Latin

Синең Хатын Оялчан Икән

Общее количество слов 3874
Общее количество уникальных слов составляет 2025
33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(эротик әдәбият) Ни галәмәт, гомер булмаган хәл – Сания абыстай үзенең төпчек киленен – Ранияне – бүген көтү озатырга уятты. Бу игелекле вазифа моңарчы гел төп йортта яшәүче Хәлимә киленгә генә йөкләнелгән булганга күрә, Раниянең ире, Сания абыстайның төпчек улы Рәҗәпне дә аптырашта калдырды. Ләкин ана кадерен белеп тәрбияләнгән яшьләр үзгәрешне сизмәгәнгә салыштылар, мактаулы вазифа үтәргә чакырылган кыяфәт чыгарырга тырышып, башларын юрган астыннан бергә тыктылар. Мулла хатыны булса да Сания абыстай туры сүзле, дорфарак телле. “Торыгыз әле, яшьләр, кытыйларызны кытыклап ятмагыз. Көтү озатып кайтыгыз”, – диде ул, болар бүлмәсенә башын гына тыгып. Бу вакытта Рания дә, Рәҗәп тә трусыйсыз иде, хәер, өсләрендә гомумән кием әсәре юк иде аларның. Ул гынамы соң, бу аларның тәннәре бер-берсенә ябышып яткан чак иде. Рания стенага борылып, Рәҗәпкә арты белән яткан, күтен тырыша-тырыша иренә таба терәгән, ә Рәҗәп аны арттан кочаклаган да, бер кулы белән хатынның имчәкләрен кыскалап уйный, икенче кулы белән бот аралыгын “сөрә”. Аның серәеп каткан ирлек әгъзасы Раниянең күтенә терәп куелган, һәм Рәҗәп, гәүдәсенең бөтен почмагы белән селкенеп, аны хатынының җенси тишегенә тыгу мәшәкате белән мәшгуль. “Хәзер, хәзер, - дип пышылдый Рания, - Үзем булышам... Әйдә, кер!” Шулай ди дә өске яктагы аягын күтәрә төшеп, ике кулы белән үзенең бот арасына тыгыла. Җенси иреннәрен бер кулының бармаклары белән йомшак чеметеп, тишеген ача. Ә икенче кулы Рәҗәпнең “әкәләсен” эләктереп ала да шул тишеккә юнәлтә. Рәҗәп ашыкмый. Рания, аның әгъзасын тизрәк төбенә кадәр үзенә тыгып җибәрергә тырышып, күпме генә күтен төртсә дә, Рәҗәп аңа ипләп кенә керә. Ашыкмыйча гына тегенең шома башын тыга Раниягә, аннары калын ботакның йомшак тиресе иреннәрнең эченә ышкылып кергәннән аерым ләззәт алып, чумыра башлый... Менә шундый хәлиткеч мизгелдә бүлдерделәр аларны бүген. Ләкин нишлисең?! “Чыгып кит, комачаулап йөрмә!” диеп булмый ич! Булмый! Әни бит, кайнана! Белмәгән иде Рания, көтүне авыл уртасына кадәр генә түгел, урман очына хәтле озаталар икән. Дөрес, авыл кешеләре урман очына кадәр барысы да менмәделәр, күбесе, үз сыелрларын бер-берсенә тапшырып, авыл башыннан ук борылып кайтып киттеләр. Авыл белән урман арасын арыш басуы тәшкил иткәнгә күрә, тугыз-ун кешегә көтүне юлның ике ягыннан озата барырга туры килде. Басу юлы буйлап көтү артыннан барганда алар янына көтүче Илдар килеп чыкты да, исәнләшеп, Рәҗәп белән сөйләшеп барды. Дүртенче класста өч кат утырып калгач, Рәҗәпләргә килеп эләккән һәм алар белән мәктәпне тәмамлаган ул. Шуңа күрә Рәҗәп аннан авылдагы классташлары турында сораштырып барды. Ләкин тема сай иде, сүз озакка бармады. “Өйләнмәдеңме соң әле?” – дип, теленә беренче килгән сорауны бирде Рәҗәп. “Юк!” кына диде Илдар. Аннары арыш исенә башын борып колакларын торгызган сыерга кычкырды: “Кая борыла, аңгыра?” Бер минут тын гына бардылар да Илдар, хәзер генә күргән кебек сорап куйды: - Бу синең хатынмы соң, бер дә сүләшмичә бара? - А-һа, - диде Рәҗәп, - минеке. Рания. - Исәнмесез, - диде Рания, Илдарның күзләренә бер мизгелгә генә карап алып. Аның бу кыюсыз карашын үзенчә соң дәрәҗәдә ир-аттан курку диебрәк аңлап, Илдар әйтеп салды: - Бигерәк оялчан икән хатының... Аннары шунда ук өстәп куйды: - Ярар, барыгыз, кайтыгыз инде. Сезгә күп йөрү килешмидер... Белсә икән ул Раниянең ир-атларга туры карарга ник курыкканын! Ишетсә иде ул Раниянең, чит ир-ат күргәч, йөрәге ничек җенләнгәнен! Сизсә иде ул Раниянең, көрәк хәтле зур куллы Илдарны күргәч, башына нинди азгын уйлар кереп, корсак астының ничек кытыклана башлавын! Көтү урманга табан китте. Кешеләр авылга борылыштылар. Рания белән Рәҗәп кенә ашыкмадылар. Алар тотынышып көтү артыннан карап калдылар. Ләкин икесенең күзләре ике тарафта, уйлары ике хакта иде. Рәҗәп басу юлы буйлап урманга кереп баручы сыер көтүенә карап хозурланды. Раниянең күзләре, бу киңлектәге башка кемсәләргә, нәрсәләргә караштыргалап алса да, әйләнде дә кайтты Илдарның киң җилкәле, озын буйлы аркасына, әйләнде дә кайтты... Иртән кыздырып җибәрелгән, ләкин учагы янып китәргә өлгермичә пыскып яткан сексуаль дәрт яшь хатынның азгын шайтаннарын котыртыпмы котыртты: нишләп бу ир хатынсыз икән? әллә соң аның нәмәкәе иләмсез зурмы икән? Шулай чамасыз зур булып, аңа хатын-кыз түзәлмиме икән? Аныкы сыешлы хатын-кыз тишеге юкмы икән? Их, бер тотып кына карыйсы! Тотып кына карамыйсың инде анысы, кулыңа килеп эләксә. Их, шуныкын үзеңнекенә бер чумырып аласы! Чумыргач бер генә чумырмыйсың инде аны, туйганчы, бөтен җилеген тамчысына хәтле агызып үзеңә чыгарганчы ышкыйсың... Шундый татлы хыяллар белән исергән Рания, кинәт Рәҗәпнең карашын сизеп, уянып киткәндәй булды. - Нәрсә, минем классташны җәлләп куйдыңмы әллә, - диде Рәҗәп. Аннары аның уйларын укый алган чиктән тыш якын фикердәш кебек дәвам итте. – Надан да түгел үзе. Укырга гына теләмәде. - Мөмкинлеге булмагандыр, - дип Илдарны яклап карады Рания. Ләкин Рәҗәпнең нәтиҗәсе бер иде: ялкаулык! - Ярар, аны тикшермик әле, - диде Рәҗәп һәм Ранияне арыш кырына табан өстери башлады. - Әйдә, үзебезне тикшереп алыйк. Һи, андый үзара тикшереп алуларга Рания гел биш куллап, ике аяклап, дигәндәй, башындагы авызы белән дә, бот арасындагы авызы белән дә риза инде. Ялан басуда, биек арышлар арасына кереп ятып, шәрә чишенеп ташлаудан гына да җанына искиткеч ләззәт, тәненә сихәт алды ул бу көнне. Аның бөтен биологик һәм физиологик асылы бер яктан әдәпле вә тыйнак фәрештә булып кылануны кирәк дип таба, икенче яктан оятсыз вә азгын җенгә әверелде. Егып аударган арыш өстендә тәгәрәшкәндә, башак мыекчаларының бот арасына кереп нәзек иреннәргә кадалгалап киткәләве дә авырттырмады, ә киресенчә, яшерен азгын хис-тойгыларын кабыза гына төште. Яткан килеш аякларын Рәҗәпнең җилкәләренә күтәреп салып секс белән шөгыльләнгәндә имчәгенең нәкъ очына килеп кунаклаган чикерткә малаеннан да җирәнмәде ул, киресенчә, өр-яңа мәслихәт кичерде. Тик Рәҗәп белән ничек кенә татлы үбешмәсен, аныкын ничек кенә тырышып суырмасын, шул тере ботакны үзенең мәңге туймас булып күренгән азгын тишегенә ничекләр генә итеп тирәнрәк тыгарга тырышмасын – барыбер туймады, аны һаман бер бозык уй интектерде: их, менә шул чакта кемдер карап торса иде! Их, менә шул оятсыз кыланмышларыңны чит ир кеше күрсә иде! Их, сиңа карап, синең турыда хыялланып, аның ир әгъзасы торып басса иде! Һәм... их, сине генә сыйпарга, үбергә, кочырга, имиләреңне тотып карарга, ботларыңны бер сыйпап кына булса да карарга хыялланган ул чит ир-ат Илдар булса иде! Аның бит куллары кул ичмасам! Җилкәләре нинди киң?! Аның бит теге ние дә шуның хәтле булырга тиештер инде! Берәр сәгать шунда әүмәкләштеләр. Сания абыстай алдында акланырлык сәбәп булыр дип, басу уртасындагы агачлы болыннан тәлгәшләп җиләк җыеп алдылар. Ләкин тагын бер кат ни галәмәт, дигәндәй, абыстай улын да, киленен дә битәрләп түгел, ә елмаеп-көлеп каршы алды. - Һәй, балалар, җиләк җыярга җибәрмәдем ич мин сезне! Башкасын да таптыгызмы соң? – дип төрттерде. Менә шундый инде ул – Сания абыстай. Күрәсең, үзе дә яшь чакларында әүлия булмагандыр. Тормышның ямен белгәндер... Кутакның тәмен белгәндер. *** Кайчандыр бу сукмак юл булган диләр. Урманның ике ягындагы авыллар арасындагы юл. Йөрүчеләре дә күп булган. Җиделәп чарым булса да, “саргышлар” белән “кизләүләр” йөрешкән шул элгәре. Моннан егетләр тегендә йөгергән. Кызлар кысырга. Җае чыкканда кысып кына калмаганнар, билгеле. Тегендәге кызлар мондагы егетләргә кызыккан. Шулай күңелле генә яшәгәннәр ди. Күрше калҗасы майлырак сизелгән. Теге як кызларының сөяге сөйкемлерәк күренгәнме, имиләре зурракмы... Ә кызларга, киресенчә, урман арты егетләре көчлерәк, ә бәгъзе әгъзалары калынрак тоелгандыр күрәсең. Хәзер нәрсә?! Тегендә мокытлар. Монда мокытлар.. Бер-берсен белмиләр. Йөреш юк. Үзләренекен күрмиләр. Күршенекенә кызыкмыйлар. Рухи импотентлар! Биологик имгәкләр! Физик хәчтерүшләр! Сергачта да шул, Сахалинда да шул. Шәһәрдә шул, авылында шул... Рания белән Рәҗәп урманга керәләр. Өч атналык ялларының һәр көнен тулысынча туган як һавасы белән тутырып, кояшының һәр мизгелен күреп, кадерен белеп калу өчен иртүк торалар алар, кара төнгә кадәр аякта йөриләр. Әллә ни йомышлары да юк урманда. Ә ике авыл арасы – алар өчен үзе бер җиһан. Үзенә тартып торамыни! Аларга урман тансык. Иң бәрәкәтле, назлы-нәзакәтле чаклары. Урман эчендә дымлы бер иңкүлек бар. Аларның серле урыннары ул. Биек үләнле аланлык. Бер яктан – каеннар. Пышылдаша торган каеннар. Икенче яктан – яшь наратлар. Алар күләгәсендә - салкынча. Бик эсседә дә салкынча. ә кышын, киресенчә. Серле урын бу. Алар гына белә. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйлар. Икесен бергә табигать бишегенә тәүге тапкыр салып тибрәткән урын. Сөюнең чын сәгадәт икәнлеген татыткан, бергә унике ел торганнан соң тагын яшь җилкенчәк кебек сөешүнең нәрсә икәнен яңадан бер кат аңлаткан оҗмах почмагы ул болар өчен! Табигать кочагына оялаган мәхәббәт бишегендәге ике йөрәкнең бер-берсенә омтылуы, иреннәрнең иренгә ябышуы, күзләрнең йомылып-йомылып наз көтүе, телләрнең иркәле сүзләр бытылдый-бытылдый иреннәргә тыгылып калуы, колакка каплануы, җаннарның исерүе, дөньяларның, чынбарлыкның онытылуы, кулларның калтырана-калтырана тәннәрне сыйпавы, тәннәрнең тавышсыз нәзакәт белән сыргалануы-боргалануы! Менә нәрсә! - Карале, Рәҗәп, бу каенның ботагын кем сындырды икән? Балта эзе дә күренми үзе... - Вакыты җиткәндер, - ди Рәҗәбе. Ә үзе Раниянең биленә үрелә. – Ботагы, күрәсеңме артык зур. Авыр булган. Әнә теге каен кызының нечкә билен күрәсеңме? Шуңа карап, ничә еллар дәрт белән серәеп торган-торган да, картайгач салынып төшкән. Кеше ботагы кебек инде. Раниянең көлүе – урманга бәйрәм: - Синең шул булыр инде... - Соң, телеңдә дип, телемдә генә түгел, уемда да гел шул инде минем – беләсең... Көн җылы. Коп-коры. Бөтен яктан яшь каеннар уратып алган аланчыкта хәтфә чирәмгә сузылып ятып, кулларны баш астына тыккан килеш күккә карап ятуны да Рәҗәп үзенә күрә бер файдалы эшкә чутлый. Ә нәрсә, Җирдән энергия аласың бит! Ә Җир ул нәрсә? Җир ул миллион еллар буена бу дөньяга килеп киткән кешеләрнең туфракка әйләнгән көле генә! Туган, яшәгән, үлгән! Туган, яшәгән, үлгән. Бетте! Үзең дә кайчан да булса үләсең ләбаса. Синең гәүдәң дә җан авырлыгыннан котылгач, гәүдәңне тәшкил иткән матдәләр – туфракка, ә җаныңны хасил иткән уй һәм кичерешләр галәмгә әйләнгәч, син дә җир кисәге генә бит. Сузылып ятып Җирне тыңлап карасаң, шундыйрак уйлар килә икән ул. Хәер, яныңа утырып назлы йомшак куллары белән синең корсагыңны сыйпаштыргалаган хатын турындагы уйларны алар барыбер каплап китә алмый билгеле. Җитмәсә, аның фәрештәнекедәй назлы бармаклары, аскарак шуышып төшә-төшә, чалбар эченә тыгылса, гайрәтләнеп, Алып батырныкыдай куәтен исбатларга тырышып торып баскан гаурәтеңә сизелер-сизелмәс кенә кагылып үтсә, шуннан соң оялган яшь кызлар кебек син җәеп куйган җәймәгә сузылып ятса, нишләсен бичара ир-ат? Әлбәттә, мәңгелек яки яшәеш, кеше тормышы һәм башка шуның ише пүчтәк турында фәлсәфә чәйнәп ятмаска тиеш. Тәнеңдә җаның, җаныңда дәртең булса! Тәненең бөтен җылысы белән гәүдәңә ышкылып, йом-йомшак күкрәкләрен баштан күлмәге аша тырпаеп торган ими очлары белән генә күкрәгеңә тигезеп, аннары сытардай кысып, кендек астының серле токлардан калтырануларын гәүдәңә тапшырып, үзенең бөтен асылы, җаны, тәне, фикерләре белән сөешүнең иң яшерен – әмма татлы, иң оятсыз – әмма изге, биологик яктан иң гади һәм иң түбән – әмма иң бөек максатына омтылган утыз ике яшьлек хатынга, чытыкланып та кыланып, ярату урынына – сүз боткасы ашату (секс урынына – кекс), сәгадәт урынына – әдәп, мәхәббәт урынына – мәдәният тәкъдим иткән кеше ир-ат түгел инде ул. Чүпрәк ул! Чүпрәк һәм мескен! Шәхсән Рәҗәп фикеренчә шулай. Әнә, хатынына тәкъдим нинди булырга тиеш, аныңча: - Рания! - дип пышылдый ул, кысыла-кысыла булса да чалбар астыннан башын төртеп, йонлы корсактагы кендеккә табан муенын сузган дәртенә юл ача-ача, ягъни чалбар сәдәфләрен чишә-чишә. – Әйдә, теге юлы кебек мәтәштереп карйбыз. Тавыш белән әйтми – хатынның колак эченә тел очы белән кагылырга җай чыгарып кына пышылдый. Болай хислерәк. Чөнки белә: сөю-сөешү фәнендә хатын-кыз үзенең күзенә түгел, колагына ышана. - Ничек соң әле ул, - дип, сулкылдап пышылдый тегесе. - Әллә оныткансың да инде? Онытыр! Көт! Болай гына, оныткан булып кылануы гына! Әлеге дә баягы һаман шул – Рәҗәбенең оятсыз хикәясен берничә сүз белән генә булса да тыңлап, күңелен кабызасы, секс дәртен дөрләтеп җибәрәсе килү дигән табигый инстинкт шулай йөдәтә хатын-кызны. Онытамы соң?! Онытамы соң?! *** Бу җиләкләрне җыеп бетерерлек булмады быел! Илдар, кигәвенгә чыдый алмаган сыер артыннан куып барганда, тагын биш марҗа очратты. Чуашлар. Бишесе дә икешәр чиләк күтәргән. Чиләкләре тулы җир җиләге. Арада икесе яшь кенә һәм шәп кенә! Әллә Илдарга шулай күренде генәме икән? Ихтимал, ихтимал. Аның кырыктан узган шырыгына хәзер хатын-кызның утыз яшьлеге дә пешеп кенә килүче чия булып күренә инде. Их, куе ботакларга ышыкланып, бераз гына булса да күзәтеп торасы иде шуларны! Әмма... куып тотып, качкын мүкләкне көтүгә борып кайтарасы бар. Шуның өчен йөгереп кенә узарга туры килде марҗалар яныннан да. Узып китүен дә китте, урман юлыннан тайпылып, сыер кереп киткән чытырманлыкка табан да атлады, ләкин күңеленең бер әшәке кылы яшерәк марҗушканың хыялдагы кызыл ефәк трусигына эленеп калды, ә ул кыл, ара ерагайган саен нечкәрсә нечкәрде, әмма, суырып алырга теләгән резина яки магнит кебек, өзелмәде. Трусик тегенең салынып төшебрәк торган трико ыштаны астыннан күренеп бара иде. Шуңа күрә зерә дә кыжгытты күңелне, исләр киткеч әпититле сизелде аның ачык биле, шул билне кысып торган резинкалы трусигы. Күзгә ташланды, күңелгә сеңеп калды, башны миңгерәтте, качкан мүкләк сыер кайгысын ул аңгыра баштан, ун ел буена бер “өчле” алырлык та уйлый алмаган, ләкин кызлар турында фантазиягә дөньяда иң бай булган шул тишек баштан куып чыгарырга кереште. Хәзер инде Илдарның зәгыйфь акыл-зиһене марҗаларның якын киләчәктәге берәр сәгатьлек эш-гамәлләрен күзалларга кереште. Моннан урман кырыена, ягъни авыл читенә, кадәр ярты сәгатьлек юл булганга күрә, һичшиксез, юлдан читкәрәк, агачлар арасынарак кереп утырачаклар – ялга. Аяк асты коры. Үлән, аллага шөкер, биек. Һава да җылы, җир өсте дә. Телисең икән – күккә карап ят, теләсәң – йөзтүбән. Менә алар чиләкләрен калын имән төбенә күләгәгә тезеп куялар ди. Аннары, бер-берсенә “Оф, устала, как сучка”, “Ой, бог ты мой!” дип зарланыша-зарланыша, чирәм өстенә закускаларын чыгарып бушатырлар. Тезелешеп утырырлар. Беренче тостлары урманга рәхмәт буларак яңгырар: “Ну, бабоньки, за удачный поход! Лес в этих местах ахуенный!” Аннары аяклардан итекләр салдырылыр. Андый чакта берсе тагын рәхәтлек турында өстәп куя бит инде. Янәсе, шуның кадәр мәслихәт – әйтерсең, йомшак түшәк өстендә мужигыңны бот арасына кыстырып ятасың! Икенче рюмкадан соң өсләрендәге кофталары күт асларына күчәчәк, әлбәттә. Тагын бер кат “трахнем”нан соң оятсыз анекдотларга кереп китерләр... Шуннан соң температуралары күтәрелә. Кызулары җитә кала, тагын бер кат киемнәре өстән төшә – ыштаннары. Яткан килеш кенә, бер-берсеннән оялуның нәрсә икәнен дә белмичә, рәхәтләнеп салып ташлыйлар аларны. Опыньки, сөяркәләре янына чыгып киткән фәрештәләрмени – барысының да күтендә челтәрле матур трусик булыр! Тегесенеке кызыл ефәк булса, икенчесенеке – сары бәрхет, хәтта олыракларында да тезгә кадәр салынып төшкән капчыксыман рейтуза түгел, ә бот арасындагы йоннарын сизелерлек итеп күрсәтеп тора торган юка, чәчәкле трусиклар. Хәер, олырак дигәннән, олы да түгел алар үзләре – урта яшьләрдә, үзләренчә әйткәндә, “самый сок”! Менә алар берәм-берәм лифчикларын да салып атырлар. “А пусть наши сисечки подышат свежим воздухом” дип, бу идеяның авторы үзенең олы-олы имчәкләрен кояшка чыгарып салындырыр. Аңа башкалар да кушылачак бит инде. Иң яшь буларак күзгә чалынып калган марҗаның имиләре, чынлап та, яшьләрнекечә булыр – очлары белән тырпаеп тора торган. “Сисечки подышат, а что же наши писечки?” дип сөрән салыр икенче берсе, исерүенең тавышына чыкканын күрсәтеп. Һа, әлбәттә, бу тәкъдим дә башкалар тарафыннан хуплап каршы алыначак. Трусиклар салынып, шәрә күтләр кояшта ялтырап ята башлаячак... Маймылныкыннан массасы белән әлләни аерылып тормаган баш миендә кайнаган бу күренешләр миңгерәү Илдарны бөтенләй миңгерәтте. Нинди сыер аңа хәзер?! Нинди көтү? Тагын берәр сәгать сыерлар шул ятып калган аланнарында ятачак та ятачак бит әле. Ятачак, әлбәттә! Иртәнге дүрттән унбергә кадәр телең белән үлән чүпләп, урман буйлап йөреп кара әле, армассың микән? Ә ул ала-кола мүкләк барыбер авылга кайтып буа суына төртеләчәк. Бер кая китмәсләр! Ә менә марҗаларны күреп каласы килә. Алар озак тормас – китеп тә барырлар. Чишенгән вакытларын күреп калырга кирәк. Юкса, шәрә хатын-кыз күрмичә узып бара лабаса тормышлар! Сыртына шәйтан бөккересе чыккыры! Тегеләр узып киткән юлдан ерак китеп өлгермәгән иде Илдар – эзләренә тиз төште. Ләкин, ни кызганыч, марҗалар чишенеп ташлап шәрә имиләрен дә, ыштансыз күтләрен дә кояшта ялтыратып ятмыйлар иде. Гомумән, ятмыйлар иде алар. Исерекләр дә түгел! Чишенү турында да уйлап караганнары булмаган бугай. Туктамаганнар да хәтта... Баралар да һаман, баралар, ара-тирә саран гына бер-ике сүз ташлашып бер-берсенә. “Чукынчыклар!” – Илдарның башына килгән иң әшәке сүз шул булды. Соң, тагын ни дисен инде?! Хыялы җимерелде бит! Менә хәзер күрәм, яфрак-үләннәргә ышыкланып менә күзәтәм, ләззәтләнеп, рәхәтләнеп калам икән, дигән өметләр киселде дә төште. Син, хәлдән таеп, көтүеңне ташлап, дөньяңны онытып, чалбар кесәсенә тыгылган кулың белән гайрәтеңне кабартып, алар артыннан йөгереп кил дә, Югарочтан Шөкер Исмай әйтмешли, менә шулай “кабартмаңны кулыңа тотып җемелдәп калып” кара әле! Илдарның кәеф төште, гайрәт шилде. Үкенечтән нишләргә дә белмичә, күкрәк турысынача җиткән биек үлән арасында басып калды. Нишләсен, нәрсәгәдер өметләнеп, марҗалар артыннан барсынмы, әллә, кадалып китсеннәр сәнә! көтү янына кире урманга кереп китәргәме? Аның ишеткәне бар: ниндидер шагыйрь, имеш, миндә ике мин, сукин сын, дип әйтеп әйткән икән. Әлегә кадәр, кырык бишкә җитеп, аңлый алмаган шул парадоксны аңлады бугай: бер Илдар марҗалар артыннан китәргә куша, икенчесе – сыерларны эзләп табарга. Җиңел түгел икән шул! Бер башыңны икегә бүлү җиңелләрдән түгел икән! Менә хәзер бу марҗалар тарафына ләчт иттереп бер төкереп, борылып китәрсең, ә алар мә сиңа! әз генә баргач, чынлап та, туктарлар да ялга утырырлар. Эчәрләр. Исерешерләр. Кочаклашып җырлаша-җырлаша чишенерләр. Үзара имчәкләр чагыштырыш китәр: кемнеке түгәрәк, кемнекенең очы очлырак та катырак. Аннары бот арасындагы йоннар турында дискуссия: кайсысыныкы кендектән үк башланган, кайсысыныкы кодрә... Шуларны күрмичә, ишетмичә калырсың... Әмма, икенче яктан уйлаганда, шундый хыялларың белән күзеңне тондырып, селәгәеңне агызып, торып баскан гайрәтеңне кул белән сыйпап барырсың-барырсың да буаз булып калырсың – алар, беркайда да туктамыйча, урман кырыенача чыгып җитәрләр. Анысы да мөмкин. Битенә чәнчелеп үк торган нарат ботагын кулы белән сыпырып тотты да Илдар, ике генә ел кирле-мырлы торып калган элеккеге хатынын – чатан Камиләне – тагын бер кат күргән сыман йөзен чытты. Булмады. Боларның туктарга исәпләре юк иде бугай. Җитмәсә, теге яшь марҗушка да, аның күз карашын сизгән кебек, ыштанын күтәреп куйды. Кызыл трусик бөтенләй күренмәс булды. Өмет сүнде. Уянып торып баскан дәрт кенә шилергә теләмәде. Урман эче тынлык белән тулы. Бер генә дә яфрак тавышы ишетелми. Ара-тирә үлән арасыннан тычкан яисә кәлтә кыштырдап узмаса, каядыр ялгыз бер кош чыелдап куйгаламаса, җансыз дип уйларсың. Шул тыныч урман буйлап башын аска игән килеш Илдар атлый. Сукмактан шактый читкә тайпылды, тактикасы – чытырманлык аша кистереп, турыга бәрдереп чыгу. Бер кулында үзе буйлык чикләвек таягы. Икенче кулы чалбар кесәсендә – тынычланырга теләмичә, ширинкадан көчәнеп-көчәнеп тышка чыгарга маташучы “дустын” юата. Җыерчыклы маңгаенда тир бөртекләре. Аркасында ямаулы-ямаулы көтүче биштәре. Ул ашыкмыйча гына сыерлар калган алан тарафына атлый. Менә агачлар сирәгәйде, анда-санда яшь каеннар, шомырт куаклары үсеп утырган аланлыкка җитте. Нишлисең, көтүче булып тугансың икән, гомерең хатын-кыз түгел, сыер куып йөреп уза шул! Илдар кесәдәге кулын чыгарды, барган җирдән үрелеп, бер тәлгәш шомырт сыдырып алды. Авызына капты да чәйнәп карады. Юк, пешеп җитмәгән әле. Төкерде. Аяк астына күзе төште: биш-алты гөмбә оя булып тезелешеп утыра. Кулындагы таяк белән шуларны төрткәләп туздырып алды. Шулчак күзе бераз гына читтәрәк өелеп яткан каен ботакларына төште. Кемдер күптән түгел сындырган, себерке җыялар. Шул тирәдә кеше бардыр күрәсең. Ләкин тавышлар ишетелми. Димәк, кемдер ялгыз кайнаша – беренче вариант. Онытып калдырганнар – икенчесе. Ләкин Илдар баш ватып тормады, аның ни эше булсын бу ботакларда! Ары китте... Берничә генә адым атларга өлгерде, “Әй!” дигән тавыш чалынды да колагына, катып калды. Кемгәдер мөрәҗәгать итеп эндәшү сүзе түгел иде бу, ә “әй, исең киткән икән” дигәнрәк интонацияле сүз. Димәк, кемдер бар. Минеккә сындырылган бу ботакларның хуҗалары монда икән. Бер генә кеше түгел бугай. Һәм иң мөһиме, бу сүз хатын-кыз тавышы белән әйтелде! Илдар колакларының бөтен потенциалын эшкә җикте. Тәненең хәтта башка әгъзалары да локаторга әйләнгән кебек булды – шул юнәлештән тагын тавыш сигналын көтә башладылар. Озак көтәргә туры килмәде – әллә пышылдап сөйләшкән, әллә ыңгырашкан тавыш ишетелде. Ниндидер серле дә, татлы да шыңшу иде ул. Нәрсә турында икәнлеге аңлашылмаса да, хисле, дәртле, җылы, сөйкемле, назлы һәм нәзакәтле иде. Кеше тиктомалга мондый тавыш чыгара алмый! Мондый шыңшыган тавыш бары тик рәхәтенә чыдаша алмаган хатын-кыздан гына чыга! Азгын ыңгырашуны порнофильм караганда гомерендә бер-ике генә ишеткән булса да, Илдар моны шунда ук чамалады. Катты да калды. Нишләргә? Көпә-көндез урман уртасында кемдер секс уйнап ятамы икән соң әллә?! Әгәр чынлап та шулай икән, күзнең бер кырые белән генә булса да карап аласы, ә сизмәсәләр, маең трусыеңа агып чыкканчы күзәтәсе килә. Кинәт уң яктагы кеше буйлык куак төбеннән пырхылдап кыр тавыгы күтәрелде дә Илдарның баш өстеннән очып китте. Илдар лыпылдап җиргә сеңде. Теге ыңгырашкан тавыш өзелде. “Куркытты, зар-разы!” дип эчтән сүгенде көтүче. Болай җиргә чүгеп утыргач, колак яхшырак ишетә башладымыдыр, Илдарга үзенең каршындагы куаклык эченнән тагын тавыш ишетелде: “Көртлек кенә ул! Курыкма, җаным!” Нәкъ шулай, монда бер егет белән бер кыз сөешеп ята булыр. Шуларны уйлавы булды, марҗаларны очратканнан бирле үрә катып баскан һәм шиңеп төшә алмый интектергән дәртле әгъза йөрәк пульсының ритмына көчәнгәли башлады. *** Бу оазисның ничек барлыкка килгәнен берничек тә башына китерә алмый Рәҗәп. Делянка ачкан булганнар. Аннары агачларны ташып бетергәч, буразналар сызып, нарат утыртканнар. Наратлар терекләнеп киткәнче, җитезрәк каен һәм шомырт анда-санда үсеп тә җиткән. Ләкин алар бит сирәк-мирәк. Ә монда мә сиңа! – шул делянка-аланның авылдан ерак ягында мондый оазис: каеннар боҗра булып утыралар, урталарында тип-тигез аланчык. Тыштагы кебек биек түгел анда үләне дә, ышыктарак булганга күрә чирәм генә, куе чирәм. Кемдер махсус утырткан диярсең. Сексуаль дәрте дөрләп кабынган Раниянең, ашыкмыйча гына, спортивка-ыштанын салуын күзәтә-күзәтә, аның белән дә уртаклашты шул уйларын: - Бу оҗмах почмагын кемдер махсус ясаган бит инде. Димәк, бездән башка да белүчеләр бар. Раниянең исе киткән ди сиңа! Ыштанын тезләренә кадәр төшерде дә, трусик урынына киелә торган, әмма тәннең ябыласы урыннарын ябарлык мөмкинлеге булмаган стрингын өскәрәк тартып куйды. Аннары “Әй!” диде дә янә бөгелде, Рәҗәпкә арты белән борылып бөгелде. Янәсе, булса соң, әлегә монда без генә ич! Берәм-берәм ыштаннан аякларны чыгарды. Аннары зырт итеп иренә табан борылды да, стриптиз бии торган кызлар кебек билен ике якка болгата-болгата, чәчләрен төзәткәләде. Куллары күтәрелгәч, аның зифа буе тагы да төзрәк булып китте. - Монда кергәч, минем башта бер генә уй кала – секс турында гына, - диде ул, инде лифчик салу мәшәкатьләренә керешеп. Дөресе дә шул, монда Рәҗәпнең уйлары да гел шундый. Ниндидер тылсымлы урын кебек бу. Дөньяңны оныттыра, рәхәтлеккә чумдыра, ләззәтле уйлар гына кала башта. Әйтүен әйтте Рания шулай дип, чишенеп ташлап шәрә диярлек калды, тик күңеленеңмедер бер күзәнәге белән, күзенеңмедер бер почмагы белән үзен тагын кемнеңдер күзәткәнен шәйләп өлгерде. Юктыр ла сана, каян килсен! Кем булсын тагын бу урманда. Аннары, булса соң, оялмаса, түземлеге җитсә, тик күзәтсен! Башка вакытта кеше алдында үбешү түгел култык астыннан җитәкләргә дә тартына торган Ранияне монда ниндидер серле көч бөтенләй иреккә чыгарган кебек булды. Теге атнада да шулай булган иде. Менә яңадан шундый халәт кичерә ул. Бу оҗмахтан читтә үзенең шундый кичерешләрен җенси азгынлык дип бәяләр иде, әмма биредә “мин бит табигать баласы, ирекле булырга тиеш” дидертә. Валлаһи, кемдер карап тора бугай дигән яшерен шик аның, киресенчә, дәртен арттырды, теләген көчәйтте генә. Чолгап алган зифа каеннар аңа соклана, яфраклары белән аның битен, әрсезләнеп, көн яктысына чыккан күкрәкләрен сыйпый, нечкә биленә ышкылып куя, шәрә ботларын, оятсыз ялангач күт битләрен назлый кебек тоела. Кояш нурлары, сихерле телләр рәвешендә яфраклар арасыннан үрелеп, тәннең иң яшерен, иң оялчан урыннарын ялый сыман... Соң, әйдә, күзәтсеннәр! Рәхәтен күрсеннәр, шәрә Ранияне күрү белән бәхетле булсыннар! Ник оялырга? Бу гынамы соң әле? Хәзер Рания сезгә тагын да шәбрәк кино күрсәтә! Порнофильм күрсәтә ул хәзер сезгә! Ялангач ботлар да шәрә күт – эротика гына! Ә менә шуларны Рәҗәпнең оятсыз таягына терәп ышкылу, шул татлы “кәнфитне” баштан кул белән ышку, аннары ялый-ялый суыру, ниһаять, Рәҗәпнең өстенә менеп атланып, таягын үзеңә тыгып җибәрү һәм ыңгыраша-ыңгыраша шул атта “җилдертү” – менә боларын карап торганда кайсыгызның бот арасында торып басмас та, ыштанын лычма чылатып, кемегезнең фонтаны атмас икән!? Сизде Рания, күңел күзе белән күрде: тамашадан хәйран калып, тын алырга да куркып ята берәү якында гына. Күреп ята! Болай иртә урманда, шылт та иткән тавыш чыгармыйча, авылның кайсы егетеме, мужигымы йөрер? Хәер, әлләкем түгелдер, әлеге дә баягы көтүче Илдардыр. Аны шундый, диләр. Мыштым, диләр. Ә нәрсә, гомерендә чатан Камиләдән башка хатын-кызның имиләрен дә тотып караганы юктыр әле бәлки. Карап торсын! Менә бу йомшак, җылы имиләрне тотып караган кебек булсын! Бу шәрә күт битләрен сыйпаган, алар арасындагы сызык уентыкка кагылып узган кебек хис итсен! Менә бу кара йоннарны үзенең катыршы-бытыршы бармаклары белән тарау, аннан шул йоннар арасындагы җенси иреннәргә тиеп алу, батырчылык белән иң оятсыз, иң татлы тишеккә тыгылып карау турында хыялланып алсын! Ахыр чиктә шул җенси тишекне ялап карагандай булсын! Рания саран түгел, рәхәтен күр, мужик, әйдә! Сокланудан селәгәең ага булыр хәзер. Гайрәтең, ыштаныңа сыймыйча, әй, төртеләдер инде, әй, төртеләдер. Кулың белән шуны ышкыйсыңдыр инде мескен. Ыштан аша гына барып чыкмаса, ширинкаңны ачып, тыгылып ышкы! Ныграк ышкы, тизрәк, тизрәк... - Ят әле бу юлы аска син, - диде Рания ирлек әгъзасын катырып бастырып үзенә карап торган иренә. – Мин үзем чамалыйм бүген сине! Рәҗәпкә шул гына кирәк – таягын парахут торбасы кебек тырпайтып, сузылды да ятты. Менә хәзер монда кара инде син, агачлар арасында качып утыручы Илдар, рәхәтлән! Әйе, мин оялчан! Мин бик оялчан!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.