Latin

Сөяркә

Общее количество слов 822
Общее количество уникальных слов составляет 529
50.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
– Юк инде, юк!.. Бернинди романтика юк бу авыл җирендә! – дип уфтанды баш агроном Әхмәди. Әле генә телевизордан чираттагы фильмны карап бетергән иде ул. Яшәп тә карыйлар ичмасам шәһәр җирендә! Һәрберсенең сөяркәсе бар. Һәр көнне рәхәтләнеп “уҗымга йөриләр” шәһәр ирләре! Ә монда… Иртән дә шул бер хатын, кичен дә шул…
Гыйшык-мыйшык уенына ярарлык хатын-кыз да юк бит аның авылда! Кайсысы янына барып сүз башларга да белмәссең…
“Туктале – дип уйлады Әхмәди. – Риза булмаган хатын-кыз юк ул, сорый белми торган ирләр күп, дип әйткәнме әле бер атаклы кеше?” Һәм ул, тәвәккәлләп, зоотехник Мөбәрәкҗанның хатыны Бибинур белән сөйләшергә булды. Төскә-биткә дә ярыйсы гына, очрашканда да гел кашларын сикертеп китә. Өстәвенә колхоз ашханәсендә эшли, теләсә кайчан кереп сүз кушарга була.
Һәм ул озакка сузмый гына Бибинурны штурмларга кереште. Тегесе дә әллә ни ялындырып маташмады. Әлеге фильмнарны ул да яратып карый бугай. Бергә утырып “чәй эчү” турындагы тәкъдимгә дә без сүзсез риза булды. Андый чакта җае да чыгып тора икән бит аның. Дүшәмбе көнне зоотехник Мөбәрәкҗан ит комбинатына дуңгызлар илтергә тиеш иде.
Түземсезләнеп көтте Әхмәди, дүшәмбене. Иртән йокыдан торгач телевизордагы чибәр кызларга ияреп гимнастика ясады. Аннары бик ныгытып ашады да, юк эшләрен бар итеп, колхозның дуңгыз абзарына таба чыгып китте. Ул барып җиткәндә зоотехник Мөбәрәкҗан, тездән дуңгыз тизәгенә батып, соңгы – кырыгынчы дуңгызны куып йөри иде. Бергәләшеп тырыша торгач, теге дуңгызны да куып тоттылар. Чеп-чи тиргә баткан Мөбәрәкҗан шофер янына, кабинага кереп утырды. Дуңгыз төягән машина, бер яктан бер якка чайкала-чайкала, әкрен генә Казан ягына кузгалып китте. Машина күздән югалу белән, Әхмәди вакытны озакка сузмыйча гына, Бибинур янына атлады. Тирә-күрше күрмәсен дип, арттан гына керде ул.
Бибинур, чит ил фильмнарындагы бай хатыннары кебек, челтәрле эчке күлмәктән генә йөри иде. Менә кайда ул – романтика!!! Әхмәди прелюдияләр, композицияләр уйнап тормыйча гына төп эшкә күчәргә булды. Ап-ак кальсоннарын салып, юрган астына гына чумган иде, капка келәсе шалтырады. Корт чаккандай икесе дә караваттан сикереп торып, ишек алды ягына чыга торган тәрәзәгә карадылар. Капкадан Мөбәрәкҗан кереп килә иде! Бер секунд эчендә Әхмәдинең башыннан бөтен гомере йөгереп узды. Буйга кечкенә булса да, ачуы килгәндә бик усал иде Мөбәрәкҗан. Аристократлар, интеллигентлар арасында гына була торган сөяркәнең ни икәнен беләмени ул гомере буе дуңгызлар арасыннан чыкмаган караңгы авыл мужигы! Балта белән муеныңны да чабып өзүе бар. Әхмәди тиз генә идән уртасында аунап яткан кальсоннарын кочагына җыйды да, шифоньер ишеген ачып, эчкә сикерде. Тик шифоньер ястык-мендәрләр белән тулы иде. Әхмәди сеткага бәрелгән волейбол тубы шикелле кире атылып чыкты. Мөбәрәкҗанның аяк тавышлары инде өйалдында ишетелә иде. Күзе-башы акайган хатын Әхмәдине карават астына төртеп кертте. Нәкъ шул вакыт ишек ачылып, өйгә Мөбәрәкҗан керде. Мөбәрәкҗан бик каты итеп урысча сүгенә иде. Ара-тирә ишетелеп киткән татар сүзләреннән Әхмәди дуңгызлар төялгән машинаның көпчәге шартлаганын аңлады… Шулчак, кинәт, кемдер Әхмәдинең шәрә артын чеметеп алды. Әхмәди кычкырып җибәрүдән куркып, бар көченә иренен тешләде. Кем икән ул анда, дип уйларга да өлгермәде, тагын чеметтеләр. Тавыш чыгарудан куркып, әкрен генә, култык астыннан артка таба карады. Әхмәдинең шәрә артына ук терәлеп, талдан үргән кәрҗин тора иде. Ә кәрҗиннән муенын сузып, йомырка басып утырган ана каз карап тора! Каз башын бер яктан бер якка салгалап, теге таныш түгел нәрсәләргә карап торды да, тагын чукып алды. Бу юлы инде ул, башын селки-селки, борып-борып чукый иде. Әхмәди тешен кысып тагын түзде. Ичмасам, тизрәк Мөбәрәкҗан да чыгып китми! Ниһаять, Мөбәрәкҗан телевизорны кабызып җибәрде. Шул тавыштан файдаланып, Әхмәди әкрен генә каз ягына башы белән борыла башлады. Инде борылып бетәм дигәндә генә, кинәт Мөбәрәкҗан караватка килеп ятты. Сыгылып төшкән пружиналар Әхмәдине идәнгә үк сылап куйдылар. Хәзер селкенү түгел тын алырга да ярамый иде. Ә теге каһәр суккан каз, хәзер инде Әхмәдинең башын чукырга тотынды. Үлүем шушы икән, дип, белгән догаларын укырга тотынды бичара Әхмәди. Бераздан каз Әхмәдинең чәчләрен йолкып, оясына җәя башлады. Баш түбәсендәге чәчләрне бетергәч, әкренләп муен белән чигә тирәсенә күчте теге “садист”. Чигә чәчләре белән бергә колак та эләгә башлады. Бусына инде чыдарлык түгел иде. Әхмәди карават астыннан чыгып йөгерергә җыена башлады. Тик бу уеннан шундук кире кайтты. Беренчедән көпә-көндез авыл урамы буйлап шәрә килеш йөгереп йөреп булмый! Ни әйтсәң дә, Татарстан Африкада түгел бит! Икенчедән, ишек алдына йөгереп чыгып киенә башласаң, Мөбәрәкҗан куып тотачак! Ә ул псих әбизәтелне балтага ябышачак инде! Ярар, чурт с ним, лутчы каз ашасын бу беткән башны!.. Уф-ф, бетерә! Инде муен җоннарын чүпли башлады. Ашыкмыйчан гына, тәмен белеп, әкрен-әкрен генә җәзалый палач!
Астына җибәргән Әхмәди, сак кына кулын сузып казның муеныннан эләктерде. Каз, мондый көтелмәгән нәрсәдән куркып кычкыра башламакчы иде, тик, Әхмәди, бар көченә кыса башлагач тавышы бетеп, тынып калды, һушыннан язды…
Шулвакыт өй каршына машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Мөбәрәкҗанны чакырып сигнал бирә башладылар.
– Көпчәкне алыштырып бетергәннәр бугай – диде Мөбәрәкҗан, караваттан торып. Бераздан теге машинаның кузгалып киткән тавышы да ишетелде. Бибинур йөгереп килеп карават җәймәсен күтәрде. Әхмәди аңын җуйган иде… Бибинур көч-хәл белән Әхмәдине идән уртасына тартып чыгарды. Аңын җуйган Әхмәдинең кулында шулай ук һушын җуйган каз да ияреп чыкты.
Тап-такыр булып калган канлы башына бер тустаган су сипкәч, Әхмәди, ниһаять, аңына килде. Аннары бөтен өйне тутырып, үкереп еларга тотынды. Кулындагы һушсыз ана каз белән Бибинурның чыраена сукты да, кальсоннарын башына каплап, өйдән чыгып китте…
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.