Latin

Шигырьләр - Саҗидә Сөләйманова

Общее количество слов 1539
Общее количество уникальных слов составляет 1065
34.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Саубуллашу вальсы
Ак алъяпкычларда ак канат,
күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
җилферди җилләрдә,
күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
яшәргә көч бирдең,
канат куеп безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
юллар чакыра әллә канларга:
океаннар айкарга,
очарга айларга,
тормыш дәрьясында кайнарга...
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән.
1964.

***
Болыннарда сихри бер ямь.
Такыялар үреп киям.
Чәчкә кадыйм чәчләремә —
бөтен дөнья чәчкә генә.
Йомшак кына җилләр исә.
Яфрагына җилләр тисә,
ак энҗеләр сибә шомырт.
Бу табигать нинди юмарт!
И былбылым, сандугачым,
бармы сайрап туяр чагың?
Гүзәллектән эри җаным,
бармы, башым, уяу сагың?
Ак күбәләк тибрәп оча,
чык суларын гөлдән эчә.
Дөнья аңа гөлгенәдәй,
гомере ләкин бер генә җәй.
Гөлләр сыйпап узыйм дисәм,
кулларымны чәнчә билчән.
Былбыл таушын тындап йөрсәм,
бәбкәләрне аулый тилгән.
Сөендерә язгы тамчы,
сискәндерә яшен-камчы.
Ә син сайра, сандугачым,
күңел — былбыл,
йөрәк — лачын.
1964.

***
Ак конвертта адрес —
Казан.
Күк конвертта адрес —
Казан.
Казан, Казан,
сиңа язам.
Язам, бозам,
сызам-язам.
Язам —
килсә бәла-каза,
сиңа язам —
шатлык артса.
Эндәшмичә калсаң,
Казан,
шуннан авыр булмас
җәзаң.
Җырлар язам сиңа, Казан, —
түгел синдә җырлар аздан.
Казанында кайнат, Казан,
Иделендә айкат яздан.
Җырлап акса,
дөрләп янса,
димәк, яшим,
нурлы Казан!
1964.

***
Кичке шәфәкъ.
Яна офык.
Күктә төрле төсләр.
Бик ямьле дә
һәм моңлы да
шушы җәйге кичләр.
Үрмә гөлкәй үрли, әнә,
ал нурларга сузыла.
Көн ачылды,
Якты көнкәй,
узма әле, узма.
Үткәрмәдем көн кайнарын
изрәп, үрмә гөлдәй.
Саклап йөрдем таң нурларын
күңел түрләремдә.
Офыкларда шәфәкъ нуры,
балкый барча төсләр!
Нигә моңсу була икән
шушы җәйге кичләр...
1964.

***
Көн эссе.Су өсте нәкъ көзге.Күктән нур коела.
Таң белән уянган күп төсләр
җуела, җуела.
Бик иртә чык кипкән.
Күзләрем
камаша яктыга.
Баш иеп миләүшә берәүне
озаткан вахтага.
Ай күргән эзләрне, и кояш,
чык белән алдыңмы?
Таң белән уянган төсләрне
оталмый калдыммы?
1964.

***

Чәчәкләр аланда,
чәчәкләр болында,
ак канат ромашка
гашыйклар кулында.
— Ярата, яратмый,
яратмый, ярата...
Өметле карашлар
иң соңгы канатта.
Сөяме, сөймиме,
сөяме, сөймиме...
Сөйгәне әйтмәгән
сүзне гөл сөйлиме?
— Ярата, яратмый,
ярата, яратмый...
Никадәр чәчәкләр
өзелгән канатлы.
Чәчәкләр кырларда,
чәчәкләр юлларда.
Табышкан, кавышкан
күп икән дөньяда.
1964.

Җырланмаган җырлар
(цикл)
Саргаеп көйгәнне,
сөюдән үлгәнне
сөйлиләр борынгы бәетләр.
Янсаң да, көймә син,
саргаеп сөймә син,
замана гаепләр.
Үткәнгә иярмә.
Заманны иярлә,—
чабышта чыныксын йөрәгең.
Юлчылар юл алыр,
моңлыга җыр калыр,—
кирәкле һөнәрең.
Ә җыр бит күтәрә.
Авыр юл үткәндә
дәртле җыр һәрвакыт иң алда.
Ул ялгыз калдырмас,
арытмас, талдырмас, —
сагышлы җырларга инанма.
Тик менә һаман да
Бу яңа заманда
кешедә сагыш бар, кайгы бар.
Күңелләр көр була,
максатлар бер була,
ә юллар нигәдер аерыла.
Йолалар искерә,
тик менә хис кенә
һаман шул — буйсынмый, тузына.
Диңгезләр кушыла,
айга юл сузыла.
Ә күңел дигәнең өзелә, сызыла.
Күкләрне күкрәтә,
тауларны тетрәтә
очканда очрашкан җисемнәр.
Нидә соң кодрәте?—
Күпләрне тетрәтә
янәшә җырланган исемнәр.

Мин дә җыр тыңладым.
Йокысыз төннәрем
таң белән тоташты, сизмәдем,
Ишеткәч түзмәдем,
иясен эзләдем
күңелне кузгаткан сүзләрнең.
Эзләгән тиз табар,
күңел бит — эзтабар,
бушлыкка чыдамый бик озак.
Бер тынса, бер тула,
җыр булып ургыла,
ә җырга юк йозак.
Бәлки ул яңгырамас,—
кайда көз, кайда яз.
Эресен күңелләр юшкыны.
Яңарыр, онытылмас,
йөрәккә һәрчак хас
омтылу, ашкыну.
Тәңкә карлар,
алка карлар,
ап-ак карлар ява.
Җәйләр,
көзләр,
йөргән эзләр
кар астында кала.
Кара күзе,
сабыр йөзе,
әллә үзе якын.
Карлар ява,
карлар ява,
ә йөрәктә ялкын.
Йолдыз карлар һавалардан
ңигә төшә җиргә?
...Күрми торсам,
онытыр идем,—
төшләремә керә.
Күктән йолдыз яудыралган
сөю бар, ди,
чындыр.
Салкын кышта
яндыралгач,
гыйшык уты шулдыр.
Яр тулып бозлар акканда
нигәдер күңел тула.
Елыйсы килгән чакларда
җырласаң җиңел була.
Тамчылар тама, таш яра,
Ирешә теләгенә.
Күз яше эзләр уялмас
берәүнең йөрәгенә.
Ә күктә кояш елмая,
урамнар дәрья төсле.
Яз быел матур килә бит, —
кешеләр көләч йөзле.
"Чык-чык" дип килә чыпчыклар
Тәрәзәм турысына.
Каршылыйм таңны сөялеп
тәрәзә борысына.
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлар иде.
Барыр да аның каршына,
талпынып сайрар иде.
Сыерчык теленә салып
җибәрсәм сагышымны,
ул да бер моңланыр иде,
ишетеп тавышымны.
Сәламен, бәлки, җибәрер
җырчы кош канатында...
Сыерчык килгәнен көтәм,
күңелемне аңлатырга.
Күзләреңнән нурлар агылганда,
керфекләрең ничек талмый соң?
Син карыйсың миңа, гел карыйсың,
әйтер сүзең әллә бармы соң?
Син карыйсың үзең,
керфекләрең
серләреңне җыя, яшерә.
Син яшермә инде,
әйт, яшермә,
г сүз табалмыйм башлап дәшәргә.
Көн дә йөргән юлларыңа чыгам,
дәва эзлим йөрәк сызлауга.
Син кызганма инде,
һич кызганма,
күз нурыңны сирпе узганда.
Күзләреңдә, ахры, тылсым бардыр,—
сине күрми бер көн түзалмыйм.
Мин эзләмим сине,
юк, эзләмим,
эзләреңнән генә күз алмыйм.


Чишмә
Илһам Шакировка
Үтелмәгән нинди юллары бар,—
ургый-ургый чишмә ага...
Сагынып, сусап көткән ал иреннәр
еракларда, ерак ярда.
Ачылмаган нинди серләре бар, —
чылтыр-чылтыр чишмә ага...
Тау астыннан асылташлар җыйган, —
һәр ташыннан көмеш тама.
Җырланмаган нинди җырлары бар, —
уелып-уелып чишмә ага...
Бөгелеп кенә, сыгылып таллар тала,
су бир,
сулыгып йөрәк яна!
Ургый да гына ургый,
җырлый-җырлый
чишмә ага.
1960.

Эзләремне саплый һәр
буразна

Әткәй истәлегенә
Урман буе яшел аланлыкта
гөлләр үскән инде кай ара.
Күптәнме соң, кулларымнан тотып
өйрәтүең печән чабарга.
«Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,
такыр калсын покос арасы.» —
Алдан киттең чыклы болын буйлап,
яшел сукмак салып барасың.
Очкынлатып чалгы янаганда
хәтерләдең яшьлек елларын.
Кылыч белән ерып үткәнсез сез
покосларга кайту юлларын.
Сүз озайтмый идең үз хакында,
әллә вакытың бик аз булдымы;
кара рамда рәсмең төшкән хәбәр
сөйләп бирде тормыш юлыңны.
Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,
хәтеремдә мәңге калсын дип —
элек батрак булган,
аннан эшче.
Егермебишмеңче.
Большевик.
Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар...
— Үләр диеп дошман көтмәсен! —
Канлы күлмәгеңне байрак итеп
колхоз кырларына киткәнсең.
Ак каеннар, әнә, хәйран калып,
шуны сөйли булыр җилләргә.
Эзләреңне саклый һәр буразна,
кырны иңләп бодай тирбәлә...
1960.

Үкенмимен
Тау артында зәңгәр болыт
бер килеп явар төсле.
Тауга менсәм, бу күңелем
юаныч табар төсле. ._
Тау башлары ай-һай биек,
тау буе карамалык.
Нигә, дустым, үзең менгәч,
әйләнеп карамадың?
Тау башында түгәрәк күл,
йөрмәдек түгәрәкләп...
Үкенмимен, сиңа карап
тау кичтем, шуңа рәхмәт.
1961.

***
Караңгьшар алай кара түгел,—
айлар батса, чулпан калкасы.
Күк йөзендә бер мәл пәйда була
Сызьшып кына төшкән Ай кашы.
Йөзкәенә зәңгәр пәрдә япкан.
Ачылмаган әле керфекләр.
Ай кашына шунда гашыйк булды,
таңга калып янды офыклар.
Офыклардан әллә көнләшепме,
уятырга килде Кояшы.
Күк йөзеннән нурлар булып тамды
сызылып кына төшкән Ай кашы.
1967.

Кечкенә йорт бар тайгада
Бер йорт бар ерак Себердә, —
бүрәнәсе ак нараттан.
Башын бераз аска иеп,
гүя тирән уйга баткан.
Туктала да карый шуңа
юлы төшеп узган-барган.
Иске үзе, ә шулай да
горур мәрмәр сарайлардан.
Нәфрәт атып таш тәхеткә,
декабристлар салган аны:
«Тимер богау зыңлавына
бер уяныр сөрген ягы...»
Лачын туа очар өчен,
богаулатмас канатларын.
Баш игәннәр батырларга
кыргый себер наратлары.
1962.

Буген монда сәер бер
тынлык

Чапкан печән инде җыелган,
кызлар киткән урман буеннан.
Бар да тынган. Шаян җилләр дә
кибәннәргә килеп сыенган.
Бүген монда сәер бер тынлык —
кичен черки куган төтен юк.
Ике таган калган тырпаеп,
учак тирәсендә беркем юк.
Ә кибәннәр, гүя, үрелеп
колак сала ерак гармунга.
— Тальян гармун, китмә, кал монда,
иртә-кичләр моңга бай монда.
Күләгә бар кибән төбендә,
суынмаган учак көле дә.
Тып-тын калып тыңлый болыннар: —
ерагайган гармун көендә
сызылып китә чалгы чынлавы,
сузып кына кызлар җырлавы,
чагыла ярсып учак дөрләве,
Туган якның айлы төннәре...
1962.

***
Бер исә җил, бер тына,
күк йөзе болыт кына.
Болытлар кичәр идем
искән җил булып кына.
Җил исә дә гел исә,
агыла болытлары,
тагыла болытлары...
Үтәргә иде ары.
Болытлар алып килсәм
Күгеңә синең, иркәм,
япма тәрәзәң иртән,
Болытлар белән килсәм.
Яшенле яңгыр кирәк, —
таралсын кара болыт.
Кавышсын ике йөрәк,
яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып
җил-яшен тынгач кына, —
табарсың яшен ташын
суынгач, сулгач кына.
1962.

Җырчы дустыма
Венера Шәриповага.

Ике күзең, ике күзең утлы күмер,
бер карасаң, ничә күзләр кабына.
Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңел
өметләнәп, канатланып кагына.
Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,
сахраларга әйди көмеш кыңгырау.
Китәсе лә бергә, борылып карамый да!
Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:
Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,
гел янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?
Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә,
яннарында нигә соң юк тик берәү?
Ике күзең, ике күзең якты йолдыз,
сүндерәдер бик күпләрнең кайгысын.Таң белән таң очрашалмый,
кавышалмый...
әллә шуңа узең һаман ялгыз син.
Китәсе лә иде бергә еракларга,
еракларга әйди көмеш кыңгырау...
Сагынырсың да, әйләнерсең дә карарсың
өметләнеп калганнар күп,
син берәү.
Шуны сөйләп чыңлый көмеш кыңгырау.
1964.

***
Марина Цветаевага
Кометалар юлы - шагыйрь юлы...
М.Ц.
Ачтан интеккәннең арыклыгы,
симезлеге артык тукларның —
синең дошман.
Шул дошманга атты
революциянең туплары.
Син канатлы —
күз-колагың каплап,
чит бер җисем булып олактың.
Эзли идемени синең йөрәк
яшерен яшел почмак —
ерак, тын?..
Ерактагы ватан — җан ярасы...
Тук тынлыкны ярган, кыйраткан
революциянең утлы шары
кояш булып чыкты ерактан.
Ә кояшта таплар
чит күзләрнең
күзлегеннән кара күренә...
Юлдаш булсаң, йолдыз булыр идең
туган-үскән илнең күгендә.
Горур киңлек,
хозур биеклектә
шагыйрь итеп Рәсәй үстергән.
Шагыйрь күңеле,
кометалар кебек,
парашютсыз очты йөзтүбән!
I
Туган туфрак,
кара икмәгеңнән
киселгәнме сынык —
киселгән!
Орбитадан чыкса,
үзен тарткан
җиргә бәрелеп яна җисемнәр...
1968.

Хәсән Туфанга
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне...
Х.Т
Чал башыңны кайгы-хәсрәтләрдән
аралыймчы, остаз, аралыйм.
Йөрәк җәрәхәтен бәйләр өчен
җылы куллар бездә бар әле.
Бәйлим әле, бәйлим, оныттырыйм
вокзалларда туңып йөргәнең...
Чү! Чүкечләр чыңы - кан тибешең,
әй, бәйләрне өзә йөрәгең!
Яшьлегеңә әйди Урал тавы —
ике материкның капкасы.
«Үткәннәрне бирмә ятларга!» — дип,
киләчәктән дәшә Такташың.
Кызыл ялкын — Урал домналары
җырларына кайтып яналар.
Утлар белән бергә йөрәгең яна,
янгыннары җирнең яңалар.
Ут эчеңдә Алиш, Җәлилләрнең
гомерен өзгән балта елкылдый.
Җир яралы, ил хафалы чакта
әрнүләрдән ничек аралыйм?
Җылы куллар гына җитми, дуслар,
бәйләр өчен җитмеш яраны.
Ир кайгысын баса ил шатлыгы,
Биләүләргә бирмә йөрәгең!
Изүеңне егетләрчә ачып,
дөньябызны ваклыклардан арчып,
арабызда, Туфан, йөр әле.
1970.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.