Latin

Сиртмәле Кое - 1

Общее количество слов 4570
Общее количество уникальных слов составляет 2198
40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәяләр)
ӘГЪЛӘМЕТДИН
Көн үзәге. Эссегә чыдый алмыйча гамакта тирбәлеп ятучы ялкау кешегә охшап калган авылның үзәк урамы буйлап унике яшьләрдәге малай килә. Башында гәзит эшләпә, өстендә җиңсез күлмәк һәм шорт, яланаягында сандал. Уң кулында төенчек, сулын исә шундый итеп селти, әйтерсең, очып китәргә җыена.
Авылны чыккач та туп-туры басу буендагы агачлыкка юнәлде. Күләгәдә җиләс, рәхәт. Болай да күтәренке күңеле тагын да үсә төште. Үзалдына нидер көйләп, сикерә-атлый бара башлады.
Агачлык бетүгә уңга борылып, Олытау ягына таба менеп китте. Монда инде бөтенләй башка дөнья иде. Җирдә чикерткәләр чыңы, күктә тургай җыры... Үзәкләрне өзгеч моң, сагыш. Малай, куе томан эченә кереп киткән шикелле, әнә шул моң эченә кереп чумды, эреде, юк булды.
Озакламый ул Олытауга да җитте. Тау итәге, чегән кызының кырык катлам күлмәк итәген хәтерләтеп, дулкын-дулкын булып ята иде. Малай шул дулкыннарның беренчесе өстенә күтәрелде. Һәм баскан урынында катып калды. Сул яктагы болынлыкта ике бабай печән чаба иде. Бу хәл бер дә сәер булып тоелмас иде, әгәр алар бер-берсенә шулкадәр охшамаса: икесе дә ап-ак күлмәк-ыштаннан, икесе дә, гүя берсе икенчесенең көзгедәге чагылышы, берьюлы селтиләр. «Чыж-пыж», – ялтырый кояшта чалгы йөзләре. «Ялт-йолт», – җилферди күлмәк итәкләре. «Ике кешеме соң анда, әллә берсе күземә генә күренәме?» – дип, бик озак шаккатып торды малай. Ул арада бабайлар, һаман шулай берьюлы селти барып, иңкүрәк урынга төшеп китте һәм күздән югалды.
Малай, беренче дулкыннан йөгереп кенә төште дә, икенчесенә күтәрелде. Моннан инде Олы Куак дигән урын күренеп тора иде. Әнә, бабасы чишмә янындагы агач күләгәсендә ята. Янында учак, ут өстендә чәйнек. Сыерлар – кайсысы күшәп ята, кайсысы су эчеп тора. Эт кенә һаман эш өстендә: менә ул арыш басуына кереп баручы берничә сыерны, аларның котын алганчы куып, көтүгә китереп кушты да, күрәсеңме, барысы да күз уңында, дигән кыяфәт белән, хуҗасының аяк очына килеп ятты.
– Ә-ә, улым, – диде карт, малайны күреп. – Чәй кайнады, әйдә. Юынып ал да... Төенчегеңдә нәрсә?
– Күкәй, бәрәңге пирәжкие... Әллә, әни тагын нәрсәләр салгандыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, малай чишмә янына барып чүгәләде. Битенә су бөркеде. Кояшта кызып килгән битен суык су куырып алгандай булды.
Бабасы көлемсерәп кенә оныгы артыннан күзәтте...
Бу карт турында бер язучы фельетон язмакчы булган иде.
«Чын исеме Әгъләметдин аның, – дип башлады ул язмасын. – Авылның тапкыр телле җор кешеләре «Тирес Корты» дип тә, «Карачкы» дип тә атады аны. Хәзер күбрәк шушы кушаматларның әле берсе, әле икенчесе белән атап йөртәләр. Үз исеме дә, ничектер, чынлап түгел, ә шаяртып яки мыскыл итеп кенә кушылган да, нәкъ игезәкләр кебек, кушаматларына тап ук килеп тора, әйе, алар өчесе дә үзара килешкәнлектән, берсен берсе алыштыра да ала иде кебек.
Әгъләметдин диеп әйттеңме, бу авыл кешеләре өчен бүтән һичбер аңлатмаларың да кирәкми. Шул исемне ишеткәч тә, зәһәр йоткан көчек кебек эчен аркасына тартып, биленнән – уңга, муен тирәсеннән – сулга таба кыйшаеп, авыш язылган сигезле санына охшабрак торган бер әкәмәт күз алдына килеп баса. Бу кыяфәте аның Тирес Корты дигән кушаматына туры килә кебек иде. Аның шул килеш-килбәтенә элеп куйган иске бишмәте, алам-солам юкәләрне биленә урап һәм бәйләп куюы – менә монысы инде аның Карачкы дигән кушаматын хәтерләтә иде.
Ләкин халык аңа бу кушаматларны, әлбәттә, әнә шул тышкы кыяфәте буенча гына бирмәгән иде. Андый кешеләрне «Ходай бәндәсе « дип тә атаган бит әле борынгылар. Әгәр дә син аны тыңлаган булып, аның сүзләренә чыннан да игътибар биргән кебек итенеп утырсаң:
– Кешеләр дөньяда яши белми... Яши белми кешеләр дөньяда, – дигән булып, үзенчә бик белдекле кыйланыш белән сөйли башлый Әгъләметдин».
Фельетон барып чыкмады. Шушы урынга җиткәч, нигәдер, башка бер генә сүзнең дә языласы килмәде.
Авылдашлары Әгъләметдингә шулай көлебрәк караса да, табигать кочагында ул бөтенләй башка кеше иде. Монда ул үз стихиясендә. Аның кием-салымы да көтүче эшенә бик килешеп, нәкъ туры килеп тора, менә мин, күрегез! дип кычкырып тормый. Оныгы белән сөйләшүе дә башка. Менә әле дә табигать тавышларына, шул тавышларның оркестрдагы шикелле килешле яңгыравын бозмыйча, бу икәүнең әкрен генә аккан әңгәмәсе килеп кушылды.
– Бабай, – диде оныгы, – әнә теге аланда кемнәр печән чаба ул?
– Сыер Куагындамы?
– Әйе?
–Чабарлык үлән юк анда, улым.
– Шулай да мин аларны күрдем бит.
– Кемнәрне?
– Ике бабайны. Билдән үлән иде, шуны чабалар.
– Тап-такыр анда, улым, сыер түгел, сарык ашарлык та үлән калмаган. Анда мин көтүне туктатып та тормыйм.
– Мин бит инде алдашып утырмыйм, бабай. Бик яхшы, бик ачык итеп күрдем мин аларны.
– Нәрсә күрдең икән соң син?
Бабасы, уйга бирелеп, озак кына кузләрен йомып утырды. Шуннан соң капылт:
– Булуы мөмкин түгел! – диде. – Минем белән булган хәл кабатланды микән әллә?
– Нинди хәл ул тагын? – диде оныгы. – Сөйләгәнең юк синең.
– Син, улым, элекке заман кешеләрен күргәнсең булыр.
– Әй! Әкият сөйләргә сине куш инде, бабай, – диде оныгы, кулын селтәп.
– Әкият түгел бу, улым. Олытау үзенә бер төрле тау бит ул. Монда һәртөрле могҗизалар булып тора.
– Тау – тау инде. Нәрсәсе белән ул башка таулардан аерыла әле?
– Ә син күзеңне ачыбрак кара. Күрәсеңме, ничек урнашкан ул?
– Ничек?
– Башка бөтен тауларга аркылы. Аның астында диңгез, диләр. Ә диңгез төбендә энҗедер, алмаздыр, башка асылташтыр ком урынына сибелеп ята, имеш. Ләкин бу хәзинәләргә барып җитәрлек тә, аны алырлык та түгел. Тауны тишә башласаң, су фонтан булып ургылып чыгачак та авылны юып китәчәк икән, ди.
– Сөйлә инде, әтү кызыктырды да.
– Ярый, тыңла. Күзгә төртсәң дә күренмәслек төн иде. Нәкъ шушы урында без, өч малай, учак янында утырабыз. Ханның атларын саклап.
– Син бәләкәй чакта ханнар бар идемени әле? – дип бүлде аны оныгы.
– Әлбәттә. Утырабыз шулай. Атлар әнә теге уйсулыкта йөри. Учак чарт-чорт яна. Артыбызда озын-озын күләгәләр сикерешә. Тирә-якка шом салып, ниндидер кош мескен тавыш белән кычкыра. Менә Урман тавы артыннан ай да калыкты. Учагыбыз сүнә башлады. Мин чыбык-чабык артыннан киттем. Күрәм, тау битендә сыер көтүе йөри. Бәй, мин әйтәм, төн уртасында нинди сыер көтүе монда, сыерлар күптән авылда бит инде. Сәләх бабай безгә хәерле төн теләп кайтып киткән иде бит. Мин шулай аптырап торган арада безнең бер колыныбыз нәрсәдәндер куркып чабып китте дә сыер көтүенә барып кушылды. Мин артыннан йөгердем. Сыерлар арасына кереп киттем. Эзлим, эзлим, ә колын юк та юк. Сыерларны туздырып беттем. Берзаман ишетәм, көтүче кычкыра: «Шайтан алгыры малай! Нишлисең анда? Кил әле хәзер үк!» Килдем. Таныш абый түгел. Арт сыныма чыбыркысы белән бер-икене тамызып алмасынмы! Айнып киткәндәй булдым. Карыйм, ай дигәнем – кояш. Таң атып килә. Атлар да юк, малайлар да. Учак кына шул ук. Тик малайлар урынында ниндидер хатын чәй кайнатып булаша.
– Ә син, әкият түгел, дигән идең, – дип, ышанмаучан караш ташлады оныгы.
– Менә шул шул, әкияттәге кебек килеп чыкты, – диде карт. – Мин үзем дә моңа гомер буе аңлатма эзләдем. Ниһаять, ниндидер борынгы китапка тап булдым. Андагы бер язу мине кызыксындырды. Өч малай төнгелеккә ат көтәргә киткән. Иртә белән аларның икесе генә авылга әйләнеп кайткан. Өченчесе кайда? Икәүнең берсе дә моны аңлата алмаган. Авторның фикере буенча, малай башка заманга илтә торган өермә тәэсиренә эләккән.
– Шул хәл синең белән булган, дисеңме?
– Шулай килеп чыга.
– Ә ничек үз дөньяңа кире кайттың әтү?
– Кире кайтып булмады шул инде, улым. Сезнең дөньяда калырга туры килде.
– Бабай, кара! – диде оныгы кинәт. – Колын. Безнең сыер тирәсендә чуала. Куып җибәрергә кирәк.
– Тукта! Барма анда, – диде бабасы, кузгала башлаган оныгын терсәгеннән нык тотып.
Колын, сыер тирәсендә әйләнде-әйләнде дә, һаман тизрәк әйләнә барып, юкка чыкты.

ГАЙШӘ ӘБИ
Ниһаять, Гайшә әби дә көтү каршыларга башын күтәребрәк чыга ала. Бүген аның кызы белән кияве кайтты. Күңелен ачып сөйләшер кешесе булмаган ялгыз карчык өчен бу зур вакыйга иде. Елына бер генә була торган, сагынып-саргаеп көтеп ала торган вакыйга иде бу. Кайтасылары турында алданрак хәбәр итмәүләре генә бераз күңелен китте. Аның бит: «Әнә кайталар, менә кайталар», – дип йөрүләре, кайтырларына ничә көн калуын санап, шул турыда күрше-күлән белән фикер алышулары үзе ни тора.
Гайшә әби, кызы белән бергә булган һәр минутының кадерен белеп, бу мизгелләрнең башка кабатланмаячагын аңлап, сөйләде дә сөйләде:
– Телдән яздырмасын Ходаем, иң теләгәнем шул. Безнең авылда бер әби елдан артык телдән калып ятты. Ниләр генә уйлап, ниләр генә аңлап бетмәгәндер бит инде ул. Ә бер сүз әйтә алмады. Гыйбрәт алыгыз, йөргән җирләрегездә кеше белән аралашып, сөйләшеп йөрегез. Теле булып та телсез гомер уздырган кешеләр бар. Без бит бу дөньяда кунак кына. Кунактан кайтып мәңгелек телсезлеккә күчкәч нишләрсез? Кышкы бураннарда берьялгызым өйдә утырганда уйлыйм: «Кабердә яту да шулай буладыр инде»... Сәгать тугыз да тулып киткән. Гомер су кебек ага...
Көтү кайтып, малларны урнаштыргач, тагын чәй эчәргә утырдылар. Кызы чәй ясый, Гайшә әби сөйли:
– Абыең әйтә иде: «Син гомер буе балалар белән генә эшләгәч, белмисең, дөнья алай түгел ул». Чыннан да, пенсиягә чыгып, кешеләр белән аралаша башлагач кына аңладым: дөнья алай түгел икән шул – әйттең дә тыңладылар, синең киңәш буенча гына эшләделәр түгел икән... «Дөрес тәрбияләмәгәнсез», – ди абыең. – Тапкыр, үткен җавап бирергә балачактан өйрәтергә кирәк иде, хәзер менә, әйтәм дигән сүземне дә әйтә алмый куркып торам, чөнки син: бәхәсләшмә, беркем белән дә талашма, эндәшмә, укытучы баласы тыйнак булырга тиеш, дип өйрәттең», – ди. Башка сыйфатларын уйламый ул, сабыр, уйлап эш итүчән булып үсүе өчен рәхмәт әйтми.
Иртән тору белән кияве утын яра башлады, кызы бәрәңге бакчасын утарга менеп китте. Бераздан Гайшә әби, кызын да утынлык янына чакырып алып, ямь-яшел чирәм өстендә аунап яткан каен түмәрләренең берсе өстенә килеп утырды. Кияве дә ял итәргә туктады. Авыл мәчете турында сүз чыкты. Мулла булып элекке укытучы, коммунист эшли икән.
–Ленин бабай шундый акыллы булган үзе, мәчетләрне нигә җимерткәндер инде, – диде Гайшә әби. – Әле дә күз алдымда: манарасын аркан белән тарталар. Әй халык җылый. Ае җиргә кадалып кереп китте. Кереп тә китте, кап-кара булды. Халык каргый, ә бер сүз әйтә алмый, эчтән генә. Попробуй әйтергә, хәзер ОГПУ алып китә.
Урам буйлап бер карчык үтеп бара иде, ишегалдында утыручыларны күргәч туктады да:
– Ә-ә, кызың кайттымыни, күрше? – диде. – Кил әле монда.
Койма янында пышылдашып алдылар. Гайшә әби теге карчыкка ачуланып кына җавап бирде дә кызы белән «кияү-балакай» янына кире килде:
– Авылда шушыңардан да чибәррәк кыз юк иде, – диде. – Менә шул кыз, ирне хатыннан аерып, үзенә өйләндерде. Инде ире үлде, балалары таралды (кайтып хәлен дә белмиләр), үзе – тавык урлап, эчеп, кеше мунчасында кунып, теләсә ничек көн уздыра. Әнә, әле дә: «Ярты рюмка гына нәрсәң юкмы?» – дип сорар өчен чакырган. Кунак булгач, эчәләр, дип уйлый бугай. Гаиләне җимереп үзе дә бәхетле булмады, теге хатынны да бәхетсез итте. Бервакыт иренә: «Хатының бигрәк оятсыз кылана», – дигән идем, озак та үтми тегесе йөгереп килеп тә җиткән. Капка төбенә киерелеп баскан да: «Кил әле, кил. Син нигә мине оятсыз дидең?» – дип акыра. «Оятсыз димәдем, оятсыз кылана дидем», – мин әйтәм. Дөресе шул булгач нәрсә дим инде? Менә тормыш шулай инде ул. Аны төрлечә яшәргә була. Акыл белән яшәүгә җитми инде. Бер җимерелгән тормышны яңадан кайтарып булмый шул ул. Шуңа күрә бер-береңнең кадерен белеп, мәңгелеккә бергә булырга дип яшәргә кирәк. Кем белән ак булгансың, шуның белән кара бул.
Кияве төрәнгә «җигелгән», кызы арттан тоткан – бәрәңге күмәләр. Гайшә әби, кәҗәләрен бакча башына таба куып барган җиреннән туктады да аларга карап тора башлады. Кызы:
– Азат, тукта әле, хәл җыеп алыйк, – диде. Әнисенә карап елмаеп куйды да: – Әти әйтә иде: «Мин үлгәч этләнерсез әле, мин ятармын анда тыныч кына көлеп – әһә, тартасызмы дөнья йөген», дия иде.
Гайшә карчык та хәтер йомгагын сүтәргә кереште:
– Син, Гайшә, мин ачулансам үпкәләмә, сиңа ачуланмыйм мин, сугыш шулай итте мине, ди иде ул. Авыл кешеләренә әйткән, мин Гайшәне аның үзе кадәр алтынга да алыштырмыйм, дигән. Моны миңа ул үлгәч, аны җирләгән көнне әйттеләр. Менә ничек яшәгәнсез икән сез, диләр... Абыең әйтә, мин дә кайвакыт әтичә сөйләп карыйм, берәү дә көлми, ә ул шуны ук сөйләгәндә ятып китеп көләләр иде, ди.
Бераздан төшке ашны ашарга керделәр. Ашның тозы җиңелрәк булып чыкты. Бу уңайдан Гайшә әби:
– Безнең әтинең иң әшәке сүзе «тозсыз» иде, – диде. – Бер сүгенми иде. Нигә тозсыз? Тозсыз ашамлыкны ашап кара. Бернәрсәгә дә ярамаган, дигәнне аңлата ул... Миннән алай ук булмады инде, ләкин әти безгә әйтә иде, шат күңелле булыгыз, уйнап-көлеп яшәргә тырышыгыз, ди иде.
Кәҗәсе кычкырган тавышка ялт кына тәрәзәгә борылып карады да, кызы кәҗә янына йөгергәч, киявенә:
– Әй, нигә ул кәҗәләр белән җанымны җәфалыймдыр инде, бер файдалары юк... Көтүдә миңа, нигә сиңа ялгыз башыңа сыер, диләр. Мин әйтәм, мин сездән киммени, тота алганчы тотам әле. Улым да шулай ди, әтү син ятып авыруга сабышасың, ә йөрсәң йөрисең әле, ди. Печәнен китерәм, тот, ди. Тагын да: көтүгә дә чыкмасам, авыл яңалыкларын каян белер идем?
Кояш баер алдыннан бәрәңге дә күмелеп бетте. Чәй эчәргә утырдылар. Гайшә әби:
– Менә шулай инде, эшләсәң эш була, эшләмәсәң дә көн уза... – Чигүле тастымалына кулын сөртә-сөртә: – И-и, монауларны нигә чигеп утырганмындыр инде, төн йокыларымны калдырып...
– Әнкәй, – диде кызы чәйдән соң, – иртәгә пилмән эшләргә иде, ит үткәргечең кайда ул?
– Әй, аны күршеләр алып торган иде, ватылды, диделәр дә куйдылар. Аны, ватыгын булса да китерегез, дип әйтәсе калган да бит.
Бергә чаклар тиз үтә шул. Кызы белән киявенә китәр вакыт та җитте.
Менә инде киттеләр дә. Артларыннан хатлар очты:
«Азат кияү, Рәмилә кызым!
Авылда бернинди яңалык та юк. Тик без казыган коеның суы бетте. Быел бик нык яңгыр булды. Һәркөн яуды. Шулай да коеда су юк.
Бер-берегезнең кадерен белеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, сандугачлардай сайрашып яшәргә Алла Тәгаләдән теләгез. Дошман сүзенә ышанмыйча, бер-берегезгә ышанып, берең әйткәнне икенчең тыңлап, күңелле итеп яшәгез.
Бүген гөмбәгә бардым, опята җыеп кайттым. Көзге урманда йөреп кайту үзе бер шатлык бит».
Кышлар җитте, Гайшә әби язды:
«Кышкы озын төннәрдә сезне уйлап утырам.
Төнлә бик каты буран булды. Өй ишеген кар күмеп киткән. Әллә күпме чыга алмый утырдым. Урамнан үтеп баручыларга тәрәзә шакып, кешеләр казып чыгарды.
Йөргән юлыгызда фәрештәләр канат җәйсен. Мин шулай изге теләкләр белән яшим, исән чакта. Үлеп китсәм, сезгә теләк теләп булмас бит, гомерне белеп булмый».
Тагын язлар җитте:
«Азат кияү, Рәмилә кызым!
Көннәр матур, шомырт чәчкә ата, бакчада кошлар сайрый.
Чебешләр алган идем, үлеп бетеп киләләр инде. Әниләре булмагач, җылы юк бит. Көннәр суытты.
Бәрәңге утыртсам, эш әзрәк җиңеләер иде. Коеда су күп. «Чиган» Гайнекамал апаның улы өйләренә ут төртеп яндырды, кич, көтү кайтканда.
Нәрсә искә төшә шуны язам, тәртипсез, гафу итегез.
Сыер бозауламаган әле, сөтсез бик кыен, маслозавод сөте тәмсез.
Бер-берегезне тыңлап, ихтирам итеп, һәр эшне киңәш белән эшләгез. Кеше гомере чәчкә генә бит, яшьлекнең кадерен белегез. Театрга да барыгыз, ничек тә вакыт табыгыз. Аккан сулар кире килми.
Кичә без Уфага театр карарга бардык. «Ай булмаса йолдыз бар», дигән пьеса карадык. Бик күңелле булды, көн дә матур иде. Автобус алып барды, алып кайтты.
Хатка язып сүзләр бетми инде, исәнлек белән күрешеп сөйләшергә насыйп булсын».
Җәйләр җитте. Хатлар очты да очты:
«Азат кияү, Рәмилә кызым!
Кичә абыең печән китерде. Ярми малае булышты. Бүген утынны кистеләр. Урмандагы утынны урлаганнар.
Үз өегездәгене кешегә сөйләп йөрмәгез, кызым, нәрсә булса да үзегез уртага салып сөйләшегез.
Дөньяның чиге булмаган кебек, нәфсенең дә чиге юк, булганы белән канәгать була белергә кирәк.
Сезне көттем дә көттем. Сез, кайта алмыйбыз, дип хат язгач, хатны укыгач, бик кыен булды. Ә нәрсә әйтәсең, бер сүз әйтеп булмый, һәркем үзе белә...»

ЯРДА
Елга буйлап сал килә.
Нинди елга, нинди сал? Хикәяләрдә һәртөрле елгалар инде күп тапкыр тасвирланган. Мин, озак уйлап тормастан, суларында үзем коенып үскән Зур Ык елгасын алырга булдым. Чөнки вакыйга да нәкъ шушы елга буенда бара. Укучы исә үзе белгән башка берәр елганы исенә төшерә ала.
Салларның да төрлесе була бит әле. Монда да укучы ирекле, теләсә нинди салны күз алдына китерсен, хикәя барышы өчен моның бернинди әһәмияте юк. Ә мин, гафу итәсез, кайчандыр үз кулларым белән ясаган салны алам. Пластик шешәләрне капчыкларга тутырып, шундый алты капчыкны бер-берсенә бәйләп эшләгән салны. Чөнки нәкъ менә шундый сал өстендә мин бервакыт кече кызым белән Зур Ык буйлап сәяхәт кылган идем.
Менә хәзер дә...
Елга буйлап сал килә. Сал өстендәге егет кырын төшеп яткан да әллә нинди, әллә нинди уй-фикерләр эченә кереп баткан.
«Кызык та инде син, кеше, – дип уйлана ул үзалдына. – Көн дә күреп торган иң гади нәрсәләрне дә аңлап өлгермичә уза гомерең. Менә бу елганы гына алыйк. Моннан да гадирәк берәр нәрсә бармы? Бормалы чокыр, шул чокыр буйлап су ага. Су, билгеле инде, өстән аска таба ага. Тау битендәге чишмәләрдән ургылып чыга да... Ә менә бу урында инде сораулар туа. Ничек соң ул чишмәләрнең суы бер дә бетми? Каян килеп тора? Нинди көч океан суларын кире өскә күтәрә? Нинди җир асты юллары буйлап су, сөзелеп, эчәргә яраклы булып, яңадан чишмә башына кайта?»
Рөстәм, агымның көчәя башлавын сизеп, торып утырды. Сал өстендә яткан колгасын алды. Тураеп басарга җыенганда гына карашы суга төште. Ихтыярсыздан артка тайпылып куйды: сал астына, боргалана-боргалана, зур яшел елан кереп бара иде. Текәлебрәк карагач, ялгышын аңлап, балаларча эчкерсезлек белән көлеп җибәрде. Елан дигәне суүсем икән бит.
Егет тураеп басты. Як-ягына күз ташлады. Ат дугасын хәтерләткән борылышка якынлашып килә иде ул. Елганың борылыштан соңгы дәвамы да моннан күренеп тора: әнә, ул урында текә яр. Егетнең карашы сәер бер күренешкә юлыкты. Борылыш барлыкка китергән ярымутрауның муентыгын кисеп, озын гына чокыр сузыла. Аның бу як башын инде үлән басып өлгергән, ә яңа казылган теге як башында бер карт кыймылдый.
Шулчак салны көчле агым эләктереп алды һәм, бәреп ватарга теләгәндәй, уң яктагы текә ярга таба этә башлады. Егет, колгасы белән елга төбен капшый-капшый, агым белән тарткалашырга кереште. Карт күздән югалды. Яр башында берничә авыл өе күренеп үтте.
Борылышны үтүгә, әлеге дә баягы карт күренде. Ул көрәк белән җир казый булып чыкты.
«Ни пычагыма икән инде бу чокыр монда?» дип сорады егетнең кызыксынучанлыгы. «Нигә кирәк әле ул сиңа? Юлыңда бул!» дип боерды акылы.
Ләкин, кешеләрдә еш кына була торган гадәт буенча, куллары акылына түгел, ниндидер башка боерыкка буйсынып эш итә иде кебек: озак та үтмәде, сал ярга килеп терәлде.
– Бабай, сугыш бетте бит инде, нәрсәгә бу траншея?
– Сугыш беркайчан да бетми икән ул, улым.
Көрәген җиргә кадады да, аякларын чокыр эченә салындырып, чирәмгә утырды. Рөстәм дә аның янына килеп чүгәләде.
– Шулай да, нәрсәгә бу чокыр? – дип турыдан-туры сорады егет.
– Әле генә безнең авыл яныннан уздыңмы? Нәрсә уйлыйсың?
– Өйләрегез ярга бигрәк якын утырган.
– Менә шул шул. Язгы ташу ел да ике-өч өйне алып китә. Авыл бетеп бара инде.
– Мин дөрес уйлыйммы? Бу чокыр, димәк...
– Үземә ант итеп әйттем: елганы шушыннан борып җибәрмичә үлмим, дип. Җиде ел казыйм инде.
– Җиде ел? Берүзегез? Көрәк белән? – Рөстәмнең гаҗәпләнүе чиктән ашкан иде. – Бульдозерга монда бер көнлек эш бит. Безнең заманда инде...
– Бүлдизер? Бар, сорап кара син аны, бүлдизерны. Әйе, бирде ди аны сиңа персидәтел.
Бу бәләкәй генә буйлы, кояшта янып каралган какча йөзле, зәңгәр күзле карт Рөстәмгә каяндыр таныш иде кебек. Исенә генә төшми. Ниһаять, сорады:
– Бабай, район газетасында язмадылармы сезнең турыда?
– Язганнар иде. Җиңү көне уңаеннан.
Карт «ялт» кына авыл ягына таба күз ташлап алды. Асылма күпер буйлап бер әби чыгып килә иде.
– Әнә, минем карчык килә, – диде. – Син китмә, энем, яме, хәзер чәй эчәрбез.
Картларга хас булмаган җитезлек белән торды да пыскып яткан учак өстенә чыбык-чабык ыргытты. Чәйнеген таганга элеп куйды. Тирә-якка ямь кереп китте. Рөстәм үзен кунакка чакырылган кебек хис итте.
– Менә шулай инде, энем, сугышта да шушындый ук чокырлар казудан баш чыкмаган иде.
– Бабай, ялгышмасам, сезнең күкрәгегездә орден иде. Аны нәрсә өчен бирделәр?
– Йөзә белмәгән өчен.
– Газетада алай язылмаган иде бугай.
– Кем андый нәрсәне гәзиткә яза инде. Хәбәрчегә сөйләгән идем сөйләвен... Нәкъ менә шушы урындагы кебек, елга аръягында безнең плацдарм иде. Бервакыт немец кысрыклый башлады. Башны күтәрер хәл юк, бөтен төр коралдан яудыра гына. Командир үлде, комиссар каты яраланды. Көн азагына ротадан нибары унлап кеше калды. Ниһаять, чигенергә приказ килде. Иптәшләрем суга ташланды, ә мин йөзә белмим. Батып үлгәнче атып үләм, дидем дә, калдым. Яраланып, аңымны югалтканмын. Төнлә үзебезнең разведчиклар табып алган... Фронтта, минемчә, гәзитләрдә языла торган патриотизм берәүдә дә булмады. Монда ниндидер миңгерәүлек турында гына сүз барырга мөмкин. Бөтен нәрсәне котылгысыз дип кабул итәсең. Шулай булырга тиеш, башкача була алмый. «Катюша» снарядлары үзебезнекеләр өстенә төшеп шартлаган очраклар да булды. Частьлар алга китә, ә болар ул турыда белми.
Картның «йөзә белмәгән өчен» дигәнен егет, билгеле инде, шаярту дип аңлады. Шушындый елга буенда яшәп ничек йөзә белми инде?
Менә әби-карчык та килеп җитте. Тагын бульдозер турында сүз кузгалды.
– Кул белән казырга күнеккән инде без, каныбызга сеңгән инде ул безнең, – диде карчык. – Үз вакытында мин район юлын төзүдә катнашкан идем. Носилкалар белән ташыйбыз балчыкны. Норма бирелә. Хисапчыга үлчәргә җайлы булсын өчен, шакмак формасында казып алырга кушыла. Әй күңелле иде! Яшьләр барыбыз да, бергә эшлибез. Төне буе йокламый уйнап чыгабыз. Ятарга да өлгермибез, Сталин Миннегали типкәли-типкәли уята да башлый: «Торыгыз, тор, яффайматлар! Эшкә! Мин кушмаган сезгә төне буе йөрергә».
Елга буена чыр-чу килеп бала-чага төште. Тирә-як көлү, су чәчрәтү авазлары белән тулды. Сыер мөгрәде. Көтүче чыбыркысы шартлады. Бөтен тавыш та, буш мичкәдәге шикелле, яңгырап ишетелә иде.
Шулчак, елга буе авазларына диссонанс кертеп, ниндидер ят тавыш ишетелә башлады. Башта бу тонык кына гөрелте иде. Ләкин ул, көчәйгәннән-көчәя барып, аның трактор тавышы икәне аңлашылды. Күп тә үтми ул тирәкләр арасына да килеп керде. Һәм, башка тавышларны җиңеп, тирә-якка үзе генә хуҗа булып яңгырарга тотынды.
– Нәрсә, бабай, «ярты»ңны әзерләдеңме? – диде тракторчы, кабинасыннан төшәр-төшмәс.
– Күпме әйтергә сиңа? – диде карт. – Кирәкми миңа алай, үзең теләмәгәч. Синнән башка да казып бетерәм мин аны.
– Югыйсә, бер сәгатьлек эш инде бу миңа. Ә болай син тагын өч ел этләнәсең әле.
– Этләнсә ни, синең анда ни эшең?
Шулай диде дә тракторчыга артын ук борып утырды. Мич эчендәге ялкын капкач тишекләре аша ничек чагылса, Рөстәмнең йөрәк уты да күзләрендә шулай чагыла иде. Аның сикереп торасы һәм, тракторчыны җилкәсеннән алып: «Син, егет, кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме?» – диясе килә башлады. Карт, егетнең омтылышын сизеп, аның тезенә кулын салды:
– Кирәкми, – диде. – Динсез ул. Алладан да курыкмый, үз күчәре дә юк. Андыйларны, күк белән җир арасында, диләр. Син аны инде йодрык белән генә туры юлга чыгара алмыйсың.
Рөстәм тынычлана төште, карт турында уйлады. Картның бит бу кешегә бурычлы булып каласы килми. Хәтта ул аны күрергә дә теләми.
Ул арада карчык, картына сиздерми генә, үзе белән алып килгән букчага үрелде. Ымлап кына тракторчыны читкәрәк, тирәк артына чакырып алды. Букчадан шешә чыкты, ул тракторчы кулына күчте. Карчык, куллары белән ишарәләп, шешәне картка күрсәтмәскә кушты. Шешә шундук тракторчының тирән кесәсенә кереп чумды...
– Ни булды моңа? – диде карт, бульдозерның казый башлавын күреп. – Акылы алышынды мәллә бу бәндәнең?
Бер сәгатьтән эш тә бетте. Һәм, тегендә-монда ишелеп төшкән балчык кисәкләрен алып ташлагач, чокырның буеннан-буена үзенә яңа юл ярып, тар гына елгачык та ага башлады.
Карт янына көтүче килде.
– Тәки үзеңнекен иттең, ә! – диде.
Карт, аның белән сөйләшеп торуны кирәк тапмыйча, көрәген, чәйнеген алды. Китәргә җыенып:
– Карчык... – диде.
Һәм киттеләр. Көтүче:
– Берәү дә аның казып чыгачагына ышанмады, көләләр генә иде...
Егет, көтүченең дөньяда барлыгын да онытып, карт белән карчыкның аркаларына текәлде.
Тормышның авыр йөгеннән бөгелә төшкән бу аркалар... Нәрсә беләндер үзләренә тарта иде алар.
Рәссамнарның картаеп, кәкрәеп беткән тирәкләрне яратуын аңламый иде Рөстәм. «Нигә инде матур, зифа буйлы агачларны төшермәскә?» – дип уйлый иде. Менә хәзер, шушы минутта гына аңлый башлады: карт агачларның бит тарихы бар, үткән юлы, артта калган гомере бар. Әнә шуның белән алар үзләренә тарта, без аңлап та җиткермәгән юллар белән күңелләрне тазарта, чишмә башына алып кайта икән бит.



СИРТМӘЛЕ КОЕ
Баеп баручы кояшның иркәләүчән нурларына изрәп, шуңардан наз алып утыручы өйләр, авылның бердәнбер күренекле корылмасы булган сиртмәле кое, елга буе тирәкләре һәм арырак – тау тезмәләре. Ул, пумаласын кулындагы чүпрәккә сөртә-сөртә, әле шушы авыл күренешенә, әле картинасына карап, чагыштырып торды. «Ярыйсы гына бугай, ярыйсы гына», – дип, үзалдына сөйләнеп алды. Ләкин аны бу гына канәгатьләндерми иде әле. Аның уенча, болар барысы да ниндидер төп вакыйганың, төп фикернең фоны булып кына хезмәт итәргә тиеш иде.
Шулчак тирә-як җанланып киткәндәй булды. Кайдадыр ниндидер тавышлар, хәрәкәтләр туды. Ә-ә, авыл очыннан сыер көтүе төшеп килә икән бит. Мәҗит тиз-тиз сыерларны, озын чыбыркысын өстерәп, акрын гына атлап килүче көтүчене төшерә башлады.
Эшен тәмамлагач, игътибар белән рәсеменә карап торды. Мәгънә эзләде. Ләкин үзе теләгән тирәнлекне һаман да тапмады әле.
Тимер чылбыр чыңлавы аның уйларын бүлде. Яшь кенә хатын, зифа буен бөгә төшеп, ялан аякларын җиргә нык терәп, коедан су ала иде. Талгын гына искән кичке җил аның күлмәк итәген җилфердәтә, шәрә аякларын сыйпагандай итә.
Мәҗит: «Менә бит мин эзләгән мәгънә!» – дип кычкырып җибәрүдән соңгы чиктә генә тыелып калды. Аның күңелендә көй туды. Озакламый көй аның бөтен барлыгын яулап алды. Нигә ул музыкант түгел? Шушы кабатланмас мизгел үттеме, һавада эреп юк була бит бу тылсымлы авазлар. Ул ашыга-ашыга үзен илһамландырган күренешне кәгазьгә күчерә башлады.
Вакыт дигән төшенчә юкка чыкты. Буяулар, үз урыннарын белеп, үзләреннән-үзләре төшеп ята иде кебек.
Ул, картинаның әзер икәнен күреп, пумаласын ярты юлда туктатып калды. Ышанмыйча, озак кына карап торды. Ниһаять, башыннан фуражкасын салды да, бөтен көченә селтәнеп, аяк астындагы чирәмгә бәрде. Агач ботагында утыручы карга, аны куалар дип уйлап, ялкау гына канатларын җәеп җибәрде һәм елга буена таба очып китте.
Шулчак ян капкадан хатыны Миләүшә кайтып керде. Кызыксынып, иренең планшетына күз ташлады. Рәсемне күрү белән кара коелып төште.
– Йә, Хода, – диде. – Әлеге дә баягы хатын-кыз сыны. Утын ярылмаган, печән китерелмәгән... Монысы кем инде тагын? Теге, үр якка килен булып төшкән Чәүкәме? Карар җире булса иде.
Галәмне мизгел эчендә кара болыт каплады. Аяк-кулларын сүлпәнлек, ихтыяҗсызлык кол итте. Шәм сүнде, көй үлде.
Хатыны, сүзләренең нәтиҗәсе белән кызыксынып та тормастан, өйгә кереп китте. Мәҗит, башына таяк белән сугып миңгерәүләтелгән кешедәй чайкала төшеп, утынлыкка таба юнәлде. Кулына балта алды. Үчен агачтан алырга теләгәндәй, бар көчен куеп утын ярырга кереште.
Шыбыр тиргә батып, бераз тынычлангач, түмәр өстенә утырды. Нибары берничә минут элек күңелен җилкендергән, җиһан киңлекләре буйлап сәяхәт иттергән көйне хәтеренә төшерергә тырышты. Булдыра алмады.
– Мәҗит, – диде хатыны тупсага чыгып, – кайда син? Утын кертәсеңме инде, юкмы?
Ул төш күрә иде кебек. Утын кертеп яңадан чыктымы, әллә шул утырудан һаман утырамы, хәтерләми. Аны кызының тавышы аңына китерде:
– Әти, капканы ач әле, мин сыерны алып кайттым.
– Әй, кызым, – диде әтисе, этюднигын сыердан каплап баскан килеш, – көне буе сине күргән дә юк. Кайларда йөрисең шулкадәр?
– Су буенда уйнадык та, аннан, ачыккач, тауга менеп җиләк ашап төштек. Шуннан елга буйлап авыл очына кадәр бардык... Әти, Алия әйтә, аңа әтисе сөйләгән, авыл очында элек су тегермәне булган, ди. Шулаймыни?
– Әйе, кызым, шулай. Сабирҗан тегермәне дип йөртәләр иде аны. Хәйдәр абыең белән иртәдән кичкә кадәр шунда уйный идек инде.
– Малай-шалай кебекме?
– Малай-шалай идек бит инде ул чакта. Хәйдәр абыең әллә биш яшендә үк генерал булган дисеңме?
Кызы шаркылдап көлеп җибәрде:
– Күз алдына китерәм: фуражкасы җилкәсенә кадәр төшкән, чалбары муенына кадәр менгән генерал.
– Әйдә икәү бозауны эзләп кайтабыз, шунда сөйләшербез дә, – диде әтисе.
Тар гына басма буйлап елга аша чыктылар. Җитәкләшеп, тау башына менделәр. Тау сырты буйлап бара торгач, авыл очына кадәр җиттеләр.
– Әнә тегендә чүплекне күрәсеңме? Шунда иде инде су тегермәне. Иң ямьле урын иде ул элек, – диде әтисе. – Әнә, яр астында ике баганасы гына тырпаеп калган. Шул баганалар өстендә зур су тәгәрмәче иде. Ул шагыр-шогыр әйләнә. Эчтә тегермән ташы дөбер-шатыр җенләнә. Стеналар, идән-түшәмнәр дер селкенә, менә-менә җимерелеп төшә диярсең. Чиста гына киемнән иген күтәреп кереп киткән абыйлар баштан-аяк онга батып чыгалар. Әйтерсең аларны да тегермән ташы аша үткәрәләр. Бервакыт Сабирҗан бабай безнең янга килде дә: «Әйдә, күрәсегез киләме тегермәннең ничек эшләвен?» – ди. Без «ык-мык» дип торган арада кулларыбыздан эләктереп тә алды, кереп тә китте. Керү белән кемгәдер: «Оның түгелә бит, ник карамыйсың?» – дип кычкырды һәм, безне селкенеп торган идән тактасы өстендә калдырып, әлеге кешегә булыша башлады. Моңа кадәр җир тетрәүнең нәрсә икәнен белмәгәнбез икән әле без. Аз гына кузгалсак та, җәһәннәм упкынына төшеп китәрбез кебек иде. Бер-беребезгә чат ябыштык...
– Сезнең балачак нинди кызык булган, – диде кызы. – Ә син тегермәннең рәсемен ясый алыр идеңме?
– Әлбәттә, – диде әтисе.
Күз алдына шунда ук картина килеп басты. Әнә тегермән. Тегермән алдындагы эскәмиядә, аягын аякка салган да, җирән мыегын бөтереп Сабирҗан бабай утыра. Арткы планда таулар. Тау башында Мәҗитнең кызы басып тора. Көчле җил аның күлмәк итәген йолкыпмы йолкый.
– Ә-һә-һә-әй! – дип кычкырды Мәҗит, алдында җәелеп яткан авылга ишеттерергә теләгәндәй. Кызын култык астыннан эләктереп алды да баш очына күтәреп әйләндерә башлады. Кызның көлүе чишмә чылтыравын хәтерләтә иде.
...Мәҗит төн урталарында уянып китте дә, нигә уяндым әле, дип уйлап ята. Күңеле тынгысыз, йөрәге ашкынып тибә. Хатыны кайда соң, нигә янында түгел?
Төш күргән икән бит.
Төшендә ул, бөтен нәрсәгә ышанычын югалтып, хатынын ташлап китте. Бөтенләйгә дип китте. Чөнки мәхәббәт сүнде, юкка чыкты, дип уйлады. Ә кызы аны югалткан. Көткән, эзләгән...
Ниһаять, кызының сагыш дулкыннары, җир шарын аркылыга-буйга айкап йөри торгач, әтисенә барып иреште. Һәм менә ул өе алдында. Бусагада кызы белән хатыны басып тора. Алар, аны күрү белән шатланып кул болгый башладылар. Ишегалдында киң генә күл. Кызы, күлгә игътибар да итмичә, су чәчрәтеп туп-туры аңа таба йөгерә. (Ул күл түгел, кичәге яшенле яңгырдан калган күлләвек икән). Хатыны да, елмаеп, аның килеп җитүен көтә. «Мин аларны чыннан да таптыммы, әллә бу төш кенә булып, чынында мәңгегә югалттыммы?» – дип уйлый Мәҗит, кыюсыз гына аларга таба атлый башлап.

ҖӘНЛЕК СЫРТЫ
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Сиртмәле Кое - 2
  • Части
  • Сиртмәле Кое - 1
    Общее количество слов 4570
    Общее количество уникальных слов составляет 2198
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    57.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Сиртмәле Кое - 2
    Общее количество слов 4617
    Общее количество уникальных слов составляет 2224
    37.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Сиртмәле Кое - 3
    Общее количество слов 2172
    Общее количество уникальных слов составляет 1262
    47.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    62.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    68.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов