Latin

Шул Балакайларны Жәлләдем... - 1

Общее количество слов 4662
Общее количество уникальных слов составляет 2208
37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
...Авылда минем бер замандашым китеп барган бит әле... Үзе кебек дус-ишләре бергә җыелышып каты гына эчкәннәр дә, төн урталары җитәрәк, бу үз өенә таба кузгалган. Әмма кайтып җитәлмәгән - урам башында егылып, шул егылган җирендә исерек баштан йокыга талган. Кышның юеш салкын җилле бер төне икән - шул йокысыннан ул инде бүтәнчә уянмаган. Карлы юл балчыгына ябышып туңган гәүдәсен иртән көн яктыргач кына күргәннәр...
...Алкаш иде инде ул, алкашлыкта соңгы чиккә җиткән иде... Гаиләсе дә, кулына тотып эшләгән төпле бер эше дә юк, ялгызы бер өйдә хода белсен ничек көн кичереп кенә тора иде... Табып алганнар да гәүдәсен, шулай итеп, иң минималь шартын гына китереп күмеп тә куйганнар. Шул көнендә үк дөньяда яшәгәнлеген дә оныта башлаганнар. Беркем дә аны жәлләп-нитеп маташмаган... Ә нәрсәсен жәллисең... Күпмедер вакыт үткәч, авылдагы эшсез алкашлар турында сөйләшеп торганда, икенче бер замандашым: “Әнә, ичмаса берсе дөрес юлдан китте”, - дип, усал гына шаяртып алган иде, - шул булды, ахырсы, аның тормыш юлына бирелгән иң соңгы бәя...
Мин дә жәлләмәдем. Һичбер кайгырмадым... Киресенчә, болай да инде буш өендә өшеп-туңып, ачка какланып, иртән торса баш төзәтергә эзләргә керешеп, көне буе кеше типкесендә йөреп, кичкә тагын исереп, кайда егылса шунда түнеп йөргән ул адәмнең картаю һәм авырып-тилмереп яту көннәренә барып җитмичә шулай җиңел генә үлеп китүе бик вакытлы, бик әйбәт сыман тоелды. Ходайның сөекле бәндәседер, дидем...
Ә алдагы, яшьрәк чактагы гомерен ул шулай ук кыенлыкта үткәрмәде, һәрхәлдә үзе теләгәнчә, үзе сайлаганча яшәде. Сигез класстан соң арытаба укып-нитеп тормады, кул астына нинди эш үзе килеп керсә, шуны эшләп кенә йөрде. Басылып-җигелеп эшли торган колхоз эшен өнәмәде, күбрәк авыл арасында әле берәүгә, әле икенчегә ялланып, үзенчә “төшемле кәсеп” белән шөгыльләнде. Эшләп тапканын кая куйганы да билгеле - яшьтән үк эчү мәсьәләсендә үзен-үзе тыеп, йөгәнләп интекмәде... Бер яктан уйлаганда, кем бу дөньяда бәхетлерәктер бит әле - бәлки шулай үзенә һичбер бурыч йөкләмичә, бүгенге көн рәхәтләре белән генә яшәүчедер чынлыкта... Ә без монда михнәт чигеп, шайтан белсен каядыр омтылабыз да омтылабыз, тормыш бәхетләрен һаман иртәгәсе көнгә чигерә торабыз...
Тагын бер ягы жәлләп борын тартып куярлык та булмады аның - яшьрәк чагында ипле генә төсле бер хатын алып, шуны дүрт-биш ай да түздермәде - әллә үзе аерды, әллә тегесе ташлап китте. Һәрхәлдә, мондый очракларда күбрәк ир кешедә була гаеп... Балалары булмады... Тагын бер хатын алып кайткан булган икән әле ул, тик анысы, күршедә торган берәүнең үз колагына чыш-пыш нидер сөйләгәнен генә тыңлап бетергән дә, шул көнендә үк кире кайтып киткән диләр... Мәгәр, мәрхүм замандашым хатын-кызга бик үк зар булып та яшәмәде - авылдагы ялгыз хатыннарны чыпчык аулаган песи шикелле сагалап-чамалап кына тора иде... Утыз-утыз ике яшьләренә кадәр... Аннары инде, алкашлыгы сәбәпче булдымы - төскә-биткә картаеп, сүрелеп-сүнеп китте, бөтен калдык-постык дәртен дә инде “баш төзәтү” чараларын эзләүгә сарыф итеп бетерә торган булды... Жәлләп кара менә шул кешене... Әнисе үлеп, бөтенләй шау ялгызы калгач, шулай да, “ничек кенә яшәр инде, бичара” диючеләр булгалады бугай. Үзе исә анда да сер бирмәде, “кәеф-сафа”ларын шул көйгә дәвам иттерде.
...Әйе, жәлләп күңел нечкәртерлек бер җирен дә тапмадым... Ә бит, югыйсә, ул минем замандашым гына түгел, кыска гына бер вакытта дустым, тиңдәшем, хәтта ки якын сердәшем дә булып алган иде...

...Яшь егетләр идек әле, шул чакларда бервакыт без аның белән бергә сигез чакрымдагы күрше авылдан җәяүләп кайткан идек. Юл буенча бик мавыгып, яшьләрчә матур итеп... гел кызлар турында гына сөйләштек. Юри әкрен атлап кайттык... Башта бу темага яшьләр тормышындагы “соңгы хәбәрләр”не чәйнәп алудан керешеп киткән идек. Кемнәр белән кемнәр йөри, янәсе, кемнәр кавышырга җыена, ә кемнәрнең аралары бозылган... Шуның ишедән... Хәбәрләр тиз бетте, икебез дә шунда беразга тынып, моңаеп калдык. Тора салып кына “ә менә минем хәлләр...” дип сөйләп алып китеп булмый бит инде... Шуннан, кызларны гомумән “анализларга” керештек. Фәлән кыз бик чибәр, әмма ничектер салкын чибәр, янәсе... Төгән кыз алай ук чибәр дә түгел шикелле, әмма шундый ягымлы, үзе тыйнак, җитмәсә... Ә менә теге кыз (исеме белән), мин әйтәм - бик чибәр дә, ягымлы да, тик сипкелләре артык күп шикелле... Ул әйтә: син нәрсә, нәкъ шул сипкелләре белән матур да бит инде ул, ди... Их, ничек күңелле иде безгә шулай сөйләшеп кайтулары!.. Юри әкрен атладык... Ә барыбер тиз кайтылды...
...Шуннан, әзрәк бәхәсләшеп киттек. Кайсы яхшырак: син яраткан кыз сине яратмасамы, әллә сине яраткан кызны син яратмасаңмы? дигән төслерәк бер тилемсә темага... (Минем шул ике төрлесе дә бар иде, ике плюснең бергә туры килгәне генә юк иде. Булмады да...) Мин әйтәм: син яратып та сине яратмаган кыз - чистый җан көйдергеч инде ул, ачы хәсрәттән башка берни дә бирми, дим. Шуның аркасында, җитмәсә, сине яраткан теге икенче, әйбәт кызга һич күңел салып булмый, дим... Ә ул әйтә: кызларны син аларны белмисең алайса, ди. Алар үзләре башлап яратмыйлар, “мин сине яратам” дип килеп әйтүчене көтеп утыралар, аннары гына нәкъ шул кешене ярата башлыйлар, ди... Мин исә, беразга тынып, теге “үз кызым” каршына басуымны һәм “тылсымлы” сүзләрне чатнатып әйтеп салуымны күз алдына китереп карыйм да: анысы шулаен шулай, дигән булам, без дә беләбез (янәсе), тик аның өчен бит я бик акчалы булырга, төрле бүләкләр алып бирергә; я бик таза гәүдәле, кабарып торган мускуллы булырга кирәк дим. (Икебез дә чыра төслерәк идек.) Ул кызны машинага, һичьюгы бишекле матайга утыртып йөртергә кирәк, дим...
Моны ишеткәч, юлдашым темадан әзрәк читкә тайпылып, ничек итеп бишекле матай алачагы турында сөйләп китте. Эш хакын айныкын-айга шуның өчен генә җыеп барса (үзләре әнисенең акчасын җиткереп торсалар), ел ярым дигәндә алачак та куячак икән ул аны... Тик әле башта трактор курсында укып кайтмыйча берничек тә булмый икән... Шуңарчы, билгеле, ул үзенең сөйгән кызына мәсьәләне кабыргасы белән үк куя алмый. Яңа өй саласы да бар әле аның, җитмәсә, бүрәнәсен кайтарту турында сөйләшеп тә куйган инде. Кыз да бит шуларны аңларга тиештер... Ә ул... әллә нишләп бер сүзне дә чынга алмый, гел шаяртуга бора, гел юри үртәшә... Башка егетләр белән уйнап-көлеп, сарыла язып сөйләшә торган гадәтен дә ташламый... Берсе (үзең беләсең) аның тирәсендә бигрәк тә еш бөтерелә соңгы вакытларда... Ух, күрсәтәчәк әле ул аңа күрмәгәнен...
Дустым шулай мавыгып, хыялларга бирелеп, бөтен серләрен ачып бетергәч, мин дә берара үз серләремне ачып салдым... Шулай итеп без, дуслар гына булудан ары китеп, якын сердәшләр, кызларча әйткәндә “ахирәтләр” булыштык... Юл буенча тагы да әллә ниләр сөйләшеп (гел кызлар һәм яратулар турында), кайтып җиткәнне сизми дә калдык. Бик теләмичә генә, кат-кат саубуллашып, икебез ике якка аерылдык...
...Озак та үтмәде - дустымның янып сөйгән кызы бая әйтеп үткән “бәйләнчек” егетенә кияүгә чыкты-куйды... Шуннан соңгы тарихның ничек булганын алда яздым инде. Мин үзем исә, туган-үскән илгә береккән бөтен-бөтен нәзек җепләрнең барысын берьюлы умырып ташлап, чит-ят җирләргә китеп бардым... Шуннан башланган, күп михнәтле “яңа тарих” әле һаман каядыр билгесезлеккә таба илтә дә илтә... Ә безнең дуслык-сердәшлек әнә шул башланган җирендә бетте дияргә дә була инде. Үзебез бетермәдек, ләкин дәвамы булмады.
...Хис-тойгыларым белән идарә итә белми торганрак кеше мин... Нәфрәттә, яратуда яисә мавыгуда чик-чаманы һәм логиканы онытам күп вакыт (кирәкне бирәләр). Ә менә бу юлы... яшьлектәге бер дустымның үлемен билгеләп үтәргә дә күңелемдә җанлы хис табалмадым... Нишли дә алмыйм - шул яшь егеттән үсеш алып, миңа билгеле һәм билгесез калган язмышлар аркасында барлыкка килгән, түбәнлекләргә батып беткән алкаш бәндә, әле яңарак мәрхүм булганы - һичбер яктан жәл түгел... Хәер, бүгенге үземә дә гамьсез битараф булганны, кемгә нинди булыйм ди тагын...
...Әмма, әзрәк тукталып уйлап карагач, бигрәк тә менә бу юлларны язганда, күңелем айкалып-чайкалып киткәндәй булды әле минем... Теге чакта сигез чакрым юлдан әкрен генә, күңелле генә серләшеп, матур хыяллар белән ак болытларга ашып, әллә нинди гүзәл киләчәк сарайлары кора-кора кайткан яшь егетләрнең икесен дә - бүгенгедән торып - шулхәтле нык жәлләдем... Хәтер төбеннән күтәреп күз алдыма бастыргач шул балакайларны - бер мизгелгә үзәгем өзелеп китте... Шундый да нәзек канатлылар иде бит алар, җаннары дөньяның бөтен матурлыкларын сөю белән тулы иде. Үзләре дә шундый матурлар иде... Ә матур язмышлы булалмадылар...
Язмыш дигән салкын чибәр зат аларны яратмады...
Зөбәер МИФТАХОВ
НӘСЕР
ҖАНЫМ ЯРАЛЫ ИДЕ...
Безнең әни ишегалдының яшел чирәмле булуын ярата. Бик яшь бала чагында, үз әнисе, ягъни безнең әби әле исән вакытта ишегалды чирәмендә уйнап үскән булган икән ул, җае чыккан саен шул турыда сөйләп тә куйгалый. Без үскән чакта, югыйсә, ишегалдыбыз мал-туар һәм бала-чага изеп бетергән, ерып чыккысыз сазлы балчык була торган иде. Әни, бик үртәлгән чакларында, “шунлык та бәхетең булмагач...” дип, берочтан шул сазлык өчен дә елап ала иде... Аннан соң узган гомердә абзар-кура киңәйтелде, терлек өчен аерым утар барлыкка килде, без үсеп җитеп кайсыбыз-кая таралыштык... Һәм менә, җәй көне бер әйләнеп кайтканда, ни күрәм - бөтен ишегалдына ямь-яшел, тип-тигез, йоп-йомшак чирәм үсеп чыккан. Аркылы-торкылы йөреп бик таптамаска тырышалар икән аны: кирәк җирләргә таба күтәрмә төбеннән сукмаклар сузылган...
Авыл кешесенең бер нәрсәсе дә коры матурлык өчен генә булмый бугай ул. Тәрәзә төбендәге алоэ һәм яран гөлләре генә дә, мәсәлән, әллә ничә төрле даруга яраклы, имеш тә. Ә чирәм - аерата бер файдага - үрдәк бәпкәләре өченгә үсә икән. Июнь урталары узгач, урамда машина белән сатып йөрүчеләрдән унбишләп бәпкә алдылар... Шул яшькелт-сары йомгаклар, чыннан да, машинадан төшү белән үк дигәндәй, чирәмнең иң сусыл яфракларын гына сайлап өзгәләргә дә керештеләр. Витамин!
Үрдәк бәпкәләре әзрәк үсә төшкәч, әти көн саен аларны безнең “аяк очы”ннан ага торган су буена алып төшә башлады. Шунда ике сәгать, өч сәгать вакытын уздырып кайта... “Нигә мәшәкатьләнеп йөрергә, нигә суны киң тагарак белән алларына гына куймаска” дип, үземчә акыллы киңәш биреп караган идем - алай түгел икән ул, эш сусын басудан гына тормый икән. “Бәпкәләр агым суга бик сөенәләр бит алар”, - диде әти моңа каршы... Һәм, балаларча беркатлы шул сүзен төзәткәндәй, “файда” ягын да өстәде: сай су төбендәге ләмне чупырдатып, алар шуннан үзләре өчен иң кирәкле витаминнарны алалар икән...
Әзрәк хәйләли, мәгәр, әни белән җиңелчә генә бер хәйлә уены уйный... Үрдәкләр коенган арада үзе шунда яр буенда ташбаш, чабак ише вак балык кармаклап ала ул. Махсус шуның өчен генә “карт башы белән төртенеп” йөрергә бераз уңайсыз, ә үрдәкләр белән булгач - бик ярый, бик хуп бит инде. Уч яссуы кадәр җиде-сигез балык та тотып кайтса - шуны табада йомырка белән әйбәтләп кенә кыздыралар. Анысы да витамин!
Әти җомга намазына барасы көннәрне, шулай да, үрдәкләр ишегалды чирәмендә генә калып торалар... Эшсезрәк утырган бер ара иде - җомга көнне бәпкәләрне су коенырга мин алып төшеп киттем. (Үзем дингә бирелгән кеше түгелмен: ходай, әгәр булса, безне болай да ярлыкар әле дигән фикердә торам... Атап кына ярлыкау сорарлык, дога белән юмаларлык зур гөнаһларым юк чөнки. Әти үзе дә анда йолага хөрмәт йөзеннән һәм үз ишләре белән аралашыр өчен генә йөридер сыман тоела.)
...Бәпкәләргә юл күрсәтер өчен кулда озын нечкә чыбык... Ә аларга юл инде болай да таныш икән - урамда үзләре белеп тыкрыкка борылдылар, әүмән-тәүмән килеп, тупырдашып, туп-туры су буена таба төшеп тә киттеләр. Тыкрыкның уртасын узгач борыннары су исен сизеп алды - инде йөгерешә үк башладылар, абынып егылып та китәләр... Шулхәтле кызыклар! Әллә нинди бик яхшы кино, бик шәп концерт караган кебек, карап сокланып туялмыйм шуларга! Су күренгәч, бәләкәй канатларын җилпи-җилпи очарга итә башладылар хәтта, килгән шәпкә дәррәү суга чумдылар, чумышлы уйнап алдылар... Аннары, дөньяларын онытып, яр буендагы тыныч сайлык төбендәге ләмне чупырдатырга тотындылар.
Үзем дә балакларны сызганып салкынча су эченә кердем, биткә кушучлап су чайпадым... Рәхәт булып китте... Башымда һичбер уй юк... Күңелдә һичбер гамь юк...
Үрдәк бәпкәләре суда тәмам хушланып, комлыкка чыгып яттылар, йоклап алдылар, тагын әзрәк коенып чыктылар... Шуннан соң гына үзләрен кайтыр юлга әйдәп алып киттем. Кимендә өч сәгать үтте бугай, ә минем кайтасым да, бернишлисем дә килми, гел шул бәпкәләр белән генә буласым килә һаман... Элек бер дә алай түгел иде бит, былтыр гына да әле мин моның ишене бик эч пошыргыч, иң ялкыткыч эшкә саный идем... Бүрәнә ташыганың лутчы сыман иде... Шушылай бәпкәләр артыннан нечкә чыбык тотып йөрүдән тәм табар яшькә җиттеммени инде?
Әмма юк... Яшем кызларга күз төшәрлек кенә әле, алар мине санга санарлыктан узган булса да... Физик яктан да тап-тазамын... Эш башкада, анысын үзем генә беләм... Җаным яралы минем быел... Кыш буе авырып яткан һәм яз җиткәч савыга башлаган кеше ничек үлән кыягына карап шифа алса, шушы су буенда, үрдәкләр янында минем дә җаным шулай әкренләп кенә тернәкләнеп килә... Бик беләмен, инде шуны гына белерлек яшьтәмен...
Ерак шәһәрдән, торган җиремнән авыр кичерешләр кичереп кайттым мин бу юлы... Кыйнамадылар, таламадылар, җәзага тартмадылар, ә... Үзем бик якын һәм үз күреп йөргән, ул да мине якын күрәдер дип ышанган берәүнең миңа чынлыкта бөтенләй чит-ят икәнлеге фаш булды... Мин аңа кайбер уңайлыклар өчен генә кирәк булып торганмын икән дә, менә хәзер аның янында тагы да уңайлырак икенче берәү барлыкка килгән икән... Бәгырем таштай катты шуннан соң... Күкрәк түрендә нидер укмашып калды... Шуны таратырга-эретергә кирәк миңа хәзер ничек тә... Аракыдан эремәгән иде, ә менә үрдәк бәпкәләре... эретә бугай бит әкренләп...
...Беркөнне әни әтигә әйтә (верандада сөйләшәләр, үзләре чак кына колакка катырак була башлаганга, бүтәннәр дә ишетми дип беләләр): “Күңеле нечкәреп кайткан ул быел”, - ди... Валлаһи, һичбер кеше һичбер нәрсә сизмидер дип уйлый идем!..
Якын күргән кешеләрем бар әле минем, бар!.. Якын күргән кеше сизә шул ул, сизә...
Зөбәер МИФТАХОВ
БУЛГАН ХӘЛ
БӨРТЕКТӘЙ ГЕНӘ ХӘТЕР ЭНҖЕСЕ
Ерак үткәннәремнән бер вакыйга хәтердә яңарып китте әле... Чып-чын булган хәл, хәтта чак кына әдәби ялган да өстәмим. Моны язарга утыру белән үк шуны аңладым - үзем өчен кадерле булган ул истәлекне язмада ничектер үзгәртергә, янәсе шомартырга кулым бармаячак икән... Күз алдымдагы хәтер картинасын булдыра алганымча төгәл итеп чагылдыруда гына бөтен мәсьәлә... Әллә кайчан агып киткән язгы бозлары белән бергә күңелемә ургылып кайтып керде дә ул, менә... Матурлыгыннан әсәренеп киттем... Бик тә моңлы-сагышлы матурлык ул, мәгәр...
Унынчы (соңгы) класста укый идек, язгы ташу киткән күңелле көннәрнең берсе иде... Шул язда без, егет булып җитеп килгән малайлар, ташу бозларында йөзү белән мавыгып киттек. Өч-дүрт малай бәләкәй генә бозга кереп басабыз да, ярдан колга белән этенеп, йөзәбез дә китәбез. Боз агымда бөтерелә, ярга яки күрше бозга бәрелеп дер селкенә, чалшаеп китә... Итекләр тая... Ә безгә аның саен күңелле, канда дулкын-дулкын булып адреналин уйный! Боз авылның икенче башында берәр ярга барып төртелгәнче шулай барабыз. Ничек беребез дә батмаганбыз... Ничек безне олылар тыймаган, кирәкне бирмәгән...
Эрерәк бозларны шулай агызып бетердек, якын-тирәдә калмады. Шуннан, өстендә йөзәргә яраклы боз эзләп, авыл башына табарак киттек. Ә анда аргы һәм бирге яктагы ике ферманы тоташтыра торган тар гына агач күпер бар иде... Нәкъ шул уйнап-көлеп күңел ачып йөргән мәлдә, без коточкыч бер вакыйганың шаһиты булдык. Силос төялгән атлы арба, күпернең уртасына кереп җиткәндә генә кинәт бер якка авышып китте дә, ярсып аккан ташкын суның иң уртасына әйләнеп барып төште!
Бозда йөзү уены турында шул секундта онытып, без фаҗига булган урынга, күпер төбенә таба чаптык...
Мал караучылар барысы бергә олау булып йөриләр иде - яр читенә тиз арада, без килеп җиткәнче үк, ун-унбиш кеше җыелып өлгерде. Бөтенесе паникада, нишләргә дә белми тик карап торалар... Ташкын уртасына күз салгач, минем дә йөрәгем жу итеп китте: күпердән барып төшкән бичара атның су өстендә колаклары, күзләре һәм борыны гына күренеп тора... Җитмәсә, җигелгән арбасы белән бергә ул әкренләп кенә түбәнгә, тирән чоңгылга таба шуыша бара! Яр башыннан, кот очканда гына була торган акырулы тавышлар белән: “Бетте бу ат, бетте! Үлә, бата! Тончыга!” - дип кычкырышалар... Тик беркем берни эшләми... Алай да, бер-икесе үз арбаларына йөгереп барып, кирәк була-калса дип бау, балта ише нәрсәләр алып килгән иде инде...
...Атны кызганудан дөньядагы бөтен нәрсәләр турында оныттым... Ярдан чама белән өч метрда гына иде аның башы... Тиз генә уйлыйм: шунда кереп җитә алсам, дим, су нәкъ мине күмәрлек кенә була, тәртәгә яки дугага тотынып өлгерсәм, батмый калырга да мөмкин, анда инде чөелдерекне чишеп, камыт бавын ычкындырып булмас микән... Озак уйланып тору юк инде монда язган кадәр, андый чакта уй яшен тизлегендә йөри бит ул. Кайнап аккан суга кердем дә киттем, кыскасы. Су билдән булганда, арттан кычкырып туктаттылар, өстемә бау ыргыттылар, шул бауны билгә урап бәйләргә куштылар. Урап бәйләдем. Тагын кереп киттем... Әмма, су күкрәктән булгач, ташкын үземне агызып алып китә башлады, арытаба керә алмадым.
- Балта бирегез аңа! Балта! Балта! - дип кычкыралар ярдан, ә арттан суга кереп миңа балта сузарга берсе дә кыймый. Паника шулкадәр дә каушатса каушата икән кешеләрне... (Әллә юкса аякларын чылатудан чиркандылар микән?) Ахырда балтаны тагын бер бауга тактылар, бау белән минем алга ыргыттылар. Батканчы тизрәк бавыннан эләктереп алдым мин моны... Кул чуклары туңып сиземлеген югалта башлаган иде инде, балтаны актык көч белән сабының иң очыннан гына тотып, үрелеп-сузылып, камыт бавы булырга тиешле урынга чапкаларга тотындым (ярдан берничә кеше берьюлы өйрәтеп тора). Ә ул урын бит су астында, күренми, чапкан саен тиешле җиргә тими... “Эх, булмый инде, булмый! Булдыралмый!.. Чык, булмаса!” - дип сөйләнәләр яр башыннан... Ләкин булмый дигәндә генә булды да куйды - камыт бавы киселеп чыкты, дуга икенче якка әйләнеп төште. Бер уңайдан аркалыкка да балта белән берне эләктердем, анысы җиңел генә өзелде. Ат тикле ат өчен калганы чүп тә түгел инде - бер-ике талпынуда ул яр читенә чыгып та җитте. Мине дә тиз генә судан тартып алдылар. Шулкадәр тиз ки - ярга аяк басарга да өлгермәдем, өстерәп чыгарып кына салдылар...
Шуннан шул... Аякка бастым да, өйгә кайттым да киттем... Ат исән калды, шуңа бик күңелем булды - тагын ни кирәк? Бер генә әйләнеп карадым - ул бахыркай яр читендә тып-тын гына басып тора, аны чүпрәк, салам белән сөртәләр, ышкыйлар... “Аракы эчертергә кирәк атка! Аракы китерегез давай! Ә, әнә, китерә дә инде берәүсе!” - дип, дәртле тавышлар белән кычкырышалар. Ә берәүсе, чыннан да, ике кулына ике шешә тотып чаба гына ферма ягыннан болай таба!
Минем кайтып китү шуңа тиз булды - баш эшли бит, яшь булсам да, - өшеп-туңып салкын тидергәнче тизрәк өсне алыштырырга кирәген аңлыйм... Аракы турында исә уйга да керми... Кайтып кердем, шулай итеп, әни өйдә иде. Иң башта ул миңа коры киемнәр алып бирде. Һәм шуның соңында ук сорау алырга кереште: “Кайда йөрдең, нишләп суга баттың?!” - ди... “Нигә шунда бөтенләй генә батмадың?!” - дип ачулана ук башлады... Эшнең аешын аңлатып бирергә туры килде әзрәк, берничә генә җөмлә белән. Шулай-шулай, мин әйтәм, күпердән арбалы ат суга егылып төшкән иде, шуны чыгарырга булыштым, дим. Син әллә ни уйлама, бер куркынычы да юк иде аның, суга бит мин билдән бау белән бәйләнеп кердем, дим...
Шуннан, әни мине тиргәүдән шып туктап, фәлән көтүчене һәм тагын төгән көтүчене “тикшерергә” кереште (исемнәрен язмыйм, билгеле)...
- Атка аракы эчерттеләрме шулар? - дип сорый.
- Эчертә калдылар, - дим...
- Сиңа эчертмәделәрме?
- Мин көтеп тормадым, миңа кирәкми дә...
- Ах, юньсезләр! Баланы күрәләтә салкын тиеп үләргә кайтарып җибәргәннәр бит! Йөз грамм аракыларын кызганганнар! Үз атларына кызганмаганнар! Күрсәтермен әле мин аларга күрмәгәннәрен, ишеттерермен гомер ишетмәгәннәрен! - дип, әни ярсып ук китте, еларга җитеште... (Соңрак, чыннан да, теге көтүчеләрне очратып, каты гына “пешереп” алган үзләрен.)
...Җәмәгать, 16-17 яшьтә чагыгызда үз анагызның “балама аракы эчертмәгәннәр!” дип үрсәләнгәне булды микән берәрегезнең? Ә минем - булды! Искә төшкәч менә хәзер, бер көләсе, бер елыйсы килә... Икесе бергә...
Тамчы да чирләмәдем, ютәл дә тимәде үземә шул вакыйгадан соң. Чиктән тыш ярсулы-дәртле бер халәттә идем бит мин ташкын эчендә чакта, бәлки шуңа күрәдер...

...Ә истәлек бетмәде әле, иң нечкә җиренә генә җитте... Параллель класста укыган бер кызны яратып йөргән чагым иде ул минем... Хәер, ярату дип авыз тутырып әйтерлеге дә юк, нибары күңелне тиз генә өереп алып, эзсез-нисез үзеннән-үзе сүрелә торган бер хис иде (мәгәр шундый көчле иде!). Кызлар тизрәк җитлегә бит - аның инде бездән өч-дүрт яшькә олырак бер егет белән “полный” мәхәббәт куертып йөргән чагы иде... Безгә ни сан... Минем шул “яратуым” турында ул чакта белгән-сизгән бердәнбер кеше - үз сеңлем булды: “Син шул кызга гашыйк булгансың бит, нәрсәгә яшергән буласың, күрми дип беләсеңме әллә?” - дип, бервакыт миңа каты гына бәйләнеп алды ул, ә мин, билгеле инде: “Юк, яратмыйм аны, уйлап чыгарма, ялганлама!” - дип, ахмак бер хәлгә калып, “шыр танып” маташкан идем... (Чыннан да, каян белеп алган ул аны, әлегәчә ачыклаганым юк).
...Бераз вакыт үткәч, май урталарында, рус теле укытучыбыз параллель класслар арасында иң яхшы сочинениегә конкурс игълан итте. Һәм нәтиҗәдә иң яхшысы дип... минем теге “яраткан кызым” язган сочинение танылды. “В жизни всегда есть место подвигам” дип аталган ул сочинениенең төп “герое” исә... мин идем!..
(Чып-чын булган хәл, арттыра дип шикләнгән кеше булса әгәр, элекке классташлардан сорап дөресли ала.)
Иң яхшысы булгач, ул сочинениене теге кыздан параллель класслар алдында укыттылар... Оялдым... Кызардым... Сүз дәшә алмадым... Бер үк вакытта горурландым... Бер үк вакытта, “шуның үзенә иң теләгәнне әйтә алмагач, “подвиг” беләнмени”, дип эчтән яндым...
Ә үз классташына карата бөтен халык алдында шундый рәвештә соклану хисләре белдерүнең ул кыз өчен никадәр кыю һәм катлаулы адым булганын бәяли белмәдем... Кызлар бөтен нәрсәгә җиңел карый, уйнап-көлеп кенә эш итә дип аңлый идем шул әле...
...Кемгә бәлки вак бер эпизод, ә минем өчен... Еллар үткәч, бик тирән төшенкелеккә бирелгән чакларымда шул вакыйгаларны искә төшереп: “Тукта, мин шундый да булган идем бит! Тагы да шундый була аламдыр бит мин!” - дип, төшенкелектән айнып, яшәү дәртемне яңартып китүләрем бер генә тапкыр булмады...
...Фактлар тулы хәтер сандыгын мин еш актаргалыйм. Ә менә хисләр хәтеремне бер дә болай ук кузгатканым юк иде... Ул сандыкта исә ефәктәй иң нәзеге - тиз генә кузгалып эзсез генә сүрелгән шул “ярату өермәсе” турындагы истәлек икән...
Бөртектәй генә бер энҗесе дә бар ул истәлекнең, шулай итеп...
Зөбәер МИФТАХОВ
БУЛГАН ХӘЛ
ШЫМ ГЫНА ҮЛӘСЕ ИДЕМ...
Ярлы гына, күрексез генә гомер яшәдем кебек... Ә шулай да, баштан ниләр кичмәгән! Юри санап караган идем, мәсәлән - үлемнең иң кырый чигенә терәлеп узып китүләрем генә дә кимендә дүрт тапкыр булган икән инде... Фәнни-популяр язмаларда телгә алына торган “стенасыз һәм очсыз-кырыйсыз, зыр әйләнмәле кап-кара туннель” эченә дә кереп чыктым хәтта бер тапкыр: аның теге башындарак була һәм аяусыз рәвештә бөтен аңны-хәтерне сөртеп ташлый торган иләмсез каты тавыш та, аннан аргы үтергеч-юкка чыгаргыч көчле яктылык та миңа инде таныш... Кайчан да булса күргән нәрсәләрем арасында иң коточкычы әлегә шул туннель... Тик анысы турында бәлки бүтән чакта, ә бу юлы икенче берсен - күпкә җиңелрәген, исән-аман узып киткәннең соңында үземә үк көлке маҗара сыман гына тоелганын язып карыйм әле...
...Гафури районындагы Бажык һәм Буруновка авылларының икесенә бер булган урта мәктәптә химия укытучысы булып эшләп алдым мин бер елны. Кем дә булса хәтерли микән... Яшь идем, эшкә дә бөтен яшьлек егәремне бирә идем. Салкын бер чолан сыманрак җирдә өелеп яткан химия җиһазларын һәм реактивларны тәртипкә китереп, һич мөмкин булмаган шартларда да, программада каралган лаборатор эшләрнең һәм практик шөгыльләрнең һәрберсен җиренә җиткереп үткәрергә тырыштым. Ул мәктәпнең класслары аерым-аерым авыл өйләрендә урнашкан, минем “химия чоланы” шулай ук аерым бер амбар сыман җирдә иде, миче-фәләне юк иде... Шунда чиләк белән салкын су алып киләм, пробирка һәм колбаларны туңар-туңмас шул су белән юам, аннары 15-20 комплект җиһазлар һәм реактивлар әзерлим... Бөтенесе дәресләр соңында, ел әйләнәсенә көн аралаш диярлек, үзе акчасызга (лаборант булып бер бичәкәй исәптә тора, ә килеп күренгәне дә бик сирәк)... Дәрес алдыннан шул комплектларны балалар йөгертеп кенә үз классларына ташыйлар... Дәрес беткәч гадәттә кире китермиләр... Миңа кадәр химия әйберләренә ким дигәндә ун ел кеше кулы тимәгән булган югыйсә, мине дә турыдан-туры мәҗбүр итүче булмады. “Болышма юкка” дип акыллы киңәш тә бирде яхшы кешеләр... Ләкин бит җан түзми - балаларга чып-чын химиянең үзен күрсәтәсе бик килә иде!
Көннәрнең берендә, бөтен шартын китереп инде, билгеле, 9нчы класста “Аммиакның үзлекләре” дип аталган практик шөгыль башлап җибәрдем. Укытучы өстәлендә бер колбада селитра белән селте катнашмасы кайнап утыра, колба башындагы кәкре пыяла көпшәдән аммиак газы өрелеп чыга... Класста уникеме, унбишме бала бар иде, шуларның һәрберсе су салынган пробирка белән килә дә, мин теге көпшәнең башын пробиркага төшереп, аммиаклы су ясап бирәм, бала шуның белән үз партасына кайта да, тәҗрибә үткәрә башлый... Менә иң соңгы бала да тиешле дозасын алып китте... Әле һаман кайнап утырган колбаны штативтан бушатырга үрелдем... Шулвакыт һич уйламаган, башка да килмәгән бер хәл булды - колба авызындагы кәкре көпшә ничектер әйләнеп китте дә... очы белән нәкъ минем борын төбенә терәлеп туктады... Үзем нәкъ шул чакта, “эш бетте” диптер инде, тирән сулыш алдым... Йөз процентлы кайнар аммиак бугазны шешә бөкесеннән дә болайрак итеп, “шапылдатып” япты да куйды!
Химик буларак, моның нәрсә икәнен теориядә бик белә идем, менә инде үземә “практик шөгыль” башланды... Аммиак, углекислота кебек газлар, үзләре болай бик артык агулы булмасалар да, кинәт сулаганда бугазны томалыйлар һәм баш миенең сулыш үзәген эштән туктата торган шартсыз рефлекс китереп чыгаралар. Шул “чүп кенә” нәрсә аркасында дөньядан китеп бару очраклары да еш булгалап тора. (Углекислота җыелган бәрәңге базына төшеп кенә дә күпме кеше үлә.) ...Басып торам өстәл янында, шулай итеп, бер җир дә авыртмый, аң да сау-сәламәт, бары тик... ничек итеп тын алырга икәнен белмим... Онытылган! Гел истән чыккан! Әйтерсең лә моңарчы бер дә тын алмаганмын! (Сулыш үзәгендә паралич!)
Ә балалар тәҗрибәләре белән шулхәтле мавыгып киттеләр - миңа күтәрелеп тә карамыйлар... Бер минутлап торганмындыр шулай... Үләсе килми, ләкин аннан да бигрәк - шул балалар күз алдында үләсе килми бит әй!.. Әкрен генә ишеккә барып, шым гына тышка чыгып киттем (шым булмыйча тагын - сулыш юк бит)... Ишек артында бәләкәй генә веранда һәм аннан тышта күтәрмә иде - шунда чыгып утырдым... Тагын бер минутлап үтте... Бөтен организм интегеп-буылып, интизар булып кислород сорый башлады... Үләргә вакыт җиткәнне шунда инде ныгытып аңладым... Ә нишләптер бер дә курыкмадым... Песиләр һәм этләр берәр тыныч, яшерен җиргә барып үлә диләр - кешедә дә бар икән ул инстинкт - нишләптер минем дә мәктәп ихатасыннан чыгып, кеше күзеннән читтә үләсем килде... Күтәрмәдән кузгалып, капкага таба юнәлдем (капка артында буш ялан иде). Мөгаен, инде дүрт-биш минут үткәндер тын алмаганга... Капка төбенә җитәрәк, хәл бетеп килүен тойдым. Бер читкә борылып, якында гына торган бүрәнәләр өеменә чак-чак килеп утыра алдым. Күз алды караңгылана башлады... Төгәл генә хәтерләмим, әмма ничектер ак нәрсәләр кара, кара нәрсәләр ак булып, негатив сыман күренә башлаган төсле тоела...
Шушы уңайдан халыкка бер файдалы киңәш тә биреп үтим әле. - Газ сулап буылган яисә суга баткан һ.б.ш. кешегә кичекмәстән ясалма сулыш алдырырга кирәк, ә аның иң нәтиҗәле алымы мондый. - Ул кешенең борынын авызга кабарга да, үпкәнең бөтен көче белән үзеңә таба суырырга, аннары шулай ук бөтен көч белән аның үпкәсенә тын өрергә кирәк. Шулай итеп, ул үзе тын ала башлаганчы (яисә өмет сүрелгәнче инде) бертуктаусыз кабатларга кирәк. Шундый алым белән мин үзем бервакыт, кешене үк түгел, әмма ваннага батып үлгән ике айлык песи баласын терелткән идем. Җансыз гәүдәсе су төбендә яткан песи баласы тагын ун-унбиш минуттан соң яңадан элеккечә йөгереп уйнап йөри башлаган иде... Бик күңелле булган иде!
...Без үзебез никадәр акыллы булсак та, безнең организм күпкә акыллырак, чөнки аның өч миллиард еллык яшәү тәҗрибәсе бар... Минем теге чактагы хәлдә калган теләсә кайсы кеше, соң чиккә җитәрәк, аңсыз рәвештә бер коткаргыч хәрәкәт ясый башлый: авызын киң ачып, тиз-тиз рәвештә корсагын эчкә тартырга һәм кабартырга керешә... Үпкәдә сүлпән генә булса да һава агымы барлыкка килә, әгәр дә бугаз лайла белән ныклап тыгылмаган булса... Шул ярдәм итте бугай - берзаманны (чама белән алты-җиде минутлап үткәч) ничек итеп тын алырга икәнлеге кинәт кенә искә килеп төште... Беренче сулыш шундый авырттыргыч иде - әйтерсең лә бугазга кайнар пычак китереп тыктылар! Икенче сулышта шул “пычак” үпкәне төбенә кадәр айкап алды... Әмма өченче сулыш инде җиңелрәк, ә дүртенчесе бөтенләй җип-җиңел алынды. Бишенче сулышта инде мин тулысынча сау-сәламәт, тулысынча нормаль кешегә әверелдем. Уй-фикерләр дә шундук реаль тормышка әйләнеп кайтты - бүрәнә өстеннән кузгалып, үземнең класска таба юнәлдем. Минем бит анда дәрес бара - практик шөгыль! Менә кайда иң төп мәсьәлә, көннең кадагы!
Иң гаҗәбе, кеше ышанмаслыгы, мәгәр, шул булды - мин класска кабат килеп кергәндә 9нчы класс балаларым әле һаман баш та күтәрми тәҗрибә үткәрәләр, минем кайда нишләп йөреп кергәнне берсе-бер сизмәгән иде! Бүтән чакта бит, югыйсә, алар дәресне дә юньләп тыңламыйлар, күзләре гел яшь һәм тәҗрибәсез укытучыда, уйлары аңа карата тагын нинди “этлек” эшләү турында гына була торган иде... Химия шундый мавыктыргыч фән инде ул, әйе, әгәр бөтен шартын китереп укытсаң!.. Мин үзем дә берни сиздереп тормадым, дәресне иң гадәти рәвештә ялгап алып киттем...
...Соңыннан да беркемгә берни белдермәдем, сөйләмәдем... Чөнки, ни өчен дигәндә, ничек инде югары белемле химик, авылда “почти академик” шундый ахмак ялгыш җибәрә алсын ди! Әйтсәм-сөйләсәм, кешеләр нәрсә уйлар?! Ата-аналарга барып ишетелсә әгәр дә мәгәр - алар ни дип әйтер?! (Чынлыкта исә балаларга куркыныч юк иде, педагогикага хилафлык килмәде, алар бит аммиакның сыек эремәсе, “нашатырь спирты” белән генә эш иттеләр.)
Әле дә, менә, “химик” профессиясен инде күптәннән ташлаганга күрә генә язам... Яшьлеккә-җүләрлеккә сылтанырга да җиңел хәзер, аннары... Әмма ләкин, яшь укытучы түгел әллә нинди ак сакаллы профессор булсам да, ялгыш кына борынга килеп терәлгән теге пыяла көпшәне барыбер һич алдан күрә алмаган булыр идем шикелле... “Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер” ди халык... Күрәчәккә булмагач, менә, күп еллардан соң шул турыда мәзәк бер “ужастик” язып утырабыз...
З.МИФТАХОВ
ХИКӘЯ
ХОДАЙНЫЋ СӨЕКЛЕ БӘНДӘСЕДЕР...
Авылда, безнекеннән дүрт кенә өй арырак, искереп-каралып беткән бәләкәй генә бер буш өй утыра... Ихатасын капка төбенә хәтле сөреп печән бакчасы иткәннәр, бакчаның аргырак башына исә чөгендер утырталар икән... Шәмсия әбинең өе бу... Мәрхүмәнең туганнан-туганының балалары авылда хәлле генә дөнья көтеп яшиләр - шуларның печәнлеге, шуларның чөгендерлеге инде хәзер бу ятим нигез.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шул Балакайларны Жәлләдем... - 2
  • Части
  • Шул Балакайларны Жәлләдем... - 1
    Общее количество слов 4662
    Общее количество уникальных слов составляет 2208
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шул Балакайларны Жәлләдем... - 2
    Общее количество слов 2686
    Общее количество уникальных слов составляет 1426
    44.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов