Latin

Шигырьләр - Наис Гамбәр

Общее количество слов 285
Общее количество уникальных слов составляет 222
52.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Син — бер генә
Меңнәр арасында син — бердәнбер,
Син бер генә дөнья йөзендә;
Бер гомер ул нәрсә?!
Мөмкин булса
Бирер идем унын, йөзен дә
Сиңа гына... Син кайларда хәзер,
Җир шарының кайсы төшендә?!
Нинди билгеләрдән танып дәщим
Осрата калсам төшемдә?!
Чәчләрең кайда орлык коя,
Туфрагына ниндитүтәлнең?!
Син гөл идең, сеңлем, һичбер кайчан
шиңмәс гөле ерак үткәннең.
Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан
Бармы кешең «абый» диярлек?!
Син — беренче идең, син — бер генә
«Сеңлем» итеп башым иярлек.
Мәхәббәт
Әкиятләр укый идем шашып:
«Таһир белән Зөһрә» кыйссасын —
Кешеләрдән качып тын бакчада.
...Аһ,
Шул чакта ук уйда син булгансың.
Агачларга менеп биеклектән
Ерак кырлар түрен күзләдем, —
Ачылдылар хозур манзаралар.
...Аһ,
Шул чакта ук сине эзләдем.
Нинди киң бу дөнья, — йөгер, уйна, —
Яшьлек белми кимлек, тарлыкны:
Күге биек, йолдызлары якты.
...Аһ,
Белдем шул чак синең барлыкны.
Болыннарга чыктык, таңга каршы
Көлә-көлә сүтеп тараттың,
Гөлләр исе сеңгән чәчләреңне.
...Аһ,
Мин шул чакта сине яраттым.
Чыкты җилләр, ышыкладым сине,
Кулы каты була ир-атның, —
Кочагымда килеш сулды гөлләр.
...Аһ,
Мин шул чакта сине елаттым.
Тынды дөнья күтәрелде кошлар.
Мин аларга төзәп ук аттым, —
Берсе төште егылып алларыма.
...Аһ,
Мин шул чакта сине югалттым.
Мин идем ул сыра залларында
Бер почмакта оеп утырган, —
Яшьләр тулы касә кулларымда.
...Аһ,
Мин теләдем сине онытырга.
Бәлки...
Бәлки юкка барлык омтылышлар.
Бушка бәлкем сөю-янулар?!
Поезд киткән инде... юллар ябык, —
Алда яна кызыл семафор.
Йөгереп каршы чыктым... Уты гына
Чагылып калды соңгы вагонның;
Һәм күренеп барды — офыккача —
Тәрәзәдән сузылып кулың.
Минме соңга калдым, әллә синме
Иртә киттең?! Кайда буталыщ?
Бәлки минем соңгы вокзалымдыр
Таныш түгел шушы тукталыш?!
Бәлки шулай үзенеке итәр
Әрем баскан шушы кыр-үзән?!
Без җирнеке барбер — күкрәгенә
Күкрәк куеп авам йөзтүбән.
Мин ятармын олы юл читендә
Ерак киңлекләргә күз атып:
Килер поездларны каршы алып
Китәрләрен —
Хәерле юл теләп озатып.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.