Latin

Тәкәләр Сөзеше, Яки Юләр Кеше Гайбәтләре

Общее количество слов 5456
Общее количество уникальных слов составляет 2559
33.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя-памфлет
Татар укучысы акыллы була ул, мәгънәсез китаплар белән башын катырып аптыратмый. Шулай да...
Сөйлисем килгән вакыйга чыннан да тормышта булган хәлләрдән һәм алар кешеләрнең ниндилеген, кемлеген аңлар өчен файдага ярарлык мисаллардан кебек тоелдылар. Шул сәбәпле каләмемне тибрәтеп аласы иттем.
Ярый, шома фәлсәфәне калдырып торып, бик яхшы таныш кешемнең башыннан узганнарын сөйләүгә күчим. Бу вакыйгалар, тормыш тәҗрибәсе буларак, үзем өчен дә әһәмияткә ия икәнлеген яшермим. Әмма... Әмма мин дә сак кеше бит, геройларымның исемнәрен тормыштагыча алмадым. Алыштырдым. Кемгәдер төсләре-кыяфәтләре туры килсә, гафу итсен. Минем турыда икән дип хаталанмасын. Уйлап чыгарылганга нисбәт итсен.

I
Усал кешеләр гомер буена дөньялыкларын җәбер-золымнан саклау көченә ия булалар. Язучылар арасында да андыйлар бар. Романнарны мөгаен дошманлыкларын яки дуслыкларын озак вакытларга кадәр йөрәкләрендә йөртеп, аны мантыйкый яктан ахырына кадәр җиткерә алучы түзем каләмчеләр генә яза аладыр? Моның өчен аларга үзләрен шәхес һәм башкалардан өстен итеп тою хисләре дә ярдәмгә килә. Хикәяләр язу белән генә чикләнүче язучылар исә, киресенчә, гомерләрен үпкә яки сөенечкә тапшырудан ятсынучан булалар. Алар тормыш вакыйгаларының шуңа күрә дә озынга сузылуын күңелләре белән тоя, бәяли һәм, иң кирәге, үстерә белмиләр. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына карагыз, ул, нинди генә озын әсәрләр язмасын, аларны хикәя вакыйгаларыннан төзеп, шуларны тезеп-тезеп кенә бара. Әгәр дә теле затлы булмаса, алар зиһенне ияртү көченә ия булмас иделәр.
Аңа холыкта да, фикер сөрешендә һәм затлылыкта да капма-каршы икенче бер бөек шәхесебез — халык язучыбыз бар. Ул — Аяз Гыйләҗев. Әсәрләре калын һәм озыннар. Кыска тел белән язылганда да бәяннәре томнар булып әверелә. Уйлата. Аны фикерсез укып булмый. Мең төрле хис-тойгылар йөрәк аша уза. Акылың галәм белән чикләнергә омтыла. Тыелып булмый. Кан йөгереше белән бергә тән буйлап дулкынлану кайнарлана. Ә югыйсә ул элгәредән повестьлар иҗат иткән түгелме? Аяз ага үпкәли дә, үпкәсен акрынлап-акрынлап кына, озаклап чыгара-чыгара яши дә белә иде. Ул романчы булып туган әдип. Тормыштагы кешеләргә үзенең әдәби әсәрләрендәге геройларына карагандай җитди мөнәсәбәттә. Әмма һәр кешегә дә чикләнгәнлек хас, Аяз аганың чикләнгәнлеге ихласлыкка ышанмаудан булды. Бу аның әсәрләрендә тулысынча чагылыш тапты.
Ярар, болары әдәбият тарихыбызның күренеп торган, өстә яткан билгеләре генә. Әмма тирәндә, диңгез төбендә «коерыклы җеннәр» котыра дияләрме әле? Хәер, аларын да калдырып торыйк. Сүз башына әйләнеп кайтыйк. Сөйләргә теләгәнем Илгизәр әфәнде хакында иде минем. Аны менә бик яхшы беләм. Юлларны шул тарафка каеру мәслихәт булыр.
Ул Илгизәр дигән әфәнде белән танышып китүем бик гади булды. Без бәйрәмгә чакырулы идек. Халык алдында рәхәтләнеп шигырьләремне укыдым, барысы да егылып, аһ итеп тыңлады бугай? Әмма Илгизәр әфәндегә сәхнә тәтемәде. Ул әле чыгып китеп, әле вакытсыз килеп кереп йөренде. Ахырда бөтенләй үпкәләмәкче дә иде, ярый, аны да исләренә алып, үзе сорап алырга мәҗбүр булганнан соң гына шигырьләренә сәхнә бирделәр. Бер кичәдә ике чәчән булмый, диләр. Дөрес сүз икән. Тамашачы минем сүзгә, минем аһәңгә күңелен көйләп өлгергән иде инде, алыштырып тормады. Беребез тантанада казанды, икенчебез хәсрәт чикте.
Илгизәр әфәнде дип без аны үзара шаяртып кына атыйбыз. Ул үзен элекләрне берара шушы имза белән йөреткән кеше. Язучы һәм шагыйрь буларак шул исемдә танылды. Илгизәр әфәндегә имзасының уңышсыз икәнлеген кемнәрдер аңлатканнар булырга кирәк, аннары ул берара үзен Җан Гали дип атап йөрде. Тагын да, тарих гыйлеме чәчәк ата башлагач, Казан ханлыгыннан сатлык Җангали хан хакында халык белеп алгач, кабат дустым шул «Илгизәр әфәнде» имзасына кайтып карады. Ул да булмады, Җан Гали аты аңа кушамат кебек ябышып калды.
Илгизәр әфәнденең шигырьгә һәм сүзгә маһирлыгы сокландыргыч иде. Талант иясе, башына нинди фикер килсә, шунда ук аны шигырь итеп калыплый да куя. Тагын бусы да әһәмиятле: аңа ышаналар, шигырьләрен кабул итәләр, сөяләр, укыйлар. Әлбәттә кайбер очракларны исәпкә алмаганда!
Илгизәр әфәнде күп вакытларда үзенең шагыйрьлеге белән шулкадәр мавыгып китә, Ленин белән Сталинны бутап куюлары бер хәл, ул әле тарих гыйлеменнән мәктәп баласына да мәгълүм шәхесләрнең яңа биографияләрен барлыкка китерүгә дә сәләтле. Аның турында: «Бөркете суда йөзә, филе һавада оча»,— дип төрле сүзләр дә сөйли иделәр. Дөресе бәлки шулайдыр, әмма кешеләргә карата үтә дә сабыр, итагать иясе зат ул. Монысын онытырга ярамый!
Илгизәр әфәнде әдәбиятыбыз мәйданында көтелмәгән җирдән пәйда булды һәм моңа кадәр үсеп килгән әдәби агымнарга кабер казучыга әверелде. Юк, ул Мирсәй Әмирне дә, Гариф Ахуновны да, Мөхәммәт Мәһдиевне дә, Аяз Гыйләҗевне дә бердәй сөя иде югыйсә. Тик бервакытта да аларча уйламады, алар язганча язмады. Моңа кадәр агып яткан һәм үз ярларыннан чыга алмыйча гаҗизләнгән мул сулы татар әдәбияты елгасына гүяки аның әсәрләре аркылы агач булып авып яттылар. Әмма халык барыбер аны укый, аны сөя, аны тыңлый, йокыларында аның әдәби әсәрләренең геройлары белән очрашып, тәмам саташып бетә барган бер кавемгә әверелде. Бу хәл әүвәле Нияз Майлаш исемле өлкән буынның таләпчән, усал һәм бетеңә кадәр сытарга яраткан, халык язучысы исемен алырга өметләнгән әдибебезгә дә ошый иде. Ул моны үзе миңа әйтте. Ә аннары... Хәер, аларын ук бәйнә-бәйнә алга таба бәлки сөйләп карарга кирәктер, әмма хәзергә каһарманыбыз белән дә танышуны дәвам итик.

II
Илгизәр әфәнде озын буйлы, күпрек чәчле, майлы күзле яшь кеше иде. Ни барысы әлегә утыз өч еллар гомер кичерүенә карамастан, ничәмә китаплар чыгарып өлгерде. Гүяки бишектән төшүенә үк яза башлаган. Үзенә бу хакта әйтсәң, башы күкләргә тия. Мин үзем дә аның белән сөйләшкәндә, сүз төрәне белән фикерне сай алып, начарга сукалаучы бәндәләрдән түгел.
— И брат,— ди ул миңа,— укы әле шигырьләреңне, тыңлыйм әле җаннар белән җаннар сөйләшүен! Күрмисеңмени, синең шигырьләреңне тыңлар өчен фәрештәләр җәннәт сарайларыннан җыелышып төшкәннәр!
Шулай дип ымсындырып алдый да үзенең шигырьләрен укып китә. Мин тыңлап утырам. Күңелләр хушлана. Менә шуңа күрә дә якын итә инде ул мине. Ә шигырьләремне мин укый башласам, аның җеннәре котыра.
Хәер, шагыйрьләр бер-берсен танысалар, иҗат итүдән туктыйлар, үзара иярешә, көтүгә әйләнә башлыйлар, диләр. Болай әйтеп бәяләү бер очракта да дөрес сүз түгелдер, ахрысы. Илгизәр әфәнде шигырьләрен укыганда мин тыңлап утыруын утырам, әмма эчтән генә аның һәр сүзеннән, мәгънәләреннән көләм дә: «Аллаһыга шөкер, моның кебек себерке, мескен шагыйрь түгелмен!»— дип елмаям, риялык-икейөзлелек күрсәтәм. Ә ул исә, елмаюларыма каршы: «Шигырем күңеленә барып җитте, фикерләремне ошатты!»— дип сөенеп рәхмәтләр укый инде, бичаракаем. Аһ, нинди начар Кеше икәнмен мин! Әле шигырьләрен үз итәм, әле алардан саруларым кайный башлый.
Ә менә Нияз Майлаш исемен йөрткән әдибебезгә килгәндә, мин әүвәлдән аны бик җитди кеше буларак белдем. Без танышканда аның чәчләре ак, адымнары акыртын, «комы коела башлаган» чаклары иде. Әмма кире дә адәм икәнлеген башыма да китермәдем. Югыйсә, чәчләре агаруга карамастан, һаман да төрле якка чәнчелеп-тырпаешып торуларыннан ук шушы пумала иясенең кем икәнлеген белеп алырга тиеш булганмын.

III
Татар язучысы гаҗәеп тә бәхетле халыкның улы ул. Аның бөек әдәби теле бар. Әмма бүгенге көн укучысы — надан, татарча өч кәлимә сүзне дә бергә җыеп укый алмый. Аның яхшы-яхшы әдәби журналлары һәм гәҗитләре бар,— һәр сәхифәсе саен кимендә җиде-сигез хәреф хатасы гына ясый белә торганнары. Заманасы шундый, фән-техника дәвере. Хатасыз гына мөмкин димени? Аның, татар язучысының, саллы итеп язылган яхшы-яхшы әсәрләрен йөгеннән арындырып, бушатып утыручы булдыклы мөхәррирләре бар. Гонорар түләми генә, гөнаһ-фәләнне белми генә яши бирәләр. Ул радио һәм телевидение дигәннәре бөтенләй дә харап кыланалар инде. Бушка эшләтү бәхетенең күгендә яшиләр. Гаделлекне эзлиләр димени? Сүз сөйләүдән узмаган адәмдә гаделлек булмаган кебек, сүз сатып гомер итүчеләрдә дә гаделлек була алмый. Болар — дусларымның сүзләре. Хәер, үземә дә нисбәт итәргә мөмкин, чөнки, аларны тыңлый-тыңлый, мин дә шулай уйлый башладым инде.
Татар язучысы бәхетле ул, дидек. Чөнки чабатага утырып калуның бәхетен аның бик еш татыганы бар. Шушы узып киткән XX нче йөзнең соңгы ун еллыгында татар язучысы каһәрләнүнең иң соңгы чигенә чыкты. Заманасы шундый иде. Халык байлыгын тарату, сүтү һәм үзләштерү еллары. Моңа кадәр күпләр карыны ач калып, инде хәзер ризык исен сизенергә өлгергән бүреләр ничек куй көтүләренә ташлансалар һәм рәттән буа барсалар, безнең данлыклы «халык вәкилләребез» дә нәкъ шулай эшләделәр. Ашкыну зур көчкә әверелде. Мирас бүленде. Әмма төп халык куйлар хәлендә калды. Ә язучының байлыгы — халыкныкы. Шуңа да башлап аңа кул суздылар. Һәркем халык байлыгыннан «майлы калҗаны» эләктереп калырга ашкынды дия алмыйм, әмма язучылар арасында да намус киртәләреннән сикергәннәре бар иде.
Хәер, моның болары да бары тик фәлсәфә кебек кенә тоелалар хәзер. Дөнья байлыгы ашалып бетелүчән, онытылучан бит ул. Шул кыргыйлык заманасы да үтте бугай.
Нияз абый Майлаш белән беренче танышуым Татарстан Язучылары Йортында булды дисәм... Туктагыз!
Юк, бу рәвешле сөйләүдән нигәдер чигенергә мәҗбүрмен. Нәрсәнедер, кадерлем, әйтеп бетермимдер сыман. Гафу! Нияз абый Майлаш хакында күп изге һәм авыр сүзләр язылды. Ихлас булсын иде, дим. Ул бит бер катлы гына кеше түгел иде. Хәер, мин дә аның турында истәлек әвәләргә маташу эшенә керешкән кеше түгел. Аның язучылык маһирлыгына соклануымны беркайчан да яшермәдем, хәзер дә моны ассызыклап үтәргә тиешмен. Кайвакытта уйлап та куела: андый бөек әдип безнең татар әдәбиятында тагын бармы икән әле? Юк түгел, әлбәттә. Дөрес, аның ничә катлы кеше икәнлеген беләм, әмма аны кадерлем сиңа белдерү дә максатыма керми. Башка нәрсәләр кызыксындыра мине: хакыйкать һәм шул хакыйкатьнең сафлыгы. Чөнки ничә тапкырлар Нияз абый Майлашны игътибарымнан читтә калдырырга тырыштым, ә ул рухыма тынычлык бирми. Хикәямне язганда исемен дә яшерергә теләгем зур иде. Шулай эшләп тә карадым. Әмма ул ниятемнән кире кайттым. Исемен алыштыруыма аның җисеме дә үзгәрде. Бу гамәлемне уңышлы тапмадым. Үзенең рухы белән миңа һәм минем тирәдәгеләргә тәэсир итеп,— ниндидер уен бара арабызда,— ул һаман да күңелне борчый, миннән ниндидер мәсьәләне чишүне таләп итәдер сыман тоела торды. Мөгаен кеше җанының үлемсезлегенә, рухының көченә ышанмаучылар моны аңлап җиткерми һәм төшенми, белми. Бу хакта яхшы хәбәрдармын, мин дә «коммунизм дәверен» кичкән кеше ләбаса. Ә хикмәт үлемсезлектә генәмени? Хәер, мин үзем дә андый субъектив-шәхсәни яшәешкә балаларча ышанмыйм. Әмма да бөек куәтнең, нәрсәнеңдер барлыгын, тән чересә дә рухның мәңгелеген белдереп торучы көчләр яшәвен аңларга мәҗбүрмен. Әйе, мин аны аңлыйм, сизенәм, бары тик зиһенем белән тәмам төшенеп җитә генә алмыйм. Дөреслеккә шигең бар икән, димәк син хакыйкатькә бик тә якын килгәнсең дигән сүз бу. Ялганга гына һичбер шиккә төшмичә ышанасың, шуның аркасында борыннарны да чөеп җибәрәсең әле.
Нияз абый белән беренче танышуым Татарстан Язучылары Йортында булды дигән идем... Дөрес, ул чыннан да йөзгә-йөз танышуыбыз иде. Ул да, мин дә бер-беребезне моңа кадәр үк яхшы гына белгәнбез икән. Аларын сөйләп тә бетереп булмас. Хәер, бәлки кирәге дә юктыр. Сүздән, гамәлдән, акылдан, бәхеттән, гомумән дә һәрнәрсәдән диярлек өстене — намус бар бит әле. Намус! Ә менә аның хакында безнең төшенчәләр төрлечәрәк иде. Тагын шунысын әйтим, берүк Нияз әфәндене шушы исемле башка татар әдипләре белән бутап куя күрмәгез! Мәсәлән Нияз Акмаловның да, Илгизәр Солтанның да монда катнашлары юк! Гаяз Исхакый хакында сүз барадыр дисәгез, монысы хакыйкатьтән бөтенләй дә ерак. Бу әсәрем, чын мәгәр, акылдан язган әдипнең язмасы булып тора! Шуңа күрә дә әһәмияте бик зур. Кадерлем, аңлый торгансыздыр дип беләм.
Бервакыт Илгизәр әфәнде миңа:
— Ул Нияз абыең Майлашның нәрсәсен таптың? Бер сатлык, кеше сөякләрендә үз бәхетен төзегән адәм заты бит,— диде. Аңарга каршы һичбер сүз дә әйтә алмадым. Менә бит ул ничек!
Икенче бер вакыт монысы: миңа Нияз абый Майлаш үзенең фикердәше шагыйрь Авыл Гыйбатов белән килделәр. Икесе дә олуг мөхтәрәм затлар. Минем бүрек идәндә. Телем эт баласыныкыдай аяк тузаннарын яларга әзер. Мондый кунак санлаганда һәм хөрмәт иткәндә генә килә бит ул!
Казанда Бер зур урында эшләгән елларым иде. Татар түрә булса, чабатасын түргә эләргә тиеш. Ә миннән булмады, дөресрәге — булдырып ук булмады. Аяктагы чабатам салынмады.
Шушы көннәрдә генә Габдулла Тукай музеенда рәссам Эрот Зариповның бик яхшы итеп, тырышып һәм үз теләге белән Равил Фәйзуллинга багышлап эшләнгән зур гына күргәзмәсе тәсдыйк ителде. Килеп караучылар арасында төрле кешеләр булган, имеш: кабул итмәүчеләр дә, төкереп китүчеләр дә, кояш-ай янәшәсенә күтәрелгәндәй балкыганнары да... Ни хикмәт, бу әфәнделәр, ханым-туташлар һәммәсе дә хисләрендә ихлас икәннәр. Нигәдер Равил абый янында, аның үз алдында андый була белмәделәр. Барысы да бертөрлелек горурлык җәфасын чигеп, мактаудан-мактауга күчүне генә кирәк таптылар. Беләм, башкача булырга да ярамый. «Казан утлары»ның баш мөхәррире белән чәкәшү якты йөзеңә төс түгел. Хәер, Равил абый кешедән кешене аерып карарга үзен маһир санаса да һәм гамәлен шушы ызан белән йөретергә тырышса да, асылда ул да,— шагыйрьлек сәбәбеннәнме, белмим,— кешеләрне тану сәләтеннән мәхрүм икәнлеген сиздереп сискәндерде. Гомумән дә күп кешеләргә, бигрәк тә тормышны хәйлә белән алып бару җаена ия адәмнәргә хас сыйфат икән шул ул берләрне икенчеләрдән аеру, әмма да аларны таный белмәү, моның белән тегесен кимгә куеп, анысын өстенгә чыгару галәмәтләре гомумән дә кешеләр арасында макталмый бит. Менә шуларны миңа Нияз Майлаш һәм Авыл Гыйбатов әфәнделәр аңлатып бирү эшенә керештеләр. Алар ярдәмендә Равил абый Фәйзуллинның да төп характерлы сыйфатларын төшенеп алгач, ахырда, вәсвәсәче дусларым киткәч, бу чыннан да шулаймы дип аның шигырьләрен хәл кадәре кабат укып чыктым. Моңарчы мин аларга мөкиббән киткән адәмнәрдән идем. Инде ни зиһен, ни күңел өчен хәзер алардан һичнәрсә тапмадым. Әмма да шунысы бар икән: кешене ышандырып, аның акылына, аңына тәэсир итеп була, ә эчке дөньясына, күңеленә — юк. Бары тик ихласлыктан туган, ясалма булмаган хисләр генә кеше рухына үтеп керә ала һәм изге саналырга хаклы. Шигырьдә ихлас белән изгелек юк икән, ул үле туа, имеш. Менә шуны аңлавым һәм менә шуны аңлауга таба мине этәргәне өчен Равил абыйга, аның тирәсендәгеләргә меңнәрчә кат рәхмәтле калырга хакым да булгандыр. Әмма моны әдипнең үзенә әйтергә тиешме идем?
Шул юләр уйлар акылымны томаладылар. Равил Фәйзуллинга сөйләп бирергә котырынып йөри башладым. Ул исә сүзләремне кабул итмәде. Моңа кадәр үземне якын күргәнлеге, башкаларга ышанырга кирәк түгеллеген әйтте дә, дус-дошман сүзенә исе дә китмәве хакында җиңел генә кайнар сүз ыргытты. Шунда гына үземнең Авыл Гыйбатов әфәнденең тегермәнендә тегермәнче булганлыгымны аңладым. Белә идем бит: Мөдәррис Әгъләмовның гына тере сүзен Равил абый Фәйзуллин күтәрергә һәм йотарга мөмкин!
Инде хәзер чигенә дә алмады. Үземнең чабата киеп тууымны, шул хәлемдә үлеп тә китәчәгемне аңларга вакыт тәмам җитте.
Сүзне икенчегә борып җибәрү шактый авырга килде. Ярый әле Аяз абый Гыйләҗев хакында искә алынды. Олпат әдибебез, Зәй районы якташлары бүләк иткән коттеджын иркен генә бәягә озатып, кабат Казанга кайткан да, музейларны сагынган.
Мәрхабә! Аяз абый Бер төркем язучылар белән мине дә Зәйгә чакырып, районнары белән кунак итеп җибәргән иде. Ул вакытта ике шигырь китабымнан гайре аңарга бүләгем дә булмады. Бу юлы ким-хурга калмамын, дидем. Равил абый шушы сөйләшүдән соң китеп тә барды, ул да түгел, көннәрнең берсендә Аяз абый белән миңа дип кунакка килеп тә җиттеләр.
Минем бүлмәм яхшы йортның икенче катында иде. Аңа чәй бүлмәсе дә терәлеп тора. Монда зур кунак хөрмәтенә өстәл ябылган, «Казан утлары»ның да өлеше бар.
Аяз абый ул көнне бүлмәмә зур бер дулкынлану белән килеп керде. Равил Фәйзуллин өлкәннәрне, бурычлы булуына күрә, хөрмәт итә белә иде. Ул алар белән сөйләшкәндә пышылдауга диярлек күчә, гүяки кемдер араларына керергә җыена. Мондый вакытта сер бүлешәдер дип уйлыйсың бит аны. Бу юлы да шулай булып алды.
— Вакыт таррак иде,— диде Равил абый, кунагың миңа калдырып китәсе килепме, әллә ашыктырыпмы?
— Чәй өстәленә күчик әле,— диде мин аларга,— суына торгандыр?
Бүлмәмнән шул якка чыктык. Миһербаным уянып, мин Аяз абыйга зур гына бер этнографик этюдлы картина бүләк итмәкче идем. Бу хакта Равил абый белән әүвәлрәк киңәшелеп тә куелган иде. Чәй кирәгенчә бүленеп, урыннарга утыргач, мин сүз җебен шул яккарак үреп китерәсе иттем һәм:
— Сезгә шигырь китапларымны калдырган идем,— дип, «Гүргә кадәр сакланган сөю», «Таңга кайту» кебек җыентыкларымны хәтердә тотып әйтә бирдем.— Сезнең Зәйдәге йортыгызның икенче катында китап киштәлегендә генә калдырырга туры килде. Ул вакытта сөйләшү-аралашу бәхете тәтемәде. Мәҗлесегез зур иде. Әле һаман да нигә кулыгызга бирмәдем икән дип борчылам. Дөрес, аларны кайда калдыруымны үзегезгә ул вакытта ук әйткән идем бугай?.. Инде менә хәзер...
— Ә миңа Равил Фәйзуллин шигъриятеннән башка беркемнеке дә ошамый бит!— дип, Аяз абый кинәт кенә кабынып китте. Бер җөмләсенә икенчесе килеп кушылды.
Аяз абыйның болайга таба сүз җебен алып китүе хәйранга калдырды. Күреп тора, аңа хөрмәт һәм түр бирелгән, ә ул аштан йөз чөерәме? Хикмәт нәрсәдә? Мин ни уйларга, ничек җавап бирергә тиеш? Әлбәттә рәхмәт, Аяз абый, чиксез зур рәхмәт, диячәкмен. Равил Фәйзуллин иҗаты миңа да бик ошый, диячәкмен. Сүзләрегез күңелемә хуш килде, диячәкмен.
Әмма Аяз абый Гыйләҗев һаман да усал тел тегермәнен чамасыз әйләндерүдә булды. Аңа гомумән дә татар шигърияте ошамый икән, анда ул ни күңеленә, ни зиһененә куанырлык сүз таба алмый, минем шагыйрьлекне исә бөтенләй дә кабул итми булып чыкты. Менә шунда Нияз Майлаш, Илгизәр, Авыл Гыйбатов әфәнделәрнең сүзләре белән Аяз абый Гыйләҗевнең әйткәннәре, Равил абый Фәйзуллин шигырьләре һәм фикерләре барысы бергә килеп кушылдылар һәм гаҗәеп чиксез хаос барлыкка китерделәр.
Аяз абыйга аптырашлы кыяфәтемдә карап куйдым. Исерек тә түгел бугай? Әмма нидәндер бик каты дулкынланган, менә бер «үрдәк бәбкәсен» тапкан да, козгын кебек ташлана да ташлана. Нишлим?
Эчәргә җыенган чәемне калдырып, аяк өсте бастым да, үзем кабул итәрлек дәрәҗәдә сүз ахырын тыңлап бетереп, калганнарын тыңлап утыруымны юләргә санап:
— Гафу итегез,— дидем һәм үз бүлмәмә кереп киттем. Минем күңелдә бер генә төрле хис бәргәләнә иде: мыскыллану!
Аяз абый Гыйләҗевнең ни өчен алай эшләгәнен, әгәр дөресен әйткән булса, хәзер аңлыйм да сыман. Аның болай сөйләнүенең сәбәбе минем шәхесем аркасында гына да түгел иде бит. Равил абыйга багышлап күргәзмә ачканнар, ә менә Аяз абыйга — юк! Һәм ул шулар хакында әйтте. Менә бит хикмәт нәрсәдә! Ул шушы күргәзмәне күрергә килеп, аны карап чыкканнан соң гына минем янга да кереп чыгарга иткәннәр.
Соңрак тагын да исемә төште: ул бит Эрот Зариповны да эттән алып эткә салган иде. Ярый әле рәссам үзе ишетмәде. Рәнҗи торган кеше, артыгы белән хәйран итүе бар. Ә Аяз абый Гыйләҗев минем белән бервакытта да үлчәп сөйләшергә теләмәде, әмма андый сөйләшүнең ул бөек остасы иде югыйсә. Юк, хәйләкәр иде дип әйтә алмыйм, үзенә кирәктә һәркем сүзләрне оста таба, анысы. Ул мин дә көйләтергә яратам.
Бервакыт Аяз абыйны яшь драматург әфәндебез үз пьесасын күрсәтү өчен такси белән театрга китереп, яхшы гына сыйлап, ахырда озатып та куйган иде. Әйе, Аяз абый ихласлылыкны, чын хөрмәтне яратты. Әгәр башкача төрле булса, көтелгән хөрмәткә төкерүче кеше дә иде. Аңарда юләрлек дәрәҗәсенә җиткерә торган горурлык барлыгын һәркем белеп торды. Аның рухының камыры шундый: әчкелтем дә төчкелтем. Үзен көйләтергә, беренче урынга куярга яратуы йөзенә дә, хәрәкәтләренә дә язылган. Моны уку-төшенү өчен әллә нинди маһир психолог булу да соралмый. Үзенә хөрмәтле кешенең хөрмәтен кабул итсә, Аяз абый ул кешене зурлый да белә. Ихластанмы-юкмы, анысын ук белмим. Бары тик ихласлыкның да чикләре булырга тиешлеген төшендерәсем килә, ул, артыкка китсә, шарлатанлыкка әверелә, татар әйтмешли, «ыштансыз» булып тоелуга китерә. Аяз абый исә андый булмады дия алмыйм. Аның ихласлыгы чикләренең бик тар вакытлары да бар иде.
— Ул бит сине сөя, ярата!— диделәр бервакыт Аяз абый хакында Нияз майлаш белән Илгизәр әфәнде. Ә мин аларга:
— Ә сезне?— дип сорау бирдем.
Татар укучысы менә шушындый язучыларыбыз тәрбиясендә формалашуы хакында Илгизәр әфәнденең әйткәннәрен хәтерлим:
— Ни өчен безнең белән дөнья кызыксынсын ди? Уйлап кара, тар күңеллелек, аңгыралык, наданлык безнең бөтен әсәрләрдән диярлек аңкып тора. Поши-болан күрмәгән татар язучысы гына героен балта күтәртеп ауга җибәрә. Ул анда тау кадәрле аюны бугазлап, үзе артыннан сөйрәп алып кайта. Бу мөмкин хәлме? Юк! Көчекнең өргәненә дә коты алынып качучы шул мескен татар язучысы әдәби әсәрендә әллә кемгә әверелә, бичаракаем!
Аның бу сүзләре Аяз абый белән беренче танышу вакыйгасын исемә төшерде. Инде аны сөйләми булмый. Сүз җебен аңлау-аңлату өчен дә кирәк бит бу хәбәр.
Кыскасы, эш болай булды: Язучылар берлеге бинасында идек. Сәбәбен төгәл генә белмим, әмма да ләкин әдәби консультант Рөстәм абый Мингалим бүлмәсендә фикердәшләр мәҗлесенә җыелдык. Түргә Аяз абый Гыйләҗевне дә чакырып кертеп утырттылар. Мөгаен Язучылар Йортына килгәнендә генә ул үзе белән хатыны Нәкыя ханымны алмый иде. Мин аларны кайда да бергә күреп гадәтләнгән, моны мәдәнилек билгесенә нисбәт итеп күнеккән идем.
Хәер, монысы калып торсын, сүз башына кайтыйк, дигәндәй,— юкса җебе юкарып алды, гафу үтенәм,— мәҗлес түрендә Аяз абый иде. Әңгәмә өстәленә татар язучысы һәм аның тормыштагы роле мәсьәләсе куелып, бәхәс башланып китте. Сүзләр кыю һәм ихластан йөрделәр. Татар язучысы, нинди генә бәхәс башламасын, милләт вә миллият, тел һәм туган телне саклау, халык һәм түрәләр мәсьәләләрен атлап кына узып китә алмый газаплана инде ул. Бу әңгәмәдә дә мәҗлестәшләр шушы үзәннәргә кереп чумдылар да, инде алмас дәрәҗәләргә җитеп, җыр сузмакчы яисә шигырь укуга күчеп, күңелләрен юатмакчы иделәр, Аяз абый бу вакыт инде җай тәгәрәп бара башлаган мәҗлес арбасы тәгәрмәчләре астына аркылы китереп кирелек тәртәсен салмасынмы:
— Мин үземнең татар язучысы булуыма гарьләнәм!— дип әйтте дә куйды.
Мәҗлес шым булды, колакларын торгызды. Нияз Майлаш, Илгизәр һәм Авыл Гыйбатов әфәнделәр бөтенләй дә тәгәрәшеп киттеләр. Бу аларның колагына: «Мин сез булырга гарьләнәм!»— дип ишетелде булырга кирәк. Минем кебек мокыт адәмнең акылы исә, оясын ташлап, орбитасыннан ычкынмаганга рәхмәт! Карагыз әле, җитмәсә моны бит бүген-иртәгә һичшиксез «Татарстанның халык язучысы» исемен алырга тиешле кешедән ишетә идек. Шунда ук йөзләр җимерелде, драматург Ризван Хәмит кайнарланып-кайнап күтәрелде. Аңа мәҗлеснең өстәл агасы шагыйрь Рөстәм Мингалим тынычландыру нияте белән утырырга әмер бирде. Ризван абый буйсынды, аннары кабат калкынды:
— Син!.. Син!.. Син!..
Сүзләре хисләреннән суыграк чыктылар. Аны мәҗлес әһеле кабат утырттылар.
— Ярарыгыз, егетләр!— дидем, ахмак икәнлегемне дә, күптән юләрләнгән булуымны да онытып, мәҗлес әһеленә тынычлансыннар дигән өмет белән карап,— тыңлап бетермәдек бугай. Бәлки Аяз абый башкачарак исәп белән әйткәндер? Без аңлап кына җиткермәгәнбездер?
Рәхмәт, мәҗлестәшләр сүзләремә колак салдылар. Аяз абыйны, акланыр дипме, тыңлап бетерергә булдык. Ә ул рус язучыларыннан үз чордашларына бәя бирүгә кереп китте, сүзләрне ерактан әйләндереп китереп, Чыңгыз Айтматовка илтеп терәде, аннары сорау ташлады:
— Ә менә ул ни өчен русча язуга күчте дип беләсез?
Җавап болай да аңлашылырга тиеш иде сыман: чөнки Аяз абый Гыйләҗевкә сүзләрен төшенә торган акыллы укучы кирәк, ә рус укучысы — шундыйлардан! Татарның да бердәм руслашкан чоры бит, кая барасың?
Мин шушы хакта уйлавымны җавап буларак әйтеп өлгердем.
— Нәкъ шуның өчен!— диде Аяз абый Гыйләҗев.
Бу исә утка коры утын өстәү белән бер булды. Туксанынчы еллар башы бит бу, татарда гына түгел, руста да китап укучы калмаган чорлар иде югыйсә. Безнең татар язучысы гына милләт дип баш ватмагандыр, билгеле. Хисләрнең бәреп чыккан, иске авторитетларның җимерелеп-авып төшкән, яңалары торгызылмаган еллар.
Һәм Аяз абыйны «сытып» ташладылар. Ул чигенергә мәҗбүр булды. Шулай да үз сүзен дә әйтмичә калдырмады:
— Эһ, мин рус язучысы булып туа алмавым белән бәхетсез!— диде ул, тәмам хәлсез калып.
— Русча язсагыз, сезне кем укыр иде әле?— диде Илгизәр әфәнде һәм сузып-сузып «Кара урман»ны җырлап җибәрде. Аяз абыйга аның әйткән сүзләрен ишетү кулай түгел иде, «суган суы» да сыгып алды. Нияз Майлаш белән Авыл Гыйбатов әфәнделәр, йөрәкләренә ябышып, аш бүлмәсенең түшәменә менеп китәр хәлдә ашкынып йөренделәр.
Мәҗлес нинди рәвештә тәмамланганын хәтерләмим, әмма Аяз абый Гыйләҗев шушы очрашуда минем йөрәктә бик авыр хисләр калдырган иде. Бу вакыйгадан соң кайбер күрешүләрдә без бер-беребез белән кул бирешеп сәламләшү гадәте барлыгын искә алгалый торган идек.
Ә теге, театрга чакырган драматург әфәндегә килгәндә, Аяз абый аны Язучылар Берлегендә бервакытны кызык итте. Һәммәбез өчен ул гыйбрәтле хәл иде. Моның өчен аны бигрәк тә Илгизәр әфәнде кабат олылый башлады.
Язучылар Берлегендә идек, Идарә утырышыннан өлкән язучылар чыгып киләләр, яшьләр исә, төркем-төркем җыелышып, соңгы хәбәрләр хакында белешкәләп торалар. Идарә утырышларында ул вакытларда бер яки берничә яшь язучыны Берлеккә ала торган иделәр. Шуңа бәйле рәвештә өстәл ябылып, бәхетле каләм иясе мәҗлес җыя. Гадәт шундый. Мөгаен шушы мәҗлес тә яшьләрне чебен урынына җыйгандай үзенә тарта торган булгандыр?
Һәм менә Идарә утырышыннан олпат Аяз абый Гыйләҗев килеп чыкты да, теге драматургыбызга колач җәеп:
— Эһ энем, сезмени әле бу!— дип килә башлады.— Сезнең пьесагызмыни ул? Карадым! Карадым! Бик рәхмәтлемен, Нәкыя апагыз белән бергә барып карадык! Мин дә пьесалар язган кеше! Әмма яза белмәдем. Менә сез чын драматург!— диде, күреште, кочаклап алды.
Вакыйга шактый тәэсирле булды. Яшь каләм иясен бәхет күмде. Арада урта һәм өлкән буын драматурглар да бар иделәр. Аяз абый арадан берәүгә «аш атып», шуның белән икенчеләргә «таш ыргытты». Моның махсус шулай эшләнүен ахырдан Илгизәр әфәнде минем кебек бер ахмакка җентекләп аңлатып бирде һәм:
— Язучылар арасында берсенә күрсәтеп «таш ыргытсаң», икенчеләренең йөрәгенә май да бал булып ята инде, белмисеңмени?— диде.
Сүзләре хак икән. Әмма бу мизгелдә күпләрнең шул яшь драматург хәлендә буласылары килгәндер бәлки? Мәсәлән талантсыз һәм бәхетсез каләм тибрәтүче минем!
Шулай да Аяз абыйның ихласлык чикләре киңлеген-тарлыгын аңлаган, күргән, белгән кешеләр икенчерәк төрле тойгылар кичергәннәр икән бит!

IV
Холык белән фигыльне чагыштырганда аларны намус үлчәвенә салалар. Күп кешедә игелеккә һәм изгелеккә омтылыш була. Әмма холкындагы кирелеге шулар өстенә килә дә баса, шул рәвешле кешене харап итә. Кайбер әфәнделәрдә холык шундый да яхшы була ки, ул, нинди генә гамәл башкармасын, аның эше ахмаклык та, начарлык сыйфатында да була алмый. Андыйларны без «фәрештә» дибез. Хәсән ага Туфанны шундыйлардан булган дип сөйлиләр. Әгәр дә бу ялган, уйдырма сүз булса, ил эчендә болай ук озак йөри алмас иде, беләсез!
Шулай да холык дигәннәре кемдә дә бар инде ул. Көчле рухлы кешедә холык та холыксызрак була түгелме? Әллә холыксыз дигән сүз холкы юклыкны гына аңлатамы, ягъни характерсыз дигән сыманмы?
Бу сорауларны үз алдыма еш куйганым бар. Күп кешеләр кайнап китүчән, мыскылланучан. Сүз күтәрә алуны азлар булдыра. Моның өчен хуҗалыгыңда сәламәт акыл яктылыгы яшәргә тиеш.
Минемчә кешене иң нык бозган әйбер — аның еш «кыйналуы». Колларны хайван дәрәҗәсенә төшерү теләге белән кыйнаганнар. Суфилар да үзләрен шулай эшлиләр, әмма алар нәфесне басарга тырышалар. Ә нәфес бит хайванда да бар. Димәк, нәфесне басу, бетерү — кешене кеше итә, кол ясамый. Ә колны хайван дәрәҗәсенә төшерү өчен кыйнау аның кешелеген бетерә. Менә нәрсә белән аерылып тора ул ирекле кеше! Аны кыйнап кол ясау мөмкин түгел, ә киресенчә, шушы газаплар аша үтеп ул чын кешегә әверелә. Рухы бөек кешене кыерсытмагыз, «суккан» саен ул көчәя генә бара!
Анысы шулай, әмма бөтен кешеләр дә бертөрле генә була алмыйлар шул. Берәүләрне язмыш «кыйный» да, «сындыра» да, икенчеләрне, алачыкта изелүче тимер кебек, бары тик ныгыта гына, көчле рухлы ясый, Һәркемдә җан бар. Һәр кеше — кабатланмас, бөек. Шунлыктан һәр кешегә дә бер үк җай белән якын килергә ярамый. Кешенең үзенчәлеген, кемлеген белми торып, аның белән әңгәмә дә кору уңайсыз. Әмма монда да бертөрле генә киңәш-табыш юк. Вакытына, чарасына, уңаена карап эш ителергә тиешле.
Аяз абый Гыйләҗевкә үз холкын тыеп тору бик авыр иде. Ул шикәр авыруы белән җәфаланды. Мәгълүм булганча, диабетиклар усаллыкта әшәкеләнәләр. Моның авырлыгын хатыны Нәкыя апа яхшырак белгәндер, шәт. Шулай да бу хактагы уйларымны Илгизәр әфәнде белән бервакыт бүлешүемне сөйләп үтми булмас кебек. Югыйсә сүзем тулып җитмәс сыман.
— Аның бөтен хикмәте,— диде ул миңа, бу хактагы фикерләрем белән килешергә теләмичә,— керәшен белән татар арасында буталып йөрүеннән килә. Әти-әнисе укытучылар булганнар бит. Әле Сарман ягы Чукмарлыда, әле Зәй ягы Багражда яшәгәннәр. Татар арасында бер төрле, керәшен арасында — икенчерәк. Юкка гына милләт төрле кавемнәргә бүленми ул, энем. Сарман ягы белән Арча татарларын, холык-фигыльдә генә түгел, кыяфәт-рәвештә дә бутап булмый. Халыклар яклары-яклары белән үзенчәлекле бит. Менә шулай... Аяз абый да керәшен ягында татар булып, татарда керәшен сыйфат яшәргә өйрәнгән, күнеккән булган, ахрысы. Гомере буе шуны куды инде ул!
Илгизәр әфәнде белән бәхәссез генә килешәсем дә килмәде. Аның ярым шаяртып кына үз җаена сөйләп вакыйгаларны матурлауларына аркылы килеп сорау ташладым:
— Керәшен белән татарда аерма бармыни ул? Алар икесе дә бер үк халык түгелмени?
— Пәри — башка, җен — башка!— диде Илгизәр әфәнде сүзләрдә тәмам кистереп.— Болай телләр бер, әмма да керәшен безнең татардан борынгырак бит ул!.. Нигә аптырыйсың? Аптырама! Керәшенне бездә Явыз Иван татарны чукындырганнан барлыкка килгән, диләр. Юк сүз ул! Юк сүз! Хикмәт шунда, Явыз Иван чукындырганы ислам диненә кайтып беткән инде, 1861 нче елдан соң. Хәер, бу хакта укыганың да бардыр. Ә менә керәшеннәр алар борынгы заманнарда ук булганнар, яшәгәннәр. Бәлки башкарак урыннардадыр, әлегә әйтеп булмый. Мәсәлән, галимнәрнең язуына караганда, Урал-Җаек тирәләрендәдер йә... Шунда көн иткәннәр. Әмма алар, керәшен булсалар да, «православный» дип атала торганнарыннан түгел, бәлки несторианнар, ягъни дә безнеңчә әйткәндә, носарилар булганнар. Хәер, боларны гына беләсең дә беләсеңдер инде, үзең дә аның ише тарихларны өйрәнүдә маһир адәм... Ну менә... Килеп... Ул керәшеннәрнең гореф-гадәте, сынамышлары, йолалары-башкасы — барысы да мәҗүси татарлардан ук килә, тәңречелек диненнән, аңлыйсыңмы? Алар игенче булганнар, яшелчә үстергәннәр, башкасы... Безнең татарның җир белән бәйләнештәге акылы керәшеннәрдән килә. Чын татарларда кыргыйлык бар. Аларда — культура, мәдәнилек. Ничек дип әйтим, аңлатыйм икән инде? Кыскасы, Аяз абый бездә дә, аларда да тәрбия күреп, аралашып үскән, шундый да зиһенле һәм белемле, иң кирәге — төшенүчән, интуициядә көчле кеше булып әвәләнәсе иде дә... Холкы комачау иткән аңарга. Аяз абыйның борын югары бит. Аның җаена гына тормасаң, беттең! Беләсеңме, ул озын итеп хатлар язарга ярата. Машинкада дүртәр-бишәр битне дөнки дә куя... Җай гына башлап китә дә, и аннары җибәрә башлый, буклы сыер кебек, бөтен көтүне батырып бетерә...
Илгизәр әфәнде гомергә сүзгә маһир кеше, бер кызса, чигенү юк, бүлдерергә дә ярамый, шундый оста итеп тезеп бара, хәйраның китәрлек. Күп очракта аның сөйләү осталыгына күңел бирәм, сүзләрен кабул итү, дөреслеген үлчәү хакында уйлап та бирмим. Ул да моны белә, шунлыктан сүз энҗеләрен тезә дә тезә. Җебен дә озыннан ала. Аның андый вакытларында бигрәк тә Авыл Гыйбатов әфәнде зарга кала, арыплар бетә. Ә дусты Нияз Майлашка килгәндә, рәхәтләнеп, авыз ерып тыңлый бирә.
Илгизәр әфәнде үзе дә усал кеше булды. Уендагын уйдырып әйтә иде дә, кешене сүз кадагы белән тәрегә кадаклагандай ясап китеп тә бара. Ә икенче көнне хәлеңне белешә, кичәгесен оныткан була.
Ул үзе дә керәшен-татар, татар-керәшен катнашып-аралашып яшәүче шул ук Зәй ягыннан. Сүзгә елгыр, эшкә өлгер, һәрвакыт ак якалы күлмәк, затлы галстук белән, кырынган һәм пөхтә кыяфәтендә әтәч булып йөри. Аның юлына аркылы төшәргә ярамый. Изә дә ташлый, тешли дә өзә. Ул Аяз абый турында гына тыныч, канәгатьлек белән сөйли, әгәр дә юк-бар кеше хакында сүз чыкса, теленә алып аптыратып тормаучы затлардан.
Илгизәр әфәнденең сөйләгәннәрен озак кабул итеп бетерә алмый йөрдем. Акыл җитмәү, аңның саташкалап алулары, зиһен буталулар тәмам борчып торалар җитмәсә. Миңа алай ук борчылмасам да була иде. Кемем ул Аяз абый, туганыммы, кодамы, дигәндәй. Үзеңне юмалый торгач, күңелдән уйлар да юыла икән шул. Кайвакытта акылым урынына кайткандай була. Аяз абый Гыйләҗевнең әсәрләрен укыйм да күңелем нурларга күмелә: менә аны, язучы булсаң, ничек язарга кирәк, дим!
Бервакыт «Сарманнар кичәсе» булды. Аяз абый зур кунак сыйфатында чакырулы иде. Телевидение төшерә торды. Без ресторанда утыра бирәбез. Ризыкны кузгатырга да ярамый. Әмма да ләкин өстәлләр мул итеп ябылган. Барыбыз да аңлыйбыз: димәк шулай кирәк!
Иртәннән үк килгән идек, инде өйлә үтте, икенде, ахшам якынаеп килә. Ризыклар — мул, әмма бер генә кисәк тә каба алган юк. Кул сузылса да намусны җиткереп бетереп булмый. Шулай газаплана бирәбез. Ә телевидение сөйләтә һәм төшерә тора.
— Уф, инде бетте,— дибез. Юк икән әле, кабат башлыйлар... Нидер барып чыкмаган. Инде өченче тапкырын кабатлаталар, дүртенчесен. Тәмам арып беттек. Аяз абыйның тавышы катты.
— Егетләр, мин бит диабетик, миңа бит ике сәгать саен ашап алырга кирәк!— диде ул.
— Түзегез инде, түзегез!— дия аңа янындагы мәдәният министры урынбасары әфәндебез Мөҗип Таҗиевич.— Менә без түзәбез бит әле, әйе!
Ресторан директоры Галия ханым миңа таныш кеше иде. Урынымнан куптым да, барып, аның ишеген кактым. Ә ул шундый сөенде:
— Китерегез аны монда, банкетлар залына!— диде.
Аяз абый Гыйләҗев белән керсәк, ни күрик, менә җәннәт нигъмәтләре кайда икән ул! Монда да аш өстенә аш өелгән, әмма затлыдан-затлы.
— Без шушында утырырга тиеш идек, энем!— диде Аяз абый, әлбәттә мине күздә тотып түгел, үзе хакында гына әйтеп. Ә миңа «безнең» дигән сүзе җитә калды, «арбага тагылган хәлендә хаҗга барып кайткан дегет чиләге» генә икәнлегемне дә онытып, өстәл башында ук урын алдым. Бар нигъмәтләр дә безгә аталып килә башладылар. Хәер, анда син бар идең бит, энем. Нигә безнең табынга кушылмадың?..
— Министр урынбасарлары анда утырсыннар,— диде тагын да Аяз абый, зал ягына ишарәләп,— безнеке — монда!
Яхшы утырылды. Тамагы ачлар, артыбыздан кереп, өстәл тирәли урыннар ала тордылар. Бераздан төкле мәҗлес гөрли башлады.

V
Юк, Аяз абый турында бер генә төрле уйлый алмыйм икән шул. Бу ресторанда булган вакыйга икенчеме, өченчеме очрашуыбызга карый. Күңелдә Аяз абый Гыйләҗев олпат, хөрмәткә лаеклы кеше буларак, якты хатирәләремнең тәхетендә генә утыручы зат рәвешендә сыйфатланырга тиеш иде. Без аның белән районнарда да очраша торган идек, әдәбият бәйрәмнәрендә дә чыгышлар ясадык. Аяз абый бервакытта да вакланмады, үзен эре тотты. Шушы олпатлыгы белән халык күңелен яулый белде. Ни генә дисәк тә, сүз онытыла, кыяфәт, кемлек хәтердә калучан икән, дибез. Әмма йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтелгән, бәгырьгә килеп кадалган сүз угыннан калган җәрәхәт мәңгелек икән. Нигәдер начары истә кала, яхшысы онытыла бара.
Кая ул шундый сүз — бәгырьгә май булып ятсын, хәтергә бал булып утырсын? Аны язучы, шагыйрь халкы сөйләргә тиеш. Әмма ни кызганыч, алар бәлки халык колагына андыйны әйтә дә торганнардыр, тик үзара сөйләшкәндә тешләрен үткен, телләрен чарланган хәлдә тоталар. Язучыларны бер-берсенә әйтешмиләр, олысына кечесе дустанә яшиләр икән, димәгез, һай тешләшеп тә куялар. Ничек бер-берсенең сүзләренә чыдый торганнардыр, белмим. Әмма читтән аларны тыңлап торганда, үзара сандугачлар булып сайрашалар болар дигән тойгы кала да кала инде, чөнки сүзләре артыгы белән зәвыклы, артыгы белән чәчәкләргә-чукларга төренеп чыга ки, ямьсезе дә ямьләнеп, матур булып ишетелә. Шунда берәрсе шигырен дә яттан сөйләп җибәрсә, тәмам хәйран каласың. Хәер, без бичара адәм балалары, кошларның чыркылдашып талашуларын, үзара чукышып кычкырышуларын да сайрыйлар да инде болар дип кабул итүчән. Шулай түгелме? Син дә язучы бит, нигә безнең сүз мәҗлесләреннән йөз чөерәсең? Ә, аңлыйм, үзеңне акыллыга саныйсың! Ә менә мин — дивана. Ә беләсеңме, элекләрне шундый да акыллы идем, кайчан да булса акылым саташыр дип башыма да китерә алмадым. Ә юләрләнүем күптән үк, әдәбият мәйданына канатлы атка атланып килеп кергән көнемнән үк башланган булган, белмәдем. Сиңа боларны ни өчен әйтәмме? Белмим. Юк, тукта, беләм бугай! Беләсеңме безнең аерма нәрсәдә? Ә мин беләм! Менә юләр дип әйтмә инде мине! Син дөньяга өмет белән карыйсың, ә мин анда теләк белән яшим! Өмет — яшәтә, ә теләк — саташтыра ул!
Хәтеремдә иртәнге салкынча тынлыкта ялгызы гына сузып-сузып сайраган сандугач тавышы яңарды әле. Менә аңа, еракта, икенчесе кушыла, өченчесе. Алар бер-берсен ишетәләр сыман. Җырларын туктап-туктап тыңлыйлар, хәбәрләшкәндәй кара-каршы да сайрашып алалар. Болар — Ходайның сайрау таланты белән туган кошлары, затлылар. Затсызлана алмыйлар. Ә шулай да сандугачларның хор белән күмәкләшеп җырлаганнарын ишеткәнең бармы? Юктыр. Булмас. Сандугачлар хәтта көтү белән дә очмыйлар бит әле. Менә хакыйкать ничек һәм нинди!
Аяз абый белән тәкәләр кебек сөзешеп алган идек. Дөресрәге, ул миңа мөгезе белән ыргылды. Тәвәккәл һәм мәгърур гына чигендем. Күңелсез булды. Бары тик читкә китеп кенә бастым. Ул миңа икенче тапкыр сөзәргә дә, ташланырга да кыймады. Уйга калдым һәм: «Аяз абый мине кем беләндер бутады булса кирәк?»— дип, хәтеремне сафландырырга тырыштым. Хәер, мин кем идем? Бер яшь язучы кисәге. Һәм өстемнән таптап китү өчен аңарга батырлык кирәк идеме? Бигрәк тә Аяз абыйга, заманабызның бөек язучысы буларак танылган шәхескә? Нияз Майлаш та, Илгизәр дә, Авыл Гыйбатов әфәнделәр дә монда, күрше палатада гына. Ә син монда ничек? Бер хезмәткәребез кергән иде, шуның документларын китердек? Ә үзеңә чират кайчан җитә соң?
13.11.05.–01.03.07.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.