Latin

Шигырьләр - Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина

Общее количество слов 797
Общее количество уникальных слов составляет 587
37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Картлар йортында
Гөлле,җылы,якты бүлмәләр.
Тәрәзәләр салкын нигәдер..
Стенадан һич тә җылы килми...
Сыенасы килә кемгәдер.
Ятим йортта гел бер төсле дөнья:
Аһ-зар ,тынлык, аяк тавышы.
Уңда да юк,сул да да күренми
Балалары ,туган,танышы.
Сагышланып,көн дә кояш чыга,
Үкенгәндәй иртә чыкканга.
“Уянгансың икән” дигән сыман,
Нурын сибә тозлы чыкларга
Һава, никтер, җитми, кысыла тын,
Оекбаш күтәрер дәрман юк
Газраил дә килми хет ,ичмасам,
Коткарырга өстән фәрман юк.
Өстәлендә тора ризыклары.
Кашык ята көзге күк ,яңа
Чү, нарасые кашык яктысыннан
Еллар аша карый күк аңа.!.
Оек балтырында төенчеген
Барлап,әнә койка күршесе.
Бер ноктага карап төн утыра:
Кайчан килер бәгырь түргесе?
Ялтыр –йолтыр затлы машинасы
Өлгерми дә килеп туктарга,
Балтырыннан каударланып ана
Тиеннәрен ала чутларга
Бар мөлкәтен ул да оегында
Саклый икән, бүлмәдәш., мескен,
Бар булганын ходай газизенә
“Күчтәнәчкә насыйплар итсен...”
Вакытлыдыр , боерса , вакытлыдыр
Ятим йортка килеп торулар.
Җитми инде,гел күңелгә җитми
Үзеңчәләп тормыш корулар
.Бала сөеп туймаган кулларга
Карчыкларча мәшәкать кирәк.
Эх,нигезең булса,үз хисабың...,
Комганың да сердәш – ахирәт
.Күп бит серләр: үзең генә күргән,
Үзең генә белгән, вак –төяк.
Рәхәтләнеп, күзгә -күз карашып,
Сер сөйләрдәй туган җан кирәк.
Гөлле,җылы,якты бүлмәләр.
Тәрәзәләр салкын нигәдер..
Стенадан һич тә җылы килми...
Сыенасы килә кемгәдер.
Йолдыз эзлим
Йолдызга җан кайчан иңә, кайдан иңә?
Ике дөнья астарында асыл матдә.
Гареш сәгате телләре күчкән мәлдә,
Бакый илдән гөмбәзләргә җан күченә.
Минле матдә кайчан иңгән, кайдан иңгән?
Астарлыгым нинди булыр, затлыданмы?
Багышлавым аһәңдәшме күк зыңына,
Инсаният –гөлстанга татлыданмы?
Йолдызларга гашыйк җаным күптән инде
Гарасатлар гөнҗәләсен язып сүтте.
Барханнарның батымыннан арулатып,
Госел суын җанга коеп, Күкрәү үтте.
Күкрәүләрдән торган зәңгәр гөмбәз буйлап,
Дөлдел ялын тарый-тарый йолдыз күзлим.
Гареш сәгате телләре күчкән мәлдә
Җаным иңәр мәңге янар йолдыз эзлим.
Дуска
Бер туфракта туып үскәнбез дә,
Җиләк булып тулып пешкәнбез.
Алсу үкчәләрне ялтыратып,
Чишмәләргә суга төшкәнбез.
Чишмә җырын тыңлап, хәйран калып,
Моңын үреп Хыял-толымга
Гөмбәзләрдән төшкән яктылыкта
Яшәгәнбез шулай тын гына.
Ал таң һәр көн сызылып-сызылып аткан,
Керфекләргә тезеп чыкларын.
Тал тибрәнеп куйган моң җиленнән
Чылтыратып алка-чукларын.
Берүк талга кунып, моңга тулып,
Елмаешып ике сөйкемле
Шул мизгелдә камышларга кушылып,
Җырлап җибәргәнбез шикелле.
Бер үк илгә, бер үк гүзәл җиргә
Гашыйк булып, дустым, муеннан
Сайрыйбыз да, сайрыйбыз икәүләп
Илһам алып язлар туеннан.
Изге теләк һич тә артык булмый
Безнең моңнар мәңге яшәсен,
Һәрбер көне, дустым, бу дөньяның
Яшиселәр килеп яшәлсен.
Кичермәсләр
“Җиребезгә кабат килде язлар.
Дөнья тыныч,дөнья нинди киң!
Онытырга вакыт сыкрауларны,
Инде тормыш матур !”-димә син
Онытам икән Ватан сугышын,
Корбаннарның соңгы сулышын.
Кичермәсләр кебек гөлле язлар,
Күрмәм кебек бөре тулышын
Фашизмның күләгәсе поскан... .
Хәтер йөге канлы шулчаклы!
Сүндермәсен исән калган золым
“Мәңгелек ут” янган учакны.
Оныта икән әгәр йөрәгем
Сугыш зәхмәтенең элмәген.
Кичермәсләр канәферләр мине,
Шомырт кимәс ап-ак күлмәген.
Фәрештәләр утка куналар
Җиңү таңының алсу пәрдәсен
Язлар саен сөенеч юа.
Япь-яшь гомерләрнең баешыннан
Җил битараф томанны куа.
Мәрмәр ташлар китә яктырып,
Җылы учны алар да тоя.
Бүген таңда нәфис ак шомыртлар
чәчкәләрен мәрмәргә коя
Ап-ак таҗлар уелган исемгә -
ярасына ташның тулалар.
Бәхиллекләр сорый фәрештәләр,
Фәрештәләр утка куналар.
Хәтерләрдән югалмый
Язлар килсә йөрәк яна башлый,
Хәтер дөрли уттай кабынып.
Әрнүенә чыдар әмәл тапмый
Җан калтырый яфрак ябынып.
Килдем җиргә тамырларым тулы
Фашизмны өтәр ут белән.
Әниемнең ятим яше җанда
Күмерләнеп,каралып көйгән.
Толлар хыялының ак көленнән
Куера кан тозлы җилемдәй.
Кайгы өткән иреннәр ярасы
Гел сулкылдый туган җиремдәй.
Көйгән керфек төбе дым тарталмый.
Хәтерләрдән сугыш югалмый.
Язгы кояш,бәйрәм,матур тормыш
Сагышлардан җирне йолалмый.
Сугыш
Әби,әни, сеңел...-барчабызга,
Гөлләр генә үскән бакчабызга
Газап алып килде сугыш
Кешелеккә кыю солдат биргән,
Тупырдатып сөеп ул үстергән
Ап – ак кулга богау салды сугыш.
Зәңгәр күкне иңләр бөркет – иргә
Сөю бүләк иткән нәфис иңгә -
Толлык алып килде сугыш.
Алсу үкчә ялтыраган чирәм... .
Яшь колындай уйнаклаган җирдән
Сабыйлыгын тартып алды сугыш.
Болын тулы чәчәкләрнең тыныч
Гомерләрен сызып кына үтте кылыч.
Үз утында үзе янган сугыш.
Солдат карашы.
1.
Җиңү таңының алсу нурлары
Күңел саен чагылып ала
Винтовкалы бабам сурәтенә
Нәселемнең сагышы тама.
Төз сынына,горур йөз – төсенә
Килешеп торган гимнастеркага.
Кысып торган солдат каешына
Ничә буын инде күз сала.
Ир затыбыз һәрчак солдат булды
Кыз – кыркыннар гашыйк хәрбигә.
Язлар саен яңа буын җырлый
Кулъяулыгын элеп сәрбигә
Бабам күзләрендә моңлы караш:
Күрәчәкләр,гомер агышы…,
Килер буыннарны тезләрендә
Сөя алмый калу сагышы.
2.
Сурәт тора өйнең иң түрендә -
Иң-иң җылы матур урында
Сүсез генә сөйләп бүгенгегә
Гади солдат –бабам турында.
Сөйли – сөйли инде сарыланган
Еллар сыйпап,төсен дә алган.
Тик сурәттә тез чүкмәгән караш -
Кыю солдат карашы калган.
Тол йөрәге
Тал бөресе иркәләнә.
Көлгә басып яз сулый.
Ярын сугышта югалткан
Җан һаман ямнсулый.
Көлгә төшә дә югала
Кургашындай күз яше.
Орденнарын тагып килә
Сөйгәненең яшьтәше.
Бу күренеш миңа таныш:
(күз яше - минем яшьтәш)
Яшьлеге сугышта янган.
Сөюе калган япь-яшь
Чигәләрдә ап-ак кырау.
Җанда сугыш салкыны.
Сагыш тулы тол йөрәге -
“Мәңгелек ут” ялкыны.
Канәферләр –хәтер күзләре.
Язгы таңда хәтерне өшетә
Сугыш күләгәсе эзләре.
Гөлләмәдә кызыл чәчкәләр -
Канәферләр– хәтер күзләре.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.