Latin

Шигырьләр - Илшат Сәйфуллин

Общее количество слов 316
Общее количество уникальных слов составляет 232
64.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
74.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
79.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Батарейкалы песи
Туган көнгә әни миңа
Бүләк итте... ни дисез?
Юк ла инде, күлмәк түгел –
Белмисезме?
Белмисез!
Йә, алайса, үзем әйтәм –
Бик матур песи бирде:
"Саклап кына уйна, кызым,
Батарейкалы!" – диде.
Җайлап кына колактагы
Төймәсенә басуга,
Мияулый да чаба песи,
Әллә кая ашыга.
Каймакта ул бигрәк җитез,
Мине дә китә узып,
Көннәр буе уйнасам да,
Туярлык түгел, Кызык!
Ә беркөнне песиемә
Булды кинәт әллә ни:
Иртәдән үк боек тора,
Атларга да теләми.
Әллә авырый микән, дип,
Алдым аны кулыма.
Ярый әле, әйтте әби:
"Мияубикәнең беткән, – ди –
Батарейкасы гына".
Миңа күңелсез калганны
Беләм, өйдә сизделәр,
Тиз генә табып каяндыр
Яңа песи бирделәр!
Тагын да матур монысы,
Ләкин тиз усаллана,
Юкка да ачуы килеп,
Бармакны тешләп ала.
Булмаса да колагында
Баса торган төймәсе,
Урамга кадәр чыга ул
Килми өйгә керәсе.
Иң яраткан урыннары –
Агач башы, түбәләр.
Батарейкасы күп бугай,
Йөрмәс иде бу кадәр.
Ярый әле, энем бар!
Энекәшем үскән чакта
Сөйләшә белми йөрде.
Телендә һаман ике сүз:
"Әннә"дә, "мәм-мәм" иде.
Ә миңа бит болай ялгыз
Күңелсез дә, кыен да.
Йә, кем белән сөйләшергә
Әти–әни югында?
Конфетлар биреп, энемне
Юмалап та карадым,
Файдасы гына булмады,
Бер сүз ала алмадым.
Ләкин юкка кайгырганмын –
Кирәк булган сабырлык,
Сөйләшә хәзер энекәш,
Тыңласаң, таң калырлык.
Көннәр буе сорау арты
Сорау биреп йөдәтә,
"Белмим" дисәм, аптырамый,
Үзе мине өйрәтә.
Әллә элек булды микән
Рәхәт чакларым минем?
Юк ла инде, хәзер рәхәт –
Сөйләшергә бар энем!
Башым белән сөйләшү
Контроль эш бездә бүген.
Математика. Читен.
Мисалларның әле менә
Тик берсен генә чиштем.
Башым эшләргә теләми
Карыша, ялкаулана!
Әйдә инде, өйдә, дим бит,
Арыдым дим алдама.
Әнә бит, күпме мисаллар,
Ә вакыт һаман бара.
Үтенәм синнән башкаем –
Аз гына уйлап кара.
Ишеттең бит, өйдә безгә
“2”ле алма диделәр,
Тырыш, уйла, иренмә, дип,
Күпме үгет бирделәр.
Әй, башкаем, әйдә инде,
Акыллы бит син, беләм,
“5”ле алсак, быел сиңа
Яңа бүрек кидерәм.
Кепка алып бирер әни,
Берне түгел, икене,
Күп калмады, зинһар, тырыш,
Дәрес бетә бит инде!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.