыйм, икенче ягында, йокымсырап, мылтык тотып, урындыкта Йосыф Исхакович утыра.
Йосыф Исхакович (авызын олы итеп ачып). Төне озын булды.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк.
Йосыф Исхакович. Бу мәет саклаган әбиләргё Ходай ярдәм бир­сен.
Нуркасыйм. Аның бер нәрсәсе дә юк. Алар бит гайбәт сатып утыра.
Йосыф Исхакович. Анысын син беләсең инде. Ни әйтсәң дә егерме ел дин юлында йөрисең.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Егерме ел намазлык өстендә утырып, исерекбаш Мөстәкыймне саклап утыр инде.
Йосыф Исхакович. Тәһарәтсез намазлыкка менмиләр аны.
Нуркасыйм. Менә анысын син­нән сорамыйлар, кем энем Осип.
Йосыф Исхакович. Мин Осип түгел. Аңлыйсыңмы, Осип түгел. Минем атам кушкан исемем бар. Мин—Йосыф!
Нуркасыйм. Нигә? Син бит үз теләген белән паспортыңны алыштыр­дың. Элек Йосыф идең, хәзер Иосиф. Элек Йосыф Исхакович идең. Хәзер Иосиф Исакович.
Йосыф Исхакович. Кабатлап әйтәм. Мин Осип та, Иосиф та түгел, мин—Йосыф!
Нуркасыйм. Әйттем икән кайт­тым. Әле бер ай элек кенә Йосыф дисәң чырайга ябыша идең.
Йосыф Исхакович. Заманасы үзгә иде.
Нуркасыйм (кашынып алганнан соң). Их, бер мунча керәсе иде ул.
Йосыф Исхакович. Сөйлисе юк.
Нуркасыйм. Айдан артык уты­рабызмы?
Йосыф Исхакович. Бүген ай да унҗиде көн була. Бетләп бетмәсәк ярый.
Нуркасыйм. Августның утызына кадәр күп калдымы әле?
Йосыф Исхакович. Кул бар­маклары гына түгел, аяк бармаклары да җитми.
Нуркасыйм. Айдан артык намаз­лыкка басканым юк.
Йосыф Исхакович. Басып та азапланма. Укыганнарың барыбер Хо­дайга барып ирешми.
Нуркасыйм. Нигә алай дип уй­лыйсын?
Йосыф Исхакович. Уйламыйм. Беләм.
Нуркасыйм. Каян беләсең?!
Йосыф Исхакович. Әнә, Мөстәкыйм укымады да, аңа Ходай йомшак түшәк бирде. Ә сиңа—каты урындык.
Нуркасыйм. Шулай дисеңме?
Йосыф Исхакович. Шулай димен.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Хаты­ныңны аяк очына салып гомер кичерә. Ә бит нинди заманалар бар иде.
Йосыф Исхакович. Ничего. Бер айлык уразаның баребер гаете була.
Нуркасыйм. Ярый да бит мирас­тан өлеш чыгарса.
Йосыф Исхакович.Өч югары белемле дипломың була торып, шул исерекбашны саклап утыр инде. Адәм көлкесе.
Нуркасыйм. Шатыр-шатыр ка­шынып диген.
Йосыф Исхакович. Ничего, Утызы гына җитсен.
Нуркасыйм. Нишләмәкче була­сың?
Йосыф Исхакович. Үз өлешем­не генә алыйм. Икегезнең берегезгә дә әйләнеп карамыйм.
Нуркасыйм. Әле син өлеш өмет итәсеңмени?!
Йосыф Исхакович. Нигә ит­мәскә. Мин дә бит ул ханның оныгы.
Нуркасыйм. Осип Исако-вичмы?
Йосыф Исхакович. Осип түгел мин. Аңлыйсыңмы, аңгыра. Осип түгел— Йосыф мин. Алла тарафыннан өстәлгән дигән төшенчәне аңлата. Күркәмлек, гүзәллек иясе. Легендар Йосыф.
Нуркасыйм. Белмим шул. Әт­кәй белән әнкәй ризалыгыннан башка Иосифка әйләнгән кешегә хан бабабыз сандык эченә берәр генә карамил булса да салды микән.
Йосыф Исхакович. Анысы өчен борчылма. Син үзең турында уйла. Үзең турында.
Нуркасыйм. Минем уйлыйсым юк. Мин Ходай юлында. Ходай барысын да күрә.
Йосыф Исхакович. Шулай­дыр шул. Әйтәм жирле төннәр буе агач мылтыгыңны кочаклап, прожектор як­тысында, исерек сәрхуш Мөстәкыймне саклап утырасың.
Нуркасыйм. Шулай, энем. Джу-зеппеме әле син? Ә, әйе, Хосе, то есть Осип Исакович, мин Мөстәкыймне саклап утырмыйм. Мөстәкыймне син сакла. Мин таш сандык саклыйм. Мирас саклыйм. Ә инде ул таш сандык эчендәге Хан бабабызның мирасыннан сиңа— ноль. Мирасның яртысы Мөстәкыймне­ке, яртысы үзебезнеке дип торабыз.
Йосыф Исхакович. Бик жир-ный булмасмы? Үтләрсең. Әткәй белән әнкәйнең кер бавына кадәр даулап алган
бәндә бит син.
Нуркасыйм. Кем? Минме?!
Йосыф Исхакович. Нигә... Кер каптырмасын сорап өйгә ничә тапкыр килдең?
Нуркасыйм. Әкиятеңне кайтып хатыныңа сөйлә. Син аларның башына җиттең. Син, син, Осип энем. Шәһәрдән зурырак фатир алыр өчен әткәй белән әнкәйнең йортларын саттырып Казан­га алып киттең дә, аннары үзләренә вокзалдан, урамнардан буш шешә җый­дырдың.
Йосыф Исхакович. Син сүзең­не чамалап сөйлә. Дәү абый дип тормам, ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорамам.
Нуркасыйм (утырган җиреннән сикереп тора). Мендергән диярләр. Менәрсең син минем ипи шүрлегенә. Ничек төшкәнеңне дә сизми калырсың. Мин сиңа Мөстәкыйм түгел. Эчеңне тишеп агызырга да күп сорамам.
Йосыф Исхакович (әтәчләнеп Нуркасыйм өстенә килә). Попробуй! Өтәчке! Коерыксыз әтәч. Тәһарәтсез мулла калдыгы! Сине белмиләр ди. Кеше алдап, байлык туплап, шул акчага ел саен диңгез буена барып, яшь кыз­лар сатып алып, яшь кызларны бозып йөргәнеңне.
Нуркасыйм. Докажи?!
Йосыф Исхакович. Кирәк булса, докажем!
Нуркасыйм. Нәрсә?! Ялган дип­лом сатып алып түрә булдыңмени? Мин синең белемеңне беләм. Әлепне таяктан аера алмаган аңгыра сарык, дундук бит син!
Йосыф Исхакович. Ах, син шулаймы... (Нуркасьщмны якасыннан эләктереп ала.) Мә, получай, гад! Мә, паразит! Мә, фиргавен токымы! Ал үзеңә тиешлесен. (Сугыша башлыйлар.)
Нуркасыйм. Барыбер мирасның яртысы минеке, яртысы Мөстәкыйм­неке.
Йосыф Исхакович. Шулаймы? (Башы белән Нуркасыймның йөзенә тарта.) Мә мирасның яртысын! (Тагы башы белән тарта.) Мә мирасның тиешле өлешен! (Тагы сугып җибәрә.) Мә ми­расны бөтен килеш. Күңелең булдымы.! (Тагын суга.) Мә, получай, гад!
Нуркасыйм. Үтерәләр! Котка­рыгыз! Каравыл!
Югарыдан тавыш ишетелә.
Микрофоннан. Әй сез, фиргавен токымнары! (Йосыф Исхакович белән Нуркасыйм тынып калалар.) Молчать! (Нуркасыйм белән Йосыф Исхакович үрә каталар.) Хуҗага йокларга ирек бирмисез! Быдло.
Нуркасыйм (пышылдап Йосыф Исхаковичка). Нәрсә ди?
Йосыф Исхакович. Бетле ди!
Нуркасыйм. Бардыр инде, ике айга якын мунча кергән юк бит.
Микрофоннан тавыш. Раз-говорчики!
Йосыф Исхакович, Нурка­сыйм (честь бирәләр). Есть!
Микрофоннан тавыш. Иртәгә үк икегезне дә уволю!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Таш Сандык - 2
  • Части
  • Таш Сандык - 1
    Общее количество слов 4251
    Общее количество уникальных слов составляет 1903
    32.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Таш Сандык - 2
    Общее количество слов 4252
    Общее количество уникальных слов составляет 1709
    32.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Таш Сандык - 3
    Общее количество слов 1981
    Общее количество уникальных слов составляет 975
    41.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов