Latin

Шигырьләр - Сара Садыйкова

Общее количество слов 393
Общее количество уникальных слов составляет 288
54.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
68.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
72.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Туган шәһри Казаным
Әй, рәхәт лә бу Казанда,
Үз шәһәрең, үз җирең.
Кая барсаң бар да таныш,
Син беләсең һәр җирен.
Ул урамнардан барган чакта
Килеп очрый танышың,
Рәхәтләнеп сөйләшәбез,
Чатка ишетелә тавышың.
Театрда, трамвайларда,
Урамнарда йөргәндә,
Туган халкым сәлам биреп
Хөрмәт итү күргәндә.
Рәхәт була очрасалар
Танышларың-дусларың,
Тыныч илдә шулай гөрләп
Яшик әле, дусларым!

Фронтовик-шагыйрьгә
Мөхәммәт Садрыйга

Җиңү көне белән котлыйм Сине!
Анда Синең бик зур өлешең.
Сугыш дәһшәтләрен күргән шагыйрь
Татып ачы хәсрәт җимешен.
Шуңа күрә кискен Синең сүзләр,
Шагыйрь сүзе, солдат авазы.
Шигыреңдә Синең чын хакыйкать
Алда - көзе-кышы һәм язы!

Күптән инде
Көннәрнең берендә, чакырып алып
Райкомдагы матур бер ханым (рус хатыны),
Диде: "Партоешмадан чыгарабыз,
Сайла башка оешма, син, җаным".
Нинди оешма сайлыйм, дидем аңа,
Беләсез бит, мин бары тик артистка,
Гомерем сәнгать белән үтте минем,
Мин бит белмим башка бер эш тә.
"Эшлисез бугай сез "Спартак"ның
Клубында, күчегез шунда", - ди;
Аяк киеме теккән "Спартак"та
Нәрсә беләм соң ул эштә, дим.
Шул вакытта килде минем юлга
Мәрхәмәтле матур бер бәндә.
Ул бәндәне гомер оныта аламам -
- Ләбибәмне, хәтта үлгәндә,
Диде миңа шунда Ихсанова -
- "Кер син безгә, әйдә, гамь чикмә.
Син безгә бик кирәк кеше,
Җыр язарсың безгә, соң чиктә"
Кердем шунда Бауман райкомына,
Дидем - күчәм язучылар яныма.
Ханым әйтте: "Нишләрсең соң анда,
Син бары тик только артистка"
Ну так что, дидем, алар шигырь язса,
Мин җыр язам алар шигыренә.
"Алай булса ярый, болай булгач
Эшләр җайлы булып күренә..."

Сыкрый йөрәгем
Әллә нигә авыр бүген миңа,
Әллә нигә сыкрый йөрәгем.
Җанга җайлы урын табалмыйча
Әрнеп үтә матур көннәрем.
Нигә кеше кебек шатланалмыйм,
Нигә көлә алмыйм мин бүген?
Ник каралган тормышым кояшы,
Ни каплаган бәхетемнең күген?
Әллә нигә бүген күңелем бизгән
Кешеләрдән, барлык дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем калган
Дөньядагы барлык дорфадан.
Шулай үтәр микән бу гомерләр,
Шулай үтәрменме дөньядан?
Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Әле күңлем сөеп туймаган.
Яшел үләннәргә ятып аунар идем,
Сулар идем чәчәк исләрен.
Тып-тын гына тыңлап торыр идем
Йомшак таң җилләре искәнен...

Шагыйрьләр-романтиклар
Мин яраттым хәзер әдипләрне,
Шагыйрьләрне-романтикларны,
Нечкә халык алар, кызык халык,
Ничек яратмыйсың, аларны?
Бер вакытны, булган алар бары
Ялан аяк йөргән малайлар,
Авыл малайлары галим булып
Чыкканын күргәнең кайда бар?
Илебезнең җылы кочагында
Үскән алар - безнең малайлар.
Гыйлем гранитын кимереп үскән,
Тормыш ачысын күргән алар.
Шуңа күрә олы йөрәклеләр.
Шуңа күрә инсафлы алар.
Шуңа күрә сөям әдипләрне,
Шагыйрьләрне-романтикларны,
Нечкә халык алар, кызык халык,
Ничек яратмыйсың аларны.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.